ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 36 страницаНичектер юлым төшеп, “Шәһри Казан” газетасына кердем. Шакир Һабиловның мәкаләсен архивларыннан алып бирделәр. Кулъязмасының иң өске өлешендә Госман Садәнең кулы һәм: “Тиз тотарга!” (ягъни, тиз арада бастырып чыгарыйк)— дигән әмере, тора иде. — Ничек болай?— дигән идем, архивтан үзе үк алырга булышкан Госман Садә: — Белми калдым!— дип акланды.— Шакир картны сыт, эчендәге бөтен шакшысы чыксын шул сасының!— диде, мине котыртып. Аның үзенә исем китмәгән кебек, сүзләренә дә хәйран итмәдем. Бары тик Шакир Шиһап улы Һабиловка гына бик каты рәнҗедем. Күңел бакчамда көч түгеп үстергән иҗат җимешемә шакшы кулларын сузуы аның һични белән аңлатып булмаслык оятсызлыгы, хәтта кабахәтлеге иде. Мин бит ул бабайны һич кенә дә начар кешедер дип белмәдем. Күз алдымда абынып китте, йөзе каралды. Хәерлегә булсын! “Мөхәммәдьяр” драматик поэмамның авторы Шакир Һабилов икән бит, йа Хода!.. Ничек шулай дип дәгъваларга вөҗданы җитте икән? Январь, 1999.
КИТАП КЕШЕСЕ Хикәя
Кеше китап укудан ямь табарга, күңеленә рәхәтлек иңдерергә тиеш. Әгәр дә бу халәткә ирешә алмый икән, аның җаны да тутыга башлый. Инде аңа китапның рәхәте калмый. Әмма шунысын да онытырга ярамый, һәртөрле кулланмалар — алары да китап — башыннан ахырына кадәр күтәрелми укыла торганнардан түгелләр, андыйлары мохтаҗлык төшкән саен гына, киңәш өчен дип мөрәҗәгать ителүче чыганаклар гына. Һәм китапның бик тә кирәклеләреннән саналалар. Ә җан өчен матур әдәбиятның булуы яхшы, болары исә — тормыш дәреслекләре, матурлык чыганаклары. Әйтәләрме: “Дөньяны матурлык коткарып кала!”— дип? Менә шул дөньяны коткаручы китапларның һәр халыкта хәтта үзенеке генә дә булуы мәслихәт. Бер милләт әдәбиятының җәүһәрләре икенче бер кавемгә ярап бетә алмый, моны яшереп торасы юк. Үзеңнеке үзәккә үтә инде ул, билгеле, кешенеке кешләктә генә кала. Мин үзем кечкенә чагымнан, табигый, бик күп әсәрләр укып чыкканмын икән. Әмма нәфесем канәгать итә алмыйча, нисбемне һәрвакыт бу яктан зур ялкаулыклар күрсәткәнлектә гаепләргә ярата идем. Имеш, мин китап күргән кешеме соң? Имеш, ни укыганым бар соң әле? Юкса, адәм заты ишетмәгән һәм белмәгән әллә нинди кавем һәм милләтләрнең олы вә кече каләм әһелләренең хәтта һичбер әһәмияте юк язмаларын да актарганмын, укыганмын, сәхифәләренә күз нурымны түккәнмен. Кешеләр белән күбрәк аралаша башлагач кына балачактагы тырышлыгыма яшерен генә сокланмый кала алмадым. Гомерем буена китап тәрбиясендә булганмын ләбаса! Шунлыктан үзем хакында: “Мин — китап кешесе!”— дип әйтә торган булып киттем. Китап минем киңәшчем дә, фикердәшем дә. Әмма дөнья йөзендә язылган һәм язылып бетелүче барлык әсәрләрне дә укып чыгу мөмкин хәл түгел. Үземне китап кешесе, китап баласы дисәм дә, тормышны да шактый күрергә туры килгәнлеген яшерми әйтергә тиешмен. Хәер, хикмәт анда гынамыни? Әткәй китапка артык ихлас булуымны яратмый, шулай да теләкләремә каршы да килә алмый иде. Мин һәрвакытта үземчә булдым. Һичнигә хәйран итмәдем. Максат җебемне кулдан ычкындырганда да бәхәсләшеп торырлык түгел идем. Китап ни кушса, шуныңча булдым. Һәр укыган әсәремнең каһарманына “әверелеп”, әле данлыклы Франциягә, әле кеше яшәми торган кыргый утрауларга, әле Аляскага, әле сугышлы башбаштак Германиягә “барып чыгам”, Мисыр фиргавеннәренең мәкерләрен ачам, борынгы Римда йөрим, Әфләтун һәм Аристаның шәкертләренә әвереләм. Мин — акыллы индеец та, белдекле эзтабар да, башкасы да. Кичә генә шпионнарны куып йөрсәм, бүген мушкетерлыкка кабул иттеләр. Бусы — озаккарак, ун ел узгач, егерме, аннан егерме биш ел үткәч... Иртәннән кичкә кадәр, аннан төн урталарын уздырып, төштә дә тәхет интригаларында катнашып, ахырда һәммәсеннән дә өстен чыгып, баһадирлыгым, акылым, затлылыкта өстенлегем һәммәсен сокландырырга тиеш. Әмма иптәш малайларым, сыйныфташ кызлар гына кемлегемне белеп бетермиләр. “Кыланма инде!”— дип ачуланалар, үпкәлиләр, ә минем исем дә китми. Чөнки әле генә укып яткан китабымның төп каһарманы, алдын-артын уйлап тормастан, утка да керә, суга да чума. Андый да булдыклы кешенең дөнья йөзендә күләгәсе дә йөрмәгәнен уйлап та карамыйм. Минем идеалым судан коры, уттан көйми чыга. Ул да түгел, тагын китапханәгә йөгерәм, бу юлы Мичурин хакындагы китап бирәләр. Күп тә үтми, мин дә иң шәп бакчачыга әвереләм. Хезмәт дәресләрендә укытучыбыз Әхмәт абый, баш киемен чак кына кузгата-кузгата, пеләшләнүгә юл алган түбәсен сыпырып, калын күзлеген рәтләп, олы һәм мәгәрем ки тотрыклы борынын урынында микән дигәндәй кузгаткалап ике сүз әйтергә өлгергәнче, мин бишне өстәп куям: — Кискеч, тишкеч, кимергеч бөҗәк һәм кортларга каршы көрәшкәндә агуны бер чиләккә йөз грамм микъдарында салып эретәбез!.. Әхмәт абыйның янтайган эшләпәсе баш түбәсеннән төшеп китә. Карларны хәтта агачлар ышыклаган караңгы бакча почмакларында да эретеп бетерергә өлгергән, дөньяга җылы һава бөркегән кояш нурларында тирләгән пеләше белән бергә күзлеге ялтырап китә. Кая әле ул белдекле малаегыз дигәндәй күзләре белән мине эзли. Һәммәбез тезелешеп баскан. Мәктәп бакчасының бердәнбер казылмый калган иңгә-буйга икешәр аршынлы җиренә егерме бишебез дә сыеп беткән. Ул арада мин Нәзиләнең артына качам. Ул чәрелдек тә, сатлык та түгел. Мине гел дә яклый. Әгәр дә әнисе укытучы булмаса, кара бөдрә чәчләренә, матур күзләренә әллә кайчан гашыйк булыр идем инде. Юклыгыма гаҗәпләнеп, Әхмәт абый сүзләремне кабатлый. Ул уйланып тукталуга, мин тагын өстәп куям. Дәрес өзелә. Аркама ике чиләк сыйдырышлы авыр агу сиптергечен астырып, алма арасына кертеп җибәрәләр... Корткычларга каршы көрәшергә... Бер атнадан әнкәй мине район үзәге хастаханәсеннән җитәкләп алып кайта. Ярый әле исән калганмын, агуланып үлмәгәнмен, имеш! Анда ничек барып эләккәнемне белмим, әмма мәктәп бакчасына агу сиптергәндә үзем агуланып ауганмын