Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 25 страница




Аның юл­ны кү­рү­е­нә ши­гем юк иде, ә ул, ма­ши­на­сын үкер­теп, туп-ту­ры ми­нем өс­кә та­ба ки­лә баш­ла­ды. Чит­кә чак тә­гә­рәп өл­гер­дем. Һәм бу, кар­мак сап­ла­рын сын­ды­рып, урын-җир­лә­рем­нең из­мә­сен ки­те­реп, агач­ка ба­рып сы­лан­ды.

— Бул­дыр­ды!— ди­яр­гә өл­гер­мә­дем, “О­ка”­сын ка­бат арт­ка бир­де дә, ми­нем “Җи­гу­ли”­нең янын­нан гы­на узып, На­сый­ри­ның “У­АЗ­”ы­на ба­рып сы­лан­ды. Бо­лай да кеч­ке­нә “О­ка”­сы бө­тен­ләй дә кой­мак­ка әве­ре­леп кал­ды. Ин­де дә ты­ныч­лан­ды ди­сәм, йо­кы­сын­нан си­ке­реп тор­ган На­сый­ри­ның ар­тын­нан чап­ты­ра баш­ла­ды. Дә­вис­нең шаш­кан­лы­гын уй­лар­лык урын юк тү­гел иде.

— Ха­фи­зов, тук­тат, тап­тый бит!..

Та­вы­шын кыз­ган­мый­ча үке­рү­че На­сый­ри, күл бу­ен чаң как­кан­дай шау­ла­тып, кая ке­рер ти­шек та­ба ал­мый­ча уң­га-сул­га ча­ба бир­де.

— Ха­фи­зов, тук­тат бу юләр­не!..

Мин аны-мо­ны уй­лар­га өл­гер­гән­че, Дә­вис “О­ка”­сын үкер­тә-үкер­тә һа­ман да На­сый­ри­ны ку­а­лый, бер­гә эч­кән­нә­ре­нең бар рә­хә­тен чы­га­ра иде. Чын­нан да ул яки шаш­кан, яи­сә ниш­лә­гә­нен бел­мәс­лек дә­рә­җә­дә исер­гән. Шик юк. Әм­ма бу юләр­не ни­чек тук­та­тыр­га?

“О­ка”­да­гы Дә­вис өр­кен­гән На­сый­ри­ны һа­ман да җан фәр­ман­га акыр­тып куа бир­де, ә мин аның ар­тын­нан йө­гер­дем. Ка­е­шы ыч­кын­ды­рыл­ган чал­ба­рым те­зе­мә ка­дәр тө­шеп, аны кү­тә­рер­гә өл­гер­ми­чә, ком­га ба­шым бе­лән ба­рып ка­дал­дым. Му­е­ным сын­ды дип то­рам. Җит­мә­сә те­лем­не дә теш­лә­гән­мен. Әле чал­бар­ны тез­дән кү­тә­рер­гә, әле баш­ны ком эчен­нән чы­га­рыр­га ты­ры­шып чә­бә­лән­дем. Ба­шы-ко­е­ры­гы су­ма­ла­га ябыш­кан са­ес­кан ке­бек ни дә эш­ли ал­мый җә­фа­лан­дым.

А­хыр­да ты­рыш­лык­ның нә­ти­җә­се бул­ган ке­бек, мин дә тә­ки аяк­ла­ры­ма бас­тым. Дә­вис “О­ка”­сын­да һа­ман да На­сый­ри­ны ку­а­лый, ин­де өчен­че “к­руг”­ка кит­кән иде­ләр. Та­гын алар­ның ар­тын­нан йө­гер­дем. Ялан ая­гым таш­лар­га-ше­шә­ләр­гә, агач бо­та­гы, та­мы­ры һәм төп­лә­ре ише нәр­сә­ләр­гә бә­ре­леп, ка­да­лып, чән­че­леп бет­те.

— Үте­рә, Ха­фи­зов, кот­кар!— дип кыч­кы­рын­ган һәм йө­ге­рү­дән тук­та­ма­ган, кая ке­рер­гә ти­шек та­ба ал­ма­ган На­сый­ри­га:

— Су­га чум, су­га!— дип әй­тер­гә өл­гер­мә­дем, сү­зем­не ка­бул итеп, күл­гә си­кер­де. Әм­ма “О­ка” да аның ар­тын­нан чум­ды...

Дә­вис­не тар­тып чы­гар­ган­да, ин­де гыр­лап йок­лый, дөнь­я­лык­ның рә­хә­те­нә чум­ган иде. Ә аның ха­кын­да без­нең кай­гы­ру­лар­ны, әл­лә үл­гән­ме дип кот­ла­ры­быз оч­кан­ны бе­леп тә бир­мә­де. Бул­са да бу­лыр икән адәм ба­ла­сы!

