ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 20 страница... Минем Иделдән йөзеп барган зур көймәләрне күргәнем, аларга сокланып карап торганым, аларны озатып калганым бар. Гаҗәеп күренеш. Могҗиза. Суны ерып баралар. Ә читтән, ераграктан күз салсаң, Идел өстеннән җиңел генә йөзәләр, үтүкләгән кебек шуып кына йөриләр сыман. Кешеләр дә шулайдыр инде. Тормышны ерып баручылар да кемнәргәдер шома йөзле үтүк кебек тоелырга мөмкиннәрдер? Мин үзем дә тарих эченә шулай булып кереп югалдым. Хәер, дөнья йөзендә һәр яшәп үткән кешенең дә үз төсе, сурәтенең шәүләсе кала. Вакытлар узган саен тик алар уңа, сүрелә, онытыла бара. Тормыш шулдыр инде ул, бәхет туфрагыңнан аерылсаң, анда кире кайтармыйча тынычланмыйсыңдыр? Җаннарның туктаусыз өтәләнүе шул туфрак хисенең күңелләрдәге кайтавазы гынадыр бәлки? 1999.
АТ УРЛАУНЫҢ НИЕ БАР? Хикәя
1912 нче елның икенче сентябрендә тиз йөрешле «Меркурий» пароходы, ягъни пар көче белән хәрәкәт итүче ак көймә Нижгурд шәһәреннән Казан каласына юл алды. Сәфәрләренең чалт аяз көннәр белән озатылып, шулай ук матур кичәләрдә Идел елгасы буйлап дәвам итәчәге билгеле булу һәммә юлчыларның күңеленә зур бер сөенеч өсти иде. Татар байлары Мәкәрҗә ярминкәсендә олы табыш алып, театр һәм концерт тамашаларын карап, тәтәйләр белән туйганчы шаярышып, сыра шифасыннан йөзләрен кызартып, “кадимче”ләрнең сәнәк очыдай төртелергә әзер булган күзләреннән читтә тынычланып һәм күңелләрен шактый гына хушландырганлыклары сәбәпле монда да үзләрен иркен тоттылар. «Меркурий»нең һәр затлы бүлмәсе, рестораны һәм түгәрәк башлы олы көзгеләр куелган ханәләре татар сүзе, татар мәкаме, татар исе һәм татар яме белән тулып, ризыклардан да токмач, бавырсак, кәхвә, чәй тәмнәре генә таралып, «Аллаһы әкбәр!», «Сөбханаллаһ!» сүзләре еш кабатланылу белән иманлы Нух көймәсеннән бер дә ким түгел төсле иде. Казан арты дип йөртелгән Арча-Балтач якларында гына түгел, ерак Ырымбур һәм Бохарага кадәр даны таралып, үзеннән алда барып җиткән «минкемлек» хисабы белән яшәүче, мөэминлектә хәтта хәзрәте Гомәр мисаллы, кодрәттә һичшиксез хәзрәте Гали Арыслан мәртәбәсен тоткан, байлыкта Сөләйман пәйгамбәр кебегрәк булган Гатауллин Шаһимәрдан Гатаулла улы да, бәракаллаһ, шушы рәхмәтле көймәдә иде. Элекләрне Гатауллиннар ни сәбәпледер Медведев фамилиясен йөртеп, атасының бабасы дәүләт казнасына зур акчалар түләп, ахырда бу ләкаптән 1865 нче елда ук котылганнардан исәпләнелә. Хәер, туарга әзерләнгән һәм киләчәктә тагын да туачак балаларын көферлектән арындыру бәхетенә ирешкәнлеге хакында сөйләүчеләрнең үзләре түгел сүзләре дә онытылган чаклар була икән ул. Шаһимәрдан җәдид һәм кадим кебек сугышларда һәм тарткалашуларда кайнашып маташмаган булса да, заманында Иж-Бубый һәм Казан мәдрәсәләрендә сигез ел чамасы гыйлем эстәп, заты хакында: — Бу бала зур мулла мәртәбәсен табар!— дигән мактау сүзләрен күп ишетсә дә, хәтта язу тәртибен бик камил үзләштереп, шәкертләр өчен ничәмә китаплар күчереп галим шөһрәтен алса да, Ходайның әмере, сәүдә эшенә күңеле ихластан ятып, укуын ташлаган, биш елда йорт-җирен ныгытып өлгергән, егерме биш яшендә үк Казанда ике кибетне кулга төшерергә җитешкән булдыклы кешеләрнең берсе иде. Аллаһы тәгалә аның һәр эшенә юл ачып, бәхетен даим сәгать арттыра торды. Ул үзе дә рәхмәтле затлардан булып, зәкәт һәм һәдияләрен канәгатьсез муллаларга да кызганмады. Хәтта җитмешләп хәерчене елга бер җыйдырып ашата торды. Бу кадәр яхшылыклары көннәрнең берендә үзенә олы савап сыйфатында кайтарылачагын күзаллый һәм шул өметтә иде. «Меркурий» көймәсендәге Казан байлары бүлмәләренә урнашып алган, беразга гына һава суларга дип чыккан булып, уңнарын һәм сулларын тамаша кылып йөренгән, матур тәтәйләргә күзләрен кыскалап алырга өлгергән икәнлеге йөзләренә май кояшыдай ягылганлыктан, төс-кыяфәтләреннән вә көязлекләреннән үз алларына канәгатьлекләрен, кыланышларына карап кына да барысын-барысын, хис-тойгыларын тәмам аңларга мөмкин иде. Килешле кара казакидан, ак якага бәйләнгән зәңгәрсу җирлеккә ак борчаклы киң һәм тасланган тасма-бантлы яшь сәүдәгәр палубада әле яңа гына бер-бер туташ белән танышты. Икесенең дә ялгыз икәнлекләре сизелде. Туташның кулындагы кечкенә зонтын җил чак кына алмады. Егетнең өлгерлеге ярдәм итте. Хәйләкәр дә икән әле, җитмәсә: туташның зонтыннан гына түгел, беләгеннән дә тотарга булдырды. Көлештеләр. Халыкның күз кырые боларга бәя бирергә маташканда, ургылып алга баручы «Меркурий»дән янда калган балыкчы көймәсендәге ике малай инде аларга кызыгып карап калдылар. Бары шул гына. Бүтән алай ук ис китәрлек хәл булмады. Затлы кыяфәтләрен саклаган байлар, һава алыштыргач, бер-бер артлы югала тордылар. Яшьләрне һаман да күзәткән Гатауллин, үзенең кыяфәт-төсе яхшы сакланганга куанып, хәйләкәр мәче кебек елмая иде, кара йомшак мыегын да бармак яны белән генә сыпырып куйды. Яр читендә калган урыс авылының чиркәү башындагы ялтыравык алтын гөмбәзеннән чагылган кояш «куяны» аның очкын күзләрендә уйнап алды. Гатауллин тамак кырды. Яныннан узып баручы ак күлмәкле, салам эшләпәле марҗа хатыны аңа сәлам бирде. Танышлар түгел иделәр кебек. Шушы көндә генә алар икенче тапкыр очрашалар һәм сәламләшәләр түгелме соң? Күлмәге чибәр, күлмәге! Әллә бу, теге, әртис хатын Сәхипҗамалның үземе? Алай дисәң, чәче сары. Юк-юк, марҗа булыр, марҗа! Байлар ресторанга җыела башлаган иделәр. Гатауллин да шунда юнәлде. Һәр тарафка йөз балкытып торган зур-зур тәрәзәле ресторан залы гүяки аны киң күңел белән каршы алды. Гатауллинның күзе нигәдер түргә, кадими киемле, елгыр күзле, тимер бәдәнле, җирән сакаллы кешегә төште. Теге дә карап куйды. Гатауллинның колагы чыңлап, йөрәге юктан гына жу итеп алды. Затлырак урын булсын дип үзе дә түргәрәк атлады, өч кешелек өстәл янына килде. Шактый гына санга җыелырлык халык рәхәтләндереп татарча сүз куерта, арада хәтта шешәле сыра алдыртучылары да бар иде. Мосафирларның шушы кадәр дә үзләрен иркен тотулары Гатауллинның күңеленә хуш килеп, баягы адәмнән шомлануы озак та үтми юкка чыкты. Ул арада килеп җиткән ак пинжәкле, кара чалбарлы официант, баскан урынында бераз таптанып алганнан соң, түбәнчелекле кыяфәттә урыс акценты белән татарча сорады: — Ни боерудасыз? Әмма Гатауллин аның кыенлык белән әйтелгән сүзләрен аңлый алмады. Официант җитез генә кабатлап өлгерде. Гатауллин шунда гына урыс авызыннан чыккан татар сүзенең матурлыгына игътибар итте һәм: — «Йолдыз» гәзитәсе юкмы?— дип сорады. — Бар, әфәндем!— диде официант. Гатауллинның бу җавапка күңеле хушланып, тагын да чәй китерергә кушты. Сырадан ук башларга кодрәте җитмәде. — Аннан тагын да әмер итәрмен! «Йолдыз» гәзитәсе үткән атнаныкы иде. Казан һәм Рәсәй хәлләре белән бергә дөнья йөзендә булып яткан вакыйгаларга да бәяләр бирелеп, базар хаклары һәм башка шуның ише вак-төякләргә игътибар юнәлтелгән. Танышып чыккан мәкаләләреннән Гатауллин канәгать калып, «Болгар» кунакханәсендә люкс нумерларның күпме торганлыгын исенә сеңдерде. Бер кич кунып чыгу өч сумга бәяләнә икән. Ярый-ярый, элекләрне кандалалары белән бергә бишкә кадәр иде, хәерсезләрнең! Белдерүләреннән аңлашылганча, яхшы тәрбия күрсәтәчәкләр, милләтне сөендерәчәкләр, имеш. Гатауллинның хәтерендә биш-алты ел гына элгәре булып узган вакыйгалары яңарып, эченә куаныч белән бергә дәрт һәм мин минлек вәсвәсәсе тулды. Атасыннан калган мирас янына үзенең туктатусыз тоткан сәүдәсеннән кергән табышның кадерен дә белә, теләгәнендә исраф та кыла торган иде. Казанның татарлар телендә «Искәндәр сарае» дип йөртелгән «Александр пассажы»на җигүле ат белән кереп, тәтәйләр янында атналар буена калып, ахырда ак ыштаннан гына чыгып качкан вакытлары да аз булмады. Ә килеп керүләре, һәй... Дөнья малы белән шаярды да инде. Татарга биш хатын да фарыз дигән сүзләрне аз әйтмәде. Арчадан чыгуга, алдан иярдә атчы Галәвине җибәреп, Казан пәлисәсенә әйтерә иде дә, бар ашкыну белән кала урамнарына томырылып, алдан юырттыручының коерыгына бастырып чаптырта иде. Хәтта «Искәндәр сарае»нының да капкаларын ачып: — Гатауллин үзе килә!— дигән шау белән каршы ала иделәр. Бар иде заманалар, бар иде атларны баштанаяк киендереп, яхшы чана белән тарантасларны ел эчендә туздырып ташлаган чаклары! Бервакыт Тукайның үзе белән дә бергә булды. «Мировой» егет икән! Ул шигырь укулары, ул сүз сөйләүләре — күзгә күк белән җир тоташкандай күренә башлый. Андыйлар аз шул, аз!.. Гатауллинга кайнар пәрәмәч, бал, коймак һәм чәй китерделәр. «Йолдыз» гәзитәсен кире биреп җибәрде. Ул да түгел, палубада сөйләшеп калган теге егет белән туташ кереп, аның өстәле яныннан урын сорадылар. — Утырыгыз, утыр!— диде Гатауллин, аларга игътибар итмәвен сиздерергә теләп. — Рәхмәт!— диделәр. Килеп җиткән официанттан болар чәй үтенделәр. Гатауллинның корсагында «тегермән ташы» кузгалып, бирәне ачылды, аш әзерләүләрен үтенде, кош итеннән затлырак төре юкмы икәнлеген сорады. Яратканы, әлбәттә, каз иде. Әмма анысы ук әлегә булмады, шулай да кичкелеккә өлгертергә ышандырдылар. Ни барына ризалык итеп тукланганыннан соң, Мисыр күгәрченнәредәй гөрләшеп өстәл башында утырган теге яшьләрнең үзләрен генә калдырып, аштан соң зиһенгә файдасы тияр дигән уй белән һавага чыкты. Монда да озакка каласы килмәде. Бүлмәсенә кайтып, өстәлендә калдырылган Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мостафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар», ягъни «Казан һәм Болгар хәлләреннән кыскача хәбәрләр» китабының беренче томыннан 213 нче сәхифәсен ачты. Дөресен әйтергә кирәк, ул аны уку өчен түгел, бәлки кыяфәт мәртәбәсенә генә үзе белән йөртә, кирәккәндә генә ачып, танышкандай итә, кайвакыт анда язылганнар белән мавыгып та киткәли, һич югы төче генә берәр галим кисәге була алмавына үкенгәли дә иде. Һәрхәлдә шушы китапта язылган вакыйгалар һәм хәбәрләр аның күңеленә хуш килә, татарның электән нинди дәрәҗәдә бөек икәнлегенә куаныч һәм мактаныч хисләре уяна, тарих фәлсәфәсе аның әллә кемлеге өчен хезмәт итә башлый. Гатауллин алдында урыс, герман, инглиз, француз кебек зур һәм бөек милләтләр кечерәеп, хәтта мескенләнеп калалар. Хәтта кайвакыт ул аларны кызганырга, җитмәсә: «И мескеннәр», — дип шул халыклар хакында юктан гына борчылырга тотына. Ахырда үз милләте тарихы өчен булган горурлыгы өстен чыгып, урыс һәм германнарның хәзерге хәлләренә бәя бирергә дә онытып, чиксез бер шатлык белән сөенә башлый. Кичкә ресторанга дип күтәрелгәнендә халык кәефенә хәйран калырлык иде. Теге туташ белән егетне, электән танышлары кебек исенә алып, күреп калырга теләгәндәй халык арасыннан эзләде. Әмма алар монда юк иде. Дуслары һәм көндәшләре булган Казан сәүдәгәрләре Гатауллин белән эре генә исәнләштеләр. Тик сыра төтененнән башы әйләнгән тирече Янбаш Гыйльметдин белә Кече Камалетдин генә, аның җилкәсенә кулларын салып, яннарына әйдәкләп утырттылар. — Шаһимәрдан... Шаһимәрдан... Утыр әле, сөйлә әле... Ак атыңны әйтәм...— дип борчый ук башладылар. Әмма сүз ул юыртагы хакында түгел, бәлки Мәкәрҗә хәлләрен искә төшерүгә күчеп, татар театрын сүгүгә, татар мәдәниятен җиргә салып таптауга, хәтта кечкенә күренгән вакыйгаларны олы сәясәт итеп сөйләшү мәсьәләләренә кереп китте. Һични аңламаган, надан һәм ахмак кешеләрнең зурдан кубып гәп оруларына охшап калды. Бу тиречеләрнең бөтен хәсрәте кадими ыштан һәм җиләнгә күңел баглау гына булса да, ахырыл-әмер, шушы соңгы елларда җәдитләнеп китүләренә хәйран итәрлек иде. Хәтта башларына Авропа эшләпәсен кию, ак яка өстеннән төсле бант тагу, кәчтүмнән йөрүне дә дөрескә чыгарганнар, җитмәсә үзләре дә шулай киенеп алганнар. Сөйләшүләре дә хикмәтле булып киткән. Шаһимәрдан, имеш, марҗаның кызыл битлесе яхшымы, әллә бераз гына алсуы әйбәтме? Нәрсә диләр, кара инде боларны! Кичәге Янбаш Гыйльметдин белән Кече Камалетдинне бүгенге җидидчә кыланмыш Кәчтүм Гыйльметдин белән Эшләпә Камалетдин янына утыртсаң, билләһи, талашып, якалашып, кыйнашып, канга батышып бетәчәкләр. Аһ бу шомлы империалистларны! Шаһимәрдан сүз сандугачын акыл читлегендә каплап кына тотарга булды, дөресен әйтеп тавыш чыгарганчы, күп эшләргә күзеңне йому хәерлерәк иде. Шуңа да: — Марҗасына карап инде, Гыйльметдин, марҗасына карап, Камалетдин,— дип, мыек астыннан гына көлемсерәп, шаярткандай җавап бирде.— Мин үзем, ни, бик алай белеп бетермим, әмма дә ләкин, әйе, түгәрәгрәге, йомшаграгы әйбәтрәк була икәнен афәрин егетләрдән ишеткәләгәнем бар... Тирече империалистлар рәхәт табып көлешкән арада Шаһимәрдан тагын да өстәп куясы итте: — Көя төшмәгән булса! Шунда гына тегеләр аның шаяртуын һәм хәтта, юри җайга торып, мыскылларга маташуын төшенеп алдылар. Хахылдаган авызларын: — И хәсис, хәерче!..— дигән Көфер почмагы әһеленә хас сүгенү белән йомарга ашыктылар. Шаһимәрдан, эшнең ахыры зурга китәчәген шәйләп, ул арада икенче өстәлгә күченергә өлгерде. Әмма тиречеләрнең аны болай гына калдырмаячакларын ул әлегә белми иде. Ризыкның затлысын, милли байларның карынына хуш килерлеген китерделәр. Кайда-кайда, әмма «Меркурий» көймәсендәге ашчы-пешекчеләр татарларның азык-төлекне мулдан куллануларын, сырага күңел салуларын, камырлы һәм итлене май кызганмый пешерергә кирәклеген яхшы белә иделәр. Шаһимәрдан кыздырылган каз ите, сумса, шулпа, пәрәмәч, коймак, каймак һәм бал янына, авыз тәме өчен дигән булып кына бер шешә сыра соратты. Китереп өлгерүләренә, үз нәфесенең ияренә атланып, тагын да балык ите кыздырырга кушты. Затын иркен тотуыннан сәүдәсенең дә яхшы барганлыгын аңларга өлгергән официант: — Баш өсте, әфәндем!— дип елмайды.— Тагын ни дә кирәкмиме? Мондый сорауларны Шаһимәрданның күәсе күтәрми иде. Карыны әлегә һаман ач икәнлеген тойган хәлендә юктан гына җене килеп: — Балыкның ике ягы да яхшылап кыздырылган, кылчыгы төшерелгән булсын!— дип әмер бирде. Официант катлы-катлы баш өсте белән китеп барды. Хәер, монысына «Баш өсте» кушаматы бик тә ятышып тора иде. Мөгаен Казан мәдрәсәләрен күп күреп тә гыйлем биштәрен тутырырга өлгерми калган Сиргач мишәре булырга кирәк! Кибәнне югары куярга яратадыр? — Рәхимегез, әфәндем! Сумса белән шулпаны бетереп, казга күчкән Шаһимәрдан күтәрелеп карады. Ә, сыра китергән икән. Бик вакытлы. Күрше өстәлдә шаулашып алдылар: — Сез, әфәндем, җәдит, дисез, ягъни дә мәсәлән, гәҗит, дисез, мәҗәлләс, имеш... — Шулай дим шул!.. Өстәлләре ризыктан бушау сәбәпле бераздан әфәнделәрнең күбесе, милләтчә булсынга кикеренеп, җиңел аяктан кузгала тордылар. Гыйльметдин белән Камалетдин дә шаулашып чыгып киттеләр. Аларны бүтәннәр алыштырды. Теге егет белән туташ күренмәде. Электән сыра эчүдә һәркемне хәйран калдырган әһеле Көфер почмагы һәм дә яшереп кенә булса да яхшырак эчемлек белән сыйлануны читкә куймаган җәдитләр җыела башладылар. Кайсысына сыраны бүз шешә белән китерсәләр, икенчеләренә чәйнектә өстәлгә куйдылар. Гадәт һәм йолага хилафлык итүләр юк иде. Шаһимәрдан бу вакытта сыра парыннан шактый акайган, борчылудан бигрәк, матур гына кәефләнергә өлгергән иде. Ресторан түрендәге караңгыланып торган тарафка ихтыярсыздан күзе төшеп, инде әллә кайчан күргән-күрешкән, бурсык йөзле, калын, әмма кечкенә итеп кистерелгән сакаллы, туп кебек шома итеп кырдырган башының сул тарафына авыштырып эленгән сай түбәтәйле кешенең анда күзләрен очландырып утыруын яхшы шәйләде. Үзара бик таныш кебек булсалар да, бер-берсен белүләре бары тик көрпә тел — саңгырау колактан һәм анда-санда, бу адәм фәлән бәндә түгелме дип белешкәләүләрдән генә иде. Һәрхәлдә Гатауллин да, ул кеше дә бер-берсен таныдылар булырга кирәк. Күрше өстәл әһеле үз эше белән мәш килде, чәйнектән чынаякларына кызыл шәраб бушатылды. Араларыннан берсе, Шаһимәрданның карап алуын күреп, аны карашы белән сөзеп узды да, иптәшләренә нидер әйтте. Түгәрәк мишәр агае, карбыз шикелле тәгәрәп киткән кебек селкенеп, өстәлдәше сүзләренә колак куеп ияргәне хәлендә ресторандагы кәефле кавем арасыннан төртеп аталган кешене каранып эзләде. Шаһимәрдан аның арка тарафында иде. Шунлыктан аны таба алмады. — Кемне әйтәсез, тәкъсир?.. — Кая карыйсың, бире бак!.. Аның соравына күрә Шаһимәрдан әфәндегә теге сөйләүче адәм бармак белән төртеп күрсәтте. Мишәр барыбер күрмәде. Аның монда утыруын һәм барлыгын шәйләп тә тормастан, карашы караңгы өстәл ягына узды. Йомры мишәр, кинәт артка табарак тәгәрәп, тавышын яшермичә әйтеп тә куйды: — Ба!.. Шәкүр карак! Нишләп йөри монда? Аның сүзләрен ишетергә өлгергән һәр әһеле татар вә башкорт вә казакъ-кыргыз каерылып диярлек шул якка карадылар. Ат карагының гына керфеге дә селкенмәде. Бер иптәше-яраны беләнме нидер сөйләшкәләп утыруда булды. Шунлыктан һәркем, аңа текәлүдән бигрәк, юктан кызарып алган Шаһимәрдан әфәндене тикшеренделәр. Аңа җайсыз, уңайсыз, хәтта ачуын кайтарырлык халәт иңде. Эчкән сырасының парын күзләр кайнарлыгы гүя һавага очырды. Чыгып китмәкче иде, калын гәүдәле, баһадир чырайлы, буйга өч аршыннан артык булырлык берәү аның каршысына килеп басты. Минзәлә сәүдәгәрләренә хас рәвештә зәңгәр чалбар, кызыл чапан, ак чалма, йомшак читек кигән бу адәмнең тавышы да колакларны кисәрлек иде: — Син, Шәкүр агай, бер дә галәмәт бездең кеше икән! Шаһимәрдан һичбер сүз белән дә җавап бирә алмады. Борчылудан селкенгәләп куйды. Ат белән бәйләнеше зур булса да, ат караклыгына һичбер катнашы юк иде. Тутый кош сурәтеннән бер дә ким булмаган бу адәмне, ияк астына биреп, чөйдереп кенә җибәрәсе килсә дә, берни эшли алмады. Ярый әле шул арада Шәкүр карак алар янына үзе килеп басты. Буйга әллә кем түгел икән! Һәммә шөһрәтнең үзеннән читтә калмавын теләүдәнме, әллә Шаһимәрданны кызгануданмы моны эшләде? Һәрхәлдә вакыйга шушы рәвешле булды. Минзәлә сәүдәгәрләренең күзләре уйнап алды. Болай да ерык авызы тагын да киңәеп, башының яртысы артка ишелде: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|