ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 19 страницаУл көйләп тә җибәрде. Аның җырлаганын тыңлаштыргалаганым бар иде. Минем колакка матур булып ишетелде. Зәмфирәне чыннан да ай-һай гына үлеп-өзгәләнеп яраткан, һич тә оныта алмый икән дип уйладым. Аның мәхәббәте гыйбрәтле дә, мәгънәле дә кебек тоелды. Аларның кабат бергә булуларын күңелемнән теләк тели генә башлаган идем, яшь хатынының җылы кочагында карт сөякләренең шифаланып иркәләнүен һәм наз табуын, малай да үстереп ятуларын әле дә ярый исемә төшердем һәм сүзгә күчәргә атлыккан телемә тозак салдым. Тагын да шактый сүзләрен ишетеп, аннан соң сәгатенә карап, гафу үтенеп, ашыга-ашыга китүен артыннан карап калдым. Менә Әхмәтвәлине моннан соң да һаман төссез икән дип әйт! Биредә Зәмфирәсе аны сагынып елый, тегендә яшь хатыны аңа җанын фида кылырга әзер! “Һай егетләр-егетләр, кая безнең кебекләр!”— диярсең, болай булгач. Әмма Әхмәтвәлинең вакыйгалары моның белән генә бетмәде. Озакламыйча аның хакында яңа сүзләр таралып, өченче һәм дүртенче, һәм бишенче, һәм алтынчы хатыннары да булганлыгы, аларда да балалары үскәнлеге беленде. Зәмфирә белән мәхәббәт корып яшәгән чакларында да тик кенә тормаган, ирлек буасының суын мулдан файдаланган булып чыкты. Бервакыт безгә Зәмфирә кергән иде. Бик тә хурланып, әмма киң күңелләнеп, белгәнен-ишеткәнен кабатлап-кабатлап, озак кына сөйләде: — Ул, малай җаным, балаларын бер дә барып карамаган, аларга сыңар күлмәк тә алып бирмәгән. Оятсыз ул Әхмәтвәли! Әле Әхмәт, әле Вәли булып йөргән. Әтисенең эше инде, әтисенең! Улы ике төрле булсын өчен катлы-катлы исем куйдырган аңа, бер дә башкача түгел! Әле, Аллаһы боерса, теге баласын ятим үстергән хатыны янына да бер күлмәк кыстырып барып кайтам. Ул малае да нәкъ Әхмәтвәли ди. Барам әле, барам! Аллаһы боерса! Кара инде аны, сыңар яулык та алып бирмәгән... Шушы сүзләрен хатын белән сөйләшкәннәрендә тыңлап утырдым да, күңелем йомшарып: — Синең хакта, Зәмфирә, Әхмәтвәлине әйтәм, җыр язган икән әле,— дип белдердем. — Һи, беләбез аның ул җырын, биш былтырдан бирле беләбез!— Зәмфирә тезеп-тезеп китте һәм өстәп куйды:— Бөтен хатыннарына да шулай дип йөри икән. Имеш, җыр язган! Сиңа гына атап!.. Ышанмагыз, булмаганны! Юри генә сорагыз әле үзеннән, ул җырыңны Миңнуллин язмадымы, дип... Үзләштерде, үзенеке итте, диячәк... Әйтте диярсез!.. Инде ничә кешедән ишеттем, алдый ул, ялганлый!.. Инде дә күз алдымда төсләнгән иде дигән Әхмәтвәли шунда кабат элеккечә төссезләнеп калды. Аның сүзләрен исемә төшердем, хәтерем китеп, озак кына хәйран итеп утырдым һәм, ахырдан: — Мондый гыйшык Әхмәтвәлидә генә була ала!— дип куйдым. Әхмәтвәлинең гыйшкы — анысы да төссез икән! Октябрь, 1998.
“ИГОРЬ КЕНӘЗ” Хикәя
Миннән нигәдер артист ясамакчы булдылар. Әйе-әйе, дөрес сүз, ялган түгел! Бу хәл минем үз башымнан егерме еллар элек узу сәбәпле бүген аның бары тик хәтердә генә яңарган вакыты шул. Бәндәләр белән һаман да булгалый торган нәрсә — хәтере яңарып ала. Сәламәтлек билгесе ул. Кызыклы вакыйгалар искә төшсә, күңелләр күтәрелеп куя. Минем белән дә искә алырлык хәлләр булгалады. Мәсәлән, дип әйтик инде, бу хакта, ягъни “Игорь кенәз” исеме астында сезгә сөйләргә җыенган бу вакыйганы Каһирәдә уздырылган гыйльми конференциядә чагымда бер инглиз галименә бәян кылып, боек күңелен күтәреп хәйран иткән идем. Ул минем каләм иясе кеше икәнлегемне белгәнлеге сәбәпле берничә мәртәбә үгетләп тә карады: — Языгыз моны, һичшиксез хикәя яки истәлек итеп языгыз!.. Әмма бер дә вакыт җитмәде, Аллаһының амин сәгате ирешмәде. Инде хәзер, мөгаен ул хаклыдыр, җылы гына әсәр чыгарга мөмкин, кем белә, дип менә эшкә тотындым әле. Ходай рәхмәтеннән аермасын!.. Ә вакыйга болай башланып китте... Мин ул елларда Казан университеты студенты идем. Алдымда алга әйдәүче максатым, тапкан юлым ачык һәм ул килер көнемне якты итеп күз алдыма китертә, кимендә дөньяга яхшы исемем белән танылачагыма һичбер шигемне калдырмый иде. Әмма болар бары тик хыял гына булганнар күрәсең, мең пот тоз ашыйсыларым, көне-төне эшләп тә нәтиҗәсеннән сөенә алмыйча гаҗизләнәселәрем гомерлек иде. ...Хәзергә укып йөрим. Безнең аудиториягә, ягъни лекцияләр залына мөхтәрәм бер әфәнде керде һәм: — Бүген Казанның иң шәп театрында, опера-балет театрында “Игорь кенәз” була, барыгызны да шунда чакырам!— диде. — Борис патша булса да барасыбыз юк!— дип борын чөйде безнең студентлар, операга күңелләре тартмавын әйтеп тормастан шаяртып. Бары тик мин генә: — Бер билетыгыз булмасмы?— дидем. Ишетмәде дигән фикергә килеп өлгергәнемдә ул җавап та бирде: — Булмас шул! — Кызганыч,— дидем, башымны иеп. — Ә мин сезне бушка чакырам!..— Ул әфәнде каршыма килеп басты.— Уенда катнашырсыз! Операда! Аның бу тәкъдименә аптырап калмау мөмкин түгел иде. Ни сөенергә, ни көенергә белмичә: — Уку залына керәсе идем, гафу итегез... Бүген Мольерны сораттым...— дисәм дә, әфәнде өметен югалтмады: — Аңынчы биш мәртәбә укып чыгарга җитешерсез әле. Уен сәгать кичке җидедә генә башлана. Күз алдына китерегез, йөзләрчә тамашачы каршында уйнаячаксыз!.. Театр түгәрәгендә берәр роль башкарганыгыз бар идеме? Мин дә бирешмәдем: — Әйе, бар иде,— дидем. Ул тагын да ялгап китте: — Әйтәм аны...— Салпы ягына салам кыстырырга да өлгерде.— Бөтен ягыгыз да артистлар кыяфәтенә туры килеп тора. Әйе-әйе! Менә бу — сезгә! Шушы “Чакыру”ны күрсәтәсез дә сәхнә артына узасыз. Анда барысын да аңлатырлар... Ул арада елгыр егетләребез безне уратып алдылар һәм шундый ук “Чакыру” билетларына ия булырга ашыктылар: — Безгә дә, безгә дә! Без дә барабыз, без дә!.. Теләүчеләрнең һәммәсенә дә өлеш чыкты. Шулай итеп барчабыз да опера артистлары булып китәргә уйладык. Кайда-кайда, ә менә Казан шәһәренең нәкъ уртасына урнашкан Муса Җәлил исемендәге данлыклы опера һәм балет театрының олуг сәхнәсендә көннәрнең берендә артист сыйфатында чыгыш ясармын дип кем уйлаган? Дөресләп искәртергә дә кирәктер, мине сәхнә тормышы бер дә үзенә тартмый һәм, гафу, артистларны хәтта тиенгә дә санамый идем. Авыз күтәреп җырлап йөрүдән дә бушрак һәм хәерсезрәк бүтән нинди гамәл бар дип фикер йөртүдән артыгына бармадым. Әмма тамаша ясауларын, театр уенын бер булса күреп алырга тиешлегемне, шуннан соң сәнгать белән һич тә алыш-бирешем калмаячагын күңелгә төртеп куйган идем. Һәм менә — язмышның шаяртуы, бүген үзем дә уен сәхнәсенә менеп басарга тиешмен. Бу билгесез дөньяның сәхнә артын карап алуым алдымда тоткан максатлы юлыма хилафлык килмәскә тиеш иде дип белдем. Театрда мине хуплап каршы алдылар. Хәтта аерым бүлмә биреп, каршыма һәртөрле киемнәр, кылыч, сөңге, калкан кебек сугыш җиһазлары китереп аударгач, өнемме бу, төшемме диярәк аптырап ук калдым. “Сез ялгышасыз, кем беләндер бутыйсыз!”— дип әйтәсем, хәтта киреләнәсем килде. Әмма минем белән күп сөйләшеп-аңлашып торырга теләүче күренмәде. Ачык ишек төбенә кыяфәтле артистлар һәм җырчы бикәләр анда-санда килеп тамак кырды, операдан теге яки бу кисәкне сузгалап-сузгалап та җибәрүчеләр табылды. Уенга керешкәнче һәммәсе дә тамак төпләрен ныгыта, телләрен юкарта яисә, киресенчә, калынайтырга тырыша иделәр. Өч яклы көзгедәге шәүләләрен тамаша кылып, кенәз киемендә утыра бирдем. Бу опера дигәннәрен бер генә тапкыр да күргәнем юк иде, нәрсә эшләргә тиешлегемне дә белмәдем. Хәер, юри шаяртып кына шушы рәвешле киендергән булсалар да үпкәлисе түгел идем. Артымда кемнәрдер сөйләнә бирде: — Фуат Мансуров үзе дирижёрлык итәчәк!.. — Харап кына булмасак ярар иде!.. — Сез нәрсә, бик хәерхак затлардан ул!.. Дөресен әйтим, минем өчен Фуат Мансуров исеме берни хакында да сөйләми иде. Әгәр дә Чыңгыз Айтматов дисәләр инде, ул вакытта аңлашылыр иде. Чөнки әдәбият өчен, иҗат өчен туган илемне һәм җиремне, әтием-әниемне калдырып шушы ач һәм юксыллар шәһәре Казанга килдем. Сәхнәгә чыгарга дәштеләр. Уен бара иде инде. Минем кебек үк киенгән егетләр төркеменә кемдер нәрсәләрдер аңлата иде. Мин дә алар янына килеп бастым. Ул арада сәхнәгә дә чыгардылар. Игорь кенәзнең кыпчакларга каршы сугышка барырга җыенуы һәм, гаскәрләрен туплап, хәерле сәфәр өметендә табынулары вакыйгасы иде. Мин исә шыгрым тулы залга югарыдан карап алдым. Без биек итеп ясалган басмада идек. Аннан баскыч сәхнә уртасына таба төшә. Ул урында хатыннар һәм кенәз Игорь үзе, җырлый. Менә кояш тотылды. Уенда мәхшәр вакыйгалары башланды. Минем кебек киенгән гаскәриләр җиргә каплана-каплана чукынырга тотындылар. Аларга аптырап-аптырап карап торуымны күргән Игорь кенәз миңа кул ишарәсе ясады, ятарга кушты, ул да түгел, сүзгә күчеп: — И эт токымы!— дип сүгенде.— Ят, диләр сиңа, чукын!.. Мин аңа авыз еруым белән җавап бирдем. Шулай да тезләндем. Дуңгыз балалары кебек мәш килеп маташкан, әле аякларына баскан, әле кабат сәхнә тузанына баш орган гаскәриләр төркеменә сугышка күтәрелергә боерылды. Баскычтан төз баскан хәлдә бер-бер артлы төшеп, сәхнә артына чыктык та, икенче яктан йөгереп диярлек килеп, шул ук басмага яңадан менеп, кабат төшеп, сан күплеген күрсәтергә тотындык. Бер кулыбызда — кылыч, икенчесендә — калкан иде. Әмма, төшеп килгән чагымда, баскычтагы хәерсез бер кадак башына минем җилкәдән асылынган плащ-япмам эләгеп калды. Кузгала алмас булдым. Ә көй дәвам итте. Мин тагын алга талпындым. Кадакка эләккән япмам мине бугазлап артка тартты. Чайкалып киттем. Тагын алга талпындым. Ә кадак ныклы иде. Дирижёр бөтен сәхнәне бар тулылыгы белән күз уңында тота икән. Оркестрдан тагын шул ук, инде бер тапкыр уйналып үтелгән ноталарны кабатлатты. Сәхнәдәге тамаша минем чарасызлык аркасында тукталырга тора иде. Кузгалып китәргә тагын талпындым. Мизгелләр мәңгелеккә әверелгән кебек тоелды. Кадак башына ныклап ябышкан япмам муендагы элмәген тагын да катырак буды. Сәхнә тәмам хәрәкәтсез калды, көйчеләр туктады. Сул кулымны иркен хәрәкәт белән артка таба алдым, япмамның учладым һәм тартып җибәрдем. Ул шытырдап ертылды. Шунда гына дирижёр сихерле таягын селтәп җибәрде, көй дәвам итте, халык үрә торып кул чабарга тотынды. Ни булганын яшермим, җырчы ханымнар мине каты итеп кочты, кызлар — үпте, ирләр — тәбрикләде. Шулай итеп, беренче чыгышымда ук, гади мизгел эчендә дан алдым. Сәләтемне күреп, андый уеннарда әле бер, әле икенче рольләрне ышанып тапшырдылар һәм миннән һаман да гайре табигый, көтелмәгән бер хәрәкәт, мәгънәле бер чыгыш буласын көттеләр. Һәр уен ахырында, анда катнашканым өчен бер сум акча ала идем. Ул вакытлар өчен зур сумма иде. Бер төшке ашны кырык бер тиенгә ашыйсың, ә бу исә ашханәгә ике тапкыр кереп, корсакны тутырып чыгарлык. Әмма сәхнәгә кереп китүемне, артистлык һөнәренә якынаюымны күңелем кабул итмәде. Әдәбиятны ташларга тиеш түгел идем. Никадәр чакырдылар, үгетләделәр. Ничек кенә уңышлы уйнамадым. Барыбер сәхнәне әдәбият өчен корбан итәргә мәҗбүр булдым. Соңыннан да килеп, театрда эшләргә күп мәртәбәләр чакырыплар карадылар, бөтен кыяфәтең-төсең — артистларныкы дип үтенсәләр дә үз сүземдә калдым. Кызганыч, әдәбиятта шәхси мәйданымны яулап алу гына бик авыр булды. Күп тапкырлар чигенергә, көенергә, хәтта җимерелеп төшәргә дә туры килде. Ә хыялыма, тоткан максатыма җитәргә — ерак, бик ерак сыман. Октябрь, 1998.
БӘХЕТ ТУФРАГЫМ БАР Нәсер
Туган авылыма кайтсам, ни яңгырлы, ни буранлы көннәрдә булсын, күңел бүлмәсенә кояш тула. Дөньялык матураеп, бөтенәеп китә. Сарман төбәгенең мөгаен шушы иң матур авылы Дүсем җәннәтнең үзедер кебек. Халкының чибәрлеге, сүздә ягымлылыгы, эштә тырышлыгы, табигатенең матурлыгы аны шулай итә торгандыр! Һәрхәлдә мин үзем алар хакында шулай дип уйлыйм, аларны шулай итеп күрәм, шулай тоям. Дүсем — борынгы тарих китапларында үзенең географик урыны белән дә, анда яшәп гомер кичергән әүлияләре белән дә телгә алына. Шушы ике үзенчәлек, ягъни табигатьнең матурлыгы һәм кешеләрнең олылыгы хәтта кечкенә генә авылга да зур мәртәбә китерә. Моны һичвакыт истән чыгарырга ярамый. Шуның өчен борынгы заманнардан ук халык табигатьне һәм акыллы балаларын сакларга омтылган. Алар — аерым гаиләнеке, ата-ананыкы гына түгел, бәлки халыкның, милләтнең байлыгы һәм мәртәбәсе! Минзәлә елгасы Дүсем яныннан кечкенә инеш кенә булып агып узса да, ташу вакытларында күперләрне, текә ярларны, буаларны бүсеп китә торган, үзенә Куҗак һәм Ләшәү исемле суларны кушып Чулманга, аннан Идел-анага алып баручы, таулы һәм урманлы төбәктән башлана. Мул як. Игенле туфраклы, кара алтынга, казылма байлыкларга бай бу җирләр. Чагыл, Кибән, Эскерт, Фәрхикыяр, Бакыр таулары үзләренең текә маңгайларын сырландырып, гомер-гомергә Дүсем халкына күз төбәп, киткәнендә озатып калганнар, кайтканнарын каршы алганнар. Дөньяның хакыйкате һаман да бер төрле, кадими. Тик шартлары һәм төсләре генә башкача. Бәхет эзләп еракларга китүчеләре дә, сәүдәгәрләре дә, гыйлем артыннан юлга чыгучылары да булган. Ул хәзер дә шулай. Дүсемнән әле соңгы гасырда гына Бикәсаз, Ирекле авыллары аерылып чыккан. Бер — зурайган, бер — кечерәеп калган. Тик таулары гына һаман да шул, каршы алалар, озатып калалар. Мин 1978 нче елда урта мәктәпне шушы туган авылым Дүсемдә тәмамладым. Без — беренче чыгарылыш укучылар идек. Укытучыларыбыз Нәкыйп Арсланов, Халидә Сөләйманова, Әнәс Шәрифуллин, Марс Вахитов, Фирис Хәсәнов, Дамира Гарифуллина, Фәния Корбыевалар ут йотып, бу балалардан кемнәр чыгар икән дип боегып, артларыбыздан карап калганнардыр? Ә без, кошлар кебек тезелешеп, төрле тарафларга юл алдык. Хыялларыбыз югары уку йортларына керү, зур гыйлем туплап кабат туган авылыбызга кайту, туган туфракны бәхетле итү иде. Әмма күпләребезне гомер юлы ераккарак алып китте шул. Университет. Үзенең мәгърурлыгы белән каушарга мәҗбүр иткән, студенты, үз газиз укучысы булырга лаеклыларны да энә күзеннән уздырган уку йорты. Бүген кайсы профессорымны үземә имтихан тоттырыр идем дә, кайсысына бишле билгесе куяр идем икән? Ә алар куя иделәр, сораулар бирә-бирә гаҗизләсәләр дә һаман югары бәяләрен кызганмый иделәр. Ә үземә нәрсәләрнедер белеп бетермәгәнмен кебек тоела иде. Гыйлем диңгезенә тартылдым. Ә ул үз дулкыннарында мине хыялымда калкып чыккан әдәби иҗат утравыннан ераккарак алып китте, әмма йөрәктән кайнап чыккан хисләр ташканын буйсындыра алмады. Уйламаган идем. Фән һәм әдәбият минем өчен ике канатым булдылар. Кагынып күтәрелергә тиеш идем... Кеше затында, ни хикмәт, хәтерсезлек бар инде ул. Сабакташларымнан, очрашкан вакытларда: “Син яза идеңмени?”— дип сорау бирүчеләренең белә торып та юри үртәп шаяртуларына сәерсенгәндә: “Акылданмы?”— дигәлим. Әйе, алар йокысыз төннәремне, барлык хис-тойгыларымны әдәбиятка, иҗат эшенә багышлавымны яхшы белә иделәр. Әмма миңа уңыш бик соң килде, югалтулардан, әрнүләрдән, кимсенүләрдән, кысылулардан соң гына әсәрләремә юл ачылган кебек булды. Шуңа гына булса да сөенергә тиеш идем. Тик олы шатлыклар кичерү иҗат кешесенә насыйп түгел икән шул. Китапларым бастырылып таратыла торса да, аларны язгандагы һәм дөньяга чыгаргандагы газаплар онытылырлык мәртәбәдә куанырга туры килмәде. Бушка эшләүнең рәхәте юк икән ул. Замананың һәм бу дөньялыкның миңа аркалары белән басулары хурландыра икән. Хәер, гомер елгасы тар ярларга кысыла-кысыла ага тора. Ургылган чаклары да, челтерәгән вакытлары да була аның. Моны гына белә һәм аңлый идем. Шунлыктан авырлыкларга үземне күнектерә, шәхесемә карата кайвакыт гаделсез кыланып, нәфесемне, акылымны, холкымны, гадәтләремне ачулана-мыскыллый тордым. Кемгә дә: “Син — ахмак!”— дип әйтә-әйтә, чыннан да шулай икәнлегенә, ягъни бу ялганга ышандырырга мөмкин. Мин дә, үземне юри булса да хурлый-хурлый, тәмам яманга чыгып бетә яздым шикелле. Һай, гаделсез дә инде бу сүзләрем, ялган, бозыклык. Хәтерне тәртипкә салу өчен тырышудан туган уйлар гына бугай? 1983-1986 нчы елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында, әдәбият бүлегендә, танылган галим Нил Гафурович Юзиев җитәкчелегендә аспирантура уздым. Аннан соң шунда эштә калдырылдым. Хәтерлим, юлымның авыр борылышларында һаман да яхшы кешеләр очрап тордылар. Моның өчен аларга һәм язмышыма рәхмәтлемен! Фән, гыйлем дигән мәртәбә адәм баласыннан туктаусыз эзләнүне, хакыйкать күгенә күтәрелүне таләп итә. Дөрес, әдәбият гыйлеме шундый өлкә инде ул, анда яки гомум фикерләр һәм үз мөнәсәбәтеңә нигезләнеп фәлсәфә сатарга була, яисә борынгылар калдырган конкрет әсәрләрне барлау-тикшерү, авторларын ачыклау, төгәллекне таләп итүче хәтта кечкенә һәм әһәмиятсез тоелган мәсьәләләрне чишү. Мин нәкъ менә шушы икенчесен сайлап алдым. Фәлсәфә сату миңа артык гади һәм ялгышларыңны бүтәннәргә дөреслек итеп тәкъдим итү кебек тоела иде. Тормышымны җайлау өчен Яшьләр торак комплексы эшенә тартылырга, төзелештә һәм заводта тир түгәргә тиеш идем. Минем кебек үзсүзле, кире һәм юктан гына да теткәләнүче адәмгә фән һәм әдәбият өлкәсе иң кулай урын икәнлеген нәкъ шунда тагын бер кат аңладым. Бригаданың, арттырып әйткәндә, ярты эшен диярлек үз җилкәмдә сөйрәп бара алдым. Шулай онытылып эшләмәсәм, вакытның озак үтәсеннән курыктым. Алардан киткәч, елаганнар, бәямнең зурлыгын таныганнар, диделәр, хак булса? Бәлки чыннан да шулай булгандыр?.. Ышанасы килә. Чөнки хактан да тир түгеп, тырышып эшләдем мин алар белән. Әмма мәлҗерик, пешмәгән кешеләрне бик өнәп бетермим. Эшләгәнгә карап түләү юк инде ул. Тырышның кадерен дә белеп бетермиләр. Аның җилкәсенә һәммә кешенең салынуы табигый хәл. Ишәкне йөклиләр инде аны, атны — җигәләр, бозауны утлык янына бәйләп куялар. Музей. 1993 нче елның башында Габдулла Тукай музеена мөдир итеп билгеләнгәч, мондый эшнең рухыма ят икәнлеген аңларга мәҗбүр булдым. Монда төсләр ике генә төрле, ак һәм кара гына икән. Ә шагыйрьнең рухы тумыштан салават күперенең барлык төсләренә манчылып чыга түгелме? Шушыны бүтәннәргә аңлату өчен җиде ел вакыт кирәк булды. 1999 нчы елда үз диңгеземә, фән эшенә әйләнеп кайттым. Бу вакыйга фәнни һәм әдәби иҗат канатларымны ныгытты. Гүяки менә хәзер, туган туфрагымнан көч алган кебек монда куәт табармын да канатларымны тагын да иркенрәк җәеп, мәңгелеккә илтүче мәртәбә юлыма күтәрелермен кебек тоелды. Үземне шулай хис иттем. Докторлык диссертациясен әзерләдем. Ул монография буларак язылды. Профессор дәрәҗәсе бирделәр, кафедрам бар. Тагын нәрсә кирәк инде? Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|