Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 42 страница




“Ә­мер би­рәм, фәр­ман итәм!— дип кыч­кы­ра мар­шал Гра­чев: — Нәкъ шу­лай эш­лә­гез, ип­тәш Әх­мә­тов, бер дә кур­кып тор­ма­гыз! Ге­не­рал Ра­ду­ев­ка да җит­ке­ре­гез! Нәкъ шу­лай бул­сын!”

Әй­тер­гә ге­нә рә­хәт, то­таш яу­ган ра­ке­та һәм ми­на­лар­ны узып чы­га­сы, дош­ман­нар­ны, ә, юк ла, бан­дит­лар­ны кы­рып са­ла­сы бар.

Я­рар, тә­вәк­кәл­лә­дек. Бе­рен­че һө­җүм­не яса­дык. Ә алар без­нең кай­да­лык­ны тө­гәл ге­нә бел­мә­гән­нәр икән, кү­реп тә ал­ды­лар, дө­бер-ша­тыр ки­те­рә дә баш­ла­ды­лар. Без­нең хәл­не бе­ле­шер­гә, яр­дәм итәр­гә Җо­һар Ду­дай ди­гән ба­һа­дир­ны җи­бәр­гән­нәр икән. Бу­сы да ге­не­рал.

“­Сә­лам, ип­тәш Әх­мә­тов!”— дип, ике ку­лын мө­сел­ман­ча су­зып кү­реш­те.

Мин дә юга­лып кал­ма­дым:

“­Чеч­ня­ның дан­лык­лы Ду­дай ба­һа­ди­ры­на сол­дат­лар­ча кай­нар сә­лам!”— дип, аны сә­лам­ләп, сә­ла­мен ка­бул итеп ал­дым.

“Эш­ләр ни­чег­рәк?” — ди бу, хә­зер үк су­гыш­ка ке­рер­гә, бан­дит­лар­ны кы­рып са­лыр­га әзер бу­лып, кар­шы­сы­на су­гыш план­на­рын җә­еп са­лып.

“­Ни­гә чи­ген­де­гез?”— дип, зә­һәр үке­реп, җан фәр­ман­га мар­шал Гра­чев йө­ге­реп кил­мә­сен­ме? Үзе­нең яны­на Аль­берт Мә­кәш­не дә ал­ган бу.

Те­ге, бә­лә­кәй ге­нә нә­мәр­сә:

“­Шим­бә­ләр­нең ки­рә­ген би­рер­гә, та­мыр­ла­рын ко­ры­тыр­га!”— дип бии-бии кыч­кы­ра.

Мар­шал Гра­чев­ны бар­мак тиб­рә­теп ке­нә үзе­мә ча­кы­рып ал­дым:

“­Бу кем бу?”— мин әй­тәм.

“­Мә­кә­ши!”— ди.

“­Ниш­ләп мон­да йө­ри?”— мин әй­тәм.

“Я­һү­ди­ләр­не эз­ли!”— ди бу.

“­Кем­нәр ул яһү­ди­ләр?”— мин әй­тәм.

“­Бел­мим,— дип то­ра бит.— Мә­кә­ши­нең сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да — бет яки бе­рәр корт бу­лыр­га ки­рәк. Рә­сәй­не бас­кан­лы­гы гы­на мәгъ­лүм!”

“Я­рар,— мин әй­тәм,— Мәс­кәү­гә җи­бә­ре­гез, Ду­ма­га! Шун­нан эз­лә­сен! Ка­зан­га те­лег­рам­ма бе­лән хә­бәр бир­сен, тап­кан­мы-юк­мы”,— ди­дем.

“Юк, кит­мим!”— дип тар­ты­ша бит Мә­кә­ши. Бәй­ләп, ба­шы­на чүл­мәк ки­де­реп, ку­лы­на бә­рәң­ге тот­ты­рып, көч-хәл бе­лән Мәс­кәү­гә очыр­дык. Ба­рып җит­мә­гән, чу­кын­ган. Әйт­кән иде аны Җо­һар:

“­Бул­мый, яр­ты юл­да егы­лып тө­шә бу”,— дип, пәй­гам­бәр, әү­лия икән. Нәкъ шу­лай бул­ды да...

Ә­сәр түз­ми, Так­таш­ның сүз­лә­рен бү­леп, үзе­нең бел­гә­нен кыс­ты­рып ку­яр­га өл­ге­рә:

— Җо­һар Ду­дай үл­де бит ин­де, һә­лак бул­ды, ник ал­дый­сың?!.

Так­таш мон­дый юк-бар про­во­ка­ци­я­ләр­гә ге­нә би­ре­шер­лек тү­гел ин­де. Теш ара­сын­нан гы­на тө­ке­рек йө­гер­теп тө­ке­рә дә:

— Әсәр бе­леп әй­тә,— ди, Ша­кир­ны га­җәп­кә кал­ды­рып: — Укы­ган ке­ше — укы­ган ке­ше ин­де. Бу ат пе­чү ге­нә тү­гел. Хә­реф ара­сын­да языл­ма­га­нын да аң­лый бе­лер­гә ки­рәк!

А­ның нәр­сә әй­тер­гә те­лә­гә­нен бер­кем дә аң­ла­мый ка­ла. Әм­ма үзен як­ла­га­ны өчен Әсәр чик­сез шат ин­де хә­зер. Ма­сай­ган кы­я­фәт­тә Ша­кир­га ка­рап, сө­зеп ма­таш­кан­дай ите­нә. Так­таш­ның исә алар­да эше юк, сөй­лә­вен­дә бу­ла:

— Җо­һар ба­һа­дир шу­шы су­гыш­та ут эче­нә ке­реп кит­те. Әйт­тем мин аңа, са­быр итәр­гә куш­тым. Юк, тың­ла­ма­ды! Әм­ма дә гәү­дә­сен тап­ма­дык. Исән­дер ул, ан­дый ке­ше үл­ми, ан­дый­лар­ны атом бом­ба­сы да ал­мый! Бер дә әл­лә кай­да бул­мас. Яра­лан­ган­дыр! Без­нең ра­йон­ның хас­та­ха­нә­сен­дә ге­нә ята­дыр әле, ба­рып ка­ра­саң...

Нәкъ шул­ва­кыт тык­рык ба­шын­нан би­ре та­ба тө­шеп ки­лү­че Җә­ми­лә әби кү­рен­де. Кы­ры­гын узып ба­ру­чы Так­таш си­ке­реп тор­ды, җит­меш­не узып кит­кән әни­се­нең:

— Улым, өй­лә җит­те!.. Аша­ры­ңа да ал­ма­ган­сың, кап­ка­лап кил!— дип дә­шү­е­нә, ку­лы­на сә­нә­ген алып, өе­нә та­ба ар­ган кы­я­фәт­тә ат­ла­ды. Бе­раз­дан гы­на ип­тәш­лә­ре­нә та­ба бо­ры­лып:

— Ярый, егет­ләр. Мин ашап ки­лим... Сөй­ләп бе­те­рер­мен! Ти­рес­не тү­гә то­ры­гыз!— дип те­лә­ген җит­кер­де дә юлын дә­вам ит­те. Аның ул сүз­лә­рен ни Әсәр, ни Ша­кир ко­лак­ла­ры­на эләр­ләр ке­бек тү­гел иде.

Бе­раз­дан ала­ры да сә­нәк­лә­рен сөй­рәп кай­тып кит­те­ләр. Бер­се дә төш­тән соң ки­лә­чәк, аран­нар ту­лып тау бу­лып өел­гән күм­хуҗ ти­ре­сен куз­га­тып ка­ра­я­чак һәм тү­гә­чәк тү­гел иде­ләр, аны­сы.

­ И­юль, 1999

 

 

­ ӨЧ АЛ­МА­ЛЫ МӘС­ЬӘ­ЛӘ

­ Хи­кәя

 

Ки­рәк бит шу­лай, го­мер­гә ике­ле­гә укы­ган, ко­ри­дор­ла­ры бе­лән бер­гә җи­де сый­ныф­лык мәк­тәп гый­ле­мен дә үз­ләш­те­рә ал­ма­ган, ин­де дә за­кон чы­гып, хө­кү­мәт та­ләп ит­кән­гә кү­рә ге­нә ур­та бе­лем­ле исе­ме бул­сын өчен та­гын да өч ел чал­бар туз­ды­рып йөр­гән, ан­нан соң сол­дат хез­мә­те­нә ба­рып кай­тып, дүрт­кә биш­не ку­шу­дан ар­ты­гы үзе­нә һич­ва­кыт ки­рә­ге чык­ма­я­ча­гын аң­ла­ган Фәр­ваз ма­те­ма­ти­ка укы­ту­чы­сын кия­ү­гә ал­ган. Әл­лә ке­ше­нең ке­ше­гә, кем­нәр­нең кем­нәр­гә кы­зык­сыз за­ма­ны иде­ме, я ин­де бү­тән бер сә­бәп бул­ган­мы, бо­лар ма­тур гы­на яшәп кит­кән­нәр, ара­ла­ры­на ке­рү­че, бу­тап-ни­теп йө­рү­че та­был­ма­ган. Ул ара­да бер-бер арт­лы ба­ла­ла­ры туа баш­ла­ган. Ха­ты­ны­ның акыл­лы­лы­гы ар­ка­сын­да Фәр­ваз­га да бә­хет ишел­гән. Ыбыр-чы­быр күм­хуҗ эшен­дә ге­нә йө­ре­сә дә, сөт җы­ю­чы итеп бил­ге­лән­сә дә, зав­хоз эшен баш­кар­са да — яр­ты йө­ген ха­ты­ны тар­ты­ша, кал­ган өле­шен үзе­нә так­кан ир җыр­ла­тып кы­на “тә­гә­рә­тә­ләр” икән. Тор­мыш­лар — шәп, ча­на­лар — көй­ләү­ле, ар­ба­лар — кел­те­ри ди­гән­дәй, һич кай­гы­рып то­рыр­лык га­мәл­гә бат­мый­ча ба­ла­ла­рын үс­те­реп, ке­ше ал­дын­да ала­ры дан­лы бул­сын­га ха­ты­ны ты­рыш­лык ку­еп, ин­де дә го­мер­нең кы­ры­гы­на җи­теп ки­леп ма­та­ша­лар, имеш. Кеч­ке­нә ба­ла­ла­ры — ян­да, олы­ла­ры очып ки­тә ба­ра. Мон­да да бар да көй­ле ди.

Ә бер­көн­не Фәр­ваз, кай­тып ди­ва­ны­на яту­га, улы бе­лән ха­ты­ны­ның сөй­ләш­кән­нә­ре­нә ко­лак са­ла. Әни­се өч ал­ма ха­кын­да мәсь­ә­лә би­рә. Улы­на ия­реп Фәр­ваз да йот­лы­гып тың­лый:

“­Бер кәр­җин­дә өч ал­ма бар. Өче­се дә кы­за­рып пеш­кән­нәр...”

Ма­ла­е­ны­кын­нан биг­рәк, Фәр­ваз­ның авы­зын­нан су­лар ки­лә. Яла­нып куя һәм ха­ты­ны­на:

— Мыс­кыл­ла­ма әле бу ка­дәр,— дип мы­гыр­да­на да бо­ры­лып ята.

Ә мәсь­ә­лә­нең дә­ва­мы бо­лай­рак икән:

“­Шу­шы өч ал­ма­ны әти­е­ңә дә, ми­ңа да, үзе­ңә дә бе­рәр-бе­рәр итеп та­ра­тып чык, кәр­җин­дә дә бе­рәү кал­сын!..”

Мәсь­ә­лә ба­ры­бер Фәр­ваз­ның акы­лын бол­га­тып таш­лап, үз шар­ты­на алып ке­реп ки­тә.

— Йә,— ди әни­се улы­на,— шу­шы өч ал­ма­ны бе­рәм­ләп өче­без­гә дә ни­чек та­ра­тыр­сың? Кәр­җин­дә дә бе­рәү кал­сын!

У­лы­ның бик чи­шә­се ки­лә, ба­рып кы­на чык­мый. Кы­ен да тү­гел ке­бек. Исең кит­кән икән, бер кәр­җин­дә өч ал­ма. Ал­дың. Та­рат­тың. Вәс­сә­лам!

Ул ара­да Фәр­ваз да үзен­чә чи­шеп куя: имеш, һәр ал­ма­ны бүл­гә­ли­сең дә та­ра­тып чы­га­сың. Кәр­җин­дә дә ка­ла, үз­лә­ре­нә дә тия.

Һе, бик җи­ңел икән бу. Мо­ны да мәсь­ә­лә ди­гән бу­лып! Ә ме­нә үз­лә­ре мәк­тәп­тә укы­ган­да мәсь­ә­лә­ләр мәсь­ә­лә ге­нә иде­ме соң ич­ма­сам, мәсь­ә­лә­ләр баш бә­ла­се иде­ләр! Тон­на­ны цент­нер­лар­га, цент­нер­ны ки­лог­рамм­га әй­лән­де­рә­сең һәм ан­нан соң — ки­ре­сен­чә! Әле бү­ген­ге көн­гә ка­дәр күм­хуҗ ам­бар­ла­рын­да зав­хоз бу­ла то­рып та уңын сул­га, су­лын уң­га ки­те­рә ал­мый­ча, тон­на бе­лән цент­нер ара­сын­да бу­та­лып бе­тә. Ке­ше­гә сөй­лә­сәң, егы­лы­шып кө­лә­ләр иде­ләр, бил­лә­һи! Ярый әле ха­ты­ны тел са­ту­чы тү­гел, сүз­не урам­га чы­гар­мый, югый­сә Фәр­ва­зы­ның ба­шын әл­лә кай­чан бе­тер­гән бу­лыр иде...

— Әти­ең­нән со­рап ка­ра әле, улым, хә­зер чи­шеп би­рә­чәк!

Ха­ты­ны­ның бу сүз­лә­рен ишет­кәч, Фәр­ваз­ның ба­шы күк­кә ти­де:

— Улым, ме­нә бо­лай ул...— дип, әл­лә кай­чан “чи­шеп” куй­га­нын­ча сөй­лә­де дә бир­де.

Әм­ма:

— Юк, алай тү­гел,— ди­де, улы­на ия­реп кил­гән әни­се.— Ал­ма­лар­ны бү­лер­гә һәм бүл­гә­ләр­гә яра­мый, бө­тен ки­леш бул­сын­нар. Бе­рәм­ләп өч ке­ше­гә та­ра­тыр­га ки­рәк, әм­ма шар­ты шул — бер­се кәр­җин­дә кал­сын...

“И-и мо­кыт,— дип уй­ла­ды Фәр­ваз, ха­ты­нын кү­ңе­лен­нән хур­лап,— ба­ла­лар укы­та-укы­та үзе дә юләр­гә чы­гып бет­кән икән бу би­ча­ра. Өч ал­ма­ны өч ке­ше­гә бир­гән­дә һәм бер­сен кәр­җин­дә кал­дыр­ган­да — дүр­тәү ки­рәк бит ул!”

У­лы аң­ла­ган ке­бек бу­лып кит­кән иде, та­гын да ки­леп, мәсь­ә­лә­нең шар­тын ка­бат­ла­ды. Фәр­ваз­ның тә­мам ачуы ки­леп:

— Кәр­җин­дә ка­лыр­га... ка­лыр­га ал­ма­лар дүр­тәү тү­гел, өчәү ге­нә! Өч ке­ше­гә бе­рәм­ләп та­рат та чык! Кәр­җин­дә кал­ма­сын, исең кит­кән икән!— ди­де, та­вы­шын ки­рә­ген­нән ар­тык кү­тә­реп.

Әм­ма ха­ты­ны һа­ман да үз тук­са­нын­да бул­ды:

— Юк! Өч ал­ма­ны өч ке­ше­гә та­ра­тып, ә бер­сен кәр­җин­дә кал­ды­рып бу­ла,— ди­де.

Ул­ла­ры елый ук баш­ла­ды. Ха­ты­ны әйт­кән­чә бул­са иде ул, күм­хуҗ ам­бар­ла­рын­да мал-мөл­кән ар­тып кы­на то­рыр иде. Те­ге­се дә, мо­ны­сы да алып ки­тә, ә Фәр­ваз алар­ны кем өс­те­нә язып ку­яр­га бел­ми ап­ты­рый. Ярый әле бе­рәр аң­гы-миң­ге­се ва­кыт-ва­кыт бо­е­рык кә­га­зе то­тып ки­лә дә, ти­еш­ле­нең яр­ты­сын гы­на би­реп, Фәр­ваз аның өс­те­нә бө­тен җит­мә­гән­не һәм ки­ме­гән­не язып куя. Ә мон­да — өч ал­ма, бер кәр­җин, җит­мә­сә, һәр өч ке­ше­гә бе­рәр тия, кәр­җин­дә дә бе­рәү ка­ла. Ме­нә си­ңа ком­му­низм, ме­нә си­ңа әкә­мәт!

Мәсь­ә­лә­не чи­шә ал­ма­ган улы Фәр­ваз­га үк­си-үк­си ки­леп ялын­ды:

— Әти, чи­шик ин­де, ни­чек бу­ла?!.

Ба­ла­сы­ның ела­вы ба­шы­на кап­ты­мы, бу юлы Фәр­ваз тә­мам чы­гы­рын­нан чы­гып җи­кер­де:

— Кәр­җин­не әни­ең­нең ба­шы­на кап­ла!..

У­лы кур­ку­дан ка­ра­ват ас­ты­на ке­реп кач­ты, ха­ты­ны мич ара­сын­да югал­ды, Фәр­ваз, ка­нә­гать­лек бе­лән:

— Шу­лай ит­ми­чә аны!— дип үзал­ды­на сөй­лә­неп ал­ды һәм ел­ма­еп йо­кы­га кит­те.

Өч ал­ма­лы мәсь­ә­лә шу­лай бик “җи­ңел” ге­нә хәл ител­де. ­ И­юль, 1999.

 

 

­КИ­ЛО ЯРЫМ­ЛЫ КУ­РА ҖИ­ЛӘ­ГЕ

­ Хи­кәя

 

“­Бу ва­кый­га­ны ба­ла ва­кы­тым­нан бир­ле кү­ңе­лем­дә сак­лап кил­дем. Көн­нәр­нең бе­рен­дә ме­нә шу­лай җи­ңел ге­нә чи­ше­леп ки­тәр­мен дә сөй­ләп би­рер­мен дип ба­шы­ма да ки­тер­мә­гән идем...”

Хи­кә­ям­нең әү­вәл­ге юл­ла­ры­на шу­шы­лай дип кү­ңе­ле­мә нин­ди­дер бер сих­ри хис һәм той­гы­лар су­га­рыл­ган хә­лем­дә язып куй­дым да, аны бер­ни­чә көн дә­вам итә ал­мый­ча йөр­дем. Чөн­ки тас­вир кы­лы­ныр­га ти­еш­ле ва­кый­гам, бе­рен­че­дән, бик күп­тән­нән, са­бый ча­гым­да ук бул­ган, икен­че­дән, ан­да­гы зат­лар­ның ба­ра­сы да исән­нәр, алар­ның да аңа ка­ра­та үз бә­я­лә­ре бар­дыр сы­ман, ә өчен­че­дән, бер дә яше­рен тү­гел, ми­нем үз ка­раш­ла­рым да ел­лар уз­ган са­ен үз­гәр­гән, хис­лә­рем уты­рып, алар­ны бү­тән­нә­ре, яңа­рак­ла­ры һәм тәэ­сир­ле­рәк­лә­ре алыш­тыр­ган иде­ләр. Шу­лай да кү­ңе­лем тө­бен­нән ал­тын эз­лә­гән­дәй хә­те­рем сан­ды­гын­да ка­зын­дым да ка­зын­дым. Ва­кый­га­лар әле са­гыш­лы, әле кай­гы­лы, әле ша­ян, әле көл­ке­ле төс ал­ды­лар. Чын­лык­та тор­мыш ба­ры­шы тү­гел, бәл­ки үзе­без­нең хис­лә­ре­без, хәл­ләр то­ры­шы­на мө­нә­сә­бә­те­без ва­кый­га­лар­ны яки ая­ныч, яи­сә ша­ян һәм көл­ке ясый икән шул. Ә көн­нәр ни­чек бер-бер­сен алыш­ты­рып кил­сә­ләр, га­мәл­ләр дә шу­лай баш­ка­ры­ла ба­ра һәм оны­ты­ла то­ра­лар. Кай­гы­лы хәл — якын­на­рың­ны югал­ту, ке­ше­нең үле­ме ул. Әм­ма бу­сы да ва­кый­га­га ка­ра­та үзе­без­нең бәя ге­нә. Әгәр дә кү­ңел­гә уты­ра бар­ган ком­нар­ны чис­тарт­сак, ба­ры­быз­ның тор­мыш­ла­ры, эш һәм га­мәл­лә­ре бар­дан юк бу­лу­га гы­на ко­рыл­ган үтә дә бер­төр­ле көл­ке­ле хәл­ләр­дән ге­нә гый­ба­рәт икән­ле­ген аң­лар­быз ке­бек. Хәт­та кар­шы­лык­лы һәм үкен­де­рер­лек ва­кый­га­лар да көл­ке, яз­мыш­ның шук­лы­гы гы­на тү­гел­ме?..

Ө­чен­че сый­ныф­ны тә­мам­ла­ган ту­гыз-ун яшь­лек со­чык ва­кыт­лар иде. Ул чор­лар­да авы­лы­быз буй­лап ага тор­ган Мин­зә­лә ел­га­сын­нан нефть­че­ләр юри мыс­кыл­лап­мы де­гет агыз­ган­лык­тан, су ке­рер­гә дип авыл ба­шын­нан гы­на аңа ки­леп ку­шы­ла тор­ган мул һәм чиш­мә­дәй сал­кын Лә­шәү ине­ше­нә су ке­рер­гә йө­ри­без. Чө­ген­дер ба­су­ын­да чүл­мәк­тәй яр­га­ла­нып кы­зын­ган тән­нә­ре­без­не имеш шу­лай эс­се­лек­тән ко­тыл­ды­ра­быз. Дү­сем авы­лы­ның ти­рәк­лә­ре һәм бо­лын­на­ры ки­беп, янып, ко­рып бет­те­ләр. Де­гет­нең мәр­хә­мәт­сез­ле­ге кө­не-тө­не ян­ган фа­кел ут­ла­ры­ның ка­ра тө­те­нен­нән үк кү­ре­неп, җан­нар­га шом са­лып то­ра. Ә Лә­шәү ягын­да ни­гә­дер шул нефть ди­гән ка­ра ал­тын­ны бик аз тап­ты­лар бу­лыр­га ки­рәк, алар­да әле­гә ба­су­лар да, бо­лын­нар да яшел ки­леш кал­ды­лар. Бө­тен авыр­лы­гы без­нең авыл кыр­ла­ры­на эләк­те, ах­ры­сы. Кая ка­ра­ма — де­гет чо­кы­ры, кай­да күз сал­ма, җир­не бо­рау­лау­чы ка­лан­ча­лар кө­не-тө­не гү­ләп-сел­ке­неп уты­ра­лар. Ә без, бил­ге­ле ин­де, авыл ба­ла­ла­ры бу­ла­рак, аяк­ка ба­су­ы­быз­га — кыр эшен­дә, ки­шәр­лек­ләр­дә күм­хуҗ чү­бен утый­быз, чө­ген­дер, бә­рәң­ге, ки­шер би­лә­мә­лә­ре­нә эш­кә ку­ы­ла­быз. Мо­ңар­чы да шу­лай бул­ган, ан­нан соң да яшә­еш шу­шы­лай ба­ра­чак дип бе­леп, тәкъ­дир­гә рәх­мәт әй­теп, әмер­ләр­гә баш иеп буй­сы­на­быз. Хез­мәт тәр­би­я­сен ала­быз, үзе­без­не ки­лә­чәк бә­хет­ле тор­мыш­ка әзер­ли­без. Ә эс­се көн­нәр­дә су ко­е­на­сы ки­лә. Шун­лык­тан бө­тен ба­ла-ча­га Лә­шәү ел­га­сы­ның ти­рән дип уй­ла­ныл­ган кул­тык­ла­ры­на йө­ге­ре­шә. Чу­ма, йө­зә, тә­мам сө­як­кә­чә чы­лан­ган­чы һәм зәң­ге­лә тот­кан­чы инеш­тән чык­мый­ча рә­хәт­лә­нә.

Ул көн­не чө­ген­дер би­лә­мә­сен тә­мам­лап чык­кан, бә­рәң­ге кы­ры­на кер­гән­че бер-ике көн ял итеп алыр­га, ай ярым­лык ир­тә­дән кич­кә ка­дәр бө­гел­гән бил­ләр­не ту­рай­тыр­га ти­еш идек.

Лә­шәү су­ын­да ба­ка ба­ла­ла­ры ке­бек чо­пыр­даш­кач, ин­де ирен­нәр­гә ка­дәр кү­гә­реп, теш­ләр-теш­кә бәр­гә­лә­нә баш­ла­гач кы­на ки­е­неп, кай­тыр юл­га та­ба ат­ла­дым. Ми­нем арт­тан күр­ше ма­лае, ка­ра күз­ле, чү­меч баш­лы, тел­гә — бис­тә, буй­га — ка­рыш, әм­ма дә ут Ва­зыйх ияр­де.

— И-и, ма­лай, мәк­тәп бак­ча­сын­да ку­ра җи­лә­ге! На­сыйр Ри­на­ты ашап ята, мин си­ңа әй­тим. Уч­лап-уч­лап кы­на ту­ты­ра. Кор­са­гы тау бул­ган. Кып-кы­зыл! Те­лә­сәң күп­ме ашар­га рөх­сәт икән! Әй­дә, ке­реп, ашап чы­га­быз, рә­хәт­лә­неп!..— дип, вәс­вә­сә кы­лып, тук­тау­сыз сөй­лә­неп кил­де.

— Юк, яра­мый!— дим мин, тың­лар­га да те­лә­ми­чә. Ә ирен­нән җи­ләк су­ла­ры әл­лә кай­чан­нан ага баш­ла­ган­нар иде ин­де ме­нә, яла­нып та куй­га­лыйм.

— Әй­дә! Бер­кем бер­ни әйт­ми. Туй­ган­чы ашар­га бу­ла!— ди Ва­зыйх, ми­не ко­да­лый би­реп. Бу ка­дәр дә сөй­ләү­лә­рен­нән соң, йә, кем түз­сен ин­де?

— Ни­чек бу­лыр икән? Ачу­ла­ныр­лар шул!— дим мин, ки­ре­ле­гем бе­раз сы­нып. “Бер-ике җи­ләк кап­сам, гө­на­һы­сы юк­тыр. Әнә На­сыйр Ри­на­ты, ан­нан чык­мый ашап ята икән!”— дип үзем­не үгет­ли үк баш­лыйм.

— Әл­лә кур­ка­сың ин­де?— Ва­зыйх­ның үр­тәп әй­тел­гән бу сүз­лә­ре бө­тен­ләй дә сы­ну­ым өчен җи­тә кал­ды. Ке­ше­гә яра­ган ми­ңа да хә­рәм тү­гел­дер ин­де ул!

— Әл­лә кур­ка­сың ин­де?

Ни­гә дип әле мин кур­как бу­лыр­га ти­еш? Әм­ма ри­за­ла­шыр­га, ике-өч җи­ләк ка­бып ка­рар­га ни­ят­лә­неп өл­гер­мим, кү­ңел тө­бен­дә ни­дер куз­га­лып, акыл көз­ге­се­нә ку­нар­га җи­теш­кән ту­зан­ны се­бе­реп таш­лый. “Юк ин­де, ике-өч ку­ра җи­лә­ге өчен гө­наһ­ка ке­реп тор­дым тү­гел!”— дип үзем­не ачу­ла­ныр­га, Ва­зыйх­ның вәс­вә­сә­се­нә ри­за­ла­шу­ым өчен үке­нер­гә өл­ге­рәм. Әм­ма дус­тым:

— Ан­да җи­лә­ге дә тәм­ле икән! Чи­ләк-чи­ләк җы­еп ал­ган­нар. Кал­га­нын кем те­ли, шу­ңа ашар­га ярый, ди­гән­нәр. Бө­тен ма­лай­лар, хәт­та кыз­лар да шун­да! Әй­дә, ку­рык­ма! Бер­ни дә бул­мый!— дип сөй­лә­нү­ен­дә иде. Ми­нем уй­лар та­гын аңа ияр­де­ләр. Бу ва­кыт­та нәкъ мәк­тәп бак­ча­сы­ның кой­ма­ла­ры яны­на җит­кән­без. Ә ан­да — ар­ба­лы ат бе­лән үк ке­реп ки­тәр­лек итеп кой­ма­га ти­шек ясап куй­ган­нар.

— Әнә, кү­рә­сең­ме? Җи­ләк­ләр... Мон­да гы­на!

Ә­йе, кү­ре­неп тә то­ра­лар икән. Җи­ләк­ләр күз­ләр­не кы­зык­ты­рыр­лык итеп кы­зар­ган­нар. Уч­лап-уч­лап җый да аша, җый да аша. Туй­ган­чы рә­хәт­лән! Ал­ла­һы тә­га­лә­нең нигъ­мә­тен­нән ку­нак бул!

Кап­ка ке­бек киң итеп ачып сү­тел­гән кой­ма ти­ше­ген­нән Ва­зыйх эч­кә ке­реп тә кит­те. Җи­ләк­ләр­не өзеп-өзеп ка­ба-чүп­ли дә баш­ла­ды. Ах-ух кил­де, ирен­нә­рен ялаш­ты­рып ал­ды, үзе сөй­лә­нә бир­де:

— У-у-у, тәм­ле!.. У-у-у!.. Ням-ням!.. Кер, ниш­ләп ан­да гы­на то­ра­сың?!.

Мин ин­де бе­рен­че ады­мым­ны ат­ла­ган идем. Ку­ра җи­ләк­лә­ре кы­зыл­лык­ла­ры бе­лән үз ара­ла­ры­на су­ы­рып кы­на ал­ды­лар.

— Бер… Ике... Өч...

— Тәм­ле­ме?

— Әйе,— ди­дем.

Әм­ма Ва­зыйх­ны чы­гар­га өн­ди дә баш­ла­дым: — Җит­те! Бул­ды! Яра­мас...

Мин мон­нан тиз­рәк чы­гу юлы­на та­ба ат­ла­дым. Әм­ма Ва­зыйх дөнь­я­сын оныт­кан, ку­ра җи­ләк­лә­ре аны тә­мам тот­кын итәр­гә өл­гер­гән иде­ләр ин­де. Үгет­ләү­лә­рем­не ул ише­тер­гә дә те­лә­мә­де. Аны таш­лап чы­гып кит­сәм, кал­дыр­дың да шыл­дың, рәх­мәт­сез, дип үп­кә­ләр ке­бек. Та­гын да ялы­нып ка­рыйм. Ә ул һа­ман, тәм­ле та­мак, җи­ләк­тән ары­на ал­мый, җит­мә­сә, өзеп кап­кан са­ен ми­не үр­ти:

— У-у-у... Ням-ням!.. Ням-ням!..

— Әй­дә ин­де?!.— дип та­гын да үте­нәм.

Ин­де тә­мам ап­ты­ра­гач:

— Алай­са, кит­тем, хуш, сау бул!— дим.

Шун­да чы­гып кы­на кит­сәм, нәр­сә бу­ла иде ин­де? Бир­меш­тән уз­мыш юк­тыр ла!

У­ңы­ма да, су­лы­ма да игъ­ти­бар ит­мә­гән­мен. Ул ара­да:

— Тук­та, уры­ның­нан куз­гал­ма!— ди­гән зә­һәр, авыр һәм кот­ны алыр­лык та­выш ише­тел­де.

Кар­шы ягым­нан, агач­лар ара­сын­нан өс­те­мә үт­кен җәп­ле сә­нәк кү­тә­реп йө­гер­гән бер адәм­не кү­реп ал­дым. Кая ди ул ка­чу, бас­кан уры­ным­да ба­га­на ке­бек ка­тып кал­дым. Ку­лын­да­гы сә­нә­ген ми­ңа тө­бәп ыр­гы­тыр­га яки ки­те­реп ка­дар­га да мөм­кин иде ул.

Бу ке­ше­нең мәк­тәп­тә хез­мәт укы­ту­чы­сы бу­лып эш­ләү­че күр­ше­без Әх­мәт абый икән­ле­ген та­нып, өл­кән­нәр те­лен­нән ко­лак­ка ке­реп кал­ган “Зәх­мәт” ата­луы кылт итеп исе­мә төш­те. Шу­шы хак­та уй­лап алу­ым ми­не ха­рап ит­те дә ин­де: һәр хә­рә­кә­те­мә бик са­лын­ды, то­ра­таш бу­лып ка­тып кал­дым. Ул, имеш, без­нең мәк­тәп­кә кү­че­рел­гән­гә ка­дәр Бо­ла­мык авы­лын­да укы­ту­чы­лык ит­кән. Бер тың­лау­сыз ма­лай­ның йө­зе­нә кың­гы­рау бе­лән җи­бә­реп, ба­шын яр­ган. Ал­лаһ сак­ла­сын, сә­нә­ге­нә элеп алып, кой­ма ба­шы­на кип­те­рер­гә элеп куй­ма­гае! Кө­не бик тә, кич якын­ла­шып ки­лү­е­нә дә ка­ра­мас­тан, һа­ман да эс­се шул.

Ни уй­ла­сам, шу­ңа дә­лил бу­лып зәх­мәт­ле сүз­лә­ре дә өс­те­мә кап­ла­нып яң­гы­рап куй­ды:

— Куз­гал­ган бул­саң, сә­нәк бе­лән тон­ды­ра идем!

Әх­мәт абый­ның бу сүз­лә­ре ял­ган иде. Чын­лык­та ул ми­ңа тө­бәп сә­нә­ген очыр­ган, ә аны­сы, үт­кен җәп­лә­ре бе­лән ял­ты­рап ки­леп, яны­ма ка­дәр ире­шеп, аяк очы­на бер адым гы­на ка­ла җир­гә зы­рыл­дап ка­да­лыр­га өл­гер­гән иде ин­де.

— Баш­ка­лар кая?!.— Аның бу әме­ре тә­не­мә җа­ным­ны кай­тар­ды.

Ә­ле ге­нә ку­ра җи­ләк­лә­рен авыз илә­ге­нә ту­ты­рып рә­хәт­лән­гән Ва­зыйх дус­тым ягы­на ка­ра­дым. Ул ин­де ан­да юк иде. Ай күр­гән, ко­яш ал­ган­мы?

— Бел­мим...— ди­дем мин, һа­ман да уры­ным­нан куз­га­ла ал­мый­ча.— Үзем ге­нә идем! Бү­тән бе­рәү дә юк...

Хә­ер, үзем­нән гай­ре кү­зе­мә һич­кем әле­гә кү­рен­ми иде.

— Ал­да­ма!

Кеч­ке­нә чак­лар­да өл­кән­нәр Ал­ла уры­ны­на кү­ре­нә шул ул: алар ба­ры­сын да бе­лә­ләр, бө­те­не­сен дә ише­тә­ләр, һәм­мә­не кү­реп то­ра­лар ке­бек... Син бер-бер ял­гыш­лык кы­лыр­га өл­гер­ми­сең, кай­тып кер­гә­нең­дә, өй­дә­ге­ләр:

— Ни­гә алай эш­лә­дең?— дип, яки ки­мен­дә усал ка­раш бе­лән кар­шы ала­лар.

— Ва­зыйх?..— дип эн­дәш­тем дус­ты­ма. Әм­ма Әх­мәт абый та­гын да кур­кы­ныч­рак итеп җи­кер­де:

— Чы­гы­гыз әле мон­да, ма­лай­лар!

Ку­ра җи­ләк­ле­ген­нән кал­кы­ну­чы­лар кү­рен­мә­де.

— Хә­зер сә­нәк бе­лән җи­бә­рәм!

Бу юлы Әх­мәт абый­ның ул кур­кы­ныч сүз­лә­ре ку­ра­лар­ны хә­рә­кәт­лә­нер­гә мәҗ­бүр ит­те. Әм­ма дус­тым Ва­зыйх уры­ны­на икен­че бе­рәү­нең ял­ты­рап тор­ган си­мез ак ба­шы кү­рен­де. Мин аны да ях­шы бе­лә, та­ный идем. Бу — күр­ше­без Хә­лиф, Әх­мәт абый­ның үз ма­лае. Кай­дан һәм ни­чек мон­да ке­рер­гә өл­гер­гән?






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных