Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 29 страница




Ә­йе...

Рә­ис исем­ле бер ми­шәр аб­за­гыз­ны да Чо­кал хал­кы гы­на тү­гел, күп­ләр бе­лә тор­ган­дыр әле. Күр­мә­гән исә­ләр, ишет­кән­нә­ре бар­дыр. Шул, шул! Үзе! Кы­лыч бо­рын­лы, үт­кен күз­ле, җә­һәт йө­реш­ле. Бу­е­на ка­ра­ма­гыз, буй кем­дә дә бар ул. Аңа бул­ган ка­дә­ре­се дә җит­кән. Элек­ләр­не ма­ши­на­да эш­ләп, хә­зер ка­ты бо­рын­нар­ның, ягъ­ни дә дуң­гыз­лар­ның ху­җа­сы бу­лып ал­ды. Фер­ма мө­ди­ре. Үсә аб­за­гыз, ты­ныч кы­на, ма­тур гы­на үсә, күз ти­мә­сен!

Бер­ва­кыт шул Рә­ис аб­за­гыз­ны бө­тен Чо­кал авы­лы бе­лән ге­нә тү­гел, ра­йон ми­ли­ци­я­сен аяк­ка бас­ты­рып эз­лә­гән­нәр, бө­тен ил буй­лап хә­бәр сал­мак­чы да бул­ган­нар, та­вы­шын­нан кур­кып кы­на тук­тал­ган­нар.

Мо­ны бер көн эз­ли­ләр икән, ике, өч. Һа­ман эзе­нә тө­шә ал­мый­лар. Өен­дә ма­лай­ла­ры-кыз­ла­ры елап уты­ра, ха­ты­ны “су­ган су­ын сы­га”. Җан ачы­сы­на тү­зә ал­ма­ган күр­ше-кү­лән, та­вык-че­беш, сы­ер-са­рык, өй­гә-ку­ра­га кай­тыр­га те­лә­ми­чә, ан­да-мон­да чә­че­леп йө­ри. Ә ул юк та юк.

— И ях­шы да ке­ше иде,— дип елый ди ха­ты­ны, Рә­ис­нең усал­лык­ла­рын һәм сал­га­лаш­тыр­га­лаш­ты­рып йө­рү­лә­рен тә­мам оны­тып.

— И эш­кә афә­рин дә иде ин­де: ни тот­са, шу­ны баш­кар­ды, ни­гә ябыш­ты, шу­ны бул­дыр­ды,— дип сөй­ли икән күм­хуҗ рә­и­се, зур­дан ку­бып, әм­ма дә Рә­ис­нең кә­җә­лән­гән чак­ла­рын исен­нән чы­га­рып.

— И ба­тыр да ке­ше иде ин­де,— дип ис­кә­рә икән учас­ток ми­ли­ци­о­не­ры Га­таул­лин, Рә­ис­нең кый­на­шып-тук­ма­шып йө­рү­лә­ре­нә тү­зә ал­мас хәл­гә җит­кән чак­ла­рын­да тө­зер­гә җы­ен­ган бер­кет­мә­лә­рен ер­тып таш­лап.

А­ның са­ен ул­ла­ры-кыз­ла­ры ин­де ми­ләш­тәй кы­за­рыр­га өл­гер­гән күз­лә­рен­нән бә­рәң­ге ка­дәр тү­гә­рәк яшь бөр­тек­лә­рен сы­га икән, аның са­ен күр­ше-кү­лән­нең бә­гы­ре көя, җа­ны ки­се­лә ди.

— И Рә­ис ке­бек ке­ше без­нең авыл­да элек тә ту­ма­ды, мон­нан соң да бул­мас. Бер яр­ты­га йө­ге бе­лән күм­хуҗ үлә­нен ишек ал­ды­ма кай­та­рып ау­да­ра тор­ган иде, бә­гырь­кә­ем,— дип елый ди Хис­би­ка­мал тү­ти.

— Аның кем­ле­ген әйт әле! Ул ел­гыр күз, ул кы­лыч бо­рын, ул се­ңер­дән ге­нә тор­ган бе­ләк-кул,— дип ку­шы­лып ки­тә ди җил­дән ба­ла иярт­кән Гө­лән­дәм, ка­ра чәч то­лым­на­рын йол­кып, бо­лай да зур күз­лә­рен ка­бак­лан­ды­рып.

— Эһ, ми­ңа би­рә­се биш тәң­кә ак­ча­сы кал­ды, баш тө­зә­тер­гә ге­нә алып тор­ган иде, ха­ты­ны да кай­тар­мас ин­де,— дип ачыр­га­ла­на икән Шәй­хет­дин аб­зый, ачу­ын ба­са ал­мый­ча Чо­кал­ны иң­гә-буй­га ун әй­лә­неп.

