Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 30 страница




Бе­раз ва­кыт­лар үт­кәч, дус­ла­ры те­ге, шо­фер Рә­ис­нең үзен­нән җай гы­на со­рый­лар икән:

— Шу­лай да дө­ре­се ни­чек бул­ды соң?

Әү­вә­ле һич­кем­гә се­рен тиш­мә­гән, ахыр­да, мак­та­нып­мы, әл­лә на­му­сы куз­га­лып­мы, ба­ры­сын сөй­ләп би­рер­гә мәҗ­бүр бул­ган ул:

— Сал­ган баш­тан җиң­гә­чәй­гә кер­гән­мен. Йок­ла­ныл­ган. Ике көн рәт­тән уя­ту­чы бул­ма­ган. Җит­мә­сә, ми­нем юга­лу­ым ха­кын­да сүз ул ара­да та­ра­лып, дөнья ку­ба­рыл­ган. Ап­ты­ра­гач, юри ге­нә уй­лап чы­гар­ган идем, һәм­мә­се дә ышан­ды­лар та­гын. Ан­нан соң үзем дә шул ял­га­ны­ма ия­реп кит­кән­мен,— ди­гән.

 

P.S. Тик­ше­рү сер­лә­ре бе­лен­мә­сен өчен кай­бер исем­нәр үз­гәр­те­леп би­рел­де­ләр.

­ Ав­густ, 1998.

 

 

­КЫ­СЫР ХӘС­РӘТ

Хи­кәя

 

Фир­дүс­не кай­гы ко­чак­ла­ды, сө­яр­кә­се Лә­лә ке­бек ит­те­реп, кы­сып һәм йө­рә­ге тук­тар­лык хәл­гә җит­ке­реп. Мон­дый ва­кыт­та күз­гә ак-ка­ра кү­ре­нә ди­ме­ни? Ур­та­лай өзе­леп чы­гар­лык бу­ла­сың.

Ха­лык күк­кә хы­ял шар­ла­рын очыр­тып, шарт­на­мә­ле Та­тарс­тан кө­нен бәй­рәм итә иде. Ва­кый­га шу­ның бе­лән бәй­лә­неш­тә мәй­дан­га чы­гып, эт ял­чы­сы бул­ган Фир­дүс­нең йо­кы­сын ка­чыр­ды.

— Кая куй­дым икән?— дип бор­чыл­ды ул, кө­не буе ке­сә­сен­дә йөрт­кән до­ку­мент­ла­рын исе­нә тө­ше­реп. Алар әл­лә нәр­сә тү­гел дә иде ин­де: ма­ши­на йөр­тү хо­ку­кын бир­гән та­нык­лык, аның янын­да шу­лай һәм икен­че­се, аны­сы ав­то­мо­биль­нең ху­җа­сы бу­лу­ын рас­ла­ган ка­тыр­ка­сы. Шу­лар гы­на, әм­ма адәм ба­ла­сы­ның го­мер буе ка­зан­ган бай­лы­гы­ның бо­лар­дан гы­на гый­ба­рәт икән­ле­ген оныт­мыйк!

А­лар­ны кая куй­ган­лы­гы аның гү­я­ки хә­те­рен­дә дә иде: ма­ши­на­сын­да, тә­рә­зә­се өс­тен­дә, һәр­ва­кыт яше­реп кал­ды­ра тор­ган җи­рен­дә.

Ха­лык күк­кә мең йол­дыз­лар си­бә тор­ган са­лют­ны көт­те. Та­тарс­тан бәй­рә­ме шул. Тө­гәл сә­гать ун­да бу­ла­сы са­лют ни­гә­дер ун­бе­рен­че яр­ты­да да очыр­тыл­ма­ды. Кө­теп-кө­теп тә, кө­тә­ге чы­гар­га то­тын­ган ха­лык та­ра­ла баш­ла­ды.

— Бул­мый икән бу!— дип усал­лык­та тау ишәр ха­ты­ны Ка­мә­рия сүз ка­ту­га, кай­тыр­га әмер иреш­те дип, Фир­дүс алар­ны өй­лә­ре­нә ки­те­реп, ма­ши­на­сын ерак га­раж­га ил­теп куй­ды. Сә­гать ун­бер иде. Ме­нә шун­да са­лют очыр­та баш­ла­ма­сын­нар­мы?

— Бу ху­җа­лар­ның җа­ны юк, биг­рәк мәгъ­нә­сез­ләр ин­де,— дип уй­ла­ды ул.— Ха­лык ак­ча­сы­на ха­лык өс­тен­нән хә­ка­рәт кы­ла­лар!

Фир­дүс, өе­нә кай­тып, зат­лы кә­нә­фи­гә чум­ды да, со­ңар­ган аш тә­ме­нә ал­дан “йом­шарт­кыч­ны” авы­зы­на кү­тәр­де. Кылт итеп исе­нә төш­те: ка­тыр­ка-та­нык­лык­лар­ны нәр­сә эш­ләт­те соң әле ул? Әйе, кую­ын куй­ды. Ях­шы яшер­де. Элек­ке­чә ма­ши­на­сын­да гы­на кал­дыр­ды. Әм­ма бар­лап тор­ма­ды. Кү­че бе­лән ал­ды да тык­ты. Әгәр дә йөр­тү та­нык­лы­гы шу­ып төш­кән бул­са? Әй­тик, ке­сә­сен­нән чы­гар­ган иде­ме, әнә шун­да оны­ты­лып ал­дын­да кал­ган бул­са? Ан­нан, ма­ши­на­сын­нан чык­кан­да җир­гә төш­сә? Тап­тап кит­сә­ләр? Бө­тен­ләй дә та­бы­лыр­лык тү­гел икән! Йа Хо­да!

Фир­дүс­нең кү­ңе­ле­нә оя­ла­ган корт аны ак­рын­лап ки­ме­рер­гә то­тын­ды. Ул авыр су­лап куй­ды. Бер аһ икен­че­се­нә ку­шыл­ды. Эче кө­яр­гә то­тын­ды.

Ә­гәр дә шул ка­тыр­ка­ны бе­рәр­се та­бып ал­са? Ке­сә­се­нә тык­са? Ки­те­рер ди­сең­ме? Юк! Юри үзен­дә то­тып за­рык­ты­ра­чак. Ак­ча та­ләп итә­чәк. Ә ке­сә­дә җил­ләр уй­на­ган чак. Әнә, юл­лар бә­я­се күк­ләр­гә ме­неп кит­те! Ир­тә­гә-бер­се­көн­гә бә­хет һәм рә­хәт тор­мыш бу­ла­ча­гы­на сүз би­реп, әл­лә нин­ди но­тык­лар сөй­ләп баш ка­тыр­ган яшел де­мок­рат­лар хө­кү­мә­те дә ха­лык­ны ал­дау­дан уз­мый. Ни­чә ай алын­ма­ган хез­мәт ха­кын да урын­да­гы яшел­ле-кы­зыл­лы-ак­лы хө­кү­мәт­че­ләр ин­де бир­дек дип лаф ора, ах­мак­лар кү­зе­нә тө­тен өрә.

Фир­дүс үз хә­ле­нең мөш­кел­дән дә бо­лай­рак мөш­кел­лә­нү­е­нә ачын­ды, җа­ны кай­нар­лан­ды. Та­гын да “йөз­не” кү­тә­реп өс­тәү аңа ты­ныч­лык бир­мә­де. Ут өс­те­нә кү­мер ге­нә сал­ды­лар­мы — ка­ны гөлт ит­те. Әм­ма бу ял­кын акы­лын як­тырт­ма­ды, бәл­ки та­гын да ка­раң­гы­лат­ты, әл­лә ни­ләр уй­лар­га мәҗ­бүр ит­те.

Аһ, әгәр дә ул ка­тыр­ка ка­рак­лар ку­лы­на эләк­сә яи­сә ба­ла-ча­га аны хә­ка­рәт кы­лып мыс­кыл­ла­са? Төш­кән­дер ин­де, төш­кән­дер? Ма­шы­на­сын ку­еп тор­ган урын­ны мең кат ис­нәп-кап­шап чык­са да та­ба ал­мас ин­де, та­ба ал­мас? Ми­ли­ци­я­дә инс­пек­тор­лар нәр­сә әй­тер­ләр? Та­гын укып йө­рер­гә, им­ти­хан­нар­да кө­е­нер­гә ту­ры ки­лер ин­де! Бер ел го­ме­ре узар­мы? Ха­ты­ны да җа­нын ала­чак. Ки­сәк­ләп ке­нә­ме соң, өз­гә­ләп таш­ла­я­чак. Ике-өч ке­нә тап­кыр бул­са бер хәл! Әгәр көн дә, җае чык­кан са­ен кай­на­тып тор­са? Егер­ме ел яши­ләр. Һа­ман шун­дый. Тәр­бия үт­ми. Ир­тә­дән кич­кә ка­дәр өз­гә­ли. Кү­ңе­ле­нә тын­лык ту­за­нын бер дә утырт­мый, как­ка­лап-сук­ка­лап кы­на то­ра. Ни ка­лын ке­ләм­не дә алай еш сел­ке­ми­ләр, аны­сы, юк­са — тиз ара­да ти­ше­леп-ту­зып бе­тә­чәк. Ә җан? Биг­рәк юка нәр­сә икән шул. Сү­рү ке­бек ке­нә. Гел ти­ше­лер­гә дә ер­ты­лыр­га гы­на то­ра!

Фир­дүс бу көн­не тә­мам арып, җа­ны изе­леп йо­кы­га ят­ты. Әм­ма элек­ке­ге ты­ныч­ла­нып йок­лау аңа бу юлы бө­тен­ләй дә тә­те­мә­де. Ин­де ге­нә күз­лә­ре йо­мы­ла ди­гән­дә дә акы­лы ирек бир­ми ап­ты­ра­та:

— Та­нык­лык­лар кая чә­че­леп кал­ган­дыр әле? Бер дә игъ­ти­бар би­реп тор­ма­дык шул. Үзе дә шул ка­тыр­кы­ла­рын аяк­ла­ры бе­лән из­гә­лә­гән­дер әле. Ир­тә­гә ха­ты­ны ма­ши­на дәгъ­ва­лар. Ә та­нык­лык­лар куй­ган уры­нын­да бул­мас. Йа Хо­да, из­гә­ләп таш­ла­я­чак ин­де!

— Син — мо­кыт,— ди­яр. Бер дә “и­рем” дип тор­мас. Биг­рәк­ләр дә дию пә­рие шул.

Фир­дүс бо­ры­лып ят­ты. Аның аһ-ух су­лы­шын­нан ха­ты­ны­ның нә­фе­се куз­га­лып, ку­лын әл­лә кай урын­на­ры­на елан­дай шу­дыр­ды. Йо­кы ара­лаш­мы, әл­лә ин­де уя­нып­мы, кай­нар су­лы­шы бе­лән аның җан­сыз нок­та­ла­ры­на да җан өрер­гә ма­та­шып ка­ра­ды.

— Нәр­сә? Үл­дең­ме әл­лә?— ди­де бе­раз­дан, ин­де яр­ты сә­гать­ләп ты­рыш­ты­ру­ла­рын­нан соң хәй­ран итеп.

Бо­лай да йок­лый ал­ма­ган Фир­дүс иң ки­рәк­ле җи­ре­нең ай­ныр­га те­лә­мә­вен яше­реп, уян­ма­ган ке­бек кы­ла­нып ят­ты.

— Хә­сис, йо­кы­дан бү­тән­не бел­ми. Үшән бо­зау. Са­лих бул­са, ме­нә ул — му­жик, ич­ма­сам,— дип сөй­лә­неп куй­ды гөл­дер­гүе.

Фир­дүс үз ха­ты­ны­ның Са­лих бе­лән эш­ти-өш­ти уй­на­шын бо­лай да бе­лә иде. Әм­ма ка­бат­лап ис­кәр­теп тор­ма­ды. Үз хәс­рә­те үзе­нә җи­тәр­лек шул.

Кү­ңе­ле­нең бе­раз бу­та­лып алуы аны ты­ныч­лан­дыр­ды бу­лыр­га ки­рәк, Ал­ла­һы­га шө­кер, ин­де йок­лап кит­те. Әм­ма ул ара­да кү­зен ач­ты. Таң ат­кан. Көн кил­гән. Ха­ты­ны те­ге­не-мо­ны пе­ше­ре­неп йө­ри иде. Фир­дүс тиз­рәк га­ра­жы­на, ма­ши­на­сы ар­тын­нан кит­те. Юл­да әл­лә ни­ләр уй­лап бе­тер­де.

Га­ра­жын ачу­га, те­ге ка­тыр­ка­ла­ры яше­ре­лер­гә ти­еш бул­ган җир­гә ту­ры­лап, ма­ши­на­сы­на таш­лан­ды. Юк­тыр ин­де!

Бар­ча та­нык­лык­ла­рын кү­че бе­лән тар­тып чы­гар­ды. Һәм­мә­се дә уры­нын­да иде­ләр. Ул, җир һәм күк­ләр­не тет­рә­теп, чи­нап та җи­бәр­де:

— Ура-а-а-а!

И­се­нә келт итеп Лә­лә­се төш­те. Аның бе­лән бү­ген оч­ра­шыр­га ки­леш­кән иде­ләр, оны­тып ук җи­бәр­гән икән, ме­нә си­ңа мә!

­ Ав­густ, 1998.

­ АХ­МАК КӘ­ШИФ­НЕҢ ГАЙ­РӘ­ТЕ

­ Хи­кәя

 

Дөнь­я­сы­ның яме ке­ше­нең үзен­нән ин­де ул.

Ах­мак­ның да үз бә­хе­те. Әт­кәй әй­тә тор­ган иде: “Ю­ләр­ләр ар­ка­сын­да ма­тур яши һәр­кем!”— дип. Юк­тыр, һәр­кем дә тү­гел­дер. Мес­кен­нәр бул­ган­га гы­на Ал­ла­һы тә­га­лә бу дөнь­я­ның шу­шы хәл­лә­ре­нә тү­зеп то­ра. Шу­ңа кү­рә дә алар­га игъ­ти­бар һәм хөр­мәт бу­лыр­га ти­еш­ле. Мо­ны аң­ла­ган һәм га­мә­лен­дә тот­кан ке­ше­ләр ан­да да, мон­да да бә­хет­кә иреш­ми кал­мый.

