ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 18 страница— Латыйп абзыйның купкан йомычкасы саен кесәсенә акча коела, шуңа дөньялыкка исе дә китми,— дип сөйли иделәр. Ул салган йортлар курчак өе сыман, эзе — эздә, җебе — җептә, сандык белән бер. Ул ясаган арба-чанага атны җиксәң, каян сизенеп алалар диген, әллә ничекләр уйнаклап-биепләр китәләр инде малкайлар, мин сиңа әйтим, хәйраннар каласың. Бервакыт район үзәгеннән тикшерү максаты белән авылга вәкил килеп төшкән. Тарантасы шундый да җиңел кебек, шундый да күркәм икән моның. Аты да ни җитте генә түгел. Ак бәкәлле, солдат хезмәтен үткән, әфисәрләрне генә йөрткән. Имеш, маршал Рокосовский үзе аңа атланып парадта катнашкан. Исеме дә “Өрәкитә” икән. Район үзәгеннән чыгып килешли вәкил, юл тузанын кубарырга өлгерми, безнең күмхуҗдан ат чаптырып барып җитешкән рәисебез Хәйрулла абзыйга очраган. Танышлар шул. Хәл-әхвәл сорашканнар. — Кая барыш?— ди икән вәкил. — Менә, эш йомгакларын илтәм,— ди икән Хәйрулла абзый, тузып беткән, күпне күргән, әмма кабинет тузаныннан мәхрүм калган, төсен югалтса да таралырга ашыкмаган портфелен күмхуҗ арбасының төбеннән күтәреп күрсәтеп. — Хуш,— дигән вәкил.— Бик яхшы! Ә мин — сезгә идем әле... Эшләрегезне карап кайтырга, тегесен-монысын, әйе!.. Хәйрулла абзый, әлбәттә, район үзәгенә барган вакытларда гына сакал-мыектан кырыла торган какча яңакларының ут кебек кызаруын яшерергә теләп, күмхуҗ эшендә алдау-йолдауларын вәкил белеп өлгерәчәген уйлаудан тәмам борчылып, әпен-төпен генә саубуллашкан да юлын икеләтә яхшырак тизлек белән дәвам иткән. Бу хәлдән, дөрес инде, тикшеренергә баручы, баш мәсьәләсендә өлешсез калмаган вәкилнең дә күңеленә корт төшеп, акылы хәйран иткән. “Тукта әле, үзе югында барып керим дә белим әле, өстенә басарлык булыр. Кыңгыр эшләре күптер!”— дип, “Өрәкитә”сенең тизлеген шулай ук ике мәртәбәгә арттырган. Көннәрнең яхшы торган чаклары икән. Авылга вәкил карчыгадай килеп төшмәсенме! Уе бер генә: “Хәзер боларны утлы табада биетәм, туры юлга чыгарам, башларын ашыйм!”— имеш. Идарәгә килеп кенә җитә, ишек төбендә авызын ерган шул ук Хәйрулла абзый каршы ала: — Исән-сау гына ирештегезме, кордаш?— ди, аңа тарантастан төшәргә булышып. Вәкил кызган хуттан әлегә аны-моны абайларга өлгермәгән икән. Ачык ишеккә килеп җиткәндә генә искәреп ала да: — Эш йомгагын тапшырдыңмы?— дип сорый. — Әйе,— ди Хәйрулла абзый,— план бүлеге мөдире Сәфиуллинның үз кулына тоттырдым, төгәл сәгате белән әйткәндә, тугыз да биш минутта. — Алай,— ди вәкил, ни уйларга да белмичә. Шулай да, сәгать сүзе чыкканлыктан, кулындагыдан вакытны карый. Уннар тулып кына узган икән. — Ничек болай миннән алда җитештең? Узып киткәнең дә күренмәде... — Безнең арбалар яхшы шул, сәвитнеке, тарантас ише түгел,— ди Хәйрулла абзый, серен сатып. Әмма вәкилнең нигәдер ышанасы килми. Хикмәт арбада буламы соң, атта ул, имеш... Кичкә, төянеп һәм төялеп киткәндә, үзенең җиккән аты “Өрәкитә”сен калдырып, Хәйрулла абзыйның аты белән элдерә. Тарантасы үзенеке инде. Әмма күмхуҗ тае шулкадәр йөк белән бары тик иртәнгә генә район үзәгенә кайтып җитә. Ә “Өрәкитә”не Хәйрулла абзый үз арбасына җигеп чыга, йомычка урынына гына очырта ди үзен. Вәкил өченче көнне кичкә тагын күмхуҗ сыртына козгын булып килеп куна. Атларын алыштыруны дәгъвали, хәтта тарантасын да калдырып, бу юлы Хәйрулла абзыйның арбасында “Өрәкитә”се белән очкан бу. “Әйдә!”— дип әйткәнендә күзен йомган гына, инде район үзәгенә килеп җиткән. Әгәр дә мәгәр: — Кем чаптырта анда?— дип үзәк участок милиция майоры Гапсатаров, каршылап, ат башыннан тотмаган булса, Сарманны узып, Чаллыга ук барып җитәсе икән. Хикмәтнең арбада икәнлеген аңлап алгач, сүттереп караганнар. Һичнинди аермасы юк икән. Шул ук күчәрләр, шундый ук кыршаулы дүрт тәгәрмәч, тәҗе-бәҗе, дигәндәй. Серне тиштерер өчен Хәйрулла абзыйны районга алдыртканнар. “Себер дөмектерәбез!”— дип куркытканнар. Имеш, партбилетың кесәдә йөрткән хәлдә сәвиттән сер яшерәсең! Бөеренә таянган прокурор сорау ала ди моннан. — Бу бары тик Латыйпның гына эше! Ул ясады, ул гына гаепле,— дип аклана икән Хәйрулла абзый, керер тишек таба алмыйча. Китертәләр Латыйп абзыйны. Сорыйлар: — Синең эшме?.. — Нәрсә? — Арба! — Ә, арбамы?— ди Латыйп абзый, әлегә сүзнең ни хакында барганлыгын ачык кына төшенә алмыйча.— Арбаны мин ясадым, әмма монда ничек килгәндер, белмим!.. — Анысы безгә дә кирәкми,— диләр аңа, ни сораганнарын үзләре дә ачык итеп әйтә алмыйча, башлары тәмам буталып: — Бу арбаны хактан да син ясадыңмы? Латыйп абзый инде болай тагын да кайтарып сорауларыннан соң шиккә кала. Ни уйларга да белмичә арбаны биш әйләнеп чыга. Алла сакласын, халык дошманы исемен тагулары да бар... — Йә-йә, җитте,— диләр моңа,— чыршы бәйрәме түгел, әйләнеп йөрмә! Әйт, ясадыңмы-юкмы? — Әйе дисәм ни икән дә, юк дисәң ни икән?— дип башын кашый Латыйп абзый, тәмам гаҗизләнеп. Бераздан соң гына: — Ясаган идем шул... Гафу итегез!.. Әмма кемгә, хәтерли генә алмыйм, оланнар,— дигән сүзе белән катып кала. — Тагын ясыйсыңмы?— диләр, аны сырып алып. — Яраса, ясармын, ярамаса, ясамасмын,— ди Латыйп абзый, әле шөлләп, әле батыраеп... Сөйләүләренә караганда, ул елны күмхуҗыбыз еллык табыш буенча районда гына түгел, бөтен Рәсәйдә беренчелеккә чыккан. Латыйп абзый ничә арба, ничә чана ясаганлыгын да оныткан. Аңа бары тик йомычкасы гына калган. Шуңа да инде аның хакында: “Кубарган йомычкасы саен кесәсенә акча коела...”— диләр. Машина заманы ирешкәч тә төшенә шул арба-чаналар кереп, саташып изаланган, мескен. Кемнәр ничектер, әмма мин үзем аның булганлыгына, осталыкта тиңсезлегенә соклана идем. Сабира абыстайның шушындый да ирне яратмаска һичбер мөмкинлеге калмаганлыгы мәгълүм иде. Әгәр дә яшәүнең сере нидә икән дип баш катырсагыз, һичбер яшермичә, аларны мисалга китереп әйтә алам: ышаныч һәм җан тынычлыгы китерүче изге һәм игелекле гамәлдә ул! Шундый эшләрең булса, татлы мәхәббәттән дә өлеш тәти, бәхетең дә арта, бер дә яшерен, аңламаслык нәрсә түгел болар. Август, 1998.
ӘХМӘТВӘЛИ ГЫЙШКЫ Хикәя
Татарлар үзләренә-балаларына катлы-катлы исемнәр кушарга яраталар инде ул. Сәбәбен дә беләм, борынгы ырым-ышанулардан ук килә бу. Баланы әүвәле исеменең беренче каты белән атап йөртәләр-йөртәләр дә, авырып киттеме, шунда ук икенче чатына күчәләр. Имеш, шуннан соң ул саулык-сихәт таба. Исемнең хикмәте бар инде, анысы, яшереп торасы түгел. Гайфи — көлдерә, Шамкай — шамакайландыра, Мөхәммәд — динле булырга мәҗбүр итә. Барысын бергә кушсаң... Мөмкин хәл, әйе. Берсе булмаса, икенчесе җисеменә туры килер диптер инде, мулла куйган Әхмәткә Вәлине өстәп, әтисе улының таныклыгын Әхмәтвәли дип яздырып кайткан. Шәһәр җирендә биш катлы да килешә, имеш. Шул көннән бирле әнисе дә, күңеленә килгәндә, аны: “Әхмәтем!”— диярәк сөеп, ачуланганда: “Вәли чукынчык!”— дип, исеменә кяферлек галәмәте өстәп, кул күтәреп орыша торган булып гадәтләнеп киткән. Шунлыктандыр инде без аны Вәли дип кенә йөртә, Әхмәт икәнлеген исәпкә дә алмый идек. Хәер, аның моңа үзенең дә исе китмәде. Егет мәртәбәсенә җитүенә, и бәхетле, ике катлы исеменең уңайлыкларын татый башлады бу. Аның хәтта борыны да ике диярлек, кеше кызыгырлык. Танышканда кызлар анысына да, монысына да игътибар итми калмыйлар. Әхмәт исә, ягъни Әхмәтвәлине әйтәм, төссезрәк кешеләрдән булса да, искә алынган борынга гына түгел, телгә дә бай, Аллаһының җырга да бәрәкәтле затларыннан берсе шул. Эсселәтми-суытмый, сыйпамыйча тотмый дигәндәй, аның каршында хәтта тәкәббер һәм үзсүзле хатыннар да тәкатьсез кала икәнлеге хакында ишеткәләгәнем дә булды. Әмма ул яманатын таратып хурлыкка калмады бугай. Исеме коткара килгәнен яшермичә сөйли алам. Берәү белән танышканда-белешкәндә үзен Әхмәт дисә, икенчеләр аның Вәли икәнлегенә шикләнми иделәр. Йөрде егетебез, бер дә сер түгел, бик йөрде шулай Казан буйлап, матурдан-матурны күзләп, чибәрдән-чибәргә күз салып һәм кысып, чәчәкнең берсенә Әхмәт буларак кунып, икенчесеннән Вәли исеме белән очып китеп. Дөрес, бар яктан да килеп җитмичә, егетебезнең бер ягы китегрәк иде. Ул да булса, искәртеп узганымча, төсе юк! Менә кемне генә дә мисалга алып кара, ниндидер үзенчәлекле, бүтәннәрдән аермалы төскә ия, болындагы чәчәкләр, хәтта күбәләкләр дә шулай. Ә менә Әхмәтвәли, Ходайның бәндәне бар иткәндә бирмеш барча мөлкенә хуҗа булып та, төстән мәхрүм иде. Моны сизенгән кеше генә искәрде, тойганы гына белде. Ә игътибар итеп тормаучылар күбрәк иделәр. Шушы төссезлеге Әхмәтвәлине һаман хәрәкәтләнеп торырга, теленә салынырга, бүтәннәрнең күз уңына керү өчен иң кимендә җырлап җибәрергә мәҗбүр иткәнлеген бик сирәкләр белде. Мәктәптә укыган чорында да хәлләр шулайрак булды. Укытучыларга кадәр, алларында сыйныф журналы ачылып куелуга, анда һәммәбезнең фамилиясе язылуга, шуннан укып кына сорау биреп утырасы урында Әхмәтвәлине парта артыннан чыгару, такта янына гомеренә бер тапкыр бастыру хакында уйлап та карамадылар. Чөнки аны күрми иделәр булырга кирәк. Ул гүяки пыяла кебек. Төссез. Тәртипсезләнеп, комачаулап сөйләшсә дә тик тыңлап утыручы безгә эләгә, аз гына селкенеп куюыбызга да укытучылар түзә алмый. Ә Әхмәтвәлигә бар да бата. Төссез, чукынган, кеше күзенә чалынмый. Аңа — рәхәт, аны сизмиләр дә, белмиләр дә, күрмиләр дә, исәпкә дә алып тормыйлар. Ә менә безгә генә читен, селкенү дә мөмкин түгел, уңга бассак та ярамый, сулга борылсак та. Теңкәләребезне корытып бетерәләр. Миңа барсыннан да артыграк эләгә. Әхмәтвәли кызларның чәчен тарта, гаебе аның янындагы миңа төшә. Әхмәтвәли малайларның юлына аяк куя, чалып ега, нәкъ шул вакытта бүтән урамда, мәктәпнең башка катында булсам да мине гаеплиләр. Бәхәсләшеп кара син ул өлкәннәр белән, бәйләнер нәрсәңне барыбер табачаклар, иң кимендә: — Ни өчен чәчеңне уңга түгел, сулга тарадың?— диячәкләр. Беләм мин аларны, бик күп сүз ишеттерделәр, такта алдына чыгарып, директорга чакыртып, линейкада укучылар алдына бастырып әллә ничәләр тапкыр ачуландылар, юк гаепләр тактылар. Әмма барыбер бирешмәдем. Бу Әхмәтвәлине әйтәм, Казанның иң чибәр кызына өйләнгән икән. Язылышырга баралар ди болар. Яңа пешеп килгән калач кебек бер кашык сусыз да йотарлык кәләше сөйли моңа: — Гөлнәзирәне теге мин әйткән төссез Вәли ташлап качкан, йөкле итеп... — Алай икән!— дип куя Әхмәтвәли дә, ул Вәли белән бу Вәлинең бер үк кеше булмавын раслап башын чабарга бирердәй кыланып.— Безнең туйга Гөлнәзирәңне чакырмадыңмы соң? — Сез нәрсә?— ди икән аның куенындагы кәләше Зәмфирә.— Халык алдында, ул йөге белән чакырып, үзебезне адәм мәсхәрәсе ясап рисвай итәргәме? — Анысы да бар шул, дөрес, җан кисәккәем!— дигән Әхмәтвәли дә. Туйда кәләше нидер сизенеп: — Болар нигә сине Әхмәтвәли диләр?.. Вәли исемен кушып сөйлиләр?— дип сораган икән дә шунда ук җавабын да алган: — Мулла кушкан исемем булганга! — Ә мин Әхмәт дип кенә йөртсәм, начар түгелме?— Яңа пешеп килгән калачтай кәләшнең болай назланып соравы пычактай үткен кияүнең күңеленә хуш килеп, җаны нурланган. — Бик яхшы булыр, җанкисәккәем!— Җавабы белән бергә рөхсәтен дә биргән. Әхмәтвәлинең законлы хатыны кайнар күмәч Зәмфирәдән бер-бер артлы ике баласы туып, үткен пычак иренең тәрбиясендә ике адым да читкә чыга алмыйча үскәннәр. Әмма теге Гөлнәзирәсен дә онытмаган, чукынчык, аңа Вәли булып барып йөргән. Андый вакытта төссез кеше булуның файдасы тия шул ул. Бу гына да түгел, җитмәсә, Казанның бер башында Әхмәтвәли икән үзе. Икенче очында — Әхмәт, өченче ягында Вәли исемендә, шулай төрле сыйфатларга кереп йөрүен дә дәвам иттергән. Төссез кешенең картайганы да сизелми икән аның. Безнең әллә кайчаннан кыяфәтләр үзгәрә башлады, төсләребез уңарга тотынды. Ә ул һаман шул килеш йөреп, илле бишендә егерме тугыз яшьлек кызга иярләнеп китте. Китте дидем диюен, әмма ни шул әле, ул вакытта аның мондый кети-метиләреннән хәбәрдар түгел идем. Хатыны Зәмфирә белән икәүләшеп Әхмәтвәли безгә килеп-киткәләп йөриләр. Ашка-фәләнгә генәме, киңәшкә һәм бурычка да кергәләргә өйрәнеп беттек. Тагын ул гына да түгел, Әхмәтвәли белән Зәмфирәнең аерылышу хәбәрен ишеткәч, аптырашып калдык. Ни ниткән галәмәт тагын? Чибәрлектә һәм күркәмлектә тиңе булмаган йомшак күмәч хатыны каршысында төссез, әмма үткер пычак Әхмәтвәли биеп кенә: — Җан кисәккәем!— дип тора иде. Нәрсә булган боларга? Җете кызыл тиз уңа диярлек уңарлыгы да юк бит! Бу хакта хатын да, мин дә сүз кузгатырга куркып йөрдек. Алла сакласын! Әллә ни булып куюы, гайбәттән гөнаһ галәмәте чыгуы бар. Сүзнең зәхмәте тия, диләр, бигрәк тә артыгын сөйләшсәң. Хәер, алар рәхәт яшәделәр. Өстәлләре ризык һәм тансык сый белән сыгылып торды. Искәрткәнемчә, ике бала, бер малай һәм кыз үстерделәр. Берсеннән-берсе чибәрләр. Күзне сөендерерлекләр. Кадерле улларын хәтта өйләндерергә һәм үзчән-телчән киленнәренә җитәкләтеп чыгарып җибәрергә дә өлгерделәр. Килеп тә карамыйлар үзләренә. Кызлары да тиздән бәхетен табар кебек иде. Аллаһ бер һәм бар ул! Әхмәтвәлине озак еллар күрмәдем. Тик хатыны гына аны сагына, безгә кергәләп, иренең кайда кем белән торуы хакында сөйләп чыга торган иде. Кызларын кияүгә биргәнендә туйга чакырып, безне өстәл башында утырттылар. Зәмфирәнең элеккеге чибәрлеге, матурлыгы өстенә уңганлыгы һаман да аны бүтән хатыннардан өстенрәк итеп күрсәтә, хәтта ки: “Бу Әхмәтвәли юләрдер! Бүтәнчә булмас!”— дип аерылган ире хакында уйлап та куя идем. Кабан күле буенда гадәтемчә истирахәт кылып йөргәнемдә каршыма бер төссез адәм килмәсенме? — Хәлләрең ничек?— ди бу миңа. Шаккатудан югалып калган идем. — Каян болай?— дим, соравына сорау белән. Кәефнең шәп чагы иде. Бөтен тарафны чәчәкләр һәм яшеллек күмгән май аеның соңгы атнасы, җылы кояшның күл өстендәге дулкыннар белән лепе-лепе китереп көзге уйнатулары, гомумән дә эчем-тышым кош сайрауларына ихласланып йөргән вакытларым иде, Әхмәтвәли шунда тагын да сорап куйды: — Су төбеннән чыктыңмы әллә, дисеңме? Аннан соң йөземә сынап-сынап карап алды. Әмма үзе күзләрен миннән яшерергә тырышты. Гөнаһлы малай кебек башын түбән иеп, ботинкаларының әле үкчә артын, әле башын аягын уң-сулга чалыштыра-чалыштыра карады. — Яшь хатын алганыңны ишеттек,— дидем, һич тә исем китмичә. — Сез Зәмфирә яклы инде!— диде Әхмәтвәли дә һөҗүмгә күчеп. — Нәрсә диим инде...— Чыннан да бүтән төрле әйтер сүзем юк иде. Ачулансаң, үтмәячәк, киселгән икмәкнең телеме ялганмый, аның гамәлләрен өстенгә чыгарсаң, имансызлык һәм икейөзлелек була. Шунда Әхмәтвәли акланган тавыш белән сөйләп китте: — Мин Зәмфрәне ярата идем шул. Бик тә ярата идем... Бүтән кеше белән йөргән, белмәгәнмен генә... Эшенә баргач, Зәмфирәмнең шул адәм ахмагы белән бергә сөйләшеп утыргалаганнарын күргәнем дә бар иде. Менә ничек ул... Кабан күленең суы ничә чиләк булыр дигәндәй, чиләгемнең сыйдырышы шактый икәнлеген исәпләп, аның сүзләрен тыныч кына тыңлый бирдем. Казан шәһәре иләмсез һәм зур булса да, аның эчендә сүзләр тиз йөри, мин дә Әхмәтвәлинең үзеннән һичшиксез егерме алты яшькә яшьрәк кызны хатынлыкка алуын, хәтта ки бер малай да үстереп ятуларын ишеткәнем бар иде. Бу хәбәрләрнең хакмы-түгелме икәнлекләрен сорап тормадым, сөяксез телендә сүз борчакларын сикерткәнен тыңлый бирдем. — И яраттым да инде шул Зәмфирәмне!— дип очынып һәм күзендәге яшьләрен сөртә-сөртә сөйләнүендә булды Әхмәтвәлиебез, минем аны-моны белү-белмәүләремне исәбенә дә алып маташмыйча.— Шул мужик белән йөргән, өстемнән йөргән... Зәмфирәнең дә әйткәннәреннән бер ишеткән идем: имеш, Әхмәтвәли, аннан аерылып китеп, яшь хатыны белән өч ай да тормаган, үзе кебек төссез бала алып та кайтканнар дип. Һе, алай булгач, кайсы кемнең өстеннән йөргән икән боларның? Мин һаман да авызыма май каптым. Әхмәтвәли туктамыча сөйләнә бирде: — Мине беләсең бит... “Белмәү кая!”— дияргә уйлап та карамадым. Белми дип уйласын әле! — Мине беләсең бит!— дип кабатлады ул шул ук сүзләрен, борынын бераз югарырак чөеп, күбәләктәй канат кагынып.— Ил күгендә очкан бөркет кебек һәр нәрсәне сизенеп-аңлап йөрдем. Беркөнне Зәмфирәнең миңа: “Мин үземнең кешемне таптым, син дә үзеңә караштыр инде шунда!”— дип әйтәсен көттем. Шулай булып та чыкты!.. Әхмәтвәли күзен дә йоммый алдый иде кебек. Мин исә: “Юк, алай түгел, хәлләр болайрак булганнар!”— дип каршы төшмичә, сабыр гына тыңладым да тыңладым. Тик вакыт-вакыт кына: — Тәкъдирдә ни язылганын бер Ходай үзе генә белә!— дип, яки:— Алай икән, һе!..— дия-дия баш кагып яисә боргалап алгаладым. Хәер, Әхмәтвәлигә акыл өйрәтергә җыенмый идем. Шунлыктан бары тик тыңлап кына торуны кулайрак күрдем. Кабан күле буенда яшьләр дә йөри иделәр. Кайсылары — пар-пар, ә күпләре — төркем-төркем. Арада үбешкәннәре, кочышканнары һәм сөю-сәгадәт диңгезендә акылларын адаштырган мәҗнүннәре дә бар иде. Алар көлешкәләп калдылар, без исә Мәрҗани урамыннан театр тарафына таба бик тәкъва вә җай гына атлап бардык. Юлның очына килеп чыккач, бераз таптанып торып, аннан кире борылдык. Шулай йөренә бирдек. — Мин әле Зәмфирәгә атап җыр да чыгардым...— Монысы минем өчен көтелмәгән яңалык иде.— Җыр дип инде, шигырен дә, көен дә үзем эшләгән идем, аннан яхшы көйче һәм шагыйрь белән эшкәртергә кирәк икәнлеген әйттеләр. Болай начар түгел. Тыңлаганың-ишеткәнең юктыр?.. Хәнәви Шәйдуллин репертуарында!.. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|