ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 24 страницаЗиндандагыларның кайсыберләрен вакыты җитеп чыгара, хөкемгә тарта тордылар. Берсе генә дә кире кайтарылмады. Нәүбәт Шаһимәрданга да бүген-иртәгә җитәргә тиеш иде. Әмма һаман да аны искә алучы булмады. Адәм баласыннан бар да йөз чөерсә, бәла ярдәмгә килә, әгәр дә Аллаһы кушса, дигәннәрен ишеткәне бар иде аның. Нәкъ шулай булып чыкты да. Зиндан эченә баскыч төшергәннәр иде. Югарыдан кемнедер дәшеп кычкырган вакытта кинәт җир кузгалып, тетрәнеп куйды. Зилзилә кубарга тиешлеген һәркем аңлап югарыга атылды. Шаһимәрдан алардан калышмады. Берләре түбән очтылар, сытылдылар, харап булдылар. Якты дөньяга борын төртүгә, Шаһимәрдан әүвәле бер почмакка сеңде. Тавыш-гауга, буталыш дәвам итте. Җир тагын бер калтыранып, диварларны ярды, бозды. Анда да, монда да үлем иде. Шаһимәрдан ничек тә Бохарадан чыгып, төрекмән арасына, көнбатышка таба юл алды. Казакъ даласына ышанычы юк иде. Мең газап һәм гаделсезлекләр аша үтеп, иленә кайтып егылган ирнең кадерле булырга хакы бар! Әмма Шаһимәрданны монда да мыскыллау һәм түбәнлекләр көтеп торган икән. Аны һәлак булган дип белешеп, хатыннары җәһәтрәк яшь хезмәтчеләренә чыгып, башлы-күзле булып беткәннәр, малларын бүлгәләшеп, йортын-җирен туздырганнар. Шаһимәрдан кайтып төшүгә, ярты авылы йокысыннан калды, ярты авылы тавыш-гауга коткысына бирелде. Хәләл малына кул сузарга һичкемнең хакы юк иде. Кайтарып бирергә теләүчеләр дә күренмәде. Шаһимәрданның бәхетенә, Җәке мулласы Гарифның кызы Бибисәрвәрҗәмилә, карт хатыны, әле кияүле булырга өлгермәгән, таланганнан калган малы белән сукранып яшәп ята иде. Аның анысы да: — Хатын өстенә хатын алып, бала өстенә бала таптырып, әллә кем булмакчы идең. Үзең олагуга, барысы таралып беттеме?— дип, Шаһимәрданны мыскыллаудан узмады. Үлеп котылган кеше генә мәсхәрәнең авырлыгын күрми. Шаһимәрдан сер биреп торырга, тавыш-гауга куптарырга ниятләнсә дә, ахырда: “Бу җәфалардан, хәсрәт капчыкларыннан котылдым әле!”— дип, эчтән куанды, тыштан үзен ачулы күрсәтеп, һичкем белән исәнләшмәс һәм исәпләшмәс булды. Яңадан да сәүдәсен яңартып, Казанга мал белән килер дәрәҗәгә җитте. Тәүге базарыннан соң әл-хәл алгач, сыраханәгә аяк басты. Шәкүр карак белән очрашуы да нәкъ шушы керүендә булды. Бу вакытта илдә — сугыш, Германның күтәрелгән, халыкның гаҗизлеккә төшкән еллары иде... Шаһимәрдан өстәлгә җәеп салган мең сумлык акчасына кызганып карап алды һәм: — Шәкүр агай, ал моны...— дип үтенде.— Дөнья читеннән шушы бирәчәгемне тапшырырга кайттым. Алачак тотмый, бирәчәк тота икән!.. Шулай да, ничек урладың ул айгырны?.. Эзеңнән килеп тә табалмадым шул!.. Шәкүр карак күзләрен елтыратып елмайды да: — Бүтәнгә булса, сөйләмәс идем. Ярар, сиңа әйтим инде,— дип сүзен башлады. — Эш болай булды, кем, энем хәзрәт... Шактый газапладың син мине, билләһи! Ай буе урманда яттым. Егетләрем тузына башладылар. Төннәрен төшә идем. Ә авылыңны әйләнә буенча катлы-катлы уратып саклыйлар. Ихатаңа да керерлек түгел. Шулай да сәндерәңә менеп яттым. Көне буе күзәтеп, белешеп, җай эзләп аптырап беттем. Минем бәхеткә, синең көенечкә, яшь хатының белән ат караучың печәнлектә шаяргалыйлар икән. Берсе әйтә: “Кирәкми, Ярулла, эшебез сизелсә, адәм хуры булырбыз”,— ди, икенчесе: “Йә инде, Гыйззебану, бер кочканнан гына кендек чишелми”,— дип тегене үчекли. Онытылып киттеләр дә ачкычларны төшергәннәрен сизми дә калдылар... Ишетеп беләм, башлы-күзле булганнар икән!.. Шаһимәрданның сабыр гына тыңлап утырудан гайре чарасы юк иде. Шәкүр карак исә сүзен дәвам итте: — Шуннан, шул ачкычларны алып, үз кесәмә салдым да, эшнең ахырын уйлап, бераз йокыга талдым. Ә кыштырдыйлар, әй печәнне болгаталар. Уянып китсәм, Яруллаң ачкычларын эзли икән... — Мин айгырны урлаган төндә келәтең бикле түгел иде. Егетләрем белән бергә, чегән сурәтенә кереп, күрше авылдагы Гыйльметдингә төштек. Аңа аны-моны белдермәсәк тә, халыкта сүз булган икән инде, ул да барысыннан да хәбәрдар иде... — Айгырны аларга урлап кайтардым... Ялганчы йозак: “Килегез, кил, мин — ачык!”— дип көтеп тора иде. Атны чыгаргач, шалт, бикләп куйдым. Ачкычларны шунда, нигез буена ыргыттым... “Бикле ишектән дә Шәкүр карак атны алып чыга!”— дип сөйлиләрме?.. Юк сүз ул! Юк сүз... Сөйләгәннәренең шушы кадәресеннән вакыйганың ничек булганлыгы аңлашыла иде. Шаһимәрданның җөпле хәбәрне бик алай ук ваклап тыңлыйсы килмәде, әллә күңеленә борчу иңеп, сабырын югалттымы: — Артыңнан бастырып килдек, авылга кердең, чыкмадың? Туздырмаган җир калмады, бәрәңге бакчаларына кадәр һәммәсен казып-болгатып чыгучылар булды. Айгыр табылмады. Кайда иде?— дип, Шәкүр каракка күзен дүрт итеп төбәде. — Бер дә әллә кайда түгел иде,— диде аңа җавабында һаман да тыныч Шәкүр.— Тирес астына тыктык без аны. Тирес астына!.. Чаптырып кайткан мәлгә арбага салып китердек тә, аякларын-башын бәйләп күмдек тә куйдык. Ә тирес өстенә орлык сиптек. Таптылар инде дигән идем дә, һичкемнең башына килмәде. Ә тавыклар, шул орлыкларны җыеп, рәхәтләнеп тибенеп йөрделәр. Менә шулай булды эш. Тирес астында атка бернинди зыян юк, яхшырып кына китә ул! — Әйтәм ул тавыклар рәхәтләнеп тибенәдер иде,— Шаһимәрдан үзенең ахмаклыгына үзе үк хәйран калды. Моңа кадәр күпме мал күреп, дөнья белән шаярып һәм уңын-сулын болгатып яшәгәндә дә, бүтәннәрнең ахмаклыкларыннан көлеп йөреп тә, үзенең шундый ук ахмаклар рәтеннән булганлыгын тануы аңа җиңел түгел иде. Әмма монда да ул үзендә көч тапты: — Адәм көлкесе!.. — Ярар, вәгъдә — иман! Үпкәләштән булмасын, Шаһимәрдан, очрашырга язсын!— Шәкүр карак аның өстәлгә салган мең сумлык акчасын алды да, кесәсенә бөтәрләп тыгып, артына да борылып карамыйча чыгып китте. Аның җиңел һәм йомшак адымнары бу ирнең кемлегенә бер дә бәрабәр түгел сыман иде. Ул авыр басып, кукраеп йөрергә тиештер дә, әмма бераз бөкрәеп, каранып кына атлавы бик затлы тәкъва картларны хәтерләткәнлектән, һичкемнең игътибарын җәлеп итмәде. Шаһимәрданның исенә теге күп сүзле Минзәлә бае Мөхәммәтҗан килде. Нигәдер аны күрергә уйлады. — Минзәләгә кәрван җиктерергә!..