Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 31 страница




Ә­йе, Ал­ла­һы те­лә­сә, ни­ка­дәр код­рә­тең бу­лып та, бер­ни эш­ли ал­мас хәл­гә тө­ше­рә шул, акы­лың­ны ала. Бе­рәү­ләр һич­бер ла­ек бул­ма­га­ны­на ире­шә, икен­че­ләр на­сый­бын­нан ко­лак ка­га. Олуг Мө­хәм­мәд бе­лән Ке­чек Мө­хәм­мәд ва­кый­га­сы та­рих­лар­дан бу сүз­гә ми­сал­лар­ның иң кәт­тә­се са­на­ла, ди­ләр. Хак­тыр­мы икән ин­де?..

Мәх­мүд шаһ­за­дә нин­ди ха­та яса­ган­лы­гын со­ңын­нан гы­на аң­лап ала һәм, гас­кә­рен җы­еп, Ука ел­га­сы бу­е­на кач­кан әти­се Олуг Мө­хәм­мәд хан­га ки­леп ку­шы­ла. Шун­нан бир­ле ата бе­лән ул ара­сын­да үп­кә­лә­шү һәм әй­те­шү га­дә­ти кү­ре­неш­кә әве­ре­лә.

Са­рай­ны таш­лап кач­кан Олуг Мө­хәм­мәд үз тә­хе­те­нә әү­вә­ле урын та­ба ал­мый­ча ап­ты­рый. Урыс шә­һәр­лә­ре­нең бер­сен­нән икен­че­се­нә аның кү­че­неп йө­рү­ен ишет­кән Мәс­кәү хал­кы кур­ка ка­ла. Ва­си­лий па­ди­шаһ, ул ки­леп чык­ма­гае дип кур­кып, тә­хе­тен кал­ды­ра. Әм­ма Олуг Мө­хәм­мәд­нең дә, са­рай та­и­фә­се­нең дә кү­ңе­ле­нә бу як­лар хуш кил­ми. “Мос­каль” бе­лән “мыс­кыл”­ны бер үк сүз дип уй­ла­ган­нар­мы, әл­лә ин­де бү­тән сә­бәп­ләр дә бул­ган­мы, алар, Ка­зан шә­һә­ре­нә ки­леп, тә­хет­лә­рен шун­да утырт­кан­нар. Шу­лай итеп, 1436-40 нчы ел­лар­да Олуг Мө­хәм­мәд Ка­зан хан­лы­гы­на ни­гез сал­ган. Әм­ма ин­де шак­тый ябы­гып, зур гәү­дә­се ке­че­рә­еп, ка­ра чә­че ага­рып, куй кү­зе то­нык­ла­нып, зур бо­ры­ны ши­ңеп ка­лыр­га өл­гер­гән. Ә Ке­чек Мө­хәм­мәд Са­рай­ның бо­лай җи­ңел ге­нә үз ку­лы­на ке­рү­е­нә сө­ен­сә дә, со­ңын­нан бу шат­лы­гы­на кү­ңе­ле кай­тып, мон­да бе­рәр хәй­лә бар­лы­гы­на шик­лә­неп, шә­һәр­не һәм тә­хет­не таш­лап чык­кан да Ак ур­да­сы­на кай­тып кит­кән.

Юл­да бер җәй­ләү­гә тук­тал­ган­нар. Вә­зир­лә­ре хан­ның кә­еф­сез­ле­ген кү­реп кө­ен­гән­нәр, бәк­лә­ре әле җыр­чы­ны, әле көй­че­не ча­кыр­тып, тә­хет кар­шын­да туй ясат­кан­нар. Әм­ма Ке­чек Мө­хәм­мәд һа­ман да үз уе бе­лән мәш­гуль, дөнь­я­дан кү­ңе­ле ваз кич­кән хәл­дә икән. Шун­да сүз чык­кан: “Мон­да бер моң­лы егет бар икән, кө­тү­че­ләр­дән ди”. Аның “И­ке ту­ган” дип атал­ган гай­ре га­җә­еп бер җы­ры­на тың­лау­чы­лар сок­ла­нып туй­мый­лар, имеш.

Ке­чек Мө­хәм­мәд ул егет­не сә­га­те-ми­ну­ты бе­лән ди­яр­лек тап­тырт­кан. Җыр­ла­вы­на һәм кө­е­нә һәм сүз­лә­ре­нә сок­ла­нып тың­ла­ган.

Хә­бәр­ләр­гә ка­ра­ган­да, аның җы­рын­да ике ту­ган­ның та­тар га­дә­тен­чә бер-бер­се­нә үч­лә­шүе-дош­ман­ла­шу­ла­ры, бер көн­лек дөнья өчен юк­ка шу­шы ка­дәр гө­наһ­ка ба­ту­ла­ры ха­кын­да җыр­ла­на икән.

И­ше­тү­гә, Ке­чек Мө­хәм­мәд­нең бо­лай да изел­гән кү­ңе­ле ва­ты­лып кит­кән һәм, җыр­чы­ны зур бү­ләк­лә­ре бе­лән сө­ен­де­реп, тә­хет хез­мә­тен­дә­ге кә­ти­бен ча­кырт­тыр­ган һәм Олуг Мө­хәм­мәд­кә, га­фу үте­неп Са­ра­ен аңа ки­ре кай­та­ру­ын, бү­тән һич­бер ва­кыт Идел бу­е­на яу бе­лән кил­мә­я­чә­ген, әти­се Ти­ме­ри­ху­җа­ны һәм бар­ча ту­ган-ту­ма­ча­сын ку­нак­ка ча­кы­ру­ын бел­де­реп хат яз­дыр­ган.

И­меш, ха­ты­ның ахы­рын­да: “Бер көн­лек дөнь­я­да ту­ган бе­лән ту­ган су­гыш­ма­сак та, бү­тән авыр­лык­лар да җи­тәр­лек!”— дип ачы­нып бел­дер­гә­не та­рих­лар­дан мәгъ­лүм.

Го­ме­ре буе “И­ке ту­ган” ди­гән җыр­ны кү­ңе­ле­нә алып, үз ба­шын­нан кич­кән ва­кый­га­лар­ны исе­нә тө­ше­реп ела­ган һәм сык­та­ган ул.

Дө­рес, Олуг Мө­хәм­мәд аның сүз­лә­ре­нә ышан­ма­ган. Бер-бер хәй­лә бар­лы­гын уй­ла­ган. Ул ва­кыт­та ин­де әт­кә­се Ти­ме­ри­ху­җа да ва­фат икән.

Ә Са­рай шә­һә­ре элек­ләр­не Ка­зан­нан ясак тү­ләт­сә, хә­зер үзе Ка­зан­га ясак ки­те­рә баш­ла­ган. Ни­чә га­сыр­лар­дан шөһ­рәт һәм мәр­тә­бә бе­лән ха­лык­лар­ның ко­тын алып тор­ган Ал­тын ур­да­ның баш­ка­ла­сы шу­шы рә­веш­ле бө­ек­ле­ген­нән мәх­рүм кал­ган.

Яз­мыш уй­на­вы бе­лән һич­ни эш­ләп бул­мый шул, хә­ер­ле­гә бул­сын!

­ Сен­тябрь, 1998.

 

­ЛАМ­ПА­ЛЫ ФИ­ЛҮ­СӘ

Хи­кәя

 

— Дөнь­я­ның ямен гү­зәл­лек­нең җан­нар­га нур си­бү­ен то­ю­чы­лар ях­шы бе­лә­ләр: адәм ба­ла­сын­да сок­ла­ну юк исә, ул го­ме­ре­нә бер мәр­тә­бә дә га­шыйк бул­ма­ган һәм бу­ла­чак та тү­гел.

Без­нең Фи­лү­сә­без­нең чи­бәр­ле­ген ка­ләм бе­лән язып бе­те­рү, буя­у­лар яр­дә­мен­дә су­рәт итү бө­тен­ләй дә мөм­кин хәл тү­гел ке­бек то­е­ла иде. Әгәр дә юл­да Фи­лү­сә кү­рен­сә,— әле ав­то­бус­тан тө­шәр­гә өл­гер­мә­гән үзе,— урам­нар як­ты­рып кит­кән­дәй то­е­ла, ка­раң­гы кыш­кы ир­тә­дә ки­нәт ко­яш кал­кып чы­га, ка­бат мәң­ге ка­бын­мас­ка сүн­гән лам­па­лар­га яңа­дан ут эле­нә.

Ме­нә шун­дый ин­де ул без­нең Фи­лү­сә­без!

Ул ва­кыт­лар­да мәк­тәп­тә эш­лә­гән чак­ла­рым. Хә­ер, ми­нем бө­тен го­ме­рем шун­да уз­ды ин­де...

— Ка­мил Сат­та­ро­вич?

— Әйе, ни бар иде, Хә­лил Иб­ра­һи­мо­вич?— Әң­гә­мә­дә­шем үзе­нә эн­дә­шү­че­не та­нып, бе­раз­га чит­кә тар­тыл­ды, ел­гыр хә­рә­кәт­ле, кыс­ка буй­лы, ак яка һәм галс­тук­лы ке­ше бе­лән сөй­лә­шеп ал­ды. Ул ки­тү­гә, яңа­дан сү­зен дә­вам ит­те:

— Ди­рек­тор ул хә­зер!

— Кем?

— Хә­лил Иб­ра­һи­мо­вич.

— Ә, әйе...— Мин баш ка­гып куй­дым.

— Ашык­мый­сыз­мы?

— Кө­тәм ин­де,— дип ишек­кә төр­теп күр­сәт­тем.— Бәл­ки ка­бул итәр­ләр? Укы­ту мө­ди­ре хәл итәр, ди­рек­тор...

— Кө­тәр­гә бул­гач, кө­тәр­гә,— ди­де Ка­мил Сат­та­ро­вич, ми­нем бе­лән ки­ле­шеп һәм дәү бо­ры­ны өс­те­нә җай гы­на ку­нак­ла­ган күз­ле­ген кү­тәр­гә­ләп ку­еп.— Ме­нә шу­лай... Фи­лү­сә ки­рәк ин­де... Ә, әйе, сөй­ли баш­ла­ган сү­зем исе­мә төш­те. Ул ва­кыт­лар­да, бел­дер­гә­нем­чә, укы­ту­чы идем. Ге­ог­раф. Бар кө­чем­не һәм ва­кы­тым­ны дә­рес­лә­ре­мә са­рыф итәм. Күр­сәт­мә әс­бап­лар ясау ди­сез­ме, баш­ка­сы­мы — бер­се дә кал­ма­ды. Ми­нем ка­би­нет шә­һәр­дә бе­рен­че, хәт­та ил­дә бер­дән-бер иде бу­лыр­га ки­рәк. Ул ел­лар­да уку­чы­лар­га дә­рес би­рү дә­рә­җә­сен өс­тә­мә мөм­кин­лек­ләр­нең һәм яр­дәм­лек­ләр­нең мул­лы­гы бе­лән бил­ге­ли иде­ләр. Бу як­тан ми­не узып ал­га чы­гар­лык ке­ше юк иде. Яшь­тән үк кул эше­нә ос­та бул­дым.

Бер­ва­кыт Фи­лү­сә үзе ки­леп кер­де. Әй­тәм бит, ул кү­рен­сә, урам­нар як­ты­рып ки­тә иде дип. Чын­нан да ка­би­нет­ка нур тул­ды.

— Ка­мил Сат­та­ро­вич!— ди, ми­ңа үте­неч­ле ка­ра­шын таш­лап.— Яр­дәм ите­гез әле?

Йө­рә­гем жу ит­те. Бер-бер хәл бул­ган­мы әл­лә, мин әй­тәм, дөнья бит, һич тә мәр­хә­мәт кө­тәр за­ман­нар тү­гел, бән­дә­ләр­не юга­ры­лар иләп-эр­ләп ке­нә то­ра­лар.

Я­шер­мим, Фи­лү­сә­не кул­ла­ры­ма ала­сым, ела­ма, сең­лем дип ир­кә­ли­сем-юа­та­сым кил­де. Әм­ма ул, сү­зе­нең ба­ры­шын үз­гәр­теп, бе­лә­ге­мә йом­шак-кеч­ке­нә кул­ла­рын куй­ды да:

— Ир­тә­гә дә­рес­тә ди­а­фильм күр­сә­тә­се идем. Ә ан­дый ап­па­рат сез­не­ке ге­нә эш­ли, ка­би­не­ты­гыз да уңай,— дип, ту­ты­рып күз­лә­ре­мә ка­ра­ды.

Мин ри­за­лык бир­дем.

Ни­чек ин­де, юк, бул­мый дип әй­тер­гә мөм­кин? Кем-кем, ә син­нән, ке­ше­гә са­нап һәм ыша­нып, сү­зен кыз­ган­мый­ча Фи­лү­сә­нең үзе со­ра­сын әле. Аның ягым­лы ка­ра­шын, дөнь­я­га ко­яш чы­гар­ган йө­зен, кү­ңел­нең иң тү­рен­дә­ге, го­мер­гә бер-ике ге­нә куз­га­лып ка­ра­ган иң неч­кә кыл­ла­рын тиб­рә­тү­че сих­ри та­вы­шын ишет­кә­не­гез бул­ма­ган­дыр! Ә ми­нем ни­чә тап­кыр игъ­ти­бар ит­кә­нем бар: Фи­лү­сә кү­рен­сә, ге­ог­ра­фия ка­би­не­тын­да­гы ком­пас­лар, та­раф то­е­мын оны­тып, зыр-зыр әй­лә­нә баш­лый­лар, әл­лә кай­чан эш­сез ят­кан аст­ра­ля­бия җи­һаз­ла­ры хә­рә­кәт­кә ки­лә.

— Рә­хим ите­гез!— Фи­лү­сә­нең ми­нем ка­би­нет­та дә­рес би­рер­гә ни­я­те­нә баш өс­те ри­за ин­де үзем.

— Бү­ле­неш­не ка­ра­ган идем, сез­нең өчен­че дә­ре­се­гез бар, Ка­мил Сат­та­ро­вич!— Фи­лү­сә бер­кат­лы­ла­ну­ны шун­да ук си­зе­неп ал­ды. Аның ке­ше өле­ше­нә ком­сыз рә­веш­тә ке­рер­гә җы­ен­ма­вы та­гын да сок­ла­ну ту­дыр­мый кал­дыр­ма­ды. Бу­ла шун­дый ке­ше­ләр, “Төл­ке бе­лән ку­ян” әки­я­тен­дә­ге төл­ке ке­бек­ләр, си­нең кү­ңел киң­ле­гең­нән фай­да­ла­нып, бер ге­нә тап­кыр­га ди­ләр дә, ахыр­да мил­кең­не үз­лә­рең­не­ке итә­ләр.

— Алай­мы­ни?

— Сез ми­нем ка­би­нет­та дә­рес уз­дыр­са­гыз гы­на ин­де?

— Ярар...

— Ан­да сез­не­кен­дә­ге ке­бек уңай­лык­лар юк ин­де!— Фи­лү­сә шун­да үзе­нең бул­дык­сыз­лы­гын­нан зар­ла­нып ал­ды. Бу сүз­лә­рен әйт­кә­нен­дә йө­зе­нә чия кы­зыл­лы­гы йө­гер­де:— Ку­лым ос­та тү­гел бу­гай ми­нем!

Бу хак­та һич­ни әй­тә ал­мый идем. Дә­рес­кә аның ка­би­не­ты­на кер­дем. Ан­да пөх­тә­лек һәм саф­лык­ны кү­реп та­гын да бер тап­кыр сок­лан­дым. Ми­нем ка­би­нет, Фи­лү­сә­не­ке бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, ты­гыз һәм авыр һа­ва­лы­дыр ке­бек кү­ңел­дә хис кал­ды. Ә мон­да хәт­та су­лыш та ир­ке­нә­еп кит­те.

Ки­лә­се дә­рес­кә үз ка­би­не­ты­ма кер­дем. Фи­лү­сә­нең исе һәр пәр­дә­гә, хәт­та пар­та һәм өс­тәл­ләр­гә, ди­вар­лар­га яз­гы бо­лын һа­ва­сы бу­лып сең­гән иде. Мин аны миз­гел са­ен то­еп, кү­ңе­лем­не исе­рү­ен­нән чак кы­на ты­еп тот­тым. Дә­рес­лә­рем­нең бик тиз үтеп ки­тү­е­нә игъ­ти­бар бир­ми ка­лу мөм­кин тү­гел иде. Фи­лү­сә­нең мин­дә бу­лу­ын­нан соң ка­би­не­тым да ир­ке­нәй­гән­дәй то­е­ла баш­ла­ды. Җа­ны­ма да се­ңәр­гә өл­гер­гән тат­лы һа­ва­сы бер­ни­чә көн­гә ка­дәр җит­те. Мин, тә­нә­фес­кә дә чык­мый, ка­би­не­тым­да эш­ли идем, укы­ту бү­ле­ге мө­ди­ре Кә­ри­мә Мө­гый­нов­на ке­реп, ин­де сү­нәр­гә тор­ган ул саф­лык­ның өс­те­нә авыр һәм иләм­сез гәү­дә­се һәм җай­сыз те­ле бе­лән бас­ты­рып-сүн­де­реп чы­гып кит­те.

Тор­мыш­лар үз җае бе­лән ба­ра тор­ды. Фи­лү­сә­нең кия­ү­гә чы­гуы ха­кын­да­гы хә­бәр­не иң соң­гы ке­ше бу­ла­рак­тыр мин ишет­тем. “Бар икән бә­хет­ле ке­ше­ләр!”— дип бо­е­гып кал­дым. Шун­дый да моң­су көн­нә­рем­нең бер­сен­дә Фи­лү­сә үзе ки­леп кер­мә­сен­ме?

— Ка­мил Сат­та­ро­вич, бер дә кү­рен­ми­сез. Сез­гә та­гын да йо­мы­шым төш­те әле,— ди­де ул, ка­ра күз­лә­ре бе­лән кү­ңел ишек­лә­рем­нең бик­ле ке­лә­се­нә төр­те­леп, хис бак­чам­ның тү­ре­нә үтәр­гә те­ләп.

— Ка­би­нет­лар­ны алы­шып то­рыр­га­мы?

— Юк,— ди­де ул, бу хәл­не ми­нем әл­лә кай­чан­нан өмет­лә­неп йөр­гә­нем­нең утын сүн­де­реп.— Бү­тән!

— Мин сез­не тың­лыйм,— ди­дем, се­рем­не сиз­дер­мәс­кә ты­ры­шып.

— Мин, ни...— ди­де Фи­лү­сә.

А­ның бо­лай кау­ша­га­нын го­ме­рем­дә дә күр­гә­нем юк иде. Сү­зе һәр­ва­кыт тө­гәл һәм үтем­ле бул­ды.

Игъ­ти­ба­рым­ны ба­ры аңа гы­на юнәлт­тем. Бу рә­веш­ле үзем­не то­ту­ым аңа үзен җы­яр­га яр­дәм ит­те.

— Мин кия­ү­гә чы­гар­га бул­дым!— Фи­лү­сә һа­ман да те­кә­леп, ни­дер өмет­лән­гән­дәй күз­лә­рен ту­ты­рып ка­рап то­ра иде.

— Тәб­рик итәм!

Бо­лай әй­тә­чә­гем­не ул көт­мә­гән иде бул­са ки­рәк. Бе­раз ва­кыт юга­лып ка­рап тор­ды да, көт­мә­гән­дә:

— Юләр!— дип, ки­сәк бо­рыл­ды һәм чы­гып кит­те.

Кол­лек­тив бе­лән һәм­мә­се Фи­лү­сә­ләр­нең ту­е­на бар­ды­лар. Мин ча­кы­ру­лы тү­гел идем. Үп­кә­лә­мә­дем. Чөн­ки бар­мас­ка ба­ры­бер мең сә­бәп та­бар идем.

Фи­лү­сә кыш­кы ка­ни­кул­лар­да бер дә кү­рен­мә­де. Аның туй уңа­ен­нан ял ал­ган­лы­гы мәгъ­лүм иде. Мин ин­де аны са­гы­на, үп­кә­лә­тү­ем өчен үзе­мә-үзем ачу­ла­на баш­ла­ган идем. Һәм шун­дый көн­нәр­нең бер­сен­дә Фи­лү­сә ки­леп кер­де. Хез­мәт­тәш­лә­рем бе­лән идем. Алар аны та­гын бер кат һәм­мә­се дә кот­ла­ды­лар. Мин дә кар­шы­сы­на ба­сып, җы­лы итеп ку­лын кыс­тым. Ул үзен, соң­гы тап­кыр оч­раш­ка­ны­быз­да­гы­ча, кау­ша­ган ке­ше ке­бек тот­ты. Әм­ма мин шун­нан бир­ле икен­че бер нәр­сә­не си­зе­нә баш­ла­дым: Фи­лү­сә­нең уты сүн­гән, чи­бәр­ле­ге югал­ган, та­би­гый ягым­лы­лы­гын ясал­ма­лык алыш­тыр­ган иде...

 

Ко­ри­дор­ның икен­че ба­шын­нан ки­лү­че, әле­ге дә ба­я­гы Хә­лил Иб­ра­һи­мо­вич ди­гән­нә­ре кү­рен­де. Ул бу юлы:

— Ка­мил Сат­та­ро­вич, ке­ре­гез әле, озак­ла­ма­гыз, ки­тә­се җи­рем бар!— дип әй­теп уз­ды.

— Әле ге­нә, ва­кы­тым юк, бе­раз­дан соң, ди­гән иде...— Ка­мил Сат­та­ро­вич ми­ңа ка­рап куй­ды, пе­ләш­лә­нә баш­ла­ган ка­ра бөд­рә чәч­лә­рен сый­паш­ты­рып ал­ды. Күз­лә­ре­нең та­ләп­чән ка­ра­шы хә­зер со­рау би­рә­чә­ген сиз­де­реп ал­ды. Әм­ма мин ел­гыр­рак бу­лып чык­тым:

— Хә­лил Иб­ра­һи­мо­вич чын­нан да ки­теп ба­ра ин­де...

— Ә, әйе, ярый, хә­зер­гә!– Ка­мил Сат­та­ро­вич ди­рек­тор ар­тын­нан мәк­тәп­нең икен­че ка­ты­на кү­тә­рел­де, мин укы­ту бү­ле­ге мө­ди­ре бүл­мә­се­нә та­ба ат­ла­дым. Ишек­тән Фи­лү­сә ки­леп чык­ты.

— Га­фу ите­гез,— ди­де ул, тө­сен югалт­мый­ча гы­на су­лып ба­ру­чы чә­чәк­тәй йө­зен бал­кы­тыр­га те­ләп,— Ка­мил Сат­та­ро­вич бе­лән сөй­лә­шеп тор­мый иде­гез­ме?

— Әйе, ул — ди­рек­тор­да,— ди­дем, аңа җа­ва­бым­да, әле ге­нә үзе ха­кын­да сөй­лә­шеп тор­га­ны­быз­ны сиз­дер­мәс­кә ты­ры­шып.

— Рәх­мәт!— Фи­лү­сә Ка­мил Сат­та­ро­вич­ны эз­лә­вен дә­вам ит­тер­де. “Хак икән, чын­нан да ул уз­ган­да бө­тен җир­гә нур ту­ла, ут­лар ка­бын­ган­дай бу­ла икән”,— дип, мин аның ар­тын­нан ка­рап кал­дым һәм укы­ту бү­ле­ге мө­ди­ре­нең бүл­мә­се­нә уз­дым.

­ Сен­тябрь, 1998.

 

 

­КЕ­ШЕ ТҮ­ГЕЛ

­ Хи­кәя

 

Күм­хуҗ фер­ма­сын­да мал ка­рау­чы Рә­бил­нең ба­шы авыр­та иде. Ис ти­гән­нән ге­нә тү­гел, сал­кын су да эч­мә­гән. Хик­мә­тен һәм сә­бә­бен ул үзе дә бик ях­шы бе­лә.

— Уф... Үтер­мә ин­де, энем?

— Юк шул, жәл­ке тү­гел!

— Апа­ны­кы бар­дыр әле?

— Апаң­ны­кы ми­не­ке тү­гел, үзе­не­ке­нә үзе ху­җа.

— Әл­лә ке­реп чы­гыйм­мы?

— Йөр­мә, ба­ры­бер мәгъ­нә бул­мас.

— Үтер­мә ин­де, энем?

— Юк шул, жәл­ке­ме­ни, бул­са?

— Апа­ны­кы бар­дыр әле?

— Апа­ны­кы — апа­ны­кы, үзе­не­ке­нә үзе ху­җа.

— Әл­лә ке­реп чы­гыйм­мы?

— Йөр­мә, ба­ры­бер мәгъ­нә бул­мас!

— Үтер­мә ин­де, энем?

Рә­бил­нең чын­нан да хә­ле яман иде. Кул­ла­ры бе­лән әле йө­рә­ген, әле ба­шын то­та. Уф-ух ки­лә, җа­ны көя.

— Үтер­мә ин­де, энем!

— Абый, ти­мим бит. Яны­ңа да ки­лер­гә кур­кам.

— Ме­нә шу­лай шул, ке­ше бул­саң, хә­ле­мә ке­рер идең.

— Юк бит, ниш­лә­тим?

— Тап, энем, тап!

— Ка­ян та­быйм?

— Апа­дан со­ра!

— Апа­ны­кы юк ди­дем бит!

— Күр­шең­дә бар­дыр!

— Әйе, йө­гер­дем! Хә­зер, ке­рәм дә, тү­бән оч­ның Рә­би­ле кил­гән, бер яр­ты со­рый, дим­ме ин­де?

— Юк, ми­нем аңа би­рә­сем бар. Алай ди­мә!

— Нәр­сә ди­им?

— Үзе­ңә со­ра.

— Мин эч­мим шул.

— Ул аны ка­ян бел­сен?

— Бул­мый, ал­дый ал­мыйм!

— Үте­рә­сең бит, энем!

Рә­бил та­гын да ку­әт­ле­рәк си­кер­гән йө­рә­ген ни өчен­дер бу юлы җил­кә бу­ен­нан гы­на тү­гел, баш кап­ка­чы өс­тен­нән тап­ты.

— Ме­неп җит­те!

— Нәр­сә мен­де?

— Йө­рәк ин­де! Үте­рә­сең, энем!

— Кем­не?

— Ми­не үте­рә­сең, юләр!

— Ни бе­лән? Кай­чан, ни­чек?

— Ме­нә шу­шы­лай, хә­зер, бер яр­ты та­бып бир­ми­чә...

— Ә ни­гә мин та­бар­га ти­еш?

— Чөн­ки син — ке­ше!

— Ә мин ке­ше бул­ма­сам?

Рә­бил бу юлы сул ая­гы­ның, ан­нан уңы­ның очын тот­ты:

— Җа­ным чы­га бу­гай!

— Аяк очын­нан­мы?

— Әйе!

— Авыз­дан чы­га, ди­ләр!

Ул бу юлы авы­зын тот­мак­чы иде, җа­ен та­ба ал­ма­ды. Уры­нын­нан куз­гал­ды да:

— Ке­ше тү­гел икән­сең!— дип, сү­ге­неп ки­теп бар­ды.

­ Сен­тябрь, 1998.

 

 

­ГА­ЛИМ-ГО­ЛА­МӘ ХӘ­ТЕ­РЕ

­ Хи­кәя

 

Га­лим бу­лыр өчен ай-һай күп ки­рәк. Ин­де ге­нә фән сер­ләр­гә тө­ше­неп җит­тем дип уй­лар­га, ка­нә­гать­лә­нер­гә өл­гер­ми­сең, ял­гыш­ла­рың кү­зе­ңә кү­ре­нә баш­лый да, йө­рә­гең куз­га­ла. Та­гын эш­кә то­ты­на­сың, уф, ахы­ры­на гы­на җит­тем, ди­сең, һәм ка­бат шул ук хәл. Җә­фа­ла­ну­ла­рың­ның иге-чи­ге юк. Син ха­кый­кать бе­лән уй­ный­сың, ә ха­кый­кать си­нең бе­лән бә­хәс­лә­шә, бу тарт­ка­ла­шу кай­чан да бул­са ахы­рын та­бар­га ти­еш ке­бек.

Мин ун ел го­ме­рем­не фән­гә ба­гыш­ла­дым һәм идән се­бе­рү­че­дән ким­рәк хез­мәт ха­кы алып эш­лә­дем. Таш­лап ки­тә ал­мас дә­рә­җә­гә җит­ке­реп, гый­лем үзе­нә ми­не ко­лы яса­ды. Тез­лән­дер­де. Бү­тән һич­ва­кыт­та да ая­гы­ма бас­тыр­мас хәл­гә тө­шер­де.

Ми­нем ке­бек фән кор­ба­ны бул­ган ке­ше­ләр­нең бер­се — әдә­би­ят бел­ге­че Га­ли ага Ха­лит иде. Өл­кән яшь­тә­ге ул зат­ның кем­ле­ген ул ел­лар­да та­нып бел­мәү­че­ләр си­рәк иде дип бе­ләм.

Бер­ва­кыт аның фа­ти­ры­на ка­рак кер­гән икән. Кы­сан бүл­мә­ле фа­ти­рын­да ял­гыз ба­шы яшә­де ул, мәр­хүм. Бар ка­зан­га­ны ки­тап бул­ды. Үзе дә шак­тый гы­на гыйль­ми ки­тап­лар язып бас­тыр­ды. Алар­га тел-теш ти­де­рер­лек тү­гел иде. Фәл­сә­фи фи­кер­ләү кү­ә­се бик киң һәм ти­рән бу­лып, мәгъ­нә би­ек­лек­лә­ре­нә кү­тә­ре­лү ягын­нан үз чор­даш­ла­ры­ның си­рәк­лә­ре­нә ге­нә на­сыйп ачыш­ла­ры бар, аның бе­лән си­рәк­ләр ге­нә яры­ша ала иде­ләр.

Фа­ти­ры­на ка­рак кер­гән ке­рү­ен, әм­ма бик тә ачу­ла­нып:

“­Мин си­не, про­фес­сор бул­гач, бик бай яши­сең­дер дип бел­гән идем. Ни­чә ай­лар бу­е­на хә­тер­ләп, план­нар ко­рып, уңай­лы ва­кыт­ны ту­ры ки­те­реп кер­дем. Бер­ни та­ба ал­ма­дым. Чын про­фес­сор тү­гел, бет про­фес­со­ры икән­сең!”— дип язу кал­дыр­ган, хәт­та им­за­сын да сал­ган, шәх­си мө­һе­рен дә бас­тыр­ган.

Га­ли ага Ха­лит шу­шы ка­рак­ның яз­ма­сын­нан ун­биш­ләп ха­та тап­кан. Ан­нан соң һәм­мә киш­тә­лә­рен ка­рап чык­кан. Һич­бер әй­бе­ре­нә ти­мә­гән­нәр. Әм­ма зур һәм бай ки­тап­ха­нә­сен баш­та­на­як әй­лән­де­реп, бу­тап таш­ла­ган­нар. Ярый, ан­сыз гы­на бул­мый­дыр ин­де ан­дый­лар­ның эш­лә­ре, тик Га­ли ага­ның бик тә хә­те­ре кал­ган. “Бет про­фес­со­ры!”— дип ата­сын­нар әле! Җир ти­ше­ге­нә ке­рер­сең!

— Мон­нан тү­бән, әйт­кән сү­зем бул­сын, ка­рак­лар кы­зы­гыр­лык бе­рәр зат­лы әй­бер алып ку­я­сы бу­лыр!— дип ни­ят­лә­нү­ен үзем дә бер­ни­чә тап­кыр ишет­кә­лә­дем.

Га­ли ага, фән­нәр док­то­ры ке­ше, ми­нем ке­бек ала­ма, йол­кыш һәм мес­кен, әле ге­нә баш­лап ки­лү­че “га­лим”­не ни­гә­дер якын итә иде. Хөр­мәт бе­лән сөй­лә­шә, фән­ни тик­ше­рү­лә­ре­мә үз бә­я­сен би­рер­гә, яр­дә­мен күр­сә­тер­гә ты­ры­ша. Хәт­та уңыш­лы­рак те­ма­лар­да да эш­ләр­гә ча­кыр­га­ла­ды.

Мин аны үзем­чә һәм үз ки­рә­гем­чә ге­нә аң­лый идем.

Ә­йе, “Бет про­фес­со­ры” дип ка­рак­ның мыс­кыл­ла­вын кү­тә­рә ал­ма­ды, үп­кә­ләп йөр­де. Ахыр­да мо­ның чын­нан да шу­лай бу­лу­ы­на ыша­на ук баш­ла­ды. “Бет про­фес­со­ры” ата­ма­сы­ның ул, фи­ло­лог бу­ла­рак, ка­рак­лар те­лен­дә­ге сүз­лек­ләр­дән тү­гел, бәл­ки җит­ди ки­тап­лар­дан эз­лә­де. Алар­да да җа­вап та­ба ал­ма­гач, га­еп­не үзе­нең фән­ни тик­ше­ре­нү өл­кә­се­нә кай­та­рып кал­дыр­ды.

Бер­ва­кыт зат­лы бан­кет­та уты­ра­быз. Ул га­җә­еп са­быр һәм йом­шак тел­ле иде. Шәх­си тор­мы­шын­нан бер та­ри­хын сөй­ләп ал­ды һәм:

— Мин бит ма­те­ма­тик бу­ла­сы идем,— ди­де,— укы­ту­чым аның юлын­нан кит­мә­гән­ле­ге­мә озак ел­лар үп­кә­ләп тә йөр­де. “Ул ба­шың бе­лән әдә­би­ят өл­кә­се­нә ке­рә­ләр ди­ме­ни?”— дип, оч­ра­ган са­ен кат-кат би­тәр­ли, шел­тә­сен бел­де­рә тор­ды. Аны тың­ла­мый­ча ял­гыш­кан­мын.

Чын­нан да Га­ли ага­ның, әгәр ул өл­кә­гә ке­реп кит­кән бул­са, ан­да да зур га­лим бу­ла­ча­гы­на һич­бер ши­гем юк иде.

— Без­нең тел-әдә­би­ят гый­ле­мен “бет фә­не” ди­ләр!

Га­ли ага шу­шы кай­гы­сы бе­лән соң­гы ел­ла­рын яшәп ва­фат бул­ды. Зур­лап җир­лә­де­ләр. Но­тык­лар күп сөй­лән­де. Хәт­та яһү­ди ка­вем вә­кил­лә­ре дә кил­гән иде­ләр. Га­лим-го­ла­мә бу югал­ту­ла­рын авыр ки­чер­де­ләр. Ми­нем ке­бек яшь­ләр­гә дә ул хис­ләр­не кү­тә­рү җи­ңел бул­ма­ды. Авыр туф­ра­гы җи­ңел бул­сын! Ба­ры­быз­га да бер ки­тә­се ин­де.

Әм­ма дә Га­ли ага “бет про­фес­со­ры” ди­гән исем­не үзе те­лә­гән­чә ка­бул итеп, шул хәс­рә­тен үзе бе­лән алып кит­те. Хик­мәт бит “бет­ле” бу­лу­да, ягъ­ни бай­лык­ны мал­да, ал­тын­да тү­гел, ру­хи ка­мил­лек­тә кү­рү­дә һәм та­бу­да!

“­Бет про­фес­со­ры” ме­нә шул ин­де ул! Ка­рак­ка үп­кә­ләр­лек тү­гел иде.

­ Ок­тябрь, 1998.

 

 

­КОМ­МУ­НИЗМ­ГА БА­РЫШ­ЛЫЙ

­ Хи­кәя

 

Дөнь­я­ны, ку­лы­на мыл­тык то­тып, Ста­лин фәр­ма­ны бе­лән яу­лап ал­ган Ла­тыйп аб­зый ике ма­ла­ен­нан да уң­ма­ды һәм ки­лер кө­нен­дә уңа­сы­на да ышан­ма­ды. Бер­се, олы улы, хәр­би хез­мәт­тә Чи­та ягын­да­гы Кы­тай чи­ген­дә бу­лып, кай­ту­ы­на өч-дүрт ел узу­га, акы­лы зә­гыйфь­лә­неп, имеш, “кый­ша­еп” төш­те. Аның бе­лән хез­мәт ит­кән бер ге­нә егет­тә тә ан­дый хәл кү­зә­тел­мә­де. Ә Ла­тыйп аб­зый­ның ма­лае ни йо­кы­дан ай­ный ал­ма­ды, ни ку­лы­на эш тот­ма­ды. Гәү­дә­гә шәп, югый­сә, мат­ча­га те­рәү итәр­лек.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных