Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Очып үт­кән кош­лар каң­гыл-каң­гыл 2 страница




– Сең­лем, ни­чег­рәк соң?— дип, кө­тек­лә­неп хәл бе­ле­шер­гә то­ты­на­лар.

— Ях­шы әле, ба­ба­кай!— ди­сәң, әл­лә ни­чек­ләр үз­гә­реп, ага­рып һәм бал­кып, уң­нан сул, сул­дан уң бу­лып ки­тә­ләр.

Хә­ер, алар­ның нә­фе­сен Гөл­йө­зем ты­яр­га өй­рә­неп җит­те бу­гай ин­де. Бо­лар:

— Сең­лем, ни­чег­рәк соң?— дип со­рау­га, ул:

— Ми­не­ке ях­шы да, ба­ба­кай, үзе­гез­не­ке ни­чег­рәк соң?— ди.

Те­ге­ләр әле бил­лә­ре­нә, әле күз­лә­ре­нә, әле хәл­сез­лек­кә-тын кы­сы­лу­га зар­ла­ныр­га то­ты­на­лар. Гү­я­ки ар­ка­ла­рын­да әле ге­нә таш та­шы­ган­нар. Гөл­йө­зем­гә хәй­ран итү­дән тук­тап, үз­лә­ре­нең за­ман­на­ры үт­кә­нен ис­кәр­теп оя­ла­лар. Тик ме­нә...

Тик ме­нә Сә­гыйрь аб­зый­ны гы­на бу си­хер ал­мый. Һа­ман үз тук­са­ны тук­сан:

— Сең­лем, бер ге­нә бир әле?— дип үте­нү­дән тук­та­га­ны юк. Хәл бе­ле­шеп тә тор­мый шул. Кү­рү­гә-кү­ре­нү­гә, һа­ман:

— Сең­лем, бер ге­нә бир әле!— ди.

Ни­чек итеп ан­нан: “Нәр­сә­не?”— дип со­рый­сың әле? Шу­ны гы­на кө­тә шул ул. Үзе­нең бер ди­гән Та­җыл­җи­һа­ны бар. Нин­ди ге­нә әле, бе­ләк­лә­рен­дә ко­яш уй­на­тып, йө­зен­дә нур би­е­теп, күк­рәк­лә­рен­дә ба­ла­ла­рын ту­пыл­да­тып, тез­лә­рен­дә ту­пыр­да­тып үс­тер­гән ха­тын. Ә аның янын­да кү­гәр­чен йо­мыр­ка­сы ка­дәр ге­нә, ни күз­лә­ре, ни бо­ры­ны, ни ку­лы, ни ая­гы уй­нап тор­ган Сә­гыйрь аб­зый­га нәр­сә җит­ми ин­де?

Та­җыл­җи­һан тү­ти­ләр­гә ке­реп йө­рү­ен Гөл­йө­зем бер күр­кәм га­дәт итеп, һа­ман да чәй яны­на ту­ры ки­лә иде. Са­ма­выр­ны ек­кан­га­ча ди­гән­дәй, сүз­гә сүз ку­шы­лып, һәм­мә мәсь­ә­лә­не ерак­тан һәм вак­лап сөй­ләү­дән баш­лап, Әме­ри­кә им­пе­ри­а­лист­ла­рын­нан, ха­тын-кыз­ла­ры бе­лән мәш кил­гән әфән­де­лә­рен­нән алып, күр­ше­лә­ре Фа­тыйх аб­зый­ның мур кыр­гы­ры кә­җә­се­нә, Сөб­бух­лар­ның туй­мас җан бу­ла­рак ала­га­ем ике бак­ча­га ху­җа са­на­лып та, бә­рәң­ге­лә­ре­нең җәй ур­та­сы­на да җит­мә­ве­нә кай­тып төр­те­лә иде­ләр дә, яңа­дан дөнь­я­ның бер дә ты­ныч то­ра ал­ма­вы­на ке­реп чу­ма­лар. Та­җыл­җи­һан тү­ти бу хәл­ләр­не бер дә ялык­мый­ча сөй­ләр­гә яра­та.

— Ул Блин­ный Клин­ный­ла­рын әйт ин­де!.. Шун­дый зур ке­ше бу­ла то­рып та итәк ар­тын­нан йө­гер­мә­сә, чүп­рәк ара­сын­да чу­ал­ма­са нәр­сә ин­де?..

— Шу­лай шул, апа­кач­чай­ка­ем, шу­лай шул!— Та­җыл­җи­һан тү­ти­нең әл­лә кай­чан оны­тыл­ган ке­ше­ләр­не тел­гә алып зар­ла­ну­ла­ры­на ку­шы­лып, Гөл­йө­зем дә аның әйт­кән­нә­рен җөп­ләп ку­яр­га өл­ге­рә. Әм­ма дә, кү­ңе­ле ачы­лу­дан­мы, әл­лә ин­де әй­тер­гә дип күп­тән­нән ни­ят­лә­нел­гән­гә­ме, та­гын да өс­ти:

— Бу Сә­гыйрь аб­зый­ны...

Ки­нәт ке­нә те­ле ки­се­лә. Ире­нең исе­мен ишет­кән Та­җыл­җи­һан тү­ти “Б­лин­ный Клин­ный” янын­да үзе­нең сө­ек­ле­се­нең ни кат­на­шы бар­лы­гы­на га­җәп­се­неп:

— Нәр­сә бул­ган Сә­гыйрь аб­зы­е­ңа?— дип со­рау юнәл­тә.

— Әйт­мәс­кә идем!..— Гөл­йө­зем бу сүз­лә­ре бе­лән та­гын да бор­чу са­лып, Та­җыл­җи­һан тү­ти­нең бә­гы­рен игәү­ли.

— Нәр­сә­не әйт­мәс­кә ит­тең?

— Ни ин­де...— Гөл­йө­зем­нең ба­тыр­чы­лы­гы җит­ми. Әм­ма сүз шай­та­ны авыз ку­ы­шын­нан чык­кан, ко­е­ры­гын бол­гап, чы­быр­кы уры­ны­на шарт­лат­кан бу­лу сә­бәп­ле, баш­ла­ган­ны ахы­ры­на ка­дәр җит­ке­рү­не та­ләп итә.

— Нәр­сә­не яшер­мәк­чең?— Та­җыл­җи­һан тү­ти үзе­нең сө­ек­ле ире Сә­гый­ре өчен җир ти­ше­ге­нә дә ке­рер­гә әзер­ле­ген сиз­дер­гәч, ха­фа­га кал­ган Гөл­йө­зем дә сер пә­рән­җә­сен ачып таш­лар­га код­рәт тап­кан­дай та­гын ка­бат­лый:

— Бу Сә­гыйрь абый­ны әй­тәм...

Әм­ма үз уңае бе­лән баш­лан­ма­ган бу­луы сә­бәп­ле­дер ин­де, та­гын те­ле ки­се­лә. Аның са­ен Та­җыл­җи­һан тү­ти­нең ха­фа­сы ар­та, ка­лын бе­лә­ге, киң күк­рәк­лә­ре си­ке­ре­нә.

— Ни бул­ган Сә­гыйрь абы­е­ңа?

Әйт­кән әй­тим ин­де ди­гән­дәй, Гөл­йө­зем ярым өр­ки, ярым ка­ба­ла­на-ка­ба­ла­на:

— Та­җыл­җи­һан апа, ул ми­ңа, сең­лем, бир әле дип бәй­лә­нә. Ниш­лим икән?— ди.

Шу­шы­лай те­зеп сал­гач кы­на ты­нын яңар­та. Әм­ма Та­җыл­җи­һан тү­ти­нең йө­зе­нә май ко­я­шы чык­кан­дай бу­ла. Ул, бал­кып:

— Җәл­ке тү­гел­дер бит? Бир, апа­ем, бир!— дип үгет­ләр­гә то­ты­на.

А­па­ем сү­зе Сар­ман­нар те­лен­дә сең­лем, ка­дер­лем ди­гән­не аң­ла­та ин­де, бе­лә­сез­дер...

– Би­рим­ме, апам?— ди Гөл­йө­зем, бе­раз ап­ты­рап.

— Бир, апа­ем, бир!— дип, аның са­ен Та­җыл­җи­һан тү­ти аны үгет­ли.— Җәл­ке тү­гел­дер бит?

— Аны­сы җәл­ке тү­гел дә Сә­гыйрь аб­зый­га,— ди Гөл­йө­зем, сүз­нең нәр­сә ха­кын­да бар­ган­лы­гын апа­кач­чае аң­лап җит­мә­гә­нен уй­лап.— Ни шул әле, бик үк ях­шы бул­мас, бир­сәм...

— Ях­шы бу­лыр, ях­шы...— дип, Та­җыл­җи­һан тү­ти аның сүз­лә­ре­нә үзе­не­кен ял­гап та куя.— Аны­кы күп­тән юк ин­де! Те­ле ге­нә­дер, баш­ка­сы бул­мас!

Шун­да алар ике­се дә кө­ле­шер­гә то­ты­на­лар.

И­меш, Сә­гыйрь аб­зый да шун­нан соң бир­дек­ләп йө­рү­дән тук­та­ган, ди­ләр...

Әм­ма, ни хик­мәт, Гөл­йө­зем­гә кы­зы­гу­чы­лар бет­кәч, Гос­ма­ны зар­ла­на баш­ла­ган:

— Сүн­де ха­тын, сүн­де!— ди икән.— Элек ут ке­бек иде. Эш­тән арып кайт­сам да икен­че җан керт­кән­дәй итә иде. Хә­зер бө­тен­ләй исе дә кит­ми, йок­лау ягын гы­на ка­рый. Әл­лә бү­тән бе­рәү­не тап­кан­мы?..

А­выл­да сер яше­реп бу­ла­мы соң? Ба­га­наң кый­шай­са да кү­реп ала­лар. Ә Гөл­йө­зем ка­дәр Гөл­йө­зем бе­рәр ир за­ты­на ия­ләш­сә, әл­лә кай­чан сү­зе чы­гар, хәт­та та­выш-гау­га­га әве­ре­лер иде. Әм­ма шу­лай да яшә­еш­нең хик­мә­те дә юк тү­гел! Сер шун­да ки, әгәр дә ха­тын-кыз­га ир за­ты кы­зык­мый баш­ла­са, ан­да-сан­да җа­ен та­бып, игъ­ти­бар кү­зен ге­нә бул­са да юнәл­теп ал­ма­са, сү­нә икән шул ул би­ча­ра­кай­лар.

Гөл­йө­зем дә күр­кәм бак­ча­ның наз­лы гө­ле тү­гел­ме? Ир­ләр­нең җы­лы мө­нә­сә­бә­те аңа күк­тә­ге як­ты ко­яш ке­бек һәр­да­им ки­рәк бул­ган икән шул.

— Җәл­ке бул­ма­са, бир, апа­ем, бир!..

Та­җыл­җи­һан тү­ти­нең бу сү­зе дә әл­лә хак иде ин­де?

Юк­тыр ла, ша­ярт­кан гы­на­дыр, үр­тә­гән­дер! Аны­сы ярар, Сә­гыйрь аб­зый кыз­га­ныч, шун­нан соң ник бер бәй­лә­неп, Гөл­йө­зем­нең уңың­нан су­лы­ңа тө­шеп, юри бул­са да уй­нак­лап ка­ра­сын.

Гөл­йө­зе­ме­нең су­ы­нуы шу­лай да Гос­ман­ның йо­кы­сын ны­гыт­ты, әм­ма ка­нә­гать­сез­ле­ге бо­лай да кы­еш ая­гын ча­лу юл­га да алып кит­кә­ли баш­ла­ды. Та­гын да шу­лай дә­вам ит­сә, га­и­лә­лә­ре та­ра­лып ки­тә­чәк иде. Бу хак­та ки­ңәш­кә кер­гәч, Гөл­йө­зем­гә Та­җыл­җи­һан тү­ти та­гын да шул ук сүз­лә­рен әй­теп чы­гар­ган:

— Бир, апа­ем, бир!.. Кыз­ган­ма!.. Җәл­ке тү­гел­дер бит?..

­ Сен­тябрь, 1999.

 

 

­ Я­ҢА БУЛЬ­БУ­ЛЯ­ТОР

­ Хи­кәя

 

— Ка­ра әле, сөй­лим­ме бер кы­зык? Ә син — язар­сың, ярый­мы!..

Бал­та ос­та­ла­ры дип атал­ган аб­зый­лар һәм дөнь­я­лык ар­ба­сы­на җи­гел­гән ур­та яшь­ләр­дә­ге ир­ләр ка­лын мат­ча­лар­ны юы­ны­шып ма­таш­кан җир­дән тук­та­лып, “И­дел” си­га­ре­ты­ның куе зәң­гәр тө­те­нен йо­та-йо­та, ил­нең ба­ры­шы­на һәм то­ры­шы­на бәя ку­еп уты­ра иде­ләр. Гә­зит-жур­нал­лар­да һәм ра­дио-те­ле­ви­де­ни­е­дә бик мак­тал­гач, мин әле Та­тарс­тан­га һәм аның ил ба­шы эш­чән­ле­ге­нә “биш­ле” ку­яр­лар дип уй­ла­ган идем, кая ди ул, те­теп ке­нә сал­ды­лар. “Ба­лык ба­шын­нан че­ри”, имеш.

— Ка­ра әле, сөй­лим­ме бер кы­зык? Ә син — язар­сың! Ярый­мы?!.— Бал­та ос­та­сы Рә­мил­нең та­лә­бе кат­гый, куз­га­луы зур­дан иде. Мин, уй­лап, җа­вап би­рер­гә өл­гер­гән­че, сүз­нең икен­че­се агы­лып, ос­та­лар бер яр­ты та­бу-тап­ты­ру мәсь­ә­лә­сен чи­шәр­гә ты­ры­шып ка­ра­ды­лар. Ху­җа ке­ше Һә­нүз алар кот­кы­сы­на би­ре­лер­гә дә уй­ла­ма­ды. Шу­лай да ишек ал­ды ягын әй­лә­неп чык­ты. Ки­леп утыр­ды һәм сөй­лә­неп ал­ды:

— Бү­ген күп эч­те­гез ин­де, нин­ди ара­кы ул дип әни ачу­ла­на...

Ир ур­та­сы му­жик­ның бо­лай ак­ла­нуы һәм га­еп­не әни­се­нә сыл­та­вы бал­та ос­та­ла­ры­ның ачу­ын гы­на ки­тер­де, дә­рә­җә са­нын ким­се­теп, ба­ры­сы да бер-бер арт­лы:

— Ә-ә, алай икән!— дип куй­ды­лар. Мин исә:

— Нин­ди эчү ин­де ул!— ди­дем, ша­яр­тып.

— Ка­ра әле, бер кы­зык сөй­лим­ме?— Рә­мил үзе­нә игъ­ти­бар юк­лык­ка җа­вап итеп та­гын үп­кә­ләү кы­я­фә­те чы­гар­ды. Ос­та­лар бу ва­кыт­та Рә­сәй­дә юл­лар­ның на­чар­лы­гы­на, эш тәр­ти­бен бе­лү­че­ләр­нең азая ба­ру­ы­на, биз­нес­мен­нар­ның алып са­ту­дан ал­га­рак уза ал­ма­вы­на зар­ла­ну­га күч­кән иде­ләр. Рә­мил­нең сөй­лә­я­чәк көл­ке­сен әл­лә мең кат ише­тү­лә­ре сә­бәп­ле, әл­лә ин­де кү­тә­рел­гән мәсь­ә­лә­нең әһә­ми­ят­ле­рәк бу­луы ар­ка­сын­да аңа һа­ман да сүз би­рел­мә­де. Әм­ма бе­раз­дан юл­лар мәсь­ә­лә­се дә тә­мам ачык­ла­ны­лып, дәү­ләт чи­нов­ник­ла­ры­ның ка­рак­лы­гы ис­кәр­тел­де. Ха­лык кү­зе ба­ры­сын да кү­рә, ко­ла­гы ише­тә, кү­ңе­ле тә­га­ен­ли икән. Ил то­ры­шы­ның бү­ген­ге хә­ле­нең авыр­лы­гы алар­ның хә­те­рен из­де. Бе­раз­га ты­нып кал­ды­лар.

— Ка­ра әле,— ди­де, сүз­лә­рен ми­ңа та­гын да тө­бәп Рә­мил,— бер кы­зык сөй­лим­ме? Ә син — язар­сың! Әм­ма ми­нем исе­мем­не ис­кәр­тер­гә оныт­ма! Мон­да бо­лар­га сөй­лә­гән идем ин­де, әйе­ме, Хә­ниф абый? Егы­ла-егы­ла көл­дең, шу­лай­мы?

Ос­та­лар­дан җи­ңел ге­нә сер алыр­сың, көт. Биг­рәк тә Хә­ниф аб­заң ке­бек дөнья күр­гән, чит­тә бә­хет эз­ләп го­ме­рен уз­ды­рып, ахыр­да, дөнь­я­лык­ка ыша­ныч кал­ма­гач, ту­ган авы­лы­на кай­тып егыл­ган, ин­де ге­нә тер­нәк­лә­неп кил­гән ке­ше­дән!

Ә шу­лай да ул ба­шын ка­гып куй­ды:

— Әйе...— Янә­се.

— Сөй­лим­ме?— Рә­мил­нең мон­нан соң да игъ­ти­бар­сыз­лы­гы­ма юлы­гуы бә­гы­рен изеп таш­лау­га бә­ра­бәр бу­ла­чак иде.

— Ярар, сөй­лә ин­де алай­са! Язар­мын,— ди­дем. Имеш, ялын­дыр­ган бу­лам!

— Хәр­би хез­мәт ва­кый­га­ла­рын­нан бу хәл!

Рә­мил ме­нә шу­шы­ны әй­тү­гә, ба­ры­быз да аңа бо­рыл­дык, бө­тен бар игъ­ти­ба­ры­быз­ны хә­зер яу­лап алыр­га ти­еш иде ул. Бу хәл­гә кә­е­фе ки­леп, ир­ке­нә­еп ал­ды да һәм сү­зен дә­вам ит­те:

— Хәр­би хез­мәт­не бе­лә­сең, бик кү­ңел­сез бер нәр­сә ул! Ге­не­рал ки­леп төш­кән. Кү­рә, ба­ры­сы да элен­ке-са­лын­кы йө­ри. “Бо­лай яра­мый!”— дип уй­лый бу. Сол­дат­лар­га бе­рәр кү­ңел­ле­рәк нәр­сә тәкъ­дим итәр­гә ки­рәк. Кә­еф­лә­ре кү­тә­ре­леп кит­сен, янә­се!

Со­рый:

— Кай­сы­ла­ры­гыз уй­ный бе­лә?

— Фут­бол­мы?— ди­ләр.

— Юк,— ди ге­не­рал,— уй­лап ка­ра­гыз!

— Хок­кей­мы?— ди­ләр.

— Җәй кө­не нин­ди хок­кей ин­де?— ди ге­не­рал, бе­раз ачу­лан­ган­дай.— Кү­ңел­ле­рәк, ил­һам­лы­рак нәр­сә ха­кын­да әй­тәм!

— Ә-ә,— ди­ләр сол­дат­лар,— бе­лә­без! Гый­шык-мый­шык­мы?

— Юк ин­де,— ге­не­рал тә­мам ап­ты­рап ка­ла.— Та­гын уй­лап ка­ра­гыз әле? Ну, бар бит ин­де, тра-ля-ля-ля!

— Ә-ә, бел­дек,— ди­ләр та­гын да сол­дат­лар, күз бәй­ләш уе­ны­мы?

— Нин­ди күз бәй­ләш ул та­гын?— дип ге­не­рал тә­мам чы­гы­рын­нан чы­га.– Әй­теп то­рам бит: тра-ля-ля-ля!

Бу юлы сол­дат­лар ба­ры­сы бер­дәй шым ка­ла­лар. “Нәр­сә­не атап әйт­сәк тә ге­не­ра­лы­быз ошат­мый, йә та­гын да ачу­ла­ныр!”— дип, хәт­та кур­кы­шып баш­ла­рын ия­ләр.

— Уй­ла­гыз, уй­ла!— ди ге­не­рал, алар­дан үте­нә үк баш­лап: — Тра-ля-ля-ля! Тра-ля-ля-ля! Тра-ля?..

— Ә-ә, бел­дем,— дип кыч­кы­рып җи­бә­рә шун­да бер чу­аш сол­да­ты,— “буль­бу­ля­тор”!

— Нин­ди “буль­бу­ля­тор”?

— Яңа “буль­бу­ля­тор”!

— Ме­нә-ме­нә!— дип сө­е­нә ге­не­рал.— Афә­рин, Ива­нов! Ан­самбль оеш­ты­ра­быз! Кай­сы­ла­ры­гыз уй­ный бе­лә­ләр та­гын?

Ү­гет­ли тор­гач, ги­та­ра­да, ба­ян­да, ба­ра­бан­да һәм бү­тән уен ко­рал­ла­рын­да уй­ный, сыз­гыр­та, чир­тә, ка­га, тарт­ка­лый һәм бас­ка­лый бе­лү­че­ләр та­бы­ла.

— Ин­де хә­зер, әй­дә­гез, уй­на­гыз!— дип әмер би­рә ул.

Һәм­мә­се­нә дә уен ко­рал­ла­рын та­ра­та­лар.

— Ә “буль­бу­ля­тор” кая?— дип со­рый ге­не­рал, янып-пе­шеп уен ко­рал­ла­ры та­шы­ган пра­пор­щик­тан.

— Бел­мим, нәр­сә соң ул?— дип ак­ла­на те­ге­се.

— Әйе, нәр­сә соң ул?— ди ге­не­рал да, ап­ты­ра­вын яшер­ми­чә.

Чу­аш сол­да­ты шун­да йө­ге­реп ке­нә бер чи­ләк су ки­те­рә дә:

— Ме­нә ул!— дип авы­зын ера.

— Ан­да ни­чек уй­ный­лар соң?

Чу­аш сол­да­ты:

— Ме­нә бо­лай!— ди дә, ба­шын чи­ләк­кә чум­ды­рып, бы­гыр-бы­гыр ки­те­рә баш­лый.— Буль-буль-буль-буль! Бүл-бүл-бүл-бүл!..

Ан­нан ка­бат ба­шын чы­га­ра да:

— Яңа “буль­бу­ля­тор”!— дип авы­зын ера.

— Афә­рин, Ива­нов!— ди ге­не­рал да сө­е­неп,— Бул­ды­ра­сың!..

Әм­ма ба­шын ка­шып ала:

— Тик без­дә “буль­бу­ля­тор” баш­ка­ча­рак иде!

— Ни­чек баш­ка­ча­рак иде?— ди­ләр сол­дат­лар.

Шун­да ге­не­рал түш ке­сә­сен­нән яс­сы ше­шә чы­га­ра. Аның бө­ке­сен ача һәм авы­зы­на кү­тә­реп:

— Буль-буль-буль-буль! Бүл-бүл-бүл-бүл!..— итә.

Һәм эчеп тә бе­те­рә... Хи­кәя шу­ның бе­лән тә­мам да бу­ла...

Рә­мил­нең бу сүз­лә­рен­нән соң их­лас­тан җә­е­леп кө­лү­е­нә мин дә ку­шы­лыр­га ти­еш идем. Әм­ма ул мо­ңа игъ­ти­бар да итеп тор­ма­ды. Аның күз­лә­рен йо­ма-йо­ма оны­ты­лып ха­ха­ха ки­лүе, кы­рыл­ма­ган яңак­ла­ры­ның ка­ба­рып-ка­ба­рып ки­түе, сө­як кул­ла­ры­ның тук­тау­сыз бот­ла­рын ча­бу­ла­ры мә­зә­ге­нә ка­ра­ган­да күп­кә көл­ке­рәк иде.

Бе­раз­дан ба­ры­быз да аңа ку­шыл­дык. Аның са­ен ул ты­е­ла ал­мый­ча ха­хыл­да­ды, хи­хыл­да­ды, ба­хыл­да­ды. Ин­де тә­гә­рәп ки­тәр төс­ле иде. Без­нең җир ти­беп кө­ле­шү­ләр­не ише­теп күр­ше кап­ка­лар ачыл­ды­лар, апа­лар, тү­ти­ләр, абый­лар, аб­зый­лар, ма­лай-ша­лай­лар, хәт­та кыс­ка чәч­ле, озын акыл­лы кыз­лар да чык­ты­лар. Кой­ма баш­ла­тып кы­на узып ба­ру­чы мә­че егы­лып тө­шә яз­ды, авыл очын­да­гы зи­рат кар­га­ла­ры кар­кыл­да­шып кү­тә­рел­де­ләр. Күм­хуҗ үге­зен са­гы­нып фер­ма бу­ен­да ада­шып йөр­гән Рә­ши­дә апа­ның ко­ла сы­е­ры чап­ты­рып кай­тып җит­те. Өр­кү­дән күз­лә­ре агар­ган иде, мес­кен­нең. Тик Бәд­ри аб­зый­лар­ның ала­бай эте ге­нә, олы ко­ла­гын кү­тә­реп, адәм те­лен аң­ла­ган­дай ба­шын бор­га­лап-бор­га­лап без­гә ка­ра­на-ка­ра­на яны­быз­га ук ки­леп бас­ты. Шун­да гы­на бу маэ­май­дан кур­ку ка­тыш шик­лә­нү тәэ­си­рен­нән бе­раз­га ты­ныч­ла­нып кал­дык. Ә Хә­ниф аб­зый:

— Ка­ра әле, Рә­мил, бу эт тә­ки си­не ярат­ты, бая сөй­ләп көл­гә­нең­дә дә шу­лай ки­леп ка­рап тор­ган иде, та­гын шу­лай итә!— дип, ала­бай­ның ба­шын бо­ра-бор­га­лый сә­ер­се­нү­е­нә ба­ры­быз­ның да дикъ­ка­тен җә­леп ит­тер­де.

Бу юлы маэ­май бе­лән Рә­мил­нең кай­сы­дыр як­ла­рын­да ох­шаш­лык­лар бар­лы­гын ча­ма­лап алу­дан кө­ле­шә баш­ла­дык. Ин­де эң­гер эле­неп ки­лә иде. Мин кай­тыр­га куз­гал­дым. Шун­да Хә­ниф аб­зый, әл­лә уй­ла­нып, әл­лә ял­гы­шып:

— “Буль­бу­ля­тор”!— дип әй­теп куй­ды.

Рә­мил:

— Яңа “буль­бу­ля­тор” гы­на шул, ис­ке­се бул­ма­ды,— ди­де, Һә­нүз ягы­на иша­рә итеп.

Мин шун­да гы­на ул хи­кә­я­нең ни өчен сөй­лән­гән­ле­ген аң­лап ал­дым. Ос­та­лар­ны ху­җа сый­лар­га ти­еш бул­ган шул!

­ Сен­тябрь, 1999.

 

 

­КӘ­ТЕР­ҖӘН КЕ­ТЕР­ТЕ­ГЕ

­ Хи­кәя

 

Кай­бер ке­ше­ләр­гә мул­ла куш­кан исе­ме тү­гел, бәл­ки ха­лык те­лен­нән ал­ган ку­ша­ма­ты бик ки­ле­шеп то­ра. Ме­нә, мә­сә­лән, Бү­ре Са­лих аб­зый бар иде. Бө­тен нә­сел­лә­ре бе­лән хә­зер дә бү­ре­не­ке­ләр, яи­сә бү­ре­ләр бу­лып йө­ри­ләр. Алар­ны бү­тән­чә итеп атау да мөм­кин тү­гел. Са­рык хо­лык­лы адәм­нәр алар­ның авы­зы­на бә­рән-бә­ти ке­бек бәэл­дәп ки­леп ке­рә то­ра­лар. Бү­ре­нең үзе дә шун­дый иде, ма­лае да шу­лай бул­ды. Хә­зер онык­ла­ры да шу­шы хо­лык­ны то­та­лар. “Йол­дыз­на­мә” ка­рау­чы­лар­ның да, “Ел­на­мә” бе­лән эш итү­че­ләр­нең дә фәл­сә­фә­се бо­лар өчен бер­ни тү­гел. Бү­ре­не­ке­ләр, кыз­лар­ның чи­бәр­лә­рен­нән биг­рәк, са­рык, кә­җә, ку­ян хо­лык­лы­ла­рын яра­та­лар. Үз­лә­рен­дә шәп­лек һәм күр­кәм­лек әл­лә ни си­зе­леп тә тор­мый, әм­ма ерт­кыч­лык, аб­зар­га ке­рү, ке­ше­не­кен үзе­не­ке дип бе­лү бо­лар­га бер дә чит нәр­сә тү­гел, имеш.

Хә­бәр­ләр­дән кү­рен­гән­чә, Са­лих аб­зый­ның бү­ре­ле­ген элег­рәк ха­лык­та бе­леп тә бе­тер­мә­гән­нәр. Бер­ва­кыт са­рык су­я­лар икән. Са­лих аб­зый ча­лып та җи­бәр­гән, са­ры­гы си­ке­реп тә тор­ган, аяк­ла­ныр­га да өл­ге­реп, ча­ба-ча­ба ка­ча да баш­ла­ган. Бо­лар ын­дыр ягын­да, ягъ­ни бә­рәң­ге бак­ча­сын­да икән­нәр. Яңа гы­на ак-ак кар явып уз­ган. Аның өс­те­нә кы­зыл чия су­ы­дай ка­нын чәч­рә­теп мес­кен су­гым ча­тыр ча­ба ди.

Ә Са­лих аб­зый аның ар­тын­нан таш­лан­ган, ку­ып та тот­кан, егып та сал­ган. Ка­рап то­ру­чы­лар аны бү­ре дип күр­гән­нәр. Аның тыр­на­гын­да са­рык “Ал­лаһ әк­бәр!” бул­ган. Ме­нә шу­шы ва­кый­га­дан бир­ле бө­тен нә­сел-нә­сә­бе бү­ре­не­ке­ләр дип ата­лып йөр­те­лү ге­нә тү­гел, бәл­ки чын мәгъ­нә­сен­дә хо­лык-фи­гыль­дә дә бү­ре­гә хас сый­фат­лар­ны үз­лә­ре­нә ал­ган­нар. Ку­ян елын­да ту­са­лар да бү­ре­не­ке­ләр — бү­ре, Са­рык елын­да ту­са­лар да бү­ре­не­ке­ләр — бү­ре, “Кә­җә­мө­гез” бул­са­лар да бү­ре­не­ке­ләр — бү­ре, хәт­та “А­рыс­лан йол­дыз­лы­гы”н­да дөнь­я­га кил­сә­ләр дә бү­ре­не­ке­ләр — бү­ре. Алар бе­лән дош­ман­лык тү­гел, хәт­та дус­лык та фай­да ки­тер­ми. Бү­ре­ләр — туй­мас җан, бү­ре­ләр оят­ның нәр­сә икән­ле­ген бел­ми. Бү­ре­ләр — усал, бү­ре­ләр — ерт­ка­лау­чан. Бер аб­зар са­рык­ны ту­рап-бу­газ­лап чы­гу да бү­ре өчен бер­ни тү­гел. Әнә Ил­дар, ир­кә шә­һәр ма­лае, бү­ре­не­ке­ләр авы­зы­на бә­рән ке­бек бәэл­дәп ба­рып кер­де, аңа әти­се өр-яңа мо­то­цикл алып бир­гән иде, ике ат­ла­нып та чык­ма­ды, шу­лар­да — бү­ре­ләр­дә кал­ды­рып кайт­ты һәм ан­нан ко­лак как­ты. Бу хәл­дән соң егет акыл­га уты­рыр­га ти­еш иде. Юк. Бү­ре авы­зы­на бер кер­сәң, ыч­кы­ну бар­мы ин­де ул?.. Әле һа­ман бү­ре­не­ке­ләр­не аша­та, эчер­тә, ди­ләр. Үзе “А­рыс­лан йол­дыз­лы­гы”н­да ту­ган, югый­сә, әм­ма бү­ре­гә кар­шы то­ра ал­мый, мес­кен. Хә­ер, җир йө­зе­нә кай­сы йол­дыз­лык ас­тын­да ки­лү­ең­нең әл­лә ни әһә­ми­я­те дә юк бу­гай, әм­ма, шу­ны әй­тим, тор­мыш­та үзең­не та­бу, үз кө­че­ңә ыша­ну үтә дә ки­рәк­ле нәр­сә­ләр­дән!

А­рыс­лан­нар­ның да төр­ле­се бу­ла: көч­ле­се, көч­се­зе, йол­кы­шы, ыж­гы­рып тор­га­ны. Кай­сы юл­ны сай­лый­сың бит! Арыс­лан бе­лән мә­че­нең ара­сын­да һич­нин­ди аер­ма юк, ди­ләр. Гәү­дә зур­лы­гы яки кеч­ке­нә­ле­ге бер­ни дә тү­гел әле ул. Ә бү­ре­нең якын ту­га­ны — эт, имеш. Хак сүз бу!..

Мин әле Кә­җә Га­ли­ләр­не дә бе­ләм. “Кә­җә — мал тү­гел, ка­рак — юл­даш тү­гел!”— ди ха­лык. Хик­мәт аның мур кыр­гы­ры бу­лу­ын­да гы­на­мы­ни? Кә­җә — фә­кыйрь­лек бил­ге­се дә әле ул. Бү­ген­ге көн­гә ка­дәр та­тар­ның кә­җә ас­рар­га ко­ты очып то­ра. Кем­нең үз ба­шы­на мал дип бә­ла ала­сы кил­сен дә адәм көл­ке­се­нә ка­лыр­га те­лә­ге бул­сын? Кә­җә — мал тү­гел!

Кә­җә Га­ли­ләр­нең кә­җә ас­рап ма­таш­кан­на­рын мин бел­мим. Әм­ма сы­ер­ла­ры бар иде. Авыл очын­нан бе­рен­че өй­дә яшәп, кай­дан гы­на күм­хуҗ­га эш­кә дип ке­ше ки­тер­мә­сен­нәр, Кә­җә Га­ли­ләр­гә фа­тир­га кер­тә иде­ләр. Шу­лай бер-ике ге­нә ат­на­га ки­леп тә, җәй­лә­рен һәм кыш­ла­рын уз­ды­рып, йорт ху­җа­ла­ры­ның өр-яңа чис­та урын-җир­лә­рен тә­мам туз­ды­рып кит­кән ке­ше­ләр дә бул­ды. Ка­зан­нан эш­кә җи­бә­рел­гән за­вод кыз­ла­ры да як­ты җәй­дә үк фа­тир ке­реп, ка­раң­гы көз­дә ге­нә чы­га ал­ды­лар. Алар­га Га­ли аб­за­гыз бе­рәр тап­кыр үп­кә­лә­де­ме? Юк! Алай яра­мый, бо­лай ки­рәк иде­ме? Юк! Көн са­ен мун­ча­сын ягып: “Бак­чый, бо­лар кыр­да, ын­дыр­да, ту­зан­да, пыч­рак­та эш­ли­ләр, кайт­кач юы­на­сы­ла­ры, ки­ем­нә­рен кип­те­рә­се­лә­ре бу­лыр!”— ди­я­рәк кар­шы ал­ды. Мон­дый ке­ше­гә адәм­нәр ге­нә тү­гел, ил баш­ла­ры һәм Ал­ла­һы тә­га­лә үзе дә ри­за-рәх­мәт­ле бу­лыр­га ти­еш иде тү­гел­ме?

Әм­ма дә ку­ша­ма­ты Кә­җә иде!

Ә­нә Вә­ли­не­ке­ләр­гә әй­теп ка­ра Кә­җә дип, өзеп ке­нә таш­ла­я­чак­лар, теш­ләп тә тор­ма­я­чак­лар. Һәм дә Кә­җә ку­ша­ма­ты алар­га йок­мый да, йок­ма­я­чак та ин­де. Фа­ми­ли­я­лә­рен Сәй­рә­мов ди­сә­ләр дә, аны­сы да алар­га ят ке­бек. Тал Тө­бе Сәй­рәм­га­ли­ләр — бу­сы ук бик озын бу­ла ин­де мо­ның, әм­ма ки­ле­шеп то­ра үз­лә­ре­нә. Бе­рен­че­дән, ни абый­сы­ның, ни эне­се­нең йорт­ла­ры тал тө­бе­нә са­лын­ган, икен­че­дән, гел шул тал тө­бен­дә бу­ла­лар үз­лә­ре. Әл­лә шун­да чәй эчә­ләр­ме, әл­лә юри уты­ра­лар­мы?.. Һа­ман да та­выш­ла­ры тал тө­бен­нән ише­те­лә. Ки­шер ба­су­ы­на кер­сәң дә, сук­мак­тан үтеп кит­сәң дә, Сы­быз­гы Юл­ба­сар ке­бек акы­ры­на баш­лый­лар. Чөн­ки — Сәй­рә­мов­лар. Алар­ның га­дәт­лә­ре шун­дый: ке­ше­нең юлын ки­сү! Бү­тән­нәр­гә ба­су­дан бер ге­нә ки­шер дә алып ашар­га, ур­ман­нан сы­ңар җи­ләк тә өзеп ка­бар­га яра­мый, имеш. Чөн­ки Вә­ли­не­ке­ләр­гә кал­мый. Аны­сы шу­лай­дыр ин­де аның, һәр ке­ше­гә өлеш чы­га­ра баш­ла­саң, һәм­мә­се­нә дә җи­теп бет­мә­я­чәк, Вә­ли­не­ке­ләр кап­чык тө­бе бе­лән ка­ла­чак­лар. Ә алай һич тә яра­мый. Бү­тән­нәр­нең та­бын­на­рын­да буш та­бак тор­са тор­сын, әм­ма Вә­ли­не­ке­ләр­нең ам­бар-ке­ләт­лә­ре че­реп тү­гел, бәл­ки ар­тык ту­лу­дан бү­се­леп ишел­сен. Алар бү­тән­чә яши ал­мый...






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных