ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 34 страницаӘйе, мин ул вакытта — гади авыл малае, туган-үскән якларымнан беркая да беркайчан да бер генә тапкыр да китәсе түгел идем. Шул хәрби хезмәткә генә барып кайтам да, үземне күмхуҗ эшенә багышлыйм дип белә идем. Һәр адымым, яшәр көнем билгеле булып, җәен печән һәм утын әзерләп, кышларын мал ашатып, эшкә йөреп гомерем үтәчәк. Менә шул сәбәптән предметы кирәксез дип уйланылган мөгаллимәмә гыйшык тотуым уңайсыз, мәгънәсез, икейөзлелек булыр иде кебек тоелды. Боларны гына бик яхшы аңладым. Илаһи азык таләп иткән җанымның ишекләрен мөгаллимәм өчен шапылдатып бикләп куйдым. “Чөйне чөй чыгара!”— дигәндәй, бушап калган урынга Нәзиләбез, Хәзифәбез, Җәмиләбез һәм дә тагын әллә ничәүләр килеп кермәсеннәрме! Сабакташ башлары белән нишлиләр алар минем күңел түремдә? Аларны болай да көн саен күрәм, ни дәрестә, ни тәнәфестә тынгылык бирмиләр, башымны катыралар, шаярталар. Артларыннан ничә егетләребезнең күзләре “Ильич лампасы”дай гөлтләп калалар. Ә алар, юктыр, бәлки Нәзиләсе генәдер, мине дә үзенә колы итмәкче! Бирешмәм, булмас! Чибәрлек белән генә түгел шул әле... Сере дә булмагач, нинди мәхәббәт ди инде ул. Шулай түгелме? Кыскасы, Илаһи мәхәббәт өчен Гөлия генә кулай икән дигән фикергә килдем. Минем алай уйлавым аның горурлыгына тияргә тиеш түгел иде. Җитмәсә, ул үзе миңа беренче булып эндәште түгелме соң? Күрше сыйныфта укуы сәбәпле, көнгә бер яки ике генә күренәчәкмен. Теңкәмне дә катырмаячак. Мәхәббәтемне тоеп йөрсә — шул җиткән! Әмма шушы мәхәббәтем аны кимсетер дип башыма да китерә алмый идем. Уңны-сулны җиде кат үлчәсәм дә, акылым бар якны да бәяләп җиткерергә өлгермәгәнлеген белмәдем. Ишетүемчә, күрше малае, аның агай-энесе сөйләде, имеш, Гөлия укуда алдынгылардан исәпләнсә дә, бик алай ук булганнардан түгел икән, әнисе укытучы, шул исәптән генә билгеләрнең яхшысын яклап куялар ди. Җитмәсә, өйләрендә дә корыдан гына тоталар. Бу сүзләргә ачуым кабарды. Кеше өстеннән кешенең гайбәт сөйләргә, хәтта туганы булсын, ни хакы бар? Нигә Гөлияне кимсетәләр? Моңа юл куярга ярамый! Яклаучысы булуым зарур! Мин шулай дип уйладым. Әмма Гөлиягә минем кирәгем чыкмады. Аны бер күреп калуым белән генә чикләнсәм, борын асларына юка һәм бала йонлы мыек тибәргән бүтәннәр хәтта сөеклемнең капка багасына сагыз кебек ябышырга әзер иделәр. Җәй буе күмхуҗ эшендә җигелүем сәбәпле күп кенә яңалыкларны белми, вакыйгаларны күрми калганмын. Чөнки мин эштән кайтып, атымны тугарып, тиз генә өстемне алыштырып клубка чыкканымда инде аның зур ишегенә олы-калын йозак эләргә өлгерәләр. Гөлияләрнең капка төпләренә килсәм, анда бүтән егетләр сайрашып утыралар. Урамны гына урап кайтырга мәҗбүр булам. Шулай итеп мәхәббәтем тагын да Илаһирак төс ала барды. Җәй узды, мәшәкатьләре белән көзнең дә беткәнлеге сизелмичә калды. Яратканымны Гөлия, мөгаен, үзе дә белми иде. Ничек тә сиздерергә, әйтергә