Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 44 страница




— Бу юлы ях­шы­рак тө­керт дип әйт­кән идем ин­де үзе­нә,— дип Хәм­зә абый хәл­не аң­ла­та.

— Әй­тәм уң­лы-сул­лы йө­ре­нә­ләр,— ди вә­кил,— ас­ты­на да ке­реп кит­те­ләр. Тиз ге­нә чы­га­сы­лар тү­гел, ах­ры­сы!

— Ке­реп кит­те­ләр,— дип Хәм­зә абый да баш ка­га. Шул­ва­кыт ком­байн ас­тын­нан сә­пәй сөй­рә­гән Пыт­пыт Фа­тый­ма апа ки­леп чы­га да ту­ры бо­лар яны­на ки­лә. Үзе ни­гә­дер ду­лый. Ян­на­ры­на җи­тү­гә, кем­нең кем икән­ле­ген дә ка­рап тор­мас­тан:

— Хәм­зә абый, Тө­ке­рек Ра­фаэ­лең­нең ми­ңа кал­гач кы­на өфет мае бет­кән. Бир әле?— дип ялы­на да баш­лый, күз­лә­рен­нән яшь­ләр ге­нә кил­ми.

Бо­лар үза­ра ка­ра­шып ку­я­лар. Ра­фаэль­нең ша­ян­лы­гын бел­гән Хәм­зә абый вә­кил янын­да Фа­тый­ма апа­га бу хак­та ни­чек ке­нә әй­тер­гә дә бел­ми ап­ты­рап то­ра да:

— Сең­лем, ях­шы­лаб­рак со­ра­ма­ган­сың­дыр? Ка­рап тор­дым, әле бер­кем­гә дә әрәм-шә­рәм ит­мә­де,— ди.— Ме­нә, ком­байн­ны җи­бәр­сен дә, та­гын үте­неп ка­рар­сың, ашык­мый тор...

Әм­ма:

— Ни­чек ин­де ашык­мас­ка, ми­не­ке­нә бер ге­нә төр­теп-ти­де­реп ал­са да җи­тә, күп ки­рәк­ми...— дип, Фа­тый­ма апа тук­тау­сыз пыт-пыт ки­лә.

— Төр­тер-төр­тер, ти­де­реп тә алыр,— дия-дия, Хәм­зә абый аны ва­кы­тын­да ты­ныч­лан­ды­рыр­га ты­ры­ша.

Әм­ма Фа­тый­ма апа һа­ман да баш бир­ми:

— Ул бит алай ди­мә­де. Өфет ма­ем бет­те... Бар, Хәм­зә абый­дан со­рап алып кил, ди­де.

Бо­лар­ны тың­лап тор­ган вә­кил, бу сүз­лә­ре­нең мәгъ­нә­лә­рен аң­лап җит­ке­рә ал­мый­ча­дыр, үз ко­лак­ла­ры бе­лән ишет­кән­нә­рен­нән чы­гып, бө­тен­ләй дә әл­лә нин­ди вә әл­лә нит­кән эт­лек­ләр ха­кын­да уй­лап бе­те­рә. Әле көл­мәк­че бу­ла, әле ачу­ла­ныр­га уй­лый:

— Кы­зу эш ба­ры­шын­да, уй­нак-муй­нак итеп йө­рер­гә...— дип мы­гыр­да­на.

Ә Хәм­зә абый нәр­сә әй­тер­гә дә бел­ми. Югый­сә: “Я­рар, би­рер­мен!”— ди­я­се ге­нә шун­да. Юк, һа­ман да сүз­не ерак­тан ук әй­лән­де­реп ки­те­рә-ки­те­рә аң­ла­тыр­га ты­ры­ша. Үзе ки­рәк­сә-ки­рәк­мә­сә дә ка­бат­лый:

— Ни­гә ми­ңа җи­бә­рә ул? Ни, нәр­сә...

Әм­ма дә:

— И Хәм­зә абый,— ди аңа да ка­ра­мас­тан Пыт­пыт Фа­тый­ма, ту­лып пеш­кән бе­ләк­лә­ре­нең төш­кән җиң­нә­рен сыз­га­нып, ка­лач­тай кү­пер­гән күк­рәк­лә­рен тө­зә­теп,— Ми­ңа кал­гач кы­на юри бир­ми­сең ин­де, бе­ләм. Кай­лар­га ба­рыйм, кем­нәр­гә ялы­ныйм икән?..

Тың­лап тор­ган вә­кил­нең күз­лә­ре маң­га­е­на ме­нә. Бул­са да бу­лыр икән, имеш, тән­гә-җан­га, сүз­гә-тел­гә дәрт­ле ха­тын­нар.

Ә Хәм­зә абый һа­ман да ки­ре­лә­нә:

— Бар, Ра­фаэль­нең үзе­нә бар... Мон­да, кө­пә-көн­дез ке­ше ал­дын­да йө­зем­не кы­зар­тып...— дип үгет­ләп тә әй­теп ка­рый.

Әм­ма:

— Нин­ди ке­ше?.. Ул — ке­ше, мин — ке­ше тү­гел­ме­ни?— Пыт­пыт Фа­тый­ма да би­реш­ми, үзе­нә ки­рә­ген дәгъ­ва­лый.

А­хыр­да Хәм­зә абый:

— Ярар, Ра­фаэль яны­на ба­ра тор, Фа­тый­ма сең­лем, мин хә­зер,— ди­яр­гә мәҗ­бүр бу­ла.

Ул ки­теп ба­ру­га, вә­кил:

— Һай сез­дә ха­тын­нар шау­лы икән,— дип, бер мә­зәк сөй­ләп ала:

— Ирен­нән бер ха­тын “да­вай да да­вай” ди­я­рәк дәгъ­ва­лый икән. Әй­дә ин­де, имеш. Ә те­ге­нең ва­кы­ты юк. “Ме­нә утын­ны ярып бе­те­рәм дә!”— ди, имеш. Ха­ты­ны ри­за­ла­ша, нәр­сә эш­лә­сен. Ка­ен­ның мур­тай­га­ны ту­ры кил­гән, ах­ры­сы. Ире эш­ли тор­гач, кич­кә ка­дәр тук­тал­мый ма­таш­кан. Ка­ры­ны ачып, өе­нә кер­сә, ха­ты­ны ка­мыр изеп ма­та­ша. Ире: “Кая, та­мак ач­ты, ки­тер ашар­га!”,— ди­ю­гә, ха­ты­ны: “Хә­зер, ка­мыр­ны изеп бе­те­рим, мич­кә ягыйм, ипи­не пе­ше­рим, ан­нан соң өс­тәл­гә уты­рыр­быз!”— дип бел­де­рә...

Бу өч­ле-ту­гыз­лы мә­зә­ген­нән соң вә­кил рә­хәт­лә­неп авыз чө­еп кө­лә. Хәм­зә абый да ита­гать йө­зен­нән аңа куш­тан­ла­нып ия­рер­гә мәҗ­бүр бу­ла. Ул ара­да Ра­фаэль абый ком­байн­ның ае­рыл­ган җир­лә­рен ях­шы­лап ябыш­ты­рып, яңа­дан кыр­га чы­га­рып җи­бә­рә. Фа­тый­ма апа да, сә­пә­е­нә “тө­кер­теп”, үз юлы бе­лән кай­тып ки­тә. Ар­тын­нан вә­кил:

— Бул­дырт­кан бу!— дип, те­ре­лә­тә ашар­дай хәл­дә күз­лә­ре бе­лән ябы­ры­лып оза­тып ка­ла.

Тик Хәм­зә абый гы­на, Тө­ке­рек Ра­фаэль­гә ба­рып:

— Ра­йон ке­ше­се ал­дын­да ми­не хур ит­мә­сәң,— дип, яка­лап алыр­дай бу­лып ачу­ла­на.

— Әй­бәт­ләп “тө­керт­тем” ин­де, җи­ре­нә җит­ке­реп эш­лә­дем,— ди Ра­фаэль абый, ак­ла­ныр­га җай эз­ләп.

— Ни­чек җи­те­шә­сең, афә­рин,— дип мак­тый, сүз ара­сын­да ян­на­ры­на ки­леп ка­тыш­кан вә­кил.— Әл­лә төн­лә дә эш­ли­сең ин­де?

— Ту­ры ки­лә ин­де, ту­ры ки­лә,— ди Ра­фаэль абый, мо­ның “кү­зе­нә тө­тен җи­бә­реп”.— Урак өс­те шул!

Вә­кил бу юлы да зур ка­нә­гать­лек бе­лән мул гы­на итеп итен-ма­ен, ба­лын-кай­ма­гын тө­я­неп ки­теп ба­ра. Җы­е­лыш­лар­да Тө­ке­рек Ра­фаэль абый­ны мак­тап тел­гә ала, ра­йон гә­зи­тен­нән фо­то­хә­бәр­че ки­леп, аны су­рәт­кә дә тө­ше­реп ки­тә. Күп тә үт­ми, Сар­ман ра­йо­ны­ның “Ле­нин­чы” гә­зи­тен­дә мул ел­май­ган как­ча Ра­фаэль абый­ның фо­то­сы ба­сы­ла. Ас­ты­на: “Күм­хуҗ эшен үзе­нең шәх­си бу­рыч­ла­рын­нан өс­тен куй­ган, кө­не-тө­не ал­ны-ял­ны бел­ми­чә хез­мәт ку­ю­чы дан­лык­лы свар­щик...”— ди­гән сүз­ләр языл­ган­нар.

О­зак­ла­мый Ра­фаэль абый­ны ком­му­нист та ит­те­ләр. Шу­лай дә­рә­җә­се көн­нән-көн­гә ар­тып, мак­тау так­ла­ры­на да ме­неп иреш­те, рәх­мәт яу­гы­ры!..

Лә­шәү­та­мак ди­гән­нән, бу авыл­ның исе­ме Лә­шәү ди­гән инеш­нең Мин­зә­лә атал­ган ел­га­га кой­ган тө­шен­дә ур­наш­кан­лык­тан, ике су­ның бер­гә агып кит­кән уры­нын та­мак ди­гән­нә­ре өчен Лә­шәү Та­ма­гы ата­лып йөр­тел­гән җир­дән Лә­шәү­та­мак бу­лып әве­рел­гән. Хә­зер исә аны, та­гын да кыс­кар­тып, Ләш­та­мак дип ке­нә сөй­лә­шә­ләр. Тиз­дән Ләшт­мак, яи­сә Ләш­мак бу­лып ки­тәр­гә то­ра. Элек­ләр­не бу авыл хал­кын “Лә­шәү­та­мак — ач та­мак, ба­ка тул­ган кош­та­бак” үр­тә­ге бе­лән ко­тырт­кан­нар. “Кош­та­бак” ди­гән­нә­ре Сар­ман як­ла­рын­да зур һәм ти­рән, та­га­рак­тан аз гы­на ке­че­рәк та­бак­ны аң­ла­та ин­де ул. Әле аның “ба­ди­йан” ди­гә­не дә бар. Ә, ярый, ул хак­та сүз тә­лин­кә­сен әй­лән­де­рү­не икен­че юлы­га кал­ды­рып то­рыйк. “Кош­та­бак” ди­гән­нә­ре­нә ки­ре кайт­сак, аны­сы аның, бе­леп а­лыр­га өл­гер­гә­не­гез­чә, зур та­бак­ны җир­ле сөй­ләм­чә бел­де­рү, атап йөр­тү ге­нә ин­де. Ул, дө­рес­рә­ге, ку­веш та­ба­гы бул­ган, ягъ­ни шул та­бак­та ку­веш ком­ган­нан су са­лып то­ра-то­ра юын­ган­нар. “Ку­веш” сү­зе урыс­ка “ковш” һәм “кув­шин” сүз­лә­ре бу­лып ке­реп кит­кән, хә­зер­ге көн­дә чын сла­вян ка­ве­ме кә­ли­мә­се дип аң­ла­ты­ла. Хә­ер, та­тар хал­кы бу ку­веш­нең үз­лә­ре­не­ке икән­ле­ген күп­тән оныт­кан, шу­лай да ул “кош­та­бак”­та сак­ла­нып кал­ган.

Хик­мәт ан­да гы­на да тү­гел, Лә­шәү­та­мак авы­лын­нан тыш, Лә­шәү­ба­шы һәм Тү­бән­лә­шәү авыл­ла­ры да бар. Аның Лә­шәү­ба­шы урыс­ны­кы бу­лып, күп­тән та­ра­лып бет­кән. Бер-ике йор­ты әле дә кал­ма­ды­мы икән?.. Ә ме­нә Тү­бән­лә­шәү­нең исе­ме Лә­шәү дип ке­нә йөр­те­лә баш­ла­ды. Лә­шәү­та­мак авы­лы хал­кы бе­лән шул лә­шәү­ләр ара­сын­да бер-бер­се­нә исем­дә ге­нә тү­гел, кы­я­фәт һәм га­дәт-га­дәт­сез­лек­тә дә ох­шаш­лык­лар күп. Алар ике­се дә элек­ләр­дә лаш­ман авыл­ла­ры бу­лып­мы, па­ди­шаһ хәз­рәт­лә­ре­нә олы көй­мә­ләр тө­зү өчен ка­лын-ка­лын ур­ман­нар­ны ки­сеп, юан-юан имән­нәр­не су кү­тә­рел­гән-та­шы­ган ва­кыт­лар­да Чул­ман ел­га­сы­на­ча сал итеп озат­кан­нар. Мин­зә­лә ине­шен ул за­ман­нар­да, имеш, Ык ке­бек үк мул су­лы бул­ган дип сөй­лә­гән­нә­рен ишет­кә­нем бар, укы­га­ным гы­на юк. Хә­ер, мо­ңа ыша­ныр­га да ту­ры ки­лә, чөн­ки бу як­лар­ның ка­лын ур­ман­на­ры ки­сел­гәч, ел­га­ла­ры­ның су­ла­ры да ки­ме­ми, инеш­лә­ре дә ко­ры­мый кал­ма­ган­лы­гы аң­ла­шы­лып то­ра.

