ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 39 страницаЕлмайган авызым шәлперәеп салынып төште. “Кыяфәтнамә” серләрен белсәм дә, үзеңнең кемлегеңне һичкая яшереп булмый икән шул ул! Май, 1999.
ИМЛАЧЫ ХӘЙДӘР Хикәя
Гайфетдин абзый малайдан уңды. Тулы юридик белеме белән ул үзе караңгы авылда, керәшеннәр һәм мөселманнар тәмам буталып-чуалышып беткән Зәй төбәгендә мәктәп балаларына тарих гыйлеменнән бик тирән белем биреп, күпмеләрне дөньяга ачык күз белән карарлык итеп укытып чыгарса да, берсе дә тарихчы булып китмәгән иделәр. Хәер, аның үз кызлары да гыйлем юлында әллә ни майтармадылар. Ә менә малаеннан кеше чыгар, ахрысы. Бер атна дигәндә гарәп имласын да үзләштерде шушы ташбашы. Бүтәннәр белмәгәнне төшенеп калсын! Шушы нык үскән социализм хакында хыялланган гасырның урамдагы алтмышынчы елларына җан керер, ичмасам! Гайфетдин абзыйның улы Хәйдәр чыннан да сәләтле бала булып чыкты. Озак та үтми белемен күтәрергә дә тотынды. Әмма дә татар телен укытучы Мария Васильевнаны аяктан екты: дәфтәренең тышына гарәп имласы белән үзе хакында мәгълүматны язып куйган, чукынчык. Ә менә әтисе Гайфетдин абзыйга кызарырга туры килде. Мәсьәлә педсоветның көн тәртибенә куелып, гомум җыелышка кадәр барып җитте, әмма дә бу харап эшне районга ук менгереп җибәрмәскә булдылар. Анысына да рәхмәт. Улы Хәйдәргә каеш “ашату” теләге белән ашкынып кайтса да, бәхетле бала икән, Гайфетдин абзыйның кул астына очрамады. Чаңгы шуарга киткән, әле генә шылган булып чыкты. Тагын да аңа-моңа күз төртелмәсме дип малаеның букчасын Гайфетдин абзый өстәлгә әйләндереп бушатты. Бер дә артык нәрсәләре юк иде. Дәфтәр тышларына да матур итеп урыс хәрефләре белән язган, эчләрендә дә “дүртле” һәм “бишле”ләр генә. Булдыра бу, булдыра. Галим чыгар үзеннән. Малайлар шук инде алар. Гайфетдин абзый йомшый төште. Улы Хәйдәрнең урыс теле дәфтәрен дә ачты, Пушкин хакындагы иншасын да укып чыкты. Күңеле дә рәнҗү хисләреннән тәмам бушап, бәгырь түрендә сөенеч шәме кабынганда гына малае да кайтып керде. Яңа пешкән күмәч кебек алсуланып балкыган Хәйдәр, өстен-башын салыр-салмас: — Әткәй, әткәй, дим, төлке күрдем! Әхмәт авылы ягыннан килеп маташа иде!— дип, сөенечен сөйләп белдергәч, Гайфетдин абзыйның нәкъ улы өчен генә тозлап-борычлап әзерләп куелган барча ачулары да юкка чыкты. — Кара син аны, Әхмәт ягыннан килеп ята диген... Тавык абзарын чамалап йөри микәнни?— Хәйдәренең такылдавык сүзләренә иярер-иярмәстән болай баласынып алуы аның үзенә дә сәер тоелды. Бер минут кына элек бүтән төрлерәк булган ата инде бөтенләй дә башка төсле иде. Кем ни сөйләмәс, җыелыш җыеп чукынышсалар да, аларга карап бала күңелен имгәтәләр димени, юләр! Шушы минутта Гайфетдин абзый гарәп имласы белән язуның искелек сөреме, диндарлык билгесе итеп илдә хакимлек иткән коммунистларның атлаган саен белдерүләрен тагын бер кат исенә төшереп алды. Яңа гына күңелендә чәчәк аткан шатлык-сөенече өстенә кабат шомлык кыравы төште. Асылда ул үзенең гаепле булуын, ә улының исә үз белемен күрсәтергә генә теләгәнлеген аңлап алды. Хәйдәренең олы бер система, дәүләт машинасы белән якага-яка тотышып дәгъвалашырга җыенуын әлегә белми, әмма күңеле белән моны бераз булса да сизенә иде. Гарәп имласында язгалап маташуы акылы һәм беләкләре ныгырга өлгермәгән малайның коммунистлар йөзенә төбәми генә ыргыткан беренче кар йомарламы икәнлеген ярый әле күпләр төшенергә өлгермәгәннәр. Аның урыс хәрефе дип йөртелгән кириллицага керәшен хәрефе итеп кенә каравы да дөреслеккә туры килә түгелме? — Син аны кайдан алдың? — Нәрсәне, әткәй? Ата белән бала карашып калдылар. Гайнетдин абзый соравын төгәлрәк аңлатып кабатларга ашыкмады. Улы да сабыр гына көтте. Шулай да түзмәде: — Нәрсәне, әткәй?— дип, аптыраулы карашын үзгәртмәгән хәлендә сорауның ачыграк әйтелеп кабатлануын көтте. — Хәзерге хәрефләрнең керәшеннеке икәнлеген?.. — Ә, аны икән, әткәй... Үзең әйттең: “Менә, безнең хәрефләр болар иде”– дип, татарныкын өйрәттең. Татарныкы дип, гарәп имласы инде, “Әлиф... Ба...” Гайфетдин абзый кичләрен дә эш белән мәшгуль, клубта авыл халкына кәртинкә тамашасы күрсәтә, ягъни кино тәгәрәтә иде. Бүген вакытыннан алдарак кузгалды. Кино тасмаларының начар булуын әйткән иделәр, өзекләре күп икән. Алдан хәзерләп, ялгап-чорнап куярга кирәк. Соңгы елларда ил халкы арасында телевизор дигән әкәмәт нәрсә куәт алып, клубка йөрүчеләр санын беразга киметтерсә дә, Гайфетдин абзый үз эшенә җаваплы мөнәсәбәттә иде. Юлда аңа янгынчы Хисмәтулла очрады. Бүреген кыңгыр салып, яшь егетләрчә теш арасыннан гына төкереп куйды да, төтенле сасы авызын кыйшайтып: — Бүген шәп кино тәгәрәтәчәксең икән,— дип, сәлам биреп кул сузды. — Начары түгел,— диде Гайфетдин абзый, янгынчының да гомергә бер кино белән кызыксынуына сөенеп һәм белдерүләр тактасына таба борылып. Әүвәле аңлашмыйчарак торды. Аннан соң Хисмәтуллага күз салып алды. Белдерүләр тактасына киноның исеме зур һәм бөкре гарәп хәрефләре белән тутырып язып куелган иде. Гайфетдин абзый минуты-мизгеле эчендә шабыр тиргә батты. — Бу язуны безнең түбән оч Кәҗә Гыйльменисаттәй белән үзеңнән башка һичкем танымый инде,— дип мыскыллап төрттерде янгынчы, сары тешләрен ак кышның ямен бетерергә теләгәндәй ыржайтып.— Фәрештәләр язуы!.. Коръән исен, надан муллалар исен аңкыта! Хисмәтулла күрсә, болай гына калдырмый инде. Кимендә райкомга кәгазь язып җибәрәчәк. Гайфетдин абзый исә: — Кайсысы шаярткан икән?— дигән булды, әмма янгынчыны моның белән генә алдап булмаячагын ул яхшы аңлый иде. Хәйдәренең эше икәнлеген төшенсә дә, бу хакта һичкемгә белдерергә ярамый иде аңа. Шунлыктан бераз шыттырырга мәҗбүр булды: — Гарәп киносы иде. Артистлары да татарча сөйләшәләр. “Ленин — Октябрьдә” дип атала. Шуны истә тотып язылгандыр. Халык белеп торсын, дигәнем!.. Гайфетдин абзыйның болай аклануы да файдага булмады. — Гарәпләр кино төшерәме инде?— диде Хисмәтулла,— Җитмәсә татарча сөйләшеп, имеш. Әгәр дә шушында Гайфетдин абзый белдерүне сөртеп, тиешенчә язып куйса, бөтенләй дә харап буласы, ялганда тотыласы иде. — Килеп күрерсең, бушка кертермен үзеңне,— дип, шунда Хисмәтулланы сөендерде дә клубка таба юлын дәвам иттерде ул. Гарәп имласын да, улы Хәйдәрне дә эчтән генә ачулана һәм үзен ялгышуда битәрли барды: “Ну малай актыгы, акыл сабагың укытмый ярамас!..” Кино яхшы һәм кызыклы булып чыкты. Залның шыгрым тулылыгы, халыкның хәтта идәнгә тезелешеп утыруы, экранда Ленин бабайның: “Нәденкә, чикмәнле кайнар бәрәңге!”— дип авыз тутырып татарча сөйләшеп, кулын пешерә-пешерә ах-ух килеп йөгереп йөрүләре үзе бер хикмәт, ә бер көндә ярты айлык планның үтәлүе икенче шатлык иде. Бу хәлләр Гайфетдин абзыйның күңеле тынычлану өчен җитә калды. Шул чагында аның бүлмәсенә ишекне кактылар. Йөрәкләр жу итәрлек иде. Әмма ишекне улы ачты һәм: — Әткәй, кинога кеше килдеме?— дип, керә-керешкә сорады.— Мин дәресләремне хәзерләп бетердем. Карасам ярыймы? “И рәхмәт төшкере, йөрисең шунда!”— дип әтисе орышмакчы иде, аны-моны да әйтмәде, Хәйдәренең теләгенә дә каршы килмәде. Ул арада клубка ук кереп киткән улы кире йөгереп чыкты. — Анда шырпы төртер урын да юк,— дип, сөенечен дә белдерде.— Гарәпчә язу яраган, иман яңартырга килгәннәр!.. Бу кадәресен үк такылдамаса да яраган булыр иде, югыйсә! Гайфетдин абзыйга әллә нәрсә булды, җене кузгалды. Кино тасмасын тартмасы белән бергә идәнгә томырды. Ул, күк күкрәгән зәңгәрле-кызыллы тавышлар чыгарып, өстәл астына тәгәрәп кереп китте. Хәйдәре тораташтай катып калды. — Себер җибәрәсең син мине!— дип җикеренде ата.— Себер җибәрәсең, малай актыгы! Улы сүзнең ни хакында барганлыгын аңламый калды. Нәрсәгәдер ялгыш бастыммы әллә дип аяк астына карады, артыннан ябылып калдырылган ишекне күздән кичерде. — Бар, кайтып кит! Иртәгә сөйләшербез!.. Әтисенең бу җикереп әмер итүе улының күзләреннән яшьләрен китерде. Хәйдәр өйләренә елый-елый атлады. Шулай йокларга ятты. Ә икенче көнне әтисе аңа акыл сабагын укытты. Һәр суккан каеш улының күңелендәге “Әлиф, Ба, Та” исемнәре белән аталган гарәп имласы хәрефләрен коя торды. Шушы баладан бөек галим үсәсе иде, ләбаса. Ашыкты Гайнетдин абзый, ялгышты. Ә югыйсә, Хәйдәрнең ул язмалары белән райкомда да, аннан югарырак башкасында да кызыксынып та карамадылар. Май-июнь, 1999.
САЛАМГА МАЙ КУНГАН Хикәя
Кәрим Кечкенәдән кортлы булып үсте. Аз гына җил иссә дә башын салындырырга торган талчыбык кебек нечкә бәдәнендә көрәккә таяндырырлык та куәте юк икәнлеген белә идек. Әмма көннәрнең берендә гайрәт күрсәтер дип башыбызга да кертеп карадык. Кая ди ул, салам сыйрак, пыяла борын — бер суксаң, уалырга гына тора. Клубка халыкның күпләп җыелган чагы: сабан туеннан соң яшьләрнең кичке уеннары шаулап-гөрләп уза. Барысы да бии. Мәйданда батыр калган Хәйби дә монда. Ә кызларның күзләре — анда! Кайсын бәхетле итәр? Салам Кәримнән Хәйби баһадир кимендә биш-алты елга яшьрәк. Әмма һәркем аңа олылап эндәшә, аның белән зурлап сөйләшә. Ә Кәримне һаман да баласыталар. Мөгаен шул ярамагандыр инде. Ни җитте генәдән узып, иңне-буйны үзенә буйсындырып, мәгърур кыяфәттә басып торган Хәйбигә: — Әйдә, көрәшәбез!— дип төртеп алмасынмы. Аның әйткәнен чынга алучы булмады. Баһадир Хәйби күзләре белән кызларны аулады. Әмма Салам Кәрим аның җавап бирмәвеннән тагын да үчекләнде. Кыза барып: — Әйдә көрәшәбез!— дип, Хәйбигә икенче тапкыр төртте. Әллә ишетеп өлгермәде, әллә бәйләнчектән котылырга гына теләде: — Хәзер!— диде Салам Кәримгә Хәйби баһадир. Ә күзләре каршыда шөкердәүче кызлар оясында кайнаша иде. Анда кемдер, йөрәгенә керерлек зат бар, ахрысы. Әһә, кунак кызы — Рәмилә! Яңа гына ачылып килүче гөлчәчәк. Нәҗип абыйларга кунакка килделәр, сеңлесе белән! — Ә-ә, курыктыңмы?— Салам Кәрим бу юлы баһадир Хәйбигә авырттырыбрак төртте, ахрысы. Янәшәсендәге егетләрнең авызы ачылды. Аларның аптырап калуларыннан бигрәк, тамаша күрергә теләүләре, кәмит булсынга өметләре зурдан иде. — Әйдә! Чык уртага!— Хәйби баһадирның әмеренә Салам Кәримнең бәхет чүмәләсе кабарып китте. Әлегә кызларның гына бер-берсен алыштырып биегән, әмма шушы вакытта буш калган зал уртасына чыгып, Салам Кәрим кукраеп басты, күлмәк изүен телеп кенә ачты да, җиңнәреннән дә салып ташлап, бер читкә ыргытты. Салам да салам, ул да тәнгә-җанга салам сыйрак иде. Мускуллары түгел, хәтта мыскыллары да юк, мескенем... Нинди тамаша икәнлеген аңламаган күзләр өчен Кәрим әтәчләнеп кабатларга мәҗбүр булды: — Көрәшәбез... Көрәшәбез!.. Көрәшергә җыенган сыман үзе уңлы-суллы тартылды. Менә хәзер баһадир Хәйби аңа таба кузгалырга тиеш иде. Шунда баянчы Гариф һәркемгә ишетелерлек итеп әйтеп куймасынмы: — Салам Кәримгә май кунган! Клубта барча кем бар, аның бу сүзләреннән соң әүвәле беразга шым булдылар. Шунда гына Салам Кәрим кинәт айныпмы, сөяктән генә торган тәненә каранып алды, мускулларын кабартмакчы итеп киерелде-тартылды. Әмма алар нибарысы төче кабартма калынлыгы иделәр. Үз-үзенә каранды, ояты йөзенә йөгерде. Гүяки дөнья ишелдеме диярсең, һәммә кем бар, бөтенесе көтелмәгәнчә егылып-егылып көләргә тотындылар. Баянчы Гарифның сүзләрен дә аңлап алгандыр инде, Салам Кәрим күлмәген идәннән күтәрде дә клубтан мыштым гына чыгып сызды. Кичке уен матур гына дәвам итте. Салам Кәрим генә моннан ары һичбер мәртәбә яшьләр арасында күренмәде. Әмма халык теленә даны кереп калды: “Саламга май кунган!” Июнь, 1999.
ОСТАЛЫК ХИКМӘТЕ Хикәя
Фәгыйль белән Мәнәвил бар иде дип башлар иде берәү булса. Әмма мин ул кешеләрнең исемнәрен бозып тормаска, ничек бар, шулай язарга уйлыйм әле. Авылдашлар барыбер танырлар да, кешене мыскыллап, исемнәрен үзгәртеп маташкан булган дияләр я. Шуңа күрә дә: “Таҗи белән Сәлам абыйлар бар иде”,— дип сүзгә тотынмый һич тә мөмкин түгел, әйеме?.. Дөресрәге, Таҗетдин абзый белән Сәламетдин агайлар бар иде безнең авылда. Боларның исемнәренә җисемнәре Аллаһы тарафыннан бермә-бер туры китереп ясалган булса да, аракы эчүгә бик тә галәмәт хирыслыклары, әмма эш өчен әллә ни йөрәк көйдереп тормаулары белән дан алулары сәбәпле Таҗетдин абзыйның исемен диннән аерып, ягъни Таҗи рәвешендә генә атап, Сәламетдин агайны шулай ук динсез итеп, Сәлам, хәтта Салам дия генә йөртә башладылар. Кешенең бәхете Ходайдан инде, анысы, һич тә яшереп торасы түгел. Бу ике агай һаман бергә эшкә ялланып яки бура бурыйлар, яисә кемнең дә булса каралты-курасын төзәткәлиләр, шуның белән балта осталары дигән мәртәбәне күтәреп йөри торган иделәр. “Корал эшли — ир мактана” диләрме? Әмма боларның балта, ышкы, чүкечтән һәм аркылы пычкыдан гайре һичбер рәтле эш кораллары булмаганлыктандыр инде, бәлки бар исә дә, телгә алып сөйләргә чамалырак икәндерме, аларга йорт салу кебек зур эшләрне ышанып тапшыручы хуҗалар очрамады. Иртән баш төзәтеп, кичкә тәмам “шешә төбенә төшкәнче чыланып”, “диңгезне бер дә тездән югары күтәрмәделәр”, ягъни аларга океан да “тубыктан” иде. Әйтәм бит, бәндәнең бәхете — Ходайдан дип, бу сүзем һич кенә дә көфер түгел, әлхәмдүлиллаһ! Шулай беркөнне Таҗи абзый, иртәннән баш төзәтеп алуга, бригадир Разин абыйның гозерен аяк астына салып калдырмау өчен генә сыер торакларының җимерелгән коймаларын каккалап чыгарга дип балтасын күтәргән хәлендә бик ашыгып түбән очка төшеп бара икән, моны ат җиккән, таныш-белеше булмаган бер адәм туктаткан. Сорый икән бу: — Балта остасы Зәки абый син түгелме?— дип. — Ну...— дигән Таҗи абзый, бик үк аңга ашып, ягъни аңашып җитмичә.— Ни иде?.. — Зәки абый, йорт салып бир әле?..— дип, моның каршысына теге кеше арбасыннан сикереп төшкән һәм кулын сузган. Килешик, имеш! — Ну...— дигән тагын да Таҗи абзый, бераз аптырабрак.— Ну!.. — Ну дип инде...— Теге кеше моны килешүнең башы, Аллаһының рәхмәт сәгате буларак кабул иткән.— Сүзнең җаена, эшне килешүгә мөгәричем да бар иде... — Шулаймы?!. Бу сүзе сораудан бигрәк әмер кебегрәк яңгырагач, нишләсен теге кеше, арба төбеннән чиләк тулы пешкән итен, бәрәңгесен, икмәген чыгарган, аракыларын да күрсәткән. Шатлык-сөенечкә тулырга өлгергән Таҗи абзый, бәндәләренә ризыкларын кызганмый бирүче Аллаһының бар икәнлеген онытмаган хәлендә, җәннәттә хәмер чишмәләренең тулышып агуларын да ишеткәләгәннәрен дә исенә төшереп: — Болай булса, әйдә бирерәк!— дип, арбага менеп тә утырган, атны су буена таба атлатырга да кушкан. Тыкрыктан төшеп, таллык күләгәсендә урын җайлауга, кабаттан сүз кузгатып: — Бу җәй суык килгән иде, алга таба эссе булыр, ахрысы, болытларга кадәр эреп югалалар,— дип сөйләнеп тә алган. Авыз кипте, имеш. Теге кеше дә төшеп калганнардан түгел икән, Таҗи абзыйның тел төбен ярты сүзеннән үк аңлап та алган, үлән өстенә җәйгән гәзитенә ризыкларын кисәк-кисәк куеп, беренче шешәне ачкан. Әйе, уңмаган адәм йорт салам дип йөрми инде ул!.. Бераздан шактый хәлләнеп һәм иркенәеп, Таҗи абзый “Сарман көе”нә “Рамай”ны сузган. Бу исә теге кешенең дә күңеленә хуш килгән. Икәүләп бераз моңланып алгач, икенче шешәсен чыгарып, кысташа-кысташа, бер-берсен сыйлап, тагын да дөнья хәлләрен сөйләшеп алганнар. Ферма капкасы төбендә бер чиләк кадак өстендә утырган Сәлам абзый, инде дә дусты Таҗины көтә-көтә көтек булгач, коралларын, кирәген-ярагын калдырып, аны эзләп киткән. Борын дигән нәмәрсә ис сизү өчен шул ул. Әллә кайлардан тоя. Басмадан чыгуга, сулга каерып, Сәлам абзый нәкъ тегеләрнең янына килеп чыккан. Таҗи абзый үзенең әлсерәгән һәм мәлҗерәгән дустын күреп куанган, билгеле, хәтта табын янына утырырга, үзләренә кушылырга дәшкән. — Йорт салуның ние бар,— дигән Сәлам абзый, берәрне күтәреп, тел төбен аңлауга, әңгәмәләренә кушылып һәм хәйләле генә баш кагып.— Чутлыйсы да мүклисе!.. Безнең Зәки абыйдан да зуррак остасы юк инде аның. Бергә күпме эшләгәнем бар. Җепкә-җеп китерә инде, менәтерәк! — Мин дә шулай дим!— Таҗи абзый да серен чишми генә өстәп куйган.— Сәлам белән без аны, әйе... Алла боерса... Ай күрде, кояш алды... Озакка сузмыйбыз! Ә теге, йорт салу хәсрәте белән йөрүче кеше, боларның һәр сүзе саен чиксез куанып һәм шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча әле аякларына басып, әле утырып кына сөйләнгәли дә икән. Җитмәсә: — Бер айда бетереп булмасмы?— дип тә үтенгән.— Көзгә кадәр керәсе иде!— диярәк, осталарның нәкъ “үзләрен” очратуына шөкер-салаватлар кылып, тагын да тулы бер шешәне чыгарган. Сәлам абзый ферма калдырып киткән эш коралларын һәм бер чиләк кадак хәсрәтен оныткан, Таҗи абзый һаман да мактана биргән. Куллар сугыштырып, эшнең күләмен билгеләп, түләү якларын килешенеп, ике көннән балтага тотынасыларын белдереп, шушы хөрмәткә теге, әлеге дә баягы, йорт салу хәсрәте белән йөрүче адәмнән тагын бер литр затлыракны алдырып, ахырда җырлашып озатып калганнар. Көннең эсселеге җиләс тал төбендә бик үк алай сизелми икән шул. Болар кичкә кадәр бер-берсен сыйлашканнар, бар дөньяларын онытып диярлек рәхәтләнеп җырлашканнар. Бу вакытта авылда халык та алай ук күп булмаган инде, бар да кырда: чөгендер биләмәләрендә бил бөгәләр. Теге кеше дә авылына җырлап кайтып кергән. Хатыны капка ачып каршы алган. Атын тугарганда: — Йомышың барып чыккан икән, Аллага шөкер!— дип мактый башлаган. — Каян белдең? Әле ул турыда бер сүз дә әйтмәдем,— дигән ире, хатынына сәерсенеп карап.— Әллә берәрсе килеп сөйләдеме? — И юләрем!— Хатыны моның беркатлылыгын белә, әмма үзе акылгамы чамалырак икән.— Нигә кеше әйтсен? Ул Зәкине бик яхшы балта остасы, диләр. Күмхуҗ рәисе була торып, Хөснулла да аны килештерә алмаган. Син — булдыргансың! Халык шаккатыр инде. Йортыңны Зәки оста үзе эшли бит! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|