ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 38 страницаМөнирәнең чибәрлегенә шулай да Галиәхмәт биһуш кешеләрдән түгел иде. Әмма дә тәэсирсез-җансыз ир-атлар хисабында да булмады. Бодайны җил җилгәрә, адәмне — мәхәббәт, дигәндәй, аның бер тузынып, югалып алу уенда бар, әмма кулыннан гына килми. Моның сәбәбе акчасызлык һәм хәйлә ятьмәсен хатыннарның тыштан тын күренгән күңел күлләренең төбенә сала белмәвеннән түгел, бәлки күптән инде егетлек яшеннән узып барганлыгын төшенмәвеннән иде. Гомернең шәп чаклары да була икән ул, алары да уза икән. Егет чагыннан тормышка чумып, ир уртасы чорына ирешү белән генә дә шул итагать аталган йөкне җилкәдән селкеп ташлау мөмкин түгел шул. — Очрашырга иде...— Галиәхмәтнең бу тәкъдиме авызыннан үз теләкләре белән, мантыйкый сәбәп илә чыкканлыктан, Мөнирә дә элеп кенә алды: — Кайда, кайчан?.. Ялындырырга исәбе юк икәнлеген юри сиздерде ул. Кармагына Галиәхмәтнең күңел күле төбендәге хыял шыртлакасын каптыруга, аны суырып та чыгарырга өлгерде: — Бәлки театрдадыр? Мондый ук әрсезлек Галиәхмәтнең планына керми иде. Ярты Казанны җыя торган “Бәйрәм концерты”на йөрергә бер дә исәбе юк. Әмма аның хыял шыртлакасы Мөнирәнең табан астында бәргәләнә иде инде. Телефонның ике башындагы ике як та авыр итеп тын алыштылар. Әгәр дә телефон челтәрен исәпкә алмасак, авызга авыз куешып сөйләшкән кебек иделәр алар. — Ә үзең килеп чыксаң? Галиәхмәтнең тәкъдимен Мөнирә шунда ук кабул итте. Әмма ялындырырга булдымы, мутланырга маташкан ирнең әлеге дә баягы хыял шыртлакасын киредән күңеле төбенә ташлады. Мескен, урын таба алмыйча, кысылып калган күңеленең ярыннан-ярына ташланды. — Бүген хезмәттәшем Хәйфиянең туган көне иде. Аннан соң, ни, элеккесе кебек бәйләнеп интектермәсәң генә!.. Сүз бирәсеңме? — Сүз бирәм!— диде Галиәхмәт, һәрхәлдә чынга ялганны катыштырып һәм бу вакытта Мәҗнүн кебек дивана хәлендә калганлыгын тавышының йомшаклыгы белән раслап. — Ярый, алай булса килермен!— диде Мөнирә, тантана итеп. — Көтәрмен!..— Галиәхмәт бөтен барлыгы һәм юклыгы белән тулысынча Мөнирәнең ятьмәсенә уралды. Телефонын куйганында инде тәмам хәлсез иде. Имза алдырыргамы дип бу вакытта кәгазьләр күтәреп кергән урынбасары Сәкинә Хәкимовна, гөл йөзен сулдырып, тәүфыйклы күзләрен акайтып, хәйран калган хәлендә аңа карап тора иде. Галиәхмәтнең ни хакында озаклап сөйләшүен төшенмәгәнлектән аның ачуы килдеме, әллә бүтәнме, күзләре усал караш белән төбәлгән иделәр. Бу — битәрләү иде. Ризасызлык. Хатын-кызлар шулай инде алар, балалар кебек, үз кул астында эшләгән ир-атларны сөйкемсез уенчыклары урынына, хуҗаларын — ирләре, хәтта уллары мәртәбәсендә күрәләр. — Нәрсә бар иде, Сәкинә Хәкимовна?— Телефон трубкасын ашыкмый гына урынына куйганнан соң, ханымның усал күзләре белән очрашкан Галиәхмәт үз урынбасарына өстенлек һәм кызгану хисе катыш тәвәккәллеген яшермичә карап куйды. Дөньяның бөтен ямен җыеп, ирләр коллективында чәчәк атып йөргән Сәкинә Хәкимовнаның бу рәвешле сулып төшкән хәлен ул әлегә беренче тапкыр күрә иде. Җавабын да ишеткәч: — Телефоннан бик озак сөйләштегез...— Галиәхмәт акланырга мәҗбүр булды: – Баш катыралар инде, кирәк кешем иде... Ялганлады. Мөнирәне бер кочаклап йоклау хыялы аның күңеленә кереп ояларга өлгергән инде. Алар элегрәк үк телефоннан гына танышкан иделәр, менә якынлаша да баралар. Дөресен әйткәндә, Мөнирә, агентлык хезмәткәре буларак, яңалыклар җыйнаган чагында аның телефонына туры килде. Матбугат сәхифәләрендә үз исемен укып куаначагын күзаллап һәм хыялына беркетеп өлгергән Галиәхмәтнең башы күккә тиде, күңеле сөенеч нуры белән тулды. Мөнирәгә кирәген дә, кирәкмәсен дә сөйләп бирде. Шул вакыйгадан соң Мөнирә аңа исенә төшкән саен һаман да шалтырата торган булып китте. Галиәхмәтнең исеме телгә алынмаса да, эшләре хакында хәбәрләр матбугат битләрендә күренгәләде. Әмма ни өчендер аларда әле даталар, әле вакыйгалар буталып, булмаганны булды дип, булганны булмады дип тә белдергәләделәр. Галиәхмәт аларны үзенең иркен холкын сабырлык чишмәсе белән сугарып торган күңеленә бикләп куя барды. Гаугалары чыкмагач, матбугаттагы ул хаталар да онытылдылар. Гәзитәдә кем нәрсә язмас, әнә “Вечерняя Казань” белән “Татарстан яшьләре” алдаудан туктамыйлар, ә үзләрен укуы кызык, кемнең генә сөяген юмыйлар. Халык гайбәт ярата инде ул, дөресенә кызык өчен су куша, борчакны шыттырыбрак җибәрә. Баксаң, ялганы да дөрескә чыга. Сәкинә Хәкимовна аннан тагын да сүз көткәнгә күрә генә Галиәхмәт бүгенгә нинди кичектергесез эшләр барлыгы белән кызыксынды. Имеш, онытып җибәрмәдеме икән? Аннан соң ике-өч кәгазьгә имзасын салды да өстәлендәге бүтән язмаларында актарына башлады. Сәкинә Хәкимовны бу вакытта чыгып китәргә тиеш иде. Әмма һаман урынында калды. Галиәхмәт аңа шунда гына, нәрсә торасың инде, бар, эшеңдә бул дигәндәй карап алды. — Бүген тагын төнгә кадәр эшлисезме?— дип сорады Сәкинә Хәкимовна. — Әйе,— диде Галиәхмәт,— эшләрем күп... — Иртәрәк китәргә иде... — Рөхсәт!.. Әмма Сәкинә Хәкимовна бу сүзләре белән Галиәхмәтнең дә эштә соңармавын үтенгән иде дә, аңлатып кына җиткерә алмады. Аларның арасында дустанә якынлык юк иде, югыйсә. Үпкәләде булырга кирәк, кисәк кенә борылды чыгып китте. Бүлмәсендә иркен бушлык тоеп, Галиәхмәт киерелеп куйды. Игътибар үзәгендә булу аның күңелендәге рәхәтлек тойгыларын уята иде... Ә беркөнне Мөнирә аңа үзе килде. Эшнең тыгыз вакытында, инде аның чакырылып та күренмәве сәбәбеннән, берәр яры йөгерткәннәрдер әле дип көтүдән туктаган чагында өрфия күлмәктән, ясалган чәч һәм бит белән ишегеннән узды. Галиәхмәт аны бу кадәр чибәр дип күз алдына китерми иде. Урындыгыннан егылып төшә язды. Мөнирәнең шул гүзәллеген, бизәнеп-ясанган хәлендә килүен үзенә аталган дип кабул итте. Әмма аларның бәхете барып чыкмады. Көтелмәгән җирдән Галиәхмәтнең тагын да бүтән дуслары килеп, алар белән мәҗлескә китәргә мәҗбүр ителде. Үзләре белән Мөнирәне дә алмакчылар иде, ул нигәдер ялындырырга уйлады. Ә юк, дөресен генә әйткәндә, бер кибеттән икенчесенә тукталганда Мөнирәне онытып калдырдылар. Галиәхмәтнең дусларына аның кирәге юк иде, ә үзе игътибарсыз булды. Төнлә, рәхәт йокысыннан уянып, дөнья барышы хакында уйланып ятканда хәтере яңарып, ул мәнсезлеге белән Мөнирәне ничек кимсеткәнлеген аңлап алды. Бәгыре киселде. Аның чибәрлеген уйлап, махсус үзенә аталганлыгын хыял итеп, гүзәллектә тиңе булмаган үз хатынына аркасын куйды. Бусы — үзенеке, әллә кайда качмаячак, ә менә Мөнирә — башка, асылынсаң да асылын агачның асылына! Галиәхмәт хыял эчендә йөзде. Мөнирә аңа фәрештәдәй тоелды. Ул аның кибеттә махсус юкка чыгуын да, дуслары арасында бу болын күбәләген бик яхшы белүчеләрнең дә барлыгын белми, башына да китерә алмый иде. Шунда хатыны кайнар кулын Галиәхмәтнең күкрәгенә куйды. Вакытсызрак иде. Галиәхмәтнең күңел бүлмәсендә Мөнирәнең сурәте бизәнеп утырганлыктан, бер кашык су белән йотарлык хатыны нәфес учагына ут сала алмады. Ул шулай назлы кочакта Мөнирә хакында хыялланып йокысын дәвам иттерде. Эшкә килүгә, аңа шалтыратты. Гафу үтенде. Бераз үпкәләгән дә икән, рәхмәт яугыры: — Сезнең вакытыгыз юк иде шул, хәлегезне аңладым. Үзем соңармасам, икенче төрле булыр иде,— дип тә әйтүенә, Галиәхмәтнең куырылырга әзерләнгән хыял бөреләре кабат чәчәккә күмелде.— Очрашуны бәлки кабатларбыз? — Нәрсәгә? Галиәхмәт коелып төште. Үзен Мөнирәнең ошатмаганлыгына шиге юк иде. Әмма бу фикере белән килешергә теләмәде. Өендәге чибәр хатынын онытып, бу тавис кошын ничек тә кулына төшерергә уйлап тиз арада планнар корырга өлгерде: — Бүген миңа һичкем килмәячәк. Бәйрәм алды. Бераз сөйләшеп утырырбыз... — Ә аннан соң?— Мөнирәнең алай әйтергә әлегә хакы юк иде. Үпкәләү төсмерен Галиәхмәт тавышына чыгарды: — “Аннан соң” дигәнен бәлки әйтмәскә кирәк булгандыр? — Сез шулай уйлыйсызмы? — Әйе, шулай уйлыйм!— Галиәхмәт алдый иде. Теләге бөтенләй башкача булганлыктан, ничек тә тел төбен яшерергә омтылды. — Сүз дә бирәсезме? — Әйе! — Нәрсәгә?— Мөнирәнең тел төбен Галиәхмәт аңламый калды, сүзләрен кабат тәгәрәтте. Сөйләшү икенче тапкырда да шул ук үзәннән акты. Сүзләр яңгырының ахырында бу юлы кояш чыгарып, Мөнирә, әгәр дә бер-бер эше килеп чыкмаса, очрашу һичшиксез мөмкин булачагына вәгъдә бирде. Көн ахырында үзе шалтыратып белдерәчәген дә әйткәч, Галиәхмәтнең күге түгәрәкләнде. Үз дигәненә ирешкән бала кебек куанды, көне буе кәефле булды. Тавис кошын читлегенә бикләр өчен мең әмәлен барлады. Мөнирә аны алдамады. Сүзендә торды, ярты сәгатьтән килеп җитәчәген белдереп шалтыратты. Бүген ул артыгы белән чибәр, һәрьяктан мактап туймаслык, бәхет күгәрчене кебек гөр-гөр генә килеп торучан иде. Җиңел шәрабның шаукымы болай да саташкан күңелен бәйрәмли башлауга, Галиәхмәт, җаен табып, Мөнирәгә таба үрелде. Монысы киреләнгәндәй итте. Үртәлгән ирнең каны кайнарланды, күңеленнән бәреп чыккан хисләренең сабырлык чишмәсе тыныч кына аккан үзәнендә болганып, нәфес ташкынына әверелде. Иреннәргә ирен балы ябышуы гына аңа аз кебек тоелды, кочакка кочак кына да тар кебек иде. Әмма Мөнирә әйтеп куйды: — Ә сез сүз биргән идегез! Галиәхмәтнең бозавы үкерде, хисләр ташкынын боз каплады. Ул артка чигенде. Шулай да әйтеп куйды: — Иреннәрең татлы икән! Мөнирә аңа кушылды: — Сингә күчүебез яхшырак! Шуннан сүзгә сүз ялганды. Әмма уртак темаларының диңгезе ике-өч кәлимә алышу белән саекты да калды. Аларның икесенә дә бер үк ләззәт кирәк булса да, биргән антын Галиәхмәт әлегә боза алмады, хисләр бозавы инде тоз ялау белән мәшгуль иде. Мөнирә һаман да үрти торды. Затлы кигәннәрен төзәткәндәй итте, ирләрне эт халкына тиңләп нотык боткасын тугылады, коелырга өлгергән кершән һәм иннекләрен яңартты. Инде вакыт соң иде. Тавис кошын читлек янына китереп тә бикли алмаган Галиәхмәт, Мөнирәнең ирен читен үбүдән генә канәгатьлек табып, барча ирләрнең дә хатын-кызга кызыгудан, аларны үзләренеке итү теләгеннән ерак китә алмаулары хакында үгет-нәсыйхәтләрен тыңлап, бу сөйләшүдән тәмам арып һәм йончылып, үзенең кемлеген онытып һәм өметен сүзләр бозы астында калдырып, тизрәк бу очрашуны туктатырга һәм өенә кайтып китәргә ашыкты. Мөнирәне, бәласеннән башаяк дип, таксига утыртып, юл акчасын кулына тоттырып җибәрде. Шушы ханымның мәгънәсез нотыгы, аның ирләр хакында әйткәннәренең һәммәсен дә хатын-кыз турында дип тә билгеләргә мөмкин иде. Галиәхмәтне үз өендә чибәрләрнең чибәре, асыл кошлардан да асылрак күркәм хатыны көтә иде. Кайтып, аның мәхәббәт кояшында җанын җылытты. Әмма үзенең никадәр зур ахмаклык эшләми калуын әлегә төшенеп җитмәгән иде... Инде менә Мөнирә аңа кабат үзе шалтыратты, элекке очрашуда сөйләгән сүзләре өчен гафу үтенде һәм һичшиксез килеп чыгачагын белдерде. Галиәхмәтнең хисләре камилләнеп, җаны җиде кат күктәге җәннәт бакчасының чәчәкләрен өзә иде. Сәкинә Хәкимовна гына, оҗмах сакчысы Ризван кебек аны аннан сөреп чыгарды: — Аллага шөкер, ярый әле үз хатыным мондыйлар рәтеннән түгел!— дип Галиәхмәт үзалдына сөйләнеп маташты, Сәкинә Хәкимовна килеп керә күрмәсен дигәндәй ишеккә карап куйды. Бу юлы ул ачылмады. Галиәхмәтнең күңеленә рәхәт тынлык иңеп, эш вакытының ахырына җиткәнен көтте. Минутлары артыннан сәгатьләренең дә ничек узганлыгы сизелми калмады. Көн кичкә авышканда Мөнирә аңа кабат “кояшын чыгарды”. Гүяки дөньялыкның бөтен нурларын үзе белән бергә балкытып алып керде, Галиәхмәт күз алларының әлҗе-мөлҗе килүеннән аңсыз иде. Үбешү һәм кочышу ниятендә Мөнирәгә сузылды, әмма бернинди дә каршылык тоймады. Бу хәл аңа бик тә гаҗәп кебек тоелды. Инде дә Галиәхмәт комсызланмакчы иде, Мөнирә җай гына сүз кузгатты: – Машиналарыгыз яхшы сатыламы?.. Аның болай сөйләве һәм соравы Галиәхмәткә яңадан җан кертте. Ул тагын да кукраеп, үз кемлеген белгән хәлдә мактанып та куйды: — Әле конкурс игълан иткән идек. — Хәбәрдармын,— диде Мөнирә, кыенсынгандай итеп өстәп тә куйды: — Анда мин дә катнаштым, машина отарга өметләнгән идем... — Ә-ә, шулаймыни?— Галиәхмәт тагын Мөнирәгә үрелде, бит очыннан үбеп алды. Каршылык күренмәде. Шушы чибәр кочакта мәгәрем эриячәген уйлаган ирнең тәне кайнарланды, күзләренә шайтан чарының очкыннары төште. – Ничегрәк булыр икән? Мөнирәнең бу соравын Галиәхмәт аңлап җиткермәде. Сукыр үгез кебек мөгердәнеп ханымның чәчләрен иснәде. Акылы шашынып өлгергәнче Мөнирә тагын да өстәп әйтеп куйды: — Минем дә машинам юк иде... — Ничек?— Галиәхмәткә бу хәл бик тә сәер кебек тоелды.— Бүгенге көндә машинасыз кешеләр дә бармыни? Мөнирәгә оятрак булып китте. Барлык серләрен дә чишәсе килми иде аның. Галиәхмәт исәрләнеп ашкынды, кабалануы сәбәпле маңгаена тир бәреп чыкты. Сәкинә Хәкимовна калдырган кәгазьләр арасыннан конкурс йомгаклары язылган белдерүне эзләп тапты һәм: — ВАЗ машинасы ярыйдырмы? “Жигули”?— дип Мөнирә ханымга күтәрелеп карады. — Соңгы моделен... “Универсал”!.. Бу җавапны ишеткән Галиәхмәт шунда ук язып-сызып, таныклык сузды: — Алыгыз! Бүгеннән сез дә машиналы, тәбрик итәм!— дип зур канәгатьлек белән авызын ерды. Хәзер генә түгел, якындагы берничә ел буена аның борчагы яхшы пешәчәк иде. Ә Мөнирә исә: — Әллә ничек инде,— диде, киреләнгән сыман. Әмма таныклыкны алды, укыды. — Формаль якларын теркәү бүлегендә тутырырсыз!.. Галиәхмәт бу сүзләрен әйтеп тә бетермәде, ишектән бер кыз бала иярткән төссез ир заты күренде. Керә-керешкә әйтеп тә салды: — Хатын, күпме көтәргә була? — Ә, Гариф, кер-кер, кер әле... Менә Галиәхмәт әфәнде белән таныш. Дөнья дусларсыз бармый ул!— дип, Мөнирә сикереп торды, ире дигәненә хуҗаларча урын тәкъдим итте. Галәмнең күрке булган кояш болытлар артына кереп качтымыни, тутый кош читлек янында койрыгын гына болгады да очып китте. Галиәхмәт урындыгына сеңеп калды. Үзенең юләргә чыгуын төшенгән, әмма акылыннан яза баруын тоймаган хәлендә һәм бер ноктага төбәлгән сурәттә бик озак утырды. Мөнирәләрдән соң аңа бу көндә керүче дә, чыгучы да булмады. Май, 1999.
“КЫЯФӘТНАМӘ” СЕРЛӘРЕ Хикәя
Гомернең төрле чагы була: авыры да, җиңеле дә. Берәүләргә бер агач утырту да мәшәкатьле тоелырга мөмкин, икенче кешегә елганы кирегә бору да кул арты белән эшләнелгән кебек сизелергә. Шулай инде ул — һәрнәрсәнең үз җае! Хәер, сүзем ул хакта түгел. Борынгы китапларны укырга яратам мин. Ниндидер бетмәс-төкәнмәс рәхәтлек табам шулардан. Хәзер бик күп төрле тылсымнар, фаллар, тагын әллә нәрсәләр бар. Киштә-киштә, китап-китап, ак сихерче һөнәрен үзләштерәсең килмәсә, карасына әверелергә була — мең төрле киңәшләр белән тулган язмаларны наширләр калын һәм юка төпләнмәләрдә бастырып чыгара торалар. Ә халык — рәхәтләнә һәм рәхәтләндерә, болай да “яхшы” тормышларыбыз тагын да шәбәебрәк китә. Беркөнне, эш белән инде, инженер дусларга барып чыктым. Ул вакытларда борынгы “Кыяфәтнамә” дигән китапны баштанаяк сөреп-өйрәнеп чыккан чакларым иде. Урамнан килгәндә үк һәр каршы очраган кешенең йөзенә, чәченә, күзләренә карап: “Әнә, бу фәлән булырга кирәк!”— дип гоман итә-итә, фикер төймәсен уңнан сулга, сулдан уңга чигерә бардым. Ундүрт кешенең сигезе — хәерсез, берсе — шыр тиле, өчесе — тупас, калган өчесе бик яхшыдан булып чыкты. Бу саннарны гомум билгеләмә итеп алдым да миллион ярымлы Казан халкына бәйле чагыштырма тигезләмә төзеп, җавабын чыгардым. Дөресен әйтим, һич кенә дә башкатыргыч саннар түгел иде. Шәһәребезнең сигез йөз меңе — хәерсез, бер меңе — шыр тиле, ике меңе — тупас, калган өч меңе яхшыдан икәнлеген тәгаенләп, үземне дә, һәрхәлдә, өч меңнәр арасына керттем. Калган бер меңен исә алайлы-болайлыларга калдырдым. Дусларым, инженерлар, шулай ук сан санау, үлчәү, кисү кебек эшләр белән мәшгуль иделәр. Аларның килеш-килбәтләренә игътибар итеп, үзләренә өстән генә күз ташладым да, һәркайсына ярлыкларымны салдым. Исәп-хисабым буенча боларның күбесе сигез йөз меңнең санына керергә өлгерде, калганнарына да куелган бәяләрем, әйтә калсам, акыллары өчен сөенерлек түгел иде. Әмма алар мине күтәреп диярлек алдылар. Кайсысы җилкәмә кулын салды, кайбере кулымнан кысты, артыгы белән үз итеп чәчемне тузгытырга маташучылар да булды. Юк инде, анысына ук рөхсәтемне бирмәдем. — Кеше йөзен ясап күрсәт әле,— дип, шунда ук алдыма кәгазь-каләм китерделәр,— яки шакмаклардан, яисә өчпочмаклардан, я инде түгәрәкләрдән генә булсын... Җаның кайсын тели, шулай итеп... “Кыяфәтнамә” серләрен исемә төшердем дә, үз белемемә таянып, юри генә шакмаклардан сурәт ясый башлаган идем, алар: — Булды-булды, аңлашылды!— дип, тагын да шаулашып-шашынып алдылар. — Ну-у, егетләр, нәрсә инде бу?— дигән булдым, сер бирмичә. Әмма алар бөтенләй башка төрле нәтиҗәгә килделәр: — Син дә ахмаклар исемлегендә, безнең кебек үк,— дип сөенештеләр,— кешенең фикере-уе нинди, сурәт төшергәндә, хәтта эшендә дә ул шундый фигураларны сайлый, аларны җанына якынрак күрә. Киң күңеллеләр — түгәрәкне, акыллылар — өчпочмакны, ахмаклар — шакмакны... Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|