ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 35 страницаМәгъсүм ага юкка ул бәхетле елларын исенә төшерде. Хәзер каләм ияләренең кадере төшкәнрәк вакыт. Заман чире, билгеле, үтүчән хаста ул. Әмма зыяны да тими калмаячак. Олы Бакырчы — Шәүкәт Галиев кебек алтын шагыйрен биргән авыл. “Алтынчы”сын димәкче идем дә, беренчесе, икенчесе... бишенчесе кем иде дип сорарлар да, җавап табылмавымнан борчылырга туры килерен уйлап, “алтын” сүзе белән генә канәгатьләндем. “Алтынчы” дигәндә, дөрес тә, җанлы да иде, “алтын”ның җаны юк шул дип үпкәләрнең әйтелерен уйланылмаган икән. Шәүкәт ага Галиевнең ювелир-зәргәрче төгәллеге белән шигырьләрен тезеп һәм төзеп куюлары кемне хәйран калдырмый икән?.. Бакырчыдан чыккан алтынчы... Олы Бакырчыга олы юл — асфальт салынган. Чатта тукталып калдык. Үзебез генә мөгезсез сыер кебек килеп керсәк, яхшы булмас. Озак көттермәде, Мөхәммәдиевнең “Волга”сы күренде. Утларын яндырып-сүндереп алдылар. Узып китәбез, янәсе, арттан калмагыз, соңарабыз, вакыт тар! Хәер, ул хаклы иде... Инде без менә Олы Бакырчыда. Язып узганымча, барчабызны да олылап каршы алдылар. Ул арада үрдәк һәм каз йөреше белән болганып Туфан Миңнуллин килеп керде, исәнләшкән уңайдан: — Син дә мондамыни?— дип шаярткандай итте. — Килдем әле,— мин әйтәм,— күреп китим! Туфан абый бүтәннәрнең игътибарына күчә, аларның да күңелләрен караңгылыкка чумдыра бара. Ахырдан бу сүзен кайтарасы булыр әле дип уйлап куйдым, әмма тиз генә форсат та тәтемәде. Шактый үртәп ташлаган, ахрысы... Шәүкәт абый үзе дә Фәридә ханым белән килеп иреште. Без инде Апас коймагын һәм каймагын авыз итәргә өлгергән идек. Юбиляр борчыла. Күңеле уйный. Якташлары сынатмаслармы, килгән кунаклары үзләрен ничегрәк тотарлар? Уйларының кайнарлыгы йөрәк хисләренә килеп кушылганлыгы сизелеп тора. Аның өчен махсус төзелгән яңа Иҗат йортын-музеен күмәкләшеп барып карап килдек. Анда диварларга эленгән сурәтләрен тамаша иттерергә дип Эрот Зарипов көтеп торган икән. Ул да түгел, мәһабәт итеп салынган Мәдәният сараена кире кайтабыз. Вакыйгалар сабырсыз һәм ашкынулы тизлек белән алышына баралар. Инде юбилей тантанасы башланып китте. Шәүкәт абыйны сәхнә түренә чыгардылар. Әле каләмдәшләре сөйли, әле якташлары җырлый-бии. Шигырьләрен яттан беләләр икән. Алкышлар туктаусыз яудырыла торалар, артистлар алышына бара. Чират миңа да җитә. “Шәһри Казан” гәзитеннән журналист буларак килгән шагыйрь Госман Садә белән бергә сәхнәгә чыгаралар һәм мин сүзгә керешәм, башламын бетерүгә: — Туфан абый Миңнуллин, мине күрүгә: “Фәрит, син монда нишләп йөрисең?”— дип сорады. Аңа: “Туфан әфәнде, сезнең хатыныгыз Нәҗибә ханым безнең күрше авылдан гына, ягъни безнең як кызы. Шулай булгач, мин аңа — эне, сезгә — кайнеш тиям. Җизнәкәйнең якташлары ничек яши икән дип күрергә кунакка килдем әле”,— дидем. Җавабымны кабул итте. Әмма үзе дә Апастан түгел икән, Кама Тамагыннан, юкса, туган якларын мактап үзенә бер-ике сүз әйтмәкче идем,— дип сөйләп киттем. Туфан Абдуллович хәйран итте. Сүзләрен көлке өчен болай ук бөтереп чыгарырмын дип көтмәгән иде булса кирәк. Ә халык егылып көлде. Мыскылланганымны яшерсәм дә ярый иде инде, югыйсә. — И-и-и, и-и-и... Алаймы?.. Шулаймы?..— дип, Туфан Миңнуллин әле күзлеген бармаклары белән бер-бер артлы кузгатып, борын өстендә сикерткәләп куйды, әле Нәҗибә ханымга куркынып карап алды, әле миңа таба авызын ерды. Шулай итеп, аның белән якын туганга, агай-энегә әверелеп киттем. Моңа кадәр мине күргән саен бер тапкыр авызын ерса, хәзер ике мәртәбә мыек очларын сикертеп куячак иде ул. “Шекспир!” Беренчесендә — бу очрашуны искә алып, икенчесендә — үлчәп сөйләшеренә туры килер дип шиккә төшеп. Телнең сөяге сынган вакытлар. Тагын да чыгышымны дәвам иттердем. Шәүкәт абыйны һәм якташларын котладым. Госман Садәгә миннән соң сөйләп тормаса да ярый иде инде, аның “уҗым”ына да кереп чыктым. Илдар абый Юзиев: “Бакырчыдан алтын чыккан...”— дип шигырь укыса, Роберт Миңнуллин, гадәтенчә, берьюлы өч-дүрт шигырен остазына багышлады. Гариф абый Ахунов белән Туфан абый Миңнуллин да юбилярны шулай ук озаклап мактадылар һәм дә туйганчы мактандылар. Тантана ул вакытта Олы Бакырчыдагы Мәдәният сараеннан Апастагы салкын ресторан залына күчәргә өлгерде. Алтын янында йөреп без дә ялтырый башладык. Кайтырга чыкканда буран инде тынган иде. Безнең автобус төнге караңгылыкка кереп чумды. Мәгъсүм ага бу юлы да минем янда иде, сөйләде дә сөйләде. Чыннан да дөньяны күп гизгән, әллә нинди хәлләрдә калган, авырлыклардан үтеп чыккан ул. Гыйбрәтле һәм хикмәтле тарихларын тыңладым да тыңладым. Автобусыбыз Казанга килеп кергәндә төн уртасына ерак калмаган иде. Олы Бакырчыдан, аның Алтыны Шәүкәт абый Галиевнең бәйрәменнән канәгать кайттык, әмма бик нык арылган һәм алҗынган иде. Өйгә таба юл алдым. Ишектән кергәнемдә исемә төште, өлкәннәрдә ишеткән хикмәт ул: — Бакыр бар җирдә алтын булмый калмый! Шулай икән! Дек., 1998 — янв., 1999.
ШӨКЕРСЕЗ ШАКИР ҺАБИЛОВНЫҢ АБЫНУЫ Фельетон
Бу вакыйга, күсәккә әверелеп, башыма орырга тиеш булгандыр. Сугышны узып, аннан кайткач, гомерен фәнгә багышлаган Шакир Шиһап улы Һабилов (Абилов) белән элекләрне бергә эшләгән чагымнан ук танышлар идек. Яхшы ук булмаса да, кем икәнлеген һәм нинди төстә-кыяфәттәлеген белеп, әмма аның илә аралашып яшәргә һичбер теләгем юк исә дә, бервакыт исемен эш өчен кирәклеге сәбәпле атарга туры килде: — Гомере буена Мөхәммәдьярны өйрәнде. Әсәрләрен дә басмага ул әзерләде. Аның белән дә киңәшик,— дидем. Айдар әфәнде Хафизов ризалык бирде, телефонын сорап алды. Без ул көннәрдә минем “Мөхәммәдьяр” дип аталган драматик поэманы сәхнәләштерү мәшәкатьләре белән мәш килә идек. Айдар әфәнде, пьеса проектының җитәкчесе буларак, әсәрем белән туктаусыз кызыксынып, хәтта кыскарту һәм үзгәртү кебек эшләрдә дә җитәкчелекне үз кулында тотты. Бу йөкне аның өстенә Халык иҗаты үзәге директоры композитор Котдус әфәнде Хөснуллин “аударды” һәм баштанаяк оештырып, ашыктырып һәм тынгысызлап, җыелышлар һәм киңәшмәләр җыеп, ачуланып һәм мактап, инде сүнде дигән өметләребезгә кабат очкын салып торды. Көндез — тынычлык, төннәрен йокы юк иде. Икенче Милли Конгресс көннәренә тантана өчен пьеса әзер булырга тиешле икәнен беләбез, әмма һәркемгә дә ошап һәм ярап бетеп булмый гына шул. Анысына бу ошамый, монысына ул килешми. Буталган, туздырылган татар тарихының сәхифәләренә чумып казынам. Сүземне куәтләрлек дәлилләрем дә җитәрлек. Әмма сәясиләшергә өлгергән тарихчыларыбызның гына нигәдер төпле фикергә килә алганнары юк. Көн дә киңәшмә, көн дә бәхәс. Минем драматик поэманы аркылыга-буйга үлчиләр, кисәләр, сыталар, сыгалар, яңадан ялгыйлар һәм кабат килешенәләр. Күрәм, бәхәсләре үзара бара, ә әсәрем — мәҗлесләре өчен бары тик бер сәбәп кенә. Шулай бервакыт Сәлим әфәнде Гыйлаҗетдинов, фәндә үзеннән берәр бөек кешенең булуына да исе китмәгән, гарәп һәм фарсы телләрен яхшы белгән мәртәбә иясе, Казанда туып үскән, Петербургта чәчәк аткан, яңадан да Казанда җитлегеп зат һәм сан алган галимебез миңа атап әйтеп салмасынмы: — Без такылдаганның бер процентын колагыңа элсәң дә ярар иде әле! Калган туксан тугыз өлешенә исең дә китмәячәк!.. Әйе, чыннан да бу сүзләре миңа аталган иде. Драматик поэмамны аларның юкка чыгарган сүзләрен тыштан бик тыныч һәм сабыр гына тыңлап утыра идем. Әмма, шул ук вакытта, аларның ул әйткәннәре нигәдер: “Авторлыкка безнең дә исемнәребез керсә, яхшы булыр иде!”— дигән кебек килеп чыга, минем шигъри һәм әдәби осталыгыма бәрелү түгел, тарихчы һәм әдәбиятчы галимнәрнең тетмәсен тетүгә кайтып кала бара иде. Борынгыларның “ялгыш”, “беркатлы” фикерләренә таянуларыма да ачулары килә. Һәрхәлдә шулай дип әйтәләр, әмма күңел түрләрендә пыскыган, җаннарына тынгы бирмәгән өмет утларына, ягъни соавтор булырга теләкләренә җавап итеп сүз ычкындырмавыма үпкәлиләр. Ә минем: “Ярар, сез, тарихи вакыйгаларны, алай булмаган, дисез, әгәр хаклы икәнсез, төгәл белгәч, әйтегез, ничек барган?”— диясем килә. Инде дә алар тынып калгач, әйтәселәрен “түгеп” бетергәч, сорыйм: — Ә шулай да ничек?.. Болар һәммәсе су кабалар. — Һәрхәлдә син язганча булмаган,— ди Сәлим әфәнде Гыйлаҗетдинов. Шакир әфәнде Һабилов исә: — Син Мөхәммәдьярны Болгарда түгел, Казанда мөҗавир, ягъни кабер сакчысы булган дип язасың...— дип, мәгънәсезлек күреп, моңа каршы әйтергә сүз таба алмаган кыяфәт чыгара, кулларын җәеп җибәрмәкче, ваһ итеп ботларына сукмакчы итә. Мин каршы бармакчы. “Беренчедән, белеп торыгыз, кабер сакчысы дип түгел, догачы, чөнки мөҗавир сүзенең мәгънәсе шундый, икенчедән...” Шушы сүзләрем телемнән ычкынсалар, бетте инде, ачуланып ташлаячакмын үзен. Әмма алай дулау килешмәячәктер? “Чебен, дулап, тәрәзә ваталмый”,— диләрме әле безнең халыкта, ул тавыш күтәрүләремнән, кубарылуларымнан файда юк. Уйга чумам. Кеше үзенең ялгышын кайчанга кадәр хакыйкать урынына йөртер икән? Шакир Шиһапович, дөрес, Мөхәммәдьярны халыкка кайтарган, әсәрләрен бастырып чыгарган, тормыш юлын тикшергән галим. Бу яктан аның башкарган эшен бәяләми калу мөмкин түгел. Күз алдыгызга китерегез, мисал өчен: Мөхәммәдьярның әсәрләрен һичбер галим тикшерми, беренче башлап Нәкый Исәнбәт тә 1940 нчы елда Мөхәммәдьярның иҗат мирасына тап булуы хакында бернинди мәкалә дә бастырмый, мондый Казан шагыйренең тарихта булганлыгы укучы бөтенләй дә белми ди. Күңелсезрәк, шулаймы? Без әле бүген дә йөзләгән борынгы шагыйрьләребезне “белмибез”, алар халкыбыздан яшерелгән килеш кала бирәләр. Күңелсез түгелме? Әйе, кемнәрдер Мөхәммәдьярның да тарихта яшәгәнлеген бүген дә белмәскә мөмкиннәр. Мондый хәлләр дә булгалый. Ис китәрлек һични юк. Әмма, әмма... Ул хәбәрсез яшәүче адәм үзенең күп нәрсәләрдән мәхрүм калганлыгын белми. Җанны рәхәтләндерә торган тойгыларны китап укыганда, зиһенне яңа мәгълүматлар белән ныгытканда кичерәсең бит! — Мөхәммәдьяр — мөҗавир булган, Мөхәммәдәмин ханның каберен ул изге урын дип атаган. Шуның янында яшәгән булырга кирәк. Шакир Һабилов аны Мөхәммәдәмин ханның кабере сакчысы дип атый. Ә ул ханның кабере, белгәнегезчә, шәһри Болгарда түгел, Казанда, Сөембикә манарасы янында икәнлеге һәркемгә диярлек ачык мәгълүм инде!— Мин үземне галимнәр мәҗлесендә тыя алмадым, алар алдында шушы сүзләрне тезеп чыктым. Әмма шунда ук күңелнең ашкын атына кидертелгән сабырлык йөгәнен кысып тотарга тырыштым. Канымның кызулыгы затымның сыйфатын бозачагын хәтердә тотарга теләдем. Бүгенге көннәрдә Сөембикә манарасы дип йөртелгән тарихи ядкәрнең Казан ханнары өчен элекләрне төрбә буларак төзелгәнлеген, анда Мөхәммәдәминнең табуты гына түгел, Сафа Гәрәй ханныкы да куелган булуын, урыска тоткын ителгән Сөембикәнең шунда барып, мәрхүм иренең табуты өстенә ташланып, кочып, аның рухы белән хушлашканын, үз халкына рәнҗешен белдереп такмаклап елавын, шуңа күрә дә “Сөембикә ташланган манара” (тарихта — ире Сафа Гәрәй табуты өстенә, риваятьләрдә — манара өстеннән Казан-су елгасына) дип йөртелеп тә, ахырда “Сөембикә манарасы” исеме белән генә аталуын кайнарланып-кайнарланып сөйләргә тиеш идем, әмма авызыма “су каптым”. Бәхәсләшеп утыруның файдасы юк иде. Кулларында — минем язмам. Сәлим әфәнденең Хөршид ана исемен Гәүһәршат белән алыштырырга кушуын кабул иттем, чөнки тарихчыларыбызның берләре ул ханшаның исемен Хөршид дип күрсәтә, икенчеләре — Гәүһәршат буларак. Ә үзләре бер үк вакыйгаларны бәян итәләр. Әгәр дә инде голамә Гәүһәршат исемен дөрескә саный икән, мин каршы түгел, Хөршид исә, вакыйгалар барышы барыбер элеккечә кала, икесе дә бер үк кеше ич! Шулай түгелме?.. Җыелыш арты җыелышлар уза тора. Мин инде башка бер әсәремне иҗат итү белән мәшгуль. Махсус шулай эшләдем. Юкса һәр әйткәннәренә хәйран итәр идем. Ә болай сүзләренә исем дә китми. Әмма үзләрен җайсыз тотулары барыбер дә җанны борчый. Бар теләкләре бер генә, ахрысы: әсәремә бераз каләм “кертәселәре”, шуның белән соавторлыкка ирешәселәре килә. Ә мин моны бик яхшы сизенсәм дә, ул хакта ләм-мим, һичбер сүз әйтмим. Чөнки бу җыелышлары файдасыз сүз болгатуга гына әверелеп бара, беләм, әсәремнең баганалары ныклы. Һәм менә, шактый бәхәсләреннән соң, голамә дә көтелмәгәндә канәгатьләнү таба. Дөресен яшермик, бу вакыт эчендә, ягъни көн дә диярлек ике-өч атна дәвам иткән җыелышларында алар авызыннан юк-бар сүзне күп ишетергә туры килгән иде. Шул арада берничә урында вакыйгаларга Мөхәммәдьярның характерлы сыйфатларын билгеләүче ике-өч шигъри юллыклар өстәп, драматик поэмамның әдәби эшләнешенә бераз үзгәрешләр дә ясап өлгердем. Асылда бу үзгәртелүләр кыскартулардан гыйбарәт, бигрәк тә Мөхәммәдьярның үз әсәрләреннән алып кертелгән сүзләрен “кисүләр” белән бәйле булды. Җыелышларның тәүгеләрендә Котдус Хөснуллин үзе белән Нәҗип Нәкъкаш-Исмәгыйлевне һәм тагын да берничә голамәне алып килгән иде, ахыргыларында Сәлим Гыйләҗетдинов һәм Шакир Һабилов кына калдылар. Җаем килгәнгә Сәлим әфәндедән: — Сез поэмам хакында бик кызык сөйлисез, әмма миндә — укымагансыз дигән фикер калды, дөресме?— дип сорадым. Ул мичтәге кайнар күмер кебек кызарды, дөресен әйтми дә булдыра алмады. Ахырда акланырга тотынды, язучыларны-шагыйрьләрне теләгәннәренчә тарих ясауда гаепләде. Мөгаен сүзләре шулкадәр җитди булгандыр инде, җыелышларга бүтән килеп тә тормады. Ә Шакир Һабиловның да бөтен күрсәткән эше бары шуның белән чикләнде ки, ул минем драматик поэмамның ахырына Мөхәммәдьярның икеюллык сүзен өстәтте һәм татарлар хакында усал итеп әйткәннәрен төшереп калдыртты, тагын да бер-ике урында,— Мөхәммәдьяр әсәрләреннән алынган шигъри юлларны,— үзе тәрҗемә иткән рәвешкә китерттерде дә Болгар мәсьәләсенә барып төртелде. Анысына кул гына селтәдем, сәхнә варианты өчен ярый, сизенми дә калачаклар, имеш. Ә поэмам уйналырга тиеш! Искәрткәнемчә, әсәремдә вакыйгалар Казан ханлыгы чорында, Мөхәммәдьярның үз поэмаларында тасвирланылганча бара. Әмма асылда бик зур фәнни ачышлар ясаганмын да, голамәне шиккә төшергәнмен икән. Кыскасы, мондый эшне бер кеше генә түгел, авторлар коллективы башкарырга тиешләр икән!.. Әйе, баксаң, голамәнең бар теләкләре шушыннан гына гыйбарәт булган. Язылган әсәрем белән танышудан соң гына фикерләрен әйткән Шакир Һабилов, ни хикмәт, зурдан кубып әдәби консультантыма әверелде. Моңа аның хакы юк иде, әмма мин каршы килмәдем. Чынлыкта әдәби консультант булмый торып, аның урынында бу дәрәҗәгә борын сузарга оялыр идем. Шакир Һабиловның итагать хисеннән мәхрүм икәнлеген шунда гына белдем. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында оештырылган минем “Мөхәммәдьяр” драматик поэмамны тикшерүгә мәртәбәле галимнәр, дәрәҗәле әфәнделәр җыелган иде. Пьеса барып чыкмаган дип әйтергә теләүчеләр дә булгандыр бәлки? Әмма аларның сүзе ишетелмәде. Ә менә театр директоры Шамил Зиннурович исә Канәфи Нафиковның сәхнә рәссамы булуын ачыктан-ачык теләмәде. Дөресен генә әйткәндә, Котдус Хөснуллинның да үз рәссамы бар иде. Әсәрне тикшерүдән бигрәк, шул мәсьәләләр белән башлары катты, ахрысы. Әмма Айдар Садретдинович Хафизов, режиссёр буларак, бу вакытка инде күп эшләрне башкарып өлгергән иде. Шул сәбәпле җиңеп чыктык та бугай?.. Театрдагы җыелыш башлангыч этапка нокта кую, драматик поэмамның сәхнәгә менәргә әзер икәнлеген раслау белән тәмамланды, Айдар Хафизга яшел юл бирелде... Көннәр үтте, ә мин театр эшенә тыкшынып йөрүне һич тә кирәк санамадым. Вакланасым килмәгәндер инде. “Мөхәммәдьяр” әсәремнең уйналачагы хакындагы афишаны күргәч һәм театр алдындагы зур белдерүне дә укыгач,— болар һәммәсе бары тик төш кебек кенә тоелдылар. Уңышларымның рәхәтен татып, дан-шөһрәтнең барысын да үземә генә чумырырга теләмичә, интервьюларда-чыгышларда шушы әсәремне тудырганда күп галимнәрнең катнашуын һаман саен искә алдым. Әгәр дә миңа кадәр галимнәр Мөхәммәдьярны һәм аның чорын, Казан ханлыгын тикшереп, тарихларны белдереп хезмәтләрен язмаган һәм аларны укымаган булсам, бу әсәрем дөньяга туар идеме икән? Телевизион һәм радио интервьюларда да шуларны искәртә тордым. Әмма дөресен, кайбер голамәнең никадәр комачауларга маташуларын һәм хәтта соавторлыкка дәгъва кылырга омтылышлар ясап карауларын телгә дә алмадым. Юкса, әйтәм бит, вакчыллану кебегрәк булачак иде. Ул көннәрдә минем затыма туктаусыз басым ясалу Шакир Һабиловның саруын кайнаткан, чөнки ул һәр җирдә үзен “Мөхәммәдьяр” поэмамның авторы итеп күрсәтергә һәм үзе катнашында язылганын ассызыкларга тырышып йөргән икән. Белми калганмын шул... Әсәрем театр сәхнәсендә Татар милли конгрессы көннәрендә тулы зал белән, зур тантаналы шартларда узды. Мин бик тә бәхетле идем... Һәм менә бер ел узгач, ни хикмәт, “Шәһри Казан” гәзитәсендә шул “Мөхәммәдьяр” драматик поэмамның авторы үзе булуы хакында дәгъвалаган Шакир Һабиловның мәкаләсе басылып чыкты. Хәер, әгәр дә ул үзе бу мәкаләсенең басылуы хакында шалтыратып әйтмәгән булса, белми дә калачак идем. — Ярар, эзләп табып укырмын, күңелегездә ниләр барлыгын күрермен,— дидем, ул вакытта мин аңа, һични хакында шикләнмичә. Ул исә мең тапкырлар гафу үтенде, бу мәкаләсенең “Мирас” журналы өчен бары тик эчке рецензия буларак кына кызулык һәм ахмаклык белән язылуын, әмма аның баш мөхәррирләре Әхмәт Сәхаповның, имеш, миңа үчләшеп, аны бастырып чыгаруын сөйләде дә сөйләде, сөйләде дә сөйләде. Бу әйткәннәре чыннан да шулай, хакыйкать идеме, әллә юкмы, белешеп тормадым, тавыш чыгарып йөрмәдем. Исең киткән икән, имеш... Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|