ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 27 страницаСоклана белгән кешегә һәр җирдә матурлык бар дип, судагы чагылышым тирәли тынычсызланып йөзгән сөлекләрне тамаша кылуымны дәвам иттем. Дөнья бит бу! Үз матурлыгы, кануннары белән яшәүче дөнья! Аның һәр бөҗәге, хәрәкәте, үзенчәлеге, хәтта ямьсез дигән көне дә күркәм түгелме соң? Ни өчен без һаман да риза һәм канәгать түгел? Каян килгән исемдер инде? Әллә борынгыдан татарның үз сүзе булдымы? Авылда Куна әби бар. Ә ул кайчандыр безләргә — апа, әнкәйгә — сеңлекәш кенә иде. Ягъни, минем әнкәйдән яшь булып, әмма малайлары белән бергә уйнап үстек. Ул вакытларда капка баганасына атап күмхуҗ җиреннән гектары белән чөгендер эшкәртергә бирәләр. Вак, авыр, очсызлы, җанны ашаучы эш. Бу “барщина”дан бары тик укытучылар һәм мәктәп-идарә тирәсендәге хезмәттә булучылар гына азат. Һәм бернинди тәшкиләт-категориягә кермәгән Куна апа. Без басуда җан көйдереп тир түккәндә, укытучы балалары белән бергә, чөгендердән азат әнкәләренең иркә малайлары урамда көне буена “трай тибә”. “Трай тибү” дигәннән, “трай тибү” ул шундый нәрсә, ягъни ни теләсәң, шуны кыланасың. Элек кул чабаклап, биегәндә “трай-трай” әйтә торган булганнар, имеш. Бу биюне “трай тибү” дип атаганнар. Ахырдан аны онытып, урамда буш каңгырып йөрүне дә шулай белдерә башлаганнар. “Биеп кенә йөрү”, димәктән. Куна апа бигрәкләр дә усал кеше буып чыкты. Үзе кечтеки генә, ябык, ә тавышы дөнья җимерә. Ире Хәмитне игәүләп кенә тора: — Кайда йөрдең бу гомергә кадәр, шәйгазәм, чукынган! Турларыннан узып китешли, бу сүзләрен ишетеп, урамның икенче ягына чыкканыбызны сизенми дә калабыз. Ул арада чиләк-табаклар шалтырашып урыннарыннан кубалар. Кайсы кая канатланып очалар да яньчелеп-ватылып коелышырга тотыналар. Бервакыт күрше авыл хәсрәте Озын Гатаулла узып бара икән, болар нишлиләр дип койма өсләреннән үрелеп каравы булган, башына чиләк килеп капланган. Мескеннең колакларын һәм борыннарын аяк астыннан җыеп алып, район шифаханәсенә илтеп тектергәннәр. “Үлгәндә дә ул Мөлдекбаш авылына барасым юк, аларның табагачлары да аяклы-куллы!”— дип сөйләп йөри икән хәзер. Куна апаның Чукрак Гайфуллага да колак куеп чыгарганы хакында ишеткәнебез бар иде. Вакыйганың ничек булуын гына сөйли алмыйм. Чөнки белмим. Хәмит абзый — таза кеше, тау кадәр корсагы булуга карамастан, куәтле-көчле түгел. Аның: — Җитте инде!— дигән сүзе Куна апага тагын да кабынып китәргә бер әмер кебек кенә. — Нәрсә җитте? Бер дә җитмәде! И анаңны торгыры!— дип, Ходай белсен, әллә нинди телдән кергән сүзләр белән бик маһир сүгенеп тә җибәрә иде. Куна апаның ни өчен шулай усал булуын мин аңламыйм. Ире Хәмит борынгы Әхмәдиләр нәселеннән булып, аякның кыеклыгы, борынның бәрәңгелеге, йөзнең табаклыгы, тешләрнең кәкрелеге, җилкәләрнең иләмсезлеге белән һәммә адәми заттан аерылып тора. Һәр эштә хәйләне алдан йөртеп, мәгънәне кешегә ярагандай сүз куерту, ялагайлыкны ихлас итмәкне бик тә сөйгәнлегеннән, абыйсы һәм энеләреннән кимендә шактый гына, тәгаен берничә башка өстен дә кебек иде. Әхмәдиләрнекеләр хакында һичбер вакыт якын-тирәдән затлы кеше баласына кызыкмыйча, күзләре төшкәндә дә буйлары җитә алмыйча гаҗизлек кичергәннәрен, яисә калдыкка, яки дә постыкка канәгать кылырга мәҗбүр икәннәрен авылда яшерми телдән телгә күчергәләп сүздә йөртсәләр дә, безнең ише бала-чагага бу хакта сөйләшү килешми иде. Хәмит абзыйның иң өстен ягы сүзгә “бал-май ягып” гәп ору исә дә, туры әйткәннән курка, бу сыйфатын хатыны белгәнлегеннән, һаман да аны эрләп-сугып кына торуын аңлаганымда, Куна апаның кемлеген төшенеп алган булыр идем инде. Дөньяның үз җае бар шул, һәр чиләкнең үз капкачы дигәндәй, алар бер-берсеннән башка яши алырлар идеме? Хәмит абзый, әгәр дә Куна апа игәүләп, юкартып тормаса, әллә кайчан олы бер шар сыйфатына кереп, көннәрнең берендә һичшиксез очып яки тәгәрәп китәр сыман күзләребез алдына килә дә, аларның тормышлары нәкъ менә бу рәвешле баруына хәйран итми, шулай булуына риза идек. Әмма Хәмит абый да: — Сөлек кебек кадалдың инде, хәчтерүш!— дип әйтсә, Куна апа шунда ук шым була да, очыбызга бер атна-ун көнлек тынычлык урнаша. Хатынын шулай үпкәләтүенә соңыннан үзе дә үкенгән кыяфәт чыгарып йөрүенә карамастан, эчтән бик сөенгәнен сизенгәч, туйганчы көләбез. Ә Куна апаны әйткән дә юк инде, иргә ярыйм дип тырышулары, ул кием артыннан күлмәк алыштырулары!.. Хәмит абый ялгышкандыр шул, хатынының кем икәнлеген шулай төгәл белеп әйткәненә үкенә булырга кирәк... Сөзәк ярдан суга карап утырам, ә сөлекләр шундый да җанланып-җанланып йөзәләр ки, тотып карыйсы, аркаларыннан сыйпыйсы килә. Әмма кадалырлар дип куркам. Сыерларның да, имчәкләренә ябышып, сөтләрен эчәләр түгелме соң алар?.. Каенсардан дуслар чакырды: өстәл әзерләнгән, тирәли утырыр вакыт иде бу. Июнь, 1999.
ЧИКЛӘВЕКЛЕ ИМӘН АУГАН Хикәя
— Гомер буена шулай булачагын белсәм, өйләнмәс идем,— дип әйткән ди берәү. Ленар хәйләнең тәмен һәм җаен бик яхшы белә иде. Әгәр дә бүтәнчә эш йөртә алса, әллә кайчан айга менеп, кырын яткан хәлендә түбән төкереп кенә истирахәт кылачагына да һичбер шигем юк. Атасыннан мирас итеп тапшырылган гаҗәеп сыйфатларына мактанырга хакы бар аның. Акылны да хәйлә белән алыштыруның юне юк дип әйтүчеләр ялгыша. Ленарның һәрбер хәйләсе “бер каптырмалы” булу сәбәбеннән — аны ихлас кешеләрнең берсеннән саныйлар. “Икеле”гә укып, “бишле”гә яшәвенең дә сәбәбе шуннан. Хәйләкәр... Тагын да бер сыйфатны Ленар шулай ук атасыннан алганлыгына һичбер шигем юк: ул да булса — төче теллелек. Нәрсәне-нәрсәне, әмма телне мирас итү мөмкин түгел икән, диләр. Тел бары тик тәрбия белән генә тапшырыла, имештер. Бала вакытыннан бирле атасына ияреп йөргән Ленарыбыз хәйләсен төче теленә төреп бирсә, кәләпүшең башыңнан төшеп, алдында җаның җәймә була инде менә. Ленардан кызлар нигәдер ятсына иде. Аның егет чагында кем белән йөргәнлеген, гыйшык утында бәгырь парәсен көйдергәнен белмәдек. Әмма: — Ленар өйләнә икән!— дигәч, шикләнүебезнең һәм хәйран итүебезнең чиге булмады. Хатынын күреп калырга киттек. Читтән генә булса да күз салырга. Безнең күмхуҗга эшкә җибәрелгән, институт тәмамлаган, финансист икән, диделәр. Ленарның өстенә шушындый да чикләвекле имән авары башыбызга да килмәгән. Әмма ул кызны ялда, үз авылында дип белештек. Чибәрдер, бик чибәрдер инде ул, егетләр! Күз алдыбызга май кояшыдай якты йөзле, нурланышлы һәм балкышлы, сихри һәм әкияти кыз килеп басты. “Һай Ленар, афәрин!”— дип телләр чупырдаша, авызлар мыгырдаша иде. Шунда безнең янга килеп җитешкән, электән үк арабызда, электән үк артыбыздан калмый ияреп йөри торган Айрат әйтеп куймасынмы: — Кыек авызлы бер нәмәрсә инде, нәрсәсенә исегез китте? Убырлы тек, убырлы! Ленарга кем карасын, убырлыдан башка! Өстебезгә салкын чишмә суын койдылармы, куырылып килдек. Моңа кадәр кызның чибәрлеген хыялый сурәт дәрәҗәсенә китереп, һәркем үз күзаллавының иҗат җимеше белән хозурлана, аның белән бергә дөнья яме дә арта бара иде. Барысы да ишелде дә төште, хәрабә хәлендә калды. Ә шулай да ниндидер бер ышаныч күңелләрдә кала бирде. Ул, сәмруг кош төсле, һәр канат җилпешендә җиргә аллы-гөлле бәхет каурыйларын төшерергә-сибәргә тиеш иде... Туйга беребез дә чакырулы булмаганлыктан, аларның шау-гөр килеп бәйрәм итүләре авыл очына йокы бирмәде. Озак вакытлар әле чиксез күктән йолдыз чүпләп санадык, әле берәр этлек эшләп, кызык ясарга планнар кордык. Әмма без утырган бүрәнә төрткәләшүләребездән никадәр кызып, инде ут кабарлык хәлгә килсә дә, кузгалырга уйламадык. Таралышырга да иртә кебек иде. Барыбер туй шау-шуы йокларга ирек бирмәячәген уйлап, һаман да сүз чәерен сыта бирдек. Таң атар вакытлар ирешкәндә гына туй тәмамланганын белдереп кунаклар таралыша башладылар. Кайсылары озын һәм бетмәс-төкәнмәс тоелган милли көйне боргаларга маташып авазлар салды, икенчеләре җиңелчәрәк такмакларны сибеп маташты. Өченчеләре, яшьләрдер инде, мәгънә һәм моңнан ятим калган замана җырларын башлап китеп тә дәвам итә алмыйча гаҗизләнде. Безнең ачык авызлар әле сулга, әле уңга сузылдылар. Колакларга агып тулган чыр-чу һәм ватык-сынык җырлар күңелләрне тозландырды. Болардан кызык табарга тырышсак та коры көлүгә генә кайтып калынды. Һич югы кемнәрдер төртешергә, кыйнашып алырга, теш коешырга тиеш иделәр. Туй булгач, ансыз гына калмастыр инде ул!.. Авыл очыбыз бераздан бөтенләй дә тынып калды. Кунаклар тәмам таралышып беттеләр, безнең дә авызларга йокы тулып, киң итеп иснәтә башлады. Җылы урындагы татлы йокының тәме борыннарга керде. Бүрәнә өстен бер-бер артлы бушатып та бетердек. Икенче көнне килен күрергә дип Ленарлар капка төбенә җыелыштык. Әмма су юлын күрсәтү дә, күрше-күләнгә туй сыеннан өләштерү дә булмады. Авылның күркәм гадәтләрен исәпкә дә алмаячаклары хакында һич кенә уйлап карамаган идек. Ялгышканбыз икән шул. Кичкә капка төпләренә киң елмайган, бәхетенә күмелгән Ленар чыгып баскач, сәламнәр юлладык. Ул, кара яндырып, үпкәләрен көйдереп, бер-бер артлы ике папиросны төтәтте дә, дәшми-тынмый кереп тә китте. Чыннан да аның өстенә чикләвекле имән ауганлыгына ышана башлаган идек. Авылда килен хакында әллә ни зурдан кубып сөйләүчеләр булмады. Әмма дә Ленарның егетлегенә олы-кече тәмам хәйран икәнлеген яшермәделәр: — Бу Хәмитнекеләр хатыннардан уңды да инде! — Бу егетнең эше пешмәс дип юкка уйланылган! — Ленарның нәфесе бик ерактан йөри икән! Тагын әллә ниләр, әллә нәрсәләр хакында әйтүчеләр булды. Әмма ул сүзләрнең яртысын да аңлый алмадык. Айратның әйткәннәре күптән онытылды. Килен күз алдыбызга яңадан да май кояшы кебек гүзәл һәм ягымлы зат рәвешендә килеп басты. Аны күреп калу теләге артканнан артты. Җитмеш төрле хәйлә уйлап чыгарып, берсен генә дә файдага тота алмадык, сабыр итәргә булдык. Яшереп яткырмас әле, чыгарыр. Әйбермени ул, сандыкка салып сакларга! Аяклары бар. Йөрми тормас. Ленарның бәхетенә артыгы белән сокланучылар гына түгел, хәтта көнләшеп караучылар да табыла торды. Аның саен безнең күңел урыннарыннан кузгалды, тәкать һәм сабырлык мендәренең сүрүе ертылды, мамыгы очты. Ишек һәм тәрәзәләренә якынрак килеп, йорт тирәләрендә урык-сурык йөренгәли башладык. Чебеш-тавык ишеләренә җим сибеп маташкан бер шөкәтсез хатынны исәпкә алмаганда, һичкем күренмәде. Киленнең кыз чагында клуб уеннарына чыкканын хәтерләүче дә арабызда юк иде. Күргән-белгән булыр идек, югыйсә. Без шулай сөйләнеп утырганда тагын Айрат күренде. Аннан, бик тә гозерләнеп, Ленарның хатыны хакында сөйләвен үтендек. Ул, ике дә уйлап тормыйча: — Әнә, тавык-чеби куып йөри,— дип төртеп күрсәтте. Бу хатынны инде күргәнебез булганлыктан, аңа ышанмадык. Халык сөйләгән сүздәге гүзәлне таптырдык. Шунда Ленар кайтып керде. Үзеннән сорарга өлгермәдек, ул: — Өйләнгәч, хатын-кызның кыек авызы турая, бите түгәрәкләнеп, матураеп китә дигәннәр иде, бер дә дөрес сүз түгел икән,— дип офтанып куйды да, ишек алларына кереп, җим сибеп йөрүче хатынына зәһәр итеп җикерде. Без исә бу тирәдән таю ягын карадык. — Ленарның өстенә чикләвекле имән ауды,— дип сөйләвен дәвам итте авыл халкы. — Гомер буе шулай буласын белсәм, өйләнмәс идем,— дип, Ленар мыркылдап яши бирде. Кайсы як дөрес әйтәдер, Ходай белсен? Июнь, 1998.
ЧИЛӘГЕНӘ КАПКАЧЫ Хикәя
Соңгы вакытларда иртәрәк кайтып китәргә гадәтләнгән Хәлимә артыннан барсынга Маратны көн дә клубтан куып ук җибәрә башладылар. Ә — киреләнә. Аның теләге юклыгын пешмәгәнлегеннән күрә иделәрме, әллә инде бүтәнрәк сәбәбе бармы, алары ук безгә караңгы. Әмма берничә тапкыр артына да тибеп калучылар булды: — Бар инде! Бар, диләр сиңа! Дүрт басмалы таш баскычтан Марат бетон сукмакка оча һәм үрмәләп үк диярлек капка ягына ыргыла. Артыннан куа килеп өстәүләреннән курка инде ул. Шушы хәлләр берничә тапкыр кабатлангач, Марат белән Хәлимә чыннан да йөреп үк киттеләр. Аларның бәхетенә аркылы төшәр кеше юк иде. Туган-тумачалары да һичнинди пошаманга бирелмәде. Җиткән кызны егет озатмый калмас, берсе дә кызыкмаса гына күңелсез булыр иде. “Йөри башлагач, кызыбызның күңеле дә үсеп китте!”— дип, бигрәк тә Хәлимәнең әнисе сөенде. Күрше-күлән генә аңа-моңа игътибар итмәде. Шулай да егет белән кызның капка төбендә кочышып утыруына күз-колак булып, тиздән туйга чакырыласыларын уйлаштыргалый иделәр. Маратның әтисе холыксызлыгы белән дан тотса да, урыс малайларына гына төс булган шешәле савыттан, ягъни аракысын салмаган чакларында песидән болай йомшак, тәүфыйклы һәм күндәм иде. Инде дә шул шайтан суын авызына китерсә, дөньяларын урталай бүлергә тотына. Моның гадәтен белгән кешеләр гаепне хатынының аяклары коры булудан гына күрә иделәр. Дөрестән дә Маратның әтисе шул сәбәптән генә кызарчыклана, тавыш чыгара башлый, хәтта балаларын да куркытып бетерә, имеш. Бервакыт улы Маратны да тәрәзәдән очырган иде. Ярый әле ишек алдына кибәр-җилләр өчен тезелгән мендәр-юрган өстенә килеп төште, юкса, ярты башын, тулы акылын югалтасы булган. Хәер, болары онытыла бара. Чөнки Маратның Хәлимәсе (мәгълүм ки, эшләре шулайгарак таба китте), иркә җан, аның иреннәрен ялап кына тора. Һаман да: “Туңам!”— дип, кысып кочаклаттыра. Көннәр эссегә таба барып, хәтта төннәрен һава егермедән түбән төшмәгәндә дә Хәлимә һаман суыктан зарлануны гадәт итеп, егетнең тән җылысыннан ләззәт таба, иреннәреннән тамган хис балын татырга мәҗбүр итә белә иде. Марат аның саен исәрләнә, тәнгә-тән генә түгел, җанга-җан кушылуны тели. Ә кыз, тәүфыйк иясе, аны биленнән түбән төшерми: — Сабыр, назым, сабыр!— дип туктата, ә үзе һаман онытылып иркәләнә. Егетнең дәрт чишмәсе аның саен ташып чыга да, акылын хисләр рәхәтенә гарык итә. Хәлимә шул минутта аны айнытырлык сүз ташлый: — Әти ачуланыр... Үзегезнекеләр алдында ничек җавап бирерсең? Ояты ни тора! Маратның эсселәнгән хис ташына боз тавы ишелә, шунда ук кулларын җыеп ала. Бераздан Хәлимәсе тагын да һаваның салкынлыгына зарлана башлый. Имеш, иртәнге чык төшкән, яки дә инде, иртәгә — туңдырачак. Марат аны кабат кочакларына ала, яңадан да җаны урыныннан кубарыла. Кыска хәтере бар әйтелгән сүзләрне оныта, йөрәгенә ояларга өлгергән курку катыш ояты хисләр кайнарлыгыннан парга әйләнеп оча. Җан-җанаш ирен очларыннан дәрт бөреләрен чүплиләр. Егетнең дәрт тегермәненә мәхәббәт буасының суы томырыла, акыл ташы чыгырыннан ычкына, моңа кадәрге казанган бар хәтере таралып төшә. Хәлимә шунда тагын әйтеп куя: — Сабыр, назым, сабыр! Халык күзенә ничек карарсың? Сүзләр катысының утлы яшене Маратның йөзенә органдай була. Ул кабаттан айный. Әле генә усал әтисе күзенә күренгәндәй иде, инде дә урам буйлап барганында артыннан: “Әнә мөртәт!”— дип бармак төртеп калачак әби-апаларны, абзый-абыйларны уйлап өлгерә. — Кайсы башың белән кылдың бу эшне? Нинди башыңның моңа көче җитте?— дисәләр, ничек җавап бирерсең? Эһ, моңа кадәр хисләр назын тоймаган да, белмәгән дә икән. Менә ул мәхәббәт, менә ул сөю-сәгадәт! Әмма хәзер иреннәр тәме генә аз, кочакның тәнне эретүе генә җитми, ашкын хисләр бүтәнрәкне, диңгез тирәнлеген, күкләр киңлеген таләп итә. Моны Марат кына түгел, Хәлимә үзе дә тели. Әмма тәмам саташтым дигәндә генә, күңелләрендә ата-бабадан, әни-әбидән үк сеңдерелеп киленгән тәкать һәм оят хисе яшен чалтлагандай уйнап ала да, хәтерләрен яңарта. Юк, ярамас! — Марат, син нигә өйләнәм дип әйтмисең?— Хәлимәнең болай сорап куюыннан егетнең йөрәген шом биләп ала. Иртәрәк түгелме икән? Һәм җавап бирә: — Иртәгә уракка төшәбез... Тапты сүз. Имеш, өйләнүдән гайре дә эшләр җитәрлек, башны катырып торасы түгел. И ахмак. Кем аңа иртәгәге көн хакында әйтә, бер айдан, ике-өчтән соң да ярар иде әле. Хәлимә үпкәләде. Маратның куеныннан чыкты. Син алай икән, мин дә болай итә алам, дигәне. Ә егетнең башына акылы кайтып, теле аклана-аклана сөйләнеп маташты: — Әти усал инде минем. Ул ни дияр икән соң? — Аларда торырбыз микәнни?— Хәлимә моңа үзе дә риза түгел иде. — Аларда, димә инде!— Марат аның саксыз әйтелгән сүзен юкка чыгарырга уйлады: — Бездә, диген! — Сездә?— Хәлимә аңламагандай кыланды. Әмма бераздан өстәп тә куйды: — Күмхуҗ фатир бирмәсме? Әнә арткы урамда, бер-бер артлы йортлар җиткерәләр. Яхшы эшләгән кешегә каршы килмәсләр. Әти дә шулай ди... Көзгә өйләнәм, фатир кирәк булачак дип күмхуҗ рәисенә, бригадирына сүз кузгата тор. Абый да идарә әгъзасы. Гаризаң керсә, тикшертми тотарга, постау астында калдырырга ирек бирмәс. Маратның уңга-сулга йөрерлеге калмады. Казык кагып, авызлыгыннан ук бәйләнеп куелгандай үзен хис итеп: — Беренче кар төшеп, каз өмәләре башлангач өйләнешсәк, матур вакыт булыр иде!— дип, әллә кайдагы йолдызларга моңсу гына карап әйтә куйды... Әмма кыш кереп, Яңа ел бәйрәмнәре җиткәндә генә Хәлимә белән Марат туй уздырдылар. Әүвәле кыр эшләре башланып, егет әле комбайнда булды, әле тракторда җир сөрде. Кыз кайгысы башыннан чыкты. Баштарак аны сагына иде. Аннан соң исенә дә керми башлады. Хәлимәсе хакында, командировкага килгән бер адәм белән чуала икән дип, юк-бар сүз дә ишеттерделәр. Җанын үртәргә, хисләрен яңарттырырга гына теләделәр югыйсә. Ә Маратның моңа тәмам кәефе китеп, җанашына үпкәләп тә йөрде. Әмма ярый әле ялган сүз икәнлеген төшендерделәр, дуслары юри булып чыкты. Аннан соң Маратның үз башына да бөтенләй дә ахмак уй керде: “Хәлимәгә кем карасын!” Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|