ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 5 страница— Чыннан да хакыйкать иясе бер генә!..— дип дога кыла, бәндәләргә саулык-сәламәтлек һәм изгелекләр тели. Оя тутырып йомырка салган сыңар казы быел өч бәбкә чыгарды. Аларның да берсен тилгән чукыды. Хәсбиҗамал әбинең шуларны гына да саклап калырга кулы җитмәде. Менә алары да кайтып керделәр. Ана каз, зур эш башкарып йөргән кыяфәттә каң-каңгылдап җим таләп итте. Ризыкта аның һичшиксез үз өлеше бар иде. Хәсбиҗамал әби аларга дип әзерләгән икмәкле табасын алларына китереп куйды. Бераздан буш өенә кереп, чәй янына утырды. Әмма ишек алдындагы казының әрсез тавышы аны кабат кузгатты. Чыкса, ак киемнән бер бабай басып тора иде. Исәнләштеләр. Кичкә каршы йөргән кешенең кадере аз була, диләр, шунлыктан Хәсбиҗамал әби: — Өемә чакыра алмыйм... Ирем дә юк, ир заты да юк, күршегә керегез,— дип киңәш итте. Теге бабай һаман да китәргә теләмәде. Үзеннән куркып ыслаган казга карап тора бирде. — Әйттем бит инде,— диде Хәсбиҗамал әби, ризасызлыгын белдереп,— өйдә ир заты юк, күршегә керегез!.. Ә үзе һаман да: “Бер дә бу якларда күренгән кеше түгел, буе да алагаем озын, гәүдәгә дә таза күренә. Киеме дә бик актан. Юлаучы булырлык түгел”,— дип уйлады һәм, өенә кереп, чәй өстәлендәге тәм-томнан бераз өлеш чыгарып: — Рәхим итегез, садакадан булсын,— дип бабайга күчтәнәч итеп сузды. Әмма ул анда юк иде инде. Аңа таба казы һәм бәбкәләре, сузылган кулын күреп, җим бирүе өметендә йөгерешеп килә башладылар. Хәсбиҗамал әбинең шунда гына акылы тернәкләнде. Бу бабайның гомер иткән вафат ире булуын төшенеп алды һәм артыннан чыгып йөгерде. Тик соңарган иде инде. Апрель, 1998.
ГАБДЕННАСЫЙР БАБАЙ НӘСЫЙХӘТЕ Хикәя
Дөньяда ике төрле кешенең кадере булмый, диләр. Берсе — “Әйе!”— дип торганның, икенчесе — “Юк!”— дигәннең. Моның сәбәбен йөз ел гомер сөргән Габденнасыйр бабай гына белә иде бугай. Бервакыт ул миннән нәрсә өчендер: — Әтиең ниме әле?— дип сорады. Мин, уйлап та тормастан: — Әйе!— дидем. Ул тагын да: — Быел мәктәпкә барасыңмы әле?— дигәч, мин тагын да: — Әйе!— дип җавап бирдем. Алга таба да ни сораса, аңа шул рәвешле “әйе” дия тордым һәм минем хакта бик яхшы белгәненә исем китеп, үзем дә: — Каян беләсез?— дип сорадым. Ул җавабын әйтмәде, бары, көлеп, аркамнан гына сөйде дә: — Син — акыллы бала, бер нәсыйхәт биримме?— диде. Мондый мактау сүзеннән соң башым күккә тиде. Мин тагын да: — Әйе!— дип әйттем. — Ярый, алайса тыңла,— диде Габденнасыйр бабай,— әнә тегендәге, тау яклап килгән ак болытны күрәсеңме? — Әйе! — Бик яхшы. Менә шул болыт безнең авылга яңгыр алып килер. — Юк!— дидем мин, белгән кеше кебек.— Ак болыттан яңгыр яумый. — Алай икән?— диде Габденнасыйр бабай.— Алайса бу болыт үзе артыннан яңгырлысын алып килер, алар без авыл өстендә кушылырлар. Шуннан яшенләп яварга тотыныр. Бәрәңгегә яхшы булыр. Чәчәккә бөреләнгән килеш утыра иделәр, тагын да балкып китәрләр... Шулаймы? Бар, тавык-казларыгызны кайтарып яп! — Әйе,— дидем тагын да. Бабай көлеп куйды. Һәм бераздан: — Бар, кайт инде алайса, я яңгыр астында калып шәбәрерсең!— дип мине өйгә йөгертте. Кайтуга, йорт тирәли сибелгән чеби-тавыкларны кура астына куып кертә-кертә аптырап беттем. Казларны-үрдәкләрне дә ябып куйдым. Аннан соң үзем дә менә килеп ява башларга тиешле булган яңгырдан качтым. Өйгә кереп, тәрәзәдән күзәтергә тотындым. Бер сәгать үтте, ике, өч... Ә яңгыр килмәде. Әти дә эштән кайтты, әнкәй-апалар да чөгендер басуыннан кишәрлекләрен утап бетереп кайттылар. Ә яңгыр юк та юк! Габденнасыйр бабайга ачуланып йокыга киттем. Икенче көнне иртүк каршысына барып бастым да: — Ә яңгыр яумады, ялганчы!— дип сүз башладым. Бабай көлеп кенә куйды һәм: — Мин бит, улым, нәсыйхәт бирәм, дидем. Нәсыйхәтем дә шушы булды,— дип аркамнан сөеп, кулыма көмеш акча тоттырды. Мин канәгать идем. Әмма барыбер: — Ә яңгыр яумады...— дидем, үчекләнеп. Апрель, 1998.
БАЛЛЫ КУЛ, ТӘМЛЕ ТАМАК Хикәя
Һәрбер ялганның төбендә хакыйкать ята дип әйтәләр. Әмма һәр хакыйкатьнең дә асылы ялганга корылганлыгын әле һичкемнең дә уйлап караганы юк. Хәер, хикмәт анда гынамыни? Җәйнең эссе көне иде. Өйгә әүвәле үзем кереп, чәй эчеп чыктым. Аю баласы кебек бал яратканымны белгәнгә күрәдер, артык ашап, зыяны тимәсен диптер инде, ул татлы ризыкны миннән кайвакыт ераккарак яшерә торган иделәр. Бераздан абый да керде. Чәемне тәмам итеп, аны көтеп тормастан болынга төшеп йөгердем дә хәтфә үләнгә сузылып яттым. Кояшның күздә уйнавы мине көлдерә башлады. Учым белән каплыйм, ә ул үтә керә. Тагын да кызыграк булып китә. — Ни булды?— Соравына җавап көтмәстән, янга килеп утырган абый иренен ялап куйды. Мин инде тезләремә күтәрелгән идем. Аның ирен читенә бал корты килеп кунганын күрдем. Ул да сизенеп, ике кулын селтәнде-селтәнде дә яңагына шап иттереп китереп сукты. Корт инде китеп өлгергән иде. — Нәрсә, бал ашадыңмы? Абыйның ирен чите балланып тора иде. Аны сыпырып, теле белән уңлы-суллы ялап куйды да: — Әнә, бал корты, коты очкандыр, чиләкләрен түгеп качты,— диде. Китапларда рәсемнәрне күргәнем бар иде: кортлар балны көянтә-чиләкләп ташый, андыйларның хәтта башларына яулык та бәйләнгән икән! Абыйның сүзләренә шунда ук мөкиббән китеп, берәр бал корты килеп кунсын иде, чиләкләре дә зур-зур, тум-тулы булсын иде дип күземне йомып теләнә-теләнә, җылы җил уңаена утырдым. Озак көтәргә туры килде, әмма һичбер корт юри генә килеп кунсын. Инде сабырлыгым сынып, бал кортларын үзем эзләп киттем. Карасам, чәчәк саен үзләре, тик кечкенәләр, чиләклеләре-яулыклылары гына юк. Шунда ни күрим, араларыннан берсе килеп чыкмасынмы. Үзе олы, үзе выж-выж килә. Монсының һичшиксез балы күп булырга кирәк, чиләкләре дә зурдыр, тулгандыр, шуңа да авыр итеп, көчәнеп күтәрәдер дип уйлап бетермәдем, песи баласы тизлегендә өстенә ташландым һәм бая гына үзе аша кояшны күзләгән учыма кыстым. Минем чәрелдәп җибәрүемә чикерткә куа киткән абый йөгереп килде: — Ни булды?— дип ачык учымны тотты һәм теге корт кадаган энәне тартып алды. Тиздән кулым шешеп тә чыкты. — Аңа корт бал тутырып киткән!— дип көлде абый. Әмма дә шунысы яхшы булды, өйдәгеләр моннан түбән балны миннән яшерми башладылар. Апрель, 1998. СӘГЫЙТЬ ЯРУЛЛИН — ПАРТИЗАН Хикәя
Кечкенә чагымнан солдат булуны гадәтем итеп, төз басып, үрә катып “честь” бирергә өйрәнеп киттем. Буем ул вакытларда һәр урам маэмаеннан диярлек әллә ни калку түгел иде. Шунлыктан алар мине үз итә, билемдәге сары йолдызлы каешыма, түшемдәге орден-медальләргә бик кызыгып карап тора иделәр. Авылыбыз тулы сугыш күргән ирләр. Һәммәсе дә диярлек солдатча киенгән, бер-берсенең исеме янына хәрби дәрәҗәсен куеп сөйләшәләр. Ә мин колак салып йөрим. Әтидән һичбер адым калмаска тырышам. Тик миңа, ул җиңел генә атлап барганда, шактый гына тырышып йөгерергә туры килә. Арый башласам, үкереп еларга тотынам, кулына алсын, янәсе. Әмма әти белән баручы абыйлар — хәйләкәр: — Солдат еламый инде,— диләр. Мине оялтмакчылар. Борынымны тартып, күз яшьләремне сөртеп алырга ашыгам. Тагын китәбез. Тагын мин артка калам, йөгерә башлыйм. Арыйм. Аннан кабат елый башлыйм. Ә алар һаман: — Солдат еламый инде,— диләр. Оялталар. Әмма сер биреп, аптырап тормыйм, борылам да кайтып китәм. Миңа урам маэмайлары иярә, каршыма чыгып туктаталар да, әле каешыма, әле орден-медальләремә ничәнче тапкырлары кызыгып, озак кына карап торалар. Ә кайберсе битемнән дә, кулымнан да ялап ала. Мин аларга әткәйдән ишеткәнемчә мактанырга тотынам: — Бусы — Сталин башы!.. Күрәсезме?— дип арадан бер медальне күтәребрәк куям. Чехларны азат иткән өчен! — Монысы да Сталин башы! Япунны алган өчен!.. Белдегезме?.. Алары шундый халыклар инде, сезнең кебек үк!.. Ул арада эт һәм маэмайлар арт аякларына чүгәләп, башларын бора-бора, мине бик яхшы аңлагандай шыңшып-шыңшып алгалыйлар. Мин тагын да тезеп китәм: — Бусы — “Кызыл Йолдыз”! Орден! Аерата зур батырлыклар өчен генә бирелә, бик беләсегез килсә!.. Маэмайларның күзләре үк ялтырый башлый. Минем кебек батыр сугышчыны күрүләренә сөенүләре инде. Әмма сер бирмим. Әткәйнекен тагып чыкканлыгымны әйтмим. — Ә бусы — “Герой Ана медале”,— дим.— Геройларга гына бирелә! Үзем уйлап куям: “Әнкәй нинди геройлык өчен алды икән? Аныкы ул!.. Сорыйм әле!” Шунда тыкрыктан безгә таба олы-олы агайлар килеп чыга. Арадан берсен танып алам. Сәгыйть абый ул, Яруллин, партизан! Әйбәт абый. Минем ише бөтен бала-чага аны ярата. Сәгыйть Яруллин — партизан, дип йөртә. Ул үзе моңа каршы түгел. Уң кулымны чигәм турысына китереп: — Сәгыйть Яруллин — партизан!— дип, аңа гадәтләнгәнчә исемен әйтеп “честь” бирәм. Әмма алар нигәдер көлешә башлыйлар. Сәгыйть абый күтәреп үк ала һәм капка төбебезгә кадәр китереп куя. Аннан, ни хикмәт, барсы да миңа “честь” биреп: — Менә егет ичмасам!— дип китеп баралар. Капка төбебездәге эскәмиягә утырган җиремдә аяк селкеп калам. Шунда каешым белән мактанырга өлгермәвем исемә төшеп, тагын торып йөгерәм. Туктыйм. Маэмайлар җыела. Мин аларга “честь” бирәм: — Сәгыйть Яруллин — партизан! Маэмайлар тәгәрәшеп өрергә тотыналар. Апрель, 1998.
ЕГЕТ ДИМЛӘҮ Хикәя
Шәп вакытлар була ул, бик була. Әле ниндие генә! Дөньяны бер читкә куйган, замананың бүсеренә басып йөргән чаклар. Таң белән диярлек Мозаһһара карчык безгә килеп кергән. Ишек алдын себерүче әткәйгә кычкырып-кычкырып нәрсәдер сөйли, үзе аның саен: — Әйе-әйе, ыкы-эке,— дип куя, аннан бер дә соңартмый,— ни дидең? Ни дидең?— дип сорый. Йокыны тәмам качырып бетерде. Болдырга чыгып бастым. Идәннәре сыгылып, юан имән баганалары да селкенеп куйды. Мозаһһара карчык, мине күреп алуга, әткәйгә: — Әстагъфируллаһ, бу синең кайсы малаең, Зәкиҗан?— дип, капланырга теләгәндәй сорады. Исәнләшеп-нитеп тормый инде бу. Казаннан кайтып төшүемә бер атна да юк, студент елларым. Үзеннән кечеләрне санламавы Мозаһһара карчыкның йөзенә чыккан. — Кечесе,— диде әткәй, кулындагы урам себеркесен әйләндереп, чыбыклары таза бәйләнгәнме икәнлеген караштырып. — Сәлам, әткәй, исәнмесез, Мозаһһара әби!— дидем икенче тапкыр, тавышымны тагын да катырак куеп. — Әле мин олысымы дип торам... Алай икән...— Мозаһһара карчык каш өстенә кулын куеп, бер аягыннан икенчесенә үрдәк кебек тыпыр-тыпыр күченеп, уңлы-суллы мине күзәтте. Ә сәлам кайтару юк та юк инде, тәрбия алырга вакыты җитми калганмы... Хәер, миннән булсын яхшылык, тагын да кабатланып исәнләштем. Тәрәзә пыялалары урыннарыннан күчми генә калтыранып куйдылар. Әткәйнең: — Тордыңмы, улым, бик яхшы булган,— дигәннәренә ияреп, Мозаһһара карчык: — Исән-сау гынамысыгыз, улым,— дип кыбырсынып һәм дә тыпырчынып куйды. — Менә, улым, үзеңне димләп килгәннәр,— диде әткәй, һичбер шаярусыз. — Нәрсә, мин кызлармыни?— дип гаҗәпсенеп, сөзеп кенә карап куйдым, ачуым килеп. — Әстагъфируллаһ, әстагъфируллаһ,— дип, баскан җиреннән арткарак чигенде Мозаһһара карчык, аннан сүз җебен тел очыннан ычкындырмый гына тезеп китте: — Заманасы шундый инде аның, улым, хәзер, заманы шулайга таба китеп бара, әйе!.. Без дә калышмаска булдык әле, Аллаһы боерса! — Кемгә?— дип туктаттым мин аны. Дерт итеп китте. — Ничек кемгә?— ди бу, аптырап. — Кемгә димлисез? — И улым, аны әйтәсең икән, рәхмәт төшкере...— Мозаһһара карчык калтырана ук башлаган иде, алдырыпмы-алдырып китте, теле-телгә йокмады: — Пермьнән кайткан кызымның кызына... Шәһәр кызына... Бик яхшылар, бик чибәрләр... Гадиләгә, улым, Гадиләгә!— Өстемә басып үтәргә теләгән кебек, каршыма шулай сөйләнә-сөйләнә сыер кебек килә бирде: — Беркөнне читән буенда басып торган идегез, таң аттырдыгыз... Иллә дә мәгәр бигрәкләр төскә-биткә килешенеп торасыз... — Кызмы соң ул?— дидем аның сүзләрен туктатып. — Әйе-әйе, әстагъфируллаһ, кыз-кыз,— диде Мозаһһара карчык, ни авызын яулык чите белән капларга белмичә, кинәт әйтелгән сүздән ни оялыр җай таба алмыйча. Шулай да такылдый бирде: — Улым, төннәрен дә син дип саташа, көннәрен дә: “Шул егетне генә яратам!”— дип елый... Ни әйтерсең? Күзләр очрашты. Соры карашы артыгы белән таләпчән һәм холкының максатчыл икәнлеген белдереп тора иделәр. — Ярар,— дидем мин коры гына.— Мунча ягып торырбыз. Килсен!.. Тикшереп карабыз! Мозаһһара карчык кайтып китүгә, әти: — Бирермен мин сиңа мунчаңны!— дип кабатлый-кабатлый, себерке сабын сынганчы кыйнады. Кеше алларында оятлы иттем, имеш. Гадилә дә килмәде. Әткәйнең “мунчасыннан” күгәреп-зәңгәрләнеп беткән аркамны удырткан булыр һәм хәтта бәлки өйләнер дә идем. Барыбер башны берәрсе ашаячак! Ә Гадиләнең, йокысыннан торуына сүземне әбисе кайтып әйткәч, чемоданын җыйнап, авылдан ук чыгып качканын күреп калганнар. Апрель, 1998.
ЗАТЛЫ ХОЛЫКСЫЗ Хикәя
Үзеңне танымасалар, мин — фәлән дип кенә әллә ни кырып булмый. Язмышыңа буйсынудан да яхшысы юк. Кадыйр бүген күрше авыл егетләрен берьюлы өере белән тагын тукмап кайткач, изелеп йоклап китте. Икенче көнне генә үзенең җимерелгән борын, авыз һәм күз төпләрен барлап, аларга көзге алдында кагылгалап куйды. Изелгән урыннары булса да, сынган җирләре юк иде. Бүген урын өстеннән кузгаласы итмәде. Әмма кич ирешеп килгәндә капка төпләренә килеп туктаган арбадан бер-бер артлы эреле-ваклы хатыннар коелыштылар. Аларның зур эш белән йөрүләре иде. Кайсысының улы кулын сындырган, берәүләренекенең аркасы изелгән, икенчеләренекенең кабыргалары ватылгалаган икән. — Адәм тәганәсе! Бер үзең унбишен бергә тотып тукмамасаң!..— дип зарланыштылар күрше авыл хатыннары, урталарына чакыртып чыгартылып утыртылган Кадыйрга әле күз эленеп җитмәгән кичке якта якын килергә куркышып:— Азабың көчәйгән икән, юньсез! — Милиция чакыртып, утырттырырга кирәк үзен!— дип, кипкән кабак кыерчыгы кебек бер хатынның чәрелдәвенә, арадан арыш капчыгы кебек зур гәүдәлесе каршы төшеп: — Үзебезнең малайларны утыртып куярлар. Алар унбишәү булганнар, ә бу — газабы көчәйгән, бер үзе,— дип бастырып әйткәч, инде болдырда тезелешеп утырырга өлгергәннәре телсез калдылар. Ни өчен килгәнлекләрен дә оныттылар. Кадыйрның гәүдәгә таза, кодрәткә иләмсез, чырайга чибәр булуы гына җитмәгән, телгә дә йомшак һәм осталыгы мәгълүм. Әмма бу юлы һични әйтми утыра бирде. Егетнең болай тыныч калуы хатыннарны тәмам чыгырларыннан чыгарды. Шаулаша башладылар. Җәен караңгы озаклап төшә, күз эленгәнче ярты төннәрең үтеп китә. — Нәрсә, ирләрегез юкмы әллә сезнең?— диде егет бераздан, усаллык белән мыскыллап. Хатыннар шаулаша башлаган җирдән тагын шым булдылар, бер-берсенә карашып куйдылар. Боларның йөрәкләренә шом җибәрергә, күңелләрен кузгатып ым кагарга өлгергән Кадыйр: — Ярар, милициягә әйтмәмен,— дигәч, үзен акылга утыртырга гайрәтләнеп килгән хатыннар кинәт кенә рәхмәтләр укырга, уңына-сулына сарылырга-сылашырга тотындылар. — Улларыбызны да бүтән кыйнамассың инде? — дип ялваручылары да булды. — Ярар, үзләре кулларын сузмасалар, сукмамын-төртмәмен,— диде Кадыйр, читтәрәк китеп калтыранучыларны да тынычландырырга теләп. Әмма үтенү-үгетләүләргә бүтәннәре дә кушылып китеп, сүзләре боткага әверелде: — Син инде, энем, улым, алай итмә... Үзеңнең яшьтәшләрең булсалар да, зур яки кече булсалар да, кул күтәреп суга башласалар да тимә инде үзләренә?.. Боларның гаугасын туктатырга теләп, ялынганнарына күрә генә Кадыйр тагын: — Ярар!— диде. Хатыннар кабат шым булдылар һәм бераздан сөенешеп, рәхмәтләр әйтә-әйтә кайтып киттеләр. Хактырмы-ялгандырмы, шул китүләреннән бирле ирләрен яннарына яткырмыйлар, узышып-яшеренеп кенә кызларына Кадыйрны димләтеп яучы чаптыралар, дип сөйлиләр. Барып күргәнем юк. Әмма шунысын тәгаен беләм: бу бөек солых-килешүдән соң ике кич тә узмады, күрше авыл егетләрен өерләре Кадыйр тагын тукмап кайтты. Бу юлы аның өстеннән зарланып йөрүчеләр булмады. Әти-әниләре сизми калмаган иделәр, югыйсә. Апрель, 1998.
ЗАКОН АЕРМАСЫ Хикәя
Татарларның мәнфәгатьләрен яклау ниятеннән Русия Дәүләт Думасы тагын закон чыгарган икән. Бу хәбәр сәгате-минуты белән һәрбер авыл һәм шәһәргә ирешеп, халкыбызның батыр ирләре эш ташлау һәм ачлык игълан итүгә кадәр барып җиткәннәр. Былтыр гына гаиләсен урамга куып чыгарган яшь ир Галиулла, Исәнкалдык районының Калынсыйрак авылы мужикларын җыйнап, аларны Думага мәртәбәле үтенеч язарга үгетләгән. — Халык сүзенә колак салмый калмаслар,— дип башлап китеп, озын-озак нотык тоткан. Җитмәсә, кулындагы гәҗитне болгап:— Менә монда язганнар: “Быелның гыйнвар аеннан татарларга һәм алар кебек мөселманнарга икедән алып дүрткә кадәр хатын тотарга рөхсәт бирелә”, дигәннәр. Җәмәгать, әмма дә без моңа үтә дә каршы. Бер хатын — бер җәһәннәм булса, дүрт хатын — дүрт җәһәннәм! Безгә — кирәкми!— дия-дия, әллә нинди дәлилләр китереп бетергән. Кырыктан узып та әле бер генә дә өйләнеп карарга уйламаган Гариф, Салих, Хәлил, Бикмулла, Самат, Халит, Туфан, Ихсан һәм тагын әллә кемнәр аңа кушылганнар. Мәсьәләне тавышка куеп, һәммәсеннән кул күтәртеп, ачык имзалар куйдыртып, ахырда үтенечне үтемле итеп сырларга утырганнар. Барсын да бәйнә-бәйнә сөйләп, түкми-чәчми кәгазьгә теркәгәннәр. — Почталарда бары хатын-кыз гына эшли, үтенечебез Мәскәүгә барып ирешмәс, юлда гаип булыр, югалтырлар,— дип, арадан биш сазаган ир-егетне сайлап, Думага озатып калганнар. Мондый хәлләр бер үзләрендә генә булмыйча, ярты Рәсәйнең шаулаганын, халык массаларының ризасызлыгын радиодан тыңлап, телевизордан карап, ахырда үзләренең җиңеп чыгасына чын күңелдән ышанып яталар икән болар. Ул арада теге Мәскәүгә китүчеләр дә бик сөенешеп кайтып төшкәннәр һәм, барчасын ура кычкыртып: — Думада һичшиксез караячакбыз, үзләре өчен тырышып йөрүебезгә рәхмәт әйтеп калдылар,— дия-дия, зурдан кубып йөргәннәр һәм олуг җиңү хөрмәтенә мул табынлы бәйрәм ясаганнар. Думада мәсьәләне шулай ук үзәккә алып тикшергәннәр, бәхәсләр дә булып, депутатлар тәмам якалашып сугышып, халык мәнфәгатен яклау йөзеннән конституциягә кан белән төзәтмә керткәннәр һәм “Татарларга дүрт хатын тотарга рөхсәт бирелми һәм дә дүрт хатыннан да кимне алырга ярамый” дип закон чыгарганнар. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|