ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 21 страница— Хахаха!.. Аның көлүе саңгырауны да колаклы итәргә мөмкин иде. Шаһимәрданнан гафу үтенеп тормастан, ат карагына борылды һәм баягы сүзләрен кабатлады: — Һи... Шәкүр агай, синмени инде ул? Бер дә галәмәт бездең кеше икәнсең! — Бездең-бездең...— Шәкүр каракның Минзәлә сөйләшенчә сүзләрне оста авыштыруы иләмсез сәүдәгәрнең кәефен тагын да күтәрде булса кирәк, сабый балаларча бар күңелен тышка чыгарып тагын да көлде. Инде боларның ни-нәрсә сөйләшүләре колаклы татарны да кызыксындырмый башлады. Көймә әһеле үз табыннарына борылган иделәр. Өстәлчеләр йөгереп-йөгереп ризык ташый тордылар. — Шаһимәрдан, монда буш бугай?— Шәкүр каракның бу сүзләреннән бигрәк, исемен төгәл белеп эндәшүеннән Гатауллин аптырап, хәтта кулындагы сыралы савытын төшереп җибәрә язды: — Ни?.. Шәкүр үзен хуҗаларча тотты. Мәгърур йөзен түбәнәйтми генә сүзләрен капчыкка тыгызлап тутыргандай кабатлады: — Монда буш бугай?.. Монда буш... — Әйе, тәкъсир... Ул арада Шәкүр карак урын алырга, хәтта янәшәсеннән Минзәлә баена тәкъдим итәргә, яранына да монда күченергә ишарә итәргә өлгерде. Шаһимәрдан исә: — Сез мине, Шәкүр, каян беләсез?— дип, аптыраулы күз карашына гаҗәпләнү һәм соклану катыштырып, бу мәгънәсез соравын бирде. Шәкүр игътибарлы кеше иде. Ул арада өстәлендәгеләрен монда күчерергә өлгергән яранына нидер әйтте дә, туктап тор әле дигәндәй, Минзәлә баеның беләгенә бүрәнә бармакларын куеп, тыныч кына сөйләп тә бирде: — Кемнәрне-кемнәрне, әмма ат яратучыларның һәммәсен дә исемләп беләм, хәтта Әмерекәнең Томнсонын да... Бу Томнсон әфәнденең кемлеге Шаһимәрдан өчен дә, Минзәлә баена да караңгы иде. Шәкүр моны яхшы белә, шунлыктан үзенең мәртәбәсен тагын да арттырып, бер башка югары булырга исәбе. Һавалык. Яшермәде, Әмерекә баеның ничек кара аргамагын яратуын, аңа хәтта вафат әнисенең исемен бирүен, башкаларны һәм бүтән барны-юкны сөйләп алды. Бу вакытта Минзәлә бае хәйранга калып, хәтта авызын ябарга да онытып утыра иде. Сүзенең ахырында Шәкүр аннан: — Исемең ничек әле?— дип сорап куйды. — Мөхәммәтҗан!— диде тегесе. — Юктыр, алай гына булмас. Безнең татарда исемне катлы-катлы йөртергә яраталар. Иң кимендә Хаҗимөхәммәтхафизҗандыр әле!— Шәкүрнең бу сүзләре дә Минзәлә баен хәйран иттеләр. Ул: — Әйе, тәкъсир, нәкъ шулай,— дип Шаһимәрданга да оялгандай карап алды.— Әмирелхаҗимөхәммәтханхафизҗан булам, атам белән мәрхүм муллабыз кушкан исем. Болай, бала чактан Мөхәммәтҗан атап йөртәләр, сүз җае өчен Миҗан диләр. Миҗан бай, әйе! Сүзен әйедән башлап әйе белән бетергән Мөхәммәтҗан әфәнде көтелмәгәнчә оялып куйды. Аның бу кадәр иләмсез һәм озын исемен мулла бабай да гомерендә бер генә, колагына кычкырганда гына әйткәндер, метрикәсенә алай ук озын итеп язып тормагандыр, шәт. Әмирелхаҗимөхәммәтханхафизҗан. Үзе үк тулы бер җөмлә. Ягъни, гарәптән, фарсыны да исәпкә алып, татарга тәрҗемә иткәндә болай булыр: Хаҗ кылучыларның җитәкчесе Аллаһы тәгаләнең сөеклесе хан гыйлемле җан... Моның белән генә бетсә? Шәкүр һаман да тыныч иде. Бүре күзләреннән чагылып куйган очкыннарны шәйләүдән генә аның көлемсерәгәнен сизенергә мөмкин булды. Сүз арасында яраны юкка чыкты. Монысы да берәр хәйлә түгел идеме икән? Мөхәммәтҗан әфәнде табак битендәге шактый олы бәрәңге борынын урыныннан кузгатырга теләгәндәй боргалап куйды. Аннан Шәкүргә карады. Бу вакытта аңа баласыманрак кыяфәт кереп, нәрсәнедер тәфсилләп сорарга җыенганы аңлашыла иде. Һәм шулай булып чыкты да. Шаһимәрдан әфәнде Гатауллович каз ботына ябышканда Мөхәммәтҗан бай сорау арты сорау яудырырга тотынды: — Шәкүр агай, Шәкүр агай, дим? Минзәлә яниралының ак айгырын ничек урладың? Сөйлә әле? Эзеңә дә төшә алмадылармы? Әстерханга илтеп саттым диген, ә?.. Шәкүр эндәшмәде. Бүре күзләре канәгатьлек белән йомылып алдылар. Аскы ирене кырыкмыш мыегына кадәр күтәрелеп, маңгае коры көнне яргаланган кара туфрак кебек сырга-сыр килде. Җавап көтеп томаланган Мөхәммәтҗан, сабырлыгын югалтып: — Сөйлә инде, Шәкүр агай? Билләһи, беркемгә дә әйтмәм!— дип үтенүендә һәм ант чүмерүендә булды. Бу вакытта куркынган кыяфәттә Шаһимәрдан шомлы Шәкүргә карап утыра иде. Кулыннан каз боты төшеп китте, тәлинкә, чәнечке, кашыклар кузгалышып-шалтырашып алдылар. — Бәрәч, син урладыңмы аны да? — Шаһимәрдан әфәнденең белмәгән кеше кебек болай әйтүеннән Шәкүр үртәлеп куйды һәм, яшереп тормастан: — Мин идем ул, кана-а...— дип сузды. — Әйттем бит!..— Мөхәммәтҗан үз борынын әвәләде. Ул сөенә иде. Шаһимәрдан әфәнденең бу арада йөзе туксан тугызынчы тапкырын кызарып чыкты. Гомере буе ат яратып, хәтта кочаклап яткан хатыннарыннан да шул дүрт аяклы хайваннарны өстен күрде ул. Күп вакытта тегеләренә җикеренсә дә, боларына чыбыркы селтәнергә дә беркемгә ирек куймавы һичбер яшерүсез һәр кешегә яхшы мәгълүм иде. Әгәр дә дөньясы уң белән сулын бутаса да, иң ахырдан базарга чыгарганы шушы атлар булачак аның. Моңа иманы камил. Шиһабетдин Мәрҗанидән гыйлем тәслим кылып, шушы олуг мөдәрристән фән каймагын чумырып алып калалмаса да, ахунлык мәртәбәсенә ихластан кызыгып, алтын сәгать йөртүне һәм атларга мәхәббәт хисен аңардан үзенә йоктырды тагын. Дәрес барышында Шиһабетдиннең, “Ихъя” гыйлеменә кушып, баш ял итсенгә диптер инде, абзарындагы соры айгыры турында хакында, аның ничек Ашут базарында арт аякларында биюе белән халыкны хәйран калдыруы турында тәфсилле-хисле озын һәм озак хикәяләүләре вакытында һәр шәкертнең ач күзләрендә очкыннар уйнарга тотына иде. Шаһимәрданга шуннан бирле “ат чире” йогып, тәмам кибеп, урын өстенә ятып, бу зәхмәттән үлем хәленә җиткәндә атасы Гатаулла, авылдан килеп, җиде кат толыпка төреп, зур кәрван сандыгына салып, үзе белән алып кайтты. Им-томчыларның кыңгыраулысы да, думбралысы да, кабаллы-тәлинкәлесе дә калмады. Һәммәсе аның җилеген суырды, атасының малына кинәнде, әмма файдалары булмады. Гатаулла абзый кул селтәде: — Бу баладан кеше чыкмас, тизрәк үлсен дә, илтеп күмәрбез!