ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 43 страница— Тагын кемнәр бар?— Әхмәт абый бу юлы йомшарды.— Аша, улым, аша! Бүтән беркем дә юкмы?— диде. — Бар...— Шунда Хәлиф куралар арасына, үзеннән берничә карыш кына читтәге урынга бармагы белән төртеп күрсәтте. Сәнәген шул якка таба төбәп, Әхмәт абый аны җилкә өстендә шудыргалап алды: — Чык, малай актыгы, юкса чәнчим хәзер! Аның бу юлы тавышы тагын да котны очырырлык иде. Инде күз яшьләрен иреккә куярга өлгергән Вазыйх шыңшый-шыңшый күтәрелде. Учында авызына кабарга өлгермәгән кура җиләкләре иде. Ул аларны иреннәренә таба китерде. Әмма кабып җибәрә алмады. Куркуыннан иреннәре дер-дер калтырый, насыйп ризыгыннан авызы баш тарта иде. Аның гаҗизлеге кытыгыма тиеп, мөшкеллеккә калган хәлемне беразга җиңеләйтте. Йөземә көлке сызыклары йөгергән булырга кирәк: — Авыз ерып торасыңмы? Менә хәзер еларсың!— дип, Әхмәт абыйның янап әйткән сүзләре колак очымны көйдереп узды. “Берни дә булмас әле, үз малаең Хәлиф, әнә, кура җиләкләренә чумып-чумып ашап ята, битләренә кадәр кызарышып беткәннәр! Җиләк кенә!”— дип, үземне акларга һәм якларга әзер булып, акылым уйнаклады. Инде йөрәгемә дә батырлык иңгән, тешләремдә дә үткенлек җитәрлек, чәйнәшерлегем барлыгына куанып алдым. Әмма колакларыбызны борырга тиеш булган Әхмәт абый кулын озынайтмады. Малае Хәлиф кура җиләкләренә туенып калды, ә безне ул мәктәп капкасына таба алып китте. Чыгарыр да җибәрер: “Бүтән кермәгез!”— дип үгет бирү белән генә чикләнер кебек иде. — Кая барасыз?— Әхмәт абыйның усал тавышы безне тукталырга мәҗбүр итте.— Борылыгыз! Шушында гына торырга! Әмма аның әмеренә колак салмыйча качарга да мөмкин иде, барыбер куып тота алмаячак. Дошманга әсир төшәр булсак, бу кадәр җанны кызганып куркынып калмас идек әле. Ә бу — Әхмәт абый гына, күршебез, хезмәт укытучысы гына бит. Исең китеп торасы түгел! Берәр татлырак җиләк-җимеш белән сыйларгадыр исәбе? Капка янына килеп җиткәнче усал итеп бер генә дә эндәшмәде түгелме? Һаман да елмайды гына: “Бүген яңгыр булмас, чәчәкләр күзләрен йоммый гына йокларга яттылар!— дип, төрле сынамышларын һәм күзәтмәләрен сөйләде.— “Шәфәкъ та кызарып-кызарып баеды, иртәгәге көн эссегә!” Шунда Вазыйх та әйтеп куйган иде: — Туйганчы су коенабыз икән! Димәк, тагын Ләшәү елгасына барачакбыз, мәктәп бакчасы яныннан узачакбыз, сүтелгән коймаларыннан эчке якка күз төшәчәк, анда керәчәкбез һәм рәхәтләнеп кура җиләге ашыйбыз дигән сүз бу! Әхмәт абый да аңламый калмагандыр, шәт! Әмма ачуланып бер генә кәлимә дә кайтармады шул. Елмаеп кына куйды. Безне мәктәпнең хезмәт дәресләре уздырыла торган мастерскойга кертеп, верстаклар янына утырткач, Әхмәт абый алдыбызга бер дәфтәр китереп салды һәм, кулыма каләм тоттырып: — Аңлатма яз!— дип әмер бирде.— Бакчага кайчан, ничек, нинди максат белән кердегез, күпме ашадыгыз! Мин шунда ук җавап бирдем: — Өч җиләк каптым... Нәрсә дип языйм? Әхмәт абый соравымны гына ишетте булырга кирәк: — Килограммнар белән язарга! Килоларда!— дип кабат та әмер бирде һәм безне бикләп калдырып чыгып китте. Вазыйх белән аптырашта үзара карашып калдык. Берни эшләп булмый, язарга дигәч, язарга инде, Аллаһыга тапшырдык! Мин алдымдагы дәфтәрне ачып, андагы беркетмәләргә күз салдым. Бездән алдарак кына Насыйр Ринаты да Әхмәт абыйга капкан булган икән. Тагын да актара башладым. Мәктәп бакчасына керүчеләр һәм тотылганнар бер без генә түгел монда, санап һәм укып бетергесез. Бу яңалык миңа батырлык өстәде. Яза башладым:
“ Мәктәп бакчасының ватык коймасыннан бүген кич җиләк ашарга дип Вазыйх белән кердем. Өч җиләк өзеп каптым. Чыкмакчы идем, тотылдым. Бу хата гамәлем өчен гафу үтенәм”.
Әмма туктап калдым. Бүтән акланырлык сүз таба алмадым. Ахырда шушы язганнарым белән канәгатьләнеп, кулымны куйдым. Яңадан укып чыгасы иттем. “Өч җиләк өзеп каптым” дигән урында тукталдым. Вазыйх дустымнан сорарга булдым: — Өч җиләк ничә килограмм була соң ул? Чүмеч башының артын озак кына кашып, хисаплап бетергәннән соң гына аның җавабы ишетелде: — Өч килограмм була! Мине бу сүзләре бик тә гаҗәпләндерделәр. Ышанырга да, ышанмаска да белмәдем: — Ничек? — Шулай, төгәл өч килолап. Берсе-берсе бер кило булсалар, өчесен бергә исәпләсәк, тәмам өч килограмм инде алар! — Бик аз түгелме соң? Бу соравымнан соң Вазыйх мине тагын да гаҗәпләндерде: — Тонналар белән язасыңмы әллә? — Алай артык күп булыр ул,— дидем, бераз шикләнеп.— Әллә соң кило ярым белән исәпләп, дүрт кило да биш йөз грамм җиләк ашадым дип языйммы? Бу фикерем дустыма да дөрестер кебек тоелды. Бераздан аңлатмага үзгәреш кертеп, “өч җиләк өзеп каптым” дигән сүзләр урынына: “Дүрт килограмм да биш йөз грамм җиләк ашадым”,— дип язып куйдым. Әгәр чыннан да капкан һәрбер җиләгем кило ярым авырлыкта булса, дустым Вазыйхның ашаганнары кимендә тонна ярымга тартырга тиеш иде. Һәм менә ул да аңлатмасын язарга кереште: — Син ничә җиләк ашадың соң?— дип сорадым аңардан. Вазыйх, язуыннан туктап, җиләккә буялып каралган кулларына карап торды да: — Учлап-учлап инде! Санап тормадым, әмма дә корсак тулырга өлгермәде. Әни әйтә, синең корсакны тутырырга тонна ярым кирәк, ди. Бер-бер җиләкне кило ярымнан исәпләсәк, бер тонна да мең килограмм инде. Чама белән алганда, мең чиләгең тонна ярым булыр иде. Корсак тулып җитмәвен хисапка кертсәк, бер җиде йөз чиләк ашаганмындыр,— дип, миннән дә болайрак буталып һәм арттырып, такы-токы тезеп китте. Ишеткәнем бар иде — бабасы кибет тоткан. Кем-кем, Вазыйх та саный белмәсә, адәм көлкесе булыр иде. Һәм Вазыйх бер тонна кура җиләген ашавын аңлатмасына язып куйды. Шунда Әхмәт абый килеп керде. Аңлатмаларыбызны алып куйды да безне кайтарып җибәрде. Икенче көнне, йокыдан торып, урамга чыгуыма, авылыбызның антый-сантый малайлары җыелышып, капка төбебездәге бүрәнәләр өстенә тезелешеп утырганнар, бүселеп үк китәрдәй булып көлешә иделәр. Вазыйх белән мине күреп алгач: — Кило ярымлы җиләк!.. Карагыз әле корсакларын, капкорсаклар, берәр тонна ашаганнар,— дип, тәгәрәшеп мыскылларга тотындылар. Бигрәк юләр чаклар булган икән ул! Без шулай ашагач, Әхмәт абый малае Хәлифнеке ничә тонна булды икән, шуны да белешмәгәнбез. Июль, 1999.