Без­нең авыл­да элек­тән кул­га ос­та­лар күп иде. Нин­ди эш­кә алын­са­лар, шу­ны бул­ды­ра­лар. Әм­ма алар­ның ара­сын­да да үтә ях­шы ос­та­ла­ры бу­ла. Ул як­тан ми­нем әт­кәй бе­лән яры­ша алыр­лык­ла­ры юк иде. Шул сә­бәп­тән ми­ңа кул кү­тә­реп су­гар­га, җай­сыз сүз әй­тер­гә кый­мый иде­ләр. Ип­тәш ма­лай­ла­рым бе­лән бер­гә бе­рәр тәр­тип­сез­лек кыл­сак, бак­ча ише җир­ләр­дә ка­рап кы­на үс­те­рел­гән җи­ләк-җи­меш­кә нә­фе­се тар­тыл­са, дус­ла­рым чы­бык ашый­лар, ә мин кы­яр, ал­ма, ки­шер ише­не тәм-том итеп ки­ме­рә идем. Ни ди­сәң дә, ху­җа­лар­ның бер бул­ма­са, икен­че юлы әт­кәй­гә йо­мыш­ла­ры тө­шә­чәк. Әгәр дә юк­тан гы­на бә­хәс­кә кер­сә­ләр, нин­ди йө­зең бе­лән без­гә исән­лә­шеп ки­леп ке­рә­сең ин­де? Әм­ма дөнья йө­зен­дә дә ах­мак­лар юк тү­гел икән шул.

Бер­ва­кыт ки­чен Кә­шиф исем­ле баш­баш­так ир ки­леп тә кер­де, йок­лар­га ят­кан абый аның дә­шү­е­нә си­ке­реп тор­ган җи­рен­дә ко­лак тө­бе­нә дә ал­ды. Ул за­ман­да тин­тәк Кә­шиф фер­ма мө­ди­ре иде. Үзен дөнь­я­ның кен­де­ге­нә са­нап, те­лә­гә­нем­чә аны әвеш-тә­веш ки­те­рә алам дип бел­гән­дер. Абый, ми­нем ке­бек ма­лай гы­на, ба­ла шул, чә­рел­дәп җи­бәр­де. Мин дә си­ке­реп тор­дым. Йод­ры­гым­ны төй­нә­гән хә­лем­дә җә­бер­ләү­че­гә таш­лан­мак­чы идем, әт­кәй ки­леп кер­де. Ко­ла­гын тот­кан, күз яшен сык­кан абый­ны кү­рү­гә, мо­кыт Кә­шиф­кә шалт кы­на “мен­де дә төш­те”. Би­ча­ра­ның әй­лә­неп ки­тү­е­нә хәй­ран итү­дән авыз­лар ачыл­ды, абый да елау­дан тук­та­ды. Кә­шиф ди­гә­не­без ки­сел­гән агач ке­бек идән ур­та­сын­да ята иде.

— Ни­гә мин өй­дә юк ча­гын­да, ка­раң­гы төш­кәч, без­нең йорт­ка рөх­сәт­сез кер­дең әле?— Әт­кәй шу­шы сүз­лә­ре бе­лән та­гын да гай­рәт­лә­неп, ах­мак Кә­шиф­не ая­гы бе­лән идән­гә сы­лап тот­ма­сын­мы?— Мо­ның өчен ми­ңа суд та юк, ни дә юк! Җит­мә­сә ма­лай­га сук­кан­сың, ба­ла­лар­ны кур­кыт­кан­сың. Төр­мә­дә че­ри­сең кил­де­ме әл­лә?

Ах­мак Кә­шиф­нең ко­ла­гы тон­ган иде­ме, әл­лә бо­лай бу­ла­сын көт­мә­гән­ме, ни дә әй­тә ал­мый ята бир­де. Әт­кәй аны ачу­ла­ну­ын дә­вам ит­те һәм, ахыр­да:

— Ят­ма, то­рып бас!— дип әмер ит­те.

Ин­де гай­рә­те сүн­гән, арыс­лан янын­да ку­ян­га әве­ре­леп кал­ган Кә­шиф ди­гә­не­без, дүрт аяк­лан­ган хә­лен­дә, әт­кәй­не әй­лә­неп чы­га-чы­га:

— Са­лих­җан аб­зый, бе­рүк, үтер­мә! Са­лих­җан аб­зый, бе­рүк ха­рап ит­мә!— дип так­мак­лый иде. Абый бе­лән мин, әү­вә­ле һич­ни аң­ла­ма­ган хәл­дә әле авыз­лар­ны ачып, әле ерып тор­сак та, бе­раз­дан бу та­ма­ша­га тә­гә­рә­шеп-тә­гә­рә­шеп кө­ле­шә баш­ла­дык, ахыр­да ты­е­ла ал­мый­ча, ты­пыр­дап-ты­пыр­дап би­е­дек.

— Тор, хә­сис!— ди­де Кә­шиф­кә әт­кәй.— Мон­да си­ңа сы­ер фер­ма­сы тү­гел. Идән­не пыч­ра­та­сың. Чы­гып тай, ях­шы ча­гын­да!

Ми­нут эчен­дә Кә­шиф аб­за­гыз си­ке­реп тә тор­ды, ишек­тән урам як­ка да атыл­ды. Шул ки­тү­ен­нән авыл­ны ук таш­лап кач­кан иде бу­лыр­га ки­рәк, бү­тән бер дә кү­рен­мә­де.

­ Ав­густ, 1998.

 

 

­ И­КЕ МӨ­ХӘМ­МӘД

­ Хи­кәя

 

Го­мер­нең ни­чек үтү­ен­дә­ме­ни хик­мәт, тиз­ле­ген­дә­ме­ни, мәгъ­нә­сен­дә шул! Бай һәм рә­хәт тор­мыш­та яшәп тә, ба­ры­сы-ба­ры­сы әрәм, вәй­ран бу­лыр­га мөм­кин. Дөнь­я­да нин­ди ге­нә хан­нар, бәк­ләр, тү­рә­ләр яшәп кит­мә­гән­нәр? Хә­зер дә бар алар. Мон­нан соң да бу­ла­чак­лар. Бик аз­ла­ры гы­на та­рих сә­хи­фә­лә­рен­дә урын ал­ган­нар да адәм ба­ла­ла­ры­на фай­да эш­ләп кит­кән­нәр. Ә кү­бе­се­нең га­мә­ле бер фор­му­ла­га сы­еп бет­кән: “Ях­шы бул­сын­га ты­рыш­ты­лар, әм­ма ахы­ры һәр­ва­кыт­та­гы­ча на­чар чык­ты!” Аһ шун­да тик ке­нә тор­са­лар иде дә, тик ке­нә утыр­са­лар иде.

Та­тар та­ри­хын­да шун­дый бер ва­кый­га бар: көн­нәр­нең көн­нә­рен­дә Ал­тын ур­да бе­лән Ак ур­да­ның ара­сы бо­зы­лып ки­тә дә җән­җал ку­ба. Ике хан­лык­ның да тә­хе­тен­дә үза­ра якын ту­ган­нар уты­ра икән. Ике­се­нең дә исе­ме Мө­хәм­мәд, ди. Ха­лык кы­на, алар­ны бу­та­мас өчен, бер­се­нә, Ак ур­да ха­ны­на — Ке­чек Мө­хәм­мәд, икен­чес­нә, Ал­тын ур­да ха­ны­на — Олуг Мө­хәм­мәд ди­гән ал-ат, ягъ­ни исем­гә өс­тәп, ку­ша­мат так­кан­нар.

Та­тар­ның га­дә­тен­дә ин­де ул: бу ике ту­ган һич­бер сә­бәп­сез үза­ра һа­ман да тарт­ка­ла­ша тор­ган­нар.

– Ал­тын ур­да ха­ны Мө­хәм­мәд без­гә ке­че итеп ка­рый,— ди­гән Ке­чек Мө­хәм­мәд, үз хал­кын яу­га кү­тә­реп.

— Ак ур­да без­гә олы­лар­га бул­ган ил­ти­фат­ны күр­сәт­ми, акыл са­ба­гын укы­тыр­га ки­рәк үз­лә­ре­нә, аң­гы­ра­ла­нып йөр­мә­сен­нәр,— ди­гән Олуг Мө­хәм­мәд, шу­лай ук үз хал­кын яу­га чы­гар­га өн­дәп.

— Атам Ти­ме­ри­ху­җа Ал­тын ур­да­га, ку­нак бу­лыр­мын дип кит­кән иде, алар­ның Са­ра­ен­нан без­нең Са­ра­е­быз­га кайт­мас­ка ит­кән, имеш. Ял­ган сүз, зин­дан­га сал­ган­нар,— ди­гән Ке­чек Мө­хәм­мәд, үз якын­на­рын җы­еп.

— Ата­быз Ти­ме­ри­ху­җа­ның да Ак ур­да­га кай­та­сы кил­ми, без­не якын­рак кү­рә, хак­лык без­нең як­та. Алар­ның шә­һә­ре Са­рай­чык кы­на, ә без­не­ке — Са­рай! Дөнь­я­да ике Са­рай бу­лал­мас,— дип, Ке­чек Мө­хәм­мәд­не га­еп­лә­гән Олуг Мө­хәм­мәд, вә­зи­рен, бә­ген-баш­ка­сын җы­еп.

Та­рих­лар­дан ях­шы мәгъ­лүм, Ак ур­да­ның да баш­ка­ла­сы Са­рай шә­һә­ре икән. Җа­ек ел­га­сы бу­ен­да ур­наш­кан бул­ган. Ал­тын ур­да­ның да баш­ка­ла­сы Са­рай, әм­ма бу­сы дәрья ел­га атал­ган Идел бу­ен­да. Ак ур­да­ны­кын Ал­тын ур­да­ны­кы­лар мыс­кыл­лап “Са­рай­чык” дип йөр­тә­ләр ди. Мон­дый тү­бән­се­тү­не Ак ур­да­ның сәү­дә­гәр­лә­ре бер дә кү­тә­рә ал­ма­ган­нар, ха­лык­ка кот­кы та­ра­тып кы­на тор­ган­нар. Әле элек­ләр­не ге­нә, Ак ур­да ка­ве­мен кү­тә­реп ки­леп, Олуг Мө­хәм­мәд Ал­тын ур­да хал­кын үзе­нә буй­сын­дыр­ган бул­са да, ин­де хә­зер әү­вә­ле­ге үзе­нең иле Ак ур­да­га кул сел­тәп ке­нә ка­рый баш­ла­ган.

Кү­ңел­нең хы­ял­га һәм уй­га бай уң­ды­рыш­лы туф­ра­гы­на чә­чел­гән бә­хәс һәм тә­кәб­бер­лек ор­лык­ла­ры җан­ны кыз­ды­рыр­лык гай­бәт утын­нан як­тыр­ты­лып, тел­не тик тот­мас­лык, авыз бу­а­сын ач­ты­рыр­лык сүз яң­гыр­ла­ры бе­лән су­га­ры­лып, зур һәм мул уңыш би­рә баш­ла­ган. Ке­чек Мө­хәм­мәд­нең хал­кы яу­га кү­тә­ре­леп, Ал­тын ур­да­ны та­лап ба­ю­га мак­сат то­тып, Са­рай­га якын­ла­шып кил­гән­дә, үз­лә­рен га­лә­мәт тә бай һәм бә­хет­ле са­на­ган Ал­тын ур­да хал­кы гай­рәт­тә тиң­дәш­лә­ре юк­лык­ка мең ыша­нып, тат­лы төш­лә­рен­нән соң те­ләр-те­лә­мәс ке­нә уя­ну бә­хе­те­нә ире­шеп ма­та­ша­лар икән. Имеш, хә­бәр­ләр­гә ка­ра­ган­да, Са­рай­ның таң әтәч­лә­ре дә со­ңа­рып кыч­кы­ра, ба­зар­ла­ры да кич­ке як­та гы­на ачы­ла, сәү­дә­гәр­лә­ре дә төн бу­е­на ак­ча са­нап чы­га, шу­лай арып-та­лып, төш­кә­чә йок­лый, ди­ләр.

Ке­чек Мө­хәм­мәд иләм­сез һәм зур гас­кә­рен шә­һәр кап­ка­сы кар­шын­да­гы мәй­дан­га те­зеп бас­тыр­ган, су­гыш быр­гы­сын өр­де­реп җи­бәр­гән. Бу нәр­сә икән дип Олуг Мө­хәм­мәд, ма­на­ра­га ме­неп, иле­нә күз сал­ган, таң-га­җәп­кә ка­лу­дан чак кы­на җир­гә егы­лып төш­мә­гән. Ка­ра­чие, бә­ге йө­ге­ре­шеп ки­леп, ярый әле итәк ча­бу­ын­нан то­тып кал­ган­нар.

— Ниш­ли­сез?— ди­ләр икән, йо­кы­ла­рын­нан ки­нәт ай­ну сә­бәп­ле акыл шө­реп­лә­ре бу­ша­ган хәл­дә ап­ты­ра­шып.

— Бел­ми­без,— ди икән Олуг Мө­хәм­мәд тә, ки­чә үл­гән бул­са, бу көн­дә мон­дый оят­ка кал­ма­сын уй­лап.

— Шә­һәр­дән чы­гып ка­чыйк!— дип, бәк­лә­ре үте­нә­ләр икән, хан­га ки­ңәш би­реп, урыс Ва­сый ке­нәз гел шу­лай итә, имеш.

Ка­ра­чи­ләр дә бәк­ләр­нең ки­ңә­шен дө­рес­кә чы­гар­ган­нар. Алар ин­де әл­лә кай­чан, ул-бу бул­ма­гае дип, ам­бар-ам­бар бай­лык­ла­рын һәм мал­ла­рын Ка­зан пу­лат­ла­ры­на ил­теп, дош­ман кү­зен­нән ераг­рак бул­сын дип бик­ләп, сак ас­ты­на куй­ган­нар икән дә, ил кай­гы­сын оны­тып, җан хәс­рә­тен­дә ге­нә кал­ган­нар.

Сүз ку­ә­те­нә бәк­ләр та­гын да:

— Бо­лар­ның гас­кә­ре чүл­дә­ге ком бөр­те­ген­нән, көз­дә­ге яң­гыр там­чы­сын­нан да иш­ле­рәк! Юк­са җи­ңәр дә идек, су­гы­шып, мон­нан ку­а­лар идек,— дип сөй­лә­неп, гай­рәт чәч­кән­дәй кы­лан­ган­нар.

— Йа Хо­да­ем, ха­рап бу­ла­быз!— дип үке­реш­кән­нәр алар­ның то­ма­на ха­тын­на­ры.

