ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 3 страницаАны монда, болай очратырмын дип башыма да китермәвем сәбәпле, озак телсез тордым. Ә ул сөйләде дә сөйләде. Аңлый идем: күп сүз булган җирдә хакыйкатьне яшерер өчен мөмкинлек кала! Гомерләр узгач кына ишетелде, безнең Галәви үз хуҗасының хатыны белән кети-мети уйнаштырырга маташкан булган, имешме, әллә инде ул хәл чыннан да барып чыкканмы, аларын ук һичбер сөйләп тормаска тиешмен, булырга мөмкин хәл, әмма хуҗабикәнең кызы белән дә кайнашуны гадәт итеп өлгергәнче эшеннән озату җаен караганнары хактыр. Шул хакта кешеләрдән дә ишеткәләргә туры килде. Галәви озатып калды. Еллар үтте. Шулай да, әгәр Казан урамында бер-бер “ЗИС-5”не күрсәм, Галәви белән булган шул очрашуны искә төшерәм дә, әллә ничек ятсынып куям һәм шул вакытта үзем йөрткән “ГАЗ”ның кадере арта башлый. “Машина алыштыру — хатын алыштыру белән бер”,— дип әйтәләр иде, әллә дөрес инде, Ходаем. Карт хатыннардан курыккан кебек өркәм шул “ЗИС-5”тән. Ә Галәви уңган егет булып чыкты. Минем “ЗИС-5”не берничә елдан бөтенләй дә яңартып бетерде. Аннан соң музейга илтеп тапшырган, диделәр. Ышанмадым. Барып карадым. Исән иде әле. Шул килеш. Белмим, хәзер кайдадыр? Ул заманнар үтте. Хәзер машинаның иге-чиге юк, яңадан-яңалары гына. Шуларга карыйм да: “Бар иде заманалар!”— дип куям. Миннән дә борынгыраклар нәрсә уйлый икән? Ат җигеп йөргәннәрне әйтәм! Март-май, 1998.
ТӘҮБӘ-ТӘҮБӘ, ӘСТАГЪФИРУЛЛАҺ! Хикәя
Агачларда һәм күңелләрдә бөреләрне уяткан март ае, яшәүнең дәвам иткәнлеге хәбәрен биреп, тау сыртларыннан вә үр очларыннан акрынлык белән генә авылга таба төшә башлады. Кәлүшле итек — сүчинкә киеп, җилкәсенә аркан бәйләмен ташлап, Соры Гыймадый акрын һәм авыр адымнары белән кузгалып китте. Артыннан төтен бәйләме бөркелеп калды, паровоз үтте диярсең, бәракаллаһ! Бар эшне һәм фигыльне күтәрергә көче җитте Гыймадый абзаңның, менә шул тәмәкесен генә ташлый алмады. Ничек егерме яшендә гомерендә беренче тапкыр авызына төреп капса, шуннан бирле төтәтә һәм төтенләтә башлады. Инде егерме алты еллар булыр, һаман авызыннан төшерми. Хатыны да мең әрләде, акыл биреп: “Калага бар, колагыңа энә кадат, гәҗиткә белми язмаслар!”— дип тә әйтеп карады, әмма дә җиңә алмады. Менә шушы төтене өчен аны Соры ләкабе белән йөртә башлаганнар иде. Югары очның Гарәфи тыкрыгыннан үргә күтәрелүче юлда кара тап булып алты-җиде кеше мәш килә, трактор үкертүләре авылга ишетелеп, яңгырап тора. Соры Гыймадый шул тарафка күз кабаклары ерыгыннан карап торды да, ялгыз саескан керткертләгән тупыл агачы ботакларына эленеп калган җылысын күрсәтергә ашыкмаган томанлы кызыл сүрән кояшны чамалап сәгатьне билгеләде: тугызлар булыр, артык түгелдер! Хәер, ансын да артка-алга күчергәләп, күңел тоемын тәмам бутап бетерделәр. Соры Гыймадый сәясәттә беркем дә түгел иде. Бары үзенә генә тимәсеннәр, ни милке, ни акчасы юк. Бар казанганы алты почмаклы агач йортының тар чоланына, мал-туары такта абзар-курасына сыеп бетә, Аллаһыга тапшырган инде, ни теләсә, шул булыр! Ул яңадан тау ягына күз салды. Бу көнгә кадәр нишләп ул малай актыгы тракторын үргә мендерә алмый ята икән анда? Кеше баласы булса, ачуланыр-көләр идең. Үзеңнең Сафаң шул. Пешмәсә дә пешмәс икән. Энеләре үсеп килә. Инде алар бер-бер артлы өйләнешә башларлар. Ә монсыннан — булмас, ни тормыш кора алмас, ни кыз тапмас. Берәр усалы туры килеп, юньгә кертсә генә инде. Кече бала иркә үсә, диләр, ялган сүз, өлкәнен берсе дә арттыра алмас. Эһ Сафа-Сафа, булырсыңмы икән инде башыма олуг җәфа? Бу көнгә кадәр тау итәгендә ятсын инде! Караңгыда ук чыгып киткән иде бит. Имеш, урманнан агач тарттырырга барасы. Булган инде болай булгач, бик булган. Пешмәсә дә пешмәс икән. Әнисе гаепле, әнисе! Аның артыннан алып кайткан ике балалары да аллы-артлы үлгәч, шулай әллә ни кыланды, белмәде йорт тулы балалары буласын. Көтмәде. Соры Гыймадый яныннан гына ике малай, буш чана тартып, тау ягына элдерттеләр. Кара әле, бүген ял көне түгелме соң? Юкса бу вакытта болар мәктәптә булыр иделәр. Шулайдыр! Үзенекеләр дә чәйгә тормады шикелле, кузгалып йөргәннәре дә күренмәде. Түр якта песи балалары төсле борыннарын җылы түшәккә төртеп йоклый торганнардыр әле. Әйдә, бала чакның рәхәтен күрсеннәр. Менә, олыгайгач, кояш чыгып өлгергәнче күз ачыла, йокы кача. Яшьлектә нинди татлы төшләр генә күрми вә нәрсә генә уйламый иде, хәзер баш бер дә хыялны үзенә сыйдыра алмый, эш җаен искә төшерү белән генә канәгатьлек кыла. Татар акылы — төштән соң, диләр. Элегрәк шулай иде шул, яшьлектә. Тегене-моны уйлап тору юк, хәл итәсең дә куясың, шуннан соң гына җаен исеңә төшерәсең. Менә хәзер, олыгаелган саен башкачарак, төшкелегең авышкач, акылың да кулдан алда эшләп өлгерә икән ул! Ат йөгертү дисең инде, ә? Ат йөгертү... Моны Соры Гыймадый абзаңнан да артыграк җаен китереп кем эшли ала? Менә, Аллаһ боерса, бияне араннан куып чыгарыр, җаен китереп кенә станга бәйләр. Аннан соң айгырга юл бирер, муенына аркан салып, бия әйләнәсендә алты-җиде әйләнеш ясатып йөгертер, ягъни дә мәсәлән, үз сүзе белән әйткәндә, “круг” бирдерер. Җылыныр, малкай, җылыныр. Биянең тәкате бозылыр, айгырның борын тишекләре кабарып чыгар... Һой-һой!.. Кышның салкынында кирәк иде ул. Элекләрне март аенда ярлы-ябагай гына бия йөгерттергәннәр. Имеш, кышның салкынында туган колынның име начар була, исән калуы икеле. Белмәгәннәр, яман мал озак яшәми ул. Март аенда бия йөгерттер инде... Әстагъфируллаһ! Ни булды әле бу?.. Соры Гыймадый абзый тигез җирдә таеп китте, егылмас өчен биленә, аягына көч бирде. Шайтан алгыры, тигез җирдә шул. Берәр киленнең судан кайтканда чиләге чайкалып, суы түгелгән, ахрысы, нәкъ юл уртасында ук. Катырып шугалак ясаган. Аяк астыңа карап йөрмәсәң, бәлале булуың бар. — Гыймадый абзый, түктерәсең бит! — Хатын-кыз тавышы чәрелдәп куйды. Әллә сүгенде дә инде, әстагъфируллаһ! Ирдәүкә Гайния икән әле. — Һе, килен, мунча ягасыңмы әллә?— Соры Гыймадый шаярткандай итте.— Аягым таеп киткән иде шул. — Мунча ягам, мунча,— диде Гайния, бер дә яшереп тормыйча,— аркамны юарлыгың бармы әллә? Моны ук көтмәгән иде Гыймадый. Ишетүгә, икенче кат чалкан китә язды. Сүзнең җайсызлыгыннан тәмам какшап: — Ни бит, килен...— дия генә алды. — Акланырлык кына калгач, нигә сорап торасың?— Гайния шушы сүзе белән Соры Гыймадыйның үтен сыта язды. Аңа бирешүдән артыгы калмады: — Әйе инде, анысы... Шунда ук Гайнияне баш-аяк карап алды да уй зинданына чумды. Һе, Сафа улына шәп килен буласы да үзе. Әмма ирдәүкә шул. Бөкләп кенә ташлаячак, тәмуг газапларын күрсәтәчәк. Ай-һай! Итагать белсен иде, ичмасам. Ике дә уйламыйча килен итеп төшерү юлын карар иде. Әти-әнисе дә яхшы нәсел ияләре, юкса. Каян килгән бу шушындый ирдәүкә зат. Буй-сын, килеш-килбәт тә шәп үзендә, әмма, әмма... Җилкәсеннән ишелеп төшкән арканын Гыймадый ике куллап кочаклады, читкәрәк чыкты. Гайния олы чиләкләрен чайкалдырып узды. Кара инде, ә! Нәрсә ди шул, нәрсә ди! Мунча, имеш, арка юарга, имеш. Атасы яшенә җитеп баручы абзый кешене шулай мәсхәрә итмәсә, беткән ди яшь-җилкенчәк егетләр үзенә. Шулай да Соры Гыймадыйга рәхәт булып китте. Ә нигә, бәлки мунчасына барырга да мөмкиндер, арка юарга?.. Әстагъфируллаһ! Карт көнендә әллә ир-ат шулай тилерә инде? Ахмак! Сөякләреңне җыеп, бияләеңә тутырып кайтарыр. Акылыңа кил! Койма башына, Фатыйма абыстайның түшәк-юрганнары кебек чәчелеп, култыкларыннан эленгән ат караучы Самат, бригадир Камалетдин һәм көнлеккә чыккан Сәгыйрь белән Бикчәнтәй, ары-бире сүз алышып, Гыймадине һәркайсы дүртәр күз белән көтә иделәр. Серне белеп, алдан сизенгәндәй, утарда салам утлап йөрүче атлар кешнәшә. Колын һәм тайларны аерып куйганнар. — Боларның үз башларына, ялгыз булуларына берәр ай бармы соң әле?— дип төртеп күрсәтте бияләр ягына Соры Гыймадый, килә-килешкә исәнләшергә өлгерми эшне белешә башлап. Ахырда шулай да өстәп тә куярга өлгерде: — Исәнлекме? — Тиз тотмакчысың, ахры?— диде бригадир Камалетдин.— Саулык-сәламәтлекме? — Иртән кереп, өй тәрәзәләрен селкетеп чыккан идең бит инде, түшәм тактасы да урыныннан күчкән булырга кирәк, туфрагы коелып калды. — Ха-ха-ха!— Озын һәм калын гәүдәсен дерелдәтеп көлде Камалетдин.— Сүзләрен каян табып бетерәсең? — Кесәдән түгел инде, юкса иң бай кеше булыр идем! — Кесәңнән гел чыгарып торсаң, бай булмас идең, Гыймадый абзый, ярлы калыр идең. Әмма юмарт исемен алыр идең. — Дөрес, анысы. Укыган кеше — чукынган кеше инде, башы эшли. Сүзне кесәдә тотмыйбыз. Акчамыни ул! Комачау гына итәр иде. — Ха-ха-ха! — Гүяки бүселеп киткәндәй булып тагын да хихылдады Камалетдин. Койма башына элеккечә терсәктән һәм култыктан эленгән хәлләрендә калган көнлекче Сәгыйрь белән Бикчәнтәй берни аңламаган килеш карап торуларында булдылар. Икесе дә арык, пошмас һәм тыныч бу ир затлары, кешегә мәңге кояш чыгарачак түгел исәләр дә, суфи-дәрвишләр төсле дөньялыктан бөтенләй ваз кичкән кыяфәтләрендә тәмам мөкиббән китеп, бригадир булып бригадир белән оста итеп әйтешер худы булган Соры Гыймадыйга ни сокланырга, ни аптырарга белмичә кырын күз салгалап куйдылар. Ат караучы Самат кына астыртын елмая торды. Аның: “Һа, боларның сүзе бер-бер хәл белән бетәчәк инде!”— дип уйлаганы һәм телләшүләренең ахырын көтәргә дә әзер икәнлеге йөзенә чыккан иде. — Тыр-р-р! Борылып карадылар. Чанасына тау итеп тирес өйгән, өстенә салам салып тезләнгән Гөлүс, ала-кола биясен тыярак төшеп, Соры Гыймадыйлар янына килеп тукталды. Бүрегенең бер колакчыны аска салынып, икенчесе киресенчә югары күтәрелгән, сакал төпләре каралып торган бу эшем иясе, сары тешләрен ыржайтып, бихисап олы һәм чөгендер төсле гарәби күркәм борынын тартып-тартып куйды. — Бия чаптырыргамы әллә бүген? Аның соравы: “Эшегез беткән икән!”— дигән кебек яңгырады. — Дуңгыз булсалар, каплатыр идек, сыер икән — ияртер, каз-үрдәкне — бастырыр, ат шул, чаптырабыз, агай-эне,— диде арканын койма башына элеп Гыймадый.— Йә, бер төреп тартыйкмы әллә? Сүзнең борылып киткәнен Гөлүс аңламый калмады: — Бармы соң? — Гыймадый тәмәкесез йөрми! — Әллә кайчан тәмәке тартырга уаланып торган, әмма үзенеке булмау сәбәпле сабыр итәргә, берәрсенең сыйлаганына өмет тоткан көнлекче Бикчәнтәйнең сүзләрен шул ук уйны башында кайнаткан куштаны Сәгыйрь эләктереп алды да өстәп куйды: — Әйдә, көйрәтик! Һәммәсе әзергә-бәзер җитеште. Хәтта коймага асылынганнар да кул сузды: — Синеке яхшы була, тамакны өтә торганы,— диде Самат, чиратын көтеп. Гәҗит телгәләделәр. Шунда гына бригадир Камалетдин үз кесәсеннән өр-яңа пачка — “Себер” чыгарды: — Кибеткә кайткан, атайлар заманында тарталар иде аны, хәтерлим әле! — Яле-яле,— дип Гыймадый белән Гөлүс, берәр папирос алып, колак артларына кыстырдылар. Коймага эленүчеләр бу юлы да коры калмадылар. — Башта төреп тартыйк! — Гыймадый белән Гөлүс, каз тәпие ясап, ирен читләренә элделәр, тергезеп җибәрделәр. Баллы һәм ачы ис авыздан тамак һәм борыннарына үтте, хәтта колакларыннан да чыкмадымы әле. Тәмәке чиккән ирләргә әллә ни игътибар бирми генә хатыннар-киленнәр якындагы чишмәгә су алырга дип төшә-менә йөренделәр, ирдәүкә Гайния дә икенче кат үтеп китте. — Әмерекәннәр үз патшаларының башына җиткән икән,— дип куйды Сәгыйрь, күп белдекле кыяфәттә сәяси мәсьәләләрне кузгатып. — Журжа Кәннәдине әйтәсеңме, әллә Клинтанынмы?— диде Камалетдин да аңа кушылып һәм авыр тәмәке төтенен тирән итеп суырып.— Алар эшенә катышып буламыни? Без бу якта — дөньяның, алар теге ягында. Менә минем үкчә астыннан казый башласаң, нәкъ аларның каласына тишеп чыгасың инде! Бикчәнтәйнең моңа кәефе китте: — Булмас... Туң шул әле. Сөяк белән бер. Июнь-июльләрне көтәргә кирәк. — Чыктың ди! — Сәгыйрь дә борчылуын яшерә алмады.— Анда җәһәннәм ич! Болар үзләренең кайчан мәктәптә укыганнарын оныткан иделәрме, әллә укырга дип йөрүләре коридорларда гына калгангамы, җәгърәфия фәнендә Колумбтан хәтәррәк иделәр. — Җәһәннәм-тәмуг шул... Негр-зәнкиләргә бәхет күрсәтмиләр ди, бәдбәхетләр, тәмуг чаяннары! — Мең белдекле Камалетдин белән бәхәс урынсыз иде. — Аларның негрлары мондагы безнең кебек инде...— Сәгыйрьнең шушы рәвешле ара-тирә киртә сындыру гадәте бар иде. Аның сүзләреннән кайнап китәргә әзерләнгән бригадир калкына башлады. Гыймадый, тәмәке төпчегенә төкереп аяк астында таптады һәм аны сүчинкәсе белән изде дә: — Күп сүз — бозау имезә, эшкә керешик! — диде. Көтмәгәндә Сәгыйрьнең артык дөресне әйтеп ташлавыннан сүзнең тәме, тәмәкенең рәхәте бетеп, Гөлүс тизрәк моннан таю ягын карады. Коймага эленгән җирләреннән төшкән ирләр ат аранына ачып керде. Соры Гыймадый да, арканын кабат җилкәсенә йөкләп, җенен югалткан капкадан эчкә узды. Беренче бияне станга чыгарып бәйләделәр. Утардагы айгырның муенына аркан элеп, Соры Гыймадый аны җай гына тыя төште. Юкса ыргыласы иде. Муеныннан сыпырды. Әмма аның саен малкай башын боргалап, урынында тыпырчына, улакка ешрак тибә башлады. Нидер сизенәме соң үзе? Соры Гыймадый белдекле кыланырга маташкан яшь айгырны җай белән генә сөйләштерергә уйладымы: — Чү-чү!.. Ашыгып эш бармый ул. Хәлдән таеп бетәрсең әле. Әгузы билләһи... Чү-чү...— дип сыпыргалап та карады. Айгыр аның үгетен аңларга теләмәгәндәй биеп-пошкырып куйды: — Сөбхан Аллаһ! Бәракаллаһ!.. Сөбхан Аллаһ, бәракаллаһ!..— Бу айгырны Соры Гыймадый Аллаһ исеме белән җиңәсенә шикләнми иде. — Әллә соң Самат абзый артыграк каптырган идеңме? — дип борчылып алды Гыймадый. Булыр да, чамасы юк. Каптырам, дигәч тә. — Юк ла инде. Мин алай ук юләрмени, бер айгырга туры бер яртыны эчереп бетерергә? — Ни-и-и?.. Барсы да аптырашта калды. — Шулай, билләһи! — Самат акланырга юл эзләде. — Дөресен әйт, күпме бирдең? — Гыймадыйның болай үҗәтләнүе аны тәмам коелып төшәргә мәҗбүр итте. — Күпме, дип, чүмәйтеп кенә алдым... Бер яртыны башладым... Калганы, әнә, фураж келәтендә! Гыймадый аның бу җавабыннан канәгать иде. Ябылган утарыннан айгырны акырын гына, ашыктырмый чыгарып, арканны бушата-бушата, аны йөгертә башлады. Ирләр барысы да дивар буенарак сыендылар. Хайванның холкын белеп бетереп буламыни, Аллаһ сакласын, төртеп кенә китәр, сөякләреңне җыеп та ала алмаслар. Айгырның адымнар кызуланды һәм дүртенче әйләнешендә кинәт кенә кешнәп җибәрде, станга бәйләнгән биянең нәкъ яныннан төшеп ышкынды, уңына-сулына чыкты. Дәрте килеп, иреннәрен җыерды. — Тот-тот, рәтен белми бит әле ул! — Камалетдин шунда ук Гыймадыйның кулындагы арканга ябышты һәм тарта башлады. — Ташла, ишек артына кач!.. Нигә арканны тарттың? Тегеңне-болай...— Гыймадый сүгенеп җибәрде. Айгыр инде Камалетдиннең өстенә килә иде. Үртәүне өнәмәде. Хәзер изеп китәчәк. — Ишек артына, ишек артына! — дип җикерде Гыймадый, ни эшләргә дә белмичә. Камалетдин утлык янына егылды, айгыр, кешнәп, аның өстенә килә бирде. Сәгыйрь белән Бикчәнтәй икенче аранга үрмәләгән иделәр. Аркан башыннан эләктереп алырга өлгергән Гыймадый: — Әйдүк-әйдүк,— дия-дия, бу әүварә килгән эшем ияләренә игътибар да бирмичә, айгырны бия янынарак тартып, төп эшенә котыртып куйды. Комачауларга кирәкми иде. Белгән кебек кысылган булалар. Менә хәзер кабаттан җай-җай гына йөрттереп, бияне иснәтергә кирәк. Яшь әле, җаен белми! — Егетләр-егетләр... Гыймадыйның әмеренә буйсынып, ядәч башлы таяк тоткан Сәгыйрь белән Бикчәнтәй эшкә керешергә ашыктылар. Бия, эшне инде әллә кайчан сизенеп, фыр-фыр иткәләп баш болгады. Ат караучы Самат аның янына килергә өлгергән, башын сыйпап тора иде. Айгыр, аннан көнләшепме, башта биянең алгы ягыннан төшмәкче иде дә, Гыймадый аркан башыннан тартып куйды. Икенче әйләнешендә инде тәмам җитлеккән малкай теләк җимешенең буена туры килде. Әмма максатын камил китерә алмыйча, койрыктан читкә шудырды. — Бозасыз, егетләр, бозасыз, җәһәтрәк! — дип җикерде бригадир Камалетдин. Аның әмеренә буйсынмый кала алмыйча, Сәгыйрь уң яктан, Бикчәнтәй сулдан ядәч башлы таякларын айгырның түшенә таба сузылып-сузылып китерделәр. — Йә-йә, ашыкмагыз, куркытасыз! — дип тыя төште аларны аркан башын тоту белән мәшгуль булган Гыймадый. Бу вакытта чишмәдән күтәрелеп килүче Гайния шушы тамашага хәйран калып карап тора башлады. Аның юлы өстәнрәк уза, ат абзарлары, араны-утары аскы якта булганлыктан, бар нәрсә дә табадагы кебек күренә иде. Гайния көянтә-чиләген дә җилкәсеннән төшерергә онытты. Күзләре дә ирләр эшендә түгел, айгыр һәм бия хәленә мөкиббән халәттә калды. Хәер, аның ни-нәрсә тамаша кылуын белүче дә, сизүче дә, күрүче дә юк иде. Айгыр чыннан да яшь, йөгертүнең рәтен белми иде. Биянең җаен таба алмыйча, арт аякларында килеш уңлы-суллы боргаланды. Тамаша кылып торучы Гайния дә биядән бер дә кимен куймый боргаланды, уңга сузылды, сулга тартылды. Дөньясын онытты. Чиләкләреннән хет бер тамчы суы тамсын! — Җибәрә бит хәзер, җибәрә! — дип җикерде Камалетдин.— Ни карыйсыз инде? Җайлагыз, җайла! Айгырның теләген буена камил китерергә алынган Сәгыйрь, таягы белән булышырга теләп, биянең койрык янына этте, әмма артык тырышлык куеп, икенче яктан әзер торган Бикчәнтәйгә эшне арттырды. Тамаша кылучы ирдәүкә Гайния бар дөньясын оныткан хәлендә әле уңга, әле сулга сузылды, ә телендә һаман да бер кәлимә кабатланды: “Җә-җә, Ходаем! Җә-җә, Ходаем!” Сәгыйрь — уңнан, Бикчәнтәй сулдан булышу җаен карадылар, әмма әле дә булдыра алмыйча газапландылар. — Бозасыз, әрәм итәсез, әле кайчан кирәгенчә җитлегә ул! Үзегез дә шулай хатын интектерәсезме, ну-ну! — Камалетдин җир ашый иде. Тамаша кылучы Гайния тәмам тәкатен югалткан хәлендә уң-га, сул-га сузылып: “Җә-җә, Ходаем!”— дип дәрт бирә-бирә койма буена таба магнитка тартылган кебек якыная барды. Биянең теләге кузгалып, койрык чөйде. Әллә нинди эчке бер аңлашу һәм ис ярдәме беләнме белешеп, айгыр кешнәде һәм максат такыясына бөтен рәхәтлеге белән чумды. Сәгыйрьнең дә, Бикчәнтәйнең дә кирәге калмады. Бригадир Камалетдиннең җәелеп күтәрелгән куллары асылынып төште, Гыймадый, арканын тәмам җиргә ташлаган хәлендә, сары тешләрен күрсәтеп ыржайды. Ул арада булмады, айгыр һиһаһайлап куйды, бөтен сырты буйлап дулкын-дулкын калтырану йөгерде, биясе дә билдән бөгелеп-бөгелеп килде. Гайния шапылдап артына утырды. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|