“БӘЛЛҮР КАЛӘМ” ИЯСЕНӘ ТӘБРИК Хикәя
Моны бик алай хикәя генә дип тә атап булмас. Әмма вакыйганың үзе романга торырлык кебек... Беркөнне, гадәтемчә, Мәгъсүм ага Гәрәевка юлландым. Күптән түгел генә “Бәллүр каләм” премиясен алып, котлап килүчеләренең һәм дусларының күңелен күрә торган вакыты булырга тиеш иде. Ишеген шакыдым. Мин кергәндә данлыклы журналист әфәндебез котлау хатлары һәм телеграммалары тавына күмелеп, һәркайсын җентекләп укып, игътибарлы иптәшләренең һәм танышларының күплегенә сөенеп ялгызы гына утыра иде. Каршы як өстәлнең хуҗасы шагыйрь Зөлфәттән, ягъни, дөньялыктагыча әйтсәк, Дөлфәт Маликовтан җилләр искән, аның урындыгына барып утырдым: — Сәлам, дан ияләренә! Мәгъсүм ага Гәрәевның күңеле күкләрдә йөзә, уенда бүтән дуслары иде. Сәламемне баш өсте генә кабул итте дә укуын, котлауларны бер яктан икенчесенә алып кую эшен өзеп маташмады. — Вакытсыз йөрим икән! Бу сүзләремә дә ул колак салып тормады. Беләсеңме дигәндәй, “Бәллүр каләм” бүләген раслаучы ак каурый каләм рәсеме төшерелгән бәллүр сынны миңа табарак, өстәл уртасына этәрде, дивардагы кысаланган “Бәллүр каләм” дипломына күтәрелеп карап куйды. Урынымнан кузгалырга, игътибарым йөзеннән шул дипломны янына килеп укырга, кулыма “Бәллүр каләм” сынын тотып, әйләндереп-әйләндереп аһ итәргә, сөенечемне белдерергә, данларга, зурдан зур уңышлар теләргә, кыскасы, мактап туймаска һәм олыларга, хәтта бераз ялагайланырга да тиеш идем. Миннән генә калмасын дип урынымнан кузгалдым, дипломын кычкырып укыдым, Мәгъсүм аганың тагын бер кат кулын кыстым. “Бәллүр каләм” сынын күтәреп, уңын-сулын әйләндереп карадым. Мактап туймадым. Мәгъсүм ага Гәрәев моңа шат иде. Тагын да кулын кыстым. Аның уңышларына үземнең дә чиксез куанганлыгымны яшермәдем. Ул менә хәзер шкафын килер, шунда күптәннән мине генә көтеп утырган затлы шәрабын ачар, сыйланырга кыстый башлар кебек иде. Бар аның, бар! Мин кергәндә үк шалтырашып: — Без — монда, хуш киләсез, кадерле кунак булырсыз!— дип, үзләренең кайдалыкларын белдереп тә куйган иделәр. — Бу галәмәтне гәзит-журнал халкының да, йортының да гомеренә күргәне булмады. Иртәннән хакимият башлыклары, бүлекләренең әһеле вә әһелияләре, кулларына чәчәкләр тотып, игътибар, әйе, мине котларга чиратка бастылар!— Шушы вакытта Мәгъсүм аганың имән бармагы күкләрнең беренче катын төртеп тиште. — Күз алдына китер: су кебек агылдылар, беренче каттан тугызынчыга кадәр тезелешкәннәр. Бар да миңа керә!— Аның имән бармагы бу юлы күкләрнең икенче катының төбен тиште. — Син шаярма, халык ул — хакимият әһелләре, зур халык ул. Монда кайберәүләр мыскылларга да маташтылар. Имеш, бүген халык һәм хаким бер түгел, алар — капма-каршы, алар — дошманнар. Юк! Ялгышалар! Хакимият башлыклары үзеңне тану — зур нәрсә ул!— Аның имән бармагы өченче катны тишеп үтеп, дүртенчесенә җитеп терәлде. — Ә халык кем? Халык — сарык! Өстән ни кушсалар, шуны эшлиләр, өстә нинди җил иссә, аста шулай болганалар... Бу сүзләреннән соң һичшиксез шкаф ачылыр, затлы шәраб өстәл өстенә чыгып утырыр, бөкесен чөяр, бәллүр савытлар шер-шыр китерелеп, татлы көйгә җырлый-җырлый тулышырлар, мактану нотыгын илаһи тост алыштырыр, җилкәгә-җилкә сугыштырып, бер-бер артлы күтәреп куярбыз кебек иде. Әмма... — Болар котлаулардыр инде?— дидем, Мәгъсүм аганың өстәлендәге кызыл, яшел, ак һәм зәңгәр төстәге телеграмма кәгазьләренә күрсәтеп. — Менә-менә!— диде дустым, имән бармагын галәмәт тә озынрак итеп биеккәрәк сузып һәм һичшиксез бу юлы алтынчы кат күкнең дә төбен тишеп, тик шкаф янына килеп җиттем дигәндә генә кирегә борылып. — Бөтен районнарның-төбәкләрнең администрация башлыкларыннан, директорларыннан, күмхуҗ рәисләреннән, мәктәп директорларыннан, башлык-нәчәлникләрдән болар!..— Аның бармагы бу юлы җиденче кат күкнең төбенә ничә тапкыр төртеп тә сүрүен тишә алмады. — Бер-икесен генә укып кара әле! Менә нәрсәләр язалар! Гыйбрәт булыр, укы, укы! Бу бүлмә чәчәкләр белән тулы иде, дустым, укы! Өстәлдән бер телеграмманы алдым, кабат Дөлфәт абзагызның урындыгына утырдым һәм укый башладым:
“Хөрмәтле Мәгъсүм Гәрәев! Сезне “Бәллүр каләм” бүләген алуыгыз белән котлыйбыз! Зур уңышлар телибез! Саба хакимияте башлыгы...”
Телеграммаларның икенчесен, өченчесен, дүртенчесен укыдым. Аларның эчтәлеге бертөрлерәк иде: котлыйлар һәм уңышлар телиләр! Хәер, башкача була да алмый. Игътибар һәм ихтирам күрсәтүләре зур мәртәбә әле аларның. Мине кем белә? Ә Мәгъсүм ага Гәрәев — атаклы журналист, табын һәм гәзит-журнал түрендә! Телеграммаларның беренче өемен укып бетергәндә шкаф ишеге һичшиксез ачылырга, аннан затлы шәраб чыгарылып өстәлгә куелырга, бөкесе чөелеп, бәллүр савытлар җырлый-җырлый шер-шыр тулышырга, тост әйтелеп, бер-ике йөзне граммлап кына булса да күтәрергә тиеш идек. Мәгъсүм ага Гәрәев, дустым, бу бәхетле сыйны ахыргарак калдырырга уйлады бугай, кабаланмады, бары тик мине генә ашыктырды: — Укы-укы! Менә халык мәхәббәте кайда ул! Бөтен-барча районнарның хакимият башлыкларыннан, күмхуҗ рәисләреннән, директорлардан.... Телеграммаларны һәм котлау хатларын укып бетергәнче бер-ике сәгать үтеп киткән, катлы-катлы мактау сүзләреннән баш әйләнергә тотынган, тост әйтелергә вакыт күптән җиткән иде инде. Әмма шкаф ишеге һаман да ачылмаган, бәллүр савытлар тутырылмаган, кәефнең ише кушланырга өлгермәгән иде әлегә. — Монда бөтен-бөтен хакимият башлыкларыннан!— дип, Мәгъсүм ага Гәрәев, дустым, бу юлы тост әйтергә әзерләнгән иде булырга кирәк, әмма: — Әллә укымый калдырдым, әллә юк та инде?— дип, төрттереп алырга иттем,— Сарман районы хакимияте башлыгы Әнвәр Мәхмүтович Залаковның тәбриген күрмәдем. — Ә улмы?— диде Мәгъсүм ага Гәрәев дустым, бераз арткарак чигенеп, көтелгән шкаф ишегенә якынрак килеп.— Ә аныкы — юк! Ул ялгышты, телгә алырлык та түгел! Шуны да эшләү хәленнән килмәде... Әле үзе хакында яздырмакчы булып йөри. Сарманнар — кыр ягы, кыргыйрак як. Алардан зур эшләр булмый!.. Аның бу сүзләре минем адреска да аталган иделәрме, күңелем үчекләнеп, җаным сыкрап алды. Туган ягым Сарман халкының монда һичбер катнашы юклыгын шуңа күрә дә ассызыклап белдердем һәм тагын да бер кат: — Ул бит, хакимият башлыгын әйтәм, Аксубайдан. Сарман кешесе түгел,— дип өстәдем. Инде шкаф ишеге ачылырга, затлы шәрабның чыгарылуына, бөкесенең чөелүенә, бәллүр савытларга “Бәллүр каләм” бүләге хөрмәтенә татлы эчемлек шер-шыр җырлатып бүленергә, мактау сүзләре белән күтәрелергә соң иде. Әмма өмет барыбер киселмәде. Менә хәзер дустым Мәгъсүм ага Гәрәев теге шкафының ишеген ачар кебек тә. Ә ул исә кабат урынына барып утырды, миңа хәзер китәргә вакыт иде. Авыр адымнарымны сөйрәп кузгалуымнан идәннәре сыгылып куйды, шкафы чайкалып алды һәм ишеге үзе, сабырлыгы бетептер, ачылып китте дә идәнгә буш шешәләр ишелеп төштеләр. — Ну бу Зөлфәтне, шушында тутыра да куя!— дип, Мәгъсүм ага шешәләрен җыеп, кабат шкафка тутыра калды. Ә мин чыгып киттем. Июль, 1999.
“ӨФЕТ МАЕ” Хикәя
Безнең авылның янәшәсеннән генә, Минзәлә елгасының аргы ягында, басма аша Ләшәүтамак авылы башлана. Шунысы кызык, күмхуҗ идарәсе, мәктәп, авыл советы, балалар бакчасы, почта, телеграф кебек хакимият йортлары безнең Дүсем авылына урнашкан булсалар да, алар һәммәсе Ләшәүтамак исеме белән йөртелеп, Ләшәүтамак урта мәктәбе, Ләшәүтамак авыл советы, Ләшәүтамак почтасы буларак аталалар. Моңа инде Дүсем халкы күнегеп беткән, хәтта мәсҗидләрен дә “Дүсем” исеме белән йөртмичә, “Мөнәүвәрә мәсҗиде” диләр. Хәерлегә булсын, мөгаен заман һәм тарих минем туган авылымны телдән һәм кәгазьдән төшереп калдырырга теләгән чаклар да булгандыр инде. Әле дә хәтеремдә, безнең авылда Дүсем әүлиясе аталган бер апа бар иде, аның хәтта төкерегенең дә шифасы бик күпләргә тигән, әллә ниткән кырык ят илләрдән һәм җирләрдән аның дога һәм төкерек шифасына дәгъва кылып килүчеләр ул елларда аз булмаган. Аннан соң, Дүсем исеме үзе Дусмөхәммәдтән кыскартылып, татар ләкабенчә ясалган, мөгаен коммунистлар өчен Мөхәммәд дигәннең “д” хәрефе дә җиңүчән бер хакыйкать кебек тоелгандыр. Ярар, монысы шаярту гына. Әмма төп сәбәбе Дүсемнәр хакында халыкта йөргән мәкальдә булгандыр. Чөнки: “Дүсем — буйга үсем, акылга — таман!”— диләр шул. Ягъни, Дүсемнәр буйга озын булсалар да, акыллары җитәр-җитмәс кенә, имеш. Бәлки шулайдыр да! Мин үзем дә шундый: буйга — ун карыш, акылга – бергә дә тулмый. Ярый-ярый, көлмәгез! Аллаһының әмереннән узу юк ул! Әйе, акыл мәсьәләсендә Дүсем халкы гади һәм беркатлырак шул, юкка-барга да ышанучаннар. Ә менә Ләшәүтамаклар андый түгел, хәтта кешене шаяртып кызык ясауны да бернинди гөнаһ билгесе галәмәтенә санамыйлар. Бер Төкерек Рафаэль абзагыз үзе генә дә әллә кемнәреңә тора, билләһи! Төкерек дигәннән, Рафаэль абый сварщик, ягъни эретеп ябыштыручы булып озак еллар күмхуҗ алачыгында эшләде. Кул осталыгында алай ук санга керерлек булмаса да, телгә беткән дә инде үзе. Тимер-томырны ябыштыру хаҗәтең белән аны эзләп килсәң, көне буе яныңда утыртып, кичкә бер-ике җирдән ябыштыргыч белән төртеп бирә инде, анысы, рәхмәт төшкере, йомышлыны алай бер дә кире какмый. Әмма ябыштырган урыны төкерек кенә сылап куюга охшаганлыктан һәм һичшиксез тиздән кубып чыгасы булганлыктан, Рафаэль абыйны халык бик тә яратып һәм олылап “Төкерек” кушаматы белән йөртә иде. — Кая барасың? — Төкерек Рафаэльгә! Яки: — Каян киләсең? — Төкерек Рафаэльдән!— дип сөйләшкән малайларны да әти-әниләре ачуланмый, чөнки үзләре дә аны шулай дип атый иделәр. Нинди генә кушамат таксалар да Рафаэль абыйның исе дә китмәс иде. Киресенчә бик тә уен-көлкене ярата торган кеше булып, гозер белән күренгән һичкемнең үтенечен аяк астына салып таптамый, берәр әби-мазар: — Улым, шушы кисәү агачымның башы төшкән иде, төкертеп кенә бирсәнә?!— дисә: — Төкерүен төкерер идем дә, төкерегем бетеп китте әле,— дип шаярткан була. Алъяпкыч астыннан шешә төбенә салып китергәнне чыгарырга мәҗбүрсең. Дөрес, аңа дип аталган икән, эш беткәч, ягъни бер төкерткәч, калдырып кына китәрләр иде дә, оныта күрмәсеннәр дип махсус алдан бәяне билгеләве аның. Юкса, бер рәхмәткә генә гозер тыңлап, гомерне бушка уздыруның нинди рәхәте бар? Көннәрнең берендә Дүсемнең Пытпыт Фатыймасы Төкерек Рафаэль абыйга йомыш белән югары очтан ук велосипед, ягъни дә мәсәлән сәпәй күтәреп төшкән. Кызу эш вакыты икән. Урак чоры. Җитмәсә районнан вәкил тикшеренергә һәм төшерергә килгән, ә басудан бер комбайн ватылып кайткан. Купкан җирләрен ябыштырырга да кабат эшкә чыгарып җибәрергә генә. Ә вәкил һаман күзәтеп тора. Күзе очлы. Күмхуҗның машина-трактор паркы мөдире, алыштыргысыз Хәсәнша Хәмзә абый аңа, бу җитешми, тегендә бу юк дип зарланып, вәкилнең игътибарын кирәкле мәсьәләләргә җәлеп итмәкче. Ә тегенең телендә үзенеке: — Нигә бу комбайн һаман китми? — Менә, булды инде, хәзер кузгала, теге җитми, бу юк шул,— дип, Хәмзә абый зарлана тора. Ә вәкилнең җыры һаман да искечә кала: — Нишләгән ул комбайн? Кирәк бит, Пытпыт Фатыйма апа да шул тирәдә йөренеп, Рафаэль абый уңга чыкса, велосипед-сәпәй сөйрәгән хәлендә артыннан ияреп килә, сулга барса, анда күренә, астына ук кереп китсә, ул да шунда чума. — Төкертеп җиткермәгән!— ди Хәмзә абый, вәкил алдында акланып. — Әнә төкертешәләр түгелме соң?— ди тегесе, җавапның асылын аңламаган хәлдә. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|