А­ның са­ен Рә­ис­нең ха­ты­ны үк­си, ба­ла­ла­ры бе­те­ре­нә ди. Күм­хуҗ ида­рә­се­нең ишек ба­шы­на эләр өчен ма­тәм так­та­сын да әзер­ләп куй­ган­нар. Тик кай­гы­дан бер­се дә ка­дак-чү­кеч то­тар­лык хәл­дә тү­гел икән.

— Үле гәү­дә­сен ге­нә бул­са да тап­ма­быз­мы?— дип, аб­зар-ку­ра, ба­су-кыр­ны мең кат тик­ше­реп, ерак Ала­тыр ур­ма­ны­на ис си­зү­че усал эт­ләр җи­бә­реп эз­ләт­кән­нәр. Ә Рә­ис­нең ни үзе, ни сө­я­ге юк. Эзе­нә тө­шә ге­нә ал­мый­лар. Ап­ты­ра­гач, су тө­бен­дә ят­мый­мы дип, буа һәм күл­ләр­не җи­бә­реп бе­тер­гән­нәр. Ко­е­лар­ны “тик­шер­мә ке­ләп”, бо­лай да ачы су­ын күз яшь­лә­ре бе­лән тоз­лан­ды­ра-тоз­лан­ды­ра түк­кән­нәр. Ә ул юк та юк.

— Ярар!— дип хәл ит­кән күм­хуҗ ида­рә­се,— бул­ма­ды бу, ка­ра так­та­ны элик тә ма­тәм игъ­лан итик! Ях­шы ке­ше иде...

— Ниш­лә­мәк ки­рәк!— дип, ка­рар ас­ты­на сыр­лап ку­лын куй­ган ра­йон ми­ли­ци­я­се­нең баш­лы­гы Габ­дул­лин.

— Юга­ры­да бе­лен­сә, ав­то­ри­тет­ка су­га ин­де,— дип, те­лә­мә­сә дә ки­ле­шер­гә мәҗ­бүр бул­ган ха­ки­ми­ят баш­лы­гы.

— Җир ти­ше­ген­нән бул­са да та­бы­гыз!— дип кар­шы төш­кән Рә­ис­нең ха­ты­ны.

Мәсь­ә­лә­нең ка­ра так­та бе­лән хәл ите­лү­е­нә бер ке­ше­нең кар­шы икән­ле­ген һәм күп­че­лек­нең ки­ле­шү­ен тер­кәп, бер­кет­мә­не ту­тыр­ган­нар да, мул­ла­дан җе­на­за укы­тыр­га ти­еш­тер ди­гән фи­кер­гә ки­леп җит­кән­нәр ге­нә, кем­дер ишек как­кан. Ач­са­лар, ни күр­сен­нәр, өч көн эз­ләп тә та­был­ма­ган Рә­ис ба­сып то­ра. Тик мо­ңа ка­дәр ерып йөр­гән авы­зы са­лы­нып төш­кән дә, күз төп­лә­ре чо­кыр­ла­нып кал­ган.

— Бә­гы­рем,— дип, аның ко­ча­гы­на ха­ты­ны атыл­ган, му­е­ны­на асы­лын­ган.

— Ни бул­ды?— дип, алар­ны сы­рып ал­ган ида­рә хал­кы.

Ул ара­да өе­ре бе­лән бө­тен Чо­кал җы­е­лыр­га өл­гер­гән. Ба­ры­сы да ку­а­ны­шып:

— Та­был­ган-та­был­ган, Ал­ла­га шө­кер!— дип бер-бер­сен кот­лаш­кан­нар.

Ин­де ка­вы­шу ми­нут­ла­ры­ның кай­нар­лы­гы су­ы­на төш­кән. Шун­да учас­ток ми­ли­ци­о­не­ры Га­таул­лин сы­ер ке­бек мө­гер­дәп куй­ган:

— Ни бул­ды, кая юга­лып йөр­дең?

— Тук­та әле син,— дип аны бүл­дер­гән ра­йон ми­ли­ци­я­се баш­лы­гы Габ­дул­лин,— мин ба­рын­да ал­га чы­гар­га ни ха­кың бар?.. Кем, Рә­ис, әйе, ки­ле­гез әле би­ре­рәк, сөй­лә­гез ба­ры­сын да, яшер­мә­гез!

Ин­де өч көн һәм өч төн Чо­кал­ны гы­на тү­гел, ра­йон­ны да ут­лы та­ба­да би­е­тер­гә өл­гер­гә­нен бе­леп ал­ган Рә­ис, бу гау­га­лар­ның һәм­мә­се дә ха­ты­ны­ның эт­ле­ген­нән икән­ле­ген ях­шы тө­ше­неп, аңа-мо­ңа күз кы­рые бе­лән ге­нә ка­рап ал­ган да елап ук җи­бәр­гән.

— Кот­ка­ры­гыз, егет­ләр, бе­рүк ха­рап ит­мә­гез, өч мең дол­лар та­ләп итә­ләр!..

— “Вы­куп”, җә­мә­гать, “вы­куп”!— дип та­гын ал­га чык­кан учас­ток ми­ли­ци­о­не­ры Га­таул­лин, өч көн­лек мах­мы­рын­нан һа­ман да ары­на ал­мый­ча са­быр­сыз­ла­нып.

