ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 17 страница— Үтерәм, суям, оятсызлар!— дип кычкыруы котымны алды. Ул сүзләре миңа төбәп әйтелгән кебек иде, арткарак чигендем. Шул арада капкаларыннан уллары бер-бер артлы очып-очып чыктылар. Артларыннан өлгергән Исмәгыйль абзый аларны сытып-ватып ташларга җилкенә иде. Без, тагын да куркышып, кайсыбыз кая сыендык. Уллары гына, һичбер тарафка качмыйча, җаннары калтыраган хәлдә: — Әти, белмәдек шул,— дип аклана тордылар. Шунда гына ничектер мәрхәмәте килеп, сабырлык йөгәнен кулына алган Исмәгыйль абзый: — Иртәгәгә дөресләп эшләп куегыз!— дип әмер бирде дә өенә кереп китте. Мескен уллары шул гөлләр кебек балкып утырган коймаларын каерып сүтәргә, бозарга тотындылар. Шунда алар янына килеп, кул араларына керергә атлыккан Граф: — Мин дә булышыйммы?— дип тотынуга, Исмәгыйль абзыйның ике улы бердәм: — Бар, ташыңны сугыштыр! Эш рәтен белсәң, болай көлкегә калдырырлык киңәш бирмәс идең! Табаныңны ялтырат!— диделәр җикеренеп һәм яннарыннан аны эт урынына куып. Граф шунда ук кулларын җыйды һәм, ул-бу булмагае диптер инде, алардан ераккарак таю ягын карады. Артыннан теге сантый иярченнәре дә трык-трык теркелдәделәр. Берсе, кесә төбендә тиен акчасын шалтыратып: — Граф, әйдә акчага, Граф?— дип уенга үгетләвендә булды. Яңа коелган коймаларын аударып маташкан Исмәгыйль абзыйның кулга оста һәм эшкә булдыклы малайларын калдырып мин дә өйгә киттем. Ул арада көтүләр кайтып беткән, халык мал-туарларын карау белән мәшгуль иде. Икенче көнне күрше апаларның тагын да безнең чәй өстәле янында сүз кабартмасын ялыкмый әйләндерүләреннән уянып киттем. Һаман да Исмәгыйль абзыйның улларын мактыйлар икән. Төне буе эшләгәннәр, мескенкәйләр. Коймаларын сүтеп, кабат җыйганнар, коеп чыкканнар. Инде төгәлләп-бетереп киләләр ди. — Ни булган соң? Оркыя апаның соравына Гадилә түти шунда ук җавап бирде: — Баганаларын баштүбән, очлары белән утыртканнар. Исмәгыйльгә шул ярамаган! — Ә ни булган? Оркыя апа тагын да шул соравын кабатлагач, Гадилә түтине аңлатып сөйләр дип көткән идем, ә ул башлаган сүзләрен дәвам итүен генә белде: — Үчең бар кешегә генә шулай итәләр икән. Тормышы артка китсен дип капка-койма баганаларын төп башы белән түгел, очы белән җиргә утырталар икән, малайкаем! Менә ниләре бар бу дөньяның! — Нәкъ шулай, диме? — Үче барлар эше икән. Әтиләренә ни ачулары булгандыр, белмим... Әмма да улларын яткырып-изеп тукмаган. — Сындырмаганмы? — Белмим, ватылган-сынган җирләре юк, ди, анысы... Төне буе эшләделәр... Минем уянып чыкканымны күреп, шикләнепме алар шунда ук тынып калдылар. Исәнләшеп уздым да урамга йөгердем. Исмәгыйль абзыйның уллары чыннан да эшләрен бетереп киләләр иде. Тиз генә барып, баганаларын карадым. Аларның кичә җиргә күмелгән башлары бүген кара бүрек кигән төсле балчыклы башлары белән күккә карап торалар иде. Тормышлары башаяк килергә өлгермәгән, элеккечә үз җаена агачагына сөенеп исәнләштем дә, тонык сәламнәрен алгач, иртәнге чәемә кайтырга ашыктым. Юктан гына, багана фалыннан гына да тормышлар артка китәргә мөмкин икән шул, хак булса! Июнь, 1998. . ГӨЛБАНУНЫҢ КЫЗЫЛ ЧӘЧӘКЛЕ ГӨЛЕ Хикәя
