ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 23 страницаБу сүзләре һәммәсе хак иде. Шаһимәрдан чарасызлыгыннан һәм тинтәклегеннән хәлсез калды. Хушлашмый чыгып китте. Анда көтеп торган егетләре аның артыннан иярделәр. Айгыры урланган, ат караклары качкан, эш узган иде инде. Бар тырышлыклары әрәмгә калды. Шаһимәрдан вакыйгаларның барышы, язмышының рәнҗетүе белән килешергә мәҗбүр булды. Моннан соң җилләр дә күп исте, сулар да күп акты дияр идек тә, ярар инде, берничә ел узуы мәңгелек алдында әллә нәрсә түгелдер! ... Әмма ни шул, ә Герман сугышы тарихны бүтәнчә борып алып китте. Падишаһка тел-теш тидерү гадәти әйбергә әйләнде, байларга көпә-көндез, курыкмыйча йодрык күрсәтүләре дә эчне пошырмый, дөньялыкны хәерсез битарафлык һәм мордарлык баса башлаган чор иде. Казанга килеп, Шаһимәрдан сыраханәдә гамьгә бирелеп утыра иде, аның өстәленә бер тавык белән савыт китерделәр: — Рәхим итегез! — Сез нәрсә?— диде ул, аптыраулы карашын төбәп:— Мин боларны сорамадым! — Юк,— диде китерүче,— моны сезгә сыйланыр өчен юлладылар... — Кем? — Әнә теге, җирән сакаллы әфәнде! Без — яхшы танышлар, диде. Бу җавапны ишеткәч, Шаһимәрдан шул якка борылып карады. Зур өлгеле тәрәзә янында Шәкүр карак үзе генә елмаеп утыра иде. Сәламләшеп баш кагыштылар. Бу мизгелдә Шаһимәрданның аңа карата саклаган ачуы һәм үпкәсе юкка чыкты. Ничә елга беренче тапкырдыр күңеленнән гаме юылып төште. Күптәнге якын дустын очраткан кеше кебек балкып күтәрелде һәм аның өстәленә бар ризыклары белән күченде. Кул кысышулары бик җылы, дустанә булды. Дөрес шул: “Этнең койрыгын кем киссә — шул яхшы!” Шаһимәрдан кесәсеннән калын кенәгәсен чыгарды, Шәкүрнең алдына мең сумлык акча салды: — Бирәчәгем калган иде!.. Рәхим итегез!.. Алар бер-берсенә карап тордылар. Шунда Шәкүр карак, тагын да җәелеп, елмайган җиреннән хахахалап җибәрде. Бераздан соң тыелгысыз көлүгә күчте, аңа Шаһимәрдан кушылды. Сыраханә халкы аларга күтәрелеп, борылып, аптырашып карап-карап алгаладылар. — Былтыргы акча быелгы акча түгел шул!— диде көлүдән тукталган Шәкүр карак, бәяләрнең үзгәрүен, акчаның көче бетә баруын искәртеп. Ул хаклы иде. Хәтта Шаһимәрдан да элеккеге гаярь, гамәлдә алдын-артын уйлап тормыйча эш итүче шашкын адәм түгел инде. — Былтыргы акча быелгы букчага артык түгел,— дигән булды ул, үзенең кемлеген һич тә киметергә теләмичә. Хәер, Шәкүр карак шунда ук сүзне икенчегә борып: — Сәүдәләр нишли? Эшләреңне бик алай тәгәри икәнлеген сөйләмиләр,— дип, Шаһимәрданның күңеленә авыр сүз арбасының күчәре белән төрттереп узды. Бераздан:— Башыңа бәла алма, булган эш — беткән эш!— диде, юаткандай. Аның бу рәвешле әле суга, әле утка әңгәмәдәшен чумдырып-чумдырып алуы үзе үк хәйләкәрлеге һәм акылы билгесе иде. — Айгырым белән кул артым да китте, бәхетемне урладың!.. Шаһимәрданның болай зарланырга хакы бар иде. Соңгы елларда чыннан да ни сәүдәсендә, ни гаиләсендә, ни иманында тотрыклык булмады. Бохарага киткән кәрванын казакъ даласында таладылар. Сыңар энәсен дә коткарып кала алмады. Вәкиле Миңнегалинең кисек башын Өре каласындагы таш мәсҗид ишек төбендә, күн капчык эчендә аунап ятканда табып алдылар. Зәйнулла ишаннан алган “Фатиха кәгазе” маңгаена чәпәлгән, теле киселгән, колакларына “тавык тәпиләре” эленгән иде. Моны кемнәр эшләргә мөмкин дип ни кадәрле баш ваттылар. Имеш, казакълар арасында әле урыска, әле иманга күчеп, тәмам бозылып беткән бер кавем бар икән. Ни Коръәннән, ни Инҗилдән курыкмыйлар, ди. Үзләре шигырь әйтеп, җыру майтарып шайтан чакыралар, аракы эчүгә бик хирыслар, күкрәк сугышып: — Мокыт-быкыт, акыт-бакыт!— дип баш болгап, җаннарын Иблис карамагына юллыйлар икәнлеген әллә ничә тапкырлар сөйләп, Шаһимәрданның казакъ ханнарына барырга ниятләнеп йөргәннәрендә күңелен кайтардылар. Дөньялыкта мал бетмәскә тиеш иде. Җаен белсәң, кулга үзләре керергә торалар. Мокыт кавем белән ярышып яталар димени! Шаһимәрдан бер-бер артлы ике кәрван мал алып, аның башына үзе менеп, хаҗ кылу нияте белән төрекмәннәр арасына чыкты. Аңа һәркайда кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Нугай ата исеме белән Һиратка, аннан Һиндстанга юл алды. Һәркайда сәүдәсе уңыш белән гөрләп барды. Малы ишләнде. Нинди илгә-җиргә килмәсен, үзеннән алда Нугай ата исеме ирешкән, кемлеген күрер өчен биш күз белән көтеп ала иделәр. Һиндстанда кәсеп юлын туктатып, кәрванын зур маллар белән йөкләп, иленә кайтырга чыгарып, озата калды. Үзе хаҗилар җөббәсен киеп, кулына Коръәнен алып, асыл мөэминнәр гамәленә төште. Көймә белән Җиддәгә юнәлде. Аның кебек хаҗилар арада галәмәт күп иделәр. Әмма бәхетен чыннан да сыер сөзгән иде. Мөхит диңгезенең кара дулкыннар айгыры тезгеннәреннән ычкынды. Иләмсез су тешләре тау-тау булып ишелеп-ишелеп көймәнең өстенә килде. — Арабызда гөнаһлы бәндә бар, юкса хаҗилар юлын боздырырга Аллаһы тәгалә рөхсәтен бирмәс иде,— дип, гаеплене эзләп шобага тотыштылар. Тәкъдир әмере Шаһимәрданга чыкты. — Нугай ата, “Фатиха” укы, иманыңны яңарт, диңгез сине корбанга сорый!— диделәр аңа. Аны-моны уйлап өлгергәнче күтәреп алдылар һәм тау булып килгән дулкынга чумдырдылар. Аллаһының теләге шул идеме, Шаһимәрдан җаны белән хушлашырга да җитешмәде, аны шунда ук бирән диңгез йотты. Әмма упкынның бугазына ул сөяк кебек аркылы килгәнме, әллә Шаһимәрданның ризыгы бетмәгәнме, диңгез аны комлы эссе ярга төкерде. Күзен ачканда Шаһимәрдан бер алачыкта бизгәктән шабыр тиргә батып ята иде. Аңа кайнар кәхвә эчерттеләр. Иреннәре пеште, тамагына куырган кургашын койганнар кебек тоелды. Ул тагын да аңын югалтты. Хаҗилар җөббәсеннән булуы файдага иде. Кемлеген белеп, һәртөрле хөрмәтне күрсәттеләр, Коръән укып өшкерделәр, үләннәр кайнатып эчерттеләр. Бу кешеләр әле җәннәтнең фәрештәләре, әле тәмугның җеннәре кебек тоела иделәр. Шаһимәрдан үзен һичшиксез үлгәннәр исемлегендә дип уйлады. Шулай да җәннәтле буласы килә, янында буталучыларны да шунлыктан фәрештәләр сыйфатында күрергә тели иде. Бу кешеләрнең кара тәнле, җен кыяфәтле икәнлекләренә аптырап, җитмәсә казан астында ут көйрәвенә дә күзе төшеп, чыннан да гамәле хараплыгын, тәмугка эләгүен уйлап, ара-тирә бөтенләй хәле китеп, файдасы тияргә мөмкинлектән иман кәлимәләрен укып, тәүбәләр әйтеп елаштыра башлады. Аның янына ике адәм килделәр. Аяк-кулларыннан тотып күтәрделәр дә казан өстенә китерделәр. Ул кайный, быгыр-быгыр килеп эссе пар ата иде. Шаһимәрдан үзен анда салуларын теләмәде. Бәргәләнде, тартылды. Әмма көче җитмәде. Казанның пары аның бугазына утырды, тончыкты, буылды. Хәле китте. Тәне көядер кебек тоелды. Шунда кабат аңын югалтты. Тәмугка төшүендә һич шик юк иде! Әмма Шаһимәрдан барыбер бирешергә теләмәде. Бар белгән догаларын һәм Коръән сүрәләрен күңеленнән туктаусыз укып, шушы бәладән иртәме-соңмы котылу өметендә калды. Телендә бу сүзләр иде: — Аллаһы тәгалә барча колларына да рәхмәтле, мәрхәмәтле! Йокылы-уяулы укынуларын ишеттеләр булырга кирәк, аны бүтән бер тапкыр да казан янына китермәделәр. Аягына басканда үзен сихәтләнгән итеп тойды. Аның алдында һәркем тез чүкте: — Юныс! Юныс! Әлхамдулиллаһи!— дип сәлам бирделәр. Шаһимәрдан бу сүзләрнең мәгънәсен төшенергә өлгерде. Балык авызыннан чыккан Юныс пәйгамбәр хакындагы кыйссаны ул бала чагыннан ук белә иде. Халыкның ялгышуы аны куркытты. Мөмкин булса, тизрәк китеп барыр, качар иде. Шулай да ул монда тәмам ныгып җиткәнче калырга мәҗбүр. Кешеләрнең аңа мөгаммәләсе яхшы, холыклары тигез һәм хөрмәтчел иде. Үз мәкаме белән Коръән дә укып җибәргәч, яше-карты, күзләреннән яшьләрен чыгарып: — Йа рәсүл, йа Аллаһ!— дип сәҗдәләр итә башлагач, Шаһимәрданның тагын да коты очты. Артка чигенде. Шунда кулына Коръән китереп тоттырдылар. Ул аның үзенеке иде. Хәтере яңарып, исенә төшерде: юлдашларының көймәдән ташлаган чакларында күкрәгенә кыскан шул Казан басмасы “Кәләме-Шәриф” иде. Аңа һәммә әһеле изге олуг затка өмет белән караган төсле могҗиза теләп күз текәделәр. Шаһимәрдан алай ук арбадан төшеп калганнардан түгел иде. Әмма әле генә башы да эшләп җиткермәде, шулай да күңеленә килгән фикеренең җебе очына ябышты. Коръәнен ачып укый да башлады. Аның тавышы халыкка могҗиза булып ишетелде. Күзләренең яшьләнүеннән сизенде. Аллаһының рәхмәте, Юныс пәйгамбәр хакындагы аятьләргә туры килеп, иш өстенә куш дигәндәй, хикмәт янына хикмәт иде бу. Аны күтәреп кенә алмадылар. Әллә кайлардан ишетеп, әле аксакаллар, әле сукырлар җыелыша, гарип-гораба балаларын күтәреп килә башладылар. Шаһимәрдан: — Мин рәсүл түгел, мин пәйгамбәр түгел! Нигә киләсез?— дип аларга үз телендә мөрәҗәгать итеп карады. Әмма күңел чиләкләренә өмет суы тутырып җыелган халык аның бу сүзләрен әллә ниткән бер дога-өшкерү, Аллаһының хикмәтле сүзе сыйфатында кабул иттеләр. Егыла түнә: — Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!— дияргә тотындылар. Аларның сәҗдәләре Шаһимәрданны куркуга салды. Ике кулын да күтәреп артка таба чигенде, үзе: — Мин — Нугай ата, мин — Шаһимәрдан! Нишлисез? Нигә мине җәберлисез? Мин беркем дә түгел!— дип коты алынган хәлендә сөйләнде. Гарип-гораба халык тезләрендә аңа таба якыная торды. Ул диварга барып терәлде. Ахырда: — Лә иләһү илләллаһ, Мөхәммәд — рәсүлуллаһ!— диде. Аның сүзләрен халык та бердәм кабатладылар. Йөзләрендә шатлык һәм сөенеч иде. Һәр сүзен дога һәм Аллаһының хикмәте дип кабул итүләре сәбәпле Шаһимәрдан чарасыз калды. Гарәпчә сөйләшә белмәвенең җәфасын менә шушында барча тулылыгы белән татыды. Хәлсезләнеп егылды. Һичкемне күрәсе килми иде. Халык аның яныннан тәннәренә сихәт табып китәр дип башына да китермәде. Әмма язмыш аңа бәхет сукмагына юл күрсәтте. Шаһимәрданның даны Юныс әүлия исеме белән еракларга таралды. Ул үзенең ата-анасыннан мирас итеп алган татар сүзенең никадәр сихри һәм тәэсирле икәнлеген бары тик шушында, чит илдә, ят халыклар арасында татыды. Югыйсә кешеләр, илләреннән аерылып, ана телләреннән башканы белмичә хафада калалар, ә ул тулы бәхеткә төкәнде. Әүлиялеген үзе дә танырга мәҗбүр булды. Аңа көннән-көн кешеләр күбрәк килә, барысы да сәламәтләнү өметендә алдына егыла, тынычлык табып, гүяки әбел-хәят суын эчкәндәй балкып китә иделәр. Шаһимәрданның йорт хуҗасы да күзгә күренеп баеды. Һәрдаим аның өчен җан ата, гомерендә һичкемнән тапмаганны аннан казанганга аңа урынын да түргә күчерергә мәҗбүр булды. Әмма монда торып калу Шаһимәрданның исәбендә дә юк иде. Юлга чыгар өчен кулында малы булса, һич тә тоткарланмаячак ул! Шушы уйлар белән йөргәнендә ул үзенең күңеле тутыга барганлыгын тойды. Байлык җыярга керешүе моңа сәбәпче икәнлеген уйлап та карамады. Ә көннәрнең берендә агач күләгәсендә ялгызы гына утыра иде, ике кешенең кочаклашып, җырлашып һәм төрткәләшеп килүен күрен хәйранга калды. Ни кайнар канлы гарәп халкында ком чүленең эсселеген якалашу белән сүндерергә омтылу хисе барлыгына инде сәерсенми иде, югыйсә. Әмма болай ук булырлар, мондый хәлне дә тамаша кылырга туры килер дип башына да китермәгән иде. Исенә Казан шәһәре килде. Андагы бурлак урысларның артыгы белән эчеп алып, әүвәле урамнардан кочаклашып җырлашып узуларын, аннан тыкрык һәм чатларда каннарга батып калай әтәчләрдәй сугышуларын-чәкәшүләрен хәтеренә китерде. Бу вакытта аңа шул якташлары, нинди генә юньсез булмасыннар, бик якын һәм үз булып тоелдылар. Шуңа да күләгәдән чыкты, теге, кочаклашып, сугышып һәм дәгъвалашып килүчеләргә таба атлады. Шушы дөнья читендә дә урысларның пәйда булуы сәеррәк иде. Аралары якынлашкан саен Шаһимәрдан үзенең буе кечерәя барганын тойды. Бу ике кеше дигәне гәүдәгә олы булып чыктылар. Шушы Йәмән илендә мондый кешеләр юклыгы аңа яхшы мәгълүм иде. Әмма болар да гарәпчә сөйләшә, тарткалаша, Шаһимәрданга игътибар да итеп тормастан, бер-берсенең башларына субай чүкечедәй олы йодрыклары белән тондырыша иделәр. Шаһимәрдан таңга-гаҗәпкә калды. Бу ике кеше дигәнен һич тә камил дәрәҗәдә ике зат дип булмый иде. Дөресрәге, һәркайсында икешәр аяк, икешәр кул, берәр баш, ә гәүдәләре — уртак. Кеме беренче булып төртсә дә, шунда үзе үк кычкырып җибәрә, авыртуны беренче булып үзе тоя иде. Моның ат кәмите түгеллеген аңлаган Шаһимәрдан алар яныннан тизрәк качу җаен карады. Иләмсез олы гәүдәле бу мәлгуньнәр аны таптап китәргә дә мөмкин иделәр. Халык йорт түбәләрендә шушы хәлне тамаша кылганда Шаһимәрдан өй биеклеге зур таш тавы өстенә үрмәләде. Ә тегеләр ул арада төртешүдән сугышуга, сугышудан елашуга, елашудан дөмбәсләшүгә күчтеләр. Ахырда икесе дә тәмам арып, аунаган җирләрендә ятып калдылар. Аларның шушы хәлдә гырлап йокыга китүләре шулай ук бик сәер иде. Шаһимәрдан бу күргәннәрен ничек дип аңларга да белмәде. Исән чагында таш тавыннан төшеп, алачыгына таба ашыкты. Кайтып ишеген ябуга, түбәдән хуҗа сикерде һәм: — Әэҗүҗ-Мәэҗүҗ!— дип теге адәмнәр яткан якка төртеп күрсәтте.— Дәҗҗал... Ул хаклы иде. Бу хәл чыннан да Әэҗүҗ-Мәэҗүҗ галәмәтеннән булырга тиеш, башкача аңлату мөмкин түгел! Шаһимәрдан тагын да хәтерен яңартты. Дөбьяз ягы Җәке авылының атаклы мулласы, бабасы Гариф хәзрәткә атын харап иткәннән соң, айгыр вәгъдә ителеп тә, алмашка бия китерә килгәч: — Безнең татар кавеме Әэҗүҗ-Мәэҗүҗдән булырга кирәк! Искәндәр падишаһ безне тәрәккый иткән кавемнәрдән аерып куяр өчен Дәрбәнд илендә биек дивар төзеткән,— дип, әллә нинди бер тарих китабын укуын, Шәкүр каракның исә моңа дәлилле мисал икәнлеген сөйләгән иде. Ялгышкан хәзрәт, ялгышкан! Менә нинди була икән ул Әэҗүҗ-Мәэҗүҗ! Менә кем икән ул Дәҗҗал! Әмма Шаһимәрданга озак уйланып утырырга насыйп булмады. Авылның олы агайлары ишекне күтәреп керделәр. Йорт каршысына барча халыкның җыелганлыгын Шаһимәрдан дә алар тупсадан атлаганда ук күреп калды. Керүчеләр шунда ук сәҗдәгә киттеләр. Аларның: — Йа Мәһди, йа коткаручы!— дигән сүзләрен Гатауллин аңларга өлгереп калды. Аны хәзер Юныс дип һичкем атарга җыенмавын төшенде. Борынгыдан килгән хәбәрләрне, Коръән аятьләрен ул үзе дә белә иде. Ахырзаман җитсә, Дәҗҗал кубар, Әэҗүҗ-Мәэҗүҗ чыгар, әмма аларга каршы Аллаһы тәгалә Мәһди пәйгамбәрне җибәрер! — Юк, мин — ул түгел, Мәһди түгел!— дияргә ирек бирмәделәрме, әллә әйткәннәрен дога дип кабул иттеләрме, барысы да “Аллаһу әкбәр!” сүзләре белән тагын сәҗдәгә киттеләр. Вакыйгаларның һаман да шулай халыкка кирәкчә борылыш алуына ул күнегеп беткән иде. Әмма Дәҗҗал һәм Әэҗүҗ-Мәэҗүҗләр белән алышырга кодрәте җитмәячәк! Моны гына яхшы аңлый. Ялган пәйгамбәрлек, ялган әүлиялек үзен ахырда һичшиксез харап итәчәген дә күзаллый. Тик нишләргә мөмкин? Качып китсә генә инде!.. Шаһимәрдан шушы фикереннән тыш башкача чарасы юклыгын яхшы аңлады. Тик менә кая, ничек качып китү җаен гына белми интегә. Барыбер мәсьәләнең ахыры килеп чыгасы, оятлы булачагы аны куркыта иде. Нәкъ шул вакытта Дәҗҗал дигәннәре кабат купты. Үкерү авазына борылып караса, ул алар өстенә кулларын болгап килә иде. Куркынган халык гүяки тавык чебешләре тилгәннән өркенгән кебек кайсы кая йөгерешә-кача башлады. Дөяләр, сискәнеп, диңгез ярына ташландылар, тузан, гауга купты. Шушы мәхшәрдә Шаһимәрдан ныклы тезгененә бәйләнгән, уңга-сулга тартылып-дулап та ычкына алмаган җирән бияне күреп алды һәм аңа таба йөгерде. Атка утырырга өлгермәде, ул аны дөяләр артыннан дулатып алып китте. Малкайлар шулкадәр дә куркышкан иделәр ки, күбеккә батканчы чаптылар да чаптылар. Кичкә дөяләр үзләре Шаһимәрдан тирәсенә елыштылар. Инде аларга ул үзе хуҗа иде. Йорт хайваннары шундый җаннардан инде алар, үзләренә адәм баласының баш булуын яраталар, аңа сыеналар, аңа буйсыналар. Шаһимәрдан кире кайтырга теләмәде. Калкулыкка күтәрелеп һәр тарафны күзәтте. Дөяләрне җыеп бетерде. Нукталарын бер-берсенә бәйләде һәм ятып йоклады. Аллаһының рәхмәте, төн тыныч узды. Аның артыннан куып та, эзләп тә килүчеләр булмады. Икенче көнне, ерактан узып баручы кәрванны күреп, артыннан иярде. Ялгышмады. Юл аны Йәмәннән читкә, еракка алып китте. Шам илендә Шаһимәрданның телен аңлаучы төрекләр күп булып чыкты. Кырык бер баш дөясен сатып шактый гына акча юнәтте. Калган сигез дөягә товар йөкләп, Һират һәм Бохара тарафына озатучы хезмәтчеләрне яллап юлга чыкты. Сәүдәсе һәр базарда уңышлы барды. Кәрвансарайларда халык авызыннан Йәмән илендә яшәүче әүлия хакында гаҗәеп хәбәрләр, риваять һәм хикәятләр ишетеп, күңелендә хәтта шул кешене күрү теләге дә кузгалды. Әмма аңа бары тик көзгегә генә карау кирәклеген, ул аны шунда күрәсен, сөйләнелгән сүзләрнең үзе хакында барганлыгын башына да кертеп карамады. Шаһимәрданның кулы мал кергәнне ярата иде. Никадәр күбрәк булса, шулкадәр сөенечлерәк. Ул гына да түгел, мал үзе дә аның кулы аша узуны сөя иде ахрысы. Шушы исәпләре белән Шаһимәрдан Бохарага килеп җитте. Әмма бу вакытта кыш фасылы кереп, коры һәм суык һавадан гаҗизләнгән шәһәр халкы арасында һәртөрле авырулар башланып, аңа да йокты. Тора алмас хәлгә төшеп, урын өстендә атналар буена юньле тәрбия күрмичә, тәмам ябыгып, үлем түшәгендә ятты. Товарына-малына күз-колак булучы юк иде. Ни иманлы мөэмин-мөселман халкы саналган бохараларның нәфесе бозык, кальбләре сафлыкны онытканлыгын танырга мәҗбүр ителде. Ун көн дигәндә мал-туарларына яңа хуҗалар табылып, күп өлеше әмирнең хәзинәсенә алдырылган, Шаһимәрданның үзенә тамгасыз сәүдә иткән дип гаеп тагылган иде. Ялангач калып та, Аллаһы рәхмәте белән кабат тернәкләнеп киткән, яңадан аякка басып та йөзтүбән мәтәлгән кешенең күңеле тулы сабырлык булырга тиеш иде инде ул. Үз малын кабат кулына кайтару өчен Шаһимәрдан ничәмә тапкыр әмирнең бусагасына килеп карады. Әүвәле камчылап сөреп чыгарсалар, ахыргы килүендә зинданга салып, язга кадәр тоттылар. Бу зиндан дигәннәре үләксә базыдай чокыр булып, анда гаепле дә, гаепсез дә бер үк түбәнлеккә ыргытылган иделәр. Ризык та юк дәрәҗәсендә, бирелгәне дә этләргә ташлана торган коры сөяк һәм чүпле арпа бөртекләреннән генә гыйбарәт исә дә, Шаһимәрдан бирешмәде, үз өлешенә теше-тырнагы белән ябышты. Шунда ул үзенең ахмаклыкларын уйлап, безнең мөселман хуҗасы, безнең падишабыз дип ышанып йөргән Бохара әмиренең Исламга, гаделлек һәм хаклыкка һичбер катнашы юклыгын, намуслы кәфер белән чагыштырырлыгы да калмавын төшенде. Әмма терсәк тешләргә соң иде инде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|