— Без — су­гыш­ка әзер, гас­кә­рең­не кү­тәр, ха­ны­быз!— ди­гән ха­лык, үз кө­нен як­лар­га һәм сак­лар­га әзер икән­ле­ген бел­де­реп.

— Энең Ке­чек Мө­хәм­мәд ут­лы та­ба­да би­е­тә­чәк!— дип, кү­ңе­ле­нә ки­рәк­мә­гән шом­ны сал­ган вә­зир­лә­ре.

Мес­кен хан ниш­лә­сен, мо­ңа ка­дәр­ле гай­рәт бе­лән ял­ты­рап тор­ган ал­мас кы­лы­чы са­лы­нып төш­кән, ка­лын гәү­дә­се ком өе­ме бу­лып кал­ган. Һич­бер ка­рар­га ки­лә ал­мый­ча тә­хе­тен­дә ише­леп утыр­ган да утыр­ган. Ә дош­ма­ны Ке­чек Мө­хәм­мәд ва­кы­тын бер дә буш­ка уз­дыр­ма­ган. Әү­вә­ле ти­рә-юнь­дә­ге авыл һәм шә­һәр­чек­ләр­не тап­тат­кан, хал­кын кол итеп, мал­ла­рын гас­кә­ре­нә та­рат­кан. Ан­нан соң, ин­де бел­сен, ва­кы­ты җит­те дип, абый­сы Олуг Мө­хәм­мәд­кә хат күн­дер­гән.

“­Син,— дип языл­ган икән, имеш, ан­да,— кур­как бул­ма­саң, ка­чып ят­мас идең. Чык! Су­гыш! Җа­ның­ны алам! Хәй­лә кыл­ган бу­лып ма­таш­ма!”

Мо­ны укы­ган­да Олуг Мө­хәм­мәд, чы­гы­рын­нан чы­гып ша­шын­са да, җа­ва­бын­да тәкъ­ва-мөэ­мин ке­бек са­быр­лык һәм тәү­фыйк­лы­лык күр­сәт­кән:

“­Сез­не мон­да шай­тан ко­тыр­тып ки­тер­де, без­не Ал­лаһ сак­лар!”

Со­лых ха­кын­да сүз дә бу­лыр­га мөм­кин тү­гел ин­де. Ке­чек Мө­хәм­мәд — ур­та буй­лы, мө­ла­ем йөз­ле, га­дә­тен­дә бе­раз са­быр­сыз һәм үп­кә­ләү­чән, ка­ра тут йөз­ле хө­кем­дар, бу сүз­ләр­не укы­гач, хә­ле ки­теп, ага­ры­нып кал­ган. “Аб­зам Мө­хәм­мәд, ми­не ба­ла­сы­тып, кур­чак уе­ны уй­на­мак­чы­мы?”— дип хәй­ран ит­кән. Бу көн­дә һич­ни кы­ла ал­мый­ча һәм бер-бер ка­рар­га да кил­ми­чә, ни Са­рай шә­һә­ре­нә һө­җүм ит­мә­гән, ни кай­тып кит­мә­гән.

И­кен­че көн­не дә әле­ге дә ба­я­гы ты­ныч­сыз төн уз­дыр­ган, һәм­мә­се дә ба­ры­бер дош­ман­га ка­ла­сы дип уй­лап, бар бай­лы­гын туз­ды­рып, ашап-эчеп ва­кыт уз­дыр­ган шә­һәр хал­кын та­гын су­гыш быр­гы­сы­ның зә­һәр та­вы­шы уят­кан. Ка­ла ди­вар­ла­ры­на өе­ле­шеп, һәм­мә та­раф­ка күз сал­са­лар, Ке­чек Мө­хәм­мәд гас­кә­ре те­зе­леп тор­ган җи­рен­нән ки­нәт бо­ры­лып, Са­рай шә­һә­ре­нә арт­ла­ры бе­лән бас­кан­нар икән. Мо­ңа ка­дәр ан­дый хәл­не һич­кем­нең күр­гә­не бул­ма­ган. Һәм алар шул рә­веш­ле арт­ла­ры бе­лән ка­ла ди­вар­ла­ры­на якын­ла­ша баш­ла­ган­нар. Шә­һәр­дә­ге гас­кәр исә нәр­сә эш­ләр­гә дә бел­мә­гән. Мо­ңар­чы дош­ман бе­лән йөз­гә-йөз ки­леп су­гы­шу­дан баш­ка­ны бел­мә­гән Ал­тын ур­да су­гыш­чы­ла­ры ва­кый­га­ның ни бе­лән бе­тә­сен кү­зә­тер­гә то­тын­ган­нар. Зур гас­кәр­нең ка­ла ди­вар­ла­рын сы­рып алу­ын, мәх­шәр баш­ла­ну­ын Олуг Мө­хәм­мәд­кә җит­кер­гән­нәр. Ка­ра­чи­лә­ре сү­зе­нә ко­лак са­лып:

— Кү­тә­ре­лик. Са­рай та­и­фә­сен алыйк. Шә­һәр­дән чы­гыйк. Без алар­ны җи­ңә ал­ма­быз,— дип хан әмер бир­гән. Аның фәр­ма­ны­на буй­сы­нып, ха­тын­на­рын җы­еп ки­тер­гән­нәр. Ат­ла­рын ияр­лә­гән­нәр һәм әле­гә дош­ман чол­гар­га өл­гер­мә­гән көн­ба­тыш та­ра­фын­нан чы­гып та кач­кан­нар. Алар­га хан гас­кә­ре, бәк­ләр, мор­за­лар ияр­гән. Шә­һәр­дә сәү­дә­гәр­ләр һәм хез­мәт­че, га­ди ха­лык кы­на то­рып кал­ган. Ул ара­да Ке­чек Мө­хәм­мәд гас­кә­ре Са­рай­ның ка­ла ди­вар­ла­рын­нан, кап­ка­ла­рын­нан агы­лып ки­леп кер­гән. Әле һа­ман да арт­ла­ры бе­лән чи­ге­нә­ләр икән. Шә­һәр хал­кы бу хәл­гә хәй­ран ка­лу­да ап­ты­ра­шып, сә­бә­бен һич ке­нә тө­шен­ми­ләр ди. Шу­лай да: “Шай­тан эше бу!”— ди­ю­че­ләр­не хак­лы­га са­нау­чы­лар та­бы­ла тор­ган. Ни бул­са — шул, га­ди ха­лык­ка ба­ры­бер икән. Олы Мө­хәм­мәд тә­хет­тә утыр­са ни дә, Ке­чек Мө­хәм­мәд рә­хәт чик­сә ни, бер­сен­нән дә шә­рәф-шәф­кать һәм мәгъ­нә юк!

Ке­чек Мө­хәм­мәд­нең шә­һәр­не бу рә­веш­ле арт бе­лән алу­ла­ры хәт­та га­лим-го­ла­мә­не дә хәй­ран­га кал­дыр­ган. Со­ңын­нан алар ва­кый­га­ның асы­лын бе­леп ал­ган­нар һәм, кө­леш­кән­нәр дә кул гы­на сел­тә­гән­нәр, ул хәл­ләр­не ка­бат ис­лә­ре­нә дә ал­мый баш­ла­ган­нар. Ә хик­мәт шун­да бул­ган ки, Олуг Мө­хәм­мәд­нең олы улы кан­сыз Мәх­мүд­нең Дагс­тан як­ла­ры­на кит­кән бул­ган, Са­рай тә­хе­те­нә буй­сы­ну­дан бер-бер арт­лы баш тарт­кан ха­лык һәм ка­би­лә­ләр­не тук­мап-та­лап, изеп-ки­сеп таш­ла­ган, тау­лар ара­сын­да өч ай­лап ада­шып-та­ра­лып йөр­гә­нен­нән соң, ин­де тә­мам җи­ңе­леп кай­тып ки­ле­ше икән. Һәм шун­да Са­рай­ны чол­гар­га ма­таш­кан Ке­чек Мө­хәм­мәд­нең ка­зан­нар асып, кор­бан­нар ча­лып, аш әзер­ләп ят­кан ке­ше­лә­ре­нә оч­ра­ган. Ач гас­кәр­нең эше ни? Әйе, ри­зык исен­нән ша­шы­нып, аны-мо­ны абай­ла­мый­ча, шул ка­зан­нар­га таш­лан­ган­нар. Бо­лай бу­ла­сын бө­тен­ләй көт­мә­гән һәм ни икән­ле­ген дә уй­лый ал­ма­ган Ке­чек Мө­хәм­мәд гас­кә­ре юга­лып кал­ган. Җит­мә­сә, күк йө­зен­дә рә­шә-мигъ­раж бар­лык­ка ки­леп, Ал­ла­һы­ның гас­кә­ре дә өс­лә­ре­нә һө­җүм ит­кән­дәй то­ел­ган. Бу кү­ре­неш­ләр­дән бө­тен­ләй дә ба­шын югалт­кан Ке­чек Мө­хәм­мәд тә­мам кур­кып, Олуг Мө­хәм­мәд­нең җа­вап ха­тын да исе­нә тө­ше­реп, Ал­ла­һы­дан тәү­бә-ис­тигъ­фар үте­неп, чи­ге­нер­гә то­тын­ган. Гас­кә­ри­лә­ре дә тә­мам ша­шы­на кал­ган­нар. Уң-сул та­раф­лар­ны бу­та­ган­нар һәм, шу­шы мәх­шәр­дә ада­шып, Са­рай­га ки­леп кер­гән­нәр. Имеш, бер ка­шык аш­ка кы­зык­кан Мәх­мүд шаһ­за­дә­нең гас­кә­ре бу рә­веш­ле итеп Са­рай­ны дош­ман­на­ры­на алып бир­гән­нәр.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных