ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 22 страницаАвылында да аны көтми иделәр. Күбеккә батырып кайткан айгыры, нәкъ капка төпләренә килеп җиткәч, тукталуга, егылып аяк сузды. Янган иде, бәхыр, хараплар гына булган иде. Кайнеше, мәхдүм Шәех үпкәләр инде. Ярар, бу бәладән исән-сау котылса, үзенә туры атны багышлар. — Нәрсә булды?— дип, утлар йотып каршы алган хезмәтчеләренә һәм хатыннарына, бала-чагаларына да игътибар итеп тормастан ашкынып ишек алдына узды һәм ак келәтләре, таш пулатлары артындагы атлар аранына бәреп керде. Малкайлар дерт итеп куйдылар. Ак айгыры, тыныч кына солы күшисе урынга, ишекле-түрле тузынып йөри иде. Хуҗасын күрүгә, аңа таба пошкырынып килде. Араталык аша сузылып, кочагына башын тыкты. — Казанның иң кәттә марҗасы да синең кебек булмас, бәхыр!— диде Шаһимәрдан сөенеченнән һәм йомшап китте. Алар бик озак бер-берсен иркәләделәр, бер-берсеннән иркәләнделәр. Болай онытылып җанга җан, муенга муен берегүләре йорт халкы өчен гаҗәп хәл түгел иде. Ишегалды ягыннан хатынының, көнләшүдән: — Чукынды инде шул аты белән! Тәмам җенләнде. Үзен харап итмәгәе? Монда аунап, бер аты үлеп ята, ә ул анда икенчесен кочкан!..— дип, им-том иткәндәй төкеренгәләп сукрануы гына аны айнытып җибәрде. Хаклы иде хатыны, бик хаклы иде... Шәкүр карактан урлатмас өчен шушы айгырын Шаһимәрдан бер ай буена абзарында кочаклап ятарга да риза шул! Тик менә ни әле, алай гына булыр микән? Шаһимәрданның акылы кушланып, шунда ук бер фикергә килде: күрше-тирә авылларга хәбәр салырга, юлга, чокырларга, әрәмәлекләргә каравыллар куярга тиеш ул! Кайтканыннан бирле өч атна узса да, Шаһимәрданга Шәкүр карак хакында һичбер хәбәр ирешмәде. Инде аталган бер ай вакыт хәерсезлеге һәм борчулары белән үтеп бара иде. Шаһимәрдан әфәнде дә бу арада тынычланып, җанын урыныннан кубарган бәхәснең кызып китүдән генә булганлыгын төшенде. Шулай да күңел тойгыларының бер тоем кылы һаман тартылып-тартылып куйгалады. Йортына Шәкүр каракны тәрәзәдән килеп керер сыман күз алдына китерде. Айлы кич иде. Җиргә салкын сыкы иңде. Шаһимәрданның йорт тирәсен саклаган авыл агайлары кичтән үк тергезгән учаклары тирәсендә гәп корып, көлдә күмелгән бәрәңге ашап, падишаһ хәзрәтләрендә егерме биш ел хезмәт иткән Солдат Гыймадетдиннең ничек Дунайда татарча сөйләшеп йөрүләрен, күз күрмәгән, колак ишетмәгән Әдрән диңгезе буйларында да татар сүзенең яхшы үтемле булуын, йөз дә беренче тапкыр булыр, кимендә, тәмләп һәм йотлыгып тыңлыйлар, ара-тирә: — Анысын әйтми калдырдың... Монысын да сөйләп уз инде!..— дип ризасызлыклар да белдергәләүләре белән төнне уздырып маташа иделәр. Шунда ук араларында малай-шалай йокы таба алмыйча йөренә, уйный, төртешә. Аллаһы боерса, бүген-иртәгә бәхәс көне чыга, Шаһимәрдан җиңүче булып, Шәкүр карак оятка каласы. Инде ничәмә авыр көннәр һәм төннәр узды. Күбенә түзелде. Азга калгач кына уяулыкны югалту юк! Менә кызык итәчәкләр әле үзен, адәм көлкесе ясаячаклар угры Шәкүрдән! Шаһимәрдан учак янына якынлашты. Әле яңа гына келә-йозакларын, тәрәзәләрен һәм тупсаларын тикшеренеп чыккан чагы, әмма келәтләр һәм абзар-куралар ягыннан шырт итеп агач сынган тавыштан сискәнеп китте. Аның нәрсәнедер абайлавын сизеп, янындагы иярченнәренең барысы да колакларын торгыздылар. Чебен очкан тавыш та ишетелергә тиеш иде. — Урладылар... Урладылар... Тот... Тот!— дигән тавыш ишетелгән, каравыл кычкырган якка һәммәсе бердәм ташландылар. Аяк асларында бөтерелеп йөргән бала-чагалар читкә очты, алар кайгысымы хәзер. Ул да түгел, якты ай нурында ак айгырның ялтырап-ялтырап алган гәүдәсе суда уйнаган чабак төсле күренгәләп калды. Бакча артлатып ул хәйран тизлек белән ераклаша бара иде. — Атларны чыгар!— дип җикерде Шаһимәрдан.— Атларны чыгар! Артыннан төшәргә! Артыннан! Татарга әмер кирәк. Ул шуны сөя. Кемнең алга чыгып дәшүе булса, артыннан калганнары иярә, аны-моны уйлап маташмый. Егетләре елгыр булып чыктылар. Кулларына утлы кисәүләр алып, атларга атланып, каракның артыннан дау күтәреп ташландылар. Бакча коймалары һәм читәннәре авып-ватылып калды. Шаһимәрдан үзе дә ат өстенә ничек менеп атланганын, кулына шахтерлар лампасы тоткан хәлендә чаптырып барганын сизенми калды. Чак кына мәтәлеп китә язганында гына айнып, атын тыярак төште. Кемнәрдер иярләреннән коелышып, атлар астында калдылар. Ул да түгел, Шаһимәрдан һәммә кеше узып алга чыкты. Тулган ай яктысында юл буйлап чаптырган ак айгырның сырты һәм көмеш яллары ялтырап әле генә күренделәр. Болай булса, куып тотасылар иде. Шаһимәрдан тагын да атын куалады. Әмма сизенми калды. Алдында чокыр иде. Аты кинәт туктауга, башы аша китеп, шунда чумды. Сырты белән килеп төште. Күзләреннән утлар чәчрәде. Баш чүмече яңгырап куйды. Чигәләре әле киңәеп алдылар да чатнап авырта башладылар. Ул аңында иде. Торып басты. Күктә тәмам җиде тулган ай бер-берсенә тагылышып әйләнә иделәр. Чаптырып килгән кешеләр чокырның яныннан гына узып киттеләр. Шаһимәрданны еккан ат, ни хикмәт, аларга иярмичә, гүяки гаебен таныган хәлендә пошкырып алды. Аллаһыга рәхмәт дими, нәрсә әйтәсең инде! Шаһимәрдан, чокырдан күтәрелеп, атның йөгәненә ябышты. Һаман да башы әйләнүе бетмәгән, инде укшыйсы килә башлаган иде. Шулай да ияренә атлана алды. Кешеләре артыннан атын юырттырды. Әмма моннан хәле тагын да авырлашты. Атлатып кына барырга мәҗбүр иде. Баш сөяген ачып су тутырганнар диярсең. Болгады да болгады. Чайкалган саен гүяки түгелеп китәдер сыман. Ул ак айгырын да уйламас дәрәҗәгә җитте. Күрше авылның башында аны кешеләре көтә иде. Алар: — Мәрдан абзый, авылны уратып алдык. Ат эзе монда кергән, әмма чыкмаган,— диделәр.— Авылда гына ул. Бер дә әллә кайда түгел! Шушында гына! Урап алдык! Таңгача сак торыйк! Иртәнге сәгать белән, якты күздә тиз табарбыз! Бу тәкъдимнәрнең барчасын да кабул итәрлек иде. — Шулай эшләгез!— диде ул, әмерен җиткереп.— Айгырны тапкан кешегә мең тәңкә бирәм! — Мең тәңкә!.. Мең тәңкә!..— диештеләр кешеләре. Бу кадәр акчаны гомер буена да эшләп казана алмаулары һәм алмаячаклары аларның хыялларын тагын да хушландырды. — Мең тәңкә!.. Ялгыш ишетмәдекме дигәндәй алар бу сүзләрне тагын да бер-берсенә кабатладылар. Шул арада Шаһимәрдан атыннан төште. Алар күрсәткән тояк эзләре чыннан да юл тузанына кунган сыкыда аермачык диярлек ярылып ята иделәр. Танымыймы соң, бик таный, шуныкы, ак айгырының эзләре. Тоякка тояк, эзгә эз китереп баскан. Һәркайсы бердәй, һәммәсе тигезләр, муенса кебек! Шаһимәрдан шул эзләр артыннан авыл урамына кереп китте. Бу вакытта каны кайнарланган, башының миңгерәве тәмам басылган, хәле яхшырып киткән кебек иде. Эзләр аны авыл урамына алып кереп, мәсҗид яныннан уздырдылар да тыкрыкка таба бордылар. Айгыр монда бераз таптангалап торган. “Әһә, артыннан куучылар юкмы икән дип Шәкүр карак тыңлаштырып маташкан инде”,— дип уйлап алды Шаһимәрдан. Ул да түгел, эзе кабат урам уртасына чыккан, юлын дәвам иткән. Әнә-әнә, йөгертеп кенә барган. Шаһимәрдан урам буйлап киткән эзләрне карый-карый, тыңлана-тыңлана атлавында булды. Яңарак кына узганлыгы ярылып яткан һәм сизелеп торган арба юлына очрады. Кемдер югары як тыкрыктан төшкән, төнлә салам алып кайткан икән. Ул, борылып, сул тарафка кереп киткән. Саламы һаман да коела барган. Айгырының эзен югалтмас өчен Шаһимәрдан һаман да алга атлады. Әмма бераздан эше хөртиләнде. Тыкрыктан күтәрелгән ат көтүе барлык эзләрне бутап бетергән иде. Һай хәерсезләр, капка төпләре саен кереп киткәннәр. Җитмәсә, урам уртасына диярлек салам ишелеп калган. Монысы тагын каян? Теге йөк кереп киткән иде бит! Шаһимәрдан чарасыз калды. Шулай да авыл башына кадәр килде. Чыгып киткән ат эзе юк иде. — Бакча башларыннан сыптырмаганмы?— дип киңәште ул үзе белән үзе. Әмма шунда ук аны ике елгыр егет эләктереп тә алдылар: — Ә, каптыңмы, хәерсез! Шаһимәрдан аларны уңга-сулга эткәләп куйды: — Сез нәрсә, абзагызны танымаска! Алар, аптырашып, аны шунда ук җибәрделәр. — Белмәдек... Белмәдек!— диештеләр. Бу аларның гафу үтенүләре иде. Авылча. — Шәкүр күренмәдеме? — Саклыйбыз, узган-киткән булмады!— Егетләр чыннан да уяу иделәр. — Бакча башлары, су буйлары ничек? — Анда да безнекеләр,— диделәр болар, Шаһимәрдан абзыйларын сөендереп.— Авылдан чыкмады ул. Шунда булыр. Без уратып килдек. Каршысына төшәргә дип монда ашыктык. Күрше авыллар да күтәрелеп килеп җиттеләр. Ул, безнең уратып алганны сизенеп, авылга кереп качты! Шаһимәрдан бар халыкның да бу төндә уяу булуына хәйран итте һәм мең рәхмәтләр укыды. “Авыр чакта халыкка таян!”— дия иде атасы, хаклы нәсыйхәт әйткән икән! “Җиңел чакта — дусларга!” Дуслар алар рәхәттә генә яхшылар шул, рәхәттә генә, акчаң барлыгын белгәндә генә! Шулай да Шаһимәрдан бу каһәр суккан авылны кабат өч әйләнеп чыкты. Су буйларын да, бакча артларын да таң беленгәнчегә кадәр егетләре белән кат-кат тикшеренде, иснәнде. Кешеләрен даим уяу тотты. Һәм дөрес эшләде. Хәер, вәгъдә ителгән мең тәңкә берсенең күзенә дә йокы кертмәде. Шәкүрнең чыннан да чолганышта калуына һичбер шик юк иде. Әгәр дә шушы хәлдә эш дәвам итсә, падишаһ хәзрәтләренең җиде йозаклы тимер читлегенә хәерсез ябалак ат карагы ябылачак түгелме? Шаһимәрдан, болар хакында уйлап, Шәкүр бәдбәхет өчен бераз борчылып, хәтта хәсрәтләнеп тә алды. “Андый кешене харап иттерергә ярамас, яхшы түгел!” Бу фикере урынлы булып чыкты. Чөнки халык арасында: — Ул каракны акылга утыртырга кирәк! Капчыкка үзе килеп керде. Беркая да китә алмас, түрәне, урәтникне, пәлисәне чакыртыйк!— дип иләмсез гауга купты. Бу сүзләрне Шаһимәрданның үзенә җиткерделәр. Ул исә: — Ашыкмыйк, җәмәгать! Сабыр итик, көлкегә калмагаек!— дип, бу кисәтүенә үзе дә хәйран итте. Чыннан да көлкегә дә калырга мөмкин иделәр. Капчыкка кергәнең төлке түгел, мәче баласы гына булса, ни әйтерсең? Даның хәзер илгә таралачак! Шаһимәрдан унбиш таза ирне сайлап алды. Калганнарны авыл тышында сакта калдырып, болары белән урамга таба атлады. Йорт саен кереп, тикшеренү-эзләнү эшләрен башларга тиеш иделәр. Мәзин авыл башында гына тора икән. Беренче булып аларга ул очрады. Шаһимәрданны танымый идеме, әллә кыланмышы шундыймы, башын кыйгайтып-кыйгайтып, маңгаена һич кирәкмәсә дә кулын куеп, озаклап карап торды: — Кемнәр килә?— дип каршы алды. Төнге вакыйгалар хакында ул берни дә белми иде. Шулай да:: — Кичә ахшам вакытында авылга чегәннәр кергән иделәр. Зимагур Гыйльметдиндә куна калганнарын гына ишеттем!— диде, сорауларга берьюлы җавап биреп һәм үзенең шиген белдереп. — Кайда яши ул зимагурыгыз?— Шаһмәрдан бу соравын биргән арада мәзин мәсҗидкә таба юл алган иде. Соңга калуы да бар шул, намаз вакыты керде. Халыкның әле кузгалганы да юк! — Мәсҗидтән арырак, тыкрык эчендәге йортта,— диде мәзин, баруында булып, Шаһимәрданны егетләре белән бергә артыннан ияртеп,— күрсәтермен! Зимагурның йорты — яхшы, каралты-курасы ныклы һәм биек читән белән уратылып алынган иде. Төнлә бутаган арба эзенең дә аның капкасыннан кереп киткәнлеген Шаһимәрдан чамалап-күреп килде. Менә болары аның үзенең эзләре. Шул арада мәзиннең ягымлы тавышы авыл өстенә азан чакыруын җәелдерде. Озак та үтми ишекләр, капкалар ачылганы, халыкның уянганы ишетелә башлады. Бары тик зимагур Гыйльметдин йортында гына хәрәкәт сизелмәде. Капкасын этеп караган иделәр, Шайтан хәерчесе, ачылды да китте. Терәү дә салмаганнар икән үзләре. Зимагурның ишек алды уртасында көлтә төялгән зур арба тора иде. Арырак — келәте, каралты-курасы, печән кибәне, тирес өемнәре. Ныклы һәм иркен тормыш белән гомер сөргәне күренеп тора. Каян килеп зимагур атаганнардыр? Ике егете каралты-куралар ягына кереп китте. Шаһимәрдан үзе, тирес өемнәре янына килеп, биек итеп куелган печән кибәне янына атлады. Дәртләнеп кукырайган әтәч куркурлап алды, кетәклегендә кояшның чыкканын да көтеп тормастан, вак-төяк тавыкларын ияртеп, орлык чүпләштерергә ашыккан. Чит кешеләрнең йөргәненә исе дә китмәгәндәй кыланды сыман. Ул арада, Шаһимәрдан уң-сулны караштырганда, тирес өстенә менеп басты. Бу юлы тагын да кукыраеп тавыш бирде. Шаһимәрдан көнчыгыш якны күзәтте. Әле һаман да кояш чыкмаган, шулай да каурый болытларда алсулыгы сиземләнә иде. Төньяктан суык җил исеп, көннең җылы булмаячагын сиздерде. Кая ди инде ул октябрь аенда эсселек? И хәерсез гомер! Ни барысы дүрт ае җылырак булган кебек, аннан соң көннәр бозыла да бетә. Агачлар да яфракларын коярга тотына. Тапканнар бабайлар җәннәт асты туфрагын, кинәндергәннәр! Ярты дөньяны басып алып та, юньлерәк урын-биләмәләргә хуҗа була алмаганнар шунда! — Шаяртма!.. Дурак дигәч тә!.. Йорт ягыннан ишетелгән тавышка Шаһимәрдан янына җыела башлаган егетләре дә игътибар иттеләр. Кайсыберләре хәтта сискәнешеп куйдылар. Хуҗаларның йокламавы аңлашылырга тиеш иде. Шаһимәрдан тәрәзәләргә якынрак килде. Ул да түгел, абзар-кура эченә тикшеренергә кергән ике кешесе дә аннан хәбәрсез чыктылар. Айгырның монда эзе дә юк иде. Йорт эчендәге сөйләшүчеләрнең сүзләрен Шаһимәрдан аермачык диярлек ишетте. Араларыннан кемдер караштырып торган икән: — Ишек алдында йөриләр!— дип бүтәннәргә белдерде. — Йөрсеннәр, айгыр — әллүр!— диде икенчесе, бу — Шәкүр карак тавышы иде. Тәрәзәләргә эчтән капланган чүпрәкнең кадак очы кадәр тишегеннән Шаһимәрдан якты лампа астындагы өстәл тирәли утырган кешеләрне күреп алды. Аннан соң, болай йөрүнең мәгънәсе юклыгын аңлап, ишеккә килде. Тартты. Ачылды. Керде. Аны көткән иделәр. — Сәлам, Шаһимәрдан!— диде Шәкүр бәдбәхет, өстәл түренә утырган җиреннән кузгалып та тормыйча. Әмма кайтарып сәлам бирелүне өметләнәрәк көтеп тормады, әйләнәсендә утырган чегән кыяфәтле адәмнәренә: — Әйдә, булмаса, өләш берәрдән!— дип әмер бирде. — Атны син урладыңмы?!.— дип Шаһимәрдан аңа таба атлады. Әмма юлына тәрәзә янында торган камчат бүрекле адәм аркылы төште. Шәкүр карак кесәсеннән олы күн кенәгә чыгарып, аннан бер мең сумлык бияләй кадәрле кәгазь акчаны алды һәм өстәлгә салды. — Үзең бәхәсләштең! Менә, мең тәңкә акча! Бүген бер ай вакыт чыкты. Айгырыңны тапсаң, бу акча да, айгыр да синеке! Юк икән, бигайбә! Риза-бәхил! Куелган шарт — иман, малдан да, акчадан да өстен! Эзлә, айгырыңны тап!— диде, исе дә китмичә кәртләрен карый-карый. Ул хаклы иде. Шарт үтәлергә тиеш! Ә юк исә, Шаһимәрданның дәрәҗәсе дә, байлыгы да һичнәрсәгә тормый, бәяләре сукыр бер тиен! Үзе күнде, Казан байлары шаһитлык иттеләр. Шәкүр карак һәм адәмнәре кәртле уйный калдылар, Шаһимәрдан үз егетләрен чакырып, бөтен авылны тентергә, базларны да калдырмаска, чокыр-чакырын һәм сәндерә-түбә асларын да тикшеренергә әмер бирде. Шул сәгатьтән дөньяның астын-өскә әйләндерү башланып китте. Шәкүр каракның аларда эше булмады, иярченнәре белән һаман да өстәл янында кәртле уйнап утыра бирделәр. Хәерсезләр! Шаһимәрдан үзе үк базларга кадәр төшеп, идән-сайгакларны каертып, ду китереп айгырын эзләтте. Ни башы, ни өянәге, ни егылуы, ни итагате онытылды. Печән өемнәре һәм эскертләр урыннарыннан күчерелде, кош-корт һәм мал-туар куркышып бетте. Авылдан хәтта көтүне дә чыгармадылар һәм читтән дә һичкемне кертмәделәр. Көн кичкә авышканда бәрәңге бакчалары, яшертен базлары булмагае дип, башаяк актарылып, әрәмәлекләр кат-кат ергаланды. Әмма ак айгырның кыл бөртеген дә табучы булмады. Эзләүне дәвам итүдән мәгънә юк иде. Һәммә халык тәмам арып һәм йончып бетте. Шаһимәрдан да, айгыры да, мең тәңкә акчасы да кирәк түгел кебек иде инде аларга. — Әллә кайчан Әстерханга илтеп җиткергәннәрдер әле!— дип, Шәкүр каракның булганлыклары хакында риваятьләргә әверелгән вакыйгаларны бер-берләренә сөйләп, шуның белән күңелләрен юатырга тотындылар. Халык акрынлап авыл башына җыелды. Кайсыберләре, кулларын селтәп, кайту юлына ук чыктылар. Шаһимәрдан аларны калырга, төне буе сак торырга өндәп карады. Әмма болардан файда булмады. Ак айгырның авылда булуына ышанычлары төкәнгән иде. — Юк эш артыннан йөрибез,— диештеләр авыл агайлары,— эскерт астындагы энә дә табылыр иде бу кадәр актарынуга, бу кадәр эзләүгә!.. Шулай да берничә егет кичке сакка калырга килештеләр. Ә төн тыныч узды. Иртәнгә җирне катырып җибәрде. Суык аларның җилекләренә үтте. Шаһимәрдан суйдырып китерткән сарыкның сөякләре генә калды. Таң беленгәч тагын авылга керделәр. Бу юлы мәзин инде мәсҗид манарасыннан азан чакыруын әйтеп маташа, халык аякка басарга өлгергән иде. Шаһимәрдан һаман да шул зимагур йортына килде. Ишек алларына сибелгән кош-кортлары аңа бу юлы да игътибар бирмәделәр, әтәче һәм тавыклары кыткылдый-кыткылдый элеккечә тибенгәли, орлык чүпли иделәр. Шаһимәрдан ишекне киң ачып йортка узды. Ул күз алдына китергәнчә Шәкүр карак үз адәмнәре белән өстәл янында һаман да кәртле уйнап утырырга тиеш иделәр. Әмма берсе дә күренмәде. Бу бушлык аны кергән җирендә һушын алып туктатты. Ятак өсләре дә буш, мич артындагы сәндерәдә һәм сәкедә дә адәм заты күренми иде. Шаһимәрдан артыннан зимагур Гыйльметдин авыр адымнары белән килеп керде. Ак ыштанын юантык корсагына таба күтәреп: — Суытып җибәрде. Ай-һай, кыш салкын килер!— дип сөйләнеп алды, гүяки алар бергә гәпләшеп көн кичергәннәр, имеш. Исәнлек-саулык та сорашып тормады. — Ат караклары кая?— Шаһимәрданның болай ачу белән эндәшүендә Гыйльметдиннең һич эше юк иде. — Киттеләр, йокларга ятканда юлга чыккан иделәр инде! — Ничек? — Шулай... Җыендылар да китеп бардылар. — Ә айгыр кая?— Шаһимәрдан шунда зимагурның бугазыннан алды:— Айгыр кая?.. Зинданда черетәм үзеңне!.. Гыйльметдиннең бу сүзләргә дә исе китмәде. Шаһимәрданның кулын, якасыннан кубарып, читкә алды. — Ни өчен зинданда? Айгырыңны урламадым, падишаһ хәзрәтләре алдында гаебем юк!.. — Каракларны, ат каракларын яткырганың өчен, өеңдә асрап...— Шаһимәрдан икенче тапкыр якаламакчы иде, Гыйльметдин бу юлы аның сузылган кулын җиңел генә этәреп куйды. — Үзең күрдең... Берсен дә яшереп яткырмадым. Кем килсә дә ишегем ачык, рәхим итсеннәр! Юлчыларга, кунакларга ишек ачарга Аллаһы тәгалә үзе, Ходай кушкан. Ә айгырыңны урлауларын күрмәдем. Анда минем катнашым юк. Шәкүр карак белән үзең шарт куешкансың... Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|