— Өч мең дол­лар?— дип егы­лып ки­тә яз­ган күм­хуҗ ида­рә­се.

— Өч мең дол­лар?— дип аң­ла­ша ал­мый тор­ган ха­ки­ми­ят баш­лы­гы.

— Өч мең дол­лар шул!— дип елый бир­гән Рә­ис, зәң­гәр күз­лә­рен­нән са­ран­лан­мый сык­кан күз яшен­нән ида­рә эчен күл ясап. Әм­ма бе­раз шик­лә­неп тә куй­ган: “Арт­ты­рып җи­бәр­мә­дем­ме?”

— Өч мең дол­лар?— дип хәй­ран кал­ган ха­ты­ны, мо­ның нәр­сә икән­ле­ген тә­га­ен гы­на аң­ла­мый­ча, әм­ма зур ке­ше­ләр­нең га­җәп­лә­нү­ен­нән бик олы бор­чу икән­ле­ген си­зе­неп.

Бер кай­гы­ны икен­че­се алыш­тыр­ган. Чәч­ләр үрә тор­ган. Бер­кет­мә ачар­га өл­гер­гән Га­таул­лин гы­на Рә­ис­нең ата-ба­ба­сын со­раш­ты­ра баш­ла­ган. Бу юлы аны һич­кем бүл­дер­мә­гән. Әм­ма ул да:

— Ни бул­ды?— ди­гән со­ра­вын ни­чән­че тап­кыр ка­бат­лар­га мәҗ­бүр бул­ган.— Бәй­нә-бәй­нә сөй­ләп бир әле! Йә-йә, сык­та­ма шул­ка­дәр, үзең­не кул­га ал ин­де!

“­Кул­га ал” сүз­лә­рен ишет­кәч:

— Бир­мим, нин­ди кул­га алу ул!— дип Рә­ис­нең ха­ты­ны ур­та­га очып кер­гән.

Тез­лә­неп үк­се­гән Рә­ис исә, әй­тел­гән сүз­нең мәгъ­нә­сен аң­лап, бе­раз җы­е­ла тө­шеп, аяк­ла­ры­на бас­кан. Бо­лар­га ка­рап то­ра баш­ла­ган. Әм­ма те­ле­нә сүз кер­тү­гә, та­гын елап җи­бәр­гән һәм тез­лә­ре­нә ка­бат сы­гы­лып төш­кән. Ә үзе так­мак­лый икән:

— И-и, ән­нә ге­нәм! Ха­рап кы­на бул­дым, егет­ләр! Ха­рап кы­най-й-й... Үте­рә­ләр... Бил­лә­һи, үте­рә­ләр... Сау бул, го­мер ит­кән ха­ты­ным, из­ге­лек­лә­рең­не мәң­ге оныт­мам... Сау бу­лы­гыз, ип­тәш Габ­дул­лин, ке­ше­гә — ке­ше­чә, хай­ван­га — хай­ван­ча ка­ра­дың, әм­ма ке­ше бе­лән хай­ван­ны аер­ма­дың. Ба­ры­быз­ны да ти­гез, тиң күр­дең, рәх­мәт си­ңа, бә­хил бул!— ди­гәч, го­ме­ре­нә дә мон­дый ях­шы сүз­ләр­не ишет­кә­не бул­ма­ган ра­йон ми­ли­ци­я­се баш­лы­гы түз­мә­гән, Рә­ис­нең му­е­ны­на ба­рып асы­лын­ган да үк­сеп-үк­сеп елап җи­бәр­гән:

— Рәх­мәт, ту­ган...

А­ңа ха­ки­ми­ят һәм ида­рә баш­лык­ла­ры ку­шыл­ган. Учас­ток ми­ли­ци­о­не­ры Га­таул­лин гы­на нык кал­ган:

— Сөй­лә, ни бул­ды?

А­ның та­лә­бен­нән өр­ке­неп, ида­рә би­на­сы ни­ге­зен­дә би­еп куй­ган. Ин­де ге­нә җа­вап би­рим дип авы­зын ач­кан Рә­ис та­гын да ка­ты­рак ба­ла­выз сы­гар­га то­тын­ган. Бар­ча­сы ча­ра­сыз ка­лып, акыл шө­реп­лә­рен ни-нәр­сә бе­лән дә ты­гыз­лап өл­ге­рер­гә җай тап­ма­ган­нар. Арен­да­га алып, ка­ты бо­рын дуң­гыз­лар си­мер­тү­че икен­че бе­рәү, ягъ­ни Ку­лак ку­ша­мат­лы Рә­ис, фу­раж ки­тер­тер­гә бо­е­рык юнә­теп бул­мас­мы дип шун­да ки­леп кер­мә­сен­ме? Бу ка­дәр җы­ел­ган ха­лык­ны күм­хуҗ ида­рә­сен­дә го­ме­рен­дә дә күр­гә­не бул­ма­ган­лык­тан, бо­лай да сак кү­ңе­ле бө­тен­ләй дә ише­леп кит­кән. Ул да, учас­ток ми­ли­ци­о­не­ры ке­бек:

— Ни бул­ды?— дип со­рау­дан уз­ма­ган.

А­ңа:

— Үзең тың­лап бак,— ди­гән­нәр, үз­лә­ре­нең дә әле­гә һич­ни тө­ше­нә ал­ма­ган­лык­ла­рын ис­кәр­теп.

— Ни бул­ды?— Ка­ты бо­рын­нар Рә­и­се­нең акы­лы җит­ми ка­бат­лап со­ра­вын бу юлы бер­се дә игъ­ти­бар­га ал­ма­ган.

Ю­га­лып та­был­ган Рә­ис сөй­ли икән:

— Эш­тән кай­тып ба­рам, ки­леп тук­та­ды­лар ка­лын-ка­лын адәм­нәр. Өч “Мер­се­дес”­та. Йөз­лә­ре­нә оек тарт­кан­нар, күз­лә­ре­нә ка­ра күз­лек­ләр ки­гән­нәр, кул­ла­рын­да “көп­шә­ләр”.

— Син Рә­ис­ме?— ди­ләр.

— Рә­ис,— мин әй­тәм.

— Утыр алай­са,— ди­ләр, күк­рә­ге­мә ал­та­тар те­рәп,— юк­са, “көп­шә­дән пош­кыр­тып су­ы­та­быз”, әйе...

— Сез нәр­сә, егет­ләр?..— Мин әй­тәм.— Уты­рам-уты­рам...

— Күз­не-авыз­ны бәй­лә­де­ләр дә алып кит­те­ләр. Шак­тый бар­дык. Тә­мам ша­быр тир­гә ба­тып бет­тем... Тук­тат­ты­лар, ка­я­дыр кер­теп яп­ты­лар. Шу­лай да: “Кач­мыйм”,— дип сүз бир­гәч, күз­не-кул­ны чиш­те­ләр. Ал­ды­ма әл­лә ни төр­ле сый­лар куй­ды­лар. Аша­вын да ях­шы ашат­ты­лар. Әм­ма ка­ра кай­гы­дан та­ма­гы­ма гы­на үт­мә­де. Өч мең дол­лар ак­ча­ны бү­ген агач­лык ал­ды­на, ка­ра сум­ка бе­лән ки­те­рер­гә куш­ты­лар...

Сөй­ләп бе­те­рү­е­нә Рә­ис, уң-су­лы­на ка­рап ал­ган да:

— Ка­ян алыйм ди мин аны, “су­ы­та­лар” ин­де, “су­ы­та­лар”... Баш­ла­рым ха­рап бул­ды...— дип ка­бат елап җи­бәр­гән.

Җы­ел­ган ха­лык:

— Ән­не­кәй ге­нәм!— дип җир­гә сең­гән.

А­ның са­ен Рә­ис бө­ге­лә төш­кән, ә бе­раз­дан ха­лык та­гын да:

— Ай Хо­да­ем, ай Хо­да­ем...— дип, аһ-ин­ти­зар­лык кы­ла баш­ла­гач, бө­тен­ләй дә идән­гә кап­ла­нып үк­сер­гә то­тын­ган:

— Ка­ян алыйм ди мин ул ка­дәр ак­ча­ны?— Йод­ры­гы бе­лән идән­не төя ди.

Шун­да ра­йон ми­ли­ци­я­се баш­лы­гы со­рап куй­ма­сын­мы:

— Ә ни­гә дип “и­мен­но” си­не ал­ган­нар әле алар, баш­ка ке­ше­не тү­гел?

А­ның бо­лай дип үл­чә­ми әй­түе шун­да ха­лык­ны ди­вар­га сы­лап куй­ган.

— Әс­тагъ­фи­рул­лаһ, әс­тагъ­фи­рул­лаһ!— ди­гән­нәр кай­сы­ла­ры.

— Чын­нан да ни өчен ми­не соң әле, ниш­ләп си­не тү­гел? Ми­нем ни га­е­бем бар?— дип, ми­ли­ция баш­лы­гы­на ка­рап, кап­лан­ган җи­рен­нән кү­тә­ре­леп, өс­тәл ар­тын­да­гы­лар­га якын­лаш­кан Рә­ис.

— Бе­рәр гө­на­һың бар­дыр?— ди­гән ми­ли­ция баш­лы­гы, шун­да ук үз га­еп­лә­рен дә ярым-йор­ты хә­те­ре аша уз­ды­рып һәм: “Ал­ла сак­ла­сын, бу бән­дә, ми­нем бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, са­бый күз яше төс­ле пакь һәм саф!”— дип уй­лап куй­ган. Шу­лай да ба­шы эш­ләп ал­ган да (фикер ка­за­ны зур шул), йом­шаг­рак итеп:

— Бәл­ки, дим, син — шо­фер ке­ше, бе­рәр­сен ял­гыш бәр­де­реп үт­кән­сең­дер, ни, яки баш­ка­дыр?— ди­гән.

— Ал­ла сак­ла­сын! Мо­ңа ка­дәр дә сак­ла­ды, мон­нан соң да бер үзе­нә ге­нә сы­нам!.. Ип­тәш “на­чаль­ник”! Кая ди ул, авыл эчен­дә ге­нә йө­рим мин! Ал­ла сак­ла­сын...

Рә­ис­нең та­гын да үк­сеп җи­бә­рү­ен­нән ку­рык­кан ра­йон ми­ли­ци­я­се баш­лы­гы:

— Мин бо­лай, ап­ты­ра­гач кы­на,— дип әй­тер­гә мәҗ­бүр бул­ган.— Бе­рәр­се­нең юлы­на ар­кы­лы төш­мә­дең­ме?

— Юк ин­де, сез нәр­сә?

— Ә ни­гә “и­мен­но” сез­дән со­рый­лар?

— Бел­мим...

Ми­ли­ция баш­лы­гы ба­шын ка­шыр­га мәҗ­бүр бул­ган. Ба­ры­сы да аңа ка­рап то­ра­лар икән. Шун­да фи­кер ка­за­ны та­гын да кай­нар­ла­нып ал­ган Габ­дул­лин та­гын бер со­рау ыр­гыт­кан:

— Бәл­ки бе­рәр­се бе­лән бу­та­ган­нар­дыр?

— Мо­ны­сы бу­лыр­га мөм­кин!— ди­гән Рә­ис, аның сүз­лә­рен шун­да ук эләк­те­реп алып, җы­ел­ган ха­лык­ка ка­ра­нып.

— Мон­да та­гын кай­сы­гыз Рә­ис?— ди­гән ми­ли­ция баш­лы­гы, кем Рә­ис, шу­ны атар­га җы­ен­ган ке­бек ачу бе­лән.

— М-м-м-мин...— дип чы­гып бас­кан арен­да­тор Ку­лак Рә­ис, ку­лын­да­гы бо­е­рык кә­газь­лә­ре­нә ка­дәр дө­бер-ша­тыр кал­ты­ра­нып.

— Та­гын кем?— ди­гән ми­ли­ция баш­лы­гы, ха­лык­ны чүк­те­рер­лек итеп ка­рап ку­еп.

— Бү­тән юк!— ди­гән ыша­ныч­лы та­выш бе­лән күм­хуҗ рә­и­се. Бу рә­ис­не “пер­си­дә­тел” дип ке­нә бел­гән авыл хал­кы­ның аны шик ас­ты­на ку­яр­га ба­шы­на да кил­мә­гән, бил­ге­ле.

— Алай­са си­нең ни га­е­бең бар?— дип, арен­да­тор Рә­ис­нең кү­зе­нә ка­дал­ган ми­ли­ция баш­лы­гы Габ­дул­лин.

— Бе-бе-бел­мим,— ди­гән арен­да­тор, мес­кен,— мин кө­не-тө­не дуң­гыз­лар ка­рыйм. Бер­кая чык­кан, һич­кем­не күр­гән юк. Эш­тә мин, кө­не-тө­не эш­тә. Юнь­ләп ял да күр­гән тү­гел!

— Һе,— ди­гән бик тә мәгъ­нә бе­лән баш­лык,— һе, алай икән... Арен­да­тор икән... Дуң­гыз­лар ка­рый икән... Һе... Ни кө­ри­сең?..

— Ти­зәк кө­рим, дуң­гыз ти­зә­ге, ип­тәш ни-кем,— ди­гән арен­да­тор Рә­ис.

— Ти­зәк кө­рим?— дип көл­гән баш­лык, бар­ча­сы­на да ачу бе­ләк ка­рап ку­еп.— Ак­ча кө­рим, ди­ген, ак­ча!

— Ак­ча?— ди­гән ап­ты­рау­лы арен­да­тор.

— Ак­ча!— дип бар­мак төрт­кән аңа ха­лык.— Ак­ча кө­ри, ак­ча!

— Га­еп­ле!— ди­гән, озын-юан бар­ма­гын аңа гү­я­ки үтә­ли төр­теп баш­лык,— Га­таул­лин, кул­га алыр­га!

— Тың­лыйм, ип­тәш Габ­дул­лин!— дип, учас­ток ми­ли­ци­о­не­ры шун­да ук арен­да­тор Рә­ис­нең кул­ла­рын арт­ка ка­е­рып бо­гау­лап куй­ган.

— Сез нәр­сә?— дип си­ке­реп тор­ган ха­ки­ми­ят баш­лы­гы.— Сез нәр­сә, ип­тәш Габ­дул­лин? Нин­ди га­еп? Нин­ди кул­га алу?

— Дуң­гыз­лар­ны кем ка­рый?— ди­гән, си­ке­реп то­рып күм­хуҗ рә­и­се.

— Га­е­бе ни­дә?— ди­гән ха­лык.

— Бо­лар­ны бу­та­ган­нар!— дип, зур мәгъ­нә бе­лән сүз баш­ла­ган Габ­дул­лин, алар­га төр­теп-төр­теп күр­сә­теп: — Ул Рә­ис дип бе­леп бу Рә­ис­не ал­ган­нар!

Ба­ры­сы да шым бул­ган­нар. Шун­да гы­на эш­нең асы­лын аң­лап өл­гер­гән арен­да­тор Рә­ис:

— Йа Ал­лам,— дип идән­гә сы­гы­лып төш­кән.

— Ыч­кын­дыр аны, бо­гау са­лу ар­тыг­рак бул­ган!— дип әмер бир­гән Га­таул­лин­га Габ­дул­лин.— Бер­кая да ка­ча ал­ма­я­чак бо­лай да!..

А­зат ите­лү­дән ге­нә арен­да­тор Рә­ис­нең хә­ле ях­шыр­ма­ган. Ул уга­лан­ган да уга­лан­ган, бе­те­ре­неп­ме бе­те­рен­гән. Бер Рә­ис­не икен­че­се алыш­тыр­ган.

— Ниш­ли­без?— дип со­ра­ган күм­хуҗ рә­и­се, үзе­нең дә рә­ис бу­лу­ын әле­гә ис­кәр­ми­чә, ха­лык­та­гы­ча үзен ба­ры тик “пер­си­дә­тел” ге­нә дип бе­леп.

— Бел­ми­без,— ди­гән­нәр ба­ры­сы да бер­дәм.

Мон­дый ва­кыт­та һәр­кем­нең кү­зе ху­җа­лар­га та­ба юнә­лә. Алар ни әй­тер? Чөн­ки дә олы, зур ке­ше­ләр! Ни ди­сә­ләр дә, ба­ры тик алар гы­на, алар гы­на хак­лы!

— Өч мең дол­лар?— дип ба­шын ка­шы­ган күм­хуҗ рә­и­се.

— Тү­ләр­гә­ме?— ди­гән Га­таул­лин.

— Нин­ди тү­ләү! “Ни в ко­ем слу­чай!”— ди­яр­гә код­рә­те җит­кән ха­ки­ми­ят баш­лы­гы­ның.

— Тү­ләү юк!— дип, аны җөп­ләп, сү­зен бел­дер­гән күм­хуҗ рә­и­се.

— Ни­чек ин­де?— ди­гән арен­да­тор Рә­ис.— Ак­ча­гыз бар бит!

— Үзең­не­кен? Мин кар­шы тү­гел,— ди­гән күм­хуҗ рә­и­се.

— Әле ге­нә ак­ча­быз юк шул,— ди­гән баш бух­гал­тер, эко­но­мист­ка ка­рап ку­еп.

— Дол­лар бе­лән шул,— дип сүз кыс­тыр­ган, бә­ла­нең үзен­нән узып бар­ган­лы­гы­на ты­ныч­ла­нып кал­ган шо­фер Рә­ис.

— Тү­лә­ми­без, бет­те-кит­те!— дип кырт кис­кән күм­хуҗ рә­и­се, баш бух­гал­тер­ның сүз­лә­рен йө­рә­ге аша уз­ды­рып.

— Ми­ңа ниш­ләр­гә? Ба­шым­ны бе­те­рә­ләр, ха­рап бу­лам! Ин­де алар ми­не эз­лә­я­чәк­ләр!— ди­гән, “ми­не” сү­зе­нә йө­рәк яр­гыч ба­сым ясап, акы­лы юга­лып кал­ган арен­да­тор Рә­ис, ак­ча ха­кын­да тү­гел, үзе ту­рын­да хәс­рәт­лә­неп.

Шун­да ча­ра­сыз­лык йө­гә­не ки­гән хө­кем­дар­лар һәм ха­ким­дар­лар ты­нып кал­ган. Ха­лык:

— Йа Хо­да­ем, йа Ал­лам!— дип иң­рә­гән.

Кө­тел­мә­гән җир­гә ча­кы­рыл­ма­ган ке­ше ки­леп ке­рү­чән шул ул. Хат та­шу­чы, соң­гы ел­лар­да биг­рәк тә юка­рып кал­ган биш­тә­рен җил­кә­сен­дә ге­нә очыр­тып, ха­лык­ны ера-ера, ишек­тән түр­гә та­ба уз­ган.

— Без­гә яи­сә Рә­ис­кә бе­рәр хат юк­мы? Мон­дый ва­кыт­та кур­кы­ту, “уг­ро­за” бе­лән алар язу­чан бу­ла­лар!— дип, аңа ку­лын су­зып эн­дәш­кән ми­ли­ция баш­лы­гы Габ­дул­лин.

— Юк иде шул,— ди­гән хат та­шу­чы, биш­тә­рен тиз-тиз ак­тар­га­ла­ган. Оны­тып ка­лын­ма­сын ди­я­рәк эз­лә­неп ма­таш­кан.— Гә­зит­ләр­дән гай­ре һич ни кү­рен­ми.

Күм­хуҗ рә­и­се кар­шы­сы­на китереп салынган ва­кы­тын­нан бик тә арт­ка ка­лып ал­га ба­ру­чы ва­кыт­лы мат­бу­гат­ны ха­ки­ми­ят баш­лы­гы ак­тар­га­лар­га то­тын­ган. Әм­ма дә хә­реф­ләр­дән сүз­ләр җыя ал­мый­ча шак­тый озак ка­зын­ган, чо­кын­ган. Ахыр­да, күз-бо­ры­нын кат-кат сөрт­кәч ке­нә, бе­раз ты­ныч­ла­нып, үзал­ды­на укып кит­кән:

— “Циль­на” күм­ху­җы рә­и­се...

А­ны ише­тер­гә өл­гер­гән Габ­дул­лин шун­да ук гә­зит­тә­ге шул яз­ма­га кап­лан­ган. Ба­ры­сы да өс­тәл ти­рә­сен сы­рып ал­ган­нар.

— Күм­хуҗ рә­и­се?..— дип су­зып ка­бат­ла­ган ха­ким.

— Күм­хуҗ рә­и­се?— ди­гән аңа ия­реп күм­хуҗ рә­и­се.

— Күм­хуҗ рә­и­се!— ди­гән­гә сө­е­не­чен­нән авы­зын ер­ган арен­да­тор Рә­ис.

— Күм­хуҗ рә­и­се?— дип пы­шыл­даш­кан ха­лык.

— Күм­хуҗ рә­и­се — кол­хоз­ның “пер­си­дә­те­ле” ин­де ул!— ди­гән Га­таул­лин, сүз­нең мәгъ­нә­се­нә яңа гы­на тө­ше­неп.

— Йа Ал­лам!— дип иң­рә­гән күм­хуҗ рә­и­се.— Ке­ше өчен кай­гы­рып то­рам икән, ә мон­да бә­ла ми­нем баш­ны эз­ләп йө­ри!.. Йа Хо­да! Ми­ңа ниш­ләр­гә? Ха­рап итә­ләр бит!

Өс­тәл ар­тын­нан чык­кан күм­хуҗ рә­и­се ха­лык ура­ган бүл­мә­не бер әй­лә­неп уз­ган да, әле Габ­дул­лин, әле ха­ким­нең му­е­ны­на асы­лы­нып:

— Ниш­лим? Кая ка­чыйм, ип­тәш­ләр?..— дип сы­гы­лып төш­кән.— Ха­рап ит­тер­мә­гез! Кот­ка­ры­гыз! Ми­нем үлә­сем кил­ми! Ба­ла­ла­рым бар!..

— Кас­са­да ак­чаң күп­ме?— ди­гән Га­таул­лин, җа­ен тап­кан­дай: — Дол­лар­га алыш­ты­рыйк!

— Чит ил­дә шул, чит ил­дә!— дип җа­вап бир­гән күм­хуҗ рә­и­се, се­рен чи­шәр­гә мәҗ­бүр­лек­тән.— Ыша­ныч­лы бул­сын дип Швей­ца­ри­я­гә үк ил­теп сал­ган идем...

— Ни­чек, си­не­ке дә шун­да­мы­ни?— ди­гән ап­ты­ра­ган ха­ким.

— Сез­дән кү­реп ин­де, сез­дән кү­реп,— дип ак­лан­ган рә­ис.

— Юләр­ләр,— ди­гән ачу бе­лән Габ­дул­лин.— Ат­на-ун көн­сез ан­нан алып кай­тып җит­ке­реп бу­ла­мы соң аны? Мин, ме­нә, ах­мак бул­ма­дым, Төр­кия ге­нә ил­теп сал­дым! Мо­кыт­лар!

— Яр­дәм ите­гез, ту­ган­нар!— дип ха­лык­ка рә­ис уч­ла­рын суз­ган.

— Ярар,— ди­гән бе­раз­дан ха­ким, аны ты­ныч­лан­ды­рыр­га те­ләп.— Ни дә бул­са уй­лап та­бар­быз! Ра­йон­ның ятим-яба­га­ны як­лау һәм сак­лау бү­ле­ген­дә бар иде бу­гай...— Шун­да ук те­ле­фон тә­гәр­мә­чен бор­гач­лый баш­ла­ган, әм­ма көт­мә­гән­дә Га­таул­лин тел­гә кил­гән дә шо­фер Рә­ис­тән со­рап куй­ган:

— Алар си­нең бе­лән кай­сы тел­дә сөй­ләш­те­ләр? Ял­гыш­ма, исе­ңә тө­шер! Бу бик тә “важ­но”!

— Кай­сы дип ин­де...— Рә­ис бе­раз кау­шап кал­ган. “Та­тар­дан ан­дый ке­ше та­лау­чы­лар чык­мый, бу­ла кал­са да, урыс­ча сөй­лә­шә ин­де”,— дип уй­лап ал­ган да:

— Урыс­ча ин­де, урыс­ча!— ди­гән.

— Я, ни­чек әйт­те­ләр ин­де?— дип төп­чен­гән Га­таул­лин, га­җә­еп ос­та шым­чы­лар­ны те­ле­ви­зор­дан кү­реп, алар­дан һәр­төр­ле сә­ер хә­рә­кәт­ләр­не өй­рә­неп кал­га­нын­ча һәм кы­я­фә­тен ки­те­реп.

— “Ты Ра­ис шту ли?” дип со­ра­ды­лар.— Рә­ис яше­реп тор­ма­ган.

— Әһә, “Ра­ис” дип со­ра­ды­лар, әйе­ме?

А­ның ни әй­тер­гә те­лә­гә­нен әле­гә тө­ше­неп җит­мә­гән, әм­ма аң­ла­ган ке­бек кы­лан­ган хө­кем­дар һәм хө­кем­дар­лар әле Га­таул­лин­га, әле Рә­ис­кә та­ба бо­ры­лып ка­ра­ган­нар. Шун­да гы­на учас­ток ми­ли­ци­о­не­ры дә­вам ит­кән:

— Ише­те­гез! “Ра­ис” дип әйт­кән­нәр, “пер­си­дә­тел” дип тү­гел! Аның әле без дә “пер­си­дә­тел”­не рә­ис икән­ле­ген гә­зит­тән ге­нә ча­ма­лап бе­лә­без. Ну ул жур­на­лист­лар­ны!— Ахыр­гы җөм­лә­сен­дә күк­кә чө­ел­гән йод­ры­гын, ху­җа­лар ал­дын­да ях­шы тү­гел дип, өс­тәл­гә ки­те­реп су­гу­дан чак ты­е­лып кал­ган.

— Әһә! Ми­нем га­еп юк икән! Ми­нем кат­на­шым ки­рәк­ми!— дип кыч­кы­рып сө­ен­гән күм­хуҗ рә­и­се, бә­ла­дән ко­ты­лу­ы­на чик­сез ку­а­нып һәм гра­фин­нан берь­ю­лы өч ста­кан су­ны авы­зы­на бу­ша­тып.

Ба­ры­сы да җи­ңел су­лап куй­ган­нар. Те­ле­фон тә­гәр­мә­чен бор­гач­лау­дан ин­де тук­та­ган ха­ким труб­ка­ны уры­ны­на ат­кан. Бө­тен га­еп­не арен­да­тор Рә­ис­кә йөк­лә­гән­нәр дә, Ка­зан­да­гы ге­не­рал­га хә­бәр бир­гән­нәр. Эш­не ул шун­да ук үз ку­лы­на ал­ган. Өч вер­то­лет, бер ди­ви­зия ми­ли­ция җи­бәр­гән. Тиз­дән үзе дә бу гас­кәр бе­лән ида­рә итү өчен ки­леп җит­кән.

А­гач­лык ба­шы­на, кап­кын­ның җи­ме бу­ла­рак, ка­ра сум­ка­га өч мең дол­лар ту­ты­рып, зур сак ас­тын­да ил­теп куй­ган­нар да, танк­лар бе­лән әй­лән­де­реп ал­ган­нар. Һәр ку­ак тө­бе­нә бер ми­ли­ци­я­не баш­тан-аяк ко­рал­лан­ды­рып сал­ган­нар. Ул ара­да, бә­ла­дән ба­ша­як дип, арен­да­тор Рә­ис, дуң­гыз­ла­рын таш­лап, эш ха­кын да дәгъ­ва­лап тор­мас­тан, ка­ра төн­дә, адәм кү­зе күр­мә­гән як­ка ки­теп бар­ган. Эзе дә кал­ма­ган, бар­лы­гын-юк­лы­гын да оныт­кан­нар.

Ка­ра сум­ка­ны бер көн, ике көн, өч көн... кы­рык көн һәм төн­нәр буе сак­ла­ган­нар. Әм­ма ки­лү­че дә, алу­чы да кү­рен­мә­гән. Вер­то­лет­лар һәм танк­лар әл­лә нин­ди ут­ла­рын ян­ды­рып, бер ди­ви­зия ми­ли­ция ике кү­зен биш итеп сак­та то­ру­ын дә­вам ит­сә дә мәгъ­нә чык­ма­ган. Ахыр­да, арен­да­тор Рә­ис­нең си­мерт­кән дуң­гыз­ла­ры аша­лып бет­кәч, Чо­кал­ның гы­на тү­гел, хәт­та Чүп­рә­ле ра­йо­ны күм­хуҗ­ла­ры­ның ке­ләт­лә­рен­дә кы­рып-се­бе­рер­лек бер юл­пыч та аш­лы­гы-бо­дае-оны кал­ма­гач, әмер ире­шеп, ак­ча­ны үз­лә­ре­нә алып, ге­не­ра­лы-ние Ка­зан­га кай­тып кит­кән.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных