ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 33 страницаСүзне сүз җыйды, тау ясады. Нотыкчылар ул “тау”ның өстенә бер-бер артлы басып, оран салуларын дәвам иттеләр. Берсеннән икенчесе арттыра, өйгән өстенә өя тордылар. Ә юбилярны шул сүз тавы астында калдырып тончыктыруларын уйлап та карамадылар. Фәйзелгабидиннең чыдамы калмады. Әмма өстәл артыннан чыгарга, җавап сүзен әйтергә дә нәүбәт җитеп килә иде. Исәпкә алынмаганнарның һәм искә төшмәгәннәрнең дә катлы-катлы нотыклары калган булып, алар да “йөзәр”не күтәргәч һәм күтәрттергәч, мәҗлеснең ахыры күренмәс хәлгә җитеп, әле ялгызак, әле күмәкләп җыр сузып, көен белеп тә, сүзләрен тәмам бутап бетереп, берсе дә фикерләрен тәмамлап куя алмадылар. Бу хәлдән үртәлеп, тагын да әйтеләселәрнең яңасын башладылар. Мәҗлесне җыярга тиешле булган җыр киресенчә аны таркатып кына ташлады. Барысы да бүселде һәм чәчелеп китте. Күпләргә утырган җирләрендә җәелү үтә дә ошады булырга кирәк. Шунда гына, бу тантаналарны җилкәсендә ничәмә сәгатьләр буена ялгызы күтәреп утырган һәм шунлыктан тәмам арыган юбилей иясе аяк өсте басып, килгән кунакларына рәхмәт сүзе белән нотык әйтергә дип авызына сүз алды. — Минем барыгызны да хөрмәт итүемне беләсез!— диде ул һәм тамак кырды, тукталды. Мәҗлес халкы шаулап-гөрләп кул чаптылар. Әмма Фәзелгабидиннең нотыгы моның белән генә бетмичә, өстенә өелгән сүз тавын әйләндереп ташлыйсы итте: — Мин беркем дә түгел икәнмен!.. Эшләремне дә үзем түгел, сез башкаргансыз икән. Кайсыгыз кулымнан тотып эшләткән? Берәүләрегез өйрәтеп торган, өченчеләрегез... Шаулаган мәҗлес әһеле шым булды. Сүз тавында нотык чүмәләсен куйган һәркем юбилярның әйткәннәреннән үзен эзләде. Һәрхәлдә Фәйзелгабидиннең “сез” дип атавы аларның җан тынычлыгын алды. Җилкә каккан юбиляр бу нотыгы белән сүз тавын хөрмәт йөзе күрсәтеп килгән кунакларының өстенә ишеп төшерде. Һәммәсе күмелеп калдылар. Болай ук ярамый иде, әлбәттә. Әйтеләсе әйтелеп беткәч кенә шуны аңлап алган Фәйзелгабидин кинәт, башы эшләп, сүзен борып та куйды: — Сез булмасагыз, шулай булмасагыз, максатларыма ирешмәс тә идем... Һәммә нотыкларның кадере бетәргә өлгергән, бер җилкәдән икенчеләренә ыргытылган сүз тавы бушап калган мәҗлес өстәленә күңелсезлек тузаны булып чәчелгән, тоз булып түгелгән иде. Телгә алып сөйләрлек һични калмады. Юбиляр шунда гына нәрсә кылганлыгына ачынып, куллары белән башын тотты, урынына “ишелеп” төште. Мактау сүзләрен дә күтәрә белергә, күтәрә алырлык булырга кирәк шул! Телсез калган мәҗлес әһеле итәкләрен төшерде һәм тизрәк таралу җаен карады. Озын өстәлнең башында юбиляр бер ялгызы гына утыра иде. Каршындагы шешәне кулына алды һәм борыныннан гына авызына койды. Аңа хәзер чыннан да барыбер иде. Олуг юбилей илә сүзләр тезмәсенең төсе, исе һәм һичбер тәме калмады. Октябрь, 1998.
ШИКӘРЕМДЕР-БАЛЫМДЫР Хикәя
Вакыйга бераз гына бүтәнчә булды дисәм, хата сүз кебек аңлашылыр. Әмма әдәби хакыйкать җанны үзенә буйсындыру көченә ия, һәммә нәрсәгә тәкъдир китабында язылган көчне һәм сурәтне бирә. Мин дә аңа буйсынырга һәм телемнән төшкәненчә вакыйгаларны сөйләп бирергә тиешмен. Шикәремдер-балымдыр... Шәһәребезнең Бауман урамы дип йөртелгән күркәм үзәге Казан каласын лаеклы кыяфәткә кертеп җибәргән еллары иде. Бу кадәрле хозурлыкка сокланып һәм горурланып, әмма көндәлек һәм мәңгелек белән бәйле уйларыбызны акыл чишмәсеннән саркытып кына, Альберт абый белән сөйләшеп киләбез. Сентябрь башы алтын кояшының якты йөзле тәрәзәләрдән чагылышы күзләрдә уйный. Урамда төркем-төркем студентлар. Озын һәм озак җәйнең узуыннан соң очрашулары, сөйләшеп туймас чаклары. Альберт абый чираттагы дәреслеген нәшрияттан алып чыккан. Яхшы итеп, зур тираж белән бастырганнар. Җәй көнен Шәле авылында уздырып, бу хакта белми дә калган: китабын мәктәпләргә таратып бетерергә дә өлгергәннәр икән, үзенә, ягъни авторына да калдырырга онытканнар, ничек тә бер данәсен табып биргәннәр. Шунлыктан сөенергә дә өлгермичә, гамь җыярга да җитешкән. Җитмәсә, татар гадәтенчә, электән килгән традицияләрне саклап, “кадимчеләр” “җәдидчеләр”гә каршы чыгып маташалар, мәкалә артыннан мәкалә белән бер-берсенә тәнкыйть яудыралар. Берсе икенчесен аңларга теләми, кабул итми, һәркайсының үз туксаны гына туксан, үз дөреслеге генә хакыйкать, ә заман барышы исәпкә дә алынмый. Альберт абый исә күпләрнең күз алдында үз чорыбызның “җәдидчесе” булып, аның оппонентлары “кадимчеләр”нең өстен чыгарга өлгергән чаклары иде. Әмма ике якның да үз өстенлекләре шактый күп икәнлеге җәмәгатьчелеккә аңлашыла башлаган вакытлар бу. Дөресрәге, күпчелекнең “кадимче” булып, азчылыкның һәм, һәрхәлдә, яшьләрнең “җәдидче” сыйфатында Альберт абыйга ияреп барган җирдән бераз “абынгалаулары” соңгы көннәрдә мәгариф министрлыгын да аяктан ега язды. Укытучыларның Август киңәшмәләрендә хәтта министр да үзен чип-чи “кадимче” итеп күрсәтте. Моны белеп торган, ишетеп өйрәнгән җәмәгатьчелек өнсез калды. Башларыбызда фикер таркаулыгы хөкем сөрүгә карамастан, сентябрь көннәре аяз һәм якты калдылар. Альберт абыйның гаме аңлашыла иде. Сүзгә сүз кушылып, ул миңа Фридрих Ницше фәлсәфәсенең Һ.Такташ иҗатында нинди милли төсмердә чагылыш табарга мөмкинлеге чикләрен аңлатса, мин үземә якынрак һәм үзем белгәнрәк темаларга кереп китеп, Р.Фәхретдиновның яшүсмер вакытларында ук Жан-Жак Руссо фикерләре белән кызыксынып китеп, аны Ислам мәдәнияте кысаларында ничек бәяләвен сөйләдем. Әңгәмәбез җанлы һәм бер-беребезнең сүзен ахыргача тыңлап бетерүдән бигрәк, төп фикерне тотып алып, бар тулылыгы белән күзаллау рәвешендә дәвам итү белән бергә, үз дигәнебезне өстәп-өстәп бару рәвешендәрәк иде. Урам буйлап ничек икенче башына кичеп, Тукай мәйданына килеп җиткәнебезне сизми калдык. Альберт абый Пушкин урамына борылырга, ә мин исә Татарстан буйлап китәргә тиеш идем. Шунда безнең каршыга зур, озын һәм саллы кара “Мерседес” машинасы килеп туктады. Илебездәге хөкүмәт кешеләре генә йөри торган “Волга”лар аның янында кечерәеп үк калдылар. Ирексездән безнең сүзләр бүленделәр, күзләр явын машинаның чибәрлеге яулап алды. — Бәхетлеләр менә ниндидә генә йөриләр!— дидем мин, соклануымны яшерә алмыйча.— Ницше яки Руссоны ишетеп беләләрме икән? — Бу — байлык түгел!— диде Альберт абый, минем көнчелекне басарга теләп.— Ул бәхетлеләр никадәр бәхетсез икәнлекләрен үзләре генә беләләрдер... Кара “Мерседес”ның ишеге ачылды. Аннан дөньяның беренче чибәре булырдай ханым, руль артын калдырып, тыныч һәм горур кыяфәттә чыкты. Машинасы, үз көенә тавыш биреп, ишекләрен бикләде. Кызыл төстәге затлы хатын-кызлар костюмыннан, кулына кечкенә редикюль тоткан ханым нәкъ безгә таба туп-туры килә башлады. Аның чибәрлеге һәм байлыгы алтынлана башлаган кояшлы сентябрьнең хозурлыгын күмеп китте. Без, үз-үзебезне белештерми, аңа юл бирер өчен арткарак чигенеп куйдык. Ә ул ханым тукталып калды һәм, инглиз яки француз телендә түгел, ә бәлки чип-чи татарча исәнләште. Без дә җавап бирдек. “Танышыгыз икән!”— дип, мин Альберт абыйга карап куйдым. Ә ханым миңа исемем белән эндәште, хәтта фамилиямне дә әйтте. — Хәлегез ничек?— дип тә өстәп сорагач, чайкалып киттем, тагын да бер адым артка чигендем һәм шунда гына аны танып алдым. Әйе, ул үзе иде — мәхәббәтем! Исеме дә матур... Мин аны кайчандыр, үткән заманнарда, егет чагымда озата да барган идем. Финанс-экономика институты студенткасы иде шул. Әмма арабызга электән артыннан йөргән егете кереп, гайрәтемне чигергән, өметемне өздергән иде. — Яхшы,— дидем, җавабымда. “Ә сезнекен сорап тормасам да күренә!”—димәкче идем, әдәп хисе итәгемнән тартты. Шулай да: — Танымаган идем, гафу итегез!— дип куйдым. Ханым күңел сараена үтеп керергә өлгергән, көземә җитеп сулган чәчәкләремне терелтергә җитешкән иде инде, аларны сугарып бер елмайды һәм: — Шикләнмим,— диде.— Исемемне дә оныткансыңдыр инде. Ә мин китапларыңны, язганнарыңны укып барам! Юк-бар уйлар беләнме шикләнебрәк аптырап торган Альберт абыйга карап куйдым. Ул “ашыгам” дигән кебек ялт кына сәгатенә карап алды. — Минем лекциям иде! — Әйе!— дип баш кактым. — Хушыгыз!— Альберт абый, кечерәеп, үз юлы белән китеп барды. — Сез аны таныйсызмы?— дидем, ханыма ни әйтергә белмичә.— Акыл иясе. Философ. Галим. Соңгы вакытта дәреслекләр дә күп язды. Альберт абый... — Әйе, игътибар иткәнем бар. Фамилияләрегез бер төрле булудан. Туганнармы әллә? — Юк! Аның сынап карый торган гадәте бар иде. Соравы белән бергә уйларымны җыярга мәҗбүр иткән шушы карашы мине акланырга мәҗбүр итте: — Андый туганнарым булса иде әле! Әмма ул: “Нишләр идең?”— дип сорамады, бары тик: — Болай да кимсенерлегең юк!— диде, ни әйтергә дә белмәдем. Ницше яки Руссоның затлы фикерләре хәтер сараемны ташлап чыккан, сүзләрем йөгәне үз акылымның кулына тапшырылган иде. Әмма хисләрем өлгеррәк булып чыктылар: — Ә сез һаман да чибәр икәнсез! Ханым бераз гына бит очларын алсуландырды. Шулай да: — Сез?— дип үртәлеп куйды. Мин аны үземә берәр сорау белән мөрәҗәгать итә дисәм, ул, киресенчә, үпкәләп: — Син диярлегем юкмыни?— диде. Тавышында үпкәләү тембры бар иде. — Ничектер кыенрак,— дидем, ни әйтергә дә белмичә,— гафу итегез инде!.. Әй, гафу... Гафу ит инде! — Менә шулай дөресрәк булыр. — Сез... ни... синең янда мин... ничектер, “син” дип әйтә алмыйм, мәртәбәгез... мәртәбәң комачаулыймы?— Мин аклану җаен эзләдем. Ханым көлеп кенә куйды. — Нинди мәртәбә инде бу? — Машинаңны әйтәсеңме? — Аны кем дә ала! — Белмим, шулай микән? — Армый-талмый эшләгәндә! — Белмим! Яшермим, ачуым килде. “Ә мин тик утыраммы? Көне-төне эшлим, язам, тик бәясен генә биргәннәре юк. Китап язудан да кадерсезрәк эш бармы икән!”— димәкче идем, тукталып калдым. Дөньяда кыйммәтләр һәм үзкыйммәтләр буталган заманда чынлап та дөрес бәяләнү һәм байлыкны бәяли алу мөмкин түгел шул. — Ирегезнең... Әйе, гафу... Иреңнең машинасы мондый гына түгелдер? Дөресрәге, мин аннан ул турыда түгел, кияүдәме икәнлеген сорамакчы идем. — Аныкы олырак һәм затлырак,— диде ханым, яшермичә,— безнең илдә шулай кабул ителгән: машинаң никадәр зуррак һәм кыйммәтлерәк булса, үзең белән дә аңа карап олылап һәм зурлап сөйләшәләр. “Жигули” белән генә йөреп эш хәл ителми. Хәтта “Ауди”нең дә мәртәбәсе юк! Дөньяның мин белмәгән почмагы үзенчә кайный, үзенчә үзкыйммәтләр тудырырга өлгергәнлеген шунда гына аңлап алдым. Асылда бүген, шушы сентябрь көнендә, Казан шәһәренең таш түшәлгән затлы Бауман урамында кыйблалары һәм үзкыйммәтләре ике төрле булган ике заман очрашкан иделәр. Аның берсе — минем йөздә — яшәешне мәңгелек дип белгәне, икенчесе — ханым йөзендә — байлыкның бер көнлек кенә булганлыгын аңлаганы. Әгәр дә мин аңа кызыксам, ул да шулкадәр үк үземә кызыккан иде. Безне кайчандыр булган, сүнәргә дә өлгермичә күңел түренә яшерелгән мәхәббәтебезнең генә түгел, бәлки менә шушы серле тойгыларыбыз мизгел эчендә үзара якынайтып, бер-беребезгә карата туган хөрмәтләребезне ныгытты, бер-беребезне күзләребезгә тагын да күркәмрәк итеп күрсәтте. Ханым ничек көтелмәгәндә килеп туктаса, шулай ук китеп тә барды. Казан кадәр Казанны кечерәйтеп, аның алагаем “Мерседес”ы тыныч кына кузгалып юк булды. Мин үземне чүп төргәге хәлендә юл читендә калганымдай тойдым. Менә урам җыештыручы берәрсе соскы тотып килеп җитәр, чиләгенә чүпне себереп салыр һәм шәһәр читенә чыгарып ташлатыр өчен әрҗәсенә илтеп бушатыр. Дөнья йөреше мәгърур хәрәкәтен үз тәртибендә дәвам итәр... Мин дә үз юлыма юнәлдем. Авызым ерылган: “Менә кемнәр мине таный!”— дигән ахмак уй акылымны айкап ташлаган, Ницше, Руссо, Фәхретдин, Такташлар да ахмакка калган иделәр... Октябрь ае җитте. Иң беренче бәйрәме — укытучылар көне. Иртәннән эш ыгы-зыгысы мине Казанның бер башыннан икенчесенә йөгертте. Төштән соң гына үз бүлмәмә-кабинетыма кайтып кердем. Ә анда — чәчәкләр. Кып-кызыллар. Бер кәрзин. — Бу ни? — Бик чибәр бер ханым килгән иде. Көтеп торырга вакыты булмады. Бәйрәм бүләге буларак сезгә калдырып китте,— диделәр. Кемнән икәнлеген шунда ук аңладым. Бу чәчәкләр аның үзен бик тә хәтерләтә иделәр. Үзем трамвайдан-трамвайга гына утырып йөргәнгә, аның “Мерседес”ын бүтән очратмадым. Хәер, андый машиналар хәзер Казан тулы икән. Алар — булдыклылар, шул затлы машиналарында киләчәккә таба юл алдылар, ә минем кебекләр — халык мәнфәгате өчен җан атабыз дип йөрүчеләр, буш хыялларын һәм өметләрен кочаклап, үз бәхетләренә сөенеп, ашыкмыйча гына, тәпиләп каядыр атлый бирәләр. Төп башында утырып калучылары да бар... Ә ул чәчәкләрне мин, исемә шул чибәркәйне төшереп торырлар дип, өйгә алып кайтып киттем. Аңынчы дуслар белән мәҗлес корып, бәйрәм табыны артында Маркес һәм Гыйләҗев иҗатларына бәяләребезне биреп, фикерләр бәйгесендә кәеф таптык. Аннан соң трамвай мине һәм минем кебек йөзәрне-меңәрне вагоннарында йолкый-болгый, Казан урамнарындагы һәр тукталыш һәм юл почмагын саный-саный, ашыкмыйча гына төи-төи кайтты да кайтты. Кеше өстенә кеше менде, кешене урталай ерып кеше чыкты. Исән-имин кайтып җиткәнемә сөенеп, йолкынган-таланган кием-салымымны җыеп, мин дә төшеп калдым. Чәчәк кәрзиненнән кулымда тоткасы гына калган иде. Чуп савытына ташладым. Кулларымны кесәмә тыктым, яңа гына ява башлаган беренче кар өстеннән атлап, кечкенә фатирым көткән зур йортка таба юнәлдем. Исемем белән эндәштеләр. Борылып карадым. Ә, юк икән. Мине түгел. Бер-бер адашымны... Әнә кочаклаштылар, кулга-кул тотыныштылар, ашыгып китеп бардылар. Яшьләрнеке — яшьләрчә. Шикәремдер-балымдыр! Ноябрь, 1998.
КОЕЛГАН МӘХӘББӘТ ТАҖЫ Хикәя
Вакыйга 1979 нчы елның 31 нче декабрендә — Яңа ел кичәсендә чишелеш тапты. Әмма аңынчы ул мине туйганчы изде, елатты, түбәнсетте. “Күргәнемне бүтән һичкем күрмәсен!”— дисәм, беренче мәхәббәт хисләреннән бүтәннәрне мәхрүм калдырырга теләгәнем кебек аңлашылыр йә? Шуңа күрә дә: “Сез дә ишетегез, сез дә белегез!”— дим, бәлки хатадан хали булырсыз? Вакыйганың чишелеш табу датасын төгәл атадым инде, сәгатен дә, әгәр кирәк дисәгез, әйтә алам. Әйе, төгәл унбер сәгать тә кырык биш минутта иде. Яңа елны каршылар алдыннан гына. Ә аңынчы... Ә аңа кадәр мин самими һәм беркатлы авыл малайларының берсе идем. Әлегедәй хәтеремдә, иярле атны уйнатып чабып барган җиремдә миңа ул эндәште. Моңа кадәр аны бары тик бар һәм һичкем түгел дип кенә йөри идем. Шаяртып кына әйткән сүзе йөрәгем чакмасына бәрелеп китте дә дөртләгән ялкын эчемне-тышымны биләде. Хәтта гарәби елгыр атым да аякларын саташтырды, абынып китте, кешнәп куйды. — Мине дә утырт әле! Аның бу сүзләре әмер дә, үтенеч тә, еракка-биеккә ашкынган хисләренең канатланырга теләү билгесе дә иде... Юк, исемен дә яшереп тормыйм. Ул сер түгел. Бөтен авыл белгәнне яшереп торуда ни мәгънә? Гөлия?.. Әйе, үзе!.. Ул таганда атына, очып-очып китә, кара күзләрендә Ахирәт көн сихрилеге балкый. Сап-сары чәчләрендә җәйнең йомшак җиле уйный. — Гөлия?.. Сәлам!.. Нишлисең?.. — Күрмисеңмени, атынам... Сиңа рәхәт, ат өстендә очасың гына... Мине дә утырт инде? Аның үпкәләгән кыяфәт чыгаруына исем дә китмәде. Ул әлегә минем өчен чыннан да беркем дә түгел иде. Бармы — бар, бетте-китте вәссәлам... — Утырт инде? — Ярар, бүтән юлы һичшиксез! Бу җавабыма Гөлия көлеп җибәрде. Шаярткан гына икән шул. Таганы аны күкләргә чөйде. Чакма чагылды, ут кабынды, йөрәк ялкынга күмелде. Гөлия! Ул инде бармы — бар гына түгел, ул инде һичшиксез булырга тиеш, аннан башка дөньялык та була алмый, яшәүнең дә мәгънәсе юк! Гөлия!.. Мин шулай гомеремдә беренче тапкыр мәхәббәт сихеренә бирелдем. Моңа кадәр бөтенләй юк кебек булганмын икән шул. Бу хисләр үз барлыгымны танырга мәҗбүр итә башладылар. Яшәү яме тәнемә дә, җаныма да ургылып-ургылып тулды да тулды. Ул вакытларда безнең авылның нәкъ уртасында олы, озын, зур агач мәктәп бар иде. Аның ишек алды яшел хәтфә үлән белән күмелгән. Анда физкультура дәресләре өчен дип махсус эшләнелгән турник, боҗра һәм башка җайланмалар корылган. Биек аралага озын колгалар эленгән. Шуларның берсе ташбаш малайлар тарафыннан күккә чөелүче таганга әверелдерелгән. Гөлия оча-оча шунда атына иде. Атның тезгенен җибәрдем. Тагын уйнаклап һәм ярсып чаба башлады. Ә мин исә Гөлияне гүяки әллә кайчаннан бирле үлеп-үлеп яраткан булуым хакында уйладым. Бу минем беренче сихри һәм назлы әкиятем иде. Дөньям һәм эшләрем онытылды. Күңелемдә әллә кайчаннан чәчелеп яткан шигырь орлыклары шытып чыктылар. Элеккеге авыл малае инде юк иде. Әмма берничә көннән ак каеннарны кочып, әкиятемнең дәвамыннан үксеп-үксеп елаячагымны башыма да китерә алмаганмын. Гашыйк булдым. Бу мәхәббәт илаһи иде. Гөлия булмаса, аны сайлап, менә бары тик ул гына җаныма якын дип үз-үземне ышандырмасам, шушы Илаһи бүләккә бәлки лаеклы табылмас та идем. Минем уемча, бу сөю җавапсыз калырга, шул хәлгә җаным сыкрап еларга, шигырьләр язарга тиешмен. Бүтәнчә һич тә мөмкин түгел. Күңел күзе сукыраеп калсын, дөньяның яме үзгәрсен. Миңа бары тик шундый мәхәббәт кенә кирәк, Аллаһыдан бирелгән, үземнең никадәр бәхетсез, ямьсез, сөйкемсез һәм сөексез икәнлегемне аңларга мәҗбүр итүче мәхәббәт кенә кирәк. Һәм ул үзе килде, үзе җанымны яулап алды. Юкса, әүвәле үземнән кимендә алты яшькә өлкәнрәк булган мөгаллимәм күңел сараенда урын алырга өлгерде, аннан сыйныфташым, күп кенә сабакташларымның башын үзе дә белми әйләндергән Нәзиләгә дә кол калырга әзер идем. Барысы да ялган, мәгънәсез бер кызыгу, җанның Илаһи хис таләп итүеннән генә булган икән. Моның өчен мөгаллимәм бер дә кулай түгел, чөнки ул һәркөн диярлек үз предметыннан дәрес уздыра, сөйли һәм, иң күңелсезе, өй эшләрен сорый. Җавап тотарга һәрвакыт әзер булсам да, чит тел — күңелсез фән. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|