Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 4 страница




Ир­ләр шул як­ка бо­рыл­ды­лар һәм тел­сез кал­ды­лар. Алар­ның ка­ра­шын­нан ай­нып кит­кән Гай­ния то­рып бас­ты, чи­ләк­лә­рен кү­тәр­де, ша­пыл­дап су­ла­ры агып төш­те. Урам юлы күл бул­ды. Гай­ния оны­ты­лып ар­ты­на утыр­ган­да чи­ләк­лә­ре төп­лә­рен­нән ае­рыл­ган бу­лып чык­ты. Ир­дәү­кә, үз оя­ты­на сы­е­ша ал­мый­ча, кө­ян­тә-чи­ләк­лә­рен шал­ты­ра­та-бол­гый өй­лә­ре­нә оч­ты.

Мал­кай­лар, ке­ше җа­ны бар ди­яр­сең үз­лә­рен­дә, яра­ты­шып өл­гер­гән һәм бә­хет­лә­ре­нә ки­нә­неп, сый­па­шу­га күч­кән иде ин­де. Гай­ни­я­гә игъ­ти­бар ит­кән­ле­ген сиз­дер­мәс­кә ты­ры­шып, ир бу­лыр­га кү­нек­кән Гый­ма­дый әй­тә куй­ды:

— Бул­ды бу, егет­ләр!

Ар­ка­нын җы­еп, иңе­нә ал­ды.

— Бе­раз яра­тыш­сын­нар, ан­нан яп­сак та ярый, шу­лай бит, Са­мат аб­зый? — дип ко­лак ар­ты­на үрел­де, Ка­ма­лет­дин­нән ти­гән па­пи­ро­сы һа­ман да исән иде. Бо­рын тө­бе­нә ки­те­реп, ис­нәп ма­таш­ты.— Көй­рә­теп алыйк.

Баш­ка­лар да аның яны­на җы­ел­ды­лар.

— Шу­шы җи­тәр, ди­сең­ме? — Бри­га­дир Ка­ма­лет­дин бер эш­не биш кат эш­лә­тер­гә кү­нек­кән иде, мо­ны тә­га­ен бел­гән Со­ры Гый­ма­дый җа­вап бир­мә­де. Бе­раз көй­рәт­кәч, со­рау ка­бат­лан­ды: — Аз йө­гер­мә­де­ме?

— Бик җит­кән, ки­тап­ча! — дип кырт кис­те Гый­ма­дый, со­ры тө­тен­гә чу­мып. Һәр­хәл­дә аның бу че­те­рек­ле мәсь­ә­лә ха­кын­да ике авыз сүз дә укып ка­ра­га­ны юк иде.— Ар­тык­ка кит­сә, бо­зы­лыр. Яшь­ләр шул әле. Өй­рә­неп ал­са, бу ай­гыр­дан эш чы­гар төс­ле. Их­лас­тан бу­шан­ды, фай­да­ла­ныр­лык итеп...

Ат ка­рау­чы Са­мат ай­гыр­га атал­ган яр­ты­ның кал­ды­гын алып кил­де. Һәм­мә­се­нә дә өлеш чы­гып, Со­ры Гый­ма­дый бе­лән ике­се йө­зе­шәр­дән кү­тәр­де­ләр. Бе­раз авыз итү­гә, үз­лә­ре­нә бүл­гән­не аз­сын­ган Сә­гыйрь бе­лән Бик­чән­тәй баш­ка­лар­ны кы­са баш­ла­ды­лар:

— Мо­ның бе­лән ге­нә бул­мый... Кап­кач-кап­кач, әй­дә­гез, ике ше­шә­лек итик,— дип Ка­ма­лет­дин­гә зур өмет­ләр бе­лән тул­ган күз­лә­рен те­кә­де­ләр. Уй­га-сүз­гә ка­ты һәм ко­ры бул­ган бри­га­дир кө­леп ке­нә куй­ды:

— Мон­да йок­лап ка­лыр­га, ах­ры, исә­бе­гез!

Со­ры Гый­ма­дый куз­га­лыр­га җы­ен­ды. Әл­лә ни­гә шул “у­рыс ма­ла­е”­на кү­ңе­ле тарт­ма­ды бү­ген. Сау­бул­ла­шыр­га дип кү­тә­рел­де, ар­ка­нын иңе­нә сал­ды.

— Ярый, ки­тим. Апа­гыз мун­ча ягар­га кө­тә тор­ган­дыр ан­да.

Сә­гыйрь бе­лән Бик­чән­тәй аның бо­лай куз­га­лу­ын ярат­мый­ча, ап­ты­ра­шып кал­ды­лар. Са­мат та, Ка­ма­лет­дин дә, бер авыз­дан ди­яр­лек:

— Әл­лә соң?..— дип мәгъ­нә бе­лән әй­теп ал­ды­лар.— Әл­лә соң... ни... Җы­еш­ты­ра­быз­мы? Бе­рәр яр­ты­лык, ә?..