У­рын ясап, үзен шун­да йок­лар­га сал­дык. Ки­ем­нә­рен сы­гып, ка­бат тер­ге­зел­гән учак яны­на кип­те­рер­гә эл­дек. Ак яка, ка­ра кос­тюм, галс­тук! Шәп егет­ләр шун­дый бу­ла ин­де алар. Кил­гә­нен­дә га­ди ге­нә ки­ен­гән төс­ле иде, кай­чан алыш­ты­рып өл­гер­гән­дер, Хо­дай бел­сен!..

Ир­тә­ге­сен бо­лар­ның баш­ла­ры “и­ке­гә ярыл­ган” иде. Шун­да ук “тө­зә­тер­гә”, ике яр­ты­ны бер­гә ку­шып бө­тен итәр­гә утыр­ды­лар. Мин бо­лай да тө­не буе алар­ны сак­лап чык­кан­лы­гым сә­бәп­ле, йөз­лә­рен дә кү­рә­сем кил­ми, ялым­ның тә­мен бе­те­рү­лә­ре өчен үп­кә­дә идем. Төн­лә бул­ган хәл­ләр­не дә ис­лә­ре­нә тө­ше­реп га­зап­ла­ма­дым. Үз­лә­ре дә бик ях­шы бе­лә­ләр­дер, ах­мак ма­лай­лар тү­гел!

Дә­вис үзе­нең кип­шер­гән ки­ем­нә­рен ки­еп ал­ды. Та­гын да бер­не кү­тә­рү­лә­ре­нә:

— Егет­ләр, ми­нем ма­ши­на кая? Сат­ты­гыз­мы әл­лә?— дип со­рап куй­ма­сын­мы.

— Ба­лык то­та,— ди­дем мин дә исем кит­ми­чә ге­нә.

— Ягез, егет­ләр!— Сүз­лә­рем­не Дә­вис ша­яр­ту дип ка­бул ит­кән иде бул­са ки­рәк.— Ма­ши­нам кая?

— Ба­лык то­та,— ди­дем һа­ман да бик җит­ди кы­я­фә­тем­дә.— Күл тө­бен­дә!

На­сый­ри гы­на бер сүз дә эн­дәш­мә­де. Тү­рә­ләр ара­сын­да кай­на­шып, агы­на да, кү­ге­нә дә ярап, ке­ше­лек­кә өй­рә­неп бет­кән, чу­кын­чык. Ник бер кә­ли­мә, тел очы­на ке­рер­лек­не ге­нә бул­са да әйт­сен.

Ә Дә­вис га­еп­не мин­нән кү­рә баш­ла­ды.

— Ша­ярт­ма, егет,— ди­гән бу­ла әле, җит­мә­сә.— Бу­лыр күл тө­бен­дә... Ша­ярт­ма!

— Әл­лә ки­чә­ге хәл­лә­рең­не оныт­тың?— ди­дем ачу бе­лән.— Ни­ләр кы­лан­га­ның­ны?

Ул тү­рә бул­са да, мин сез­дән син­гә әл­лә кай­чан күч­кән идем ин­де. Аның мо­ны ох­шат­ма­я­ча­гын кү­ңел бе­лән си­зен­дем, әм­ма тел ай­гы­ры кы­сан ара­нын­да уй­нак­лый, сүз­ләр тез­мә­сен теш­ләр­нең ачык ише­ген­нән ти­беп ке­нә очы­ра бир­де. Ахыр­да:

— На­сый­ри, ни ка­рап то­ра­сың, әйт үзе­нә!— ди­дем, сын­ган кар­мак сап­ла­рын кү­тә­реп күр­сә­теп.— Бо­лар­ның ни га­е­бе бар иде?

Шун­да ни­чек­тер ки­нәт ке­нә кү­ңел ты­ныч­лан­ды. Шым бу­лып кал­дым. На­сый­ри­ның сүз­сез то­ру­ы­на ар­ты­гы бе­лән хәй­ран итеп, ачу­ым ка­ба­ру­дан узып, ше­шеп шарт­лар хә­лен­нән ки­нәт шиң­гән, үзем зу­ра­еп ка­бар­ты­лып та ты­ны чы­гып бет­кән ку­ык ке­бек шәл­пе­рә­еп төш­кән идем. Дә­вис­нең ми­ңа ка­рап-ка­рап куюы һәм, җит­мә­сә, бер­ни бул­ма­ган­дай ел­маюы тә­мам ап­ты­раш­та кал­дыр­ды. Ки­чә дөнья яң­гы­ра­тып үке­реп, елап йө­ге­рә-йө­ге­рә яр­дәм со­ра­ган На­сый­ри­ның бү­ген кар­шым­да тел­сез то­руы, ни уң­нан һәм ни сул­дан сүз куз­гат­ма­вы бик тә хә­ер­сез­лек га­лә­мә­те ке­бек то­ел­ды. Әл­лә соң мин үзем са­таш­кан­мын­мы? Әл­лә соң бо­лар­ның бер­се дә бул­ма­ды­мы? Алай ди­сәң, Дә­вис­нең “О­ка”­сы су тө­бен­дә. Әл­лә бо­лар, ки­ңә­шеп, бер-бер хәй­лә уй­ла­ган­нар­мы? Бу­лыр­га мөм­кин, бик мөм­кин!

Шул уем ми­не “ка­ен­га” ки­те­реп те­рә­де. Йө­рәк­не жу итеп кай­гы би­ләп ал­ды. Әгәр дә ма­ши­на­сын су­га са­лып, бу ал­дан уй­ла­ныл­ган эш­лә­ре бу­лып, га­еп­не өс­те­мә өеп кал­ды­рыр­га ни­ят­лән­сә­ләр? Баш-ая­гың бе­лән “ти­рес­лек”­кә кер­теп чум­ды­ра­чак­лар, ком­га гы­на ка­да­лып кал­мас­сың.

Кич­ке ак ай­лы күл бу­ен­да­гы ва­кый­га­лар, хә­те­рем­нән эреп юга­лыр­га те­ләп­ме, бер­се икен­че­сен алыш­ты­рып, күз ал­дым­нан ка­бат уз­ды­лар. Тү­рә­ләр­не бел­мәс­сең, ба­ры­сы да ал­дан уй­ла­ныл­ган, ба­ры­сы да шу­лай бу­лыр­га ти­еш итеп эш­лә­нел­гән кы­я­фәт чы­га­ру­ла­ры­ның сә­бәп­сез ге­нә бул­ма­вы да мөм­кин.

— Ба­лык­ка ба­рам, ял итеп кай­там!— ди­гә­нем­дә ха­тын да кар­шы кил­мә­гән иде, югый­сә, хәт­та:

— Бар, кар­тым, бар... Бе­раз җил­лә­неп кайт,— дип хә­ер­ле юл­лар те­ләп оза­тып ук кал­ган иде. Нин­ди ка­ра мә­че ар­кы­лы чык­ты да, кай­сы авыр аяк­лы­сы оч­ра­ды икән?

Я­лым­ның һич­бер яме һәм ты­ныч­лы­гы кал­ма­ды. “Тү­рә­ләр­не мон­дый ва­кыт­та ара­га кер­тә­ләр­ме­ни?”— дип ачу­лан­дым, тир­гә­дем, са­лып тап­тар­дай бул­дым үзем­не. Хә­ер, бу эш­не мин­нән баш­ка да хәл кы­лу­чы­лар та­был­ды. Дә­вис бе­лән На­сый­ри­ның һәр сү­зе, һәр ка­ра­шы җан­ны кый­ный, эчем­дә­ге бар­ны һәм юк­ны ай­кап, ка­на­тып, ук­шы­тып чы­га­ра, алар­ның төрт­ке­ле сүз­лә­ре аяк­лар­дан-кул­лар­дан зәң­гәр күк йө­зе­нә ка­дак­лап куй­ган­дай иде. Имеш, ме­нә хә­зер бу ике вәх­ши учак­ка та­гын да агач өс­тәр­ләр, тел­лә­рен ялап ку­яр­лар һәм ми­не те­ре­лә­тә шу­ның ял­кы­ны өс­тен­дә кыз­ды­рыр­га то­ты­ныр­лар. И хай­ван­нар!..

Бе­раз ты­ныч­ла­ныр­га ки­рәк иде. Әйт­кә­лә­шү­дән соң ка­ба­рып кит­кән мун­чак­сыз хы­ял бо­за­вы, акыл ба­су­ла­рын тап­тап-изеп, фи­кер бо­лы­ным­да ча­бып йө­ри. Аны ни­чек тә ты­яр­га ки­рәк! Юк­са, бер уй ар­тын­нан икен­че­се куз­га­лып, тө­зек ман­тыйк рә­ве­ше­нә ки­лә­чәк һәм мин дә ре­аль тор­мыш­ка тү­гел, фан­та­зи­ям бе­лән ту­дыр­ган хы­я­лый ха­кый­кать­кә ыша­на баш­ла­я­чак идем.

Шун­да На­сый­ри бар уй­ла­рым­ны юк­ка чы­га­рып әйт­те дә куй­ды:

— Ха­фи­зов дө­ре­сен сөй­ли!

Дә­вис усал итеп ми­ңа те­кәл­де. Гү­я­ки ул тө­не буе юләр сат­ма­ган да, без­не ап­ты­ра­тып җан­га ти­мә­гән, имеш.

— Шу­лай да, егет­ләр...— ди­де дә, Дә­вис бо­лай да зур авы­зын тор­ба итеп ачып, хи­хыл­дый баш­ла­ды.— Шу­лай да, егет­ләр...

А­ның ни өчен кө­лү­ен мин аң­ла­ма­дым, На­сый­ри да тел­сез ка­ла бир­де. Дә­вис һа­ман кө­лү­ен­дә бул­ды. Аның авы­зы ко­ла­гы­на җи­теп, ия­ге өзе­леп-өзе­леп төш­кән­дәй то­ел­ды, мы­е­гы си­рәк-озын ка­шы бе­лән ку­шы­лып бет­те. Бе­раз ты­ныч­лан­га­нын көт­тек.

— Шу­лай да, егет­ләр,— ди­де ул һәм, та­гын да бе­раз көл­гәч,— ми­нем ма­ши­на­ны кая яшер­де­гез соң? Әл­лә са­тып ук җи­бәр­де­гез­ме?

Мин һич­ни эн­дәш­мә­дем. Ачу­ым ки­лү чик­тән аш­кан, авы­зым­ны ач­сам, тел аж­да­һа­сы ирек алып, Дә­вис­не бу­ып таш­ла­я­чак иде. Ан­нан соң, ал­дан әй­теп таш­лап, та­гын бер ут­ны үз өс­те­мә алыр­га мөм­кин идем, шы­мыт­тым. На­сый­ри, акыл­лы баш, ми­нем сүз­не көт­те. Ва­кы­тым күп­лек­тән, ашы­гыр­га исем­дә дә юк иде. Ан­на­ры, алар ике­се, ае­рым ма­ши­на­лар­да бул­са­лар да, бер­гә кил­де­ләр, хәл­лә­рен дә, ми­нем­чә, үз­лә­ре үк баш­ка­рып чык­сын­нар, ягъ­ни чу­кы­ны­шып кит­сен­нәр!

— Ярар, ша­ярт­ма­гыз ин­де, ки­тәр­гә ва­кыт!

— Сал­ган кө­е­ме?— Сүз­лә­рем үз җай­ла­ры бе­лән чык­ты­лар, алар­ны теш­лә­рем тот­кы­нын­да кал­ды­ра ал­ма­дым.

— Алай гы­на,— ди­де Дә­вис, әйт­кә­не­мә шун­да ук җа­вап би­реп,— мул­ла кы­зын­да да бу­ла! За­кон ул ке­ше­се­нә ка­рап, ке­ше­се­нә!

А­ның ми­ңа тө­бәп әй­түе — кү­рә­лә­тә мыс­кыл­ла­вы иде. “О­ка”­сы­ның үчен алыр­га җы­ен­ган­лы­гын аң­ла­дым, та­гын да эн­дәш­ми ка­лыр­га бул­дым.

— Чүп бас­ты дөнь­я­ны,— дип мы­гыр­дан­ды ул.— Әр­сез­лек­лә­рен әйт­кән дә юк! Чүп шу­лай ин­де, әр­сез бу­ла. Йол­кып то­ра­сың, кал­кып чы­га... Утырт­кан­ны үс­тер­ми!

А­ның кис­кен йө­реп сөй­лә­ве, кул­ла­рын әле юга­ры кү­тә­рүе, әле бот­ла­ры­на ча­буы яки юләр­лә­нү­ен­нән, яи­сә мин кем­ле­ген­нән иде.

Дә­вис ки­нәт тук­тап кал­ды. Күл­гә ка­рап тор­ган җи­рен­нән бо­рыл­мый­ча гы­на:

— На­сый­ри, кил әле мон­да!— дип аны үзе­нә дәш­те.

Те­ге­се дә хәй­лә­кәр шул.

— Нәр­сә бул­ды?— дип, яны­на ба­рып бас­ты.— Ни бар ан­да?

Мин дә якы­най­дым. Күл тө­бен­дә­ге “О­ка”­сын кү­реп алу­ы­на ши­гем юк иде. Аның, бар­ма­гы бе­лән төр­теп:

— Бу нәр­сә?— ди­гән җи­рен­дә ка­дер­ле ма­ши­на­сы иде.

— Бу нәр­сә?— ди­де ул та­гын да.

Мин эн­дәш­мә­дем. На­сый­ри җа­вап би­рер­гә мәҗ­бүр бул­ды:

— “О­ка”ң?

А­лар бер-бер­се­нә ка­ра­шып куй­ды­лар һәм ике ка­лач әтәч ке­бек кал­кы­шып, яка­ла­шып, кыч­кы­ры­шыр­га то­тын­ды­лар.

— Үзең тык­тың, су­га үзең керт­тең!— дип җи­ке­рен­де На­сый­ри.

— Син нәр­сә, ми­не ах­мак­ка са­ный­сың­мы әл­лә?— ди­де кы­за­рып бүр­тен­гән Дә­вис.

— Ми­нем ма­ши­на­ны ка­ра, аңа кем бәр­де?— ди­де шун­да ук На­сый­ри.

— Си­нең “У­АЗ­”ың — каз­на­ны­кы, аңа ни пы­ча­гым бул­сын!— Дә­вис аны яка­ла­ган хәл­дә сел­ки, гай­рәт­лә­неп кү­тә­реп-кү­тә­реп куя иде. Ара­ла­ры­на кер­мә­дем.

— Тап­тап үте­рә яз­дың!— дип җи­кер­де На­сый­ри, бу­ы­ла-бу­ы­ла.

— Бер ка­рак ким­рәк бу­лыр иде,— ди­де Дә­вис, һа­ман да ты­ныч­ла­на ал­мый­ча.

— Үзең­не бел!— дип ак­лан­ды На­сый­ри.

Мин һа­ман ара­ла­ры­на кер­мә­дем. Ин­де ма­ши­на­сын күл тө­бен­нән чы­га­рыр­га ва­кыт җит­кән иде. Ар­кан ки­те­реп, су­ык су­га кер­дем. Алар­ның ике­сен­нән бер­се аяк­ла­рын да чы­лат­ма­я­чак иде­ләр. На­сый­ри­ның “У­АЗ­”ы бе­лән сөй­рә­теп чы­гар­дык. “О­ка” су­га чум­ган та­вык ши­кел­ле иде. Дә­вис аны биш әй­лән­де, ба­шын-йө­зен тот­ты. Ише­ген ачып җи­бә­рү­гә, өс­те­нә су агып төш­те. Әм­ма бу юлы ул сүз­сез иде.

— Зы­ян юк,— ди­гән бул­ды На­сый­ри,— та­гып кай­та­быз да Юныс аб­зый­га ил­теп ку­я­быз. Бер ай­га эш­кә алыр­сың үзен. Бәл­ки күб­рәк­кә... Ма­ши­наң­ны өр-яңа итеп би­рер. Ку­лы — ал­тын!

— Һәм шу­лай!— дип аның җил­кә­се­нә сук­ты Дә­вис. Әле бая гы­на ка­лай әтәч ке­бек бер-бер­се­нә таш­лан­ган ике тү­рә ка­бат җан дус­лар­га әве­рел­де­ләр.

Кит­кән чак­ла­рын­да кул­ла­рын ми­нем ба­лык­лар­га суз­ды­лар да:

— Син бо­лар­ны без­гә бир, үзе­ңә та­гын то­тар­сың, мон­да ба­лык — мү­ре!— ди­де­ләр.

Кар­шы кил­мә­дем.

А­лар кит­кәч, кар­мак­ла­рым­ны җай­лап, яр кы­ры­на тө­шеп утыр­дым. Әм­ма бер ба­лык та то­та ал­ма­дым. Хәт­та чир­теп тә ка­ра­ма­ды...

И­кен­че көн­не ха­тын, эшен­нән кай­ту­га:

— На­сый­ри­ны ха­ты­ны мак­та­нып туй­ма­ды. Дә­вис бе­лән ба­лык­ка бар­ган­нар икән, бе­рәр чи­ләк то­тып кайт­кан­нар,— дип кат-кат сөй­лә­де. Мин, үзем­не уң­ма­ган­га һәм бул­ма­ган­га чы­га­ру­ла­ры­на ка­ра­мас­тан, һич­ни әйт­мә­дем, ба­ры тик:

— Дә­вис­нең ма­ши­на­сы ни хәл­дә икән?— дип со­рап куй­дым.

— Ә ни­гә?— ди­де ул.— Ха­ты­нын “Вол­га”­да ки­леп ал­ды.

— “О­ка”­да йө­ри иде тү­гел­ме соң?

— Сат­кан­нар ин­де, яңа “Вол­га” ал­ган­нар. Бул­са да бу­лыр икән уң­ган ке­ше­ләр...

— Әйе, бул­са да бу­лыр икән!

Бү­тән­чә аны-мо­ны сөй­ләш­мә­дек. Хә­ер, ар­тык сүз­нең мәгъ­нә­се бу­лыр иде­ме икән?

Шу­шы ва­кый­га­дан соң Ак Ай яры­на бер дә аяк бас­ма­дым. Ул күл­гә бар­сам, та­гын Дә­вис бе­лән На­сый­ри ки­леп чы­гар да ба­лык­ла­ры­ма ка­дәр алып ки­тәр­ләр ке­бек то­е­ла иде.

Ә бер­ва­кыт Дә­вис оч­ра­ды. Сә­лам би­рү­гә:

— Син те­ге юлы, Ак Ай бу­ен­да кы­зык ит­тең, ә?— дип әйт­мә­сен­ме.

А­ны-мо­ны эн­дәш­ми ки­теп бар­дым. Бул­са да бу­лыр икән ке­ше­ләр!

­ Сен­тябрь-ок­тябрь, 1998.

­ДӨН­ЬЯ БӘ­ҺА­СЕ

­ Хи­кәя

 

Дөнь­я­ның те­рә­ге көн дә ки­рәк бу­ла тор­ган ак­ча, имеш­тер. Ак­ча­ны — су ке­бек, ди­ләр, ага да бе­тә, бар­мак ара­ла­ры­на да кы­сы­лып кал­мый. Әм­ма мин аның та­гын да бер ка­ну­нын бе­ләм: ак­ча чык­ма­ган җи­ре­нә кер­ми, кер­мә­гән уры­нын­нан чык­мый. Аның чы­га һәм ке­рә тор­ган ишек­лә­ре төр­ле бул­ган­га, чы­гу­чы­сы ке­рү­че­се­нә, ке­рү­че­се чы­гу­чы­сы­на ко­ма­чау ит­ми. Шун­лык­тан аның чы­гар җи­рен бик­ләп ку­яр­га, ке­рер ише­ген ачык кал­ды­рыр­га мөм­кин. Бу як­тан һич­кем Ка­рун бе­лән яры­ша ал­ма­ган. Аның җый­ган бар бай­лы­гы һәм ак­ча­сы дөнья йө­зен ал­тын бе­лән кап­лап бе­те­рер­гә җит­кән, ди­ләр. Хәт­та Фир­га­вен дә Ка­рун бе­лән яры­ша ал­ма­ган.

Го­мер — үтү­чән, ә үлем — ки­лү­чән. Мон­да ка­зан­ган мат­ди бай­лык­ны Ан­да алып ки­теп бул­ма­га­нын бо­рын­гы­лар бел­гән­нәр һәм ру­хи кыйм­мәт­ләр­не үз­ләш­те­рү­нең мәгъ­нә­се зур­лы­гын тө­шен­гән­нәр. Чың­гыз ке­бек бө­тен дөнь­я­га баш бу­лып та, олуг хан­лык һәм дәү­ләт­ләр то­тып та, Сө­ләй­ман ке­бек бар сер­ләр­нең сә­бә­бен аң­лап та, мон­да, җир йө­зен­дә то­рып ка­лыр­га мөм­кин тү­гел.

Бо­лар ха­кын­да тәф­сил­ле сүз­не сөй­ләр­гә ярат­кан За­ри­фул­ла хәз­рәт­нең абыс­тае Ха­фи­зат­тәй аш­ка ча­кы­ру­лы иде. Кем­гә ди­ген, Ка­зан­ның иң кәт­тә бае Ис­хак әфән­де­ләр­гә. Имеш, ма­ши­на­да ки­леп ала­сы­лар, ки­те­реп ку­я­сы­лар ди. Бо­лай зур­лар­га җы­ен­гач, аш-су­да гы­на тү­гел, са­да­ка-хә­ер­дә дә мул кы­ла­ныр­лар­дыр!..

Әү­вә­ле ток­мач­лы аш ки­леп, аның яны­на бә­рәң­ге һәм май­лы ит бир­де­ләр. Тә­лин­кә­лә­ре­нә өеп сал­ган­нар. Коръ­ән­нең ике кеч­ке­нә һәм ун аять­тән тор­ган бер ки­сә­ген Ха­фи­зат­тәй озак­лап су­зып, көй­дә ял­гы­шып бул­са да укы­ган­нан соң, ерак ба­ба­лар­дан алып, ту­а­чак онык­лар­ның ба­ла­ла­ры­на ка­дәр җит­ке­реп до­га кыл­ды. Ан­нан ары үзе дә бел­мә­гән, әм­ма ишет­кән һәм шу­лай ки­рәк тап­кан сә­ет­ләр­гә, мә­лик вә мә­ли­кә­ләр­гә, бар­ча пәй­гам­бәр­ләр­гә атап та­гын да “Сөб­ха­нә­кә”­не, “Әл­хәм­де”­не, “Кол­һү­ал­лаһ”­ны укы­ды. Та­гын да алар­га ки­те­реп һәр­төр­ле ил баш­лык­ла­рын, тү­рә­лә­рен, түр­дә­ге­лә­рен һәм түр­дә­ге­сез­лә­рен ял­га­ды да, алар­ның исән­ле­ге­нә до­га кы­лып, ка­бат­тан көн­нең са­ны­на, мө­сел­ман­нар­ның имин­ле­ге­нә, кә­фер­ләр­нең мәр­хә­мә­те­нә атап аять­ләр чык­ты. Ка­бат­тан баш­ла­мак­чы иде, аш су­ын­га­ны­на иша­рә итү­лә­рен исе­нә тө­ше­реп, әк­бәр әйт­те, амин тот­ты. Аш яны­на җы­ел­ган ку­нак­лар тә­мам арып һәм ал­җып бет­кән иде­ләр. Амин то­ты­лу­га, ке­сә­лә­рен­нән са­ры “йөз­лек­ләр” ал­га­лап, Ал­лаһ ка­бул ит­сен­гә, абыс­тай­ның ка­нә­гать ка­лу­ы­на өмет­лә­неп ак­ча өләш­те­ләр. Мо­ның бе­лән ге­нә дә бет­мә­де. Би­рел­гән са­да­ка-хә­ер­гә атап до­га кы­лу өчен Ха­фи­зат­тәй кул­ла­рын кү­тәр­де. Бар­ча җә­мә­гать су­фи­нәкъ­каш су­рәт­кә ке­реп, бән­дә­лек хәс­рә­те­нә төш­те­ләр. Амин­га җит­кән­дә, йок­лый­сы йок­лап ал­ган, ела­сы ела­ган, сү­ге­лә­се сү­гел­гән, аны­сы да, мо­ны­сы да бу­лыр­га өл­гер­гән иде.

Су­ын­ган аш­ның ка­де­ре бул­мый, ди­ләр. Ха­фи­зат­тәй абыс­тай­ның тә­лин­кә­се­нә кай­нар шул­па өс­тә­де­ләр. Ит тә кал­ма­ды, бә­рәң­ге дә. Ан­нан соң өс­тәл­гә бә­леш ки­тер­де­ләр. “Бо­рын­гы­лар тө­бен мак­тый­лар!”— дип, Ха­фи­зат­тәй мо­ны­сын­да да ал­дат­ма­ды. Бә­леш­не җи­ңү­гә, Ал­ла­һы­га тап­шы­рып, гө­бә­ди­я­гә то­тын­ды­лар. Аш­ка­за­ны­на җи­ңел­гә ки­лә ди­я­рәк как­лы чәй ки­те­рел­де. Ан­нан соң авыз тә­ме­нә атап как­лан­ган каз чык­ты. Аны да тә­мам­лау­га, вак бә­леш ки­тер­де­ләр. Кай­нар шул­па­ны эчеп җи­бәр­гән­дә ях­шы бу­ла иде, аны­сын да бир­де­ләр. Ул ара­да ит­ле пә­рә­мәч­ләр өл­ге­реп, алар­га куе са­ры кай­мак са­ла-са­ла, бо­ры­чын-то­зын мак­тап аша­гач, та­мак ялы­на җи­меш­ле чәй чы­га­рыл­ды. Абыс­тай сөт өс­тә­теп, өч­не эч­кән­нән соң:

— Кыс­ты­бый­ны ки­те­рер­гә­ме?— дип рөх­сәт со­рау­ла­ры­на кар­шы, әү­вә­ле са­рык ите бул­ган­да ях­шы икән­ле­ген бел­де­рү­гә:

— Кай­сы як­та ни­чек ин­де,— дия-дия, ал­ма бе­лән җи­меш­ләр са­лып ту­ты­рыл­ган дәү та­вык­лар чык­ты.

Мон­нан соң кыс­ты­бый­га урын кал­мас­лы­гын юк­ка фа­раз ит­кән­нәр икән. Май­да гы­на пеш­кән ри­зык­тан кем өс­тен бул­сын ди ин­де? Бар­мак­ла­рын өм­мәт­чә ялап, “Бә­ра­кал­лаһ!” бе­лән ки­ке­реп, ин­де ме­нә хә­зер бал­га-май­га чи­рат җит­кән­ле­ге бе­лен­де. Чәк­чәк, ба­выр­сак, кә­рәз­ле бал, ка­ла кон­фе­ты, тарт­ма­лы­сы һәм чик­мән­ле­се, әче­се һәм тө­че­се бе­лән би­шәр чы­на­як һинд чәе сөт­сез ге­нә эчел­де. Ин­де дә до­га кы­лын­ды, ри­зык­ка рәх­мәт әй­тел­де, Ал­ла­һы­га “хәм­де” укыл­ды. Шун­да ху­җа­би­кә нәкъ ва­кы­тын бе­леп “Та­тарс­тан тор­ты”н чы­гар­ды. Аны өлеш­ләп, та­гын ике­шәр чы­на­як чәй эчел­де. Күр­кәм га­дәт бу­ла­рак, Ха­фи­зат­тәй абыс­тай күч­тә­нәч­кә тө­ен­чек төй­нә­тер­гә яу­лык чы­гар­ды.

— Әле үт­кән җом­га­да Ка­ма­ли­ләр­дә бул­ган ием, сө­як­ле ит, кат­кан торт, бө­реш­кән ал­ма ты­гып җи­бәр­гән­нәр. Хә­ди­сен­дә пәй­гам­бә­ре­без әйт­кән, аш­ның күч­тә­нә­че, ди­гән, аш­ның үзен­нән өс­тен бу­лыр, ди­гән, әйе, ба­ла­кай­лар!— ди­я­рәк сөй­лә­неп ал­ды.

Ке­ше ише­теп-кү­реп бел­мә­гән әл­лә нит­кән Ка­ма­ли­нең хур­ла­ну­ын­нан соң ху­җа­би­кә­нең дә оят­лы бу­ла­сы кил­мә­де. Иң тат­лы­сын һәм ях­шы­сын ашъя­у­лык­ка мул итеп ту­тыр­ды. Үзен олы бер тау яса­ды. Хә­ер, Ка­ма­лет­дин ди­гә­нен Ха­фи­зат­тәй абыс­тай үзе дә бел­ми, әл­лә бар ул, әл­лә юк. Җа­ма­ли­дер­ме, бө­тен­ләй дә Гыйль­мет­дин­ме, ан­да­мы­ни хик­мәт! Әй­тел­гән дә бе­тел­гән ин­де.

Та­гын да озак­лап ике-өч вак сү­рә, алар­га ияр­теп озын һәм ахы­ры-ба­шы юга­лыр­лык до­га-фә­лән­нәр укы­лып, ил­гә-йорт­ка, аның ху­җа­ла­ры­на һәм әһе­ле­нә рәх­мәт­ләр, озын го­мер­ләр, сә­ла­мәт­лек, имин­лек, ях­шы­лык, күр­кәм­лек, бә­хет-сә­га­дәт һәм та­гын да әл­лә ни­ләр те­лән­де. Шу­ның бе­лән Коръ­ән ашы тә­мам бу­лып, абыс­тай­ны, баш­ка әби­лә­ре бе­лән бер­гә, ма­ши­на­лар­да гы­на өй­лә­ре­нә озат­ты­лар. Ху­җа­лар­ның сыр­тын­нан олы йөк төш­те. Сө­ен­де­ләр һәм ты­ныч­лан­ды­лар. Ал­лаһ ка­бул­лар­дан ит­сен!..

Ә сез, ак­ча, ди­сез. Ак­ча — ак­ча ин­де ул. Чык­кан уры­ны кер­гән җи­ре тү­гел. Ни­чек кил­сә, шу­лай ки­тә дә ба­ра. Керт­мә­сәң, исе ки­теп тор­мый, ишек ша­кыл­да­тып та азап­лан­мый.

Җә­мә­гать, юк­ка ак­ча­га кы­зы­га­сыз! Сө­ек­ле бән­дә­лә­рен Ал­ла­һы тә­га­лә бер дә буш ит­мәс!

Кай­тып җи­тү­гә, Ха­җи­зат­тәй абыс­тай, ке­ше ал­дын­да са­нап уты­руы ях­шы бул­мый дип бө­гәр­ләп ке­нә ты­гып-җы­еп бар­ган са­да­ка-хә­ер­не тас­лап бе­рәм­ләр­гә ке­реш­те.

— Әл­хәм­ду­лил­лаһ, Ал­ла­һы ка­бул ит­сен,— ди­де ул үз ал­ды­на.— Улым да со­ра­ган иде. Аңа да җи­тәр­лек. Шул ха­тын­на­ры бе­лән чу­а­лып кы­на ха­рап бул­ды. Үз бә­я­сен дә бе­тер­де, дөнья бә­һа­сен дә бел­ми кал­ды...

Ул ара­да улы, кай­ту­ын ис­кәр­теп, ишек төй­мә­се­нә бас­ты. “Фә­лә­нең­не тө­гән итим!”— дип сү­ге­нә баш­ла­ган­чы, абыс­тай тиз­рәк ачу ягын ка­ра­ды.

Бер ишек­тән кер­гән ак­ча­ның икен­че­сен­нән чы­гар­га әзер­лә­нүе иде бу.

­ Май, 1998.

 

­ ӘФ­ЧҮК ХӘ­МИ­ДУЛ­ЛА

­ Хи­кәя

 

Бер­ва­кыт Хә­ми­дул­ла­ны зур эш­кә куй­ды­лар, кү­тә­рә алыр­мы дип уй­лап та ка­ра­ма­ды­лар. Авыл ху­җа­лы­гы бу­ен­ча дип­лом­лы бел­геч, янә­се. Мин­зә­лә тех­ни­ку­мын чит­тән то­рып кы­на бе­тер­гән. Ни­чә­ле­гә укы­ган­лы­гы бе­лән дә кы­зык­сы­нып тор­ма­ды­лар. Ата­сы го­мер буе күм­хуҗ мал­ла­рын ка­ра­ган, әни­се сы­ер­лар сау­ган. Аның алай-бо­лай аты­лып-бә­ре­леп сөй­лә­шүе тәр­бия җит­мәү­гә ге­нә нис­бәт ите­леп, баш һәм акыл ише ае­рым бән­дә­ләр­гә ге­нә хас үзен­чә­лек­ләр­гә ия тү­гел­ле­ге исәп­кә алы­нып­лар то­рыр­лык иде­ме соң. Ярар ин­де...






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных