ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 28 страницаКыр эшләре беткәч кенә егет клубка чыга алды. Инде кар яуган, каз өмәләренең иң кызган, авылның майлы тәбикмәк һавасын сулаган вакытлары иде. Хәлимәсе дә күренде. Әмма егет, ятсынып исәнләшкәндәй, аңа баш кына какты. Янына барасы итмәде. Иптәш егетләре тагын артыннан этеп-куалап калдылар, Хәлимәне озатырга өереп җибәрделәр: — Бар, йөрмә монда! Әнә, кызың кайтып китте! Маратка бүтән юл калмады. Хәлимәсе артыннан китте. Үпкәләгән дә икән шул, кара инде! Аны юата-юата, Марат үзе дә чиләгенә күрә капкачына әверелде. Киселде дип уйлаган кисәк ялганды. Кышкы салкыннар башланганлыктан, капка төбендә озаклап калу мөмкин түгел иде. Ышык җир эзләделәр. Кочакларының җылысына ирен назы кушылды. Егет тәмам онытылды. Гүяки диңгез төбенә чумдымы, саташуын сизенми дә калды. Моны җаны тели иде, акыл күзләрен йомдырган төн тантана итте. Бу табышуларыннан соң ашыгычлык белән туйга әзерләнә башладылар. Берәр әбидә булса да фатирга керерләр әле. Июнь, 1998.
“ТАТАР” Хикәя
Язгылыкта-көзлектә дөнья сазга бата торган иде. Шунлыктан җәйнең-кышның тизрәк килүен өмет итәсең. Дөньяны, үзегез беләсез, энәсеннән җебенә кадәр тәмам җиткереп бетереп булмый инде аны. Ул елны җәйгелектә без, төзүчеләр бригадасы, зур гына эшкә алынып, йортлар күчерү, яңаларын салып бирү белән мәшгуль идек. Кереме дә ярыйсы гына, анда-монда җитеп бара төсле. Һәрхәлдә ертыкны ямарга, юкны бар кылырга ярады тагын. Ил белән кубып, шаулашып Куйбышев ГЭСын төзиләр. Аның күтәрелгән суы авылларны басарга тиеш. Ашык-пошык урын күченәләр. Бөек бәла булып халыкның канын сыккан сугышның яралары төзәлеп тә җитмәгән, алга таба яшисе, чиксез бәхеткә илтүче социализм юлыннан коммунизмга барып җитәсе бар. Соңга калырга ярамый. Анда — череп беткән капитализм коерыкка басып килә. Ә монда Рәсәй халкы һаман да чыра яндырып яши. Алай ярамый, кемнең кем икәнлеге, тел тегермәне ак он урынына алабута тартканы беленүе мөмкин. Һәркемнең дә көне көнгә генә ялганып барырлык хәлдә. Безнең дә артык җир юк, кимлекне әйтерлек түгел. Әмма зарланып маташасымы соң? Җанкисәккәемне сагындым әле. Уйланып-уйланып аптырадым да, өйләнеп тә хатынны җылы кочагымнан мәхрүм итүемне төшенеп, Казанга кайтып киттем. Бер атнадан әйләнеп килергә тиеш идем. Безнең монда эшләребез гөрли. Бригадамны ялларга халык чират тора. Бер йортны күчереп салуыбызга, икенчеләре йөгереп килеп җитә. Хәер, куллар суктырылган, эшләр килешенгән. Кара урысларның оясы саналган, җәй буе тирем түгелгән Николовка авылына гына түгел, күрше-тирә район үзәкләрендә дә үземне таный башлаган, әмма исем белән әйтәсе урынга, кушамат тагылып, “Татарин” аталган чакларым. Беләктә — гайрәт, йөрәктә — ут дигәндәй, күзгә төртелгәнне читтә калдыру юк иде, анысы. Көзлекне хатын урыс авылында уздырырга теләмәсә дә, җылы кочагымда җанын эретеп алгач, затлы Казанны, бу юлы гына, беразга гына дип, калдырырга риза булды. Сүз һәм җыр чыгарып озатышулар ясап маташмадык. Хатыным бар булган күлмәген-чүпрәген бер кечкенә төенчеккә төйнәп кулына алды, мин исә ипләшкән фанер чемоданымны тоттым. Пристаньдә халык әллә ни күп түгел иде. Безнең кебек бәхет эзләп китүчеләр “Тургенев” пароходына төялешә башлады. Нижныйдан ук килүче урыс һәм калын мишәр егетләре үзләренә җайлы урыннар алып бетергәннәр, безгә юл буена җилдә өшеп барырлык почмаклар гына калган иде. Шулай да хатынның бәхете аркасында миңа да урын табылды тагын. Соңрак танышып белешкән мишәр егете Насыйри: — Чибәр түтигә мына мында утырса да ярый,— дип әйтмәсенме. Хатын оялып торса да, тизрәк шунда елыштырдым. Мишәр егете, хәйран олы адәм, бер-бер учында да аны-моны рәхәтләндереп утыртырлык иде. Минем дә барлыгымны күреп алгач, гәүдәмнең иләмсезлегеннән шикләнепме, бераз тагын да ипләнеп: — Дәдәгә дә үзрә утырмак урын вар,— дип, ике капчык йөген читкәрәк этте. Ялындырып торырлык хәлдә түгел идем. Утыруыма, каршыдагы матур марҗа хатыннары, итәкләрен җыештырып, бот ялтыраткалап алдылар. Тәүфыйклылар да инде үзләре. Хатын, алар өчен оялып, йөзен яшергәндәй читкәрәк борды. Ә минем күз очкыны тегеләрнең түгәрәк тез башларын җылытып узды. Моңа кадәр теләсә ни сөйләп килгән булырга кирәк, мишәребез ярты җирдә калган сүзен дәвам итептер, көлкеле вакыйгасының мин ишеткән ике сүзеннән үк марҗаларны кабат рәхәтләндереп кеткелдәтә башлады. Без генә хатын белән һични аңламый калдык. Хәер, бераздан аларның көлешүенә колак салып, минем җанкисәккәем дә елмайгалый башлады. Моңа кадәр: — Ул күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирдә туганнарсыз күңелсез булыр инде!— дип баш катырып бетерүләреннән соң бу рәвешле генә ярыйсы ук яктырып киткән йөзен күрү минем өчен куаныч иде. Шушы хәлдән сөенеп, мин дә мишәрнең эре сүз борчагын чүпләргә генә уйлаган идем, кайберәүләр инде кузгалыша башлап, төшәргә әйберләрен барларга тотынгач, урыннарны алыштырырга туры килде. Бу юлы иркенрәк мәйданны яулап өлгердек. Шул арада югалып торган мишәребез үз биләмәсенә әйләнеп кайтты. Ул да түгел, юлны дәвам иткәндә теплоход эче кабат халык күче белән шыгрым тулырга өлгергән иде. Кичкә генә Сәнгиләйгә килеп җиттек. Төшеп калгач, колаклар тынычланып, һавалар иркенәеп китте. Шактый озак килүебез сәбәпле ачыгылган икән. Мондагы ашханәне яратып калган идем. Хатынны шунда дәштем. Аны-моны әйтмәде, артымнан иярде. Әмма урамда йөгереп йөргән дуңгыз һәм чучка балалары, шәһәрдән соң күзгә тиз чалынучан тәбәнәк һәм халкы кебек үк төссез йортлары аны миңа елышырга мәҗбүр итте. Җитмәсә, ашханә төбендә тәмәке көйрәтеп утырган эшсез һәм кыяфәтсез мужиклар аларган күзләре белән аңа ашардай итеп карадылар. Бу җирләр минем Казан күгәрченем өчен чит һәм ят, рухсыз кебек тоелганын үземнең дә элегрәк күңелемне укшыткан, инде онытыла барган кичерешләремне исемә төшерүемә үк аңлап алдым. Инде генә күңелен күтәрим дип назлы сүз катмакчы идем, яннан берәү, узып барышлый: — Хо, Татарин!— диде. Митрофан икән. Сакал-мыегын чиста итеп кырдырып алган, өстенә костюм, аягына күн итекләр кигән. — Кияү егете булгансың!— дип шаяртырга өлгердем. Ул да калын иренле, зур тешле авызын киң ачып ыржайгандай елмайды да сүзләремне куәтләп куйды: — Булмый болай, ялгызыма озак каңгырырга туры килде. Тәвәккәлләргә булдым!.. Мин аның җилкәсенә сугып, бәхетләр теләдем дә, аннан соң ашханәгә килеп җитеп, белүемчә уникедән дә ким булмаган басмалы баскычтан залга таба хатыным белән күтәрелдем. — Ул нинди кыяфәтсез урыс иде? — Ә, җәен аларның авылын күчерештек. Бер дә айнык чагын күргәнем булмады. Ә бүген ясанып алган. Үзгәрә халык, үзгәрә,— дип, борчулы йөзле хатыныма җавап бирдем,— исең китмәсен. Алар барысы да шушындый. — Миңа монда бер дә ошамый... Шулай диясенә һич тә сәерсенми идем. Иртәме-соңмы бу сүзләрне кузгатачагын көткәнемә күрә җавабым да әзер булып, шунда ук тынычландырыр өчен әйтеп салдым: — Бераз сабыр итик. Эш бетүгә, кайтып китәрбез. Инде дә теләмәсәң, бер-ике көннән Казанга озатып куярмын! — Юк инде,— диде ул, бөтенләй көтмәгәнемчә,— кияүгә чыгып та, бер генә рәхәтеңне күргәнем юк! Мин ашханә залының ишеген ачарга өлгергән идем. Аны алга уздырып, сүзләренә кирәгенчә җавап бирә алмадым. Шулай да ул әйткәннәреннән күңелемә тынычлык иңеп, юк-бар уйларымны хәтеремнән себереп түктем. Болай булса, барысы да яхшыга таба барасы иде. Ашханәнең татлы ризык исе күңелләрне эретеп, борыннарны кабартып җибәрде. Моңа кадәр ашалган каты-котыны майлы кайнар шулпа, итле бәрәңге, куе чәй алыштырырга тиеш иде. Мин икебезгә дә тутырыктан, ягъни тәрилкәләрне мөлдерәмә иттертеп ашын-башкасын алдым, өстәл янында утырып калган хатынга китерә-ташый башладым: — Борчылма, җаныем, барысын да үзем эшлим, көтеп, сабыр итеп кенә тор! Аның ашыгыр җире юк иде. Инде мең сөенеч: “Өйгә кайтасым килә!”— дип борын да турсайтмады. Казанны бераз оныта бара бугай? Эһ, мин әйтәм, эчтән генә, дөнья күрмәгән шул әле. Үземә кияүгә чыгуы да беренче тапкыр кешеләр арасына керүе белән бер булды. Кая ди инде ул Казаннан китү, яшәгән урамнарыннан арырак нәрсәләр барын да бөтенләй белми. Шәһәр күгәрчене. Үзе иркә, үзе пөхтә, үзе куркак. — Хәзер, җаныем, чәйләрне дә китерәм дә... Сиңа нәрсә алырга, бөккәннең бәрәңгелесенме, башкарагынмы? — Тәмлерәген! — Баллырагын инде алайса? — Шулай ит! — Хәзер, җаныем! Кешеләрнең аз чагына туры килдек әле дә яхшы, юкса чират торып кына да төнгә калырга мөмкин булыр иде. Бераздан кереп тулачаклар инде. Тизрәк ашап өлгерергә кирәк. Бөккәннәремне күтәреп килгәндә минем урынга кара костюмнан таза бер ир утырган, ашымны рәхәтләнеп чөмерә иде. Каршында хатыным телсез калган, күзләре шар булган, ни әйтергә белми аптырап калган. — Урынымны бушатыгыз?— дип үтендем. Чәче кыска итеп алдырылган ертык чырайлы ямьсез ир күтәрелеп карады да саллы гына сүгенде һәм миңа олагырга боерды. Икенче тапкыр сүземне кабатлап, телемне әрәм итәргә исәбем юк иде. Җитмәсә, ашханәдәге һәммә кеше безгә борылып, вакыйганың ахыры ничек бетәсен тамаша итә башладылар. “Татарин” дигән атым чыккан хәлдә шушы шакшы урыс алдында тез буыннарымны калтыратып артка чигенүнең хәере юк иде. Ашымны алдыннан тартып алдым да йөзенә капладым. Ни булганын чамалатырга өлгерткәнче кайнар ботканы да башына кидердем һәм мәхлукны якалап торгыздым. Гәүдәгә шәп һәм калын икән. Әмма бөтен бар гайрәтем кузгалган, кодрәт чакмасы чагылган. Туктап тору юк. Аның кизәнгән йодрыгы ипи шүрлегемне күчерергә килеп өлгермәде, каерып алдым да баштүбән очырдым. Идәнгә килеп тә төште, өстәлдәге аш тәлинкәләре берәр карыш сикерешеп тә куйды. Тагын да бөтереп алдым да ишеккә китердем һәм, арт ягына тибүем булды, баскычтан очып-очып тәгәрәп төште. Инде дә башын күтәреп, өстемә ташланыр бу дип, һөҗүмемне дәвам итәр өчен артыннан төшә башлаган идем, сикереп тә торды, җан фәрманга урам буйлап йөгерергә, өркеп качарга тотынды. Олагып котылуны хәерлегә санавына мин шат идем. Күземнән югалганчы аны карап тордым да, ашханәгә кабат кердем. Ни күрим, өстәл өстенә ак ашъяулык китереп япканнар, яңа аш, ботка куйганнар. “Рәхим итегез!”— дип кенә торалар... Бригадабыз тукталган авылга килеп җиткәндә генә хатыным тынычланып, теленә килгән беренче сүзен әйтте: — Мин сине... Мин сине мондый ук дип белми идем әле... — Нинди дип? — Усал икәнсең! — Дөнья өйрәтә ул!..— Бүтән сүзем юк иде. Шуннан бирле без урык-сурык, беребез анда, икенчебез монда яшәмәдек, һаман да янәшә булдык. Моңа кадәр хатыным иркәләнүне һәм үз сүзләнүне гадәте иткән булса, моннан соң һаман да “әйе”гә таяна башлады. Ә теге оятсыз адәм төрмәдән генә чыккан, бөтен Сәнгиләйне дер селкетеп тоткан ташбаш булган икән. Аны тукмап җибәрүемне Митрофан һәркемгә сөйләп, минем авторитетны тагын да үстерде, кая барсам да, шунда казанган “ак сакалым” алдан йөрде. Үзем дә ике сөйләшеп тормый, кемлегемне белеп яши башладым. Күренсәм, тавыш күтәреп сүз әйтергә һичкем кыймый иде. Теге адәм дә юлыма кабат очрамады, бу тирәләрдән табанын ялтыраткан, диделәр. Тик менә акча һәм байлык кына казана алмадым. Эшләгәнем-тапканым китә-бетә барды. Бәлки бераз иркенрәк яшәлгәндер, әллә туганнар комсызрак булганнармы? Ул хакта нигәдер исемә төшерәсем килми. Июль-август, 1998.
БАР БЕР АВЫЛ, ЧОКАЛ, ДИЛӘР... Хикәя
Намусны мәхәббәттән өстен, диләр. Юк сүз! Мәхәббәт намустан югары булмаган кебек, намус та мәхәббәттән өстен тора алмый ул! Һәркайсының үз урыны, хәтта күңел түрендә дә. Әмма адәм балалары үз гамәлләрендә яки намуска, яисә мәхәббәткә таянырга, икесенең берсен сайлап алып эш итәргә мөмкиннәр. Анысы аларның үзләреннән тора. Казаннан көньяк-көнбатыш тарафта Чүпрәле дип аталган мишәр иле бар. Кара туфраклы уңдырышлы җирләрнең хуҗалары булып, су һәм урманлыклардан мәхрүм хәлдә яшәгәннәрен искә алмаганда, тормышларын җәннәт рәхәтлекләре белән чагыштырырга мөмкиндер. Аллаһының хөкеменә сөенеч итеп, тәкъдир бүләгенә шөкрана кылсалар, кем әйтмешли, күктән манный боткасы яуганын гына көтеп ятсалар, мишәр буламыни инде алар? Мишәр дигәннән дә, мишәрнең цыкылдап торганнары, Казан татарларын, өнәми генә, “чохым” дип йөртүчеләре. Ходай тәгалә аларның зур башларын таштан, йодрыкларын күсәктән аздырып бар кылганын истә тоткан кавемнәр элекләрне, ни, ат тәртәләрен читкә каерып, авылларына аяк басмый гына үткәннәр. Әле хәзер дә шулай, ахрысы. Чүпрәледән тагын да арырак китсәк, Иске һәм Яңа Чокал авыллары булып, берсендә мишәрләрнең астан кистерә торганы, икенчесендә телгә-сүзгә елгырлары яши. Әмма дә җайлары килмичә һәм дуслыкны да өзмичә гомер корып ятсалар да, бер-берсенә кыз бирмәүне, бер-берсеннән кияү-кода китертмәүне мәслихәт күрәләр икән, имештер. Хәер, хикмәт андамыни! Чүпрәледән аргы якта аллы-артлы тезелгән Үби авылларының берсендә Гөлсинә исемле кыз үсеп килә икән. Яңа Чокалдан Мансурның гайрәтле, әмма дә карт егет булып барган чаклары, имеш. Эше — руль тәгәрәтү, сөт ташу. Иртәннән юлда, кичен дә юлда, дигәндәй, әле борыны егет исен сизәргә әзерләнә башлаган чибәр кызны бер күрә бу, ике, өч... Май заводыннан машинада гына шулай ук бер, ике, өч озатып куя да, дүртенчесендә тәвәккәл итеп, Чокалга алып элдертә. Кызны әнисенә күрсәтә дә: — Базга ябып куяргадыр? Миңа барам дисә, өч көннән чыгарырбыз, киреләнсә, тамагы ачкач, риза булыр, бер кая да китмәс,— дип, алсу йөзле Гөлсинәне бәрәңге чүпләргә төшерә. Кыз, мескен, бер көн елый, икенче көнне тынычлана, өченче көнне ризалыгын бирә, кая китсен! Ул вакытларда сүзе күп булгандыр, әмма хәзер, инде өч балалары тупылдап үсеп килгәндә, кара-каршы зур йортлар салдырып, түшәменә күтәрелеп караганда: “Һай-һай, биек икән, сарай кадәр!”— дип уйлап куясың да, бәхетләренә көнләшеп яшәүчеләрнең дә хәленә керәсең икән шул. Байлык җыю өчен өйләнү-нитү таләп ителми, тырыш булырга кирәк. Моны һәммәбез дә белә, тик кәсебенә генә керә алмыйбыз. Хәерниса исемле бер кыз бер икән, буйга-сынга әллә ни гүзәл булмагандырмы, әллә иркә баладан микән, үзенә егетләр һич тә карамаганнар. Ә күршедә генә тормышын җайлаган, байлыгы ишелеп чыга барган, гомерен сәүдәгә сарыф итүче Гыймай яши ди. Иртә-кич юлын базарга турылаганда, авыллары яки йокыларыннан тормаган, яисә инде түшәккә баш куярга өлгергән була икән. Сазаган кыз Хәерниса: “Шушы Гыймайны ирем итмәсәм, хәерсез аталырмын!”— дип сүз биргән, имеш. Мишәр халкын беләсез, әйткән сүзендә тормаса, кәкре каенны турайтып, имән итеп өрлеккә сала. Гыймай, булган егет, ат йөгертеп кенә йөри, күзенә агы-карасы күренми, акчадан башкага күңеле төшми. Әгәр дә учындагы алтыннар җанын җылытудан туктаса, колагында чыңы тынса, йокысын югалта ди. Эшләре “худлы” гына барган чак икән, Аллаһының рәхмәте. Кешегә бәхет киләсе булса, тәкъдиренең капка ачкан вакыты да була шул ул. — Бу күрше кызы, Хәернисаны әйтәм, иртән күрәм, тәрәзә ачып, авызын иснәп кала. Кич кайтам, шул ук хәл. Акылына зәгыйфьлек килмәгәндер бит? Һаман да күңел салып йөри идем,— ди икән көннәрнең берендә Гыймай, сер алышу өчен генә кызның агасы Кәримгә. Ә бусы аптырап калмаган. Сеңлесенең алдан кисәтеп куйганын, җиләнлек сатинга атап кул бирешүләрен исенә төшергән дә, шунда ук: — Әллә белми идең?— дип соравына каршы сорау ташлаган. — Ай-һай, нинди зәхмәткә тарыды икән?— дигән Гыймай, сүзнең чыннан да үзе шикләнгәненчә баруына хәйран итеп. — Юк ла,— дигән Кәрим,— мин уңга киттем, син сулда калдың. — Ничек? — Менә шулай!— Кәрим бот чапкан. Аннан иман бармагын җил уңаена куеп, сүзләрен берәмләп тезә башлаган, ахырда:— Ул, ни, бер дә дөнья малын ашамый, Ахирәт ризыгы белән генә тукланып тора,— дигән. — Ничек инде?— Гыймай сүзгә сүзен ияртергә өлгермәгән, Кәрим: — Менә шулай, дустым! Алай да була икән ул. Һава белән тукланып тора, һава белән. Туганнан бирле. Бер кабым да капканы юк. Авызын ачып утырганы — ашаган вакыты аның, тәрәзәләрен ачып, һава гына йота. Иртәгесе белән кичкесе бик тә татлы икән, әйе! Гыймайның исе-акылы киткән, аңына килә алмый хәйран итеп йөргән һәм: — Менә ичмасам, яхшыдан да яхшы. Ашатасы да юк икән. Күпме мал-мөлкәт янга кала. Өйләнәм. Иртәгә үк яучы җибәрәм. Хәернисаны үземнеке итәм. Нигә моңынчы белмәгәнмен!– дип, ниятен күңеленә киртләп ныгытып куйган. Чокалны шаулатып туй иткәннәр. Бу кадәр дә пар килгән яшьләрне күреп, бөтен авыллары гына түгел, тирә-күршеләре дә сөенгән. Ничек тә Гыймайга үз кызларын ярәштерергә өметтә торучылар гына эчләрен уганнар. Туй — китүчән, тормыш — калучан диләрме әле? Гыймай да бер атна хатын куенында ятканнан соң, җылы түшәген таң белән калдырып, базарга чаптырткан, кич кенә кайта, сәүдәсенә бәрабәр байлыгын кабат ишәйтә башлаган. Хатын тәрбиясендә яшәүнең бар рәхәтен һәм уңайлыкларын татый икән. Әмма көннәрнең берендә сәүдәсе иртәннән үк артыгы белән яхшы барып, кич җиткәнче өенә кайтып керсә, сөеклесе Хәерниса өстәл артында майдан, каздан, казылыктан һәм дә аштан, бәлештән, пәрәмәчтән назланып кына тукланып утыра икән. Бу хәлгә Гыймай хәйран калган. Атылып бәрелмәкче икән. Шулай да сабырлык җиле аның ачу канатларын сындырган. — Син нәрсә?— дигән. — Ә ни булган? — Ни булсын... Сине бит дөнья малы белән тукланмый дигән иделәр. — Шулай идем шул,— дип Хәерниса әйтеп тә салган,— җил капчыгымны тиштең дә, хәзер дөнья ризыгын ашарга калды! Гыймай бай аның сүзләренә тәмам ышанган. Бергә йоклап кына харап иттем дип, Хәернисаның тишелгән капчыгын гомере буе кызганып искә ала торган булып калган, имеш. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|