ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 15 страницаМиңа ул Һанс бик кызганыч булып тоелды. Татарча белмәвеннән файдаланып, барча малайлар аның белән юри урыс телендә сөйләшми башлаганнар, җитмәсә, империалист дип тә төрттергәләргә тотынганнар икән. ...Вакытлар узды. Дуслар белән сөхбәт корып утырганымда шушы вакыйганы нигәдер сөйләргә булдым, үземчә авыл хәлләреннән хәбәр бирергә иде теләгем. Алар көлештеләр генә һәм: — Бармак башы кадәр малай акылга утырттымы үзеңне,— диделәр. Минем ул балык тоту вакыйгасында тойган хисләрем яңарган чак: Һанс кызганыч кебек тоела иде. Шунлыктан бу сүзләрен кабул итмәдем. Әмма ахырда, акылым истәлекләргә йомгак ясагач, аптырадым да калдым. Әйе, дусларым чыннан да хаклы икән. 1997
БЕЗНЕКЕЛӘРДӘ БАР ДА БАР Хикәя
Хакыйкать базарының очсызлы чагы. Дөньяның муены бөгелеп, акчаның бәндәгә атланган, бөлгенлек, мескенлек, хата һәм ялгышларның кодрәте киң вакытлар. Барысы да милек бүлешә. Кайсы урлый, кайберләре талый. Ачлар һәм ярлылар көннән-көн күбәеп, байлар һәм түрәләр корсак зурайтып, муен калынайтуда. Тәмам ни аяныч хәлгә төшкән дөньяга үпкәләгән Сабира карчыкны килененең ашханәдән чыгарылуы, аның артыннан улының да эшсез калуы тәмам борчуга салгач, күмхуҗның елына бер уздырыла торган гомум җыелышына барырга, кичә генә борынлап чыккан тәкәрлек йомыркасыдай сипкелле Камали рәисне егып салырга булды. — Ниткән әкәмәт ул, шул килмешәккә баш бирсәмме!— дип гайрәт чәчеп, инде ун еллап ремонт күрмәгән түбәләре салынып төшкән, хәрәбә хәленнән узып баручы клубларына килеп керде. Халык белән шыгрым тулы, җылынсын дигән өметтә яхшылап ягылган, әмма зәңгәр төтене таралып бетмәгән исле залда Сабира карчыкны көтеп, урын әзерләп торучы юк иде. Сыер һәм сарык-дуңгыз ишене караучы бераз салмыш вә сүгенмеш агайларны ерып түргәрәк узды. Ике башына урындык куеп, өстенә такта салынганнан гына барлыкка килгән эскәмиягә барып, “әлхәмдулиллаһ!” диярәк иркенәеп утырды. Һәрхәлдә алай ук итәргә гәүдәсенең мөмкинлеге калмаган булса да, картлыгын онытып, аңа җәелеп утырганыдай тоелды. Җыелыш менә-менә башланып китәр төсле иде. Әмма элеккечә кызыл постау җәелгән иләмсез өстәл куелган, үтүкләнми генә башаяк сурәттә Татарстан байрагы эленгән сәхнә һаман да буш кала бирде. Халык та рәисне һәм эш барышын тикшерергә вә иснәнеп калырга килгән район вәкилен данлыклы Илһам Шакиров исемле талант иясе җырчыны көткәндәй тәкатьсез сагышлый бирде. Сүз арасында сүз чыгып, сәясәттән көлке тапкан агайлар көлешкәләп алдылар. Гомергә суык булган клуб эче әче-төче исләрдән шактый гына җылынып, бүрекләрне, шәлләрне генә түгел, бишмәтләрне дә салдырды. Инде дә булмас бу дигәндә өстәл артына идарә әгъзалары чыгып утырыштылар. Күмхуҗ рәисенә сүз бирелеп, ул озын һәм озак нотык сөреп, елның табигать шартлары начар килүгә зарланды, кысыр мал-туар өчен мир үгезен яманлап, иген уңмаганга яңгырны сылтау итеп, эш таркаулыгына акча юклыктан гаеп табып, алдагы көннәрдә һичшиксез зур уңышларга ирешәчәкләренә вәгъдәләр биреп сүзен тәмамлады. Шаулашып кул чабуларын көткән иде дә, көтеге көеп, трибунадан төшәргә мәҗбүр булды. Җыелыш дәвамында нотык буенча фикер алышуга күчтеләр. Сораулар бирү башлануга, Сабира карчык сикереп торды да, Ходайдан амин сәгатен үтенеп: — Энем, кем әле, Камалетдин,— дип тел тәгәрмәчен әйләндереп җибәрде,— син нишләп минем малайны эштән алдың да, киленне урыныннан чыгардың? Ни хакың бар? Аның шушындый да каты һәм усал әйтелгән сүзләреннән халык курка калды. Соңгы айларда киңлектә һәм юанлыкта үзенең кышлау танасына охшап килгән рәис кенә баш бирмәде: — Аларда, апа, сифилис бар,— дип әйтеп салды. — Нигә булмасын ди?— Сабира карчык шунда ук аңа кушылып китте, бер дә бирешеп торасы итмәде.— Энем, Камали, синдә булган әйбер безнекеләрдә нигә булмасын? Алар синнән кимме? Сиңа гына Анталиядән җыеп кайтырга димәгән, бик бар, безнекеләрдә дә бар! Аллага шөкер, келәме дә, диваны да, сифилисы дә!.. Кызарып чыккан рәиснең әйтере калмады. Район вәкиле аңлап өлгерә алмадымы: — Апа, сифилис ул шундый нәрсә инде,— дип төшендереп бирергә булды,— спид кебек нәмәрсә инде... — Ансы да бар безнекеләрдә, Аллага шөкер! Барсы да бар!— дип аңа да әйтеп бетерергә бирмәде Сабира карчык.— Кешедә булган әйбер нигә бездә булмасын ди? Гомум җыелышның егылып көлүе клуб түшәменең черек такталарын кузгатты. Рәиснең дә, вәкилнең дә көләге кузгалган иде инде. Бик озак имгә керә алмадылар. Сүзнең чылбыры өзелде, җыелыш шуның белән ябылып, күмхуҗның эшләре бик тә яхшы икән дигән ярым-йорты фикердә таралыштылар. — Безнекеләрдә бар да бар... Бер дә кешенекеннән ким җиребез юк!— дип өч көн рәттән авыл мактанып сөйләп йөрде. Күмхуҗның гына хәле бик алай түгел иде шул. Май, 1998.
БАР ИКӘН КҮРӘСЕЛӘР Хикәя
Халисә җиңгинең өч малае да кеше алдында әллә кем иделәр. Бер-бер артлы үстеләр. Усалдан-усал, үҗәттән-үҗәт булдылар. Үзара кыйнашып, баш тишеп, кул-аякларын авырттырып бетерсәләр дә, кем дә кем берәрсенә тия күрмәсен, өчәүләп тиң өзеп кенә ташлый торган иделәр. Бары тик уртанчылары, иңгә-буйга бер чамада ясалып, Халисә җиңгинең нәкъ үзенә охшаганы гына арада сабыр холыклы һәм акыллырак күренә иде. Олысы укудан әллә кем булмаса да, хезмәттә-эштә җир җимертте. Кечесе ике абыйсының ни майтарганын карап-күреп кенә, иркә үсте. Егет булып җитүләренә, бөтен авылны бердәй тотар кебек иделәр. Тирә-күршеләре генә түгел, хәтта якындагы авылларныкылар да боларның өчесеннән берсе күренүгә җан калтыранып өрки, әгәр кара-каршы очраша-нитә калсалар, әйләнеп узу яки барган юлларын үзгәртү ягын карый торган иделәр. Алла сакласын, юләрнең акылында ни булмас! Армия хезмәтенә әүвәле олысын алдылар. Ул китүгә, авыл халкы бераз хәл алгандай җиңел сулап куйды. Егетләр дә үз кызларын курыкмыйча озата башладылар. Клубта да шау-шулар бераз басылды. Икенчесе дә киткәч, бөтенләй дә дөньялары иркенәеп, күрше-тирә авылларныкылар да күзләренә төшкән кызларны озатырга килгәли башладылар. Ике ел күп вакыт икән ул. Кемнәр өйләнешеп, кайсылары кияүгә чыгып өлгерде. Теге-бу түгел, Халисә җиңгинең олы малае тагын да калынаеп, типсә, тимер өзеп, авызына сигарет капкан кыяфәттә кайтып төште. Бу елларда баш чыгарырга өлгергән яшь-җилкенчәк шым булды. Этләргә кадәр, куркышып, нигез асларына посты. Ни дә булса булырга тиеш иде. Әмма кече малайны хәрби комиссариатка чакырттылар. — Абый,— диде ул, аулакка чакырып,— минем кыз кала... Кәримә... Кара чәчле, чибәр генә. Син аны беләсең. Югары оч Хатирә апаның кызы. Күз-колак булырсың, ярыймы! Энесе ни үтенсә, олысы шуны кабул итте. — Борчылма, бер кешенең дә кулын тидертмәм. Хәтерләп-нитеп торырмын. Синең өчен җан фида. Әмма дә афәрин икәнсең үзең. Инде кочаклашып-үбешеп йөрим, дисең, ә? Шулаймы?.. — Юк ла инде, абый... Әлегә сөйләшеп кенә йөрибез... — Үбеп тә карамадыңмы? — Кая ди ул! — Ә яратканын каян белдең? — Менә, кулъяулык чигеп бирде...— Егет кызарынып кына кесәсеннән яулык чыгарды, чигешләрен иркәләп сыпырып, “Сөйгәнемә бүләккә” дигән язуларын да күрсәтте. — Кулга оста икән,— дип мактады, кызны хуплап абыйсы. Кече малай җиңел күңел һәм олы ышаныч белән хезмәткә китеп барды. Аны озатып, инде сагына да башлауларына бер ел узды дигәндә, уртанчы уллары армиядән кайтуга һәммәсен зур сөенеч көтеп тора иде: олы малайның туе! Кәримәне килен төшергәннәр. Шунда ук уртанчыларына кисәтеп тә куйдылар: — Энеңә аны-моны язасы түгел! Ишетсен колагың! — Ә нәрсәгә? Кияү мәртәбәсен алган абыйсы үзе аңлатып бирде: — Энекәш миңа, ни, Кәримәгә күз-колак булырга кушкан иде. Сүземдә торырга туры килде. Кәримәне әйтәм, бер күзәтәм, ике, өч... Күзәтә торгач, сизелмәгән, йөреп кителгән. Менә шул. Бераз тотканрак чагым иде, әрсезләнелгән, саташылган. Аулак өйдә бергә йокладык та, хәзер чигенеп булмый, эш узган... Уртанчы малаеның акыллы икәнлегенә Халисә җиңги ышана иде. Ул чыннан да энесен яклап, абыйсына бәйләнеп тавыш чыгарып маташмады: — Булган — беткән,— диде дә онытты. Туйдан соң думбра инде ул. Өч көн баш төзәттеләр. Дүртенчесендә уртанчы малай юлга җыена башлады. Әйтми-нитми китәргә маташуын хәтерләп өлгергән Халисә җиңги ни тавышлар чыгарып карады. Әмма тотып кала алмады. Улы бөркет булып үсеп җиткән, канатларын ныгыткан, кайда тели, шунда очарга ирекле иде. Халисә җиңгинең башын бүтән бер уй урын таба алмыйча гаҗизләргә тотынды. Әгәр дә кечеләре кайтып төшүгә килен Кәримә бала тибрәтеп бишек янында утырса, эшләр — харап! Башка чыгарырга иде үзләрен... Олы малайның эшкә уңганлыгы сөендерсә дә, җае-көе юклыгы бераз читенрәк иде. Кешенең кыек-санак баласын да бәхет баса, ә моның, ни ару ирнең, һичбер тапкыр юлы гына булса да уңмады. Умырып эшләү белән генәмени ул! Әмма, Ходайның рәхмәте, кече малайлары һәммәсен шаккаттырды. Кайтып җитмәде, кечкенә чемодан тоткан бер кызны әйдәп кертте дә: — Бу — минем хатын!— дип таныштырды. Халисә җиңгинең өне качты. Бала тибрәтеп утырган Кәримә киленнең тәкате китте һәм: — Сине, хайванны, бары тик мине генә яратасыңдыр, мине генә уйлыйсыңдыр, сагынасыңдыр дип ут йотып монда ятам, ә син өйләнеп йөрисең икән!.. Бу сүзләрне ишеткән Халисә җиңгинең күзләре маңгаена менеп, бәгыре уелып төште. Олы киленен ничек дип тә аңларга белмәде. Ә кече улының авызы ерык, һичнигә исе китмичә алга узып, үзе артыннан хатынын да түргә әйди бирде. Кәримәгә исә: — Хәзер кешене кеше көтә торган замана түгел, һәркем үз җаен карый. Үзең дә буш ятмагансың әле,— дип әйтеп ташлады. Яшь килен дөньяның беренче чибәре иде. Аны күрүгә, бөтен авылның күзе ут булды. Кәримә килен исә, йортның тарлыгыннан зар кылып, баласын күтәргән хәлендә кайтып китте. Эштән килешли ире дә аның янына шылды. Хәлләрнең болай җиңел генә үз җайларын алуы Халисә җиңгине сөендерде исә дә, кече улына тавыш күтәреп бер сүз дә әйтә алмаслыгын аңлап саруы кайнады. Әгәр нидер кузгата башласа, шунда ук: — Кәримәне абыйга белә торып алдырткансыз әле, анда ни карадыгыз!— дип авыз-телләрне томалап куя торган булып китте. Ә хатыны белән чөкердәшеп яши бирде. Халисә җиңгинең бер генә таянычы да калмады. — Эһ, кызыбыз булмады... Бар икән күрәселәр! Бу — аның сүзләре. Ул хаклы иде. Июнь, 1998.
СӨЙКЕМЛЕ СӨЯК Хикәя
Гарифҗанның кемлеген белмәгәнбез генә. Хәрби уку йортын тәмамлавына, Казанның сөлек кебек кызына туй ясады. Ул вакытларда, үзегез дә аңлыйсыз, хәзерге кебек шаулатып, кунак-муйнак уйный торган чаклар түгел. Ашын пешертәсең, бәлешен әзерләтәсең дә, күңелне киң тотып, аркалыкларны бушатып бәйрәм итәсең. Әкәмәт тә чибәр килен Бибимаһруй белән түрдә тыныч кына утыралар болар. Кайвакыт бер-берсенә йотылырдай булып карашып та алалар. Белә ул, бик белә, Гарифҗанны каптыруына сөенеп туймый. Ничә кызның башын әйләндергән, төн йокыларын алган егетнең болай җиңел генә өйләнүенең сәбәбе дә ачык: армия хезмәте башлана, инде арык-сурык йөри алмаячак. Әнә “Чаткы” кинотеатры янындагы Кәримә, ни чибәрлеге белән дан тотып та әллә нәрсә майтара алмады. Артыннан йөргән Гарифҗанны борыны олы дип сөймәде, инде терсәген тешли торгандыр. Ишетелгәннән генә дә шул билгеле, уты йөрәгеннән башына күчеп, җанын харап иткән, урын өстендә авырып ята, ди. Бибимаһруй белән алышмакчы идеме? Белмәдеме егетнең берьюлы өч кыз белән йөри алырлык биш йөрәге барлыгын? Ә тегесе, чаттагы “Әптик” өстендә генә яшәүче Әсманы әйт инде: — Гарифҗанга чыгасың икән, ризалыгың да биргәнсең, алдаткансың,— дип сөйләгән була, хәсрәт капчыгы.— Минем белән дә йөрде әле ул,— диярәк мактанмаса да ярар иде. Үзен әллә кемгә куюын сөйләмә дә инде. Чибәр дигәч тә, бер дә артык җире юк әле. Авыз төймәләндереп йөрүен күз алдына китерсәң дә дуңгыз балалары искә төшә. Юк инде, юк! Бибимаһруйга җитәме соң?.. Туйны озынга сузып, яшьләрне ялыктырган ишле кунак төн уртасында гына тарала башлады. Йөкче Хафиз китергән бер чиләк сыра, ике чирекледән биш шешә аракы чөмерелде. Кәефлеләр аз түгел иде. Кайсы яктандыр Бибимаһруйларга кардәше тиешле булганга чакырылган Хәмзә абыйларның дусты, Кәримәнең әткәсе Сафиулла белән әнкәсе Гөлбикә дә килделәр. Туйда тавыш-мазар чыкмасмы дип шикләнүнең бер дә кирәге булмаган. Бик тыныч һәм канәгать утырдылар. Хәмзә абыйларына да Бибимаһруй рәхмәтле булды. Сафиулла урыннан кузгала, сүз тугылата башласа, тизрәк тынычландыра торды. Туйдан соң көтелеп алынган татлы зөфаф кичәсеннән дә канәгатьлек табып, Бибимаһруй нинди затлы иргә тәтүенә чиксез сөенде. Өч көннән соң ирен ялгызы көенчә, саубуллашып килсен дип авылдагы гомергә аралашып, кунак итешеп яшәгән кардәшләренә озатты. Юлга әзерләнәсе, кием-салым җайлыйсы барлыкны сәбәп итеп, башы әйләнүне һәм соңгы төннәрне җылы кочакта йокысыз уздырудан хәлсезләнүен яшереп, Бибимаһруй ире белән бергә барудан җиңел генә баш тартты. Аннары анысы да бар шул әле аның, аларны Гарифҗаны туена чакырмаган икән, шунлыктан бу вакыйганы әлегә әйтми калганда, дөрес булыр, диделәр. Кыскасы, сөекле ире бүген китеп, иртәгә кайтып җитәсе иде. Көткәндә минуты да авыр шул аның. Әмма дә Гарифҗаны вәгъдәсез булып чыкты. Өченчесендә дә, дүртенчесендә дә кайтмады. Бибимаһруйның кәефе китте. “Әллә юлда бер-бер хәл булдымы?”— дип әтисе дә күңеленә коткы салды. Туйда кәефләнгән Сәфиулла абзыйның шул якларга эш белән кузгалачагын ишеткәч: “Авылларына кереп, белешеп кенә чыксана!”— дип үтенделәр. Рәхмәт төшкере, ризалашты, һичшиксез кагыласын ышандырды. Кем белгән Гарифҗанның анда да йөргән кызы барлыгын? Сәфиулла абзый килеп керсә, болар да туйлар үткәреп яталар икән. — Син, егет, Казанда әле генә өйләнгән идең түгелме?— дигән керә-керешкә Сәфиулла абзый, туйны өзеп. Өстәл башында утырган кайната ишетеп тә алган, киявен якалаган да. — Булдымы андый хәл?— ди икән. Кияү дә яшереп тормаган: — Булды, ник булмасын!— дигән.— Мөселманга дүрт тә фарыз. Хак мөселманмын, әлхәмдүлиллаһ!.. Барысы да аңа ияреп: — Лә иләһү илләллаһ, Мөхәммәд рәсүлуллаһ!— дип куйганнар, капкан хәмерләренең хәрамлыгын онытып. Кайнатаның да зәһәре суынып, ачу куыгы кабарган җиреннән шиңеп төшкән. Сәвит чорында мондый әкәмәт булыр дип кем уйлаган? Туйга бәла кебек килеп кергән Сәфиулланы да шәпләп сыйлаганнар, түнгәч, арбасына салып, атын үз юлы белән җибәргәннәр. Икенче көнне айнып, кайда килеп чыкканың аңлаша алмыйча, өч көн адашып йөргәннән соң гына юл табып, Казанга кайтырга чыккан бу. Әмма шушы вакыт аралыгында чуашлар ягына ук барып җиткән икән дә Казанга кадәр яңадан ике көн буе атын куган. Ул арада инде калага ирешеп, андагы Бибимаһруе кочагына сыенырга өлгергән Гарифҗан, икенче көнне Ерак Көнчыгышка хатыны белән чыгып киткән. ...Бер-бер артлы туган кызлары-уллары бер оя булып үсәләр, ди. Әле генә Казанда булып узганнар. — Сине авылыңда калган хатының гомере буе көтә инде,— дигәч: — И бәхыр, бигрәкләр дә яраткан икән,— дип сагышланып та алганын сөйләгән иделәр. Бер дә тик тормаган икән, машина яллатып, барып та килгән. Бүләкләрне дә мулдан алган. — Гомеремнең иң чибәр чакларында көттем, инде дә чәчәгем коела башлагач кына күрештек, мәңге аерыласым юк!— дип Гарифҗанның муенына бусы да асылынган. Булса да булыр икән адәм баласында сынмас сөйкемле сөяк! Июнь, 1998.
ГЫЛЬМЕНИСАТТӘЙ КЕМ УЛ? Хикәя
Дөньяның сокланырлык җирләре юк дип әйткән кешеләрне җен алсын! Әмма дә Гыйльмениса абыстайның сокланырлык кына түгел, күрерлек җирләре дә шактый иде. Адәм баласы чибәр булып туса туа икән ул. Кырык яшенә җитеп чәч чалартуына карамагыз, ул аны юри шулай буяп йөри дип уйлагыз. Бәндә тәганәсенә калучылар азмыни ул? Ә менә Гыйльменисаттәй кемнекен теләсә, шуның борынын салындыртып төшерә ала. Әле кичә генә очрады. Выжт — үтте-китте. Исәнләшергә дә онытты. Бөтен Казанны бер итеп йөрүе булырга кирәк. Ае шундый шул. Табигать кенә түгел, бәндәләрнең дә җанланган вакыты. — Тукай бәйрәме буласы икән! Һәр елдагыча гына түгел, быел теге шагыйрьгә дә, беләсез инде, үзе — чибәр, үзе — дәү, үзе — сүздә мөкаммәл, әйе-әйе. Нәкъ шул! Аңа да сүз бирәселәр ди. Ә анымы? Премия алуына куансын. Юри генә бирделәр. Хәзер чүп-чар басты дөньяны,— дип, әле күршесен, бала-чагасын, мәктәбен-башкасын кузгатып йөри. Яшен ташы галәмәтеннән. Аның моңа кадәр ялгыш сүз сөйләмәгәнен барысы да белә. Тик менә эш артыннан килеп чыгып торган эшләре генә комачау итеп, бәндәләрне гаҗизләндерә шул. Берүк кенә: — Вакыт булмас шул!— дип әйтә күрмәгез, Гыльменисаттәй анысын да бик тиз таптырыр. Тукай урамы чатында яшәүче Имашны беләсездер инде. Кеше алдында Гыльменисаттәй аны ничек оятлы итте? Мескен, мәктәп директорлыгыннан чыгып ук китте. Әле һаман да эшлисе иде. Ярар, вак-төяге калып торсын, әмма кешеләре дә сарык инде аның. Көтүчеләп, чыбыркы шартлаткалап торучысы булмаса, тәмам таралып, хараплык дәрәҗәсенә төшеп бетәчәкләр. Гыльменисаттәйне әйтәм, тынгысыз булса да булыр икән. Белмәгән нәрсәсе юк, катышмаган эшен хәтерләмим. Теге чакларда да баш бирмәде. Бервакыт милләтләр атасы Сталин үзе Гыйльменисаттәйне чакыртып алган да: — Без дөрес юлдан барабызмы-юкмы?— дип сораган. Шунда да Гыйльменисаттәй кайшап калмаган: — Сезнең юлның кая барганын белмим, әмма минеке — дөрес!— дип җавап биргән, имеш. Дөрес сүз түгел диючеләр булыр. Хикмәт аның Сталин янында булуындамыни? Кем нәрсә сөйләмәс. Әмма Гыйльменисаттәй һаман да кыек атламый. Менә бит нәрсә! Сталин дигәннәрен инде мең кат иләп, көрәктән сәнәккә, сәнәктән көрәккә чыгардылар. Ә Гыйльменисаттәй һаман да үз егәрендә кала бирә. Ходай тәгаләнең шушындый да сөекле бәндәсе булыр икән! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|