ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 37 страница— Безгә аларның кирәге юк! — Ничек? — Менә шулай! Керемегезне яшереп калдыргансыз икән, әллә нинди белешмәләр китереп, башны катырып йөрмәгез! Беләбез ул белешмәләрне! Җавабын да бирерсез! — Ничек? — Күрерсез! ...Хуҗаларына барып кердем. Татар фамилияле, утыз яше дә тулмаган, чибәрлектә ширин-ширбәттәй гүзәл бер марҗа ханым икән — Ирина Анатольевна! Каршысында ничек пәйда булуыма гаҗәпләнеп ахрысы: — Нишләп йөрисез?— ди бу, йомшак тавышы белән төртеп, усаллык куыгымның тынын чыгарып. — Ничек инде алай?..— дип башлап китеп, мин дә тыныч калырга тырышып, хәл вакыйгасын сөйләп бирәм. Ирина Анатольевнаның исе дә китми. Бер атнадан хөкүмәт җаваплылыгына тарту комиссиясендә очрашачагыбыз хакында искәртеп тә өлгерә. Язмышым шунда хәл ителәчәген әйтә. Тәмам коймакка калган гәүдәмне сөйрәп кайтып китәм. Тәүфыйклы песи хәлендә бер атнадан алар каршысына барып басам. — Үз керемегезне усаллык белән яшермәгән булуыгызны исәпкә алып, тормыш шартларыгызны тикшереп, бу юлы ирегегездән мәхрүм итмәскә булдык,— ди Ирина Анатольевна, гү-гү килеп утыручы күгәрчен битлеге артындагы каракош икәнлеген сиздереп.— Яшереп калдырган барлык керемегезне һәм тагын да ун өлеш өстәп хөкүмәт файдасына түләрсез! Шушы хөкем карары белән танышуыгызны тәкрарлап имзагызны салыгыз! Телемә зәңгәрле-яшелле сүзләр килсә дә сабыр итүне дөресрәк күрдем. Гаепне үземнән эзләдем. Кайсы илдә яшәгәнлегеңне онытма, янәсе! Кулыма хөкем карарын тотып чыгып киттем. Бу илдә чыпчык хәлемдә яшисем, моннан ары кулыма кәгазь-каләм алып язасым килми иде инде. Төн уртасында уятып чакыртырлар да: — Кесәңдә бакырың калган, китер монда!— дип талап алырлардыр сыман. Фев.-март, 1999.
АТАМАН Хикәя
Х1Х йөзнең Канада язучыларыннан Эрнест Сетон-Томпсонның “Лобо” дигән хикәясен укыганыгыз бардыр. Татарча да басылып чыккан иде. Тормышчан һәм тәэсирле әсәр, шулаймы? Бүреләргә аучылык итү турында шактый күп сүз куертылган исә дә, Лобо дип көтүчеләр тарафыннан исем тагылган мәгърур һәм гайрәтле, акыллы һәм олы гәүдәле бүре хакында ул. Бланка кушаматында йөртелгән ана ак бүрегә мәхәббәте аркасында харап була бу. Вакыйгалар барышы хикәядә шул хәлнең ничек килеп чыгуына бик озын “сүз башы” бирелүдән һәм ике-өч җөмлә белән язылган сюжет кисәгеннән гыйбарәт. Мин дә, ул әсәрне укып чыккач, гүяки үземне аңлагандай, кемлегемне ачыклагандай булдым. Хикмәт шунда ки, бәлки ялгышамдыр, белмим, әмма да ләкин... Табигать җан ияләрен, хәтта кешеләрне дә шундыйрак итеп яраткан: үз-үзләренә чиксез ышанган, көчле, гайрәтле, гәүдәле, акыллы кешеләр бары тик бер генә затка гыйшык тотып, гомерләре буена шул мәхәббәт хисләренең корбаны сыйфатында яшиләр! Кулдан кулга, дигәндәй, хискә хисне алыштыру асылда андый кешеләргә хас түгел. Моңа эрелекләре комачау итә. Лобо да нәкъ шундый бүре. Ерткыч, вак һәм куркак өернең башында тора, аларны һәртөрле бәладән коткарып та бара. Һәм гүяки мәңге шулай яшәр иде. Әмма аны ак бүре Бланкага булган мәхәббәте харап итә. Хәйләкәр аучының капкынына эләккән сөеклесенең хәтта үтерелгән гәүдәсе артыннан кайда илтсәләр дә ияреп йөри, акылын, саклыгын югалта. “Батырның үлеме — марҗадан!”