ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 45 страница— Ни булды? Кая ди ул зур кеше алдында ак-карадан бер-бер сүз әйтү. Җитмәсә, кем бит әле! Вәкил! Иптәш Сталинның үзе кебек сөйләшә, аның сүзләре белән генә гәп ора. Авызына су капкан халыкның кыюлыгы җитмәвен аңлап, рәис, беткән баш беткән инде дигәндәй, тагын да сорау бирә: — Ни булды?— Шунда үзе дә куркынып: — Әллә ул-бумы?— ди. Карчыгадай капланырга әзер торган вәкил: “Моның бүреге янадыр!”— дигән фикергә килеп, хәлне тагын да кискенләштереп җибәрергә итә, юктан гына кайнарланырга өлгергән табага су тамызгандай гайрәт белән: — Бу эш өчен мылтык терәп атканда да аз булыр!— дип, нотык сөйләүгә күчә: — Бөтен илебез белән халык дошманнарына каршы сугышканда, бөек җиңүләргә алып барган иптәш Сталинны кыен хәлгә куеп... Рәис җир тишегенә кереп китәрдәй хәлдә кала. Халык исә, бу вәкил тагын кандала тегермәне дә барлыгын искә төшермәсә генә ярар иде дип, әмма шунда ук кашынырга һәм сикергәләргә әзер торган чагында, үшән атының салмак адымнарына карап кайта-кайта йоклап киткән Сөббух та идарә буена килеп җитә. Аты кинәт тукталудан аның бу юлы да күзләре ачылып китә. Сөйләп маташкан җирендә Сөббухны күреп алган вәкил дә, туктала алмыйча: — Куеп... кыен хәлгә куеп... суеп... егып,— ди-ди дә,— анаңны шулай!..— дип сүгенеп җибәрә. Кашынырга әзер торган халыкның куллары өметсезлек белән асылынып төшә, җир тишегенә олагырга җыенган рәиснең башы күтәрелә. Әмма вәкилдән гайре һичкем эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлый алмый, Сөббухны исәпкә алучы да юк. Менә дөнья яңадан кубарылган кебек булыр дигәндәй барысы да тагын куркышып, бер-берсенә карашып алалар. Әмма вәкил бу юлы бик тиз тынычлана, форсаттан файдаланып, рәис аңа: — Әллә кереп сөйләшәбезме?— дигән ышанычсыз һәм каушаулы үтенечен ясый. — Ярар, әйдә алайса!— ди вәкил дә, әле Сөббухка, әле атына тагылган күлтигә, әле халыкка карап-карап. Рәиснең бүлмәсенә узуга, буза куптарыла. Эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлый алмаган халык, иртәгә кемнең кайда эшкә чыгасын бригадирларының белдерүен көтеп зарыккан хәлдә, үз борчулары хакында сөйләшүләрен дәвам иттерә... Әмма: — Сез нәрсә?— дип җикеренә вәкил, рәиснең һични аңламавыннан файдаланып.— Төзек булмаган техниканы кыр эшенә чыгарасыз, сәвиткә каршы килеп! — Соң бит инде... Ни... вакыты шундый аның...— Рәис һични аңламаган хәлендә аклануга керешә. — Бирермен мин сезгә вакыты нинди!— дип җикеренә вәкил. — Соң бит инде...— диярәк, һаман да акланырга итә рәис. — Соң шул, бик соң! Районда бу соңгыңны белерләр!— Вәкил һаман да кыза бара. Рәис ул арада бер графин суны стаканына бүлә-бүлә кабаланып эчеп бетерә. Шунда гына акылына килә һәм: — Гаеп — бездә... Төзәтербез!..— дип, тәүбә итәргә, сүзләр бирергә тотына. Бераздан тынычлангач: — Ярар, ризамын! Әмма районда бу хәлне белми калмаслар!— дигән нәтиҗәсе әйтелү белән, өстәлгә ташлаган күн портфелен ашыгып ача башлый. — Кайсы техника хакында сүз бара икән?— дип, ярым пышылдап башын вата рәис. — Шуны да белмисезме?— Вәкил яңадан кызып китмәкче була, әмма портфеле ачылмыйча, аны ертып ташлардай хәлгә җитеп изалана үзе, һәм әйтеп сала: — Ат күлтиегезнең тормозы тотмый икән... Төзәтмичә калдыру җитмәгән, районга сводка тапшырганда “эшләдек, кыр эшләренә әзерлегебез йөз процент” дип белдергәнсез! Бу сүзләрен тыңлап торган рәис ни көләргә, ни еларга белми аптырап кала. “Ничек инде тормозы юк? Ат күлтисендә каян килеп тормоз булырга тиеш ди әле? Ат үзе тыя, үзе тарта, Аңа тормоз кирәкми. Нинди юк сүз бу?”— Рәис шушы уйлары белән башын катыра. Вәкил исә аның өстеннән район үзәгенә беркетмә төзи. Аннан соң: — Аңлатманы хәзер язасызмы, анда бирерсезме?— дип, бармагы белән дивардагы Сталин портреты ягына таба күрсәтә. — Анда бирермен, анда!..— дигән җавабын рәис теш арасыннан гына көч хәл белән чыгара. Вәкил китеп бара. Берничә көннән бюро утырышы билгеләнә. Рәисне дә чакыртып алалар. Әмма, вәкилнең беркетмәсен укуга, һәммәсе дә тыела алмыйча көлешә башлыйлар. Бары тик өч кеше — райком секретаре, вәкил һәм рәис кенә шым утыралар. Секретарь белән вәкил райком әгъзаларының көлү сәбәпләрен аңламыйлар, чөнки чүптән үләнне дә аера алмыйлар, рәис исә ничә көннәр шушы тормозны исенә төшереп, эче катып көлүдән туеп беткән икән. Шуннан хәлне секретарьга да районның баш механигы аңлатып бирергә мәҗбүр була: — Хикмәт шунда, иптәшләр, ат күлтисендә гомумән дә тормоз булмый, аның кирәге дә юк!.. Ат арбасының тормозы бармы? Менә шуның кебек инде!.. Секретарь да шунда мәсьәләне төшенеп ала һәм вәкилне юк белән кеше көлдереп йөргәне өчен бюродан сөреп чыгара. Рәис исә күмхуҗ идарәсенә кош тоткандай очынып кайтып керә һәм Сөббух та гомерендә беренче тапкыр мактау сүзе ишетә: — Ну энем, булдыргансың! Ну энем, афәрин! Моның өчен аңа яңа уңыштан ун кило бодай оны бирерсез!— дип, хуҗалыкның ындыр табагы мөдиренә дә оныттырмый әмерен җиткерә. Шуннан бирле Сөббух абыйны “Тормозлы” кушаматы белән йөртә башлыйлар. — Анда кем йоклап ята? — Тормозлы! — Анда кем эшкә төш җиткәндә генә чыгып маташа? — Тормозлы! — Анда кем вакытсыз ял итә? — Тормозлы! Тормозлы — аерым бер статуска, гайре-“особый” бер дәрәҗәгә әверелә. Аңа сүз әйтүче дә юк, үпкәләүче дә. Шушы вакыйгадан соң озак еллар район вәкилләре дә аны гына түгел, хәтта Ләшәүтамакны да урап узуны кулайрак күрә башлыйлар. Сакланганны Ходай үзе саклар, көлкегә калуың бар, имеш!.. Ә чыннан да “Тормозлы” кушаматы Сөббух абыйга бик ятышып, үз булып тора иде. Шуңа да ул аны гомере буена җуймады. Август, 1999.
МӨДӘМИР, ЯКИ “ТӘРӘЗӘ ТӨБЕҢ ҮРМӘ ГӨЛ!..” Хикәя
Максатчан кешеләр балачактан үзләренең кем буласыларын белеп үсәләр. Мөдәмир исә: — Мин Зәки абый кебек балта остасы булам!— дип ничек бөтен кешене, абый-энеләрне генә түгел, хәтта әти-әнисен дә шаккатырган иде. Әле яңа икегә берне кушарга өйрәнеп килүе, бары әлифбаны гына уздылар, ә ул инде гомерлек юлын сайларга да өлгергән. —Дөрес,— диде атасы Зәбир, улының сүзләрен куәтләп,— син чыннан да балта остасы булырсың! — Сөйләдең инде юк-барны!— дип, ачуланды әтисен әнисе.— Балага киңәш бирәсе урында, әйткәннәрен куәтләп утырган буласың тагын! Каян килеп балта остасы ди инде улың? Каләм тотып, линейка салып туры сызык сыза алмаган малаеңнан каян чыксын андый кеше? Балта остасы, имеш! Тел бистәсе, диген! Менә шул! — Бүген — тел бистәсе, иртәгә – балта остасы!— Мөдәмирнең әтисе улының бу юлны сайлавына риза-бәхил иде.— Авызы балда-майда булыр, ичмасам! Кулында — эше, кесәсендә — акчасы! Менә шул! Әмма Мөдәмирнең әнисе болай җиңел генә бирешмәде: — И-и, сөйләнеп утырган буласың! Зәки абыйны кара, нәрсә инде! Эшләгәнен аракыга аударып бара. Кайсы балта остасының эчмәгәне бар? Бал-май, имеш! Һәр кеше булдыра ала торган эш икән, бөтен адәм дә балта тотып, оста исемендә генә йөрер иде!.. — Менә-менә... Һәм дөрес! — Кая менә? Кая менә?— Хатын-кызның бер кыза башласа, сүздән туктыйсы, тынычланасы юк инде аның!— Менми генә торсын әле! Иртәгә Зәки абыйның кәчәкләр утыртырга киләсе бар, камырымны онытып җибәргәнмен!— Ул шунда ук мич башыннан камыр күәсен кузгатты.— Яңа йортка быел күчәбезме инде, юкмы? — Кәчәкләрне утыртыйк та... — Утыртыйк та... Утыртыйк та...— Хатынының болай үчекләп кабатлануына ире чыдый алмады, чыгып китәргә итте. Әмма тукталырга мәҗбүр иде: — Кая барасың әле анда? Мөдәмирнең әтисе берсүзсез кире борылды, юктан гына чыккан тавышны җаны күтәрә алмаса да, сабыр итәргә булды. Хатыны исә аның ярасына тоз сала торды: — Утыртыйк та дип сөйләшкәнеңне әйтәм, бигрәкләр әллә кемгә куясың инде үзеңне! Зәки абый утыртып бирсен дә дисәң ни була?..— Үзе сөйли торды, үзе камыр изәргә тотынды. Беләгенең матурлыгы иренең күзләрен очлайтып җибәрде.— Ни карап каттың? Утын керт! Зәбир абзый буйсынырга тиеш иде. Менә хәзер мичкә ягып җибәрерләр. Быел сүтелергә тиешле булган шушы бәлале мичнең әллә кайсы җирләреннән сасы төтен исе чыга башлар. Тагын хатыны такмаклап тавыш чыгарыр: “Ир кеше була алмадың инде!”— дип орышыр. Мөдәмир шунда әтисен кызганып куйды. Дәрес хәзерләп утырган җиреннән сикереп торды: — Кая, үзем кертәм! — Утыр, укы!— дип әнисе аны кабат өстәленә кадаклады.— Надан кеше балта остасы була алмый, икелегә-өчлегә укыган кешедән тракторчы гына чыга! Бу вакытта Мөдәмир бүрегенә барып ябышырга өлгергән, әмма аны башына капларга, барып ишек тоткасына ябышырга җитешми калган иде. Бер чыгып китсә, тиз генә әйләнеп керергә дә исәбе юк аның. — Утыр, укы! Әмернең икенчесе генә иде! Өченче тапкыр кабатланганында уклау белән бергә башына төшәсенә Мөдәмирнең шиге юк, анысы. Чыннан да әнисе мич арасындагы шүрлек ягын карый башлады. Анда, табак-савытлар арасында, ипи калайлары артында озын юан уклау иде. Әтисе салгалап кайткалаганда, башына да менеп төшкәләп, ныклыгы сыналган шома, туры таяк. Мөдәмир артка чигенергә мәҗбүр булды. Тизрәк өстәл янына утырды, бүреген элгеч ягына ыргытты. Идәнгә тәгәрәсә дә, аны алып куймады. Барыбер анда әтисенең бушлаты һәм башка җылы киемнәре ята иделәр. Эшкә кия торганнары. Аларга элгечтә урын юк. Гомергә шулай идәндә генә яттылар инде. Ә менә яңа өйләренә күченсәләр, ул — зур, иркен, олы. Һәркайсының аерым яхшы элгечләре булыр. Хәтта эш киемнәренә дә!.. Икенче көнне Мөдәмир уянганда балта остасы Зәки абый аларга килгән һәм яңа өйләренең түрдәге өч тәрәзә уемына яңа кәчәкләрне утырткан, ясап алып килгән тәрәзә кысаларына пыяла салып маташа иде. Малай, мәктәпкә барырга тиешлеген дә онытып, аның тирәсендә чуала башлады. Какча йөзле, сөяктән һәм сеңердән генә торган тыгыз беләкле, озын буйлы Зәки абый яңа тәрәзә кысасын өстәлгә сала, аның өстенә пыяла куя, үлчи, тигезли, аннан соң шырт кына итә. Мөдәмиргә карап торулары рәхәт. Пыяла тип-тигез булып, нәкъ өлгесенә ярашлы ителеп киселә икән ул! — Зәки абый, ничек бармак белән генә кисәсез шул каты пыяланы?— Мөдәмир кызыксынуын яшерә алмый. — Нигә алай әйтәсең, энем?— Зәки абый үз эшендә, күтәрелеп карамыйча гына сорап куя. — Әнә бит,— ди Мөдәмир, күреп торуын белдереп,— баш бармагыгыз белән генә сыпырдыгыз, ә пыяла — киселде... — Ничек?.. — Менә болай!— Зәбир пыяла өстеннән сыпырып күрсәтә.— Ә минеке — киселмәде! — Юк шул, энем, киселмәде!— дип Зәки абый аңа елмая.— Минеке дә бармак белән сыпырганга гына киселми. Пыяла — каты ул! Аңа тырнакның да көче җитми. Алмаз кирәк. Ә менә ул аны кисә. Кыеп кына ала. Һәм Мөдәмиргә үзенең кулындагы шул тылсымлы коралны күрсәтә. Ул кечкенә генә нәмәрсә хикмәтле алмаз икән. — Ә тимерне кисәме, Зәки абый? — Юк, энем,— ди аңа оста һәм бераздан аңлатып бирә.— Тимер, таш ише әйберләр пыяланы ваталар. — Туп та!— дип, Зәбир аңа кушыла. — Әйе, әллә күргәнең бармы? — Әй лә, булды инде! Малайлар белән уйный идек... Мин тупка типтем, ә ул мәктәп тәрәзәсеннән кереп китте... Капкага бәрәсе урынга! — Нәрсә әйттеләр соң? — Ачуландылар!.. — Тагын нәрсә... — Әтине чакырттылар... — Ә ул бардымы соң? — Әйтмәдем... — Нигә? — Колакны бора ул аннары, я каеш белән тукмый. — Ә болай тимиме? — Белмәгәч, юк инде!.. — Ә белсә?.. — Кайдан? — Пыяласыз тормас инде ул тәрәзә! Барыбер куйдыртырлар... — Торыр әле, берни дә булмас! — Белмим... Әтиеңне күрдеңме соң? — Юк, эштәдер! Ул иртүк китә! — Ә минемчә ул мәктәпкә бара иде. — Ничек? — Белмим... Чакырттылар дисең түгелме соң? — Әйе!.. Ә мин аңа әйтмәдем бит!.. — Димәк, бүтән эш белән киткән. Мөдәмир шунда курка калды, бераз уйланып торды да: — Ярый, мин дә киттем!— дип, букчасын яшереп куйган җиреннән эзләп алды, чыга башлады. — Бар, энем, бар, бишле алып кайт!— дип, Зәки абый хушлашып калды. Ишек алдында Мөдәмир: — Мин дә балта остасы булам, Зәки абый кебек!— дип, хыяллана-хыяллана капкага таба атлады,— Менә яхшы булыр иде. Туп типкәндә тәрәзә ватылса, пыяланы кисәсең дә куясың. Әти дә колакны бормый, укытучылар да ачуланмыйлар... Авыл — үзе бер дөнья. Гадәтләре, йолалары, буыннан-буынга тапшырылып киленә торган хис-тойгылары, эчке мөнәсәбәтләре белән хәтта бер-берсенә терәлешеп торган авыллар да үзләренә күрә аерым бер илне хәтерләтәләр. Монда аның үз хөкүмәте, үз идарәсе, үз тәртипләре, үз икътисади хәрәкәте, гаугалы сәясәте. Бер авылда кибетне товар кайткан көнендә үк буш калдыралар, ә икенчесендә ишеген дә ачып карамыйлар. Һәр авылның урамындагы этләренең дә үз холыклары бар. Арбаларның гына аермалары юк кебек. Әмма, игътибар белән карап торганда, алардагы үзенчәлекле хикмәтләрне дә шәйләп өлгерәсең. Кайсылары авыр йөрешле була, ә кайсысы җиңел генә уза да китә, сизми дә каласың. Хәер, гомер дә шулай инде: мескен генә авыллар да бар, ә аларда яшәүчеләр тормыш юлын җиңел генә үтәләр дә китәләр, балалары да ялт кына үсә, картлары да тынычлык белән картаялар. Ул йөзьеллык имәннәре елдан-елга мәгърурлана, колач җитмәслек кәүсәләре, бүрәнә-бүрәнә ботаклары белән котны алып, җил-давылдан курыкмыйча һаман үсәләр дә үсәләр, ныгыйлар да ныгыйлар. Ә бар шундый авыллар, казанганнары казна түгел, тапканнары яшәүләренә җитми. Бер караңгыдан икенчесенә кадәр тырмашып, якты көнне күрми-белми дә калалар. Аларның урамнарында я бакчаларында ник бер агач, ник бер куак үссен... Ә гомер дигәннәре чыннан да уза торган нәрсә икән ул. Балалар үсә, өлкәннәр олыгая... Мөдәмирнең чыннан балта остасы булып китүе сөенерлек хәл иде, югыйсә. Үз дигәнен итте шул. Кайдан һәм кемнәрдән өйрәнеп алган диген? Йомычканы балтасы я ышкысы белән каерып кына ташлый. Ул агач юынуларын карап торсаң, йа Ходаем, мидәт бир бәндәңә, диярсең. Ул бураларны бурап, йорт-мунчаларны чутлап салып куя инде, мин сиңа әйтим, умарта оясы кебек итеп, эзенә эзен, җебенә җебен китереп. Ул тәрәзә кысаларын, кәчәкләрен, өлгеләрен ясап җибәрә, йөзлегенә йөзлеге, ыргысына ырымы, чәчәгенә чугы пар килеп тора. Ул ишекләрен, баскыч төпләрен, капка һәм коймаларын әйткән дә юк! Булса да булыр икән! Уңса да уңа икән адәм баласы эшкә оста кулларыннан. Авыл халкы Зәки абыйны сагышларга өлгермәде, Мөдәмир үзенең осталыгын мәйданга чыгарды. Дөрес, әүвәле аның булганлыгына шикләнеп карадылар. Юктыр ла дип кенә сөйләнделәр. Әмма каралты-кураны төзәттергәләп тормасаң, тарала башлый икән ул. Анда терәү салырга кирәк, монда тарткы куярга, тегендә этке ясарга. Зәки абыйның кулы тияргә өлгермәгән мунча һәм сарайлар ишелеп, халыкның балта тота белүчене тирә-күрше яклардан биш бәясенә яллатып китерер көннәре дә җитәр дип элекләрне һичкем уйламаган шул. Әмма бер килмәс җире бар икән аның да — вакыт тарлыгы комачаулый. Юкса әллә нәрсәләр эшләр иде. Әйтәләр бит, ниятләгән генә җитми, боерган җитә дип, ягъни адәм баласы әллә ниләр эшләргә тели, әмма Аллаһы тәгаләнең әмере килми торып, һичнигә ирешә алмый. Аллаһы ташламасын, бүре ашамас! Зәки абыйның бер хикмәтле сүзе бар иде: — Булыр, боерган булса!— дигәне. Бу аның, Аллаһыдан насыйп икән, эшләрмен дип сүз бирүе инде. Яшьлеге аркасында Мөдәмир андый мәгънәләрне санга сугып бетермәде. Килешенгәндә: — Күпме түлисең?— дип сорамый, бәлки: — Ярар,– яки,— юк!— дигән ике сүзнең берсен генә әйтеп эшкә тотына, шуның белән илгә ярый белә. Осталык — санда түгел. Бервакыт Мөдәмир безгә килеп керде. Төн уртасында, җәйнең рәхәт һәм йокының болай да кыска чагында. Авылга минем кайтып төшкән генә көнем иде. Күздә әлегә йокы юк. Күңел моң һәм хисләр белән тулган, хатирәләрне сөйләшеп, туган-тумачаның берәмләп диярлек хәлен өйдәгеләрдән генә белешеп, абыйның кызык итеп бәянләгән хикәяләренә мөкиббән китеп, капка төбендә дә, болдырда да озаграк утырылган. Төн уртасы җитүгә карамастан, күзгә йокы кермәгән. Йолдызларны санап алабыз. — Бу “Җидегән йолдызы” казакъ халкында “Җиде Карак” дип атала. — Нигә икән?— дип сорап куя абый. — Мөгаен берәр хикәясе бардыр. Җидене аңлатуы җиңел. Саннары тәңгәл килү белән бәйле. Ә Карагы — ат өстендә төне буе чабып йөргән егетләр инде аның, гаярь егетләр! — Ә ни өчен караклар соң алар? — Төнлә генә чыкканга! — Ә-ә, алай икән... — Менә тагын берсе!..— дидем, килеп җитеп, капкадан керергә маташкан Мөдәмирне күрсәтеп. — Әйдә, түрдән уз!.. Аның кулында өч литрлы банка иде. Ул минем “Җиде карак” хакындагы сүзләремне колагына элергә өлгергән икән. Аларны үзенчә аңладымы, әллә төшенми калган идеме: “Менә тагын берсе”,— дигәннәремне шунда ук кире катты: — Алай димәгез инде! Мин алкаш түгел! Үзе генә, кешедән яшереп эчкән кеше генә алкаш була ул! Әйеме?.. Ә мин дуслар белән генә тотам! Мин, тавыш чыгарырга маташуыннан шикләнеп, аны-моны әйтергә ашыкмадым, абый да аның зәһәр кубарылып сөйләшүен яратмыйча: — Энем, тынычлан әле!.. Арыгансың, бар, кайтып йокла!— дип, Мөдәмирне китәргә үгетли башлады. — Алай димәгез әле!.. Менә, энекәшең дә кунакка кайткан... Берәрне тотыйк! Мөдәмирнең бу сүзләрен абый кабул итәргә теләмәде: — Җиткән инде сиңа... Салгансың... Кайтып йокла!— дип, тагын да үгетләп карады. Әмма бу үгете дә кабул кылынмады: — И абый, усал син! Ус-сал... Энекәшең кайткан!.. Чалт аяз утырасыз... Берәрне тотыйк!.. Төн уртасында аракы сорап кереп аптырату ул елларда авылга читтән килеп кергән, шәһәрдән кайткан вакытсыз бер гадәтсезлек иде. Әйе, калада иртәнгә кадәрле рестораннар, барлар, клублар, кибетләр, супер яисә мини маркетлар эшли. Туйганчы бәйрәм ит. Ә авылның таңнан эшкә торасы бар. Җәйге йокысы — кыска, төш күрергә дә өлгерелми. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|