Я­рар, бо­ла­рын шу­шын­да кал­ды­рыйк. Ә ме­нә көн­нәр­нең бе­рен­дә чу­ар кү­ңел­ле Лә­шәү­нең Мө­лих абый исем­ле агае, ат чап­ты­рып, Тө­ке­рек Ра­фаэль абый­га төш­кән — мо­ны­сы­на тук­тал­мый бул­мый.

Я­быш­ты­ру­чы бит ин­де, Ра­фаэль абый­ны әй­тәм. Бү­тән кем­гә ба­ра­сың?

Э­лек­ләр­не ком­ган тө­бен яма­та­сы бул­са да, са­ма­вы­рың ак­са да, урак те­шә­тер­гә, са­бан тө­рә­нен чү­ке­тер­гә, тыр­ма теш­лә­рен оч­лай­тыр­га ки­рәк­сә дә ти­мер­че­гә йө­гер­гән­нәр. Хә­зер — за­ман баш­ка, свар­щик­ка ялы­ныр­га ки­рәк. Те­рек­лек тот­ка­сы ул, ди­ләр!

— Ка­ра әле, энем Ра­фаэль, ме­нә шу­шы­ны гы­на ябыш­ты­рып бир әле, ка­ты­рак итеп?..— дип үтен­гән Мө­лих абый, бер ат­на элек ке­нә “тө­кер­теп” алып кит­кән, әм­ма та­ра­лып төш­кән тә­гәр­мәч кор­ша­вы­на сөй­ли-сөй­ли күр­сә­теп һәм аны Тө­ке­рек ал­ды­на ки­те­реп ку­еп.

Ә Ра­фаэль абый­ның, хә­тер­гә яман ке­ше бу­ла­рак, үзе­нең дә ул тә­гәр­мәч кор­ша­вын күп­тән тү­гел шә­ләй-вә­ләй ге­нә ябыш­ты­рып җи­бәр­гә­не исен­дә икән. Бе­леп то­ра, та­гын та­ра­лып төш­мә­гәе. Ях­шы­рак итеп эш­ләр­гә ки­рәк. Ә мо­ның өчен ва­кыт ки­рәк, бер-ике ге­нә төр­тә­се тү­гел. Шу­ңа кү­рә:

— Бу та­гын куп­мас ми­кән?— дип бор­чы­лып, тиз ге­нә сөй­лә­неп тә ал­ган.

— И энем,— ди­гән Мө­лих абый,— куп­мас­лык бул­сын ин­де! Йөк бе­лән кил­гә­нем­дә та­ра­лып ки­теп, ха­рап­лар ит­те. Ка­ты­рак итеп эш­лә ин­де!

— Ка­ты­рак итеп?— ди­гән Ра­фаэль абый, мах­мыр­дан тир­лә­гән маң­га­ен сул ку­лы бе­лән сөр­теп, кул­тык ас­тын­да сак­лык бит­ле­ген, уң ку­лын­да элект­ро­дын һәм ут чы­бы­гы ба­шын тот­кан хә­лен­дә.— Ка­ты­ра тор­ган та­шым бе­теп кит­те шул, бик тә ка­ты­рак итеп эш­ләр идем!

Ул ара­да ут чы­бы­гы­ның ба­шын ти­мер­гә төр­теп, оч­кын­ла­тып ал­ган:

— Ме­нә, күр ин­де мо­ны, чә­че­лә дә ки­тә, чә­че­лә дә ки­тә...

Шун­да Мө­лих абый­ның кү­ңе­ле­нә та­гын да бор­чу тө­шә. Ни­я­те тиз ге­нә “тө­кер­тер­гә” дә ки­тәр­гә икән, югый­сә, ә мон­да — эш­ләр ха­рап, свар­щик­ның ка­ты­ра тор­ган та­шы бет­кән.

— Энем, ул нә­мәр­сә кай­да бар икән соң? Кем­нән со­рар­га?— дип, Мө­лих абый аңа го­зер­ле һәм мес­кен ка­ра­шы бе­лән тө­бәл­гән.

— Сез­нең Лә­шәү ки­бе­тен­дә, Ба­нат апа­да бар ин­де ул... Әгәр бир­сә...— ди­гән Тө­ке­рек Ра­фаэль, йө­зен бик тә җит­ди то­тып.

— Шу­лай ди­сең­ме?

— Кал­са, ан­да гы­на кал­ган­дыр! Дү­сем ки­бе­тен­нән дә, Лә­шәү­та­мак­ны­кын­нан да ки­чә соң­гы­ла­рын алып кил­де­ләр. Кайт­кан да бет­кән...

— Ал-лай...

Шул сү­зе бе­лән Мө­лих абый ту­га­рыл­ган аты­на ат­лан­ган да, ар­ты­гын со­раш­ты­рып тор­мый­ча, Лә­шәү­гә чап­тыр­ган. Ки­бет­че Ба­нат апа, чи­бәр­лек­тә пат­ша ха­тын­на­рын­нан ким тү­гел, акыл­га, уен-көл­ке­гә бай ха­ным, төш­ке ял­га кай­тыр­га әзер­лә­неп, ма­га­зин­ның ка­лын ти­мер ише­ге­нә авыр йо­зак­лар элеп ма­та­ша икән. Ту­зан туз­ды­рып, атын ак кү­бек­кә ба­ты­рып Мө­лих абый җан фәр­ман­га чап­ты­рып ки­леп тук­та­ган:

— Тыр-р-р...

— Нәр­сә ку­ба­рып йө­ри­сең?— ди икән Ба­нат апа, ку­лын­нан ач­кыч­ла­ры тө­шеп ки­теп, алар­ны кү­тә­рер­гә ие­леп.

— Бик­лә­дең ин­де әл­лә?— дип ка­ба­ла­нып со­рый Мө­лих абый.

— Төш­ке­лек­кә!— ди, җа­ва­бын­да Ба­нат апа, ач­кыч­ла­рын кү­тә­реп алып.

— Ка­ты­ра тор­ган таш ки­рәк иде,— ди икән Мө­лих абый, бик үте­неп,— бир­сәң­чә­ли?..

— Үзе­ңә­ме?— дип, аңа ап­ты­рау­лы һәм ша­ян ка­раш таш­лый Ба­нат апа, бө­тен­ләй дә бү­тән нәр­сә­ләр ха­кын­да хы­ял­ла­нып.

— Юк, Тө­ке­рек Ра­фаэль со­ра­ган иде шул...— ди Мө­лих абый.

Ба­нат апа эш­нең нәр­сә­дә икән­ле­ген шун­да ук аң­лап ал­ган, җит­мә­сә:

— Ка­ты­ра ал­мый баш­ла­ган­мы әл­лә?— дип со­рау бир­гән.

Мө­лих абый яшер­ми­чә җа­вап та иреш­тер­гән:

— Чә­че­лә дә ки­тә, ку­ба да тө­шә, ди...

Ба­нат апа да ап­ты­рап кал­ма­ган, аңа:

— И-и, алай икән... Ул ка­ты­ра тор­ган таш­ны, Мө­лих, ба­рып, син ирем Има­мет­дин­нән со­ра. Ки­бет­не­ке ге­нә яра­мас, аны­кы ях­шы­рак,— дип, эс­се­ләт­ми-су­ыт­мый өй­рә­теп тә җи­бәр­гән...

Мө­лих абый алар­ның кап­ка төп­лә­ре­нә ки­леп тук­тый. Ә Има­мет­дин аб­зый пе­чән­гә кит­кән. Ике дә уй­лап тор­мый­ча, шун­да чап­ты­ра бу. Атын бик ка­ты ку­ган­дыр ин­де, ул ире­шеп ки­леп тук­тау­га, ян­гын-ма­зар­мы әл­лә дип бо­лын­да­гы ха­лык җы­е­лыр­га өл­ге­рә. Ә Мө­лих абый:

— Ка­ра әле, Има­мет­дин, си­не­ке ях­шы­рак, ди­де Ба­нат... Бир әле?— дип үте­нер­гә то­ты­на.— Ки­бе­тен төш­ке­лек­кә ябып куй­ды. Ә ми­нем Ләш­та­мак­ка ба­рып җи­тә­сем дә бар... Ап­ты­рат­ма ин­де, бак­чый!..

Ә Има­мет­дин аб­зый мо­ның сүз­лә­рен­нән һич­ни аң­ла­мый. Ка­бат­лап со­рый:

— Нәр­сә ки­рәк иде соң, Мө­лих?

— Ка­ты­ра тор­ган таш!

— Нәр­сә?..

— Ка­ты­ра тор­ган таш!

— Кем әйт­те?

— Ба­нат...

И­ма­мет­дин аб­зый на­чар як­ка уй­лый. Шу­лай да, ха­ты­ны юри, кү­ңел өчен уен-уй­мак кы­лыр­га җы­ен­ган икән дип, үзен бор­чый­сы кил­ми. “Бәл­ки аң­лап җит­кер­мә­гән­дер, бу Мө­лих бу­та­лып со­рый­дыр?”— ди­я­рәк уй­ла­нып ал­ган­нан соң та­гын бер со­рау би­рә:

— Нәр­сә­гә?

— Ка­ты­рыр­га!

Бу җа­вап­ны ишет­кән ха­лык та ап­ты­рап ка­ла. “Нит­кән га­лә­мәт, нит­кән сүз бу?”— имеш. Има­мет­дин аб­зый исә та­гын да со­рап куя:

— Кем­гә?

— Тө­ке­рек Ра­фаэль­гә!.. Тә­гәр­мәч кү­гә­нен, ни, боҗ­ра­сын, әйе, ни, кор­ша­вын ябыш­ты­ра­сы бар иде. Ка­ты­ра тор­ган та­шы бет­кән. Алып ки­лер­гә җи­бәр­де,— дип Мө­лих абый сөй­ләп би­рә. Ан­нан мон­дый ах­мак сүз­ләр­не ишет­кәч ке­нә Има­мет­дин аб­зый эш­нең асы­лы нәр­сә­дә икән­ле­ген аң­лап ала. Ә җы­е­лыш­кан ха­лык тә­гә­рә­шеп кө­лә би­рә. Ба­ла-ча­га­га ка­дәр һәм­мә­се ты­е­ла ал­мый бү­се­лә­ләр. Нәр­сә эш­ләр­гә бел­мә­гән, әле яңа гы­на үзе­нең нин­ди мыс­кыл­лы хәл­гә кал­га­нын аң­ла­ган Мө­лих абый­ны бер­дән­бер Има­мет­дин аб­зый гы­на юа­тыр­лык сүз та­ба:

— Син бер дә бор­чыл­ма. Ме­нә, ка­ты­ра тор­ган таш алып кил­дем дип, кә­газь­гә төр дә мун­ча та­шын ил­теп бир!

А­ның ки­ңә­шен тың­лап бе­тер­гәч, ин­де ки­леш­кәч ке­нә Мө­лих абый та­гын ки­ре­гә су­ка­лап ма­та­ша икән:

— Ул әле ун­биш ти­ен ак­ча да би­реп җи­бәр­гән иде. Шул хак кы­на то­ра ди­гән иде...

Ха­лык бу юлы тә­мам чә­че­леп һәм тә­гә­рә­шеп үк кө­лә баш­лый. Има­мет­дин аб­зый һа­ман да ак­рын­лык бе­лән акыл өй­рә­тә би­рә:

— Мө­лих, ул ак­ча­сын син аның үзең­дә кал­дыр. Кә­газь­гә тө­рел­гән мун­ча та­шын ку­лы­на тот­тыр. Аны-мо­ны аң­лар­га өл­гер­мә­сен, атың­ны җи­геп, тиз­рәк ки­тү җа­ен ка­ра!

— Тә­гәр­мәч­не кал­ды­рыр­га­мы?

— Юк ин­де,— дип һа­ман да акыл би­рә Има­мет­дин аб­зый,— аны эш­ләп куй­ган­дыр, әл­лә кай­чан әзер­дер. Син ба­ры тик сер ге­нә би­рә күр­мә!

Мө­лих абый нәкъ өй­рә­тел­гән­чә эш­ли...

А­тын Лә­шәү­та­мак ала­чы­гын­да кал­дыр­ган ар­ба­сы­на җи­геп, тә­гәр­мә­чен ки­дер­теп, та­гын да дөнья җи­мер­теп чап­ты­рып, эң­гер элен­гән­дә ге­нә Лә­шәү­гә кай­тып тө­шә. Та­гын да ха­лык җы­е­ла, со­рый­лар:

— Ни­чек бул­ды?

— Нәр­сә ни­чек?

— Таш­ны бир­дең­ме?

— Юк...

— Ни­чек ин­де юк?— ди­ләр.

— Өй­лә­ре­нә кер­теп кал­дыр­дым, эш­тә юк иде ин­де ул!

— Ан­да нәр­сә ди­де­ләр?

— Ха­ты­ны өен­дә иде. Фай­да­сы ти­сә, бик ях­шы бу­лыр дип сө­е­неп алып кал­ды.

Шу­шы җа­вап­тан ка­нә­гать­лек та­бып, ха­лык бер-бер­се­нә ка­ра­шып куя. “Әл­лә Има­мет­дин аб­зый чын­лык­та дө­рес әйт­кән ин­де?”— дип та­ра­лы­шып, бер­ни­чә кич рәт­тән, йо­кы ал­дын­нан ин­де, мун­ча та­шын ялап-ялап ка­рау­чы­лар бул­ган, имеш, ала­ры ук дө­рес сүз тү­гел­дер.

Ә Дү­сем бү­ген дә ме­нә шу­шы Лә­шәү бе­лән Лә­шәү­та­мак исем­ле ике авыл ара­сын­да, тау­лар ку­е­ны­на сы­е­нып, бо­лар­ның мәш ки­лү­лә­ре­нә хәй­ран итеп, ты­ныч кы­на яшәп ята бу­лыр.

­ И­юль, 1999.

 

­ТОР­МОЗ­ЛЫ СӨБ­БУХ

­ Хи­кәя

 

Мин бел­гән­дә Сөб­бух абый ур­ман ка­ра­выл­чы­сы бу­лып эш­ли иде. Бер­сен­нән-бер­се кур­кы­ныч­рак олы ау эт­лә­рен ияр­теп йөр­тә, үз­лә­ре ала-ко­ла, үз­лә­ре ябык­лар, сө­як­кә ти­ре тар­ты­лып кы­на бар кы­лын­ган­нар, шө­кәт­сез­ләр. Шун­лык­тан һәм­мә ке­ше алар­ны ач дип бе­лә, үр­дәк-каз ише кош-корт югал­са да шу­лар­ны га­еп­ли тор­ган иде­ләр. Әм­ма ми­нем ке­бек урам­нан кай­тып кер­мәү­че ма­лай­лар ях­шы бе­лә­ләр: ул эт­ләр­гә ку­лың­да­гы ши­кә­рең­не бир­сәң дә аша­мый­лар.

Ур­ман­чы Сөб­бух абый гәү­дә­гә иләм­сез зур һәм хә­рә­кәт­кә акыр­тын ке­ше иде. Каш­ка аты исә, ки­ре­сен­чә, ел­гыр, сө­лек ке­бек, әм­ма ху­җа­сы янын­да кеч­ке­нә ке­бек то­ел­ган­лык­тан, аны:

— Сөб­бух ишәк җи­геп йө­ри,— дип әй­тә иде­ләр.

Әм­ма бу сүз­дә һич­бер хак­лык юк иде. Ул ат­ның ма­тур­лы­гы һәм ефәк­тәй бу­луы, кө­не-тө­не ту­га­рыл­мый һа­ман да юл­да йө­рүе, аңа да ка­ра­мас­тан ары­ма­вы мак­тау­га ла­ек һәм мак­та­лыр­лык иде. Җит­мә­сә, ар­ба­сы­на Сөб­бух абый утыр­са, үр­дәк оя­сы­на каз мен­гән­дер ке­бек то­е­ла. Ме­нә тә­гәр­мәч­лә­ре, кы­са һәм тарт­кы­ла­ры, ара­та һәм чел­тәр­лә­ре та­ра­лып ки­тәр дә җир­гә леп итеп уты­рыр дип бел­гән­ле­гем ар­ка­сын­да шул та­ма­ша­ның бу­лу­ын кө­теп ка­рап тор­га­ным, узып кит­кән­нә­рен­дә оза­тып кал­га­ным бар. Әм­ма ар­ба­сы, аты ке­бек үк, бер ге­нә дә сер бир­мә­де, сы­гы­лып куй­са да та­ра­лып төш­мә­де, ке­че­рә­еп кал­са да сын­ма­ды. Та­ма­ша­дан мин шу­лай мәх­рүм ите­леп һәм дә еры­лыр­га ти­еш­ле авы­зым бө­ре­шер­гә, са­лы­нып тө­шәр­гә мәҗ­бүр иде.

Сөб­бух абый­ны усал ди­гән­нә­ре сә­бәп­ле, аңа ка­ра­та хөр­мә­тем аз­рак иде. Әм­ма аның ми­ңа на­чар­дан бер авыз сүз дә әйт­кә­нен ишет­мә­дем. Ә үзе ха­кын­да ни­ләр ге­нә сөй­лә­ми иде­ләр.

И­меш, ул ба­ла­ча­гын­нан ял­кау бул­ган. Ни­чек тә күб­рәк йок­лау һәм ашау ягын ка­ра­ган. Дө­ре­се шул — ял­кау ке­ше хәй­лә­гә дә ос­та ул, ба­ры үз фай­да­сы өчен ге­нә бул­сын...

Бер­ва­кыт Сөб­бух абый, ма­лай ва­кы­ты икән, ат күл­ти­се бе­лән күм­хуҗ кыр­ла­рын­да эш­ләп, ба­су­ны эш­кәр­теп бе­тер­гән дә, тау сыр­тын­да тук­та­лып, че­рем итеп алыр­га бул­ган. Чөн­ки, ни, әле ге­нә өе­нә кай­тып кит­сә, ир­тә­рәк, әни­се та­гын хәй­ран ка­ла­чак, ида­рә бу­е­на төш­сә, шун­да ук яңа эш­кә ку­ша­чак­лар.

Күл­ти өс­тен­дә утыр­ган җа­ен­да гы­на эреп, җи­ден­че тө­шен кү­реп ма­таш­ка­нын­да ра­йон вә­ки­ле ат чап­ты­рып ки­леп җи­тә. Ал­ла­һы­ның рәх­мә­те, бу миз­гел­дә Сөб­бух­ның,а­ты ки­нәт тар­ты­лу­дан­мы, уя­нып кит­кән ва­кы­ты икән. Адәм­нең кү­ңе­ле шик­лә­нү­чән-си­зе­нү­чән бит ин­де ул!

— Ниш­ләп әл­лә кай­чан­нан бир­ле мон­да тик то­ра­сың?— дип җи­ке­ре­нә вә­кил, ма­лай­ны чы­быр­кы­лап таш­лар­дай бу­лып.

— Ме­нә, ба­су­ны күл­ти­ләп бе­тер­дем, оч­лап чык­тым,— дип ак­ла­на Сөб­бух, елар­га әзер­лән­гән­дәй күз төп­лә­рен сөр­теп алып,— кай­тыр­га ма­та­шам!

Вә­кил­нең усал­лы­гы сү­ре­лә тө­шә:

— Ни­гә ида­рә­гә кай­тып әйт­ми­сең соң? Бар-бар, кайт! Ни­гә тук­та­лып то­ра­сың?

— Бик кай­тыр идем дә,— ди, Сөб­бух зар­ла­нып,— күл­ти­гә тор­мо­зын куй­ма­ган­нар, тау­дан тө­шеп бул­мый.

Бо­лар­ны ише­теп алу­га, вә­кил авыл­га та­ба чап­ты­ра. Сөб­бух исә че­ре­мен дә­вам итәр­гә бу­ла, әм­ма ты­ныч­лы­гы алын­ган, йо­кы­сы кач­кан, аты да ял итеп туй­ган. Ниш­лә­сен, бе­раз­дан дил­бе­гә­сен ку­лы­на алып, җай гы­на тар­тып куя:

— На-а, мал­кай! Кай­та­ек, бул­ма­са!..

Ү­зен­нән дә үшән­рәк ат те­ләр-те­лә­мәс ке­нә тау тү­бән тө­шеп ки­тә.

Ул ара­да ида­рә­гә ки­леп җит­кән вә­кил ду куп­та­ра:

— Сез нәр­сә, “по­ни­ма­ешь”, сә­вит­кә кар­шы эш алып ба­ра­сыз?.. Ип­тәш Ста­лин­га кар­шы?.. Бур­жу­а­зия те­гер­мә­не­нә, кап кор­сак ка­пи­та­лист­лар, кан­да­ла­лар те­гер­мә­не­нә су ко­я­сыз­мы­ни әле мон­да? Им­пе­ри­а­лизм бет­лә­ре...

И­да­рә бу­е­на ха­лык җы­е­лыш­кан ва­кыт икән. Ба­ры­сы да ап­ты­ра­шып ка­ла­лар. Ни уй­лар­га да бел­ми­ләр. Бур­жу­аз­лар­ның, ка­пи­та­лист­лар­ның су те­гер­мән­нә­ре бар­лы­гы­на шик­лә­ре юк. Чөн­ки он­на­рын кай­да тарт­сын­нар ди дә, ха­лык­ны кай­да-ни­чек ин­тек­тер­сен­нәр икән? Ә ме­нә кан­да­ла­сы­ның да те­гер­мә­не бар ди тү­гел­ме соң? Ан­дые кай­да икән?

Ул ел­лар­да бет һәм кан­да­ла­дан тә­мам иза чик­кән ха­лык, вә­кил­дән шул кот­кы­ны ишет­кәч, ка­шы­ныр­га, уы­ныр­га, си­кер­гә­ләр­гә то­ты­на. Бу хәл­не кү­реп тор­ган вә­кил ап­ты­раш­та ка­ла. Йод­рык­лан­ган ку­лы йом­ша­рып, баш өс­тен­нән ак­рын гы­на ас­ка тө­шә. Үзе:

— Ха­лык дош­ман­на­ры!.. Ха­лык дош­ман­на­ры!..— дип, һа­ман ха­лык­ның үзен ха­лык­ка дош­ман­лык­та га­еп­ләп ма­та­ша. Әм­ма та­вы­шы ин­де акы­рып чык­мый, ак­ры­ная.

Шун­да күм­хуҗ рә­и­се дә ба­су­лар ягын­нан кай­тып ке­рә. Әү­вә­ле вә­кил­не кү­реп ала, ан­нан соң бик тә га­җәп­се­неп, ни хик­мәт си­кер­гә­лә­нү­че, уын­га­ла­ну­чы һәм ка­шын­га­ла­ну­чы ха­лык­ны урап уза. Ап­ты­раб­рак то­ра, со­рый:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных