ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 7 страница— Туры карама! Кыеклап, җай гына, аркадан яратып сыйпаган кебек кенә итеп кара!.. Белдеңме? Гыйльметдиннең теленә килгән бу сүзләр акылына илһам иңдерде: — Алай да турыдан карасаң, аркам белән борылып утырам, менә күреп торырсың! Әмма акылын тыңларлык куәте тәнендә юк иде, шунлыктан Гыйльметдин кояшка бәйләнүен дәвам иттерде. Моңа кадәр яхшы булган кәефе тәмам таралып, ачуы кайнаудан маңгае парлана башлады, йөрәге дә кан тамырлары буйлап йөгереп йөрергә тотынды. — Кая кереп югалдың анда? Чык, кирәгеңне бирәм! Чык, диләрме, түгелме?.. Кояшны йолдызлар алыштырганда Гыйльметдин айныбрак китте. Әгәр дә тагын йөз яки йөз иллене өстәсә, аларына да бәйләнә башлаячак иде. Ахырда күтәрелеп китте, әмма ташка абынып егылды һәм: — Ятасың шунда, аяк астында,— дип аны ачулана-ачулана кайтып китте.— Миннән бер дә өстен җирең юк әле! Май, 1998.
ДӨНЬЯ КУЛАСАСЫНДА Хикәя
Җәке авылыннан Һөддәт абзый телгә оста гына түгел, төртмә дә икән. Гасыр башында Казан университетында укып йөргән Фатыйх Мөхәммәдьяровны юри шаяртырга яраткан бу. — Урыска сатылдыңмы әллә?— дип очраган саен миен эчә икән. Татар шундый инде ул. Урыс алдында ялагайланса да, артыннан “дуңгыз” дип төкереп кала. Урыс — балавыз кебек, җылы караштан эри, салкыннан таш кебек ката. Ә татар — терекөмеш, төште исә, таралып-чәчелеп китә, бер селкенә башласа, җыелып диңгез була. Шуңа күрә дә татарны кулдан ычкындырмаска тырышалар. Татарда мәгәр берәрсе бер-бер сүзне ычкындырса, икенчесе шунда ук эләктереп тә ала, өченчесенә һәм дүртенчесенә һәм кырык тугыз меңенчесенә ишетелә. Һөддәт абзыйның да бер әйткәнен икенче көнне Казан шәһәре: — Җәке мулласы Гарифның олы улы Фатих урыска күчкән икән,— дип сүз дә чыгарырга өлгерә. Бу сөйләнүләр мескен студентның бөтен кәефен ала, ачуын кабарта, әмма ул ничек үчен кайтарырга белми. Шулай уйда йөргәнендә Һөддәт абзыйны тагын Казан урамында очрата, сөйләшеп китәләр. Сер биреш юк. Һөддәт абзыйның һаман да теше кычытып тора. Ничек тә Фатихны мыскылларга, ягъни тозларга моның исәбе. — Син, энем,— ди икән Һөддәт абзый,— укыйсың да укыйсың, мәдрәсә дә бетердең, урысча да бик яхшы беләсең, түрә булыр, диләр. Тик менә һаман да җәяү йөрисең. Ә без — атта. Пар ат җигеп, тимер худлы арбада гына җилдерәбез. Кайтып мулла булсаң, әллә кем дәрәҗәсенә җитәр идең! Икенче көнне Казан тагын шаулый: “Чукынып кеше булмассың, укып мулла булмассың!”— диләр бар да. Мисалга Гариф мулла улы Фатихны төрләндерәләр. ...Гомерләр уза. Фатих һаман да үчен кайтара алмый. Ә Һөддәт — рәхәттә, атларда гына җилдерә. Моның бәхете — бүренеке кебек, аякларында. Тормыш йөге авыр дә шул, рәте-саны юк. Ул арада сәвит вакыты ирешә. Фатих Гарифовичны — аны хәзер шулай дип кенә йөртәләр — Сәламәтлек Саклау Комиссариатының Баш комиссары итеп куялар. Хәзергечә әйтсәк, Сәламәтлек саклау министрлыгы министры инде. Көннәрнең берендә Һөддәт абзый моның ишек төбенә килә. Ниндидер кизүме, авырумы газаплый башлаган икән аны. Менә шунда Фатих Гарифович аны бик олылап каршы ала: — Һөддәт абзый, түрдән уз, тик тәртәләреңне җыя кер,— дип өстәл башына таба чакыра. — Кая ди ул тәртә, йортымнан да куып чыгара яздылар,— ди Һөддәт абзый, зарланып. — Дөнья куласа инде ул,— ди Фатих Гарифович, бер дә исе китмичә, үчен кайтарырга җай чыгуга сөенеп: — Бер — төртеп сөйләтә, бер — тәгәрәп китә, бер — мулла итә, бер — арбага җигә!.. Май, 1998.
ФАТИХНЫҢ МӨГЕЛСЕМЕ Хикәя
Фатих бик яратып Мөгелсем туташка өйләнә. Үзе — авыл малае, ә белеме — дәрья, университет кадәр университетны дөньялар авышканчыга кадәр берничә ел элегрәк үк тәмамлаган татар баласыннан. Ә Мөгелсем — Касыйм ягыннан, мишәр кызы. Ул гәүдә, ул буй-сын!.. Ходай бирсә дә бирә икән! Уйда-фикердә дә күршеләр кесәсенә кул суза торганнардан түгел, бер сүзе туфан куптарса, икенчесе май яккандай итә. Казанда ук никахлашып, Җәкегә, ата-ана йортына күрешеп килү нияте белән фаэтон алдырып, тузанлы юлдан келтерәтәләр болар. Көн яхшы булса да, ара якын түгеллектән һәм атларның да бик алай ашыкмавы сәбәпле кичкәрәк калалар. Ул елларда ат урлау, байларның кесә төбен капшау, амбарларын бушату модага кергән, бәндәдә затлылыкка хөрмәт булырга тиешлек исәптән төшкән вакытлар икән. Герман сугышының афәте капка саен йөреп, халыкның тәкатен тәмам какшаткан, урман һәм юл почмаклары тынычлыкларын югалткан, әле монда берәүне талаганнары, әле анда кемнедер асып киткәннәре хакында хәбәрләр таралгалап кына тора, ди. Кыскасы, тормышның яме беткән чаклар. Ә Фатих белән Мөгелсемнең болар хакында уйларга, искә төшерергә вакытлары юк, тимер худлы фаэтонда җилдерәләр генә. Икесе янәшә утырганнар. Фатихның яңа алган костюмы, яшьләр арасында модага кергән, яратып кия башланган ак эшләпәсе, тәртип өчен кулындагы таяк-тросте аны әллә кем итеп күрсәтә, имеш. Җитмәсә, Мөгелсеме дә янында, дөньялыкның меңгә бер очрый торган иң чибәр хур кызыдай гүзәле. Зәңгәр-су күлмәге, кара куе чәченең сул тарафынарак утыртылган энҗеле кечкенә кызыл калфагы, иңенә салган ак өрфия яулыгы, кулындагы күркәм ридикюле бөтен килеш-килбәтен күркәмләткәннән-күркәмләтеп тора. Шунда, урман ягыннан узып барышлый, атның башын чуаш юлбасарлары чыгып тота. Җәке авылы шулар ягында бит. Боларның кулларындагы пычак-балтадан Фатих шөлләп кала, коелып төшә. Әмма Мөгелсемнең исе дә китми. Ридикюленнән алтатар чыгара һәм атып җибәрә. Ат башын тоткан чуашлар, ямаулы балакларына җибәреп, уңга-сулга ташланалар һәм кача башлыйлар. Мөгелсем боларның артларыннан эт өстергән шикелле тагын берне шартлата. Һәм иренә: — Сезнең якта бер дә татар юкмени? Юлны чылаттылар!— дип, юлбасарлар хакында кадерсез сүз белән әйтеп куя. Шушы хәлдән соң Фатих гомере буе үзенең татар булуын хатынына дәлилләү өчен тырышкан, имеш, хак булса! Май, 1998.
ГӨЛҮСӘДӘН ҖИЛ ИСӘ Хикәя
Гөлүсәнең күңеле нечкә икәнлеген барыбыз да белә идек. Шунлыктан аңа каты бәрелергә куркып, һаман да көенә генә тордык. Ә ул, көннәр үткән саен акылга котланып, әллә кемгә әверелә барды. Сыйныфта иң калку буйлы малай булуым үзенә бик охшап җитми идеме, әллә инде бүтән бер сәбәп тә булганмы, гел дә каныга, авырткан урынга төрткәли башлады. Бүтәннәргә бер дә андый мөнәсәбәтен сизенмәгәненә күрә минем ачуым килә, әмма берни дә эшли алмыйм, үпкәләтүдән куркам. Шулай беркөнне мәктәптән кайтып киләм: — Бер нәрсә сорыйм әле үзеңнән?— ди бу. Һәм, җавабымны көтеп тормастан: — Нигә аякларың кәкре?— дип мыскыллап куя. Мин юләргә шул да җиткән, башыма сукканнарыдай телсез калам. Икенче юлы борынга бәйләнә бу. Имеш, анысы да кәкре. Өченчесендә Гөлүсә тагын да җитешсез ягымны таба, сыртымны “бөкресе бар” дип мыскыллый. Аның миңа кылган җәберләре көннән-көнгә арта тора. Мин кәкре дә бөкре кешегә әверелеп калам. Мәктәпкә бармас өчен үләргә дә әзер булам. Гөлүсә дә минем күзләремә әллә нинди җир ашаучы Дөббәтел-Арыз кебек олуг бер шайтанга әверелеп күренә башлый. Яныннан кырык адым читләтеп узу ягын карыйм. Җитмәсә көн дә көзге алдына басып, ул әйткән һәрбер кәкремне һәм бөкремне тикшерәм. Тагын да кәкрәебрәк һәм бөкрәебрәк киткәнмен төсле тоелам. Чыннан да хаклы икән дип борчылуга бирешәм. Әмма болай калырга да ярамый, ачулы сүз әйтеп үпкәләтеп тә булмый. Гөлүсә бер еласа, билләһи, җир йөзен су басачак. Үрдәкләр-казлар гына йөзеп йөри торган булачак! Шулай дәрестә утырабыз. Укытучы сорау бирә дә: — Я, кайсыгыз әйтә?— дип куя. Нинди шайтаным котырткандыр, мин җавап бирәм: — Гөлүсә сөйли, ул белә! Сабакташлар барысы да шунда ук парта араларына сеңәләр, укытучыбыз чыннан да Гөлүсәне такта алдына чыгара. Ә ул, мине үртәп йөри-йөри, каргышыма юлыккан юньсез кыз, соңгы вакытларда дәресен дә хәзерләргә оныта башлаган икән. Ләм-мим, һични белми, теле әйләнми, кызарына-бүртенә... Гомеренә беренче тапкырдыр шәпләп “икеле” ала. Икенче дәрес башлана. Бу сабактан гыйлем бирүче укытучыбыз да сорау бирә һәм: — Я, кайсыгыз әйтә?— дип күзлеген маңгаена мендерә. Мин тагын: — Гөлүсә сөйли, ул белә!— дим, вәсвәсә кылып. Такта алдына чыгарылган Гөлүсәнең теле әйләнми, йөзе аклыдан каралыга әверелә. Миңа карап куя: бүре булса, ашар иде, чыннан да, билләһи! Һәр дәрес шулай дәвам итә. Аяклары кәкрәеп, аркалары бөкрәеп төшә. Һәм... Һәм моңа кадәр әллә кем булган Гөлүсәбез елап җибәрә. Шуннан бирле үземә “аһ” дип бер генә сүз әйтеп карасын! Май, 1998.
ДУСЛЫК ХАТИРӘСЕ Хикәя
Башлангыч мәктәптә укыган вакытымда булды ул хәл. Аннан соң безне аерым сыйныфларга бүлгәләделәр. Күрше авыллар белән куштылар. Ә ул, тәүфыйк иясе — “бишле”гә генә укый. Һәр дәресне яхшы белә, матур итеп, төзек хәрефләр белән яза, хәтта ясаган рәсемнәре дә күркәм, күңелгә ятышлы булып чыга. Без чын дуслар идек. Мин аның бер генә тапкыр да озын толымлы чәченнән тартмадым, тасмасын да сүтмәдем. Ул да миңа гел елмаеп кына карый иде. Башлангыч мәктәптә укуларыбыз тәмамланып бара, контроль эшләр бер-бер артлы килә, бик тиз арыйбыз. Элек шаулашырга яратканнар да хәзер үзләрен тыныч тота. Тәнәфесләрдә чабышып йөрүчеләр дә бетте, тузан да басылды. Кыскасы, һәркем үз язмышының кыл өстендә икәнлеген, укытучы апабыз әйтмешли, сизенә башлады. Минем әлеге дә баягы тәүфыйк иям, иң чибәр күршем, шушы озын кара чәчле, шомырт күзле, түгәрәк йөзле кыз гына үзен һаман тыныч тота. Сабыр, тыйнак, уйчан, акыллы. Элекләрне дәрестә көтелмәгән хәл була калса яки уен-көлке күбәеп китсә, ул миңа карап куя торган иде. Мин дә аңа: “Күрик, ахыры ни булыр?”— дигәндәй баш селким. Парталарыбыз артында тыныч кына утыра бирәбез... Укытучы апабыз керде, дәрес башлану хәбәрен биреп кыңгырау шалтырады. Барыбыз да тынычланып утырыштык. Укытучыбыз безгә дәфтәрләрне тарата башлады. Кичәге көннең контроль эшләре икән. Дәфтәремне ачып карасам, зур һәм борынын чөеп басып торган “5”ле. Куанычым эчемә сыймады, авызым ерылды. Күршемдәге кара чәчкә борылып карадым, күрдеңме, янәсе. Ул да минем өчен сөенеп утыра, гомерендә беренче тапкыр миңа: “Булдыргансың, шулай кирәк!”— дигәндәй башын селкеп, күзен кысып ала. Шул чагында үзенә дә чират җитеп, дәфтәрен кулына тота һәм, кинәт йөзе үзгәреп, коелып төшә, елый башлый. Мин урынымнан торам. Янына килеп басам. Дәфтәрендәге башы салынып төшкән “3”лене күрүгә, үземнекен алып киләм. — Елама, минекен ал, миңа “өчле” дә ярый,— дип, дәфтәрләребезне алыштырам. Ул елавыннан туктый, күтәрелеп миңа карый. Елмая һәм: — Бу юлы миңа “өчле” дә җиткән, “бишле”ң өчен рәхмәт!— дип, дәфтәремне үземә тоттыра. Укытучы апабыз безне күреп торган икән. Ул да елмаюга, бөтен дөньяга илаһи балкыш белән нурлар тулды. Икебезгә дә зур итеп “бишле” куйды. Май, 1998.
“ОТЛИЧНИК”ЛЫ СЫЙНЫФ Хикәя
Әллә кем булмакчымын, айга менмәкчемен, галәмгә очмакчымын, тагын да, тагын да әллә ниләр, әллә ниләр... Әгәр дә арада бер “отличник” бар икән, аның канаты астына сыенучы калган укучылар барысы да иркәгә әвереләләр, бүтән сыйныфтагылардан аермалы буларак, аларның борыннары югары йөртелә, әллә кемнәр, диярсең. Әгәр дә ул “бишле”гә укучы кызлар арасыннан икән, егетләнә башлаган малайлар һаман да канат кагынып, тел кошларын сайратырга керешәдер, мәгәрем ки мыек чыгарырга җыенучылардан икән, озын толымлылары әллә кем инде, менә! Хаклыкта “отличник” тартып-сузылган гына булмаса, барлык фәннәрне һәм бөтен дәресләрне бары тик “бик яхшыга” гына белергә тиеш, ә юк икән, ул вакытта яисә “отличник” үзе ялган “отличник”, яки укытучылары надан. Өченчесе — юк! Безгә параллель сыйныфтагы укучылар барысы да иркә иделәр. Әгәр дә берәр нәрсә аларча булмаса, еларга гына торалар. Ә безнекеләрнең һәммәсе дә башбаштаклар. Җае чыккан саен тегеләрнең малайларына “акыл сабагы”н укытып килделәр. Менә көннәрнең берендә ике арада зилзилә кубып, үзара белешмәс һәм сөйләшмәс үк булдылар. Әмма бу хәлне бары тик “отличник” кызлары гына кабул итмәде. Һаман да элеккечә безнең сыйныф малайларына хөрмәт белән карады, хәтта безне яклады. Моңа күршеләребезнең җен ачулары чыкты. Үзебезне дә ничек мөмкин шулай көлкегә калдырырга җыенганлыкларын сизенә идек. Әүвәле сүз чыгардылар, имеш, аларны без түгел, ә алар безне елатканнар икән. Әмма боларның ул ялганына һичкем ышанмады. Бу барыбызга да бик көлке булып, тегеләрне тәмам мыскыл итәр өчен кулайга килде. Инде тәмам чарасыз һәм мескенгә кылдырдык үзләрен. Көн артыннан көн узды. Мәктәптә сыйныф ара ярышлар башланып китте. Тегеләрнең “отличниг”ын авырган дип ишеткәч, җиңәчәгебезгә һичбер шигебез калмады. Һәм шулай булды да. Аларның шушылай бер-бер артлы көлкегә очраулары якты дөнья йөзенә чыгарлыкларын да калдырмады. Әмма беркөнне тәүге дәрескә “отличник”лары килеп тә керде һәм укырга безнең сыйныфка күчкәнлеген старостабызга белдерде. Без каршы килмәдек. Укысын, кызганыч нәрсә түгел. Гыйлем барчабызга да җитәрлек. Диңгез кебек, океан! Әмма бер атна дигәндә барыбызның да аның янында шыр надан булуын аңлап алдык, ә чирек ахырында инде һәммәбез мескенгә чыктык. Безне көлкегә калдырыр өчен генә күченгән икән шул, “отличник”! Май, 1998.
КАПЧЫК БАСКАН ЕГЕТ Хикәя
Студент булып алуга, университеттан күмхуҗ эшенә җибәрделәр. Шаулап чәчәк аткан социализм заманнарында мондый канун ныклап урнашкан иде. Һәр елның сентябрь аен иген җыюга багышлыйбыз. Илгә укыган кешеләр әллә ни кирәк булмый башлаган чаклар җитеп килгәнлеген яхшы сизенәбез. Ул елны Апас ягындагы Урсак авылына китереп ташладылар. Сөйрәлеп артта калган күмхуҗда барлы-юклы ике-өч механизатордан гайре карт-коры һәм бихисап зур идарәләре бар иде. Рәисләре: — Сезне бик көтеп алдык!— диде. Рәхмәт яугыры. Ындыр табагында эшли башладык. Миңа 1940 нчы елдан калган икмәк киптерү корылмасын ышанып тапшырдылар. Яңгырлы килгән бу көздә аны тәүлек буена туктаусыз эшләтергә кирәк иде. Миңа кадәр үзләренең данлыклы күмхуҗ әгъзасы Кудр Рифкатьне куйганнар икән дә, бик алай булдыра аласыма ышанып җитмичә, аның белән бергә алыш-тилеш эшләргә кирәклеген белдерделәр. Әмма дә ул абзыйның салмыш баш икәнлеген әйтмәделәр. Айнырга бер дә исәбендә булмаганлыктан, миңа җиң сызганып эшләүдән артыгы калмады. Икмәк киптергечнең бер ягыннан ташкүмер ягасың, икенче башыннан юеш бодай, борчак, арпаны ташып тутырасың, яннан тәмам кибеп чыкканын көтеп, тау итеп өеп, булыр булмас йөк машиналарына төятеп-төяп җибәрәсең. Эш — җитәрлек, туктап-туктатып торырлык түгел. Ә Кудр Рифкатьнең төгәл килә торган ике вакыты бар икән. Беренчесе — иртән, сигездә, икенчесе — кичке унберләрдә. Әмма эшләргә теләге юк түгел. Иртән без уянып торуга ул сүтелеп китәргә әзер башын төзәтеп өлгергән була, ә кичен тагын да эчендәге кортларына “дару” кирәк. Капчыгы белән юеш борчакны аркасына элә дә караңгылыкка кереп югала. Әүвәле белми идек, ахырда яшеренми-качмый йөри башлады. Көннәр тагын да явымга киткәч, бер үзенә генә капчык күтәреп йөрү авырлашкан булырга кирәк, миңа ярдәмгә беркетелгән Мирхадимне дә ияртеп йөрергә гадәтләнде. Бер төнне гадәтләренчә алагаем олы капчыкны күтәреп тә алдылар, уңга-сулга карап та тормастан китеп тә бардылар. Балчыклары — кара, аякларына иярә, йөрешләрен авырайта икән. Шулай бара торгач, читән буена килеп җиткәннәр болар. Мирхадимгә бакча ягына керергә кушкан. — Аркаң белән бас, капчыкны бирәм,— дигән. Мирхадим ул әйткәнчә читәннең икенче ягыннан чыгып: — Әйдә, бир!— дигән. Кудр Рифкать центнер ярымлы капчыгын, теге яктан ыргытып, аның йомшак сыртына сөлләгән. Бу кадәр дә авыр булыр дип безнең егетебез уена китермәгәнме, әллә инде сөякләре катмаганрак икәнме, “ыһ” итәргә дә өлгермәгән, йөзе белән капланып, капчык астында коймакка әверелгән. Кудр Рифкать — ашыга торганнардан түгел, әле читән өстенә алагаем гәүдәсен мендергәнче, әле төшеп җиткәнче күп вакытлар узган. Капчыкны кузгатып, ухылдап күтәреп алса, караңгыда шәйләргә өлгерә, Мирхадимнең инде җаны чыккан. Егетебезнең авыз-борынын туфрактан арындырып, аңа кабыргаларын изә-изә ясалма сулыш алдырып, көч хәл белән генә аны имгә китергән. Шуннан бирле: — Кешеләрне албасты баса, моны капчык басты,— дип әле дә көлеп сөйли ди. Ә калган авырлыклар миңа төшкән иде, югыйсә. Чөнки ул чагында бөтен эш тагын бер үземә генә калды, ансын исенә дә төшермидер инде. Май,1998.
АЙНЫТКЫЧ ШЕШӘ Хикәя
“Кудр” дигәнем “Көдрә чәч” инде ул. Кушамат. Бервакыт шул Кудр Рифкать белән сабакташым Мирхадим ындыр табагына җырлап килеп керделәр. Төнге күктән сибелгән яңгырга да карамыйча, берсе “Сарман”ны, икенчесе “Рамай”ны җырлап җибәрә иде. Читтән тыңлап торганда, болар талашалардыр дип уйларга мөмкин исә дә, багана башларында янучы сукыр ут яктысында аларга якынрак килгәндә, чалыш-молыш атлауларыннан гына чыгып булса да җырлаганнарын аңларга мөмкин икән әле. Заманасы шундый аның хәзер. Җырлый белү соралмый, сәхнәгә менәсең дә, уңга-сулга чапкынлап кыландырасың, ара-тирә монсыз һәм мәгънәсез сүзләр дә кушып җибәрәсең, менә булдыра бу, бик шәп чырчы икән дип, гөрләтеп кул чабачаклар. Бу юлы Кудр Рифкать белән Мирхадим дә алардан ким түгел иде. — Сәлам, “ударник”!— Бу сүзләре миңа аталган. Бөтен ындыр табагында үземнән гайре адәм заты булмаска тиешлеген алар яхшы белгәнлектән, кайдалыгымны да хәтерләп тормастан кычкыргалап-чакыргалап маташтылар. Аларыннан килеп: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|