ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 46 страница— Юк шул, энем!— диде абый, Мөдәмирнең үз юлы белән китүен теләп. — И-и-и,— диде төнге кунак, болдырга өч литрлы банкасын куеп, авызында сасы тәмәкесен кабызып.— Сездә булмаса, бездә бар ул! Башланмаган. Бер дигән! Өч литрлы! Менә!.. Сыйланыйк... Минем өчен пүчтәк ул! Менә шушы кулларым исән булсыннар! Аның җилкәгә салган каты һәм көчле куллары чыннан да эшчән икәнлеген дәлилли алырлык иделәр. — Шулай түгелме?— Шунда ул дәлил өчен бу көненең нәрсә белән үтүен сөйләргә кирәк тапты: — Иртәннән эштә булдым, егетләр. Хәмигә мунчасын бетердем. Ишеген ясадым, тәрәзәсен куйдым. Хәзер аның ләүкәсен дә остадан кордыралар бит, чарачасын да... Менә бусы — “премияли”... Кибеттән аракы таба алмаганнар. Хәер, көмешкә яхшырак та әле ул! Көмешкә диләрме әле аны? Ул соравына җавап көтте. Мин әйе дияргә тиеш идем. Зәбир абзый малае чыннан да шушы сүзне генә көткән икән шул. Әйтелеп куелуга, шунда ук сүземнең коерыгына үзенекен тагып, безне бетереп кыстарга тотынды: — Әйдә әле, абыйлар... Стакан юкмыни? Казаннан тансык ризыклар да алып кайткансыңдыр! Аны шушы килеш кенә озатып җибәрү яхшы түгел иде. Күңел тарлыгын күрсәткән кебек тоелыр я. — Абый, алып чыкмыйсыңмы?— дигән генә идем, Мөдәмир кабат сүз балкышына күмелде: — Ут күреп кердем! Мин әйтәм, бөтен авыл йоклап беткән. Ә сезнең ишек алдында — ут яна, лампа. Әһә, дим, кунак кайткан боларга! Керим, сыйлыйм әле үзләрен! Мин бит сәрхүш-алкоголик түгел, ялгызым гына өч литрны чүмереп бетерергә... Әйе!.. Яхшы булды әле керүем! Ул арада абый стаканнар һәм кабарга ризыклар алып чыкты. Мөдәмир исә көмешкәсен бүлеп куйды: — Әйдәгез, исән-саулыкка!— дип, күтәрергә тәкъдим итте. Эчеп җибәргәнендә йөзе дә сытылмады. Менә хәзер фуражкасын салып иснәр кебек иде, әмма кабымлыкка ризык кисәген дә йотмады. Һава алып, җилкәсен кайтарды да: — Шәп үтте!— дип кенә куйды.— Нигә эчмисез әле?.. Соравын җавапсыз калдыруны да онытып, бераздан җыр сузды. Башы кыңгыр салынган, караңгылыкка чумган дөньяны гүяки кочаклап алыр сыман иде: — Тагылый да тагылый шушы, һай, Чишмәләрнең салкын сулары, Баткан җирләреннән чыкмый ла ай, Сирәк лә була бәйрәм-туйлары... Аңа кушылып җырлау түгел, онытылып тыңларга гына калган иде безгә. Беренчедән, бу җырның көен тәүге ишетүебез, икенчедән, ни мин, ни абый аның сүзләреннән бер генә кәлимәсен дә белмибез.
— Ераклардан килгән аккошларның Каурыйлары саен бер каләм, Минем генә сиңа язганнарның Сүзе саен күздән яшь алам...
Бу җырның көе гаҗәеп матур, әмма сүзләре бик үк аңлашылып җитмәгән сыманрак тоелды. Мөдәмир онытылып сулыш алганда сорарга дип абыйга эндәшмәкче идем, ә ул, төрткән сул кулымны читкә кайтарып: — Тыңлыйк әле, бүлдермә,— диде. Ә Мөдәмир җырлады да җырлады:
Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|