ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 26 страница“Яңгыр булса — шул, агрономның кирәге бер тиен!”— дип гамәл кылырга өйрәнгән авыл агайлары Хәмидулланың барлыгына-юклыгына исләре дә китмәде, билгеле. Әмма дә әле кичә генә өйләнеп алган яшь иргә хөрмәт һәм ихтирамны кызганмадылар. Билгеләнүен берничә яртыны егып бәйрәм иттеләр. Хәерлегә булсын, имеш. Айга бер булмаса, елга ким дигәндә ике-өч тапкыр районнан вәкил килеп, ит, сөт, май, йон, иген, он һәм башканы тикшереп алып-алып киткәнлеген яшереп торасы юк, гомум милли күренеш. Хәмидулла агрономлык кылган “Кызыл байрак” күмхуҗына да көннәрнең берендә бу “озын борын” килеп төшә. Эшне басулар караудан башлап китәләр. Ерак кырларның почмагына барып терәлгән яшел аланлы урман күләгәлегенә аш табынын кордыралар. Янәсе, төшке ашны саф һавада кабул иткәндә, җан һәм тән сихәте өчен гаҗәеп тә яхшы икән. Агрономга әйтеп куелган: “Серне чишмәскә! Әллә кем булып куюы бар. Тавыш-мазар чыгарырга мөмкин. Хәзер заманасын белеп бетереп була димени!” Хәмидулла, “энә карагы”, һаман да вәкилнең колагына тезмәләрнең яхшы тишелеп, шактый озынга баш җибәрүләрен туктаусыз безелдәп бара, мондый да уңышка ирешүләренең төп сәбәпчесе үзе икәнлеген дә әйтергә онытмый. Яңгырларның вакытында яуганлыгы исәптә түгел. Сүз арасына кыстырып, бу уңганлыклары өчен кимендә бер медаль алу, әмма орденга да риза булачагын, мактау кәгазе дә беренче юлга ярап торачагын да кыстыргалап куя. Вәкил, ай-һай тәүфыйклы нәрсә, баш бөгеп тыңланып, дәфтәренә төрткәләп тә бара. Киләчәктә Хәмидулла район башына менеп, хакимият җитәкчесе дә булачак икән, имештер. Әле менә рәисләре бер дә юньле түгел. Эчмеш һәм салмыш белән бергә сүгенмеш һәм ачуланмыш та ди. Шактый тузан туздырып йөргәннәреннән соң, вәкил, бераз арыпмы, машинаны иген басуына туктаттырган. Иркен кырның кояшы икесенең дә сулышларын киңәйтеп җибәргән. Вәкил бер дә төшеп калганнардан түгел икән, бодайдан арпаны гына аерырлык белеме дә бар. — Бу нәрсә?— дип сораган.— Бөтен басуларыгызны әфчүк баскан түгелме соң? — Юк,— дигән шунда ук Хәмидулла агроном,— нинди әфчүк булсын ди бу, солы катыш бодай чәчелгән иде, яхшы тишелгән. Вәкилнең аны-моны әйтерлек дәрте калмаган, бары тик: — Алай икән!— дип башын гына каккан. Моннан соң борчак басуына тукталганнар. Инде дә кузаклана башлаган вакытлары икән. — Борчакны да солы белән катыштырып чәчтегезме?— дип сораган вәкил, агрономга туры карап. — Беләсез, дөрес әйтәсез,— дигән шунда ук сүзне элеп алган, колагына урап өлгергән Хәмидулла. Ары киткәннәр. Солы басуына җиткәннәр. Шундый да күркәм булып үсәләр ди. Болар машинадан төшүгә, агроном Хәмидулла: — Менә без шулай эшлибез инде, дустым,— дип күкрәк суккан. — Афәрин, бик афәрин,— дигән вәкил дә, тел шартлатып.— Әллә солыны да солы кушып чәчтегезме? — Каян белдегез?— дигән агроном, аптырап.— Солы кушып чәчтек, солы кушып! — Алай икән!.. Бүтән басуларны вәкил карап тормаган, идарәгә кайтып, башка тармакларны да тикшереп чыгарга вакыт җиткәнлеген белдергән. Әмма Хәмидулла коелып төшкән. Урман аланында ашъяулык җәеп көтеп торуларын ничек итеп аңлатырга җай таба алмыйча гаҗизләнгән. Вакыт — кысан, менә кузгалып китәргә тиешләр, озакка сузарга ярамый. — Безнең әле тагын да басулар бар,— дип әйтеп караган. — Юк-юк, күрдек, канәгатьмен,— дигән вәкил, машинага кире борылырга әмер биреп. “Баш бетә!”— дип, Хәмидулла, нишләргә белми аптырагач, туп-туры әйткән дә салган: — Анда, ни... Төшкелеккә урман аланына аш әзерләткән идек, шунда барсак, ничек уйлыйсыз? — Бик яхшы булыр, шәп уйлыйм,— дигән вәкил.— Аны әллә кайчан әйтмичә! Басулар аннан да күренәдер әле, киттек! — И-и, безнең егет икәнсез,— дигән Хәмидулла да куанып.— Алай булгач бер сорау да бирим әле? — Әйе, тыңлыйм,— вәкил елмаеп кына карап куйган.— Бирегез соравыгызны! — Сез кем буласыз?— Хәмидулланы бу кадәр үк ахмак булыр дип көтмәгән шофер да артка борылып караган. Тик вәкилнең бер дә исе китмәгән. — Районнан эшегезне барлап-тикшереп китәргә җибәрелгән кеше,— дигән, аңламасаң, белеп тор диярәктер инде. — Эшегез буенча, дигәнем? — Ә, кем булып эшлисезне әйтәсез икән! Соң, әйе, укытучы булам. Әдәбият, тел укытам. — Ә-ә?— дигән Хәмидулла агроном.— Мин әле авыл хуҗалыгы буенча белгеч түгелме димәкче идем. — Ә нәрсәгә? — Соравым бар иде! — Нинди? — Ничек диим? Ис китә әле,— дигән агроном Хәмидулла, чын күңеленнән офтанып: — Борчак чәчсәк тә солы үсеп чыга, бодай чәчсәк тә. Ул солы белән генә җаннар тыныч... Шунда вәкил көлеп җибәргән. Шофер да тыңланып барган җиреннән чак кына чокырга очмаган... Бераз юл узалар да, вәкил агрономнан кайтарып сорый икән: — Борчак чәчәсез, солы үсеп чыгамы?— дип, бик җитди рәвештә. — Әйе,— ди икән агроном. Болар тагын тыела алмыйча көлеп җибәрәләр, Хәмидулла да аларга кушыла ди. Тагын бераздан вәкил: — Бодай чәчсәгез дә солы тишеләме?— дип сорый икән. Хәмидулла: — Әйе,— дияргә өлгерми, болар тагын көлеп җибәрәләр икән. Шуннан вәкил: — Әйтсәм әйтим инде,— дигән,— аны һәркем белә. Солы түгел ул, әфчүк, чүп үләне! ...Ул көнне урман аланыннан агроном “Әчүк Хәмидулла” исемен тагып кайткан. Бу аңа орден да, медаль да, мактау кәгазе дә булып, гомерләре буена ябышып йөргән. Әле кайсыдыр ерак күмхуҗга рәис итеп куйганнар ди үзен. Анда кушаматын белми торганнардыр, мөгаен. 1998.
МАҖАРАЛЫ ГЫЙЛЬМЕТДИН Хикәя
Хөсникамал апаның Гыйльметдин исемле малае кечкенәдән үзсүзле булып үсте. Кычыткан белән дә пешекләп карадылар, каеш-чыбыркы да “ашаттылар”, әмма юньгә кермәде, тәртә ватып чапкан айгыр кебек кызу канлы иде. Орылды-бәрелде. Әмма һәр шайтанга каршы үз догасы бар диләр түгелме? Гыйльметдиннең дә бер-бер нечкә җире булырга тиеш иде. Моны һичкем белергә өлгермәде, малай егетлек яшенә керергә җитеште. Тик аның, солдатка киткәндә, артыннан елап калучы да табылмады. Әнисе Хөсникамал апа да: — Абыйсын да кыйный торды, әтисен дә дөмбәсләде, кайтмаса да исем китми,— дип сөйләгәненә бөтен авыл авыр сулап: — Шулайдыр шул, котларын алып бетергән икән,— диделәр. Егет котыпка, дөньяның тәмугына эләкте. Әллә ниткән атом су асты көймәсендә йөзә икән, имеш. “Казан” дип атала, ди. Хаты килеп төшүгә, Хөсникамал апа укып та тормаган. Гәҗит китерүче кыз, Гыйльметдиннең сабакташы: — Апа, алай итмәгез инде, җыртмагыз,— дигәч кенә, бераз күңеле йомшарып: — Мә, кызым, нишләтсәң дә ярар, үзең укы,— дип, кулына тоттырган. Шушы вакыйгадан соң авыл халкы Хөсникамал апаны ачуланып телгә ала башлады. Гыйльметдин, нәрсә дисәгез дә, алар өчен үз балалары кебек якын иде. Авылда шулай инде ул, бар да “үзләренекеләр”. Гыйльметдингә сабакташы Гөлчирә җавап язып җибәргән. Гадәт өчен, тәртип саклаптыр, күрше-күлән белән бергә әти-әнисеннән дә сәлам юллаган. Моны ишеткәч, Хөсникамал апа: — Ул кызны күрсәм, чәчен йолкыйм әле,— дип ачуланган. Әмма кеше баласына тияргә акылы гына юл бирмәгән. Шуннан соң Гыйльметдинне искә алучы да, бар дип белүче дә булмады. Хезмәт срогы да үтеп китте. “Менә кайтып төшәр!”— дип тә көттеләр. Әмма ул юк иде. Гүяки дөнья йөзендә яман Хөсникамалның Әтәч Гыйльметдине Чучак елгасы буендагы Әдһәм авылында тумаган, сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, мәҗбүри рәвештә урта белем алу өчен тугыз чакрым ераклыктагы Ыңгырчакка барып-кайтып йөрмәгән. Дөрес, аның Хатирә Җәмиләсе белән мәхәббәт уены уйнаганнары хакында электән сүз йөри иде. Кияүгә чыкканда да, мескенем, елаган, диләр. Бер дә юкка түгел, Гыйльметдингә аталган күз яше, имештер. Моны ишеттергәч, хат ташучы Гөлчирә кеше алдында Җәмилә белән алышкан икән дә, тик якалашуга ук эшләре барып җитмәгән. Шул вакыйгалар сәбәбеннән генә Гыйльметдин берара сүзгә кертелеп алынды, әмма дә җиткән кызлары булган ата-аналарга тагын да серләр ачылды: ул холыксызга барысының да күңелләре ятып, йөрәк түрләрендә мәхәббәтнең кызыл гөлләре кукраеп чәчәк атып ята икән шул, Аллаһ сакласын! Монысы гына онытылган иде, сөйкемле сөякле егет хакында икенче төрле сүзләр кузгалып, аны эттән алып эткә салучылар, дуңгыз һәм чучкага чыгаручылар аз булмады. Бу хәлләрдән кабердәге әби-бабалары да туксан тугыз тапкыр әйләнеп кенә түгел, бөтеренгәләп ятар иделәр. Әмма ул юк-барларга исән булган әти-әнисенең һичбер исе китмәде. Чөнки Хөсникамал апа улы Гыльметдинне әрәм китеп югалганнар исемлегендә йөртте. — Акыллы бала булса, юне булыр иде, башына җиткәннәрдер,— диде.— Бер орылып бәрелгәндер дә суга ташлаганнардыр? Кайтып йөреп аптыратмас, иншаллаһ! Аның “иншаллаһы” бу очракта артык һәм урынсыз исә дә, күрше-тирә авылларда Хөсникамалның улы да су төбендә калды, балаларыбызны армия хезмәтенә бирмибез дип, яз-көзләрен ду килеп митинглар ясап, вәкилләр сайлап ил башына юллатып, кызыл һәм ак әләмнәр болгап йөрделәр. Хәер, бу хәлләр шулай ук Гыйльметдин өчен хәсрәтләнү түгел, үз малайларының кайгысын күтәрү генә иде. Шулай да, халыкның күңеле белән бергә, Хөсникамал апаныкы да бераз кузгалып, узышлый чәйгә тукталган карен-карендәш алдында күз яшен сыга, улын юксына торган булып китте. Аналык хисләре кузгалып, улының ни начар яклары да онытылды. Вакыйгалар чылбырында Гыйльметдинне изгегә чыгарып, фәрештәләр хисабында йөртә башлаган иделәр. И дөньялар, диген, һаман да бер көенчә генә бармый икән ул! Вакыт үз җаенда ашыгып, Гыйльметдиннең сабакташларыннан кайсысы өйләнеп тормыш корды, күпләре кияүгә китеп бардылар. Җәмиләнең дә бер-бер артлы кызлары туып һәм малайлары үсеп, Гөлчирә дә ару гына кешедә тормышлы булды. Бәндәдә бүтәннәрнең кайгысы димени хәзер! Бу елларда Әдһәм авылының сигезьеллык мәктәбен дә уртага әйләндерделәр. Өлкән укытучылар да ялга китеп, яңалары килде. Батырлар һәм ил каһарманнары өлгесендә яңа буынны тәрбияләүгә алынган яшь мөгаллимәләрдән сары чәчле, зәңгәр күзле, чибәрлектә — йотар өчен бер кашык суың да кирәк булмаган, озын толымлысы Хөсникамал апаларга җитмеш кереп, улы Гыйльметдин хакында белешеп, бик матур кыйсса язды. Хәтта район гәзитәсендә дә хикәя итеп бастырдылар. Әмма егетнең фотосурәте булмау гына эчләрен поштырды. Әллә ниткән эзтабарлар эшкә керешеп карады, сабакташларын тинтерәтеп бетерделәр. Тик мәгънә генә чыкмады. Гыйльметдиннең төс өчен сыңар сурәте дә юк иде. Ниндирәк икәнлеген сораштырып, рәссамга махсус йөкләп, бик матур бер сурәтен карандаш белән төшерттереп, Хөсникамал апага алып керделәр. — Улыгызга охшаганмы?— дип сорадылар. Сурәтнең биш алдына, ун артына төште анасы. Тамаша итте. Мондый да чибәр, мондый да мәһабәт “улын” күреп хәйран калды: — Нәкъ үзе!— диде, һичбер шикләнер урын калдырмыйча. Быел гына ике катлы итеп ак кирпечтән салдырып керелгән мәктәпнең иң зур залының иркен түренә Гыйльметдиннең ошбу сурәтен элдереп куйдылар. Купшы буяулар белән күз явын алырлык итеп ясалган иде. Җитмәсә, янына эре алтын хәрефләр белән ил батыры булганлыгын, Рәсәй президентының аңа герой исеме биргән фәрманын да яздырып элделәр. Бу соңгысы Әдһәм авылы халкын гына түгел, хәтта район башлыкларын да хәйран итте. Сурәте сурәт инде, ә менә фәрман белән берсе дә таныш түгел. Хәтта Хөсникамал апа да белми икән. Мөгаллимә кыз: — Мин әле сезгә яхшы билгеле дип торам. Гәзитәләрдә басылды,— дигәч кенә: — Әйе-әйе,— дип барысы да башларын каккалаганнар. Авылларына гына түгел, хәтта бөтен районнарына да санаулы гына килгән ул гәзитәләрне хаҗәткә дә җиткерә алмауларын әйтеп тормаганнар, бичаракайлар. Сурәтен соратып, мөгаллимә кыз, хәрби комиссариаттан адресын таптырып, хәтта “Казан” атом су асты көймәсе капитаны исеменә хат та язып караган, тик җавап кына килмәгән икән. Хөсникамал апа кемне югалтканын, изге улына бәддога укып ялгышканын аңлагач, Аллаһы каршында ничәмә-ничә мәртәбәләр тәүбә-истигъфар кылды. Аны Гыйльметдине хакында сөйләтергә җыелыш саен чакыра, бәйрәмнәрдә түргә утырта торган булып киттеләр. Карасана, улы илгә-көнгә һаман яхшылык кылып торган икән! Гыйльметдиннең тавыгы күркәгә, кәҗәсе сыерга әйләнде дигәндәй, һәркемнең, белгәне-белмәгәненең теленә керсә, аның белән соклану, мактану гадәти күренеш булып китте. Ходай язгандыр, бу хәлләр шушы рәвешле кайчанга кадәр барыр иде, әмма беркөнне авылны гүяки яшен сукты, Гыйльметдин үзе кайтып төште. Ишектән килеп керүенә, әнисе шартлап идәнгә ауды, күземә күренәме дип, әтисе авызын ачкан хәлендә телсез калды. Энеләре-апалары кайсы-кая таралышып беткән, өйләнешеп-ярәшеп, үз оялары белән тора иделәр. Күршедә генә яшәп яткан чыбык гәүдәле олы апасының әнисеннән ипи калае сорарга дип керә барышы икән, энесенә тап булуга, чинап җибәргән. Мәгәрем шул тавышының үтә-миләүшә сыйфатта чыгуы гына Хөсникамал апаны айныткан, атакайларына да җанын кайтарган. Беренче сораулары бик гади һәм гадәти булган: — Кайда йөрдең? — Солдатта!— дигән Гыйльметдин.— Үзегез озатып калдыгыз бит! — Без сиңа, ун ел хезмәт, дип әйтеп җибәрдекмени? Кайдалыгыңны “чуртым” да белми, монда елашып беттек!.. Шулай сөйләнеп, апасы, әнисе, әтисе һәм Гыйльметдин үзе кочаклашып үкерешкәннәр. Аны-моны аңламый һәм белми калган тирә-күрше дә кереп-нитеп аптыратмаган. Үткән-булган үпкәләүләре дә онытылган. — Әни,— дигән Гыйльметдин,— мин өйләнеп кайткан идем... — Кемгә?— Хөсникамал апа аптырап калган. — Бер кызга инде...— Гыйльметдин җавабында озаклап аңлатып торырга итмәгән. — Кыз икәнен беләбез! Кем кызына?— дип сораган әтисе. — Яхшы кешенең кызына... Сез анысын сорамагыз,— дигән тагын да аңлатып торуны кирәк тапмаган Гыйльметдин. — На когу-у?— дип кайнарланган апасы, энем, мөгаен, туган телен оныткан да, ни сораганны белми такылдый диярәк уйлап. Әмма Гыйльметдин әйтер сүзендә авызын ачып калган. Дөрес сөйләшмимдер, ахрысы, болар мине аңламыйдыр диярәк аптыраган. — Аһ, марҗа алганмы?— дип, Хөсникамал апа кулларын йодрыклаган. Әмма: “Йортка кертәсем юк!”— дияргә ашыкмаган. — Марҗа шәп була инде ул,— дигән шунда күңеленә гайрәт төшкән әтисе. — Ни сөйлисез?— дип чатнаган апасы. Ахырда уртак бер фикергә килеп, бакча башында көтеп калган бу марҗа киленне өйгә дәшәргә кирәклеген барысы да җөпләп тавыш биргән. “Киленгә беренче көннән усаллык күрсәтергә ярамый”,— дигән халык сүзен искә алып, тавышта каршылар булса да, анысын ук исәпкә алып тормаганнар. Гыйльметдинне күрергә бөтен авыл халкы җыелган. Районнан да шәхсән үзен чакыртып телеграмма китерелгән. Бу кадәр хөрмәт һәм ихтирамның сәбәбен аңламый йөргән Гыйльметдинне күрергә ул арада хакимият башлыгы үз персонасы белән килеп төшкән. Хәтта ишекләрен шакып кергән. Марҗасы белән Гыйльметдин түрдә ыспай гына утыралар икән. Геройлык орденын күрсәтүне үтенгәннәр. — Нинди геройлык ул?— Гыйльметдин аптыраган. — Менә, синең!— дигәннәр аңа. — Булмаганны, каян килеп?— дип, Гыйльметдин кире каккан, исе дә китмәгән. Шунда барысы да тавыш-гаугада бозылышып алганнар. Сары чәчле мөгаллимәне эт урынына ачуланып, Гыйльметдиннең мәктәптәге сурәтен чыгарып ташлаганнар. — Никләр генә кайттың!— дип офтанган әнисе.— Син югында бик әйбәт иде әле. Бозып ташладың барысын да! Гыйльметдингә көн калмаган. Авылдан гомерендә икенче тапкыр, инде бу юлы бөтенләйгә үк чыгып киткән. Аның кайда-ничек хезмәт итүеннән барысы да бихәбәр калганнар. Шулай да мәктәптән чыгарылган сурәтенең камиллектә һәм матурлыкта бик тә кайтыш икәнлеген төшенгәннәр. Гыйльметдиннең үзенә җитәме соң! Китеп дүрт көн узуга, аны эзләп хәрби комиссариаттан чаптыртып килеп тә җиткәннәр. Хөсникамал ападан: — Улың кая?— дип сорыйлар икән. — Чыгып китте, Аллага шөкер, олакты,— дия икән бу, сөенеп. — Апа, нигә алай әйтәсез?— ди икән комиссар, аптыраудан күзен сөртеп. Үпкәләгән ана яшереп тормаган: — Герой түгел икән ул!— дип әйтеп салган. — Нигә герой булмасын? Менә — ордены, медальләре, президентның фәрманы. Үзен хәбәрсез югалды дип, боларын безгә җибәргәннәр, гаиләсенә тапшырырга. Ә ул исән кайткан икән. Аларның, апа, көймәләре Боз диңгезендә харап булгач, улыгыз зур батырлыклар күрсәтеп, аны коткарып калган...— дип сөйли биргән комиссар. Аның каршында Хөсникамал апа ни әйтергә дә белмичә аптырап тора икән. — Әмма бүтән бер очракта, хәрби бурычын үтәгәндә, агым аны чит тарафка алып киткән. Ә орден-медальләре безгә кайтты. Тапшырасы иде... Хөсникамал апа аңа һични белән булыша алмаган. Чыгарып тондырылган барча язмаларны мәктәпкә кабат кертеп элгәннәр. Тик менә фотосын гына һаман да таба алмыйлар ди... Хөсникамал апа инде тәмам олыгаеп бетте. Улының орден-медальләрен үзендә саклый. Кайвакыт аларны ачып карый да: — Ни җирләрдә йөри икән бу хәерсез бала!— дип ачулана да елап җибәрә. Чыннан да, Гыйльметдин хәзер кайда икән? Гәзитә аша да эзләтеп караганнар, милициядән дә соратканнар. Һаман да белүче юк ди. Аның исемендә, фамилиясендә генә дә йөздән артык кеше яши икән, күбесенең туган елы, көне дә туры килә, тик Әдһәм авылыннан гына түгелләр. Гомумән дә ул Әдһәм авылында андый кеше тудымы икән дип аптыраучылар да бардыр? Дөрес уйлыйлар. Кешенең кадере кем булуы белән генә шул әле ул!.. Юкка борынгылар әйтмәгәнме: “Үзеңнән кечеләргә сукма, пәйгамбәр булуы бар, өлкәннәрне рәнҗетмә, каргышы төшмәсен!”— дип? Хаклык бар ул. Тик без аның кайдалыгын һәм ниндилеген генә белмибез. Юкса, үзебез дә фәрештәләр сафына басар идек. 1998.
СӨЛЕК Хикәя
Кояшның бәндәләрне генә түгел, хәтта агачларны һәм ташларны да гүяки балавыздай җебетеп эреткән бер көнендә Казаннан читкә китеп ял итәргә, истирахәт кылырга булдык. Мондый вакытта, амин сәгатедер, барысы да уңай килеп тора шул аның. Кәеф тә яхшы, ниндидер бер тынычлык һәм җайлылык чишмәсе күңелләрне сугара да башлады. Салкын кышта каткан-өшегән, язгы эшләрдән тәмам арыган тән нурланырга тиеш бүген. Каенсарның сөзәк ягында тукталып, шушында үзебезгә урын җайладык. Түбәнлектән аккан су саф һәм тын иде. Аның эчендә йөзеп йөргән сөлекләрне, яр кырыена ук килеп, карап утыра бирдем. Минем әлегә аларны, шушы су суалчаннарын, бу кадәр дә җәһәт һәм тиз йөзәләр икән дип башыма да китермәгән идем. Шушыларны инде әби-чәбиләр шеш өстенә салып, үлеген суыртканнарын ишеткәнем бар. Кан белән күбенүгә, үзләре үк егылып төшәләр, имеш. Әмма кечкенәдән: “Сөлек иярмәсен!”— дип теләсә-нинди суга керүдән өлкәннәр тыя торганнар иде. Аллаһ сакласын, бөтен тәнеңне сырып алалар да каныңны суырып бетерәләр икән. Берән-сәрән булганда ярый, күпкә китсә — зыянга!.. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|