ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 8 страница— Сәлам, егетләр!— дигәнемдә, котлары очып, икесе ике якка йөрәкләрен тотып аудылар. “Харап иттем”,— дип мең хәсрәткә батып, авыр гәүдәләрен берәм-берәм сөйрәп, үзләрен кайнар ашлык өстенә китереп салуыма, алар тагын җырлап җибәрделәр. Һәр тишегеннән зәңгәр төтеннәр чыгарып, тимерләре тәмам кып-кызыл төскә кергән, менә-менә авып китәм, инде харап булам дип һичбер ялсыз дөбер-шатыр эшләгән икмәк киптерү җайланмасының гүләү тавышлары күмелеп калды. Болар, ике бәхетле, бер-берсеннән уздырырга теләп чинады да чинады. Миңа ни көләргә, ни еларга урын юк, аптырадым да калдым инде, менә терәк. “Cарман” белән “Рамай” гына бергә буталып калмады, “Карурман”га да кереп, тәмам ботарлап һәм турап ташладылар. Аннан соң замананың теркелдик бер-ике җыры белән авызларын чайкап, тагын да халык репертуарына әйләнеп кайттылар һәм, көтмәгәндә тынып, үзара карашып куйдылар да икесе тиң ындырдан чыгып йөгерделәр. Ни уйларга да белмәдем. Ярты сәгатьләп узганнан соң гына болар әйләнеп керделәр. Йөзләре чытыкланган, башлары да айнырга өлгергән иде. — Су кушканнар,— диде Мирхадим,— эчне бозды, каһәр!.. Шулай әйтеп бетерер-бетермәс кабат чыгып йөгерде. Артыннан карап калган Кудр Рифкать, миңа борылып: — Монысы — сиңа,— дип, шешә төбендә калганны түш кесәсеннән чыгарды да кулыма сузды. Әмма тотарга өлгермәдем, шул килеш ул да чатан-чотан чыгып йөгерде. Кулга кереп өлгермәгән шешә ташка төшеп көлләнде. Урамда әле һаман да туктаусыз яңгыр коя иде. Май, 1998.
ӘБИЛӘР КӨМЕШКӘСЕ Хикәя
Урсак авылына өйләгә кадәр үк килеп җитүебезгә карамастан, бары тик караңгы төшүгә, Мирхадим белән мине бер әбигә фатирга урнаштырган иделәр. Әби димәктән, ялгызы гына түгел икән. Бу йортта алар өчәү булып чыктылар: үзе әби, ул әбинең әнисе — әби, ул әбинең әнисенең оныгы — әби... Адәм яшеннән узып китүчеләр яшендә, өчесе дә бер йортта яшәп яталар болар. Безгә ярамаган тагын, өйалдыларындагы караватны бирделәр. “Ике кат юрган белән ятарсыз, өшемәссез”,— диделәр. Әмма көзге төннең суыгы ышкыланып җитмәгән такта ярыкларыннан түгел, сөякләргә кадәр әллә кайсы почмаклардан үтеп керә дә, тешләр-тешкә бәргәләнә башлый. Тәннәребез катып уянабыз. Юрган дигәннәре дә чыптадан алай ук артык түгел иде. Ә әбиләрнең безгә исләре дә китми. Бикләнеп алалар да, җылы өйләрендә кичке сигездән көндезнең уникесенә кадәр изрәп йоклыйлар. Ул вакытта без инде эшләп арыган булабыз. Ул көнне дә караңгы төшеп, авыл йоклап беткәндә генә эшебез төгәлләнеп, гадәтебезчә кайтып ятуыбыз булды, өйалдының чолан ягыннан кемнәрнеңдер пыш-пыш сөйләшүе колакны үчекләргә тотынды. Сүзләрен аңларга теләп шактый озак тыңланып яттым, тик берни төшенеп булмады. Борынга да әчкелтем-төчкелтем ис кереп, арыган күзләрне әлҗе-мөлҗе китерә башлады. Мирхадим бер дә сабырсыз, елгыр, хәйләкәрлеге чиктән ашкан батыр егет, ул арада чолан такталарыннан ярык табып, эчке ягын тикшерде дә, озак уйлап тормастан, бикле йозагын тарткалап карагач, үрмәләп югары менеп тә китте. Эчке якка төшеп, нидер чүмергәнен тыңлап яттым да, мин дә борынны төртеп карандым. Аның тустаган-тустаган күтәреп эчүен күреп хәйран калдым. — Болар сөйләшә икән,— диде ул минем күреп торуымны сизенеп,— әбиләребез көмешкә куып яталар икән. Газ плитәсендә ут яна, өстендә кисмәк утыра, ә идәнгә куелганына тамчылап-тамчылап нидер ага. Әйе, көмешкә булырга кирәк! — Мә, сиңа да җитә монда, ал,— дип, зур калай чәйнекне югары күтәреп, миңа сузды.— Борыныннан гына җибәр! Мирхадимне тыңламый мөмкин түгел иде. Чәйнектә дә көмешкә булып чыкты. Тәнгә җылы йөгерде, суыктан кителә башлаган дөньялар да түгәрәкләнеп китте. — Калганын бүлеп ал да, чәйнекне монда бир,— диде Мирхадим, сүзләрне саксыз кычкырып сөйләп һәм сузып кына. Аның кәефе минекеннән биш өлеш яхшырак иде инде. Чәйнекне кире бирүемә, Мирхадим тагын бер тустаганны җибәрде дә кикереп куйды. Хәтта, һичбер исе китмичә: — Менә терәк, менә терәк!..— дип төчкереп тә алды. Ул әле тиз генә чыгарга уйламый иде. Соңыннан гына белдем, һәр кич шулай “тән җылыткыч”тан авыз иткәч кенә йокларга ята икән егетебез. Мин генә ул арып авам, туңудан тешкә-тешне бәргәләп, шул шакылдаулардан куркып, төнгә мең тапкыр уянам, ә Мирхадим җылынып, рәхәтләнеп йоклый. Сере булган шул. Ә бу юлы ул шул чоланда йоклады, чыгып тормады. Иртән хуҗабикә әбиләрдән каты колагын бордырачагын уйламагандыр инде. Май, 1998. БУЛГАН ЕГЕТ Хикәя
Утын яру — куәт таләп итә торган авыр эшләрдән инде ул. Ике сөйләнеп торасы түгел дә... Муртайган каен. Үзе ботаклы, җитмәсә, бөдрә. Ике машина ук, ди. Тыңламыйча да мөмкин түгел. Фатир хуҗабыз гозере, авыл сәвитендә идән юучы, мичкә ягучы булып эшли икән. — Бушка түгел,— дигән була, юри генә, тыңласыннар өчен әйтүедер инде. Җәй буе ялчы таба алмаган, килеп карыйлар да, балталарын җилкәләреннән төшермичә, кул салындырып кайталар да китәләр икән. Кемнең инде утын ватам дип үзенең дә ватыласы килсен. Тыңладык инде. Мирхадим — шәп егет, уртачарак буйлы, мин кемлектә әллә кем. Кечерәк күренгән өемне сайлап алды. — Бусы — миңа! Ярып бетергәч, булышырмын, борчылма,— диде дә, догасын да әйтеп тормыйча эшкә ябышты. Түмәргә бер сугуына, ярылып та китте. “Егет җилле икән!— дип уйладым мин үзем өчен сөенеп: — Минем өлешне дә эһ иткәнче хәл кылачак бу!” Шушы шатлык һәм ышаныч белән үзем дә эшкә керештем. Әмма дә ләкин юанлыкта — өстәл, буйга ботаклы һәм бөдрә каен түмәре балта белән чабуыма карап кына алай бик тиз ярылып китәргә теләмәде. Өченчесенә кизәнгәнемдә уч төпләрем суелып чыкты, тирләвемнән күлмәк-чалбар шабыр су булырга өлгергән иде инде. Мирхадимгә карап куйдым. Ул әле һаман ваграк түмәрләр белән маташа, ботаклы, бөдрәләрен бер читкә тәгәрәтеп бара иде. Минем тукталганны күреп ул да утырырга урын җайлады.. — Кәҗә майларын чыгара бу!— дип әйтеп куйды, маңгай тирен сөртеп. — Чыгара,— дидем мин дә,— шабыр су итте. Утын яру газабы икенче көнгә китте. Минеке тау кадәр өелгән, Мирхадимнеке ни сәбәпледер яртысына да җитмәгән иде. Ул туктаусыз вак түмәрләрне генә яра, ә миңа һаман да өлеш буларак бары тик юаннары, ботаклылары гына чыга торды. Мирхадимнең аяк астыма мыштым гына олы түмәрләрне тәгәрәтеп торганлыгын, миңа насыйп түмәрләр өемнән дә вагракларын гына эләктергәнем күрсәм дә карышып сүз эндәшмәдем. Түмәрләр ярылып беткәндә кулларым өзелеп төшәр хәлгә җитәргә өлгерде. Мирхадимнең ваклаган утыны минекенең эскерт кадәрле өеме янында кечкенә чүмәлә төсле генә иде. Һава алырга, бераз суынырга дип бездән ерак түгел су буена төшсәм, казлар арасында бихисап бүкәннәр йөзеп йөри иде. Артымнан килеп җиткән Мирхадим: — Мин тәгәрәттем аларны, барыбер ярып булмас иде. Язгы ташу белән китәрләр әле,— дип көлеп куйды. Җаным кисәк-кисәк ярылып китте. Ул түмәрләрне судан чыгара башласам, юләр булачагымны аңлап: — Алай икән,— дидем... Ә акчаны, ягъни хезмәт бәясен Мирхадим дә минем белән тигез алды. Шунда хуҗабикәбез ни өчендер: — Тормышың авыр булыр,— дип миңа әйтеп куйды. Май, 1998.
ИЛГИЗНЕҢ БЕР ДӘРЕСЕННӘН Хикәя
Илгизнең кызлар белән шаярулары мөмкин хәл саналса да, сөйләнелә торган сүзләргә мин әллә ник ышанып җитми идем. — Булмас, егетләр, өйләнгән башы белән кызлар аулап йөрмәс! Хатыны — авылында!— дидем.— Улы бар!.. — Менә терәк!— диде Мирхадим, озак кына хихылдап: — Студент — студент инде, авылга карап ятмас!.. Аны уҗымга бәйләп кую юк, үзе белә! Ул тагын да арттырып сөйләп алды. Мин аның сүзләрен берничек тә аңламадым һәм аңларга теләмәдем. Шунда Илгиз үзе дә килеп чыкты һәм сүзгә кушылып китәргә җай көтә башлады. Мирхадим шунда ук: — Әнә, үзеннән сора, әйеме, Илгиз?— диде. — Нәрсәне?.. — Бүген кайсысы белән йокладың? — Ә, анысын әйтәсең икән... — Әнә, ышанмый тора. — Башы яшь, әйе!.. Илгизнең шулай дигәненә һәммә әһеле колак рәхәтләнеп көлешә бирде, бигрәк тә Мирхадим рәхәтләнде. Бөтен җаны-тәне унбиш минутлап тетрәп-тибрәнеп торды. Лекциягә кереп утырыша башлауга Илгизебез шунда ук кызлар янынарак елышты. Уңайсызланып тормыйча, аларның кайсысына булса да сагыздай сыланырга теләп, янында урын дәгъвалады, аһ-ваһ иткән булды. Урталарына ук үтеп, максатына ирешкәч, сөенечен авызына тутыра алмыйча, колагына кадәр ерып, бер артына тар гына урын да тапты. Күзләре җеп юкалыгына кадәр кысылып беткән, йөзенә кыяфәт күрке өчен бераз кызыллык та йөгергән иде. Мин аның нәкъ артында диярлек, аерым буш өстәлләр арасына утырдым. Илгиз, дустанә кыяфәттә борылып, колагыма нидер әйтергә теләге барлыгын ишарәләде. Аңа якынрак булсынга алга таба иелдем. — Карап тор, хәзер күкрәкләрен кочакка сала башлаячаклар,— ди бу, мине гаҗәпкә калдырып.— Кыз эләктерүнең дә сере-җае бар аның, әйе!.. Кызлар үзара сөйләшкәндә Илгиз, аларның күкрәк тирәсендәге өстәл өстендә учын ачып, җай гына шудырып, максат такыясына якынрак китерде. Тегеләр аның хәйләсен белешми, минем дә песи кебек мыштым гына карап утыруымны сизенми иделәр. Һәр селкенгәннәре саен Илгизнең учына затлы күкрәкләре салынып-салынып төште. Егет хәйлә арбасына утыра алмый калганнардан түгел икәнлегенә өстәмә дәлил өчен аларның аркаларыннан икенче кулы белән җай гына сыпырды. Ә үзе: — Өйрән, дустым, өйрән!— дип канәгатьлек белән елмая бирде.— Өйрәтер кешең бар чагында!.. Май, 1999.
ЕГЕТЛЕК ХӘВЕФЕ Хикәя
Илгизнең кызлар белән шаярткаларга яратканын инде белә идек. Әйе, килеш-килбәт кенә түгел, аның теле дә “Сөбханаллаһ!” шул. Андыйларга ни эшләсәләр дә килешә. Хатыны авылында баласын үстереп ятканда, шәһәрдә кызлар тәмен татуны булганлыкка санаучы ирләр азмыни? Әйтәләр шул: “Ирләр ишек бавыннан кулларын ычкындыруга егет булалар!”— диләр. Хак икән! Кайбер якларда шушы ук сүзне: “Ишекне ябуга ук...”— дип, ә кайсыдыр төбәкләрдә: “Авыл капкасы күмелүгә генә!..”— дип бәхәс итәләр. Кайда ничектер, анысын армас һәм ялыкмас телләр өчен калдырыйк. Әмма дә ләкин безнең Илгизебез авыл капкасыннан гына түгел, хәтта районнарыннан да бераз еракта иде. Аннан соң ни шул, Казан — иләмсез зур һәм морҗалары болытларга тиеп торган шәһәр. Монда кемне кем белсен дә, кемнең ни эшләп йөрүендә кемнең ни эше булсын ди?.. Ирлектән егетлеккә чыккан Илгизебезнең күзләре бер дә тынычлык таба алмыйча гаҗизләнгәненә берникадәр күнегелгән иде. Һай, әмма дә сабыр булган икән үзе. Мактап туймаслык. Лекциядә, китапханәдә, урамда, трамвайда — кая карама, әле дә һаман чибәркәйләр янында, нидер бүлешә, нәрсәнедер тырышып-тырышып аңлата, җитмәсә үтмәс нәсыйхәтләрен дә бирә, кызлар белән егетләрен, егетләр белән кызларны таныштыра. Әгәр шушы хәлендә алтмышка җитә алса, яучы бабай булып китәчәгенә бер дә шигем юк, инде дә муллалыкка “фатиха” аласына таш бастырсалар да иманым камил, билләһи!.. Бушка каңгырып йөрергә вакыт таба алмаган егетбез, ирлектән тәмам ваз кичү куркынычы барлыгына артыгы белән ышанып һәм моңа юл куймаска кирәклегенә төшенеп өлгергән икән. Бу хакта безгә дә сәгать ярымлык бер лекция сөйләп ташлады, профессор диярсең... Бәхетенә үзе кебек үк “мич яныннан китүгә кызга әверелгән” бик шәп һәм чибәрлектә сурәткә төшерергә дә ярамаган бер ханым белән танышып алган. Эшләре пешеп, аш-чәй куеп тормаганнар, ишек келәсен генә эчке яктан элгәннәр дә, ләззәт дәрьясында йөздерергә дәрт көймәләрен әзерли генә башлаганнар икән, һай, ни кызганыч, кемдер тышкы яктан: — Ил— ги-и-и-и-и-и-з...— дип эндәшкән. Ул да түгел, шакылдатуга, аннан дөбердәтүгә үк барып җиткән. Ә Илгизгә бу тавыш таныш икән. Кем дисәң, авылдан хатыны иренә, ач ятмасын өчен, бал, май, ит, бәрәңге, каймак һәм катык күтәренеп китергән... Әйе, икенче көнне булган егет Илгизебез көндезгедән чыгаруларын, читтән торып укуга күчерүләрен үтенеп ректорга гариза язган. Ә үзенең күзләрендә — кара күзлек, башы-кулы төрелгән, йөзенә гәҗит кисәкләре ябыштырган. — Трамвай төртте, малайлар, егылдым... Ярый ла таптап китмәде, Ходайның бер рәхмәте, яшиселәрем бар икән әле!— дип безгә сөйләгәч, ышандык инде, ышандык. Әмма дә арурак төрткән икән, тәмам ватып бетергән. Алай ук ярамый инде, җәмәгать, саграк булырга кирәк! Май, 1998.
СҮЗ МӘГЪНӘСЕ Хикәя Мине Мөхәммәд абый нигәдер үз малаеннан артыграк ярата иде. Кызына кияү кирәклеге хакында уйлагандыр инде. Моңа ачуым килеп, үзенә көн күрсәтү бер дә исәбемдә булмады. — Мин өйләнгәч, кызлар чибәрләнде,— дидем мин аңа, әңгәмә корып утырган чагыбызда җанын нигәдер бераз мыскыллап. Аның гаҗәпләнгән вакытларында авызы ачылып кала, күзләре белән түшәмне айкап чыга торган гадәте бар иде. Бу юлы да шулай итте. Бераздан, авыр сулап куйгач: — “Без өйләнгәч — төн кыскарды!..” Менә шулайрак әйткәннәрен ишеткән бар иде, анысы...— диде, күзләремә туры карап.— Сез бигрәк арттырып җибәрдегез! Мөхәммәд абзагыз белән бәхәсләшү мөмкин хәл түгел. Һәр сүзенә гадәтемчә колак куйдым. Болай серләр дөньясына батып, үртәгән кебек тынып калуыма борчылганын белдереп, ул: — Әмма дә яхшы әйттегез! “Мин өйләнгәч кызлар чибәрләнде!”— дип, тора салып кабатланды.— Әйләнешкә кертеп җибәрергә кирәк моны... Мәгънәле сүз мүкләнеп калырга тиеш түгел! Мөхәммәд абыйның болай юктан гына да мактавы мине үстереп җибәрде, борынымны чөеп, тәкәбберлеккә юл бирдем. Ул, көлеп кенә тыңлап утырды да, әйтеп куйды: — Олыгайган саен, яшь үтеп барганда ул кызлар тагын да чибәррәк күренә башлыйлар икән шул... Егетләрнең күзләре сукыр икәнлеген уйлый башлыйсың. Сөйкемле сөягең булмаса, юктыр шул, уңмыйсыңдыр... Чибәрлек янына бигрәк тә шунысы кирәк. Юкса картларны гына кызыктырасың, егетләрнең күңеле бүтәннәрдә була. Сөйкемле сөягең бар икән, башкалар бер читтә каңгырасын, әмма дә бәхет дәрьясына чумасың инде... Мөхәммәд абый бу сүзләренә ияртеп бер-бер вакыйганы сөйләп алырга тиеш иде. Яхшы беләм, ул мисал китерергә ярата. Шулай үтемлерәк буласына шиге юк... Әмма бу юлы тукталып калды. Хатын-кызны күз карашы белән дә ятьмәсенә кертә ала торган затлы әфәнденең шулай фәлсәфә генә дә корып алырга хакы бар инде, һични әйтеп булмый. Аның көтмәгәндә боегып калуы минем җилкәләремә басты. Игътибарлырак булсам, хәтерендә изге итеп сакланган ниндидер вакыйгаларның тезмәсен күңел күзеннән кичергәнен сизенергә мөмкин иде. Хәерлегә булсын, мин дә үз уйларыма чумдым. ... Озаграк утырылганмы, белмим, киткән чагында Мөхәммәд абый: — Сезнең белән тынычлап ял итеп була. Сүз кузгалса, яхшы әңгәмәче үзегез, ялгыз калырга теләгәндә, гүяки күз алдыннан гаип буласыз,— дип әйтеп куйды. Ә бераздан, чыгып барышлый: — “Мин өйләнгәч, кызлар чибәрләнде!”,— дип, сүземне нигәдер кабатлыйсы итте.— Сезнең кебекләр дә алай әйтә башласа, безләр ни дияргә тиеш инде? Уйлап карагыз әле! Нәрсәгә ишарә иткәнен аңлап өлгергән идем. Әмма җавап бирергә генә ашыкмадым. Ә нигә? Әйтеп бирердәй, әмма тәгәрәтелми калган сүзләрнең мәгънәсе, яшерен колактан ишетелеп, мең төрле төсләргә керергә тиеш түгелмени? Май, 1998.
ТӨНГЕ ШӘҺӘР Нәсер
Урамда кире беткән кыш иде. Ак бәс юрганын ябынып йоклаган дөньяның уянырга да исәбе юк. Кояшның нурлары кар бөртекләре өстендә гүяки пыяла ватыкларында чагылып-чагылып киткәндәй уйныйлар. Суык. Колакларны өшетә. Җиңнән керә, кыскарып калган тун итәгеннән эчкә үрмәли. Сөякләр шыгырдап куя. Бөтен тараф ак һәм карага әверелеп калган: шәһәрнең биек йортлары да, болытлар да, еракта күренүче агачлык һәм калкулыклар да. Мин сабыйга җитә калды: — Ән-ни-и...— дип кычкырдым, гүяки дөнья үлгән, аның кабат терелмәсенә һәм язның да килмәсенә шикләнеп курыктым. — Ни булды? Кулымнан җитәкләп килүче әнкәй борчылды, күтәреп алды. — Килеп тә җиттек инде! Дәү апаларга кунак булып төштек. Аның татлы сыйлары, вак бәлеш һәм пәрәмәчләре юклы-барлы уйларымны оныттырды. Ашымның кадере китмәсен, корсагым шиңмәсен дип диваннарына сузылдым. Әнкәй кайтырга уятканда фатирларының бар бүлмәләрендә дә якты утлар уйный иде. Урамны җылытып җибәргән, җиле дә басылган. Ә олы йортларда төрле-төрле утлар яналар. Аларны кемнәрдер шулай матур итеп бизәгән, җанга сөенеч тутырырлык итеп балкытканнар. Мин тагын: — Әни-и-и...— дип дәштем. — Ни булды, улым? — Әни, яз җиткән! Әнә, шәһәрне гөлләр күмгән! Озата килгән дәү апабыз да әнкәйгә ияреп көлде. Кыш та, киерелеп, якасын чишкәндәй тоелды. Төнге шәһәрнең дә йолдызлы күк кебек матур икәнлеген мин беренче тапкыр шул чагымда тойдым. 02.02.98.
ИСӘНМЕ, ӘБИЕМ! Нәсер Кешене наз җылыта, ягымлы сүз шатландыра. Моны һәркемнең татыганы бар. Әмма бүтәннәргә карата үзебезнең һәрвакыт шулай була алганыбыз гына юк. Сәбәбе — эрелек. Вакланып торасы килмидер шул. Әмма кирәк, бик кирәк — үзебезне әллә кемнәр итеп тойдырган мин минлекнең текә кыясыннан төшеп, сабырлык тавының итәгендәге тынычлык дигән яшел үлән һәм җылы кояш рәхәтендә хозурланып яши белергә өйрәнү кирәк! Мин элекләрне моны белеп бетерми идем. Бала вакытым. Елга аша чыктым да, яшел болыннан калкулыкка таба сузылган сукмактан әбиләргә йөгердем. Әнкәй хәл белешеп кайтырга җибәрде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|