ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Очып үткән кошлар каңгыл-каңгыл 6 страница— Эссесе ничек булды?— дип сорап куя. — Нинди эссесе, нәрсәнеке?— ди Гамил, сүзнең ни хакында барганлыгын аңлый алмыйча, әмма бу сорауның бер-бер этлек белән бирелгәнлегенә һичбер шикләнмичә. Сәеф исә соравын башкачарак, аңлаешлырак итеп кабатлый: — Мунча парысы дим? Кибеп җитмәгән чәчләрен артка ташлап, ике дә уйлап тормыйча Гамил җавап бирергә өлгерә: — Яхшы булды! Әмма: — Аркалар каты итеп ышкылдымы?— дип, Сәеф һаман да үртәү ягын каера. — Әйе, каты итеп ышкылды!— ди Гамил, сүзнең һичшиксез бары тик үз аркасы хакында барырга тиешлегенә шикләнмичә. Әгәр дә сорау-җавап алмашу шуның белән генә бетсә, мәҗлесләре инде дә башланып китәр иде. Әмма шунда арага Чулмания катыша һәм: — Ни сөйлисең син, Гамил?!.— дип ачу белән әйтеп куя. Бүтәннәр аның бу сүзләрен, үз теләгәннәренчә: “Ник сөйлисең?”— диярәк ишетәләр һәм тагын да пышык-пышыктан башлап көлешергә тотыналар. Кабат күтәрелеп килгән трактор тәгәрмәче кадәрле ай, шунда чак кына тәгәрәп төшеп китмичә, тау сыртына көчкә ябышып кала. Йокларга әзерләнгән авыл боларның каһкаһасыннан айнып китә, түбән очтагы Хәллүшнең әле бүген генә өеп бетергән галәмәт биек һәм зур печән чүмәләсе авып төшә, биләмәләрен карап кайту нияте белән урманнан авылга юл алучы бүре өере, аларның кинәт пырхылдап гөрселдәүләрен мылтык ату буларак кабул итеп, өннәренә кире менеп тая. Бары тик мәңге айнымас Рафинат абый гына: “Дөньяны су басса, үрдәккә яхшы!”— дип, уңыннан сулына борылып ята да йокысын дәвам итә. Чыгарга әле генә өлгергән йолдызлар тәмам коелышып бетә язалар. Ул кичен Өлфәт абыйларның тартмада утырган тавыклары егерме тугызынчы көн урынына егерме җиденчесендә үк күп-күп итеп чебеш чыгарырга өлгерәләр. Бирсә дә бирә икән адәм баласына Аллаһы тәгалә бәрәкәтне, берәүләргә күктән ут төшкәләгәндә, боларга манный боткасы ява. ...Бераздан барысы да тынычланалар. Гамил дә, Чулмания дә, Сәеф тә мунча турында ярты сүз дә кузгатырга куркып, авызларына чиләге белән су кабалар. Мәҗлес шунда гына тәмам җыелып, кабаттан башланып китә, шактыйлап сыйлашып һәм сыйланып алганнан соң җыр һәм биюләргә күчәләр. Очрашу кичәсе күңелле генә дәвам итә. Һәм менә барысы да артыгы белән тынычланып калгач, Сәеф, уен-көлкегә тагын вакыт җитте дип, Гамилдән юри сорап куя: — Чулманиянең аркасын каты итеп удыңмы, әллә йомшак кына итепме? Гамилнең исе дә китми: — Ә анысын инде үзеннән сора!— дип кенә җавап бирә. Имеш, хәзер нәрсә сөйләсәң дә ярый, гафу ителә, янәсе. Сәеф шунда кычкырып дәшәргә тотына: — Чулмания, Чулмания, дим! Кая әле син? — Нәрсә булды?— дип, Чулмания биегән җиреннән тукталып сорап куя. — Гамилнеке бик алай каты булмагандыр? Төгәл генә нәрсә хакында сүз барганлыгын аңлап ук бетермәсә дә, Чулмания бу юлы үлчәп кенә җавап бирергә уйлый. Шунлыктан, биюен өзеп, Сәефнең янына килә, кабатлап сорый: — Нәрсәсе каты булмаган? — Ну, мунча инде, мунча!— ди аңа Сәеф, сүзне һаман шаярту ягына борырга теләп. — Ул мунча әле һаман бетмәдемени?— Ачулы Чулмания шунда аптыраулы кыяфәт чыгара.— Җиткәндер инде?!. — Ну...— ди Сәеф, киреләнеп. — Нәрсәсе ну?— дия Чулмания, аңа каршы. — Катымы, дим?— Сәеф тарткалашуга борыла башлый. — Каты, бик каты!— ди Чулмания, аны тынычландырырга теләп. — Гамилнекеме?— Сәефнең җене котырмакчы. Әмма шунда аның хатыны, иренең нәрсә әйтергә теләвен аңлап алып, юри төрттереп куя: — Әнә, кешеләрнеке — каты, ә синеке — мунчала! Һәммә колаклы вә колаксызлар аның әйткәннәрен ишетеп алалар. Сүзнең бу якка борылып китәсен көтмәгән Сәефнең авызы ачылып кала. Сыйныфташлары шунда шартлап-шартлап киткәндәй көлешә башлыйлар. Аларның болай бертуктаусыз кеткет, каһкаһа, хаха, ваха-ваха, даха-даха, баха-баха килүләренә кояш та ул иртәдә бер сәгатькә иртәрәк уянырга мәҗбүр була. Көтү дә иртәрәк кузгалып, йокылары туймыйча уянган халык, бер сәгатькә соңарган сәгатьләрен дөресләргә, эленке-салынкы гына йөренеп, тавык-чебешкә җим биргәч, калган бар эшләрен дә онытып, тагын йокларга яталар. Мәҗлес тә тарала. Аларның төркем-төркем көлешеп кайтуларын туган-тумачалары җырлашулары дип кабул итәләр. Вакыйга шуның белән тәмамланса да, авылда җеп очын табып булмаслык сүз тарала. Имеш, Гамил белән Чулмания бергә мунча кергәннәр икән дә, берсе икенчесенең аркасын юып ятканда өсләренә Сәеф килеп эләккән. Һәм тагын да әллә ниләр, бик күп нәрсәләр инде шунда. Янәсе, Сәефнең үз хәлләре хөрти икән. Хатыны аны духтырга күрсәтергә алып киткән, ди. Әмма болары барысы да ялган сүз, гайбәт арбасыннан төшеп калган алама сафсаталардан гына иде. Сентябрь, 1999.
Э Ч Т Ә Л Е К
Әтәч Котбетдин. Хикәя.................. 3 Йөзекле хәйлә. Хикәя................... 5 Күлмәклек тә ыштанлык. Хикәя................ 6 Хакимлек сере. Хикәя................... 7 “ЗИС – 5”. Хикәя.................... 9 Тәүбә-тәүбә, әстагъфируллаһ! Хикәя.............. 22 Әрсезлек. Хикәя.................... 35 Сыер Сәлим. Хикәя................... 36 Чаллы юлы. Хикәя.................... 37 Кем кемлеген белер вакыт. Хикәя............... 38 Габденнасыйр бабай нәсыйхәте. Хикәя............. 40 Баллы кул, тәмле тамак. Хикәя............... 41 Сәгыйть Яруллин — партизан. Хикәя............. 42 Егет димләү. Хикәя.................... 44 Затлы холыксыз. Хикәя.................. 46 Закон аермасы. Хикәя................... 47 Акыллы киңәш. Хикәя.................. 49 Яшел чәчәк. Хикәя.................... 50 Үлчәүле Әхмәтсафа. Хикәя................. 51 Өч күзле кыз. Хикәя................... 53 Халык хөкемдары. Хикәя................. 54 Татарча сөйләшү. Хикәя.................. 55 Бөекләр белән бәхәс. Хикәя................. 57 Дөнья куласасында. Хикәя................. 58 Фатихның Мөгелсеме. Хикәя................ 59 Гөлүсәдән җил исә. Хикәя................. 60 Дуслык хатирәсе. Хикәя.................. 62 “Отличник”лы сыйныф. Хикәя................ 63 Капчык баскан егет. Хикәя................. 64 Айныткыч шешә. Хикәя.................. 66 Әбиләр көмешкәсе. Хикәя................. 67 Булган егет. Хикәя................... 69 Илгизнең бер дәресеннән. Хикәя............... 70 Егетлек хәвефе. Хикәя.................. 71 Сүз мәгънәсе. Хикәя................... 73 Төнге шәһәр. Нәсер................... 74 Исәнме, әбием! Нәсер.................. 75 Сөйрәлчек. Үзсөйләм................... 76 Эреләрдән шул мин. Хикәя................. 77 Бозга әверелү. Нәсер................. 78 Хәтер калу. Нәсер................... 79 Ялганчы илче. Нәсер................... 80 Яныңа кайткандыр. Хикәя................. 81 Дөнья йөреше. Хикәя.................. 82 Тамаша. Хикәя................... 84 Ярый әле. Үзсөйләм................... 85 Сүз. Нәсер..................... 86 Акча машинасы. Хикәя.................. 87 Хушыгыз, туганнар, дусларым! Хикәя............. 90 Халык мәнфәгатен яклап. Хикәя.............. 91 Күсәк. Хикәя..................... 92 Бәхет кошым. Хикәя.................. 93 Итче. Хикәя..................... 94 Хөрмәтле. Хикәя..................... 95 Теш вакыйгасы. Хикәя................... 97 Иренгә дә йокмады. Хикәя................ 98 Бар икән янасылар. Нәсер................ 99 Борын мәсьәләсе. Үзсөйләм............... 100 Дөньяга танылу серләре. Хикәя.............. 101 Бөекләр арасында. Үзсөйләм............... 102 Бай булу серләре. Хикәя................ 103 Халык депутаты. Хикәя.................. 104 Үпкәләсәң, үпкәлә. Үзсөйләм................. 106 Ике икең — биш. Хикәя................ 107 Галия әби догасы. Хикәя................ 108 Карчыклар сагышы. Хикәя................ 109 Хатыннан уңды ул. Хикәя................ 110 Уңышлы хатын. Хикәя................ 111 Баш мәсьәләсе. Хикәя................. 112 Безнеке кешенекечә булмас. Хикәя............. 113 Кичке Фатыйма. Хикәя................. 114 Чибәрем дә бер генәм. Хикәя................ 116 Ниятле бабай. Хикәя................. 117 Йокы тәме. Хикәя.................. 118 Җен белән пәри. Хикәя................. 119 Гөлбирә. Хикәя.................. 121 Юныс бабай белән соавторлыкта. Хикәя............ 122 Күңел бүлмәсенең хәлләре. Хикәя.............. 123 Коймасы койма гынамы? Хикәя.............. 124 Дөньяны кулга алу сере. Хикәя.............. 125 Татар чәе. Хикәя.................. 127 Империалист. Хикәя................. 128 Безнекеләрдә бар да бар. Хикәя.............. 132 Бар икән күрәселәр. Хикәя................ 134 Сөйкемле сөяк. Хикәя................ 136 Гыйльменисаттәй кем ул? Хикәя.............. 139 Бер хатын белән тормыш. Хикәя.............. 140 Йөз белән йөрү. Хикәя................. 143 Багана фалы. Хикәя................. 145 Гөлбануның кызыл чәчәкле гөле. Хикәя........... 150 Дәрвишлек хозуры. Хикәя................ 153 Яшәү сере. Хикәя................. 156 Әхмәтвәли гыйшкы. Хикәя................ 161 “Игорь кенәз” Хикәя................. 167 Бәхет туфрагым бар. Нәсер............... 171 Ат урлауның ние бар? Хикәя............... 174 Ак Ай буендагы кич. Хикәя............... 210 Дөнья бәһасе. Хикәя................ 220 Әфчүк Хәмидулла. Хикәя............... 223 Маҗаралы Гыйльметдин. Хикәя.............. 226 Сөлек. Хикәя.................. 231 Чикләвекле имән ауган. Хикәя.............. 234 Чиләгенә капкачы. Хикәя................ 237 “Татар” Хикәя.................. 241 Бар бер авыл, Чокал, диләр... Хикәя............. 245 Кысыр хәсрәт. Хикәя................. 258 Ахмак Кәшифнең гайрәте. Хикәя.............. 261 Ике Мөхәммәд. Хикәя................. 262 Лампалы Филүсә. Хикәя................ 267 Кеше түгел. Хикәя................. 271 Галим-голамә хәтере. Хикәя............... 273 Коммунизмга барышлый. Хикәя............. 275 Халык бәхетлеләре. Хикәя............... 276 Кендек тегәр чукмар. Хикәя............... 278 Кызыл-яшел аермасы. Хикәя............... 279 Олуг юбилей илә сүзләр тезмәсе. Хикәя............ 281 Шикәремдер-балымдыр. Хикәя............... 285 Коелган мәхәббәт таҗы. Хикәя............... 291 Бакырчыдан алтын чыккан. Эссе.............. 296 Шөкерсез Шакир Һабиловның абынуы. Фельетон........ З03 Китап кешесе. Хикәя................. 309 Салым инспекциясе. Хикәя................ 312 Атаман. Хикәя................... 317 Сөю-сәгадәт аламасы. Хикәя............... 323 “Кыяфәтнамә” серләре. Хикәя............... 331 Имлачы Хәйдәр. Хикәя................. 332 Саламга май кунган. Хикәя............... 336 Осталык хикмәте. Хикәя................ 338 Күз яше сере. Хикәя................. 342 Чакырулы туй. Хикәя................. 347 Җен мәсьәләсе. Хикәя................. 349 Солдат хикмәте. Хикәя................. 353 Өч алмалы мәсьәлә. Хикәя................ 359 Кило ярымлы кура җиләге. Хикәя.............. 362 “Бәллүр каләм” иясенә тәбрик. Хикәя............ 369 “Өфет мае” Хикәя.................. 373 Тормозлы Сөббух. Хикәя................ 382 Мөдәмир, яки “Тәрәзә төбең үрмә гөл!..” Хикәя......... 386 Сүләшәевкә сәлам! Хикәя................ 397 Бир, апаем, бир! Хикәя................. 402 Яңа бульбулятор. Хикәя................ 406 Кәтерҗән кетертеге. Хикәя................ 409 Болай булды вакыйга. Хикәя............... 416 Дуслык бәясе. Хикәя................. 419 Буа шикәренең тәме. Хикәя................ 421 Ялгышмагыз, җәмәгать! Хикәя............... 430 Мунча парысы. Хикәя................. 432
Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|