— диләр татарлар. Белми әйтмәгәннәр икән!.. Миңа төрле мәҗлесләрдә булгаларга, дөресрәге, шактый күп һәм холыклы-холыксыз кешеләр белән аралашырга туры килгәләде. Кайсысы, бераз “тотып” алуга, айга сикерә иде, минкемлек дәгъвасын өстәлгә ыргытып, афәринлек келәменең тузанын кагарга тотына. Күңелсез булып китә. Игътибар итмәскә кирәк икән андыйларга, күз дә салмаска. Куыклары кабара да шунда ук шартлый. Андый вакытта, гадәттә, колак тонып ала. Дөрес, кемнәрдер куркынып кала, ә кайберәүләргә бу хәл көлкеле тоела. Оятка чыккан һавалы адәм актыгына моннан тизрәк шылу-таюдан башка чара юктыр да инде. Әмма кайсыбер шундыйлары була ки, һаман да йөзенә оят кершәне йокмый. Тормышның кендек җебе була, диләр, адәм баласының яшәешен, һич югы — барлыгын, хәтта үлемен мәгънәле итә торганы. Хәерсезлеккә чыгучылар аны югалта, кулларыннан ычкындыра. Мәгънә беттеме, көннәрдә кояшның, төннәрдә ай-йолдызларның яме югала, алар бары тик күк җисемнәренә генә әверелеп калалар. Аларның чыкмавы, ялтырамавы һичнәрсә түгел кебек тоела башлый. Кеше үз бәхетен, үз ризыгын ашап бетерү хакында гына хыялланырга тотына. Һай дөнья, мин миннәр, мин-минлекчеләр белән генә тулган, ә чын кешеләр азаеп калган икән синдә, имеш. Мин алай булуыңны теләмим, кирәкми!.. Еллар арасыннан мин бер кешене эзлим! — Хәмит!.. Һичкем җавап бирми... Ә юкса без, малайлар, аның бар сүзенә дә колак тота, ни әйтсә, бераз киреләнсәк тә, кушканын эшли идек бугай. — Хәмит! Бакча басамы, әллә инде чишмә чистартып, басмалар һәм баскычлар ясап, очыбызда яшәүче апаларның суга яки эшкә баруында рәхмәтләрен яулыймы — болар һәммәсе дә (начары да, яхшысы да) аның акылы һәм җитәкчелеге белән башкарыла иде. Исеме Хәмидулла булса да, әйе, гади генә итеп, аны Хәмит дип йөрттек. Кайда барсак та ул — безнең юлбашчыбыз, акылыбыз, киңәшчебез, яулаучыбыз, кайгыртучыбыз. Шулай булуына шөкрана кылып, аның шундыйлыгына малай чактан күнегеп үстек. Әгәр дә урамга ул чыкмаса, уенны башлый алмыйча аптырашып, ахырда таралыша, әмма артыннан эзләп керергә дә батырчылык итми, үзен төнгәчә диярлек көтеп гарык та булгалый идек. Шулай да һәммә очракта диярлек ул безне үзе янына җыя, уеныбызны да оештыра, гөнаһларыбыз өчен соңыннан өлкәннәр алдында җавапны да бөтенебез өчен ялгызы тота. Мәктәпкә хәбәр салсалар, барча сыйныфлар алдына аның үзен генә чыгарып бастыралар, башы идәнгә кадәр салынып төшкәнче орышалар, ачуланалар һәм ачуларын алалар. Ә ул — үпкәләми, беребезне дә әләкләми. Хәер, аннан безнең хакта сорап та тормыйлар, бар нәрсәләргә дә, хәтта кыек үскән агач өчен дә ул ялгызы гына гаепле. Бүтәнчә булырга мөмкин дә түгел кебек иде. Дусларым-иптәшләрем һичбер вакытта да аңа рәхмәтле түгел иделәр. Буй үсә-үсә без моңа, ягъни һәммә кыйты эшләребездә дә бары тик Хәмитнең генә гаепле һәм җаваплы булуына тәмам өйрәнеп җиттек, хәтта арабызда ул юк чагында кылган шуклыкларыбыз өчен дә аны гаепле итеп тоя идек. Шулай итеп Хәмит безнең акылыбыз да, юләрлекләребез дә, гөнаһларыбыз да һәм савапларыбыз булып бетте. Нәрсә эшләсәк тә ярый, гаепле итеп барыбер аны гына орышачаклар иде. Әмма без елдан елга гына түгел, көннән көнгә үсә тордык. Яхшы гамәлләребез дә, начар эшләребез дә үзебез белән бергә зурая һәм эреләнә барды. Ә гаепле кеше булып һаман да Хәмит кала бирде. Бер үк яшьләрдәге, бер оя малайлар идек. Арабыздагы Хәмит — буйга да озын, гәүдәгә дә эре, җаны да олы. Барлык гаепләребезне аңа ничек кенә өймәсеннәр, җилкә киң, чыдый, сер бирми. Аның белән чагыштырганда кечкенәрәк сыйфатлы шул калганнарыбыз, җаннарыбыз да ваграк. Яныбызда Хәмит булганда өлкәннәрнең безне орышуын искә дә алмый идек. Гаепләргә әзерләнеп куелган кешебез бар. Җавап бирер әле. — Нишлисез? Җитәр, туктагыз!— дип, ул безгә кычкырып, кайвакытта әдәпкә һәм тәртипкә дә өнди иде. Әмма мондый сүзләрен үскәнебез саен колакларыбызга элми башладык. Әй лә, имеш, без үзебез беләбез, кечкенә түгелбез! Мондый киреләнүләребезгә Хәмит үпкәли, читкә чыгуны яки бөтенләй кайтып китүне гадәте итә башлады. Әмма моңа карап кына безнең тәртипсезлекләребез өчен гаепле булуыннан туктамады, һәрхәлдә өлкәннәрдән һаман да аңа эләгә иде. Күрше урам малайлары белән очрашканда да, алар безгә юл биреп: — Хәмит шайкасы килә,— дип, күзләреннән күренә, кызыгып карап кала иделәр. Бу вакытта Хәмит үзе өйләрендә китап укып утырса да, арабызда йөридер кебек тоела иде безгә. Әледән-әле үзебез дә аның исеме белән эш йөртеп, Хәмитнең хәлен кыенга калдырабыз. Ялгышларыбыз өчен ул рәхмәт әйтә алмый, шулай ук безне коткару-котылдыру җаен белми интегә. Шулай да бәлаләрнең һәммәсен һаман да ялгыз берүзе күтәрә. Үскән саен Хәмит безгә әллә нинди яңа уеннар һәм кызыклар уйлап табу гына түгел, агач утырту, бакча ясау серләренә дә өйрәтә башлады. Әмма бүтән өернең ахмаклары безнең ул эшләребезне туздыра, утырткан агачларыбызны ботарлый, үзебездән көлә иделәр. Хәмит һаман да бирешми, эшен дәвам итә, тавыш-гауга да куптармый, шуның белән кайвакыт ачуыбызны да китерә. Шулай да аның теләгеннән баш тартуны күз алдыбызга да китерә алмыйбыз. Яхшы гамәлләребез инде шактый исә дә, һаман да яман малайлар хисабында йөри идек булырга кирәк. Бөтенләй катнашыбыз юк эшләрне дә күп вакытта безгә сылтамый калдырмыйлар. Ә Хәмит аклана белми, өстенә ала бирә, үзе юкта кылганлыгыбызга шикләнми иде. Һәм көтелмәгән хәл булды: ул күзгә күренеп тагын да үзгәрде. Элекләрне кызыклар сөйләп көлдерсә, хәзер үз эченә чумды. Нидер хакында туктаусыз уйлана, гүяки дөньялыктан ваз кичте. Әмма көннәрнең берендә аның ул сере беленде: гашыйк булганлыгын төшендек һәм хәйран калдык. Бу вакыйга барыбыз өчен дә яңалык кына түгел, ачуларыбызны китергеч бер хәл иде. Гүяки ул безне сатты, шушы гыйшкына алыштырды. Инде без аңа кирәк түгелбездер, мөгаен! Аның йөрәгенә ук булып кадалган кыз күрше сыйныфтан, сары чәчле чибәр Гөлфия икән. Нишли алабыз? Хәмит гашыйк булгач, безнең һәммәбез өчен дә ул якын, үз тоела башларга тиеш иде. Тик Динар гына баштан ук ризасыз булды: — Тапкан яратырлык кызны!— дип, Зөлфияне битәрләп ташлады.— Аңа яхшы билгеләрне дә яклап кына куялар... Ялкау ул... Башы да эшләп бетерми!.. Динар белән Гөлфия бер сыйныфта укыйлар гына түгел, хәтта якын туганнар да иделәр. Әтиләре — абыйлы-энеле. Безнең кебек аңа Гөлфияне яратырга ярамый, кан кардәшләр арасында мондый хәл килешә торган нәрсәләрдән саналмый. Шуңа да шулай сөйләнә инде ул, беләбез! Алга таба тагын да шунысы мәгълүм булды: Гөлфияне Хәмит һичшиксез озата барырга, аның белән кимендә сер сөйләшеп утыру бәхетенә ирешергә тиеш иде. Һәрхәлдә моны һәммәбез дә тели башладык. Динарның исә һаман да ачуы килә, Хәмиткә мәхәббәт өчен бүтән бер кызны табарга омтылышы зур иде: — Әнә Нәзирәне яратса ни була? Чибәррәк тә, тырыш та... — Ә Зөлфия нинди яхшы! Озын кара толымнары үзләре генә дә дөнья бәһасе! — Камилә!.. — Хәлимә!.. Аның исемлеге көннән-көн ишләнә торды. Гөлфиянең Хәмиткә тиң булмавына дәлилләре саллы иде. Нигәдер килешеп кенә бетә алмыйбыз. Нәзирәне өни микән соң Хәмитебез? Белмәдек һәм күрмәдекме: Хәмитнең аяк баскан эзенә кадәр электән үк сагалап йөри ул кыз, бер генә тынгылык биргәне юк. Ә дустыбызның аңа исе дә китми. Зөлфияме? Зөлфия үзе Гөлфиянең дус кызы, килешми инде алай. Камиләсе дә, Хәлимәсе дә Динарның үзенә булсыннар, безнең Хәмиткә төсме соң инде алар?!. Без шулай уйлый идек. Бәлки ялгышканбыздыр да, әмма Хәмитнең көннән-көнгә авырая барган йөрәк сагышы безнең бәгырьләрне ерта, җаннарыбызны изә. Нинди дә дәвасын таба алмыйча гаҗизләнәбез, җаныбыз аһ-зар белән тулы. Һаман саен Хәмит бездән ераклаша бара. Дөрес, ул — арабызда, ә күңеле белән генә әллә кайда. Элекләрне алма һәм кыяр бакчаларын талауда да бик чос иде, хәзер әллә шикләнә, әллә гәүдәсе дә авырайды, койма башларына күтәрелми, читәннәрне дә сүтәргә теләми. Бөтенләй башка кешегә әверелде дә куйды. Мин аларның икесен бергә, Гөлфияне җитәкләгән хәлендә кичләрен урам буйлап уздырасым килә. Ә ул, моңа кадәрле батыр арыслан йөрәкле Хәмит инде аның янына килергә дә ояла, юктан борчырмын дип курка, ахрысы. Һай дөньялар-дөньялар, әллә нинди якларың бар, хәйран калырлык. Хәмит күзгә күренеп сулды, сабырланды һәм үз эченә чумды. Бәгырь учагындагы ялкыннары көчле икәнлеген һәммәбез дә сизә, тик Зөлфиянең генә, туң йөрәк, аңа исе дә китми. Күз алдында юридерме чит егетләр белән шаяра, хәтта кочакларына да кереп утыра. Тамаша инде, тамаша. Хәмиттән алай ук мыскыллап көлмәсә ни була иде? Зөлфиянең үз-үзен болай исәрләрчә тотуына безнең ачуларыбыз килсә дә, Хәмитнең сабырлыгына хәйран калырлык иде. Ул гүяки аны гына күрә, янындагыларның мыскыллы карашын да тоймый, үртәгән сүзләрен дә ишетми. Бәлки бүтән чарасы да булмагандыр, мәхәббәте ихластан икән, нәрсә эшләсен инде. Түзә, бәхыр, бик түзә! Ә дошманнары аның саен котырыналар, егетебезне чыгырыннан чыкканчы котыртырга телиләр. Менә хәзер Хәмит сагышына чумып утырган җиреннән күтәрелер, таза беләкләрен, озын буй-сынын эшкә җигеп, аларны уңлы-суллы әйләндереп ташлар кебек. Әмма — юк! Үз уена чумган хәлендә кала бирә ул, шаклар каткан кыяфәтендә тын тора. Аның җаны кайнагандырмы, белмим, әмма безнеке шашыныр дәрәҗәгә җитеп аша иде. — Ташла шул сагышыңны... Гөлфия сиңа тиң түгел!— дип әйтеп тә карадым. Әмма ул тыныч кына үз фикерен белдереп, минекен кире какты: — Юк, син дөрес уйламыйсың... Киресенчә... Аңа мин тиң түгел!.. Бу ахмаклыгы белән килешергә теләмәдем, үземне онытып, ачуым кайнарлыгы белән шашынудан кычкырып җибәрдем: — Ни сөйлисең син?!. Хәмит һаман да тыныч калды, шулай да әйтеп куйды: — Кызыл алмага без үреләбез, ул үзе түгел! Җенем һаман тынычлана алмыйча котырынды, әллә нинди юләр сүзләре белән чыгырымнан тәмам чыгарды, шуңа: – Юк сүз!— дидем, ачуланып: — Вакытында ул алманы өзмәсәң, бүтәннәр кулларын сузачаклар. Я инде үзе өзелеп төшә дә чери... Катырак әйттем. Кемне дә акылга утыртачак сүзләр иде. Әмма Хәмитнең колак яфрагы да селкенмәде, керфеге дә хәрәкәткә килмәде. Чиксез күктә тынычланып калган болытларны карашы белән аралап, Ходай тәгаләнең бирмешенә өметтә суфияна утыра бирде. Хәер, мин дә тешләремне кыстым, сүзсез калдым. Көннәр үтә тордылар. Гөлфияне Хәмит гомерендә бер генә тапкыр да озата алмады. Мәхәббәт ишекләре ачылсалар да аны анда сагыш һәм гамь бүлмәсе генә көтә иде. Ул ялгызы гына шунда таба атлады, без артыннан гүяки карап кына кала алдык. Моңа кадәр ни әйтсә, шуны эшли ала торган, иң кечкенә баладан алып иң өлкән кешегә дә сүзе үтүчән Хәмит тәмам боегып, сагышланып, көеп, үзе генә белгән һәм аңлаган хисләре белән буталган халәтендә барчабыздан ерагайды да ерагайды. Аның хәле миңа бик кызганыч тоелса да, бүтәннәр бары тик көлделәр генә, ахрысы. Хәтта төркемебез егетләре дә көннәрнең берендә таралышып беттеләр. Шулай да мин Хәмиттән читләшергә теләмәдем. Юләр Гөлфия исә аңа бер генә дә әйләнеп карамады, егетләр кочагын һәм ләззәтен татыды. Менә күрерсез, бервакыт аның кадере бетәчәк иде. Кемгә, нәрсәгә әверелеп калыр ул? Тавышы беткән сандугачкамы? Күрке коелган бичара кошчыккамы? Һәм шул кош һаман да чәчәктә утырган Хәмитнең язмыш агачына карга булып килеп кунармы? Бу уемда курка калдым. Хәмитнең ил күрке булырлык егет икәнлеген, Гөлфиянең ямьсезлеген, дустымның, аңа ияреп үземнең дә күзләр бары тик буылган гына икәнлеген аңлап алдым. Сихер кылы өзелде. Мөгаен Хәмит белән дә шул хәл булгандыр. Бу җәйдә мәктәпне бетереп килә идек. Имтиханнардан соң хушлашу сагышында сөйләшеп утырдык әле. Ул үзенең киләчәге хакындагы уйларыннан һичбер хәбәрен дә бирмәде, ә миңа уңышлар теләде. Икенче көнне таң белән китеп барган иде инде. Еракка, бик еракка, диделәр. Соңрак адресын да белешеп карадым. Әмма, әгәр дә кирәксенсә, миңа үзе үк язган булыр иде дип уйладым да хат белән сәламләү уемнан кире кайттым. Хәзер кайлардадыр, анысын ук төгәл белмим. Шулай да исемә төшә. Тормышымның сикәлтәле юлларын узганымда һич югы бер киңәшен бирер сыман тоела. Үзенә дә аркадаш булмый калмас идем әле сыман... Лобо... Ул бүренең язмышы белән Хәмитнеке кайсыдыр яклары белән бик тә якын, охшаш кебек тоела миңа. Март-апрель, 1999.
СӨЮ-СӘГАДӘТ АЛАМАСЫ Хикәя
Галиәхмәтнең кыл да сыйдырмаслык вакытында Мөнирәнең шалтыратуы гына җитмәгән иде. Нәфесе кузгалып, тагын да кабалана башлады. Сүзләренә ярым-йорты кәлимә кисәкләре ялганып, бәхете камиллек дәрәҗәсенә ирешә язды. — Мин теге юлы ялгышканмын,— диде Мөнирә, Галиәхмәтнең теләк казанына утынның корысын өстәп,— үпкәләгән идеңме әллә? Шалтыратканың да юк... — Әйе, ни, алай...— дип, юк-бар кәлимәләре белән Галиәхмәт мөгердәп утыра бирде, эшенең тыгызлыгы, җитмәсә яшерен нәфесенең кузгалуы, моңа өстәп тагын да Мөнирәнең гафу сорагандай үртәве аны тәмам бетереп ташлады. Уҗымга бәйләнелгән бозау хәлендә бар дөньясын онытты... Мөнирә — чибәр ханым. Ялгызы бер кыз бала үстереп, табип ирен әллә кайчан куып чыгарган, гомерен шанлы бер агентлыкта вак-төяк хәбәрләр язып уздыруда иде. Аның кара озын чәчләренең һәр бөртегенә берәр ир ябышырга, кызыл якут иреннәренең тәме өчен бер кичкә булса да үз һәм җәмгыяви кануннарына хилаф итәргә әзер. Хәер, Мөнирә вакытын һич кенә әрәм уздырмый, әле чәчтарашханәдә, әле бизәнү көзгесе артында сәгатьләр буена утыра, һаман да ир-атлар арасында була, кырыкмаса кырыгы белән таныша, яшьлеген дә, чибәрлеген дә, хәтта хатыннарда гына файдага ярый торган беркатлылыгын да эшкә җигә. Аның иң яраткан урыны – кәшәкә тамашасы, ягъни хоккей. Таза-таза ирләрнең тиргә батып бердән-бер алка артыннан куышып йөрүләре — үзе бер ләззәт, уен күрергә теләүчеләрнең ачылып китеп, ара-тирә Мөнирәне дә күзләп: “Аһ чибәр!”— дип онытылулары — икенче бер рәхәтлек. Болар арасында иң килбәтсез хатын-кыз да тутый кошына гына Ходай тарафыннан бирелгән күркәмлек сыйфатына керә, күзләренә дөнья бәһасе торырлык гүзәлкәйдәй күренә башлый инде. Базарда гына ул, нинди матур кош булмасын, әгәр дә сәгатьләр буена сатлык товарын алучыга сылау хәсрәте белән басып тор-тора, ахырда йолкыш тавык кыяфәтенә керә. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|