— дип, йорттагыларның болай да качкан котын алды. — Әстагъфируллаһ!— диделәр бар да, авызларын учлап. Әмма Аллаһының рәхмәтеннән узмыш юк икән ул! Малай көтелмәгән җирдән сихәтен тапты. Төнлә белән саташып, хәлсез гәүдәсен сөйрәп абзар-кура ягына чыкты. Атлар, пошкырып, солы кемердәтә иделәр. Шаһимәрданның сулышы ачылып китте. Ат исе аның баш авыртуын да, күңел укшуын да бетерде. Әмма тәнен калтырану каплады. Хәл алыйм дип утырган урыны әле кичтән генә өеп калдырылган җылы тирес булып чыкты. Ул шунда чумып, тәмам онытылган хәлендә йокыга китте. Иртәгесен аны тирес эченнән табып алдылар. “Бала харап булган!”— дип елый-елый, урын өстенә кертеп салдылар. Әмма Шаһимәрдан шул көннең ахшам вакытында аягына басты, үз кодрәте белән тәһарәтен алды, намазга ниятләде. — Бала китәргә җыенды,— диделәр өлкәннәр, сүзне колактан колакка күчергәләп. Гатаулла абзый, аңардан өметен күптән үк өзгәнлектән: — Хәерлегә булсын!— дип сузды.— Ходаның бирмешеннән узмыш юк! Ни хикмәт, төне буе Шаһимәрдан убыр кебек ашап чыкты, ярты казан ашны бушатты. Моннан соң да аягына камил басмаса, җен токымы булачак иде. Аллаһының рәхмәтеннән уза алмады. Ул елны яз иртә килде. Март ахырында ук яшел үлән чыгып, апрель урталарына көтү куарлык булды.
Нәйсән җитсә — дөнья күрке, Куба суның ташкыны... Чибәр кызлар егет сайлый, Һич уйламый башканы,—
дип җырлап узган егетләргә Шаһимәрдан да кушылырлык иде. Әмма бусагадан атлап чыгарга рөхсәт булмады. Кыш буена им-том итеп, тәрбияләп һәм асрап яткан ата-анасы һәм инәкәйләренә ул да үпкәләмәде. Абзар-кура арасында йөреп, әтисе белән бер-ике тапкыр сәүдә эшенә барып кайтты. Шаһимәрданның учы майлы булды. Ни сатылмый яткан товар да базарда үз хуҗасын тапты. — Баланы укытудан файда юк, сан саный белсә, безгә шул инде!— дип, әтисе Гатаулла аңа махсус кәрван җиһазлаттырды. Үзенең өмете, улының эше төгәл барып чыгасына иманын камил тотмаса да, күрше авылдагы карендәше Сәйфулланы күз-колак өчен килештереп куйса да, Шаһимәрданы аны аягыннан екты. Сәүдәнең беренче көнендә үк илчесен җибәреп, товарының бетүен, керемнең бергә өч булуын, әгәр рөхсәт икән, маклер Җамали Хафизының үтмәс малын аз бәядән алырга җыенуын белдереп хәбәр салды. Гатаулла, болар хакында ишеткәч, ашыктырып ат җиктерде: — Балага калган көн — таң атмаган төн!— дип, Арча базарына буран кубарып килеп керде. Аны бугазлап становой туктатты. Тәртипне бозу, сүгенү, дуамаллану, бушбугазлану кебек әллә ниткән хулиганлыклар тагып, шулай Гатаулладан адәм мәсхәрәсе ясап, таңга кадәр рәшәткә артында йокысыз тотты. Ахырда: “Өч көнсез Арчага керергә ярамый!”— дигән тыюлык кәгазен тоттырып, җиде сум егерме биш тиенлек штраф салып, авылына кире озатты. Юлда танып калган кешеләрдән оят иде. Күрше авылгача ияреп килгән кылычлы атлы казак Сәмигулла аңардан тәки бер мөгәричлек акча кысып, төн авызына кереп югалды. Тәмам тугарылып, өч хатынын бер итеп сүгеп ташларга әзер булып кайтып кергән Гатаулланы капка төбендә өчле-тугызлы мыегын сыпырып утырган улы Шаһимәрдан каршы алды. Сүз бер генә иде: — Атай, Җәке мулласы Гарифның кызы инде, Бибисәрвәрҗәмиләне никахласак, Ходай тәгалә колачын җәяр кебек!— диде. — Бибисәрвәрҗәмиләң белән бергә үзеңне җәһәннәмгә олактырыйм!— дип Гатаулла җикереп, инде генә сүгенмәкче иде, кинәт тартылып куйган хәерсез атының арбасыннан артка мәтәлде. Телен тешләп, авызына кан тулды. “Адәмне Ходай йөртә, Шайтан — котырта!”— дигән гыйбарәне башына кертеп караганы булмаса да, әллә кайдан гына шул әйтем исенә төшеп, колагы чыңлый башлады. Усаллыкны чыгару тиеш гамәл түгел иде. Гатаулла атларын тугарырга боерды. Авырткан һәм имгәнгән җирләрен юк сыман тойды. — Кая, ни майтардың?— дип, янында куыклы шәм күтәреп торган улына күз агы белән ишарә итте:— Сөйлә! — Керем — биштән,— диде Шаһимәрдан, өйгә таба юнәлеп, кесәсенә яшергәнен әйтергә теләмичә. — Алдыйсың!— Ата келәт ишеген ачты, кече утта янган лампаның яктысын арттырды. Сәүдә кенәгәләре гадәтчә шушында саклана иде. Хәзер санап чыгарачак! Шаярма Гатаулла белән, ул сарык түгел! — Экономда, кенәгәсе белән!— Улы, үпкәләп, болдыр төбеннән генә хәбәр салды һәм, әтисенең тагын да әмерен көтеп, шунда тупсага утырды. Гатаулла кабаланды. Кирәкле кенәгәне ачып, саннарны чут төймәсенә салып тикшерде. Келәтендә унлы лампа балкып янса да, Хафиз маклерга чыккан һәм аннан кергән акчаны таба алмады. Ахырда Шаһимәрданын чакырып: — Илчең хаталы кеше булды!— дип сүз башлады. Әмма улы кырт кисте: — Җамали Хафизының, Сәйфуллаңның малын сатып бирдем, мең биш йөз кырык бер тиен табыш алдым. Анысын үземдә калдырдым, кесә акчасы булыр,— диде. Гатаулла әүвәле өнсез калды, аннан соң сөенеч белән үзен юатып, улы белән килеште. Сәүдә эшендә Шаһимәрданның маһирлыгы аны хәйран иткән иде. Бөтен үтмәс товарын бер очтан төяп җибәреп тә, улының аларны мал итүе үзе үк көтелмәгәнрәк бәхет шул. Ә ул, җитмәсә, кеше эшенә дә катнашып, үз кесәсенең дә җаен караган. Мондый хәлне Гатаулланың гомерендә күргәне булмаганлыктан, бу сәгатьтә улы өчен сөенеп, күңеленә камиллек иңде. Аңа хәзер тыныч кына да яшәргә мөмкин. Кәсебен ышанып тапшырыр кешесе бар! Шул көннән бирле Шаһимәрданның эшләре уңда булды. Аның хакында: “Кулына май буялган!”— дип сөйли иделәр. Әмма алай гына түгел икән шул, хәтта авыз-борыны да майга тәмам буялып беткән, үзе дә май чүлмәгенә әверелгән ул... — Кара әле,— дип төртеп алды аңа Шәкүр карак, онытылып киткән җиреннән Гатауллинны дөньялыкка кире кайтарып,— Шаһимәрдан, мин әйтәм... Сиңа да ат җене кагылган, диләр. Ак айгырың хакында күп ишетергә туры килде. Ай-һай акыллы, имеш, төрекмән аты, диләр? Кемнән-кемнән, әмма Шәкүр карактан үзенең бәгыре мәртәбәсенә күргән аты хакында Шаһимәрданның ишетәсе килми иде. Ул зимагурның кызыгуы бер дә юньлегә түгел, хәерсез! Шаһимәрдан ишетмәмешкә сабышты. Китерелгән сыраны шунда ук бүлә башлаган Мөхәммәтҗанның кулына үрелде, шешәсен алып, салышырга тотынды. Шәкүр карак исә аның җанын үчекләвен дәвам итте: — Яхшы айгыр дип мактыйлар. Һай бер күрәсе иде үзен, җилдәй җилдертәсе... — Сатмыйм, сатыла торган мал түгел!— дип кырт кисәргә мәҗбүр булды Шаһимәрдан. Бу хакта сөйләшүне озынга сузасы килмичә. Ачуы тәмам кузгалып. Гүяки аның хатынына хезмәтчесе кул сузган да, хуҗасыннан көлмәкче булып маташа имеш, оятсыз! Шәкүрнең хәйләкәр күзләре ялтырап-ялтырап алдылар. Ул үзенең тыныч калуын сиздерергә теләсә дә, эче Шаһимәрданныкыннан кимрәк кайнамый иде. — Мин ат сатып алучы түгел, мин — ат карагы! Шәкүр булам!— Аның болай ачу белән кайнарланып һәм үртәп әйтүенә күрше өстәлләрдәге сәүдәгәрләр, әңгәмәләреннән туктарга мәҗбүр булып, борылып-борылып карадылар. Һәммәсе колак салып тын калды. Шаһимәрдан исә Шәкүрнең сүзләрен җавапсыз гына уздырып җибәрергә тиеш түгел иде. Шунлыктан, алдын-артын уйламыйча: — Миндә урлата торган ат та юк!— дип әйтеп салмасынмы. Мөхәммәтҗан абзый тизрәк кыяклау ягын карамакчы иде, Шәкүр карак аның кулыннан эләктерде: — Утыр, кузгалма!— дип әмер бирде. Минзәлә татарының учы сытылды, бавыры ташка әверелде. — Агай, дим, агай... Минем ни катнашым бар? Суган суы сыгарга җитеп кызарып бүртенгән Мөхәммәтҗанга Шәкүрнең исе дә китмәде. Юктан гына килеп чыккан бәхәсен тизрәк ахырына җиткерергә ашыкты: — Шул ак айгырыңны бер ай эчендә урламасам, исемем Шәкүр булмасын! Белдеңме, энем!— дип Шаһимәрданның акылын алды. Әмма ул бирешәсе итмәде, үчләшүендә һәм киреләнүендә булды: — Миндә урлата торган ат юк!— диде, үрә басып. Бу вакытта Шаһимәрданның йөзе кызган күмер кебек ут чәчеп тора, кечкенә күзләре елгыр энә тишегенә әверелеп калган иделәр. — Урламасам, исемем Шәкүр булмасын! — Урлатсам, бер мең тәңкә миннән! Халык шаулашып алды. Шаһимәрдан өчен бу акча берни дә түгел төсле иде. Шушы бәя бәрабәренә ак айгырын абзарында саклап калырга өмет итте. Шәкүр карак аның кармагына кабарга тиеш иде. Бер мең тәңкә кемнең аяк астында аунап ята ди әле? Андый заманмы? Бер тиен өчен адәм балалары бугазга-бугаз килергә торалар. Ә монда — мең тәңкә! Кирәксә, хәзер кесәсеннән чыгарып сала ала! — Урлатмасаң, миннән мең тәңкә!— Бу сүзләрен әйткәндә Шәкүр карак сикереп басты, иман бармагын югары төбәп, уңнан сулга һәркемнең күзенә күрсәтеп узды.— Мең тәңкә,— диде кабатланып,— әгәр урлый алмасам, исемем... Халык гөж итеп: “Бу кем, бу кем?”— дип тегесе-монысы чуалышкан арада аның юкка чыкканын күрми дә калдылар. Шаһимәрданның эченә ут оялап, акылы шашына, җаны кайный бирде. Янында Шәкүр каракны таба алмагач, иярченен күзләде, анысы да юклыктан бөтенләй дә сабырын югалтты. Ул кичекми көймәдән төшеп калырга һәм җәяүләп булса да авылына йөгерергә әзер иде. Шушы ук “Меркурий”дә истирахәт чигеп кайтучы приказчигы Нәгыймулланы, бүлмәсенә бәреп кереп, марҗасы кочагында оятлы итте. Ахырда аңа барлык эшләрен калдырып, Чапаксарны узуга, бөтенләй дә сабыры төкәнү сәбәпле, Гатауллинга ярга чыгып аяк басарга туры килде. Аңа: — Кенәз, бәлки Яшел Үзәнгә кадәр төшәрсез, моннан бер дә кулай түгел,— дип урыс машинистлары әйтеп карасалар да, үз акылы үзе белән иде. Һичкемне тыңламады. Кокшайскидан Семеновкага кадәр чаптырырга ат яллады. Таң беленгәндә дусты Константин Дудовның бусагасында иде инде. Аларның дуслыгы күптәннән килә. Дүдов, Семеновкада кызыл мал сәүдәсе тотып, Казан белән ике арада исә агач дегете һәм сагызы белән сатудан узмаган, майлы йөзле, җирән сакаллы, ни чирмеш, ни урыс һәм дә ни татар байларыннан иде. Тәрәзәсенә капланып, Шаһимәрданны танып алуга, ак ыштаннан йөгереп чыкты. — Нәрсә, кенәз, таладылармы әллә?— дип бимазалана башлады. Шаһимәрдан: — Хуҗе,— дип ат сорады. Дудов аһ-ваһ итте. Чәйгә дә кереп тормасын белгәч, келәт башында йоклап яткан улы Семенны уятырга, ат җиктерергә боерды. Кужмарадан Чодраялга чыгасыларын, аннан Дөбьяз аша авылына кайтып ирешәчәген ишеткәч, юлның кимендә атна ярымнар булачагын әйтте. Шаһимәрданның чыдамы бу кадәргә үк җитмәячәк иде. Атларны иярләтеп барырга булдылар. Дудов аңа үзенең иң яхшы дип белгән соры биясен атады. Семен белән каударланып чаптырдылар. Дудов исә: — Кенәз, атны харап итмә, атны яндырма!— дип кычкырып калса да, сүзләрен ишетмәделәр. Берни эшләрлек түгел иде. Шунлыктан: — Биям харап булды!— дип, фуражкасын башыннан салып, каты итеп кулына кысты.— Биям харап булды!.. Ак айгыры бәрабәренә дусты Константинның йөгерек биясен яндыру Шаһимәрдан өчен берни дә түгел иде. Шунлыктан азга да тукталып ял алдырырга уйлап бирмәде. Тайга сукмалары аның өчен таныш түгел иде. Юлсызлык һәр адымда диярлек көтеп торды. Инде кайтып җитәрлегенә ышанычы калмады, бу урманның бетәчәгенә, татар далалары башланып китәчәгенә өмете югалды. Шулай да алты көн дигәндә, тәмам буталып, адашып йөрүләреннән соң, утлап узган көтү эзенә туры килеп, шуннан тайпылмый барып, Җәке авылына килеп чыктылар. Бабасы Гариф муллага куна төшеп, аның Казандагы Күл буе мәдрәсәсендә гыйлем эстәүче шәкерт улы Шәйхулла мәхдүмгә аталган яшь айгырын иярләттерде. Семенны, алтын акча биреп, озатып җибәрде һәм юлын ялгызы гына дәвам иттерде. Бабасының: — Кияү, ни булды, коймактан, балдан, каймактан, каздан авыз итмәдең?— дип, бераз кунак булырга кыставын да кабул итмәде, кыш урталарында гаиләсен төяп килеп чыгарга нияте барлыгын әйтте дә, галәмәт бер маһирлык һәм омтылыш белән чаптырып, авылдан атылып чыгып китте, үрләр-сулыклар аша турылап юл алды. Аның болай ашкынуында һичкемнең эше булмады, каршысына кем дә очрамады. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|