ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 40 страница— Килешенгәнне каян белдең?— ди икән ире һаман да. — Каян-каян?.. Җырлап кайтып кердең! Басудан ук ишетелеп торды! Менә шуннан белдем, аңгыра дигәч тә!— Хатыны бераз иреннәрен турсайткан. Әмма үпкәләве шунда ук югалган һәм белештереп алган: — Күп сорамадымы? Шул чагында гына теге кеше, атын абзарына кертеп җибәргән җирендә айнып киткәнме, бераз җансыз торгач, нидер исенә төшергәндәй әйтеп куйган: — Ул турыда бөтенләй дә сөйләшмәдек... Ашадык... Эчтек... Әмма бу хакта ләм-мим! — Ничек?— Хатыны аптырап калган.— Ничек сөйләшмәдегез? — Ул минем кем икәнлегемне дә сорамады, исемемне үзем дә әйтмәдем,— дигән теге кеше, ялгышуын аңлап.— Авылымны да әйтмәдем. Ике көннән эшне башларга килешендек. Ничек, каян эзләп табар икән? — Ишкәнсең икән ишәк чумарын!— Хатыны иренең ахмаклык эшләргә генә сәләтле булуын исенә төшереп, җиде буын бабаларын да ләхеттән чыгарырлык итеп буза куптарган. Мескен, теге кешене әйтәм, нишләсен, кабат эзләп чыкса — кичкә каршы яхшы түгел, анда төнлә генә барып җитәчәк, йортында торып калса, җан кисәккәе үзен кискәләп бетерәчәк. Ык-мык итеп торган да, хатыны тын алган вакытта берничә сүзен колак артына кыстырып өлгергән: — Ике көннән килмәсә, үзен эзләтеп алып китерермен! — И юләр,— дигән тагын да хатыны.— Үзең барып, арбаңа утыртып алып килерсең! Останы кораллар күтәртеп кем җәяү өртә инде? Таң белән барып алырсың! Һәм шуның белән килер көннәренең хәсрәтен Аллаһыга тапшырганнар да тынычланганнар. Ике көн үтте дигәндә теге абзый көтү куганчы Зәки абзыйны эзләп килеп тә җиткән, балта остасының йортын да җиңел генә тапкан, сыер-сарыкларын озатырга чыккан хатыннар төгәл аңлатып күрсәтеп биргәннәр. Әмма каршысында кабартма йөзле, олы гәүдәле Таҗи абзый түгел, бәлки чандыр, тыныч һәм сүзгә саран адәмне күреп, бу кеше беразга югалып калган. Аннан гына: — Мин дөрес кермәдем бугай. Зәки абзый өйдә юкмы әллә?— дип әйтеп тә ташлаган һәм: — Юк иде шул Зәки өйдә,— дигән җавапны ишеткәч, чыгып киткән. Сөйләүләренә караганда, авылны кабат-кабат ун әйләнеп, егерме сораштырып, һаман да шушы ук Зәки абыйлар капка төбенә килеп туктарга мәҗбүр булган. Кайтып кына китәр иде дә, өйдә — хатынның зәһәре, ут чәчеп торучысы. Шунда гына берничә көн элек үзенең алданганлыгын төшенеп, гозерен һәм ахмаклыгын Зәки абыйга килеп сөйләп биргән. Хәерсез сәгатьтә юлга чыгуы булгандыр инде, балта остасы бер-ике айсыз тиз генә бушамаячагын, югары очта йорт бетереп ятуын әйтеп баш тарткан. — Көзгәрәк килерсең, карарбыз!— дигән. Ә Таҗи белән Сәлам абзыйлар, фермага төшеп, калдырган корал һәм кадакларын тирес астыннан җыеп, ай буе коймалар төзәтеп йөргәннәр, ә Ходайдан насыйп ителгән сыйлану вакыйгасын исләренә дә алмаганнар. Ну теге кешегә хатыны кирәген биргәндер инде. Июнь, 1999.
КҮЗ ЯШЕ СЕРЕ Хикәя
Әсәретдин абый сөлек кебек кыз үстерде. Аның гүзәллеге җырларда җырланачак, шагыйрьләр һәм язучылар теленә керәчәк, егетләрнең төн йокыларын алачак иде. Әмма авыл халкы эш ярата, чибәрлекнең туйда гына кирәк булачагын белеп яши. Шуңадыр үлеп гыйшык тотарга бик алай җайлары да калмый. Ә менә Әсәретдин абый, мәсәлән, үз хатынын үлеп-үлеп, юк-барга да көнләшә-көнләшә, үз шик-шөбһәләреннән мыскыллана-таушала ярата, җаны өзелеп, бәгыре өзгәләнеп сөя белде. Бу мәхәббәтенең үзенә Аллаһы тәгалә тарафыннан бүләк ителеп бирелгән бәхет икәнлеген төшенеп үк тә бетерми иде. Киресенчә, бу хисләре аңа авыр, санын изүче газап кебек тоела, чөнки хатыны тойгыга — хиссият, шатлыкка — куаныч, бәхеткә сәгадәт белән җавап бирә белүчеләрдән түгел шул. Ә монысын, әйтмәсәләр дә, Әсәретдин абый үзе дә бик яхшы белә иде. Шунлыктан кызына һаман да бәхетләр генә теләде. Бу баласы бигрәкләр дә кытай пыяласы шул! Икенче кызы өчен алай ук борчылмый, анысының корылыгы әллә нинди диңгездәй ташыган хисләреңне корытыр. Ә улы, ягъни соңгы өченче баласы әлегә сабый иде. Олы кызы, ягъни чибәрләрнең дә чибәре булып үсеп җиткән Бәриясе артыннан егетләр борын төпләре кибеп җитмәстән йөгерә башладылар. Тик берсен дә саф мәхәббәт хисләре белән тулы кыз колач җәеп көтеп тормаган булып чыкты. Бәрия килде-киттегә һич сер бирмәде. Егетләрне итәге тирәсендә генә әйләндерә дә, башларын хыял боламыгында тәмам болгатып юкка чыга. Чәчәкләр арасында сайланып очкан күбәләктәй ул да эзләнә, лаеклы тиң ярының һичшиксез табылачагына ышана, янында меңнәр булса да, нәкъ шуны, бердәнберен көтә. Әмма аның әлегә кайдадыр адашып йөрүенә ачуы да килә иде. Шунлыктан ул аны үзе эзләп китәргә булды. Әсәретдин абыйның исә моңа рөхсәте юк иде. Ә Бәриясе Казанга китеп барды. Аның артыннан авыз суларын корытып йөргән егетләре дә олактылар, ягъни дә мәсәлән, уҗым бозаулары кебек иярешеп, калага таба юл алдылар. Анда — демократия, анда — иркенлек иде. Авыл үзенең кысынкылыгы, мөмкинлекләренең тарлыгы белән һәр баласын исән-сау йөрегез дип озатып калды, кайтмаслармы дигән өметтә төннәрен гүяки саташудан уянып китә дә, сагынуларын кая куярга белмичә елый иде булырга кирәк, ахрысы. Әмма шәһәр иркенлекләре һәм чуарлыклары, төзеклекләре һәм ялтыравыклары белән үз кысаларына бөтереп алган иде инде аларны, һәм тулысынча буйсындырды. Сөлек кебек кыз Бәриягә кала гына түгел, инде бөтен дөнья кызыга иде дисәк тә ялгыш булмас. Аның янына хәл белешерү сәбәбе белән килеп чыгучылар да аз түгел. Үзләрен иркенрәк тотарга өйрәнеп алган авыл егетләре шәһәрчә кылану гынамы соң, арттырыбрак та җибәргәлиләр: кайсылары мәхәббәтләрен яшермичә белдерергә батырчылык итсәләр, кайберләре Бәриянең чибәрлегеннән телсез кала, йөрәкләре яраланган хәлдә гыйшык дәрьясында гарык була бара. Чөнки кыз үзе генә һаман сер бирми, әле анысы белән, әле моны белән бераз шаяргалый да, беришләренә кочагын да ача һәм иреннәреннән дәрт шәрабын эчертеп, аларны шунда ук сәрхуш хәлләрендә калдыргалый һәм дә мәхәббәт бакчасында үз акылын җуймый гына гизә иде. Кешеләр шундый инде алар: сүз сөйләшми тора белмиләр. Бәриянең күңелен яулап алу кулларыннан да, акылларыннан да, буй-кыяфәтләреннән дә килмәгән егетләр: — Мин аның белән кич кундым!.. Кочагының рәхәтен татыдым... Тыштан гына гөнаһысыз икән,— дип, юк-бар сүзләр чыгарып, бүтәннәрнең күңелен аннан суытырга, шулай кызны үзләренеке итәргә тырышып болганчык гайбәт елгаларын күп агыздылар. Тел машинасы болар өчен сафсата онын тарта түгел, хакыйкать балын сыга идеме, әллә хыял кошларының канатлары кушланып, хисләре бу рәвешле гәп-гәпләрдә ял алдымы, белгән юк, әмма ләкин бер колаклыларын икенче колаклылары алдый торгач, үз ялганнарына ышанып та беттеләр. Гайбәт авылга да килеп ирешми калмаячак иде. Бәрия исә һаман да кызларның солтаны булды. Шунлыктан арада бер-бер ханзадәнең барлыгына һәм үзенә насыйп ителәчәгенә өметен өзмәде. Дөрес, андый егетнең ханлык тәхетен тотуы шарт ителмәсә дә, әмма дә йөрәк тәхетенә менүе һичшиксез сорала иде. Кемнәрнең күңелендә нәрсәләр барлыгын кайлардан белеп бетерәсең? Монда әле үз-үзеңне аңлап җиткереп булмый. Ә Бәриянең күңеле олы мәхәббәт көтә иде. Бу “олы мәхәббәт” дигәне пеләш башлы да, аксак-туксак та, чулак та, сукыр да, саңгырау да булырга тиеш түгел. Дус кызлары инде кайсы кияүле, кайсысы егетле генә булса да була тордылар. Бәрия артыннан черки-чебен кебек гөжләшеп асылдан-асыл, гайрәтледән-гайрәтле, чибәрдән-чибәр генә яшь җилкенчәкләр җилкә киереп йөрсә дә, озакламый алары да тарала башладылар. Әнисе генә: — И кызым, баштарак солтан кирәк була ул, аннары олтан да ярый башлый... Үзеңә тиңеңне сайлап ал инде,— диде, ничә тапкырлар кызы өчен хәсрәтләнеп, хатларында үгет-нәсыйхәтләр бирә-бирә. Аның өчен Бәриянең башлы-күзле булуы, гаилә корып, ярты хәсрәтеннән ата-анасын азат итүе кирәк иде. Кызының исән-саулыгына, бәхет-шатлык насыйбына никадәр догалар укытты әнисе, яхшы иргә тәтүен теләде. Юк кына! — Әллә, Ходаем, Бәриямнең күңеле чуар инде?— дип, әнисе хәсрәт чигә башлаган иде инде, җәйге ялда авылларында яткан кадерлесенең шулай ук Казанда укыган җиреннән кайткан бер егет белән сөйләшеп торганлыгы хакында ишеткәч, йөрәге жу итеп куйды: — Бу бит теге, Хәбибҗан малае түгелме соң? Ничә кызның башын әйләндерде! Йөри генә башлый да ташлый, йөри генә башлый да ташлый, хәерсез! Ананың хәсрәте хак иде. Ишетелгәннәр буенча чыннан да Хәбибҗан абзыйның бу улы телгә галәмәт тә оста, әмма күңелгә артыгы белән чуар булып, бер кичтә ике-өч кызны озатып, ярты авылны талаштырып, яртысын үпкәләтеп бетерде. Ә кызлар, аңа да карамастан, шушы бер кашык сусыз да йотарлык Зарифка сагыз кебек ябыша, иреннәреннән бал өзәргә җан аталар, имеш. Әй, булсалар да балырлар икән! Һай бәхетсезләр, һай буш өметлеләр! Хәбибҗан малае алар насыйбынамы соң? Бәриянең кискән тырнагына да тормыйлар алар! Ана әле тиргә батты, әле туңды. Бәриясе капка төбеннән таң алдында гына керде. Урынына мыштым гына барып ятты. Йокы күрмәгән анасы аның дәртле итеп еш-еш сулыш алуларын колак тотып тыңлаштырды. Бәриясенең йөрәге ут булып яна. Һәр сулышы саен мәхәббәт төтеннәре чыга, тәнен генә түгел, бар дөньялыкны чолгый бара иде. Ана бу юлы сүз әйтергә кыймады. Бәхетен киметермен дип уйлады. Һай шунда ачуланган булса иде. Вакытында ул утны сүндерерлек кенә сүзләр табар иде. Юк шул, теле әйләнмәде. Насыйбыдыр инде, насыйбыдыр! Һәм шулай булды да. Бәриянең күзгә күренеп үзгәрүе, Зариф дип саташуы көннән-көнгә арта барды. Ананың бу хәлләргә әле сөенгән, әле көенгән чаклары иде... — Нәрсә, әнкәй? — Юк, болай гына!.. Бәрия йөрәк серен яшерергә тырышты, анасы да белмәмешкә сабышты. Кызы белән Зарифның гыйшкы телгә алып сөйләнерлек дәрәҗәдә хак иде, югыйсә. Кибеткә яңа товар кайткач, аларны тамаша кылырга һәм алырга ярты авыл җыела торган заманнар бу. Бәриянең әнисе шунда бармый кала аламы соң? — Хәбибҗанның улы Зариф белән кызым Миләүшә көзгә өйләнешерләр, ахрысы!..— Югары оч Камиләнең бу рәвешле сөйләнеп торуын ишетүгә ул егыла язды. — Ничек? — Менә шулай, Фәгыйлә, менә шулай!.. Әмма бу сүзләр чатан Хафизның кечкенә Фәгыйләсенең колагына дип әйтелмәгән иделәр. Бәриянең анасы юләр түгел, үзенә аталган икәнлекне бик тиз аңлады һәм үзеннән мыскыллы ачы көлү буларак кабул итте. Шунда Хәбибҗанның хатыны Суфия килеп керде. Һәммә кеше аны зурлап, үз итеп каршы алды. Зарифын өйләндерергә җыенуы хакында халык арасында сүзләр йөргәнлеге яшерелми әйтелүгә, ул: — Нинди сүз бу тагын?— дип аптырады да калды.— Кайдан чыкты? — Әнә, Камилә бытырдый!— Бәриянең әнисе ачу белән әйтте, әмма Суфия шунда ук үзен кулына алды, бер дә гаҗәпләнмәгән кыяфәт чыгарды. Ул, тынычланырга өлгергән күңел белән: — Минем Зарифым синең кызың белән йөри түгелме әллә?— дип сорады. Бәриянең әнисенә җитә калды, Камилә каршында борынын чөйде. Кибеткә җыелган хатыннарда әлегә товар кайгысы юк иде. — Миләүшәгә Зариф карыймы соң...— диючеләренә бүтәннәр кушылып: — Бәрия белән тиңнәр!— диделәр. Сүзгә кибетче аксак Мортаза кушылды: — Егет әле утырып җитмәгән, тиз генә өйләнмәс,— дип, үзенең яшьлегендә бер авылдан икенчесенә яшь хатыннар артыннан чабып, исереклеге аркасында салкын буранда йоклап калып аягын өшетүен исенә алып сөйләмәкче иде. Кырыкмаса-кырык чәйнәлгән мәсьәлә буларак аңа колак куючы табылмады. Һәм китте сүз, китте сүз. Диңгез булса, ул да кайнап чыгар иде. Әмма авыл хатыннары бирешә торганнардан түгелләр. Инде алтынчы “круг”ка җитеп, бишенче тапкыр гына кызып килә иделәр. Шунда бәхәсне Суфия чиште: — Минем малай кайсыгызның кызына карарга үзе белер! Кибет эчендәгеләр бу кадәр төгәл әйтелгән сүзләрнең тәэсиреннән гүяки егылышып калдылар, урамдагылар аңлашып өлгермәделәр, ә үрдәк йөрешле Суфия башын югары чөйгән хәлендә кайтып китте. Шул көннән бирле Зариф та вакытыннан алда йокларга ята башлады. Бер генә кызны да озата алмый иде шул ул хәзер. Һәммәсе юлына киртә куйдылар. Болай яшәп булмасын аңлаган егет ике атнадан Казанга китеп барды. Авылның яшь җилкенчәге, ул китүгә тынычлап, бәхеткә иреште. Барысы да парлашып алып, күгәрченнәр кебек гөрләшергә тотындылар. Егетләрнең күңелендә көлке сүз булса да, күңелләрендә: “Зариф кайтып төшмәсен, йөргән җирендә рәхәт күрсен!”— дигән сагышлы һәм үтенечле дога вә өмет иде. Бәриянең кияүгә чыгуы, туй булачагы дигән хәбәр авылны бер очтан икенчесенә кадәр көнгә кырыгар әйләнде. Ул кода-кодагыйлар, җизни-җизнәкәйләр килеп тулды. Ак келәткә пакь урын җәелде. Бәрияне үз әнисе шунда алып керде һәм, кызының елавын ишеткәнендә йөрәгенә зәхмәт сәнәге чәнчелеп, кайгыга чумды. Нәрсәләр генә дисен икән, ничекләр генә юатсын? Никләр генә шулай сыгылып төшеп елый икән? — Кызым, ни булды? Әмма Бәриясе серен чишмәде. — Кияү керер алдыннан елаган киленнең бәхете мул булыр!— диде, иснәнеп йөргән кодагый, келәт эченә узып. Ул көндә яки төндә Зарифны кайтып килер дип өметләнеп һәм Ходайдан сорап, ялварып, үтенеп көткән бердәнбер кеше Бәрия иде. Ничә тапкырлар елап алды ул, качыплар китәргә дә уйлады. Яратмый иде ул куенына мөгрәп кереп килүче бу булачак ирен, аңа Зариф кирәк иде, ул бары тик Зарифны гына сөя, бары тик Зариф өчен генә туган һәм үскән, бары тик Зариф дип кенә яшәячәк иде. Шуңа да елады да елады. Әмма күз яшенең серен һичкемгә дә чишмәде. Июнь-июль, 1999.
ЧАКЫРУЛЫ ТУЙ Хикәя
Туйга мин дә чакырулы идем. Безнең татарда шулайрак инде ул, бармый калсаң, хуҗаларны һәм яшьләрне үпкәләтерсең сыман, юлга чыктың исә, анда нәрсә калган инде миңа, ни эшләп йөрим инде дип икеләнеп, башыңны гына катырасың. Мең төрле уй белән вокзалдан утырып киттем. Аллаһыга шөкер, юлдашларым сәламәт акыллы кешеләр булып чыктылар. Кызлар! Әмма араларында төксе генә, ни буйдан, ни телдән уңмаган бер егет кисәге дә бар иде. Анысы каядыр юкка чыкты. Ә без исә, билет алганда ук танышып өлгергән яңа дуслар, һичбер хәер-хәтәр кылмыйча, туйганчы көлке-мәзәк сөйләшеп, көлешеп кайттык. Төнлә дә йоклау белән мавыгып, вакытларыбызны уздырып маташмадык, ягъни, сүзнең бетәсе, телнең корыйсы юк икән! Ул заманнарда татар теленең почмакка терәтелгән, бугазына пычак ышкылган, инде муены да өзелеп төшәргә аз калган чаклары иде. Ә без исә үз милли телебезнең бар тәмен татып, бөек агабызчаны кушып та тормыйча тетәбез генә. Туган телнең байлыгы шул телеңдә сөйләгән һәм сөйләшкән саен арта гына икән ул. Станцага килеп җиткәндә таң атып маташа иде инде. Кызлар мине ашыктырырга тотындылар: — Поезд китә дә бара, автобуска йөгерик. Ул да көтеп тормый! Һәм алар хаклы булып чыкты. Җиргә аяк басып өлгерүемә поезд кузгалды, йөгереп барып утырыйм дигәндә, чак эләгеп калдым, автобус та ишекләрен япты. Монда тыгыз, басып торырга да урын юк иде. Хәер, туйга баручының кайчан утырып кына торганы бар. Менә килеп җитәрмен, берәрне дә, икешәрне дә күтәрербез, бәлеш ачарлар һәм башланып китәр: биербез, җырларбыз, шау-гөр килербез, Аллаһы боерса! Алары гына бездән калмас. Эштән соң арылганлык белән кызларга алданып йокысыз үткән төн үзен сиздерә иде. Йокы кургашыны аякларга кадәр төште. Әле генә эреп китәсең, чайкаган автобусның тимер-томыры катылыгын яки баш, яисә арка йомшаклыгы белән тикшерәсең, сыннарың ката. Гомеремдә дә мондый озын-озак юлга чыкканым булмаган кебек күптән тоела башлаган иде инде. Бәрелмәгән җирем, аһ итеп әрнеп куймаган минутым калмады. Мине гүяки консерва савытына бөгәрләп тыккан иделәр. Бәхеткәдер, бераздан халык төшеп-төшеп кала башлады. Рәхмәт яугырлары, мин дә барып утырдым. Әмма: — Килеп җиттек!— дип, йокымнан аерып кузгаттылар. Поезда бергә килгән кызлар икән. — Сезгә әнә ул юлга чыгарга!— дип күрсәттеләр, караңгы тыкрыкка таба бармак төртеп. — Анда автобус йөрмидер инде?— Минем сорау сәер иде. Алар көлешеп куйдылар: — Йөри, элдертә генә! Трык-трык трамвае! — Ничәнче сан? — Унөченче! Алар хушлашып, үз юллары белән киттеләр. Артларыннан: — Минем белән берәрегез бармыймы соң?— дип ялынып калдым. — Туй күңелле булсын!— дип, кул гына болгадылар.— Хуш!.. — Шулай булсын!.. Хушыгыз, хуш!.. Трамвай дигәннәре һич кенә дә киләсе түгел иде. Кая ди ул, юлы да юк, машина гынамы, хәтта аты да күренми. Шулай да бәхет бар икән, сөт ташучы ярым җимерек “Газик” өстемә килеп туктады. Кабинасында болай да тыгыз, калын-калын ике сыер савучы утыра иде. — Әйдә-әйдә, алдыбызда гына кайтырсың, бүтән машина булмаячак,— диделәр. Кыстатып тормадым. Шулай да егет кеше икәнмен үзем, аларның берсеннән алдыма утырырга үтендем. Калын хатын, кытыгын тыя алмыйча боргалана-боргалана, тезләремә киң һәм иркен артын җәелдерде. Тыным кысылды. Авыррак икән, урын да салынып төште, төбе җиргә тиде. Кузгалып киткәндә үк артым белән җир сыдырып барачагымны тойдым. Бер сикертмә артыннан икенчесе көтеп кенә тора иде. Ә минем хәлгә шоферның исе дә китми, әле сөйләнеп, әле көйләнеп җырлаштырып-шаярткалап бара. Адымдагы хатын йомшакта рәхәт гизә. Минем күптән коймакка әверелә баруымны уйлап та бирмичә, аһ-уһ итүләремне үзенең байлыкларыннан наз алуым билгесе дип ахрысы, болар аның саен кытыкланалар. Ярый әле шофер абзый машинасын туктатты. Кабинадан мине чыгарып ташлаган кебек калдырып китеп бардылар. — Казан егете, хуш, сау бул,— дип, алдымда утырып килгән сыер савучы хатын тәрәзәдән башын тыккан хәлендә кул изәде. Шунда гына нәфесем ташы урыныннан кузгалып, эш узган булса да: “Аһ, шундый берәрсенең кочагында назланасы иде!”— дип, сукыр һәм юньсез хыялга бирелеп алдым. Юлым уңга борылып, авылга туры төшәргә тиеш иде. Анда — туй, анда мине биш күзләп, кочак ачып көтәләр. Бәйрәм, җыр, бию, уен, шаян сүз — боларның берсе дә тукталып тормаячак. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|