Була инде ул шундый хәлләр. Кешенең үзеннән генә дә тормаганы азмыни бу дөньяда? Бервакыт олы тантанада чибәр ханымнар янәшәсенә туры килдем. Тел ярмаларын бүрттереп, миңа да өлеш чыгардылар. Кәефнең начар түгел чагы иде. Әмма дә каршыда берничә туташ, аякларына басып, алларыннан таза гына ирне уздырып җибәрделәр. Мин шунда хискә бирелдем дә: — Бәракәллаһ!— дип әйтеп куйдым. Янымдагы ханымнар телсез калды. Ярмалары авызларыннан коелды микәнни? Ә каршыдагы туташ, утыра башлаган җиреннән борылып: — Барсы да Аллаһ биргәне!— димәсенме. Сүземне ишетүенә бер яктан чиксез куанып, икенче яктан бераз оялып, йөземә җәйге матур кичнең шәфәкъ кызыллыгын чыгардым. Әмма сүзнең сүзгә ялгануын җаным тели иде, шунлыктан: — Сөбханаллаһ!— дип өстәдем. Туташ монысын да кабул итте. Күркәм елмаеп, миннән уйнак карашын алды. Тантана дәвам итеп, дикъкатем дә сәхнәдәге олуг әфәнделәргә күчте. Дөньялар бөтенәеп киткән чагында бәндәләргә дә хөрмәтең арта икән ул! Төсе-сурәте дигәндәй, күз алдымнан китмәскәдер, җанымны җәфаларга хәтеремә уелып калды. Туташ белән шунда танышырга кодрәтемнән килмәде. Хәер, яшьрәк чакларым булса, бик итагать саклап торасы кеше идем инде мин, әйе!.. Ир уртасына җитеп барганымда яшь туташлар белән шаярту кебек юньсезлеккә барырга ярамас. Күңелне утыртыр өчен: “Оят бел, карт юләр!”— дип үземне ничек тә тәртә арасына кертергә өлгердем. Соңрак, инде тынычланып онытылгач, шушындый тәүфыйкка ия булып алуым өчен сөенеп туймадым. “Шайтан коткысыннан Аллаһ саклады!”— дия-дия шөкрана кылып суфиландым, тәмам сабырлык кочагында бәхет күгәрченнәрен очырдым. Тормыш сынаса, сындырмый калмый икән ул. Нәфесе шайтаны кузгалдымы, шул туташның буй-сыны күз алдымда кабаттан яңара да, акыл томаланып, хис исереклегенә чумам. Инде айныдым дигәнемдә җаным чайкалып китә, сабыр канатларым каерыла. “Аһ, юләр икәнмен! Исемен сорасам, ни була иде?” Шундый хәерсез уйлар күңелемә килә. Шул рәвешле саташып, хыял казанында хисләрнең тозлы ашын пешереп маташканымда, кабат та теге: “Оят бел, карт юләр!”— дигән, инде дә сихри кәлимәгә әверелгән сүзләрем хәтер төбеннән салкын чишмә суы кебек саркып чыга, куырылып, йөрәк казанын чожлатып сүндерәм. Әй хәтәр дә юләр инде үзем! Онытыла икән ул барысы да. Тик менә йөрәккә кадалып калганы гына хәтәр! Җайсызлап-уңайсызлап тора. Аптырата. Сыртыңда авыр йөк ташучы кебек буласың, хәтта арыта да. Көзнең кышка алышынып маташкан чаклары иде. Эштә телефонга дәштеләр. — Барый Халикович, сезне бер туташ чакырта. Беренче мәртәбә генә шалтыратмый инде!.. Телефон трубкасын колакка китердем: — Әйе?.. — Исәнмесез!..— Ягымлы тавыш күңелне уеп кына алды, чәчәген койган хыял алмагачы көтелмәгәндә җимешләнде. — Әйе, исәнмесез!.. Кем дип белик?— Һушымны көчкә җыеп өлгердем. Ул чыннан да шул туташ иде. Килеп чыгарга әйтә. Иртәгә дә, киләсе атнага да түгел, бүген үк икән. Кабул итәм... Кабул итәм, билгеле! Бик сөенеп! Ул килеп җиткәнче тизрәк өстәлемне җайларга, чәй-шикәр хәстәрен күрергә ашыктым. Мин әүвәрәләнеп маташканда килеп тә җитте. Карт алмагачның кызарып пешкән вак алмаларын хәтта күңел күзе белән күреп, йөзенә кояшлы яз балкышын чыгарды. Әмма дә ул арада: “Оят бел, карт юләр!”— дигән кәлимә корт булып хисләремнең балланырга өлгермәгән вак алмаларына ябырылды һәм һәммәсен бердәй кимерә башлады. Туташ ялгызы иде. Матур тавышы белән күңел бакчамның наз сандугачларын уятты. Бер яктан, корт төшкән, икенчедән, шашынган хисләр иңемне-буемны айкады. Аякларымның баш бармакларыннан алып, үрә торган чәчләремнең һәр бөртеге очына кадәр үтә күренмәлегә әверелеп, туташның усалланып бер бармак чиртүеннән пыяладай уалып төшәчәк иде. Һәм ул каршы килмәде. Чиртү түгел, күңел тәрәзәсе төбенә кызыл чәчәкле гөл савытын китереп утыртты, хисләр хискә кушылды. Бусы ук артык иде. Була икән ул шундый вакытлар, барлыгың-юклыгың белән бәхет базына егылып төшәсең дә башыңны күтәреп тормыйча рәхәт чигәсең. — Гөлбану туташ? — Әйе, Барый Халикович? — Әйтмәгез инде шулай итеп, матурым! — Ә ни булган? — Картайтасыз, Гөлбану туташ! — Сезгә шулай килешә... — Әллә ничегрәк шул... — Мин дә Гөлбану туташ түгел инде... Гади генә итеп әйтсәгез дә ярый! — Ничек итеп? — Гөлбану дип кенә... Күңел бакчасының алмагачлары гына түгел, чияләре, карлыган һәм шомыртлары да бердәй чәчәк атып, ничә кат җимешләнделәр. Урамнарның кышка кереп барышы онытылды. Әмма ничек кенә дәвамлы булмасын, бу бәхет кояшы көннәрнең берендә ят җил исүдән сүреләчәк һәм сүнәчәк иде. Һәр язның үз җәе, көзе һәм кышы барлыгын кем белми. Һәм шулай булды да. “Оят бел, карт юләр!”— дигәнемнән узарлыгым гына бар иде. Инде ничә кичәләрдә, тантаналарда катнаштым. Күзләрем белән аны эзләдем, күңелемдә Гөлбану исеме кайтаваз кебек яңгырап торды. Әмма кабат туры килешеп һичвакыт очрашмадык. Шулай язгандыр инде. Юкса: “Күңел тәрәзәсе төбендә калдырган кызыл чәчәкле гөлең һаман сулмады, Гөлбану!”— дип әйтер идем үзенә. Июнь, 1998.
ДӘРВИШЛЕК ХОЗУРЫ Хикәя
Хәзер бар кеше дә байлыкка мөкиббән. Акчалыны ярата торган замана. Кемнең эше алга бара дисәң, байларныкы. Әмма дә акчалы булу ул тышкы кабык кына. Кесәң буш йөргәндә дә кукыраерга һәм бай булып күренергә юллар ачык. Заманабызның фәлсәфәсе байлыкка мөкиббәнлектә икән, нигә ди әле аны үзеңә корал итеп алмаска ди? Дөньям теләгәнемчә бармаса, ачу казаны пар бөрки башлый. Кемнеке дә шулай инде ул. Ә алай — ярамый! Сабыр булырга, бераз түзәргә, ашыктырмаска кирәк. Һәр гамәлнең үз сәгате булган кебек, гадәти тормыш та җаен югалтмаска тиеш. Синеке генә түгел, бүтәннәрнең дә җәбе-җәпкә килеп җитми торгандыр? Ә сабырлык — бәхет канаты инде ул! Тормышымның җөе бүселеп китүдән тәмам аптырап, ни эшләсәм дә һаман аркылыга килеп торуына хәтерем калган көннәрем иде. Ничек моннан котылу җаен табарга белмичә, йолдызчыларның юньсез һәм гамьсез фаразларына офтанып, шәһәр читенә чыктым. Монда тыныч һәм сабырлык дөньясы тантана итә, тынгысыз каланың әрсез тормышы сүнә икән. Ерак кына түгел сыер һәм сарык көтүләре җәйге челләдән тәмам әлсерәп-исәреп, иртәннән чәмчеп калган үләннәрен сагыз урынына күшәп, хиссез һәм хәлсез тупланып ята иделәр. Манзараның түрендәге каенлык, биредәге юкә, өрәңге, чикләвек катыш урман алды шәһәрдән чыгучы һәм өелеп килүче машиналарның тавышын йотып калалар. Һәртөрле чәчәкләр белән бизәлгән киң һәм ерактагы сыртларга барып тоташкан җәйләү буйлап узган җылы тузанлы юл алга дәшә. Аның кайда илткәнен күз алдына да китерә алмый идем. Әмма шуның буйлап атлый бирдем. Табигать үз яменә бөтен дөньяны чумдырган, бәндәләргә һәм киек-кошларга бары тик хозурланырга гына калган иде. Озакламый тузанның җылысы аягымдагы җиңелчә “чабата”мның табаныннан тәнгә таба үтә, барлык сызлау һәм сызлануларны үзенә суыра кебек тоела башлады. Туфрак шифасы бәндәгә шулай сихәтен кайтара торгандыр? Барган юлымнан туктыйсы, шактый ерак киткәнемне сизенсәм дә, кире борыласы килмәде. “Алай да була икән ул,”— дип уйладым. Хәер, бераздан хәтер утырып, күңелгә юк-бар әрнүләр килүдән тукталды. Мин тәмам тынычлык хөкеменә бирелгән, үз җаемны тапкан, хозурияткә ирешкән бәндә кебек бары тик җиңеллек һәм хисләр эчендә генә калдым. Җаным тантана итә иде. Мөгаен борынгы сукбай-дәрвишләр шушындый ук халәткә төшеп, үзләренә горбәтлекне яшәү рәвеше итеп сайлаганнардыр? Юл читендәге ак машина янына җитәрәк нинди марка икәненә игътибар юнәлттем. “Форд” икән. “Менә кешеләрнең бәхете!”— дип сокланырга өлгермәдем, сары чәчле, зәңгәр күзле, минем ишеләргә дөньяның иң кәттә чибәре булып күренгән берәү аның алгы көпчәгенә чиксез ачу белән нигәдер тибеп куйды. Килгәнемне күрүгә, тыныч кына үтеп китәргә ирек бирмичә: — Бәлки миңа булышырсыз?— дип үтенде. Якынрак барып, чибәркәйнең иң әүвәле кул бармакларына күз салдым. Йөзеген ничек кигән, имеш. Күреп алуга: “Туташ икән!”— дигән уй йөрәкне туп урынына сикертеп алды. Үзегез беләсез, ир-ат халкы бераз гына ахмаграк шул ул, кызылга кызыга. “Уйның уены булмый, юләре генә бар!”— Мин шулай дип күңелемә кирт салдым да, фикеремне бүтәнгә юнәлтеп, хисләр ташкынын акыл ташы белән бастырдым. Машина дигәннең ни яме һәм ни җае минем өчен юк иде. Шунлыктан бераз каушый калдым. Үгездән өреккәндәй артка таба чайкалып куйдым. Туташ алдында үземне түбәнлеккә төшерәсем килмәү киресенчә тәвәккәллеккә этәрде. Моның сәбәбеннән хис капчыгы тәмам тишелеп, аңгы-миңге халәттә елмайдым да туташның үзе кебек үк чибәр машинасын бер кат әйләнеп чыктым. Тишек тәгәрмәче янына килеп тукталганда хуҗасы биленә таянып тора, менә хәзер ачуыннан мине дә тибеп очырыр кебек иде. Сер бирмәскә иттем. Көпчәкне иелеп карадым. Бик күпне белгән кеше төсле дәшми-тынмый гына тегесенә-монсына күз салдым да, домкратын җайлап, икенче яктагы көпчәк астына таш кыстырдым. Күргәнем бар иде, нәкъ шулай эш иттем. Туташ кул арасына тыгылмады, өйрәтеп тә тормады. Әллә ни авыр эш түгел икән, биш-ун минутта көпчәген алыштырып та бирдем. — Рәхмәт!— диде ул, канәгать елмаеп. — Хушыгыз, тыныч йөрегез,— дидем, юлымны дәвам иттерә башлап. — Сез кая барасыз? Артымнан эндәшүләренә күрә тукталып борылырга, җавап бирергә мәҗбүр идем: — Алга, бары тик алга! — Ә анда ни бар? — Һични юк! — Илтеп куяргамы? — Кирәкми... Рәхмәт... Сүзем шунда бетте, юлымны дәвам иттем. Җәйнең рәхәт һәм тыныч һавасы, киң болын һәм якты каен урманыннан адашып чыккан төркем-төркем сылу агачлар, әле эреп югалган, әле кабат күпереп киткән болытлар — болар һәммәсе дә дөньяның гүзәллеген берьюлы күрсәтергә алынган кебек иделәр. Шулай хозурланып барганымда теге туташ артымнан килеп җитте. Бу юлы аны-моны әйтмәдем. Машинасын акыртын гына китерде дә миңа гүяки күзләр сәнәге белән кадап кына карап куйды. Тагын сер бирәсе итмәдем. Шунда ул кинәт газга басты һәм үзе туздырган тузан эченә кереп югалды. Бераздан соң гына дөнья кабат тынычланып калды. Мин юлымны тукталмый дәвам иттердем. Алда ниләр көтәсе, тагын кемне очратасым билгесез иде. — Ә туташ — чибәр, шайтан алгыры!— дип үз алдыма әйтеп куйдым. Дөньяның шундый хәлләре дә була икән! Әгәр кайнаган шәһәр эчендә очрашсак, хәлләр башкачарак юлга кереп китәсе иде инде, бигайбә! Заманасы нинди, баласы да шундый, дигәндәй, һәр болынның да үз тургае бар икән ул! Июнь-июль, 1998. ЯШӘҮ СЕРЕ Хикәя
Яшәүнең серен борынгылар гамәлнең изгелегендә күргән. Хәерсез булу — изге гамәлне инкарь итү инде ул. Моны һәркем ике икенең дүрт булганы кебек үк яхшы белә. Әмма тормыш үзеңне диварга китереп терәмәсә, Аллаһыны да бик алай искә алып тормыйсың шул, кая ди ул изгелек һәм игелек хакында уйлау! Мөнирә әби вафат булгач, җеназасына сеңлесе Бәрия түти дә килгән, беренче сүзендә үк, тыяла алмыйча: — Бу дөньяда бер дә яшим дип яшәмәде. Яратмаган кешесенә барды. Аерылып та китә алмады,— дип әйтеп салган. Бәрия түтинең кем икәнлеген белмәгән кешеләрдән берәүләр: “Бу апа саташадыр?”— дип уйларга өлгерсә, икенчеләре: “Күп серләрне белә торгандыр!”— диярәк авыз йомганнар. Ни әйтсәң дә, шул яратмаган иреннән дүрт бала үстереп, аяклы-күзле итмәгәнме соң әле ул? Җан сөймәгән кешең белән бер түшәккә яту җенгә кавышу кебек үк чирканчык нәрсә түгелме? Җеназага кадәр ничек аягы йортларының сыңар идәненә дә басмаса, аннан соң да Бәрия түти кабат күренмәде. Тик сүзе генә вакыт-вакыт калкып чыгып, капка төпләрендәге эскәмияләрнең берсеннән икенчесенә авыл буйлап күченеп, хәтта кичке ятакларның да җылысын һәм тынычлыгын алды. Бәндәләрнең йөрәкләре шул: — Яратмаган кешесе белән яшәде,— дигән сүзне телгә алуга жу итеп китә, хатыннар ирләренең күзләренә, ирләре хатыннарына, балалары ата-анасына сынап та, шикләнеп тә карый: “Йа Ходаем, Раббым, андый бәладән үзең сакла!”— дип әйтә торган булып киттеләр. Тик дуамал Бутус кына чабатасын түргә элде: — Мәхәббәт — юк нәрсә! Хатын — сыер, ир — ишәк! Җенесләре туры килми! Ярәштереп булмый!— дигән мөһерен дөнья йөзенә чәпеде. Аның ул сүзләре чишмә янына серләшер өчен төшкән яшьләрнең колагын кисте. Әмма авыл аның да сүзләрен дөрескә чыгарып, ахырда тынычлап йокыга чумарга өлгерде. Бутусның әүлиялеге гаҗәеп тә вакытлы булып чыкты. Тик аның сүзләрен яшьли чибәрлектә дан тоткан, яратып кияүгә чыккан, иреннән итәк тутырып дөбердәп торган балалар алып кайткан, барысын да кеше итеп үстергән, инде яшен җитмештән уздырган Сабира абыстай исә аяк астына гына салып таптады: — Ул Бутусның сыеры нидер дә, ишәге ничектер, аларын белмим. Әмма дә сөешеп барганга, яратышып яшәгәнгә ни дә җитми. Алтыным, Латыйбым гына иртәрәк үлеп китте бугай. Җитмешенә дә җитә алмады. Мәңге бергә булырбыз диешкән идек. Китте дә барды. Ашыкты,— дип ирен бик тә сагынып искә алды. Кабат сүзләр кузгалды. Бер дә белмәгәнбез икән. Әллә чын, әллә ялган? Ул Сабира абыстай дигәнебезнең ире Латыйп абзый хикмәтле кешеләрдән булган. Урамнан бер узуына хатын-кыз тәкать бозган, капланып йөрәген тоткан. Әгәр дә аш мәҗлесләренә килсә, түргә генә утырган. Эчсә, чиләге белән күтәргән, тартса, балта элеп куярлык иткән. Кулында — эш, телендә — тәмле сүз уйнаган. Бервакыт болар туйдан кайталар икән. Латыйп абзый ләх, лычма ди. Кыш көне. Һәркайсы үз көйләрен тапкан аяк-кулы тыңлаудан баш тарткан. Үзе җырлый, үзе сөйли икән бу. Ә Сабира абыстай бер дә аптырап тормаган, ирен тазга утыртып, шудыртып кына алып кайтып киткән. Латыйп абзый: — Хатын, атыңны тыя төш! Бер җырлыйм әле,— ди икән. Ә Сабира абыстай: — Ирем, туңмыйсыңмы, көнне җылытып җибәрде бит әле?— дип сорый ди. Ә Латыйп абзый, хатынының бу сүзеннән хушланып: — “Майның чәчәк атканы, кызлар кочып ятканы...”— дип җыр суза. Шулай җилдереп кайтышлый өйләрен дә узып китәләр. Икенче көнне халыкта аш мәҗлесенең хөрмәте зур булуы, кунакларның җырлашып күрше авылга кадәр барганы һәм кайтканы хакында сүз йөри. Латыйп абзыйга төрттереп, Сабира абыстайны үртәгәндәй итәләр. Ә ул, исе дә китмичә: — Дәрт кузгалып, авылны биш әйләндек әле, ичмаса!— дип әйтеп куя. — Ай-йай, тузмас булдың да инде,— диярәк көнче хатыннар итәкләрен җыялар... Аларның тормышлары шул рәвешлерәк барды инде, бер дә яшерен түгел. Латыйп абзый кулга гаҗәеп тә оста булып, тоткан балтасын туры чаба, пычкысын-ышкысын уйнатып кына тора. Кызыкмаган кеше юк үзенә һәм эшенә. Аның хакында: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|