да күмхуҗның болай да ярым җимерек машинасын тәмам таралып беткәнче район үзәгенә кадәр дөбер-шатыр куып килгәннәр. Очалар гына икән. Ә минем ике күзнең берсе дә ачылып карамаган. Ул, мине коткарып калган машинаны, әле кичә генә, Бөгелмәгә, тимер өеменә илтеп бушатырга алып киткәннәр ди. Моңа кадәр көне-төне руль артыннан төшмәгән Сәгыйрь абый хәзер атка күчкән. Моның өчен мине гаепләмәсәләр инде... Хәер, минем хәл белән авылда кызыксынып караучылар булмады. “Арба ватылса — утын, үгез үлсә — ит”,— дигәндәй, исән икәнлегемне үз күзләре белән күргәч, шул җиткән идеме? “Татар — күрми ышанмый” шул ул, күргәч, сораштырып торуның кирәге дә юк. Дөньялыкка хәйран итеп торалар димени? Һәркемнең үз хәсрәте, үз бәйрәме, минем дә эшем дөньяның үзе кебек үк дөнья иде: укымаган китапларым авылыбыз клубында киштә-киштә икән. Инде генә гарәп чүлләрендә могҗиза колы булып йөри идем, Америка урманнарында аюлар ауларга тотындым, Ерак Көнчыгышка җитеп, Нурихан Фәттахка “ияреп” йөрдем, укларын сызгырттым... Саный китсәм, чиге юк. Әле Таң-батыр булдым, әле Шүрәленең ничәнче тапкырдыр бармакларын агач ярыгына кыстырып киттем, Су анасының алтын тарагын урлавыма үкендем... Ә көннәрнең берендә миңа матур чәчәкле хат килеп төште. Язу рәвешенә, сүзләренең матурлыгына игътибар иткәндә, бер-бер чибәр кызның каләм җимешеннән иде. Инде өч тапкыр укып чыктым һәм җавап язарга булдым, юкса үпкәләр дигән фикергә килдем. Бу вакытта дүрт мушкетер белән тагын Франциядән Англиягә, инглизләрдән французларга “ат чаптыра”, кардиналның шпионнары белән чәнчешә, Боносье ханымга үлеп гашыйк идем. Миңа хат язган кыз күз алдыма шул ханым кебек чибәрлектә тиңе юк сурәтендә килеп басты. Тик Дюма әфәнденең китапларында миңа кулай һәм күчереп кенә җибәрерлек бер генә хат өлгесе дә юк иде. Тәмам гаҗиз булгач, үзем иҗат итәргә уйладым. Әмма бу эшнең бик тә авыр икәнлегенә хәйран итәргә туры килде. Ике-өч җөмләдән артыгына китә алмадым. Ахырда нәкъ француз маркизларыча итеп бик мул затлы гыйбарәләр тезмәсеннән торган җөмләләр белән чуклап хатымны тәмамладым, кабатлап укып та тормастан садак-конверка салдым. Кемлегемне һәм мәртәбәмне раслый торган тамгам да, мөһерем дә юк иде. Шунлыктан аны үзем уйлап табарга булдым. Йөрәк ясадым, нәкъ уртасыннан ук белән тиштердем дә, очыннан каннар тамызып, күл иттем. Имеш, бу кыз минем йөрәкне менә шулай яралаган икән! Әмма болар белән генә канәгатьләнмичә, бер ягына гөлчәчәк, икенчесенә шайтан таягы рәсемнәрен төшердем. Бәлки болай ук кирәк тә булмагандыр? Әмма минемчә, хат язып җибәрүче шул сөеклем артыннан бер көндәшем һичшиксез йөрергә, йөрәген яуларга тырышып маташырга тиеш иде. Ә мин, имеш, йөрәге яралы, гыйшкымнан зар һәм интизармын! Озак көттермәде, аның да җавап хаты килеп җитте. Яшермим, көткән идем. Тиз арада бусына да җавап язып җибәрдем. Мин инде ул вакытта капитан Грантның балалары белән Австралия аша кичеп бара идем. Сөеклемнән тагын да хат килеп иреште. Мин җиденче кат күктә генә булмаганмындыр. Дөньялыкның хәйләләре онытылды. Күңел һәм хисләр — саф, ялганның нәрсә икәнлеген дә белмәгән чаклар иде. Хатлар ике арада йөри торды. Әмма көннәрнең берендә алар миңа бик таныш булып тоела башладылар. Ул вакытта Аяз Гыйләҗевнең “Кызлар хатлары” китабы өстәлемдә иде. Хәйран калдым: язучы абый боларны каян белде икән? Сөеклемнең хатларын кайчан укыган да ничек күчереп алган? Бу хәл сөенечле дә, көенечле дә тәэсир итте. Алган хатларымны тезеп куйдым, китап белән чагыштыра башладым. Аерма юк иде. Хәйран калып, киләчәктә нинди хатлар аласымны укып чыктым да, шуларның берничәсен рәттән күчереп алып, сөеклемнең үзенә җибәрдем. Әмма үпкәләттем булырга кирәк, инде картаеп барам, әле һаман җавап хатын алганым юк. Кешеләрнең инде балалары үсеп беттеләр, ә мин әле өйләнмәгән дә. Январь-февраль, 1999.
САЛЫМ ИНСПЕКЦИЯСЕ Хикәя
Салым түләүче белән салым җыючы бер-берсен һич тә өнәмиләр. Хәер, кайда ничектер, әмма безнең шәһәрдә ул кимендә, артыгы белән булмаса, биш-ун тапкыр шулай. Салымчы салымлының тиененә кадәр кырып алырга гына тора, тәмам савып бетерү теләге. Иртәгәсе көнгә бөтенләй дә салым түләрлегеңне калдырмаска да күпне сорап тормастыр, мөгаен. Артыгын түләтсә түләтә, әмма үзең онытып бер тиенеңне генә дә бирми калдырсаң, сумы белән каера. Биш сум эшләсәң, кем әйтмешли, кимендә яртысына кулын суза да суза инде. Аның белән канәгатьләнсә ярый да шул... Хәер, законнары да шундыйрак инде аның. Әле салым җыючы үзе миңа зарланып торган булды: — Кешечә кыланабыз! Аз алабыз!— Имеш... Әмма әйтми шул, бар казанганыңны суырса да җаны тынычланмаячак бит, йөзенә чыккан. Шундый кешеләрен каян табып бетерәләр диген? Әллә инде үзләрендә махсус үстерәләр. Дикларация төзеп илткән идем, салымчыларның берсе әйтә: — Кул кычыта!.. Чәпәп куйдылар. Оятлары да юк икән. Салымны да чиста, саф керемнән түгел, валовойдан түләтәләр, ягъни алырга тиешле булып та тәтеми калган акчаң исәбеннән инде. Ә чыгымнарың бар икән, алары һичкемне кызыксындырмый ул! Ә, ни шул, зарланып торасы түгел: зәкәт түләү, ягъни салым бирү — изге эш. Аллаһы тәгалә үзе кушкан биш фарызның берсе. Әмма, ни, болай ук таламасалар да ярар иде дә... Мин үземне өлге булырлык гражданнардан исәпли идем. Хөкүмәт ниләр генә кыландырса да ләббәйкә тотып торам. Халык файдасына дип әйтәләр икән, ни кыландырсалар һәм кылсалар да ярый, имеш. Каршы килерлек түгел. Халык исеменнән генә талыйлардыр инде, анысы, белмибездер генә. Халык исеменнән хөкем итәләр, халык исеменнән бәйрәмнәр уздыралар, халык исеменнән кануннар язалар, халык исеменнән барысын да эшлиләр. Әмма халыкны бик үк истә дә тотмыйлар. Боларын һәркем белә, шуның өчен дә: “Ник соң әле кемдер кемнеңдер кайгысында йөрергә тиеш?”— дип куючылар аз түгел. Тормышлар шулай ук булып китте микәнни? Бу җыелган салым кая китә диген? Кемнәрне баета? Җир-су өчен түләнә торганын әйтәсе дә юк инде аның, ә менә бу шәхси керемеңне декларацияләп, ягъни ачып салдырып, капчык төбеңне кактыруларын нәрсә дияргә икән? Урамда берәү: “Талыйлар, талыйлар!”— дип кычкыра иде, аңа бөтен кеше шаклар катып, аптырап карап тора, ә мин милиция чакырттым. Ә ул кычкыручы салым инспекциясен ачуланып маташа икән, адәм көлкесенә калдым. “Син нәрсә, изге хөкүмәтебезгә тел тидерәсең?”— дип, тегене дә җилтерәтергә тотынган иделәр, аңга килергә өлгергән хатыннар йолып алып калдылар бичараны. Өнәми салым түләүчене салым салучы хөкүмәт. Мәрхәмәтсез кылана. Сарыкка ташланган бүре шаярып кына бөтен көтүен кисеп-турап ташлый, ә үгезгә — гайрәте җиткәне генә сикерә. Мин ул туксанынчы елларда бер-бер артлы ике китап чыгару бәхетенә ирешкән идем. Каләм хакына кул җылытырлык кына булса да акча бирделәр. Ул арада ел тәмамланып өлгерде. Ни казансаң да, шул керемнең унике өлешен дәүләт салымына юллап торалар. Керемнең артканы саен салымы да зурая, проценты да арта. Бер кешенең үлми яшәве өчен алты йөз (ул вакытта акчаны меңнәр белән саный идек) меңнәр тирәсе акча да җитә икән. Ел буена эшләп тапканым, йокысыз төннәрем һәм көннәрем хакы унике миллионнан артып киткән. Илдә инфляция котыра. Бүгенге меңлек иртәгә шырпы алырга гына җитә. Акчаның мул еллары да була икән ул! Шәһәр транспортына бер утыруың гына да бер мең сум тора. Акчаның нүлләре күп, мәгънәсе тиен хакындагы чаклар. Еллык керемнән дә бик шәпләп салым каералар икән. Һәрхәлдә теге елларны шулай булды, быел гына тәртип үзгәрмәс. Бер-ике ел рәттән барып, шактый гына гаҗизләнгән, салым түләүче дигән гаебемне күтәргән идем. Быел алдатмаска исәпләдем. Иртәрәк торып, таңнан ишек төпләренә барып бастым. Мөмкин булганнан барлык белешмәләрне җыйнарга өлгергән идем, алларына китереп салдым. Мине тикшерергә алынган Светлана исемле яшь инспектор ханым, куян өстенә карчыгадай ташланган кебек, бәгыремне ерткалап бетерде... — Сезнең чыгымнарыгыз безне кызыксындырмый,— ди бу, юрганыңа карап аягыңны сузарга иде дигәндәй,— табышларыгыз хакында гына исәп-хисап бирегез! Ярый әле башкарып чыктым. Чиләнә торгач, бер хикәя язганым кадәр кәгазь-кара бетердем. Декларациямне тагын өстәлләренә китереп салдым. Тотынды ханым исәп-хисапка. Ул тирли — мин тирлим, ул усаллана — мин шомланам, ул елмая — минем эчкә җылы йөгерә. Тегендә дә, монда да кулларымны куйдырта, имзаларымны ала, алдыма үзе бер дәфтәр калынлыгы булган декларация кәгазьләремне китереп сала. Урындыгымнан егылып төшәм. — Сигез миллион ярым! Йа Хода, ике китабымның берсен, калынрагын хөкүмәт файдасына язганмын. Җиде мең генә түләгәннәр иде. — Анда безнең ни эшебез бар? Рәсәй дәүләтенең ясак җыючы түрәсе булуының барлык мөмкин саналган өстенлекләреннән тулысынча файдалануның бөтен рәхәтлекләрен җаны-тәне белән татыган шушы марҗа ханымның баш түбәмнән бәреп чыккан төтенгә исе китеп, борыны майлы таба тәмен сизенде, ахрысы, сөенеп куйды: — Безнекеләрне белерсез! Сөякләремне чак җыештырып, рәхмәт әйтеп хушлашу әдәбен дә җиренә җиткереп, өстемә өелгән йөктән сыгылган хәлемдә чыгып киттем. Бу кадәр акчаны кайдан табарга дигән хәсрәт караңгылыгыннан ай буена да котыла алмыйча йөрдем. Шул хәлемдә наширемә килеп кердем. — Берәр язган әсәрең юкмы соң?— ди бу.— Шуның гонорарын салымга юлларсың. — Бар!— дидем, чиксез сөенеп: — Шигырь, роман, повесть, хикәя, мәкалә, эссе!.. Җаныгыз ни тели, шундыйны! — Юк, аларны кеше укып азапланмый, бүтәнрәкне... “Хәтер капчыгында” шактый актарынып, борынгы әдәбиятыбыздан гүзәл бер ядкәрне басма өчен әзерләп бирергә вәгъдә иттем. Дөресрәге, ул инде әзер иде. Китереп тә бирдем, каләм хакын да түләде, рәхмәт яугыры! Салымга илтеп тә тапшырдым. Борынгы татар шагыйре дә бүгенге Рәсәй файдасына ул әсәрен язган булып чыкты. — И ахмаклар,— дип җаным әрнеде,— татар тарихын ачуланган булалар тагын, мыскыллыйлар, ә шул борынгыларның бүгенге бәхетсезләр файдасына хезмәт иткәнлекләрен уйлап та карамыйлар... Бераздан тагын да әйтә куйдым: — Юк, бик яхшы беләләр, әмма белмәмешкә генә салыналар! Шулай бераз вакытка салым инспекциясе хәвефеннән котылып торам. Бер ай дигәндә тагын чакырттыралар. — Ни бар иде? Түләдем бит инде!— дим, керә-керешкә. Ә алар, үз дәрәҗәләренең мәртәбәсен яшермичә генә: — Тикшерәбез әле менә!— дип әйттеләр дә, дүрт ягымны да кыйбла ясадылар. Тынычланырга гына өлгергән идем, тагын чакыртып хат җибәргәннәр. Бардым. — Ни булды?— дим. Болар, олы кешеләр, тагын да үз дәрәҗәләрен зурайтып: — Тикшерәбез әле менә!— диделәр дә, хәлемне сүгендерер дәрәҗәгә төшереп чыгардылар да җибәрделәр. Тагын бер тапкыр шулай мыскылласалар, башаяк китерәм үзләрен дип ниятләп йөргәнемдә өченче тапкыр хат килеп төште. Ачуымның килүләре шартларга җиткән пар казаныннан да арырак иде. Ишекләреннән бәреп диярлек барып кердем. — Сез нәрсә? Мине мыскыллап, юк белән өченче тапкыр чакыртасыз!— дип әйтергә, ачуымны белдерергә өлгермәдем, алар: — Керемегезне бездән яшереп калдырмаска кирәк иде!— димәсеннәрме. Телсез калдым. Бераздан гына аңыма килеп: — Ничек?— дип сорарга көчемнән килде. — Менә боларны карагыз. Белешмәләр! “Казан” журналы... — Минем алардан акча алганым юк! — Анда безнең ни эшебез бар? Алар сезгә түләргә тиеш булганнар... Акча бирүләре мәҗбүри түгел. Язганнар икән, алырга иде, салымын да түләргә кирәк иде! — Кереме булмаганда да шулаймы? — Әйе! Безнең анда ни эшебез бар?!. — Оятсызлар! Бу сүзем артык иде. Шулай да аларның исе китмәде. Алу-алмавым хакында белешмәләр китереп карарга киңәш иттеләр. Башаяк килеп йөгердем инде. Икенче көнгә алып килсәм: — Бу нәрсә?— диләр. — Белешмәләр, “Казан” журналыннан... Әйе... Алардан әлеге көнгә кадәр бер генә тиен дә акча алмавым хакында! — Кем сорады? — Ничек инде кем? Үзег-гез! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|