— дип үзалдына әйтеп куйды. Бу аның үз-үзенә әмере кебек иде. Һәм ул шулай эшләр дә! Шаһимәрданның монда озаклап, кайберәүләр кебек калгып утырырга исәбендә юк иде. Өстәлдәге ризыклардан кайсыларын юл азыгы өчен үзе белән җыеп алды да китеп барды. Казанда эше беткән, гүяки уңы-сулы тигезләнгән, күңел борчулары сүнгән кебек иде. Һичкемгә күтәрелеп карамыйча, атын җиңел генә йөгертеп барды. Көннең кичкә авышуы да аны ашыктырырга тиеш иде. Әмма моңа исе дә китмәде. Казанны чыккач, күңеле моңланып, бераз җыр сузды. Дәрвишләр бистәсеннән соң, юл чатланып киткән урында күңеленә кайнарлык иңеп, аһ авазын чыгарды һәм, арбасыннан төшеп, җиргә ятып елады да елады. Бу вакытта хәтере саташкан идеме, әллә дөньялык аның барлыгын бер мәлгә онытып тордымы, һични уйламас хәлендә шактый озак ятты. Аны йокы да алмады, күңеле генә чиксез галәмнең бушлыгында адашып йөргән шикелле һаман да утырып җитмәде... Гомернең узулары берни түгел, хәере белән үтсен! Әмма җан тынычлыгын югалту бик хәтәр нәрсә икән ул. Аны эш белән, мәшәкать тартып та җаена китереп булмый. Шаһимәрдан башын күтәреп карады. Инде төн узган, таң аткан, кояш күтәрелеп бара иде. Аты юл читеннән үлән чемченә, ерактан кемдер шашынып һәм ашкынып чаптыра, бу якка таба дуамал тизлектә килеп маташа иде. Ни хикмәтле хәл бу дип Шаһимәрдан шул тарафка карап торды. Килүче, тизлеген арттыра төшеп, узып та китте. Аты ак күбеккә баткан, барча тәгәрмәчләре уңлы-суллы чөелә, арбадагы адәме аяк үрә баскан килеш дилбегә башын туктаусыз болгый иде. Бу хәл Шаһимәрданны нигәдер гаҗәпләндермәде, киресенчә, бары тик тынычландырды, җаен җаена кайтарды. Ул, өркеп читкә тартылган атын юлга чыгарды да, каударланмый гына китеп барды. Әлегә Шаһимәрдан килер көннәре хакында, байлыгыннан тәмам коры калып, йорты-җире хәтәр янгыннан харап булачагын, ахырда Казанга килеп урнашачагын, гомеренең соңгы көннәрен данлыклы сәгатьче сыйфатында уздырачагын белми иде. Әгәр дә белсә, егыласы урынына бу юлы салам җәеп куячак ул, билләһи! Инде генә тернәкләнеп киттем дигәнендә Октябрь инкыйлабы чыгып, әле чехлардан, әле кызыллардан җәберләр күргәч, НЭП вакытлары ирешеп, кабат беренче байлар хисабына керәчәген дә күз алдына китерә алмый иде хәзергә. Күрәчәген кеше каян белсен ди инде! Узганнар хакында искә алуы гына да бик алай ук җиңел түгел, сабакларын искәреп, киләчәккә өмет баглыйбыз да — һаман ялгышабыз... Ә, әйе, Шаһимәрданның НЭП чорында байлыкка ирешүе, яшереп торасы түгел, Шәкүр карак белән бәйле булды. Әмма ул аны һичкемгә белдермәде. Ул вакытта хатыны — тугрылыклы җан, гүр иясе иде инде. Үзенең яшьрәкне чамалап йөргән чаклары... Вакыйгаларның дәвамын төгәлрәк итеп минем дә беләсем килә, тик аларны тәфсилләп аңлатыр кеше табылмады. Хәер, бәлки алай әһәмиятле дә түгелләрдер, мөгаен. Дөнья һаман үз җае белән бара бирә. Кешеләрнең ниндиләре генә тумый да, эз калдырып үтми. Әмма, еллар узган саен, заманалар күчә, үзгәрә тора. Тарихта шан һәм дан белән яшәп киткән шәхесләрнең дә хәтер сандыкларыбызда сакланган төсләре уңа, бетә. Шәкүр карак хакында да әллә никадәр вакыйгалар ишеткәнем, хәтта театрларда караганым, китапларда укыганым бар... Әмма... Ат урлауда, ат карагы булудамыни хикмәт! Ат урлауның ние бар! Ә менә кеше булып калуның серләрен язып, сөйләп, аңлатып, төшенеп һәм төшендереп бетерергә мөмкинме? Октярбь, 1998 — июнь, 1999.
АК АЙ БУЕНДАГЫ КИЧ Хикәя
Матур көннәрнең берсе иде, ялгызым гына балыкка киттем. Өйдә хатыным, балаларым, һәр сүзендә йомшаклык һәм хөрмәт-ихтирам таптыра торган әби калдылар. Юлым шактый ерак булып, Казанны ташлап чыккач та ике сәгатьләп барып, әллә кайчан кызыгып йөргән Ак Ай күленә җиттем. Мондагы балыкның аз түгеллегенә иманым камил генә түгел, алдан белешеп, бер бәрәкәтле сәфәрем вакытында хәтта төнлә дә чыра яндырмыйча күрә торган очлы күзләрем белән шаһит булган идем. Бары тик җәтмә салып сөзмәсәләр генә ярар иде. Ни дисәң дә, үз күлләре шул, “Алга барыш” күмхуҗының шәхси милеге, аларның дәүләт белән бүлешми, аны-моны белдерми генә баеп яту чыганагы. Рәисләре Хуҗин Зариф Әлмөхетдин улы — Олы Әвен, шушы күлне көзлектә һәм җәйлектә сөздереп, балыгын анда-монда ярты бәясенә генә озатып, акчасын учлап кесәсенә тутыра да, Анталиягә, ягъни без күреп белмәгән Төркиягә китеп бара. Артыннан бөтен күмхуҗлары белән, елга бишенче мәртәбә: “Хәерле юл!”— дип куллар болгап, озата калалар да, ул күздән югалуга, рәхәтләнеп бәйрәм итәргә, туйлашырга тотыналар. Һәммәсен бәхет баса. Дөньялары түгәрәкләнеп китә. Ә Олы Әвен хикмәтле Мәрмәрә диңгезе буендагы, әллә тагын да арырак җирләрдәме таралып-бүселеп ятканда, авыл халкы да иркенәеп-матураеп һәм шул ук вакытта таркалып китәргә өлгерә. Юк-юк, сез нәрсә, Олы Әвеннәре бер дә начар кеше түгел, тик менә ике төрле авыр чире генә бар. Берсе — күмхуҗдагы колларына тамчылатып кына булса да акча түләми, хезмәт хакын бирергә дә җыенмый, икенчесе — гелән өянәге кузгалып тора, тиктомалдан сугыша-кыйнаша башлый. Хатыны әйтә, имештер, күп эчүеннән шулай. Айнык чагында бер дә алай түгел, ди. Шулайдыр инде, ялган сөйләп тормас. Мин беләм, бу көннәрне аларның Олы Әвене һичничек ялга китә алмый, ил башлыгыбыз авыл һәм районнар буйлап сәяхәткә чыкканын бер атна буена радио-телевизордан такылдыйлар, гәҗитләр олы-олы сәхифәләрен аллы-артлы тутырып язалар, мул иген кырларында йөзеп йөргән сурәтләрен бастыралар. Зариф Әлмөхетдинович аның янында, алгы рәтләрнең берсендә ияреп йөри булыр. Димәк, балык сөзелмәгән, күл буенда һичкем юк. Кармагыңны сал да чүпләп кенә утыр. Ак Айның биш ягы да әрәмәлек, урман һәм агачлык иде. Машинамны сөзәк яр буена ук китереп туктатырга теләмәдем. Суны пычратуы бар. Килеп җитүгә, учак ягып, кармакларны суга ташладым да, беренче өч балыктан шулпа пешерергә ниятләп, әрәмә ышыгындагы машинаның радиосыннан музыка җибәрдем. Концерты шәп иде. Оҗмах, егетләр! Чын оҗмах. Әнә, балыклары да, мине генә көткәннәр, калкавычларны йөгертеп тә тормыйлар, селкетер-селкетмәс, җәһәт кенә төпкә алып китәләр. Чиләк түгел, капчык белән килергә кирәк булган. Учакка утыртылган чиләгем кайнап чыгуга, тәм өчен аны-моны, яфрак һәм үлән ише белән бергә бәрәңгене дә салып, әле яңа гына тоткан балыкларның өчесен чистарттым, аларны шулпага чумдыруыма биш минут та үтмәгәндер, яныма “УАЗ” машинасы килеп туктады. Көтелмәгәнрәк кунак. Машинадан чыккан кеше миңа яхшы таныш иде: — У-у, Хафизов,— диде ул, исемемне әйтеп тормастан исәнләшеп,— син дә мондамыни? Мин як-ягыма каранып алдым: — Әллә тагын кем дә мондамы? — Кем?— диде Насыйри, минем кебек үк карангалап. — “Син дә мондамыни?” дигәнегезгә әйтәм. Насыйри җайсызланды, күгәренде, өшенде. Зур түрәләрдән булуын исемә төшерергә азаплана идеме, кукыраеп алды да: — Мине кешегә санамыйсың инде, ә?— дип әйтеп куйды. Иренсез булып та иреннәре турсайган иде. — Әле килдегез генә түгелме?— Мин акланырга мәҗбүр идем.— Гафу итегез инде, Насыйри әфәнде... — Ярар, бер юлга!— Ул хәзер канәгать иде. Шунда тагын бер машина күренде, “Татар мәзәге” кушаматы белән танылган “Ока” машинасы иде бу. Эченнән чыккан кешесе озын торыклы, кара мыеклы, яшенә күрә ак йөгерергә уйлап та карамаган калын кара чәчле, саесканныкыдай борынына эленгән алтын кысалы күзлектән Дәвис әфәнде иде. Аның көн дә иртәдән кичкә кадәр сөйләнүче бер иҗат коллективында зур түрә булып эшләве, әмма белеме белән ул урынга якын да килергә тиеш түгеллеге һәркемгә диярлек мәгълүм булганлыктан, дәрәҗәсе дә мактап телгә алынырлык ук булмыйча, күркәмлеге белән исә, Ходай рәхмәте, үзеннән өстәгеләрнең хатыннарына бик ярый, диләр. “Ока”сыннан чыгуына, аның гәүдәсенә бәрабәр машинасы бөтенләй дә кечерәеп, кызыл кандала кадәрле генә калганлыгын шәйли мөмкин түгел иде. Мин көлемсерәргә мәҗбүр инде. — Балык тотып буламы?— диде ул, шулпа исен тоеп, борынын җыера-җыера. Безнең хакта үзара танышлар диярлек үк түгел иде. Юлларыбыз бергә туры килгәндә дә ул кул биреп тормый. Күр әле аны, югыйсә исемемне дә белә икән, фамилиямне дә. Учактан чиләкне читкә алып: — Сез килү хөрмәтенә, җәмәгать, шулпа әзер!— дип, аларны әлегә хәстәрлек ителеп бетелергә өлгермәгән табыным янына дәштем. Алар, әзергә-бәзер өйрәнгән ике түрә, бик теләп ризалыкларын бирделәр. Минем каты-коты гына булып күренгән өстәлне шунда ук киңәйтеп һәм мулландырып җибәрделәр. Уртага икесе дә олы шешәле берәр “Абсолют” аракысын чыгарып утырттылар. — Сыйлыйк әле үзеңне хәзер,— дип, мактанырга тотынды Насыйри. — Екканчы!— дип өстәп куйды Дәвисе. Насыйриның кечкенә гәүдәсеннән үсеп чыккан нечкә һәм озын муенына утыртылган гаҗәеп олы күренгән шакмаклы башына чәпелеп кенә ясалган йөзенә төртке-төртке итеп куелган күзләре, мәгънә эзләгәндәй, сынап карап куйдылар. Җеп белән сызылгандай тоелган авызында иреннәре бөтенләй дә юк дип белә идем, турсайтканындагы кебек, елмайганында да бераз күренәләр икән. Бу хәлгә игътибар итүемне белмичә, үзенчә уйлап ахрысы: — Бездән качып ята алмадыңмы?— дип, куанып куйды ул. Мин балык шулпасын бүлгән арада алар аракыларына ябыштылар. Көннең кичкә авышуы, җиңелчә генә җылы җил исеп куюы вакытның матур һәм күркәм үтәчәгенә бер яхшы фал кебек иде. Шулпа тәменнән мин аларның иреннәре суланганын, шуңа күрә тел очлары белән аны ялаштыралардыр дип уйлаган идем, ялгышканмын. Аракылары бүленүгә, каршыма бер стакан тутырып утырттылар да: — Калдырып тор! Тот моны!— дип әмер иттеләр. Икесе дә олы урында эшләгәннәре сәбәпле минем ишеләр алар өчен санга керерлек түгел иде, югыйсә. Ул кадәресен яхшы аңладым. Мәгәре дә гадәтемчә баш тартсам, моны үзләрен кимсетүгә санаячаклар. Ике ут арасында озак калырга ярамый иде. Тизрәк бер фикергә килеп, яки аларның фәрманына буйсынырга, яисә үзем булып калырга тиешмен! Мин икенчесен сайладым. Алар: — Син нәрсә?— дип, аптырап калгандай булдылар. Әмма бераздан тагын да батыраеп: — Кешегә санаган идек. Сине хөрмәткә алып сыйламакчы идек. Безне санга да алмыйсың икән!— диделәр. — Ярар!— дидем, бүтән чарам калмагач: — Шулпаны бүлеп бетерим инде. — Күпме көтәргә була!— Сабырлыклары күңел алачыкларыннан чыгып китеп маташа иде. Шулпаны китерүгә, савытларны чәкештердек. Мин, алар күтәргән арада, стаканны кире куйдым. Дөрес, түгәргә дә, хәтта эчәргә дә мөмкин идем. Болар, күреп алуга: — Әйдә-әйдә, син нәрсә!— дип тагын да фәрманнарын башыма күсәк урынына тондырырга тотындылар. Ахырда: — Безне генә исертеп, кызык итмәкче!— диделәр. Бу сүзләреннән соң киресенчә мин кимсенергә һәм үпкәләргә тиеш идем. Әмма алай ук мескенгә каласым килмәде, юктан сәбәп табып: — Егетләр, йөрәк начар, бик авырта...— дип угаланып зарландым, аклануның җаен эзләдем. Алар мине аңларга тиеш иделәр кебек. Әмма колакларына да элмәделәр: — Юкны сөйләмә! Синекедәй йөрәк бездә булса әле!— дип кабат үгетләргә һәм ачуланырга тотындылар. Ахырда үпкәләп, мыскыллап, икенче һәм өченчене дә күтәрделәр дә барлыгымны ук оныттылар. Мин, кармакларымны караштырып килергә иттем дә, үзләрен генә табын түрендә калдырып киттем. ...Күккә йолдызлар калгып, инде шактый соң булганлыктан, учак янына әйләнеп килсәм, боларның икесенең дә “булулары” җиткән, берсе уттан аркасын җылытып ята, икенчесе машинасы тирәсендә кайнаша, аякларында тора алмыйча, әле артка, әле янга чайкала иде. Балыклы чиләгемне куаклар арасынарак куеп, кармакларымның бүселеп чуалмаганмы-юкмы икәнлекләрен тикшердем дә, йокы өчен алып килгән, агач төбенә салган әйберләрем янына барып, балыкчы әсбапларымны тал кәүсәсенә терәтеп куйдым. Кыек саплысы авып-авып тинтерәткәч, анысын яткырмакчы идем дә, өстенә басып сындырырлар я дип, сап башы белән җиргә кададым. Ул вакытта Дәвис һаман машинасы янында кайнашадыр кебек иде, салонына кереп, руль артына ук утырган икән, кабызып җибәрде. Җылытыр да йоклар дисәм, ул йөртеп үк китте. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|