Со­ры Гый­ма­дый ат­ла­ган юлын­нан ки­ре бо­рыл­ма­ды.

— Юк ин­де! — дип әй­теп куй­ды да ки­теп бар­ды. Кап­ка­ны ка­е­рып кы­на чык­ты, ти­мер чы­бы­гын эл­мәк­лә­де. Оны­ты­лып бул­са ки­рәк, су­га ки­те­реп бас­ты. “И би­ча­ра ир­дәү­кә, чи­лә­ге­нең төп­лә­рен үк мон­да кал­дыр­ган икән!”— үзал­ды­на уй­ла­на-уй­ла­на ике тү­гә­рәк ка­лай­ны кул­ла­ры­на ал­ды. Ни­я­те­нә кер­де: “Кай­тыш­лый кер­теп чы­гар­мын үз­лә­ре­нә!”

Ә­ле ге­нә җы­лы­нып ал­ган­дай бул­ган көн ка­бат туң­ды­рып җи­бәр­гән иде. Со­ры Гый­ма­дый­ның ачык яка­сын­нан су­ык үтеп, му­ен тө­бе­нә ябыш­ты, су­лы­шын авы­райт­ты. Яз җит­кән, җәй­гә бик якын то­ел­са да, кыш үзе­не­кен бир­ми иде әле. Тау сырт­ла­рын­да­гы кы­зыл бал­чык һәм таш-кан­тар­ның кү­зен ачып, авыл­га та­ба тө­шә баш­ла­ган яз ки­ре ме­неп шыл­ган, кой­мак пе­ше­реп көт­мәү­лә­ре­нә хә­те­ре кал­ган иде бул­са ки­рәк. Агач бо­так­ла­ры­на ябыш­кан, өй кы­ек­ла­ры­на асы­лын­ган ка­лын сөң­ге боз­лар гы­на оял­чан кы­зыл ко­яш бе­лән уй­ный­лар. Ара-ти­рә ала кар­га­лар, юл чи­тен­дә си­кер­гә­ләп, ат ти­зәк­лә­рен чә­чә-чүп­ли. Бо­лай­га кит­сә, яз­га тиз ге­нә авыш­мас, мө­га­ен, ап­рель ур­та­ла­рын җит­ке­рер, май­га да чык­ма­гае бу!

— Гый­ма­дый аб­зый!..

— Ях­шы әле, кор­даш, ә кем...

Кем ди­гә­не ир­дәү­кә икән. Исән­ләш­тер­де та­гын, са­таш­кан, ди­яр. Ни­чек бу­та­лып ал­ды соң әле? Ха­тын-кыз­дан ир-ат­ны аер­ма ин­де. Нин­ди кор­даш ди? Ар­тык уй­ла­ну бер дә ях­шы­га тү­гел икән шул.

— Кая алып ба­ра­сың, Гый­ма­дый аб­зый, чи­ләк төп­лә­рен?

— Си­ңа ки­те­рү­ем, ни-кем, ки­лен. Мун­ча ягам ди­гән идең тү­гел­ме? Мә, тот, таш­лап йөр­мә. Төп­сез бу­лу ки­леш­мәс.

Ир­дәү­кә Гай­ния җә­һәт ке­нә чи­ләк төп­лә­рен Гый­ма­дый аб­за­сын­нан ал­ды да ке­реп йө­гер­де. Рәх­мә­тен ишет­тер­мә­де.

— Оял­ды, ба­ла­кай!

Со­ры Гый­ма­дый аб­зый, адым­на­рын җай­лап, үз юлы­на чык­ты. “Ки­лә­се яз­га ко­лын­лар, Ал­ла­һы бо­ер­са! — дип уй­лап куй­ды.— Бе­рен­че үлән­гә ма­ту­ра­еп чы­гар, кө­тү­гә дә ияр­теп йө­рер­лек бу­лыр!”

Һай-һай­лап, җыр­ла­шып-гәп­лә­шеп, Ка­ма­лет­дин ча­на­сын­да Са­мат аб­зый, Сә­гыйрь һәм Бик­чән­тәй ат ку­а­лап ки­леп җит­те­ләр.

— Әй­дә, Гый­ма­дый аб­зый, без­нең бе­лән!

— Юк, Ка­ма­лет­дин энем, үз “ма­ши­нам” йө­реп тор­ган­да, ке­ше ча­на­сы­на уты­рып азап­лан­мыйм ин­де. Ба­ры­гыз, бар!

— Ярый, үзе­ңә ка­ра. Без­нең әй­тү хак бул­сын! Ми­нем бит абый­ның ма­лае өй­лә­нә, оны­тып куй­ган­мын, әзер­лә­нә­се бар­дыр,— дип Ка­ма­лет­дин атын ашык­ты­рып куз­гат­ты, сыр­ты­на дил­бе­гә ба­шын то­мыр­ды да ки­теп үк бар­ды­лар.

“­Һе, өй­лә­нә, ди­ген, ә? — Со­ры Гый­ма­дый юк­тан гы­на үр­тә­леп куй­ды.— Ми­нем ма­лай­дан да яшь тү­гел­ме соң ул? Кай­тыр­га да, бе­раз пе­шек­ләр­гә ки­рәк үзен. Пеш­мә­гән, тау итә­ген­дә трак­тор ка­дәр трак­то­ры бе­лән ва­ты­лып ят­сын ин­де!”

Кү­тә­ре­леп тау ягы­на ка­ра­ды. Ан­да ир­тән­ге га­лә­мәт­ләр кү­рен­ми, ак­та­ры­лып таш­лан­ган бал­чык һәм юл гы­на Со­ры Гый­ма­дый­дан ерык авыз ке­бек кө­лә төс­ле иде.

Ө­е­нә ке­реп чәй яңарт­ты. Тәм­ләп эчә баш­ла­ган иде. Ха­ты­ны фер­ма­дан эш­лә­ре бет­кәч ке­нә кайт­кан­лык­тан һәм дә ба­ла­ла­ры өй­дә юк­лык сә­бәп­ле ахыр­да чә­е­нең тә­ме бет­те. Әл­лә ин­де ачуы ка­бат куз­гал­ды? Бал ка­бып ка­ра­са да кү­ңе­ле ачыл­ма­ды. Ла­пас­ка чы­гып, мал-ту­а­рын бак­ты. Су эчер­де. Ул ара­да ка­раң­гы да тө­шә баш­ла­ды.

Э­ше бе­теп, әл­лә ни­чек ке­нә уе-кү­ңе­ле мун­ча тә­рә­зә­се­нә те­рәл­де. Ишек ал­ды ягы­на ка­ра күз ке­бек мөл­де­рә­теп ка­рап тор­ган­дай иде. “Я­гыл­ма­ды шул бу юлы­сы. Ир­тә­гә бу­лыр ин­де!— Со­ры Гый­ма­дый шу­лай ни­ят кыл­ды, исе­нә төш­те:— Ни шул, ә!.. Ар­ка юар­га кил, ди­ме?.. Әл­лә соң, һе... Әл­лә соң, мин әй­тәм! Тфү-тфү, әс­тагъ­фи­рул­лаһ! Ал­лаһ сак­ла­сын!”

Со­ры Гый­ма­дый­ны шул рә­веш­ле әл­лә нин­ди уй­лар­га са­лып, мун­ча тә­рә­зә­се тә­мам вәс­вә­сә кы­лып бе­тер­де. Кыз ке­ше дәш­сә, ак са­ка­лың ка­ра­лыр, сүн­гән дәр­тең ка­ба­рыр!.. Тәү­бә-тәү­бә, әс­тагъ­фи­рул­лаһ!

Өй­дән аты­лып ке­че улы йө­ге­реп чык­ты да ка­бат ке­реп шыл­ды. “Ә­ти­гә әй­тәм!”— ди­гән та­вы­шы гы­на ише­те­леп кал­ды. Мал ка­ра­ган ара­да кай­тып, абый­сы бе­лән су­гы­ша-кый­на­ша да баш­ла­ган­нар. Йор­тың­ны да ас­тын өс­кә ки­те­рер­ләр бу ма­лай­лар. Бул­ма­ды шул, кы­зы ту­ма­ды. Ха­ты­ны сал­кын ти­дер­мә­сә, кыз алып кай­тыр­лык та хәл­лә­ре бар иде, юк­са. Яз­мыш­тыр...

Өй ише­ген ачып җи­бәр­гән­дә йө­зе­нә ки­леп бә­рел­гән мен­дәр Гый­ма­дый аб­зый­ны чак арт­ка кап­лан­дыр­ма­ды, ярый әле то­ты­нып кал­ды.

— Аһ мур кыр­гы­ры­лар! Кай ара­да кайт­ты­гыз да...— дип бил ка­е­шы­на үре­лү­гә, бер ма­лае ка­ра­ват ас­ты­на кач­ты, икен­че­се мич ара­сы­на чум­ды, ар­тын­нан ки­леп җи­теш­кән­че урам­га ук чы­гып сыз­ды.

Өй­гә бе­раз тәр­тип керт­кән ара­да олы­сы Са­фа кайт­ты. Өс­те-ба­шы ма­зут иде. Аның ар­тын­нан ук ди­яр­лек, мыш­тым пе­си ке­бек ке­нә ак­рын ба­сып, ур­тан­чы­сы, урам­га йө­гер­гән ма­лае да кер­де, ка­бат мич ара­сы­на чум­ды. Дөнь­я­лар ты­нып, Со­ры Гый­ма­дый­ның хан­лы­гы тан­та­на итә баш­ла­ган иде.

— Бү­ген ат чап­тыр­ды­гыз­мы?— Са­фа, сүз югын­нан гы­на со­рыйм ди­гән­дәй, ки­ем­нә­рен са­ла-са­лыш­ка әй­теп куй­ды.

— Юк, йө­герт­тек ке­нә!

— Шу­лай­дыр ин­де?

— Әнә, Ка­ма­лет­дин­нәр туй­га әзер­лә­нә.

— Аның ма­лае өй­лән­ми бит әле.

— Бе­ләм, абый­сы­ны­кы! Син­нән биш яшь­кә ке­че тү­гел­ме соң әле?— Со­ры Гый­ма­дый­ның шу­шы сүз­ләр бе­лән бер­гә Са­фа­ны да са­лып тап­тый­сы кил­де. Тик код­рә­те шун­да ук ише­леп төш­те. Улы та­за­рак кү­ре­нә.

— Сол­дат­тан кайт­ты гы­на әле...

— Ә син нәр­сә кө­тә­сең?

— Кем­не, ди­ген...

— Ярый, кем­не бул­сын...

— Ни­гә Гай­ни­я­не ким­сет­тең?

— Ни­чек?

Сөй­лә­шү­нең ахы­ры бо­лай­га бо­ры­лу­дан Со­ры Гый­ма­дый ап­ты­рап кит­те. Са­ры са­гыз теш­лә­рен ыр­жайт­кан авы­зы ачыл­ган ки­леш кал­ды.

— Ни­чек?

Җа­вап ише­тел­мә­де.

— Ким­се­тер­сең, бар!— Со­ры Гый­ма­дый үз ал­ды­на сөй­лә­шү­гә күч­кән иде, улы җай гы­на өс­тәп куй­ды:

— Ар­ка­сын юам, имеш...

— Үзе үр­тә­де бит, мин тү­гел.

— Ә син үр­тәл­мә!

Мо­ны­сын ук көт­мә­гән иде Со­ры Гый­ма­дый, ин­де са­руы кай­нап чык­ты:

— Ка­ра әле, ка­ян си­ңа тел чык­ты, ә?.. Бө­тен тау ягын бо­ла­мык ясап бе­тер­дең дә! Пеш­мә­гән бул­саң бу­ла­сың икән, трак­тор­чы, имеш!

— Шу­лай шул!

Са­фа­ның го­ме­рен­дә бе­рен­че тап­кыр­дыр бу рә­веш­ле кир­ле-мыр­лы сөй­лә­шүе, аяк те­рәп әти­се­нә кар­шы әй­түе иде. Со­ры Гый­ма­дый та­гын ка­еш­ка үрел­де. Әм­ма улы­ның кө­рәк­тәй кул­ла­ры аны ул ара­да ты­еп куй­ды­лар:

— Мин ат тү­гел, ишәк тә... Ка­еш­ла­ма... Бул­ды...

А­та­сы авып ки­тәр хәл­дә кал­ды. Көт­мә­гән иде. Ка­ра, ниш­ли? Ме­нә, пеш­мә­гән, ди­ген син аны!

— Гай­ни­я­гә сүз әй­тә­сең бул­ма!

Ка­ра­ват­ка ба­рып утыр­ган ата бу хәл­гә хә­те­рен җыя ал­мый­ча­рак ма­таш­ты. Ба­ла­лар үс­сә, йө­рер­гә дә урын кы­са­нла­на, ди­ләр, хак икән...

Тө­не бу­е­на йо­кы күр­мә­гән Со­ры Гый­ма­дый ир­тән­ге як­та ха­ты­ны бе­лән ки­ңәш­те, улы Са­фа­ның да сү­зен исәп­кә алып, көн як­ты­ру­га ак сү­чин­кә һәм ке­ше­лек­кә кия тор­ган кәч­түм һәм ка­ра пәл­тә­дән Гай­ни­я­ләр ягы­на юл ал­ды.

“Ар­ка юар­га кил­дең­ме әл­лә?— дип кар­шы ал­ма­са­лар ярар иде ин­де!..”

Бу уе хә­те­ре­нә бо­рыл­ды да кайт­ты, бо­рыл­ды да кайт­ты.

Ки­ем­нә­ре ях­шы­дан бул­са да, бү­ре­ге ге­нә ис­ке. Эш­кә кия тор­га­ны. Бү­тә­не юк шул. Ма­лай­ла­ры ки­еп туз­ды­ра ба­ра. Нәр­сә-нәр­сә, ки­ем-са­лым, бү­рек бе­лән итек­не чы­дат­мый­лар да соң!

Ки­леп ке­рә-ке­реш­кә күр­де Со­ры Гый­ма­дый: Гай­ни­я­нең чи­ләк­лә­ре төп­лән­гән һәм мөл­де­рә­мә су бе­лән ту­лы хәл­дә бол­дыр­да то­ра­лар.

И­шек­не ша­кып ма­таш­ты.

— Әс­тагъ­фи­рул­лаһ, ке­ше йө­ри дип то­ра­быз!

А­ны шу­лай кар­шы ал­ды­лар.

Ә бе­раз­дан, сер­не бел­гәч, Гай­ния мун­ча­га чы­гып йө­гер­де һәм, ки­е­неп-яса­нып, оял­чан бал­кыш­та ки­ре кер­де. Са­бан­га чык­кан­чы туй ясар­га дип сөй­лә­шен­сә­ләр дә, Гый­ма­дый аб­зый шул көн­нән үк улын ашык­ты­ра баш­ла­ды: “Ча­на юлы өзе­лә! Я ки­лен­нең дә син пеш­мә­гән­нән җа­ны би­зәр!”— дип, ат­на ярым үт­мәс бо­рын туй­лап та куй­ды­лар.

Үз­гәр­сә дә үз­гә­рә икән адәм ба­ла­сы. Бу ка­дәр дә ита­гать­ле ки­лен­нәр бу­лыр икән!

Тик Со­ры Гый­ма­дый­ны һа­ман да мун­ча тә­рә­зә­се бор­чып тор­ды. Аны кү­рү­гә, ар­ка­сы кы­чы­тып, юл ур­та­сын­да ят­кан чи­ләк төп­лә­рен исе­нә тө­ше­рә дә, бул­ган хәл­ләр­не юк­ла­рын да ку­шып уй­лап куя.

Ты­ры­шу­ла­ры буш­ка кит­кән. Ни хик­мәт, ул ел­ны йө­герт­кән бия кы­сыр ка­лып, Гый­ма­дый аб­зый­га оят кү­тә­рер­гә ту­ры кил­де. Әм­ма шул ва­кыт­ка ки­лен­нә­ре Гай­ния кыз ба­ла алып кайт­ты. Берь­ю­лы ма­лай­ла­ры­на да акыл ке­реп кал­ды. Са­фа­сы да: “Баш­ка чы­гам, йорт кү­тә­рәм!”— дип үз җа­е­на авы­шып кит­те. Ниш­ләр­сең ин­де алар кит­сә? Кү­ңе­лен ки­лен ге­нә җы­лы­тып тор­ган ке­бек иде, күз­лә­рен сок­лан­ды­рып, җан­на­ры­на дәрт би­реп. Тәү­бә-тәү­бә, әс­тагъ­фи­рул­лаһ!

1994.

 

­ ӘР­СЕЗ­ЛЕК

Хи­кәя

 

Ми­не бе­рәү ни­гә­дер: “Әр­сез!”— дип ата­ды. Ни­чек җа­вап би­рер­гә дә бел­мә­дем. Сә­бә­бен үзе аң­лат­ма­ды, мин дә тө­шен­ми кал­дым. Шун­да ба­ла­ча­гым ва­кый­га­ла­рын­нан бер ха­ти­рә кү­ңе­ле­мә ки­леп, аны сөй­ләп узар­га бул­дым.

Са­бан туе ал­дын­нан гы­на ел са­ен әт­кәй өс-баш яңар­та тор­ган иде. Кәч­түм, ак күл­мәк... Ә ая­гы­на бер тәң­кә­лек чү­әк ал­ды­ра. Һич­шик­сез кү­нен һәм тө­се дә кыз­гылт бул­га­нын. Тик ул ел­ны ки­бе­те­без­дә ан­дый­ла­ры кал­ма­гач, ән­кәй, ку­лы­ма ти­мер бер­лек тот­ты­рып, күр­ше авы­лы­быз Ку­җак­ка җи­бәр­де.

Җәя­ү­ләп ке­нә кит­тем. Көн — ма­тур, ел­га янын­нан гы­на юл ба­ра да ба­ра. Яшел үлән хәт­фә­се­нә са­ры, кы­зыл, күк чә­чәк­ләр чи­гел­гән. Бал корт­ла­ры тыз-быз очы­на, чи­керт­кә­ләр дерт­ләп-дерт­ләп куя. Зәң­гәр күк йө­зен­дә би­ни­һая ко­яш тан­та­на итә.

Мин шу­лар­га сок­ла­на-сок­ла­на ки­лә тор­гач, Ку­җак­ка ба­рып җит­кә­нем­не сиз­ми дә кал­дым. Ки­бет­кә кер­дем. Таш­тан са­лын­ган кеч­ке­нә ге­нә бер йорт икән, ян кы­рый­да гы­на олы бур­жуй ми­че дә бар.

Ә, әнә алар, әт­кәй яра­тып кия тор­ган кыз­гылт күн чү­әк­ләр. Тө­зе­ле­шеп тә то­ра­лар, тарт­ма­лар­га да ту­лып ята­лар.

Та­за итеп, нык­лап эш­лән­гән ка­лын һәм киң ки­бет өс­тә­ле яны­на ки­леп бас­тым. Аяк очы­на тар­ты­лам, нәкъ ияк ас­тын­нан гы­на икән. Ак­чам­ны да суз­дым. Әм­ма ки­бет­че ха­тын ми­ңа игъ­ти­бар да ит­мә­де. Шау­лап кер­гән абый-апа­лар бәй­рәм ал­дын­нан ке­сә­лә­рен бу­шат­ты­лар, оек­ла­рын кыс­карт­ты­лар. Һа­ман да өз­лек­сез агым ке­бек бер­се ар­тын­нан икен­че­лә­ре, өчен­че­лә­ре өе­ле­шеп ке­рә тор­ды­лар, мак­та­ны­ша-мак­та­ны­ша яу­лы­гын да, күл­мә­ген дә, тәм-то­мын һәм ши­кәр-чә­ен дә күп­ләп-аз­лап ала тор­ды­лар. Ә ми­нем сүз әй­тер­гә авыз ачыл­мый, ачыл­са да сү­зем чык­мый, чык­са да ишет­ми­ләр.

Ва­кыт үтә тор­ды. Мин һа­ман да ак­чам­ны суз­ган хә­лем­дә са­ту­чы апа­га күз­лә­рем­не ту­ты­рып ка­рап ала-ала чү­әк­ләр­не күз­ли бир­дем.

Тарт­ма­ла­ры да бу­ша­ды, киш­тә­дә­ге­лә­рен сай­лау­га күч­те­ләр.

Ул ара­да мө­гер­дә­шеп сы­ер кө­түе кай­та баш­ла­ды. Алар­ны мин­нән ал­да­рак ише­теп, ха­тын-кыз хал­кы бер­сен­нән икен­че уз­ды­рып һәм та­гын да ашы­га-ашык­ты­ра ки­рәк­лә­рен сай­ла­нып ма­таш­мас­тан ала тор­ды­лар.

Ми­ңа игъ­ти­бар итү­че бул­ма­ды. Ба­ры ки­бет ябы­лыр ал­дын­нан гы­на, чи­рат җи­теп­тер, са­ту­чы ха­ным:

— Кө­не буе тор­дың ин­де, ба­ла, ни ки­рәк иде?— дип со­ра­ды.

— Чү­әк,— ди­дем мин, елар-ела­мас, та­вы­шым­ны чак чы­га­рып,— әти­гә, кы­зы­лын!

— Ни­чән­че үл­чәм­дә?

— Бел­мим...

Чын­нан да бел­ми идем. Ән­кәй дә аны­сын ук әй­тер­гә оныт­кан. Шу­лай да ча­ма­лап, әт­кәй­нең шун­дый-шун­дый ке­ше икән­ле­ген бе­леп һәм бар­лап, һәм­мә­се дә дө­ре­сен бел­гән ке­бек са­ту­ла­шып бер па­рын киш­тә­дән алып бир­де­ләр. Ак­чам­ны тү­ләп, рәх­мәт әй­теп чы­гып кит­тем.

Кай­тып җит­кә­нем­дә йол­дыз­лар чык­кан, ми­не югал­тып, ән­кәй­ләр эз­ләр­гә ке­реш­кән иде­ләр ин­де. Алар­га чү­әк­ләр­не күр­сәт­тем. Кыз­га­ныч­ка кар­шы тө­гәл ике үл­чәм­гә зур­рак бу­лып чык­ты­лар. Шул сә­бәп­тән­дер ин­де ул ел­ны ән­кәй са­бан ту­ен күр­ми кал­ды.

­ Ап­рель, 1998.

 

 

­СЫ­ЕР СӘ­ЛИМ

­ Хи­кәя

 

Хо­дай бел­сен, кем­гә нәр­сә ки­рәк­тер? Ә ме­нә Сә­лим­нең са­лыр­га ярат­кан­лы­гын бө­тен ке­ше ча­ма­лый, әм­ма үзен га­еп­кә алу­чы юк. Ке­ше­гә ху­җа бу­ла­лар ди­ме­ни? Һәр­кем үзен бе­лә.

Бер­көн­не Сә­лим­не дүрт аяк­лы җи­рен­нән алып кайт­кан­нар. Фа­тир ише­ген ша­кый­лар икән. Ха­ты­ны эч­тән:

— Кем бар ан­да?— дип со­рый.

Сә­лим­нең тел юк ин­де, ше­шә тө­бен­дә кал­ган.

Дус­ла­ры:

— Без әле бу,— дип са­нап исем­нә­рен ата­ган­нар.

Әм­ма ха­тын­нар юләр тү­гел алар, те­лә­сә кем­гә ишек­не ач­мый­лар. Бу­сы да:

— Сә­лим кайт­ма­ды әле, ул югын­да йорт­ка му­жик кер­тә­сем тү­гел,— дип тә­мам баш­ла­рын ка­ты­ра бо­лар­ның.

Ә Сә­лим — ләм-мим. Мо­ңа ка­дәр ба­кыл­дап кайт­кан бул­са да, ха­ты­ны­ның та­вы­шын ише­тү­гә — шым.

Та­гын бо­лар ишек ша­кый­лар. Ха­ты­ны та­гын ки­лә һәм:

— Бер әйт­тем бит ин­де, йөр­мә­гез мон­да, хә­зер ми­ли­ция ча­кыр­там,— дип оран са­ла, кот­ла­рын алып.

— Сез га­фу ите­гез ин­де,— ди­ләр ире­нең дус­ла­ры,— Сә­лим­не алып кайт­тык. Керт, ки­рәк­ми­ме­ни?

— Нин­ди сы­ер­ны алып кайт­ты­гыз?— ди һа­ман да Сә­лим­нең ха­ты­ны, бо­лар­ның сүз­лә­рен дө­рес аң­ла­мый­ча.— Нин­ди сы­ер­ны? Без­нең сы­ер юк, ит тә ки­рәк­ми!

Сә­лим­нең ки­те­рү­че­ләр ни ди­яр­гә бел­ми­чә ап­ты­ра­шып ка­ла­лар. Шу­лай да ара­дан бер­се­нең ба­шы эш­ләп ала:

— Сы­ер, ди­ми­без, апа, Сә­лим, ди­без. Сә­лим­не алып кайт­тык, ди­без!— Мес­кен, елар­га җи­теп ял­ва­ра.— Ит, ди­ми­без, керт, ди­без!

Әм­ма сал­мыш дус­ла­ры­ның ха­ты­ны бо­лай җи­ңел ге­нә би­ре­шә тор­ган­нар­дан тү­гел, шун­да ук мо­ның сүз­лә­рен элеп ала да, үз ка­за­нын­да җә­һәт ке­нә кай­на­тып та чы­га­ра, ишек ар­тын­да тор­ган ки­леш та­гын би­тәр­ләп таш­лый:

— Сә­лим бе­лән сы­ер­ны аер­мас­ка ди­ме­ни? На­дан дип бел­де­гез­ме әл­лә? Керт, имеш? Әйт­тем, бет­те!.. Ка­бат ша­кы­ма­гыз. Без­гә ит ки­рәк­ми!

Шун­нан соң гы­на дүрт аяк­лан­ган Сә­лим мөг­рәп куя:

— Ач, ди­ләр си­ңа, үте­рәм!

Ул да тү­гел, ха­ты­ны аны шун­да ук та­нып ал­ган:

— И, кайт­тың­мы, бә­гырь­кә­ем!— дип наз­лы та­вы­шын яшер­ми, тас­ма тел­ле­лә­неп тиз ге­нә ишек­не ач­кан да Сә­лим­не керт­кән. Ки­те­рү­че­ләр­гә сә­лам дә би­реп тор­ма­ган, имеш.

­ Ап­рель, 1998.

 

 

­ЧАЛ­ЛЫ ЮЛЫ

­ Хи­кәя

 

Ул ва­кыт­лар­да “Ка­мАЗ” сү­зе мог­җи­за­га тиң иде. Бө­тен ке­ше шун­да агы­ла. Олы апам, укы­ту­чы, кия­ү­гә чы­гып, җиз­ни бе­лән Чал­лы­га ки­теп бар­ды­лар. Өй­дә кү­ңел­сез бу­лып кал­ды. Без аны ба­ры­быз да са­гы­на идек. Шун­лык­тан “Ка­мАЗ” без­нең өчен та­гын да из­ге­рәк җир бу­лып то­е­ла баш­ла­ды. Ко­лак­та да, тел­дә дә, хәт­та кү­ңел­дә дә шул гы­на. Мәк­тәп дә­рес­лә­рен­дә “Ка­мАЗ­”ын да, Чал­лы­сын да иң бе­рен­че бу­лып мин атыйм.

Баш­лан­гыч сый­ныф­лар­ны бе­те­реп дүрт­кә күч­тек. Хә­зер без­гә төр­ле­дән-төр­ле укы­ту­чы­лар дә­рес би­рә­ләр. Та­рих­тан — Ган­дә­лиф Хан­на­нов­на. Күп­төр­ле дә­рә­җә­ләр­гә иреш­кән, хәт­та ор­ден-ме­даль­ләр­гә күп­ләп ла­ек бул­ган дан­лык­лы укы­ту­чы. Һәр сү­зе ко­лак­ны ир­кә­ли, хә­тер­гә уе­лып ба­ра, без­нең са­бый акы­лы­быз кип­тер­геч кә­га­зе­дәй һәм­мә дә­ре­сен хә­тер­гә сең­де­рә. Бил­ге­ләр­не дә гел ях­шы­дан куя.

Нин­ди те­ма­ны өй­рән­гән­без­дер, әй­тә ал­мыйм, ул без­дән Ка­зан­га кай­дан ни­чек ба­ру мөм­кин­лек­лә­ре ха­кын­да со­ра­ды, кай­сы шә­һәр­ләр һәм юл­лар бе­лән, имеш. Та­тарс­тан­ның көн­чы­гыш ра­йон­на­рын­нан бер­се бул­ган Сар­ман­нан да ко­яш чык­кан­рак як­та­рак без­нең Дү­сем авы­лы. Дөнь­я­ның нәкъ үзә­ген­дә дип бе­лә­без. Чал­лы — төнь­як­та­рак, Әл­мәт, Бө­гел­мә шә­һәр­лә­ре — көнь­як­та­рак. Алар­да я вок­зал­лар, яки аэ­ро­пор­ты да бар. Имеш, дөнь­я­ның һәр ягы­на та­ба кап­ка­лар шул шә­һәр­ләр­дән ачы­ла.

Ган­дә­лиф апа җа­вап би­рү өчен ми­не бас­тыр­ды. Ку­лым кү­тә­рел­гән иде.

Һәм дә те­зеп кит­тем:

— Дү­сем­нән чы­гу­га — Әл­мәт­кә ки­тә­без. Без­дән ан­да ту­ры ас­фальт юл ба­ра.

— Дө­рес!— ди апа­быз.— Ан­нан?

— Ан­нан Чал­лы­га юл ала­быз!

Җа­ва­бым­ның дө­рес бу­лу­ы­на һич­бер ши­гем юк иде.

— Ни­гә ки­ре­гә кит­тек әле? Алай әй­лә­неч бу­ла!— дип Ган­дә­лиф апа кар­та­дан Әл­мәт­нең кай­да да, Чал­лы­ның кай­сы урын­да икән­ле­ген күр­сә­теп бир­де.— Дө­рес тү­гел!

Бик әй­тә­сем ки­лә: “Ан­да ми­нем апам то­ра, без аны бик са­гы­на­быз!”— дип, әм­ма те­лем җит­ми һәм уры­ны да бу тү­гел.

У­кы­ту­чы­быз Ка­зан­га ба­ру юлын үзе аң­ла­тып бир­де. Бик җи­ңел икән: без­дән — Әл­мәт­кә, Әл­мәт­тән Ка­зан­га ав­то­бус­лар йө­реп то­ра, яи­сә ин­де Әл­мәт­тән Бө­гел­мә­гә ки­тә­сең дә оч­кыч-са­мо­лет яки по­езд­га уты­ра­сың...

Го­мер­ләр үт­те. Мәк­тәп­не бе­те­реп, Ка­зан­га ки­теп бар­дым. Ни­чек адаш­мый йө­рер­гә ин­де Ган­дә­лиф апа өй­рәт­кән­чә ях­шы бе­лә идем. Тиз­дән Чал­лы юлы да ачыл­ды. Бер дә әй­лә­неч тү­гел икән. Биг­рәк­ләр дә туп-ту­ры. Җит­мә­сә, кайт­кан­да-кит­кән­дә апа­лар­га да кер­гә­ләп чы­гам, са­гы­нып сар­гай­ма­сын­нар.

­ Ап­рель, 1998.

 

­КЕМ КЕМ­ЛЕ­ГЕН БЕ­ЛЕР ВА­КЫТ

­ Хи­кәя

 

Ке­ше үзе­нең бө­ек­ле­ген бел­ми­чә дә кал­га­лый. Хә­ер, аның янә­шә­сен­дә­ге­ләр дә зәм­зәм­дәй тат­лы су бе­лән су­га­ры­лу­ла­рын бе­леш­ми­чә-сиз­ми­чә йө­рер­гә мөм­кин­нәр. Бу хак­та Из­ге ки­тап­та хә­бәр­ләр күп, чын­нан алар кем­лек­лә­рен бел­мә­де­ләр, ди­ел­гән.

Хәс­би­җа­мал кар­чык та ирен югалт­кач кы­на го­ме­ре­нең ал­га та­ба буш, кү­ңел­сез һәм мәгъ­нә­сез бу­лу­ын аң­ла­ды. Ире­нең җы­лы ку­е­нын­да соң­гы егер­ме-утыз елын ят­ма­са да, аның бар­лы­гы, янә­шә­дә йө­рүе бе­лән үзен бә­хет­ле сиз­гән икән. Хә­зер — юк, җит­ми! Дө­рес­рә­ге, ни­дер ар­тык ке­бек аңа. Ме­нә шу­ны гы­на аң­лый ал­мый. Кич­лә­рен урам­га чы­гып уты­ра, тү­бән оч­ка ки­теп ба­е­ган ко­яш­ның кы­зыл шә­фәкъ нур­ла­рын хә­тер­ләш­те­реп, кыйс­са­да­гы көл­ке­гә кал­ган Һа­рут бе­лән Ма­рут­ны күз­ли һәм:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных