ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 32 страницаИкенчесе студент иде. Казанда укып йөри. Әллә ниткән “ата фәхер” коммунистлар шикелле сөйләшә. Ул авылга кайтты исә, башын кырып йөрүче, кызыл папкалы Зәйнулла килеп тә җитә. Көне-төне әле йортта, әле ишек төбендә, әле урам уртасында, яисә капка төпләрендә һәм су буйларында туктаусыз бәхәсләшәләр. — Коммунизм булачакмы-юкмы?!. Берсе Маркс, Энгельс, Ленин кебек кешеләрне атап, аларның сүзләрен яттан әйтеп бирә, партия һәм дәүләт карарларын сөйли, икенчесе үз башыннан узганын, теге-бу беренче сәркәтип-секретарь һәм вәкилләрнең сөйләгән “затлы” сүзләрен искә ала: — Менә Нәҗмиев бар иде, ул райкомда эшләде, беренчене “чакты” да өскә күтәрелде. Ул болай ди торган иде: “Коммунизм-м...” — Икенче бер шәп кеше бар иде. Мөхип исемле. Күтәмәле авылыннан. Туже беренчене “чагып” күтәрелде. Министрлыкта эшли. Менә ул да сөйли иде: “Коммунизм-м...” Бәхәсләшәләр дә бәхәсләшәләр. Ник Латыйп абзыйдан гына сорамыйлар икән? Коммунизмның нәрсә икәнлеген ул әллә кайчан әйтеп биргән булыр иде. Хәер, әйтми торсын әле, юкса, үкерешеп еларга мөмкиннәр. Латыйп абзый Мөхип дигәннәренең дә, Нәҗмиевнең дә нинди сафсатачы икәнлекләрен бик яхшы белә һәм андыйларны аяк сөртер өчен дә тотарга яраксызлар дип уйлый иде. Бервакыт, шул бәхәсләре мәйданыннан, ике дөньяны бер итеп, ике карыш буена дүрт катлап сүгенеп студент улы кайтып кергән. Латыйп абзый, бик тә салкын кеше, урып алып, колак төбенә салган салуга, коммунизм коткысындагы малае тәгәрәпләр генә киткән. Чәрелди икән, мескен: — Атай, нишләвең бу? Нигә суктың?— дип. — Аз эләктеме әллә?— ди икән Латыйп абзый да, һичнигә исе китмәгән кыяфәт белән. — Мондыйларны коммунизмга дәшеп буламы соң?— ди икән улы. — Барырмын мин сиңа — коммунизмга, атаңнан алда чыгып,— дигән, бу юлы улының авызына ямап әтисе,— әүвәле үз тамагыңны туйдырырга өйрән, аннан соң кеше булырсың! Әмма дә Латыйп абзый хаклы булган икән! Тик менә шунысы кызганыч, йоклаганы да уянды, ике малае да бүгенге көнгә кадәр акыл сатып йөриләр. Кичә коммунистлар иделәр, бүген демократтан булдылар. Иртәгә, халыктан иртәрәк барып, коммунизмга олакмагайлары? Белмәссең... Октябрь, 1998.
ХАЛЫК БӘХЕТЛЕЛӘРЕ Хикәя
Шәһәр транспортында йөрүчеләр белә: анда эләгә алдыңмы, утырып киттеңме, яхшы инде ул, вакытында ук булмаса да өеңә кайтып җитәргә мөмкинсең. Бәхетлесең! — Үтерәләр!.. Әһә, берәүне сыттылар. Кузгалдым юк. Чибәр ханымның кочагыннан чыгалар димени? Кулы да тик торса иде ул! Күкрәкләре белән шуып, халык күчен ера-ура контролер йөзеп килеп җитте. Тәмам әвәләнеп беткән. — Сезнең билетыгыз?.. Сезнеке кая?.. Сезгә!.. Уңга-сулга чайкалган халык диңгезендә ул үз юлын дәвам иттерде. Бәхетле! — Үтерәләр! Әһә, тагын берәүне сыттылар. — Сыер! Автобустагы адәмнәр, кешелекләрен югалтып, шушы рәвешле әле “сыер”га, әле “дуңгыз”, “чучка”, “сарык” кебек ваграк хайваннарга әйләнеп-әверелеп беттеләр. Бәхетлеләр! — Үтерәләр! Янәшәмдәге бер юантык һәм өлкәнрәк яшьтәге бәхетле ханым зарланып куйды: — Кысмагыз әле! Тотмаган җиремне калдырмадыгыз, юньсез ирләр! Кемнәр бар, һәммәсе аңа артлары белән борылып бастылар. Ханым тагын да зарланырга тотынды. Әмма инде аны һичкем ишетми иде. Бәхетлеләр! Автобус сәгатенә утыз адым тизлек белән тар иске Казан урамнарыннан сөйрәлеп чыгып, аркылы-торкылы салынган зур йортларыннан һәм эт оясы кадәрле кибетләреннән гайре бүтән һичбер мактаныр һәм мактатыр урыннары булмаган “Квартал”га таба юлын дәвам иттерде. Троллейбусларның тагылышып баруларын, трамвайларның шуышуларын исәпкә алмаганда, һәртөрле эреле-ваклы җиңел һәм җиңелчә машиналар ни өчендер артыгы белән ашыга, кабалана, күч оясы тузгыгандай кылана иделәр. Бәхетлеләр! — Үтерәләр! Тагын берәүне сыттылар. Ә, юк икән, һаман да теге ханым зарлана. Үзенә бер мәйданчык яулап алырга өлгергән дә шуның эчендә туп кебек бөтерелә. — Чыгасызмы?— Чибәр туташ күзләрен тутырып карап куйды. — Юк!— дидем, сер бирмичә. Ишек тә минем янда түгел, һәм, гомумән, арткы тәрәзәдән чыгалар димени инде? Озатып йөрергә дә исәбемә кермәде. Чибәр туташ этелә-төртелә, ахырда барыбер үз дигәненә ирешеп, минем кочакка ук кереп басты. Ул да... Юк, мин — бәхетледән! — Үтерәләр! Автобус, тукталышларын онытып, тартыла-сузыла, болгана-чайкала юлын дәвам иттерде. Ничәнче тапкырын контролер да халык диңгезен йөзеп килде: — Сезнең билет?.. Сезнеке?.. Сезгә?..— дип сорашып һәм белешеп үтеп китте. Шар булып кабарган күкрәкләре аны арып төпкә китүдән саклаучы баллоннар кебек иде. Бәхетлеләр! — Үтерәләр! Әмма беркем дә беркемне дә үтерергә җыенмый иде. Бары тик автобустан төшәргә өлгергән кешеләрне генә караңгы шәһәр урамнары йота бирде. Эчтә калганнар юлларын дәвам иттерделәр. Бәхетлеләр! Октябрь, 1998.
КЕНДЕК ТЕГӘР ЧУКМАР Хикәя
Кулына меңгә бер мәртәбә чүкеч тоткан кешене — бармагына суга, диләр. Хак икән. Латыйп абзыйның ике улы арба тартып печәнгә киткәннәр дә, әллә алдан ук ярыграк урыны булганмы, әллә болар тау-таштан сикертеп барганнар, әмма дә күчәрләре сынган. Исләренә дә алмаганнар. Белми-уйламый, йөкләрен саллы итеп, күремсезләнеп төягәннәр. Инде генә кайтырга кузгалсалар, арбалары селкенми дә икән. — Артыгын төягәнбез булса кирәк,— дип ярты йөкләрен бушатканнар. Тагын кузгатып караганнар, ә арбалары селкенми дә, гүяки тәгәрмәчләреннән җен тотып тора. — Монысы да артыктыр!— дигән берсе. — Шулай икән шул,— дигән икенчесе. Һәм йөкләренең яртысының яртысын бушатканнар. Тагын кузгатып караганнар, ә арбалары селкенми дә, гүяки тәгәрмәчләреннән убыр тотып тора. Кайтып җитәр вакытлары да үтеп бар икән. Кич булып килә. Калган йөкләрен дә бушатып, буш арбаны кузгатып карасалар, шул ук хәл: урыннан селкенми дә, гүяки ике куллап тәгәрмәчләреннән дию тотып тора. Шунда гына болар арбаның өстен-астын карап, күчәре сынганын белеп алалар. Ул арада урман каравылчысы да килеп чыга. Дию дә дию, бу да нәкъ Шүрәле икән. Ике булдыксызны эләктерә алуына сөенеп үк куйган ул, гүяки: “Хатынга — аш, миңа — ит булды!”— диярәк уйлаган һәм: — Ни булды егетләр?— ди икән, тасма теллеләнеп. — Күчәр сынды!— диләр икән болар. — Соң, миндә тимер худлысы бар!— ди икән бу Шүрәле, аларны үзләренә дәшеп. Киткәннәр болар аңа ияреп. Барып керсәләр, анда Шүрәле баласы утыра икән: — Әти шулпага ит алып кайтты!.. Әти шулпага ит алып кайтты!..— дип сөенеп сөйләнмәсенме шул бәдбәхет, җитмәсә. Латыйп абзыйның ике малае да, ни ахмак булуларына да карамастан, эшнең асылын аңлап алганнар һәм тизрәк чыгып таю ягын караганнар. Әмма куркулары шулкадәр үзәкләренә үткән, кузгалып кына китә алмыйлар икән. Ул арада Шүрәле аларны бәреп үтерергә тимер чукмарын алып кергән. — Тимер күчәрең шушымы инде?— ди икән егетләрнең берсе. — Әйе, ә нигә?— ди икән Шүрәле. — Безнең әткәйнеке тагын да зуррак, әмма әнкәйнең кендеген тегәргә дә җитми, сына да төшә, сына да төшә,— ди икән егетләрнең икенчесе. — Ә ничек инде?— ди икән Шүрәле, аңлый алмыйча. — Ә менә болай,— дигән дә Латыйп абзыйның беренче малае, Шүрәледән чукмарны алып, бөтереп югары чөйгән. Чукмар, Шүрәленең түшәмен тишеп үтеп, күккә очкан. Кире төшәргә өлгергәнче дип, Латыйп абзыйның малайлары моннан табан ялтыратканнар. Арба-печәннәрен дә ташлап, узышып-куышып өйләренә кайтып кермәсеннәрме? Шүрәле әле хәзер дә: — Мондый чукмарны күккә чөеп ничек хатынның кендеген тегәргә икән?— дип уйлап утыра икән, имеш. Малае да: — Әти ул эшне ничек булдырыр, анам да ишетте шул, әйдәли башлар!— дип, атасы Шүрәле өчен кайгырып утыра, диләр. Һи-и, булмаганны! Октябрь, 1998.
КЫЗЫЛ-ЯШЕЛ АЕРМАСЫ Хикәя
Татар эстрадасы сәнгатенең бөек җырчысы Халават, юл биргеч-светофорның яшел уты януга, уңга борылып, машинасын кызулатырга да өлгермәде, читтәрәк басып торучы өч кешенең берсе, кискен генә чыгып, аклы-каралы таягы белән кизәнеп, аңа тукталырга әмер бирде. Казанның юл иминлеген саклаучы инспекторларын санга сукмау начар гамәл булганлыктан, Халават, машинасын туктатып, тегеләрнең каршысына чыгып басты: — Ни хәл, егетләр? Егет дигәннәренең исәнләшеп һәм кәеф-әхвәл сорашып торырга уйларында да юк иде. — Бүген — усалланган көнем!— дип кырт кисте юл иминлеге сержанты.— Кем син? Нишләп кызыл утка йөрисең? Кая дукаментларың? Кем-кем, әмма Халават үзен танымаган һәм танырга теләмәгән татарларны җене сөйми иде. Кесәсеннән ниндидер кәгазь чыгарды һәм, аны бирергә ашыкмыйча: — Сез нәрсә? Яшел белән кызылны аермыйсызмы әллә? Хәзер Җенлехановның үзенә шалтыратам!— дип оран салды. Сержант курка калды. Ярый әле ул арада аның ике ярдәмчесе дә Халаватка таба якынлаштылар. — Җенлехановның үзенә шалтыратам!— дип кабат әтәчләнгән Халават инде сүз гадәте өчен тагын өстәп куйды: — Зәймиевкә! Җенлеханов белән Зәймиевнең чынлыкта кем икәнлекләрен белергә тиеш булган сержант һәм ярдәмчеләре шунда ук тезләренә сыгылып төштеләр: — Абый, тимә инде безгә! Шаярттык кына шул, шаярттык кына! Халаватның боларга инде ачуы килергә өлгергән иде: — Дундуклар! Әмма теленә бүтән төрле сүгенү сүзе килмичә, бугазы тыгылды. Башка вакытларда ике дөньяны бер итә торган Халават янына икенче бер машина килеп тукталды. Эченнән майор чыкты. — Ни булды?— диде ул, һаман да тезләрендә калган сержантларга карап.— Нишләдегез? Җаваплары ишетелмәде. — Кызылга чыкканлык белән бәйләнәләр,— диде Халават, үз кемлеген белгән кыяфәттә. Әмма: — Яшелгә чыкты, иптәш майор!— диделәр теге җантимерләр. — Кы-зыл-га!— диде Халават, күзен дә йоммыйча, бу юлы үзе киреләнеп.— Ә болар бәйләнеп торган булалар. — Яшелгә,— диделәр һаман да тезләрендә калган җантимерләр. — Кызылгамы, әллә яшелгәме?— диде ике якны да аңламаган майор. Җаваплары әлеге дә баягыча кабатландылар. — Алай булса, сездән йөз илле сум штраф!— диде майор, шунда Халаватка. — Мин Зәймиевгә шалтыратам!— дип Халават янап караса да, инде ярты меңен калдырып китәргә мәҗбүр булды. — Хет Лесинга шалтырат!— дип озатып калды аны майор. Шунда сержантлар да тезләреннән кубарылдылар һәм шушы кичкә майорның да ефрейтор булачагын уйлап, бер-берсенә канәгать карап хихылдашып куйдылар. Октябрь, 1998.
ОЛУГ ЮБИЛЕЙ ИЛӘ СҮЗЛӘР ТЕЗМӘСЕ Хикәя
Юбилей — мәртәбәле, әмма мәшәкатьле нәрсә. Аны уздырмый калдыру ярамаган кебек, билгеләгән очракта да чама хисен онытырга ярамый. Ул күркәм дә, чибәр дә һәм итагатьле дә булырга тиеш. Анда бик якын кешеләрең һәм туганнарың-дусларың белән бергә, туйдан-туйга, бәйрәмнән-бәйрәмгә йөрешеп өйрәнгән, шулай катнаша-катнаша үзләре дә катнаш булып китеп, борыннарын бөекләр дәрәҗәсендә тотучылар да күренми калмаячаклар. Рәссам Фәйзелгабидин дә юбилеен уздырмый кала алмады. Моңа кадәр халык күзенә биш еллар элек кенә күренә башлап, дуслары яңа дусларын табарга булыштылар, искеләрен оныттырып, яңаларына якынлаштырдылар. Элек ничек кечкенә исә, хәзер бөекләр белән ярашырлык чамасы барлыгына ышану гына түгел, үзенең һичшиксез даһи икәнлеген әүвәле ничек теләсә, хәзер һичшиксез шулайлыгына инана башлады. Хакыйкатьне теләк алыштырды. Әле кичә генә үз аягында басып торган дөнья бүген баш түбәсе белән йөрергә тотынды. Җырчыларны халыкка хезмәт итү өчен яратылган, ә язучы һәм рәссамнарны исә һичшиксез кызыклар белән яшәешне ямьләндерергә дип карарга күнеккән, тормышны рәхәтлек һәм ризык базары рәвешендә күрергә өйрәнгән Казан халкы бу көндә Фәйзелгабидин күргәзмәсе ачылу тантанасына трамвай-троллейбусларда, шәхси һәм хөкүмәт машиналарында агылдылар. Бу көндә юбилярның өстәл мәҗлесе һәм зур сыйлары буласын да белешкәч, бик күпләр, белекләр һәм чүпләр, берсен-берсе узышып, тавышсыз микрофон янына бер-бер артлы чыгып, мактаулы нотыклар сөйләргә тырыштылар. Тәэсирле һәм дәртле булсынга дип хөкүмәтне сүгүчеләр, мәдәният министрлыгына “таш ыргытучылар” да шактый табылдылар һәм сүзләрендә кабатландылар. Тагын да шәп булсын өченгә замананы аяк астына салып таптау белән бергә, падишаһлар хисабында йөрергә күнеккән президент әфәндегә дә эләкте. Ярый әле үзе монда юк иде. Сүзләр һәм нотыклар бихисап күп, чуар, асылда Фәйзелгабидиннең шәхсән үзенә аз кагылышлы иде. Бүтәннәрнең дәртен җанына күчереп, юмартланып һәм гадәтсезлеккә юл куймаска тырышып, юбилярыбыз мыек сыпырып һәм баш болгап кына утырмыйча, халыкка кушылып үзенә кул чаба торды. Түрдә урын тар булуына да карамастан, вакыт чылбырын өзеп, тантана тагын да дәвам итте. Акыллы кешеләрне хөрмәт итәләр, чибәрләрне — яраталар. Әгәр дә кем дә кем һәм чибәр, һәм акыллы икән, аны яраталар да, хөрмәт тә итәләр булып чыга түгелме? Синнән чибәрләр йөз чөйсә, аларга карата мәхәббәтең нәфрәткә әверелә, акыллы кеше ахмаклыгыңны гафу итмәсә, хөрмәтең үпкәләү белән алышына. Бәндәнең табигате менә шулай яратылган. Ә талант хәтта ахмакларга да бирелә торган Аллаһы тәгаләнең юмарт бүләге ул! Юбилярыбыз моңа кадәр үзенең кемлеген белми генә йөргән икән. Никадәр икеләнүләр, йокысыз һәм саташулы уйларда узган төннәр, ничек язганда һәм бозганда дөрес вә бөтен кешене дә таң калдырырлык сурәттә эшең барып чыгасы хакында борчылулар — болар барысы да бушка һәм юкка икән. Менә, күрсеннәр, тәнкыйтьчеләр тешләрен сындырсыннар, ә халык аны, бары тик аны гына ярата! Фәйзелгабидиннең борыны күккә чөелеп, башы һаваланды һәм оча торган шар кебек күтәрелде дә күтәрелде. Аның жирафныкыннан озын муены барысын да үзенә җәлеп итте. Гомергә башларын култык асларына кыстырып йөргән Казан кызларына мондый муен һичшиксез матур һәм чибәр булып күренде. Юбиляр ияк какты. Кемнең нәрсә әйтәчәген алдан белгән кебек үзен тыныч хис итте, җиденче кат күккә ирешкән борын очын сул кулының имән бармагы белән капшап куйды. Барысы да урыннарында иде. Борынының зур һәм тотрыклы булуы аны гомере буена хатыннар күзенә дәртле итеп күрсәтте. Тик соңыннан гына, ялгышканлыкларын аңлагач, алар Фәйзелгабидинне әрләп, хәтта йөзенә маңкалы кулъяулыкларын бәреп чыгып китә бара торган иделәр. Юбилярны котларга — әле яңа гына килеп җиткән — мәдәният министрының нотыклар сөйләп йөрүче тугызынчы урынбасарының өченче ярдәмчесенә сүз бирелде. Ул, артыгы белән күп һәм озын вакытларын илдәге хәлләрне билгеләп чыгуга тотканнан соң, аз булмасын дип мулдан кыланып, аларга өчле-тугызлы бәяләр бирде, аннан ары әллә кайчангы һәм әллә кайдагы Әмерикә президенты Билл Клинтонның кызлар һәм җиңгәчәйләр кочагында уйнаштыруларын бозыкка тиңләп үгет әйтте, Авропа илләрендә “адашып йөрүгә” колаклы һәм колаксызларның гомерен сарыф итте. Аның нотыгы артыгы белән шәп булып чыкты. Мәгәр Фәйзелгабидингә әйләнеп кайтып кына ялгышты, чөнки сүзләренең тәме китеп, фикерләре тозсызлыктан сасыган ит исләрен һәркемнең хәтерендә яңартып, авыз-борынын тотарга мәҗбүр итте. Шунлыктан, нотык бетүгә, тиз генә кул чабып ала белмәделәр. Бәлки озак кына өнсез тордылар. Бу тынлык сәер һәм шикле иде. Халыкны йокыдан кемдер уятырга тиештер! Тик шуннан соң гына шаулашып һәм афәриннәр кычкырып кулларын чаптылар һәм чәбәкәй иттеләр. Юбиляр бу “бис”ны үзенә атады, күкрәгенә кулын куеп чак кына күтәрелде, борыны белән үз кабыргаларын санады. Ә мәдәният министрының тугызынчы урынбасарының өченче ярдәмчесе исә, юбилярның барлыгын онытып, алкышларны үз кочагына җыйды. Җитмәсә, халык тарафына үзле үбешүләрне сипте. Тамаша кылучылар исә, берүк бу адәм кабат телгә килә күрмәсен диптер инде, ашыгып-ашыгып кул чаптылар да чаптылар, түшәмнәрне селкетеп, идәннәргә типтеләр. Нотыкчының күңеле тулды һәм: — Газизләрем...— дип әйтүенә, халык тагын да шашынып алкышлады. Өченче ярдәмче гаять дәрәҗәдә шат иде. Менә аны халык ничек ярата! Түрдә ул тагын да каласы иде, бәйрәмне алып баручы аңа вакыт тарлыгын белдереп кимендә унбиш мәртәбә ишарә иткәч һәм, каршысына чыгып, арты белән этә-төртә читкә таба эшерткәч кенә, урынны киләсе чыгыш сүз алучыга калдырырга кирәклеген аңласа да, халык алдында тагын да җиденче тапкыр кабарып, бераз нидер әйтмәкче иде, монысының артыкка ук киткәнлеген халыкның көлешә башлавыннан соң аңлады. Шулай итеп өченче ярдәмче үзен тынычландырырга мәҗбүр булды. Әмма әле ияге төшеп китеп, әле бер-бер артлы уң һәм сул куллары тартышкалаудан бераз кыеклык кичерде. Ахрыл-әмер, бөтенләй тынып һәм хәрәкәтсез калды. Аның күзләренең пыялалануында һәм йөзенең агаруында һичкемнең эше юк иде. Тантана дәвам итте. Халык төркеме юбиляр тирәсендә тагын да тыгызланды һәм кысылды, нотыкчыны нотыкчы алыштырса да, сүзне сүз кабатлап, никадәр чарлы телләр дә тамакларына тыгылып, озынга сузылган мактауларның банкет залында дәвам итәргә тиешлеген искәртүчеләр дә табылды. Фәйзелгабидин, тантана үзәгендәге юбиляр буларак, бәйрәменең барышы белән канәгать иде. Сүзләрнең ялганын да чынга алып, үзен һичшиксез Тукай һәм Нобель премияләренә лаеклы дип тапты. Шушы сүзләрне һичшиксез бер генә нотыкчыдан булса да әйттерәсе килде. Әмма бу хакта һичкем тел ачмады. Барысы да бары тик мактауда гына иделәр. Фәйзелгабидиннең банкет өстәленә һәрбер нотыкчы һәм шул нотыкны әзерләүче, әзерләүчедән әзерләтүче, яздыручы һәм бастыручы кебекләр һәммәсе дә җыелып, кабат олуг котлаулар, мактаулар, шул мактауларына кушып үзләрен дә мактаулар, үзләрен дә мактау белән бергә кемлекләренә сөенүләр башланып киттеләр. Сүзнең озын буласын белмәгән салатларга ачы тәм кереп, эчемлекләре йомшаруга карамастан, яхшылап сыйлану мәртәбәсеннән һичкем баш тартмады. Тост әйтешләр вакытында һәркем күбрәк үзе хакында сөйләп, юбилярны оныта бардылар. Күбрәк “күтәргән” саен бу банкетның хәтта Фәйзелгабидин шәрәфләре хөрмәтенә багышланган икәнлеген дә тамак туйдырып өлгергән кунаклар онытып җибәрделәр. Шулай да сүз әйтешкәндә аның исемен телгә алгалаучылар табылгалый торды. Баксаң, юбилярның рәссам буларак осталыгында күпләрнең турыдан-туры һәм зур катнашы бар икән, ул аларның укучысы һәм өйрәнчеге генә дип белдерәселәре калды. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|