кирәк дип уйладым. Чөнки болай ук, ялгызым гына утта яну дөрес булмый кебек. Ул вакытта хисләремнең тәэсире аркасында шактый гына шигырьләр язылган идеме, әллә алар нәсер катнашмы, ничек бар — шулай, дидем дә, бер дәфтәрчек ясап күчереп, аларны үзенә тапшырдым. Иптәш кызлары белән бергә ул аулак өйдә иде. Сөйләшүебезне ишек артында тыңлап тордылар. Аның җавабы нәкъ көткәнемчә булды: — Юк, яратмыйм мин сине! — Яшерми турысын әйткәнең өчен рәхмәт! Нәрсә дия ала идем? Ул уйга калды. Ә бераздан кереп китте, ә мин, башымны түбән салындырып, сагыш хөкеменә бирелгән хәлемдә кар ерып каядыр киттем дә киттем. Аннан соң тукталдым. Юлымны ачыкладым һәм өйгә таба атладым. Адашмадым, буталып йөрмәдем. Илаһи мәхәббәтем мәрхәмәтсез утында җанымны көйдерде. Кабат Гөлиягә якын да килмәдем. Ялгызым гына көйдем дә көйдем. Күңел түремдә саф һәм гүзәл сурәте балкыды. Күңелемдәге Гөлия белән тормыштагы Гөлиянең икесенең ике кеше икәнлеген белмәвем һәм белергә дә теләмәвем мине гыйшык шәрабы белән исертте. Ләйлә дип үләр хәлләргә җиткән Мәҗнүн сыйфатлырак идем. Бу халәт акылыма айнырга ирек бирмәде, хәтта авылымнан алып чыгып китте. Унынчы сыйныфны бетерүгә, Казанга юл алдым, университетка барып кердем. Ул да шушы ук шәһәрдә, әмма бүтән уку йортында иде. Беләм, авылдашларымның, бигрәк тә аның, барып, хәлен белешмәү — яхшы түгел. Шулай дөрес була дип бала чагымнан ук өйрәтеп үстерделәр. Һәммә таныш-белеш тиешлеләргә баргалыйм. Анда-санда Гөлиянең дә ишек төбенә киләм. Тулай торакларын усал апа саклый. Эчкә уздырмый. Ә Гөлия төшми. Сәгатьләр уза, кич җитә, кайтып китәргә туры килә, ә кайвакыт, мөгаен бу ямьсезлеге өчен берәрсе ачулангачтыр, иптәш кызларыннан кемне дә булса ияртеп, тугыз катлы торакларының үзе яшәгән икенче катыннан чыгып, күренеп китә. Хәлен сорашам һәм кайтырга чыгам. Ә миңа шул җиткән. Яратмавын да беләм. Мыскылланам. Әмма рәнҗергә хакым юк. Ул вакытларда мин елаган кадәрле һичкем еламагандыр... Ә Илаһи мәхәббәтнең, вакыт-вакыт май тамызсаң, уты сүнә, имеш. Шулай гомер агышы минем тормышым корабын үз җаена куа бирде. Кыштан җәйгә чыгам. Әмма чөйне чөй бәреп чыгара алмый газаплый. Бу кагыйдә Илаһи мәхәббәт өчен канун түгел икән шул. Ул үзлегеннән пыскып сүнәргә тиешле. 1979 нчы елның ахыргы көннәрендә хастаханәгә керергә мәҗбүр булдым. Студентның бердәнбер артык әйберсе булган сукыр эчәгесе шартлады. Тукланырмын дип алган кефирым бозык булган, ахрысы. Ә нәкъ Яңа елга сигез сәгать кала сихәтләнгәнемне дәлилләп, мул рәхмәтләремә сөенеп, хастаханәдән чыгарып та җибәрделәр. Кайтышлый, юл уңаенда дусларымның берсенә кердем. Ә ул мине Яңа ел бәйрәменә чакырылган җиренә бергә барырга өндәде, авылдашлары янына. Нигәдер уңайсыз кебек иде, яратмасларын алдан ук тойдым һәм шулай булып та чыкты. Әмма дә аңа ияреп киттем. Барып кердек. Ә аларда — сыгылып торган мул өстәл. Мин андыйны күргәнмени? Безгә дә урын табылды. Ә монда, мине хәйран итеп, Гөлия дә түрдә, егет кочагында утыра. Гүяки аларның туйлары диярсең. Әллә кайчаннан бирле яратышып йөрешәләр икән. Белмәгәнмен шул, белмәгәнмен... Белсәм ди, шуннан?.. Хәерсез, ахмак, ике гөл уртасында үсеп чыккан тигәнәк булганмын икән шул мин!.. Йа Ходаем, ярлыкый күр, бир мидәт!.. Бу хәл мине шулкадәр оятка калдырды ки, авырлыгыннан җаным әрнеде. Гөлия белән егете миннән дә, башкалардан да һич яшермичә кочыштылар, үбештеләр. Гүяки Яңа ел кичәсендә түгелбез, искәрткәнемчә, туйларында утыра идем. Бергә укыган, бала чакларыннан дус булып йөргән иптәш кызлары да янында иделәр. Аларның миңа өнәмичә карап-карап куюлары, нишләп утырасың, синең урын монда түгел, кит, дип әйтергә теләүләре бәгыремне телде, һәммәсе бердәм мине чокырга төртеп төшергәндәй тоелдылар. Моңа кадәр аларны якын итсәм, хөрмәтем белән бар булган яхшы мөнәсәбәтемне күрсәтсәм, хәзер суынып, кимсенеп, хәтта авыраеп калдым. Моңа кадәр күңелгә дәрт биргән, акылны камап торган Илаһи мәхәббәтем эреп юкка чыкты. Үземне канатсыз кош кебек тойдым. Шигырьнең, әдәби иҗатның тәме һәм назы бетте. Атылдым-бәргәләндем. Кая барырга, нишләргә, нинди утларга керергә белмәдем. Бу — хушлашу тәэсире дә иде, чын мәхәббәт белән хушлашу тәэсире. Хис һәм тойгы мөлдерәмә тутырып торган күңелем бушап калу аркасында акылым да төпсез чиләктәй иде. Нишли ала идем соң, нишли ала? Кайларга китим? Һәркайда Яңа ел тантанасы, бәйрәм... Әйе, бәйрәм... Җырладым да, биедем дә, көлдем һәм елмайдым да. Әмма җаным елый иде. Моңа кадәр белмәгән-тоймаган авырлык бәгыремне басып тотты. Һичкемгә ышанычым булмады. Бер генә чибәр кыз да ярдәм итә алмады, минем хисләремне яңарта алмады. Күзләремнең пәрәнҗәләре ачылды, әмма күңелем буш иде. Аның бүлмәсенә һичкем очраклы гына килеп кермәячәк иде инде. Мин тәмугның үзендә идем. Яңа елның тәүге киче буранлы булды. Бәйрәм табыннарыннан халык урамнарга агылды. Кайсылары тау шудылар, “юләр саттылар”, уйнадылар, шаярдылар. Гөлия белән егете аеруча бәхетлеләр иде. Уеннарына катнашмау өчен сәбәбем булганлыктан — хәер, алар мине катнаштырмас та иделәр — читтән генә боларның җәннәтәгедәй шаярышып-көлешүләренә, олы бәхетләренә, көнләшеп түгел, инде сокланып карап тордым да төнге буш, озын һәм ятим Казан урамы буйлап үзем яшәгән тулай торактагы шыксыз бүлмәмә кайтып киттем. Күз яшьләремне болгатып әрсез, салкын, куе буран уйнады. Кайтып кергән чагымда инде офык яктырып килә иде. Әмма бәйрәм бетмәгән икән. Залда ике-өч кыз һәм берничә парлы ярлар назланып бии иделәр. Мине күреп алып, үзләре янына дәштеләр. Беразга читтәрәк, кыенсынып тордым да... Бу дөнья йөзендә миннән дә ялгыз һәм ятим кеше юк иде төсле. Аларга кушылдым. Шыксыз урамда буран котырды. Ә монда — яңа дусларым янында җылы да, җырлы да иде. Ноябрь, 1998.
БАКЫРЧЫДАН АЛТЫН ЧЫККАН Эссе
Теле белән калалар алган, илләрне буйсындырган кешеләр бар. Әмма теле аркасында бәхетеннән генә түгел, хәтта газиз җаныннан колак кагучыларны да аз дип әйтмәс идем. Тел сөйдерер дә, көйдерер инде ул! Хикмәте шунда, нинди башка тагылган бит. Акыллы гына дип йөргән кешеләрнең дә, яши-яши, никадәр ахмак икәнлекләре беленә. Кемгә-кемгә, әмма миңа андый олы күтәрәм кешеләр ешрак очрады. Алардан гайрәтем чигә барды. Андыйлар асылда тел яшерүчән булалар икән. Чөнки холыксызлыкларын һәм ахмаклыкларын сиздерәселәре килми. Әмма... Алай гына түгел шул әле ул. Тормыш дигән мәктәпнең ничә университетка торганлыгын һәркем үзе генә беләдер, валлаһи! Татар халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең туган ягы Апаста, Олы Бакырчы авылында зур гына мәдәният йорты ачылып, асфальт юл да уздырылып, әдипнең җитмеш яшьлек юбилее илә нигезендә ак кирпечтән йорт та җиткереләсе иде. Октябрь ахырында ук җир йөзен кар каплап, егерме градуслы салкыннар башланып китмәсеннәрме! Шуңа да карамастан, Шәүкәт абыйның туган ягында, аның халык шагыйре булуы хөрмәтенә олы бәйрәм уздырырга уйлаган иделәр. Дусларын да чакырганнар. Ул исемлеккә Шәүкәт абый мине дә керткән. Салкыннар артыннан, җитмәсә, ак бураннар килеп, юлларны каплап китте. Олы юлга чыкканда автобустагы урыным данлыклы журналист Мәгъсүм ага Гәрәев белән бергә булуга сөендем. Кышкы көннәрнең бу хәлләрен ул — шагыйрьнең шигъри намазы алдыннан табигатьнең тәһарәт алуы, ягъни үзен сафландыруы дип ахырдан язып та чыкты. Район хакимияте Казаннан кунакларны алып килү өчен Язучылар йортына автобус җибәргән иде. Иртәнге җидедә үк кузгалып китсәк тә, бары тик унынчы яртыларга гына барып җиттек. Кемдер белдерү ясады: — Әйтмәгез әле шул “ярты” дигән сүзне! Бу — шаярту иде. Көтеп алган халык колагына, үз итеп кенә, яратып. Ә апаслар бәйрәмгә бик җитди әзерләнгәннәр. Күмхуҗ рәисләренең “Бобик” дип йөртелә торган УАЗ машиналарыннан алып “Волга”ларына кадәр монда тезелешкәннәр. Берничә кибет машинасы да ишекләрен ачып, товарлары янына ак халатлы апаларны мендереп кунаклатканнар. Кибап-шашлык та кыздырып маташучылары бар. Ә халык, ә халык... Ә халык та шактый җыйналган. Һәр кунакны бәяләп күздән кичерәләр. Хакимият башлыгы — йөгерек кеше, әмма йөргәнендә олы башы һаман да дөянеке кебек алга-артка тибрәнүче Әгъләм Кыямович үзе дә килеп җитте, кул биреп күреште дә: — Әйдәгез, кунаклар, әйдәгез! Соңардыгыз!— дип (болары инде татарда махсус кыстау өчен әйтелә торган сүзләр), колачын җәеп, Мәдәният йортының киң ачылган зур ишекләренә таба дәште. Ак бураннар урамны-кырны аяк астыннан кыек очларына кадәр күмеп, аяк астын катык итеп йөри иде. Бөтен дөньяны чумдырган, һәр тарафта сафлык белән балкыган мәгърур авыл кешесенең йөзләре. Олы Бакырчының статусы бүген бөтенләй үзенчәлекле, таулар эченә чумып утырган авыл гына түгел ул хәзер, бәлки дөньяның үзәге — Мәккәсе һәм Сарбоннасы! Мәдәниятебез вәкилләреннән данлыклы Туфан Миңнуллин,— хатыны, Г.Тукай бүләге иясе, актриса Нәҗибә ханымны уңына алып,— мәртәбәсен күрсәтү максаты белән түгел, бәлки хөрмәте йөзеннән депутатлар “Волга”сында килеп төште. Бераздан Ринат Мөхәммәдиев илә Фуат Галимуллин һәм Гариф Ахунов Язучылар берлегенең җиңел машинасында кәефле генә килеп туктадылар. Казанда ук миңа Ринат әфәнде: “Яныма утырып барырга бер бүтән теләүче булмаса, сине үзем белән алам!”— дигән иде. “Юк-юк, рәхмәт,— дидем,— мин халык белән йөрим, автобуста булырмын!” Ул сүзләрем белән аны куандырдым гына булырга кирәк. Аннары шунысы да бар әле аның: Мәгъсүм ага Гәрәевнең, ягъни гомерен журналист эшенә багышлаган физика өлкәсендә югары белемле, теләсә — үзеңне сата, теләсә — айга утыртып куеп яза белә торган бөек шәхеснең тормыш сабакларыннан юлда дәрес ала бару минем өчен “Волга”да җилдерүдән зуррак мәртәбә иде. Һәм дә ялгышмадым. Ә юлда чыннан да рәхәт киленде, ул болайрак булды... Шәһәрне чыгуга, автобусыбыз ак буран катыгына кереп чумды. Акрын гына барганда һичшиксез соңга каласы идек. Иртәнге тугызга Олы Бакырчыда көтәләр. Мин шаяртып куям: — Мәгъсүм ага, сезне Апас районына керер чатта ук хакимият башлыгы Әгъләм Кыямович каршы ала инде, әйеме? Һәрхәлдә Арча якларына барганда бу тәртипне хакимият башлыклары йола урынына саклап тота иделәр. Казан арты — кунакчыл як. Әмма Тау ягы ниндидер, белгән юк әлегә! — Әйттем бит мин сиңа,— ди Мәгъсүм ага, акыллы башын маңгаеннан капкачына кадәр сыпырып куеп,— Кайбычта Галия Кабицкая музее ачылганда ук — нәкъ шулай булыр дип... — Һәр юл почмагына кызыл башлы адәмен куеп! Ул вакытларда милиционерларның фуражкалары кызыл каймалы иде, шунлыктан аларны я “кызыл әтәчләр”, яисә “кызылбашлар” дип йөрттеләр. Минем сүзләрнең ташы шулар бакчасына атылса да, максатым Мәгъсүм ага белән уен-көлке сөйләшеп баруны суытмау иде. Мөхтәрәм һәм шәрәфле язучы вә журналист әфәнделәр (Батулла ага әйтмешли, каләм ияләре — каләмдарлар) сүзләребездән мәгънә табып көлештеләр-елмаештылар. Әмма безнең сөйләшүнең яртысын да аңламауларын күз кабакларының артыгы белән киңәюеннән сиземнәргә мөмкин иде. — Мин бит Әгъләм Кыямовичны теге заманнарда харап булуыннан саклап калдым... Бу сүзләре белән Мәгъсүм ага шаяртмый иде. Чыннан да ике-өч ел гына әүвәле аңа, хакимият иясенә, бер каләмдар һәм шуның иш-яраннары ябырылган, урыныннан алып ташламакчы иделәр. Әмма икенче бер төркем аны яклап чыкты, коткарып калды. — Шәүкәт Галиев тырышмаган булса...— Мәгъсүм ага нидер әйтмәкче иде, аңа кушылып киткән каләмдар әфәнделәр дә үзләренең бу өлкәдә шактый көч куюларын һәм олуг хезмәтләре барлыгын күккә чөяргә, берочтан күкрәк сугарга тотындылар. Мин исә: — Хактан да каршы алачак икән, вертолет җибәрмәгән булса әле!— дип, сүз кайнарына май тамыздым. Авызларына су алдылар. Бу сүзләрем белән дәртле сөйләшүләрен өзүем бик үк мактарлык гамәл түгел иде. Бераздан тагын гәп кузгаттым: — Мәгъсүм абый, журналист буларак шактый йөрелгәндер, күп җирләрне күргәнсездер инде, ә? — Элекке СССРның Калининградыннан Сахалинынача айкадым! Аның горурланып урынын җайлагандай киерелебрәк утыруы, нидер сөйләргә җыенып фикер туплагандай тынып торуы бар мәртәбәсенә мәгърурлык, затлылык кыяфәте өстәде, хикмәтле сүз әйтәчәгенә ышаныч тудырды. — Күп йөрдем дисез инде, күп йөрдем! Шушы сүзләре кабатлап, минем сорау катыш әйткәннәрем белән килешүен белдерде. Истәлекләре хәтәр иде булса кирәк: — Күп йөрдем, күп йөрдем!— диде дә, тынып калып, әлегә сөйләргә ашыкмады. Мин аның, уйлар учагын дөрләтергә теләп: — Хәзер, алай-болай ул якларга барып чыксагыз, кесәгездә шоколад һәм кулъяулык йөртәсез инде, әйеме?— дип, күңелен үртәп карамакчы иттем. — Ә нигә?— диде, үтәли карап алып. Соравымны аңламады булырга кирәк, бутабрак әйттем бугай, ачыкларга кирәк: — Алай-болай анда калган улыгызны яки кызыгызны очраткач, чәченнән сыйпап, кулына тоттырырга шоколад яки яулык кирәк түгелмени? Мәгъсүм ага сөйләр сүзен онытты. Ачылган авызының чит-читен әүвәле сыпырып куйды, тын алды, аннан соң гына телгә килеп: — Шаяртма!— дип әйтеп куйды. Автобусыбыз Аккош күле буендагы яндырылган “Нарат” кафесы янына килеп туктады. Шушында һәммә баручылар җыелырга, “Волга”ларда килүче затларны да көтеп торырга тиеш идек. Озак көттерми, Язучылар берлегенең машинасы да килеп җитте. “Волга”дан рәисебез Ринат Мөхәммәдиев чыгуга, анда-санда күккә ашкан мәгърур наратлар буйга кечерәеп калгандай булдылар. Өрлеккә ярарлык егетләребез дә, манара итәрлекләребез дә бар шул татарның, йа хикмәти Хода! — Болар киттеләрме икән инде? Ринат әфәнденең соравын канәгатьләндерерлек җавапны беребез дә бирә алмадык, шулай да: — Бераз көтик, беленер!— дип килештек. — Шәүкәт абый алар белән шул, ансыз барып керсәк, күңелле булмас! Ринат Мөхәммәдиевнең — Язучылар берлеге рәисе чаклары, болай сөйләнүе итагать билгесе түгел идеме? Сүзләренә биһуш булып, тәрбияле кеше икәнлеген күреп алырга һәм сокланырга тиешбездер инде! — Җиде сәгать тә тугыз минутта ук кузгаласы иделәр... Тыныч кына шушылай Мәгъсүм ага әйтеп алды. Моны әллә Ринат әфәнде белән килешмәгәннәрме? Мең кат сөйләшкәннәрдер әле, мизгеленә кадәр килешенгәннәрдер!.. Кузгалышырга булдылар. Соңарып барып керү мөмкин иде. Без автобуста гына шул, ул “Волга” кебек очып кына йөрми, җир өстеннән дә көчкә сөйрәлә. — Мин бераз көтәм дә, кузгалырмын!— Мөхәммәдиев сабыр итәргә булды, ә безгә чат саен тукталып маташмаска боерды. Элдердек Апас ягына. Юлдашларым — шәп егетләр, тележурналист Илгизәр әфәнде дә ул арада сүз борчагын кыздырып алды. Беребездән икенчебез телгә остарак булырга тырышты. Шулай такылдашып һәм балкылдашып барганыбызда Апасның кар күмгән туфрагына килеп тә җителгән. — Мондый зур кешеләрне алып килгәндә элекләрне, безнең чорларда, чәй әзерләп, юлда сыйлап бара торган иделәр... Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|