Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 41 страница




Шу­шы уй­лар-өмет­лә­рем­нән бал­кып ча­кы­ру­лы туй бу­ла­сы авыл­га ки­леп кер­дем. Урам буй­лап әй­лә­нү­че­ләр дә әле­гә кү­рен­мә­де­ләр, гар­мун тарт­кан­на­ры да ише­тел­мә­де. Ярый, туй бул­ган йорт­ны җи­ңел та­бар­мын әле ди­гән ни­я­тем бе­лән ал­га ат­ла­дым. Урам­на­рын биш әй­лән­дем. Та­выш-ты­ны бул­ма­са да, ва­кыт-ва­кыт та­бак-са­выт шал­ты­рап ал­ган, су­га дип чи­ләк йө­герт­тер­гән йорт­ның бер­сен ча­ма­лап, кап­ка төп­лә­ре­нә ки­леп тук­та­дым. Ачып кер­дем. Өй­гә уз­дым.

Чын­нан да туй­га әзер­лә­нә иде­ләр. Егет­ләр ки­лен алыр­га ки­теп бар­ган­нар.

Рәх­мәт яу­гыр­ла­ры:

— Хуш ки­лә­сең!— дип кар­шы ал­ды­лар.

Кич­не кай­да ку­на­ча­гым­ны бе­леш­тем. Аб­зар-ку­ра өс­тен­дә­ге пе­чән­лек­не күр­сәт­те­ләр. Мин мо­ңа да ри­за идем. Юл­дан ки­лү­гә үк чәй бүл­де­ләр, берь­ю­лы ике чы­на­як эч­кән идем, югый­сә. Туй­ның тиз ге­нә кайт­ма­я­ча­гы мәгъ­лүм бу­лып, каң­гы­рып йөр­гән­че дип сән­де­рә­гә ме­неп ят­тым. Бик тиз йо­кы­га ки­тел­гән икән. Арыл­ган бул­ган.

Мин уян­ган­да ин­де таң атып ки­лә, туй­лар та­ра­лыш­кан, ан­да-мон­да исе­рек­ләр ге­нә ау­на­шып ята, бар­лы­гым-юк­лы­гым бе­лән һич­кем кы­зык­сын­мый иде. Сал­кын су бе­лән ге­нә авыз итеп, бер-ике ка­бым ри­зык­тан тәм тап­тым да кай­ту юлы­на ат­ла­дым. Ки­чә­ге озын юл бү­ген якын һәм рә­хәт то­ел­ды. Бе­рен­че по­езд бе­лән Ка­зан­га кит­тем. Кү­ңел­дә ба­ры тик җы­лы һәм рә­хәт уй­лар гы­на иде: кияү бе­лән кә­ләш ин­де тор­ган­нар­дыр, өс­тәл­лә­рен­дә кал­дыр­ган бү­лә­гем­не ал­ган­нар­дыр, сө­ен­гән­нәр­дер!

­ И­юль, 1999.

 

ҖЕН МӘС­ЬӘ­ЛӘ­СЕ

Хи­кәя

 

Мо­ны ми­ңа бул­ган хәл итеп үз абы­ем сөй­лә­гән иде, ышан­дым та­гын.

И­меш, күм­хуҗ аб­за­рын­да җен күр­гән­нәр: эт баш­лы, кә­җә ко­лак­лы, адәм гәү­дә­ле йон­лач нә­мәр­сә икән ул.

Ә ва­кый­га бо­лай баш­лан­ган!..

Төн­ге ка­ра­выл­га Әгъ­лә­мет­дин­нең Мән­дү­се бе­лән тү­бән оч Мәр­вә­ри­не бил­ге­лә­гән­нәр. Ике­се бо­лай эш­кә җа­вап­лы ка­рый тор­ган, бе­ләк­кә һәм сүз­гә нык­лы му­жик­лар. Ха­тын­на­рын­нан бер кич­кә бул­са да ко­ты­лып, ни­чек те­лә­сә­ләр шу­лай ял итү, дөнь­я­лык­ны бер кат чәй­нәп алу мөм­кин­ле­ге ки­леп чык­кан­га сө­е­не­шеп, ике­се дә ки­бет­тән бе­рәр “яр­ты” алып, аңа бе­раз сөт ку­шып — имеш, шу­лай ит­сәң, һич­кем бел­ми, сөт икән бу дип уй­лый — кә­газь бө­ке бе­лән бө­ке­ләп, ал­дан ук әзер­ләп һәм әзер­лә­неп куй­ган­нар. Кич җи­теп ки­лү­гә, күм­хуҗ­ның “Кы­зыл поч­мак” дип атал­ган тер­лек­че­ләр йор­ты­на бер-бер арт­лы ки­леп кер­гән­нәр.

Кыш­ның сал­кын кө­нен­дә дә, җәй­нең эс­се­сен­дә дә һа­ман бер­төр­ле то­нык һәм авыр исен җуй­мау­чы бүл­мә­лә­ре­нең тү­рен­дә, идән­гә те­зеп са­лын­ган мат­рас­лар­да — рә­хәт йо­кы уры­ны, өс­тәл өс­тен­дә ачы­лып-ябы­лып ят­кан гә­җит-жур­нал­лар­да­гы шә­рә ха­тын-кыз су­рәт­лә­ре — бо­лар ба­ры­сы да Мән­дүс бе­лән Мәр­вә­ри өчен ге­нә әзер­лә­неп ку­ел­ган сы­ман ки­лү­лә­рен гү­я­ки са­гы­нып кө­теп то­ра­лар икән. Әм­ма алар аны­сы­на да, мо­ны­сы­на да игъ­ти­бар итеп тор­мас­тан, “сөт” эчәр­гә утыр­ган­нар. Бе­рәр­не бү­леп кү­тәр­гән­нәр. Кә­еф өчен аз­рак то­ел­ган. Икен­че­гә бү­леш­кән­нәр ге­нә, аш өс­те­нә та­ра­кан ди­гән­дәй, фер­ма мө­ди­ре бо­лар­ның бар­лык-юк­лык­ла­рын тик­ше­рер­гә һәм эш­лек­ле ки­ңәш­лә­рен би­рер­гә ки­леп тә кер­гән.

Кү­рә — агай­лар ях­шы, сөт ке­нә эчеп уты­ра­лар. Мәр­вә­ри, киң кү­ңел­ле ир за­тын­нан:

— Кү­тә­реп куй­мый­сың­мы?— дип кыс­тый икән, ә мө­дир, ко­ты очып:

— Сөт­нең үзен­нән ге­нә тү­гел, исен­нән дә туй­дым, үзе­гез ге­нә эче­гез,— дип, шун­да ук баш тарт­кан.

— Әл­лә бү­тә­не ки­рәк­ме?— ди­гән Әгъ­лә­мет­дин Мән­дү­се.— Кай­нар­ра­гы!..

— Юк, эч­мим, ал­ты ел бу­ла,— ди икән мө­дир, бе­раз гы­на арт­ты­рып, әм­ма мак­та­ну­ын яшер­ми­чә. Шу­лай да бу әй­тел­гән сүз­лә­ре­нә ия­реп йө­зе­нә усал­лы­гы да чык­кан:

— Алып кил­мә­гән­сез­дер бит?

— Юк-юк, шту син!— ди икән Мәр­вә­ри, сер­не яше­реп.— Сөт ке­нә эчә­без!

— Ярый-ярый,— ди­гән мө­дир, яңа­дан үз хә­лен­чә йом­ша­рып.— Бо­лай гы­на әй­тәм. Эшем шун­дый: тик­ше­рү һәм кү­зә­тү! Бе­рүк ут-күз­гә игъ­ти­бар­лы бу­лы­гыз. Бү­ген төн­гә ике та­на бо­зау­лар­га ти­еш ке­бек иде. Хә­тер­ләш­те­ре­гез! Ка­ра­гыз аны, оны­тып җи­бәр­мә­гез! Сар­ман­нан хә­бәр кил­гән, ди­де­ләр, Кә­шер авы­лы фер­ма­сын­нан ике бо­зау­ны бү­ре ал­ган, сак бу­ла кү­ре­гез!

Мән­дүс бе­лән Мәр­вә­ри бер-бер­се­нә ка­ра­шып ал­ган­нар.

— Ку­рык­ма­гыз,— дип, тиз­рәк юа­тыр­га ашык­кан мө­дир.— Шу­лай да сак бу­лы­гыз! Хә­тер­гә­ләш­тер­гә­ләш­тер­гә­ләп то­ры­ры­гыз, әйе!

Йо­кы­ла­рын ка­чы­рыр өчен ге­нә әй­тел­гән сүз­ләр­не те­ге­ләр чын­га алыр­га өл­гер­гән­нәр. Ә мө­дир­нең эше шун­дый ин­де аның, кат-кат ки­сә­тер­гә, өй­рә­тер­гә, та­ләп­не ка­ты ку­яр­га ти­еш. Әле алай да та­ман­га гы­на ки­лә, бер дә арт­мый. Ахыр­да:

— Мин сез­гә ыша­нам, егет­ләр!— дип, ка­нә­гать рә­ве­шен­дә чы­гып кит­кән мө­дир­нең ар­тын­нан бөр­ке­леп ке­рер­гә ма­таш­кан кыш­кы су­ык агай­лар­ның сө­як­лә­рен шал­ты­ра­тып-кал­ты­ра­тып өл­гер­гән.

Тән һәм җан җы­лын­сын­га та­гын да бе­рәр­не кү­тә­реп, әү­вәл­ге “яр­ты”­ны “бөк­ләп”, сө­тен мак­тап бү­рек төп­лә­рен ис­нә­гән­нәр дә, ка­нә­гать­лек та­бып, идән­дә ау­на­ган мат­рас­лар­га су­зы­лы­шып ят­кан­нар, өс­лә­ре­нә то­лып­ла­рын бөр­кән­гән­нәр. Ә та­мак төп­лә­ре кы­тык­ла­на икән. Әгъ­лә­мет­дин Мән­дү­се ым ка­га, та­мак кы­ра, ди. Мәр­вә­ри ва­кыт­ны су­за, аң­ла­мый, имеш.

— Әй­дә,— дип әй­тә икән Мән­дүс.

— Кай­да?— ди икән Мәр­вә­ри.

— То­тыйк!— дип үгет­ли Мән­дүс.

— Нәр­сә­не?— ди, үчек­ләп Мәр­вә­ри.

— Ко­е­рык­лы җен­не!— дип ачу­ла­на, үп­кә­ләү­дән, Мән­дүс.

Үр­тә­шү­не ба­ла­лар­ча ар­тык­ка су­зар­га яра­ма­ган­лы­гын Мәр­вә­ри дә аң­лый. Үзе бе­лән алып кил­гән сөт­ле ше­шә­сен чы­га­ра.

Бү­ле­шә­ләр. Кү­тә­рә­ләр. Иш яны­на куш бу­ла. Тә­мам исе­ре­шеп, җыр­лап та җи­бәр­мәк­че­ләр икән. Әм­ма бер­се “Ра­май”­га, икен­че­се “Сар­ман”­га көй­ләп, яра­шып ки­тә ал­мый­ча тук­та­ла­лар.

— Әй­дә!— ди, кә­еф­ле Мән­дүс.

— Кай­да?— дип ки­ре­лә­нә Мәр­вә­ри.

— Ка­рап ке­рик, та­на­лар ни хәл­дә икән, фер­ма­лар ти­рә­сен­дә уг­ры-ма­зар­лар йөр­ми­ме?

Ки­е­неп чы­га­лар. Ике­се ике як­лап урап ки­лә­ләр. Шун­да Мән­дүс нин­ди­дер бер әкә­мәт­не шәй­ләп ала: эт баш­лы, кә­җә ко­лак­лы, адәм гәү­дә­ле.

— Җе-җе-җен!

Чи­нап та җи­бә­рә. Мәр­вә­ри­не ча­кы­ра. Ә җен һа­ман да кач­мый. Ярый әле Мән­дүс юга­лып кал­мый, ку­лы­на ая­гы бе­лән кап­шап ки­тер­гән сә­нәк са­бын ала да дө­бер-ша­тыр тон­ды­ра-су­га баш­лый. Ә үзе:

— Мәр­вә­ри, тук­ма! Җен­не тук­ма!— дип кыч­кы­ра.

Җен юга­лып кал­мый, ку­лы­на ка­ян­дыр кө­рәк ала. Ме­нә үза­ра та­гын да дөм­бер-дөм­бер ки­те­ре­шә­ләр. Һәр­кай­сы­на да элә­гә, кан­га ба­ты­шып бе­тә­ләр. Арып тук­тый­лар.

Ул ара­да ай­ныр­га да өл­гер­гән­нәр икән. Ә җен­нән җил­ләр ис­кән. Яра­ла­рын һәм ка­ба­рып чы­га бар­ган шеш­лә­рен кар бе­лән уа-уа ка­ра­выл йор­ты­на кай­тып ята­лар.

— Күр­дең­ме җен­не?— дип со­рый Мән­дүс, бе­раз­дан тел­гә ки­леп.

— Әйе,— ди Мәр­вә­ри,— эт баш­лы икән, теш­лә­ре дә ыр­жа­еп то­ра­лар.

— Ко­лак­ла­ры — кә­җә­не­ке!

— Үзе адәм кы­я­фәт­ле...

Бе­раз­дан ты­нып кал­ган­нар. Шак­тый ят­кан­на­рын­нан соң гы­на Мән­дүс та­гын тел­гә кил­гән:

— Син бу хак­та ке­ше­гә сөй­лә­мә ин­де, ярый­мы?!.

— Нәр­сә ха­кын­да?— Мәр­вә­ри ин­де әл­лә ни­ләр ту­рын­да, мар­си­ан­нар һәм баш­ка­лар­ны да уй­лап ята икән, со­рау­ны аң­ла­мый кал­ган. Мән­дүс ка­бат­ла­ныр­га мәҗ­бүр бул­ган:

— Җен кү­рү­е­без ха­кын­да дим!

— Ярар, ярар!— Мәр­вә­ри сүз бир­гән.

И­кен­че көн­не ир­тән әү­вә­ле Мән­дүс­не ида­рә­гә ча­кырт­кан­нар. Фер­ма мө­ди­ре дә шун­да икән. Ки­леп ке­рү­е­нә:

— Я, нәр­сә бул­ды, сөй­лә!— ди­гән­нәр.— Ни­ләр май­тар­ды­гыз ан­да?

“­Бо­лар бар­сын да бе­лә икән!”— дип, Мән­дүс яшер­ми әй­тер­гә мәҗ­бүр бул­ган:

— Җен күр­дек!

— Нин­ди җен?— ди икән күм­хуҗ рә­и­се, бе­раз сә­ер­се­неп.

— Эт баш­лы, кә­җә ко­лак­лы, адәм гәү­дә­ле җен күр­дек!

А­ңа гы­на ышан­мый­ча, Мәр­вә­ри­не дә ча­кырт­кан­нар.

— Җен­не син дә күр­дең­ме?— дип со­ра­ган­нар.

— Юк,— ди­гән Мәр­вә­ри, бир­гән сү­зен­дә нык то­рып,— Бер­нин­ди җен дә күр­мә­дем.

— Алай-й!— ди­гән­нәр ида­рә әгъ­за­ла­ры,— а-алай-й!..

У­рам­га чык­кач, Әгъ­лә­мет­дин Мән­дү­се Мәр­вә­ри­не ачу­ла­на икән:

— Бө­тен авыл­га адәм ху­ры ит­тең, оят­ка кал­дыр­дың!— дип.

— Соң, үзең бит, ке­ше­гә сөй­лә­мәс­кә ди­дең!— Мәр­вә­ри тук­тау­сыз ак­лан­са да, Мән­дүс үп­кә­лә­вен яшер­мә­гән:

— Алар ке­ше­ме­ни? Алар ида­рә әгъ­за­ла­ры шул! Бо­лар­га сөй­лә­сәң дә ярар иде!— ди­гән.

Мәр­вә­ри авыз кү­тә­реп аваз суз­ган:

— Ә-ә-ә...

Бе­раз­дан соң гы­на:

— Ул фер­ма мө­ди­ре­нең ни­гә ба­шы бәй­лән­гән иде?— дип со­ра­ган. Әм­ма җа­вап­сыз кал­ган.

Шу­лай да, бу ва­кый­га­дан соң фер­ма мө­ди­ре­нең төн­лә ар­лы-бир­ле ка­раш­ты­рып һәм ис­нәш­те­реп-бе­леш­те­реп-хә­тер­ләп йөр­гә­нен бер ге­нә тап­кыр да ни авыл­даш­ла­ры, ни хез­мәт­тәш­лә­ре күр­мә­гән­нәр.

­ И­юль, 1999.

 

 

­СОЛ­ДАТ ХИК­МӘ­ТЕ

­ Хи­кәя

 

А­выл­ның да төр­ле ча­гы бу­ла: эш­тән бу­шый ал­ма­ган һәм эш­сез кал­ган ва­кыт­ла­ры да.

Хә­зер әл­лә за­ма­на­сы шун­дый, тип­сә ти­мер өзәр­лек егет­ләр дә өй­лән­ми­чә ге­нә, ба­ла ба­гып мә­шә­кать чик­ми­чә ге­нә үз көй­лә­ре­нә го­мер итәр­гә га­дәт­лә­неп бет­те­ләр. Элег­рәк бул­са, ко­лак ит­лә­рен ашап, урам­га чы­гар­лык йөз­лә­рен дә кал­дыр­мас иде­ләр. Хә­ер, аны­сы бер хәл, аның әле су­гыш күр­гән егет­лә­ре дә кү­бә­еп кит­те­ләр. Кай­сы­сы Әф­ган­да бул­ган, кай­бе­ре Чеч­ня­да тау ара­сын­нан чык­мый ят­кан, ә ке­ме Югос­лав­та итек та­ба­нын ки­ме­реп рә­хәт­лән­гән. Без­нең ил хө­кү­мә­те­нең тук­тау­сыз:

— Ул су­гыш­лар­да Та­тарс­тан кат­наш­ма­ды!— дип, тел чай­кап күк­рәп су­гу­ла­ры ни ман­тыйк­ка, ни ха­кый­кать­кә хи­лаф икән, ягъ­ни — сә­я­сәт!

Ни өчен ман­тыйк­ка хи­лаф? Чөн­ки Та­тарс­тан Рә­сәй кул ас­тын­да­гы ил, Рә­сәй су­гыш­ты исә, Та­тарс­тан да чит­тә кал­ма­ган ди­гән сүз бу! Ни өчен ха­кый­кать­кә хи­лаф? Чөн­ки авыл­лар­да­гы егет­ләр­нең нәр­сә­ләр ха­кын­да гәп­ләш­кән­нә­рен тың­лап кы­на ка­ра­гыз! Су­гыш күр­мә­гән ке­ше­ләр су­гыш хәл­лә­рен бо­лар ка­дәр үк тө­гәл сөй­ләп би­рер иде­ләр­ме икән?

Бер­ва­кыт өч-дүрт егет бер­гә оч­ра­шып, ха­ти­рә­ләр диң­ге­зен­дә акыл көй­мә­лә­рен йөз­де­реп, тә­мам ада­шып бет­кән­дә, алар­ның сүз­лә­рен су­гыш күр­ми үс­кән өл­кән бу­ын, бү­ген­ге алт­мыш-җит­меш яшь­лә­рен­дә­ге ба­бай­лар тың­лап уты­ра­лар икән дә:

— Һай, дөнь­я­ның кур­кы­ныч җир­лә­ре бар икән, Ал­лаһ сак­ла­сын, бу ка­дәр дә бе­леп сөй­лә­мәс иде­ләр, үз­лә­ре күр­гән, хак­тыр ла!— дип тел шарт­ла­та­лар икән. Ә те­ге су­гыш күр­гән егет­ләр һа­ман да сөй­ли дә сөй­ли, сөй­ли дә сөй­ли дә сөй­ли.

Са­мат Ша­ки­ры тук­тал­ган урын­нан Әх­мәт­зә­ки Так­та­шы дә­вам итеп ки­тә. Әм­ма аны Гыйль­мул­ла Әсә­ре бүл­де­рә:

— Ка­ра әле, ә син ан­да ни­чек ба­рып эләк­тең соң?

Әх­мәт­зә­ки­нең кы­рык­ны ту­тыр­ган буй­дак улы Так­таш, сү­зе­нә дә­лил итеп, ар­ка­сы аша ке­реп, те­шен­нән янә­се үтә­ли чык­кан яра эзен күр­сә­тә:

— Әл­лә ышан­мый­сың? Пу­ля! Яд­рә бу!

Са­мат Ша­ки­ры, печ­тек бо­ры­нын сы­пы­рып, утыз ал­ты яшен­дә һәм дә шу­лай ук өй­лә­нә ал­ма­ган ба­шы­на зур мәсь­ә­лә­не чи­шү йөк­лә­мә­сен алып:

— Дө­рес! Үтә­ли чык­кан! Яд­рә!— дип, яра­ның чын­нан да Чич­нә­дә алын­ган бу­лу­ын тәк­рар­лап куя. Ял­ган — фа­раз­га, фа­раз исә ха­кый­кать­кә әве­ре­лә! Әм­ма үзе­нең тә­нен­дә яра эзе бул­мау сә­бәп­ле, әгәр дә Әф­ган­да су­гы­шу­ла­рын сөй­ли кал­са, ни бе­лән ни­чек рас­лар­га икән­ле­ген дә уй­лап, мә­гә­рем ки ан­дый со­рау чык­са, нәр­сә эш­ләр­гә ти­еш­ле­ген тө­гәл тө­ше­нә ал­мый авы­зын ачык кал­ды­ра.

Ә­сәр — усал егет! Яшь­ле­ге бе­лән­ме әле­гә ак­ны-ка­ра­ны бе­леп бе­те­рә ал­мый. Ми­ли­ци­о­нер ди­яр­сең, ар­ты­гын төп­че­нә:

— Ни­гә ми­не ал­ма­ды­лар да си­не ал­ды­лар әле ан­да?— дип, та­гын бүл­де­реп, Так­таш­ның бә­гы­ре­нә тө­шә.

— Мин, энем,— ди те­ге­се,— “пу­ча­му, пу­та­му-шту” — “пог­ра­нич­нык”, ягъ­ни мә­сә­лән, чик сак­чы­сы, бик ыша­ныч­лы, “че­кист”! КГБ!

Сол­дат хез­мә­тен үтеп тә, ан­да да кө­рәк бе­лән лом гы­на күр­гән Әсәр үзе­нең бу­ен­нан зар­ла­нып куя:

— Син кол­га шул!

— Ме­нә-ме­нә,— дип эләк­те­реп ала Так­таш,— һәм дө­рес әйт­тең, мо­ны­сын­да ял­гыш­ма­дың!

О­зын сүз ал­дын­нан ба­ры­сы да ты­нып ка­ла­лар. Так­таш баш ар­тын ка­шый-сы­пы­ра да, әл­лә ни­чә тап­кыр ка­бат­лан­ган сүз­не яңар­тып, ерак­тан ук ки­те­реп сөй­ләр­гә то­ты­на:

— Ярый, егет­ләр, алай­са — тың­ла­гыз!

Һәм­мә­се аңа ка­рап ка­ла­лар, тын алыр­га да кур­кы­шып уты­ра­лар. Так­таш күк чи­тен­дә­ге бо­лыт­лар ара­сын­нан күз ка­ра­шын ура­тып кай­та­ра да, әү­вә­ле:

— Сез ни бе­лә­сез!— дип, зар бе­лән әй­теп куя.

Баш­ка­лар­ның исә бу сүз­лә­ре­нә ачу­ла­ры ки­лә. Үр­тә­леп, үп­кә­лә­шер хәл­гә җи­тә­ләр:

— Үзең бик бе­лә­сең ин­де!— дип әй­тер­гә өл­гер­сә­ләр дә, Так­таш алар­га игъ­ти­бар ит­ми, сөй­ли баш­лап, бе­раз уй­га та­лып то­ра да, дә­ва­мы­на кү­чә:

— Без­не “Ку­ку­руз­ник”­ка тө­я­де­ләр дә алып кит­те­ләр. Тау ба­шы­на ту­ры ки­те­реп, төр­теп-төр­теп коя баш­ла­ды­лар. “Юк!” дип ки­ре­лә­неп тә то­рыр­лык тү­гел. Кү­зең­не йо­ма­сың да си­ке­рә­сең...

Тау­дан тү­бән­гә тә­гә­рә­шеп тө­шеп кит­тең, ма­лай! Мин дә тә­гә­рим, мә­тә­леп-мә­тә­леп ки­тәм, баш­ка­лар да шу­лай очып-очып бө­те­ре­лә­ләр. Тук­тап ка­лыр әмәл юк. Хә­тер­гә­ләш­тер­гә­ләп алам: кай­бе­рәү­ләр таш кы­я­га лап итеп ке­нә ябы­шып, кой­мак бу­лып ка­ла ба­ра­лар. Ә без һа­ман тә­гә­ри­без. Алар­ның тау­лар, ма­лай! Үз­лә­ре — би­ек, үз­лә­ре — те­кә! Без­нең Ки­бән та­вы ише ге­нә тү­гел. Оч­ла­рын­да да ак бү­рек — боз, кар. Төп­лә­рен­дә дә шар­ла­вык­лы ел­га­лар. Бел­сә­гез! Ме­нә нин­ди җир­ләр, ме­нә нин­ди ил­ләр бар!..

Так­таш­ның бү­тән­нәр бе­лән бер­гә тә­гә­рә­шеп тө­шүе бик озак­ка су­зы­ла. Са­мат Ша­ки­ры түз­ми:

— Шун­нан?— дип куя.

— Әйе, шун­нан?— ди, авы­зын ачып тың­ла­ган Әсәр, ки­чә­ге яр­ты­ның па­ры бү­ген дә ба­шын авырт­ты­ру­ын хә­те­ре­нә алып, әм­ма тү­зәр­гә ты­ры­шып.

— Шун­нан шул!— Так­таш бу юлы сү­зен кыс­ка то­та: —Тә­гә­рә­шеп тө­шеп кит­тек. Өч сол­дат идек. Ба­ры ал­ты­быз гы­на кал­ган, ко­ман­ди­ры­быз да юк!

— Ниш­лә­де­гез ин­де?— Са­мат Ша­ки­ры шун­да ук үз бел­гән­нә­рен өс­тәп ку­яр­га өл­ге­рә.— Әф­ган­да ко­ман­ди­ры­быз­ны дош­ман­нар чә­кеп ке­нә ал­ган­нар иде. Нәр­сә эш­ләр­гә дә бел­мә­дек. Ан­да бит кай­тым да кит­тем юк. Ярый әле тау-таш ара­сын­да ка­чып ка­лыр­га ит­тек. Бер ат­на­дан соң гы­на без­не ки­леп ал­ды­лар.

— Һи-и-и!— дип куя Так­таш, су­гыш мәсь­ә­лә­сен­дә үзен­нән дә зур­рак бел­геч юк­лы­гын ас­сы­зык­лап.— Ара­дан бе­ре­гез­не сай­лар­га иде.

— Ал-лай-й!— Әсәр бо­лар­дан чын сол­дат гый­ле­мен өй­рә­неп уты­ра би­рә.

— Ме­нә без тә­гә­рә­шеп тө­шеп тә җит­тек, ә ко­ман­ди­ры­быз — юк! Тау сыр­тын­да үс­кән агач­ның бо­та­гы­на эле­неп кал­ган. Ә без — бел­ми­без, “ка­пут” бул­ган­лы­гы­на има­ны­быз ка­мил. Ип­тәш­ләр әй­тә: “Әх­мә­тов, син — стар­ший яшь­тә, син бул!”— ди­ләр. Ягъ­ни: “Син — өл­кән, си­ңа без­нең бе­лән ко­ман­дир­лык итәр­гә!”— ди­ләр ин­де бо­лар.

Кая ба­ра­сың, баш тар­тыр­га яра­мый. Уй­лап то­ра­сы тү­гел! Ус­тав куш­мый. Мон­да гы­на ул ни­чек те­ли­сең, шу­лай эш­ли­сең. Ис­ке “Г­ла­ва”­ны, ха­ки­ми­ят баш­лы­гын ди­гә­нем, За­ла­ков­ны ин­де, бе­лә иде­гез­ме? Кайт­кач, ча­кыр­тып ал­ды да: “Әх­мә­тов, син ан­да Чеч­ня­да ко­ман­дир бул­ган­сың, әй­дә, мон­да да, ал күм­хуҗ­ны үз ку­лы­ңа!”— ди­де.

— И-и, ни­гә ал­ма­дың?— Әсәр­нең рә­ис­лек кы­лыр­га дәр­те кеч­ке­нә­дән зур бул­ган­лык­тан, әле һа­ман да ул са­та­шуы бе­теп җит­мә­гән икән.

— Син нәр­сә!— Так­таш кы­зып ала: — Әл­лә ми­нем ба­шы­ма тай тип­кән­ме?

— За­ла­ков­ка нәр­сә ди­дең?— Са­мат Ша­ки­ры ты­ныч һәм кы­зы­гу­лык бе­лән со­ра­гач, Так­таш үзал­ды­на ка­нә­гать­лек мәр­тә­бә­сен­дә сү­зен ур­та­га егып са­ла:

— Мон­да Ус­тав юк, бул­мый, ип­тәш За­ла­ков, ди­дем!

Әм­ма аның бу сү­зе Әсәр­гә та­гын оша­мый. Ачу һәм үке­неч бе­лән:

— Юк­ка!— дип куя. Һәр­хәл­дә бу сөй­лә­шү­дә, ха­кый­кать­тән биг­рәк, шыт­ты­ру күб­рәк икән­ле­ге ба­шы­на ке­реп тә ка­ра­мый ин­де.

— Нәр­сә­се юк­ка?— Так­таш зә­һәр итеп тө­ке­рә дә: — Си­нең ке­бек ах­мак­лар өчен җа­вап би­рер­гә ми­не ду­рак дип бел­дең­ме әл­лә?— дип сү­ген­мәк­че ба­ла, әм­ма сү­зен дә­вам итә:— Ела­мый­ча кай­чан­нан гы­на ашый баш­ла­дың әле? Җы­ен бу­кый-су­кый­га баш бу­лып йөр­гән­че, үзе­мә үзем ху­җа, үзе­мә үзем рә­ис!

Ша­кир аның бе­лән ри­за ин­де. Әсәр­нең сүз алып ки­тү­ен­нән кур­кып­мы, әл­лә фи­ке­рен яше­рер­гә те­лә­ми­чә­ме, ба­ты­рып кы­на рас­лап куй­мак­чы:

— Һәм дө­рес! Һәм ха­кый­кать! Җы­ен туз­га яз­ма­ган­нар тех­ни­кум­нар­да юга­ры бе­лем алып кай­та­лар да, са­бан­нан тыр­ма­ны ае­ра бел­мә­гән баш­ла­ры­на әмер би­реп, фәр­ман кы­лып ят­кан бу­ла­лар. Алар өс­тен­нән рә­ис­лек ит­сәң, эшең уңа ди­ме­ни? Ни куш­ка­ның­ны бел­ми­чә, үз­лә­рен­нән бор­га­лап һәм бор­дыр­га­лап бе­те­рә­ләр!— Әм­ма аның сүз­лә­ре озын­га һәм озак­ка ки­тү­дән кур­кып, әй­тел­гән­нәр­не үз ба­шы­на ка­бул итеп, Әсәр ки­рәк­мәс­тән чәч­рә­нә баш­лый:

— Нәр­сә, ми­ңа төр­те­рә­сең­ме?.. Ми­ңа­мы?.. Бар шул, бар дип­ло­мым!..

Бо­лар Ша­кир­га усал­ла­ну өчен җи­тә ка­ла­лар:

— Ат пе­чәр­гә дә яра­ма­ган нин­ди мал дух­ты­ры ин­де ул?— дип та­гын да зә­һәр­рәк итеп Әсәр­гә төрт­те­рә. Дөнь­я­лык бер ге­нә миз­гел­гә шым бу­ла.

Ә­сәр, бу мыс­кыл­лау­га тү­зә ал­мый­ча, шул тын­лык­ны бо­зып чәч­рәп кап­ла­ныр­дай җә­һәт­лек бе­лән си­ке­реп то­ра, кай­нап чык­кан авыз кү­бек­лә­ре­нә ты­гы­ла-ты­гы­ла җи­ке­реп ма­та­ша:

— Ме­нә, пе­чеп би­рим­ме?.. Һа­ман ми­не мыс­кыл­лый­сың да то­ра­сың, мыс­кыл­лый­сың да то­ра­сың!..

Шул кы­зу­лы­гы бе­лән ки­теп үк бар­мак­чы итә, әм­ма Ша­кир аны та­гын да оза­та­рак сүз җи­бә­рә:

— Ба­шы бе­лән кой­ры­гын бу­та­ма, яме!

— Бу­та­мам, аны­сын гы­на бу­та­мам!— Әсәр чит­кә ки­тә, аран­нар һәм фер­ма­лар ягы­на кал­ку­лык ба­шын­нан озак кы­на ка­рап то­ра. Җы­лы ко­яш ка­ра буш­лат­лы ар­ка­сын кыз­ды­ра, әм­ма кис­кен җил яка­сы ас­тын­нан бар җы­лы­сын алып ки­теп ба­ра. Так­таш янын­да ышык урын бул­ган­лык­тан, Әсәр­нең ан­нан ае­ры­ла­сы кил­ми. Һәм шу­ны­сы бар: тың­ла­на­сы ва­кый­га­лар, сөй­лә­нә­се сүз­ләр бет­мә­гән. Ул ки­ре ки­леп утыр­ган­да хи­кәя дә дә­вам ите­лә ин­де. Мыш­тым гы­на, бүл­дер­ми тың­лар­га мәҗ­бүр бул­ган­лык­тан, кө­ләр­гә дә җөрь­әт ит­ми­чә, үп­кә­лә­ве һәм зә­һә­ре чы­гып бе­тәр­гә өл­гер­мә­гән­гә йо­мы­лып ка­ла би­рә...

— Мал-лай... Кит­те атыш, кит­те атыш! Тыр-тыр-тыр-тыр!.. Пах-пах-пах-пах!..— Так­таш ты­рыл­дат­кан­да Ша­кир да дәрт­лә­неп ки­теп, ба­ла­лар­ча аңа ку­шыл­га­лап-ку­шыл­га­лап ал­га­лый.— Әле ми­на тө­шеп яры­ла! Дах-та-дах! Бах-та-дах! Уң­нан ата­лар бан­дит­лар. Сул­дан ата­лар. Ян­дар­би­ев әй­тә: “Бет­тек, Әх­мә­тов!”— ди. Икен­че як­тан Ра­ду­ев йө­ге­реп кил­де: “Яр­дәм ит, Әх­мә­тов!?”— ди. Ге­не­рал Гра­чев та шу­шын­да. Ит­ле тү­шүн­кә ашап уты­ра. Ә үзе: “Бан­дит­лар­ның ки­рә­ген бир, Әх­мә­тов!”— ди.

Шун­да ук һө­җүм юнә­ле­шен бил­ге­ләп, һәр сол­дат­ның ко­ла­гы­на нәр­сә эш­ләр­гә ти­еш­ле­ген шәх­сән үзем аң­ла­тып чык­тым. Ка­рап то­ра­лар икән чу­кын­чык ге­не­рал­лар. Гра­чев ул ва­кыт­лар­да Обо­ро­на ми­нист­ры иде, бе­лә­сез. Шул бул­ган­дыр әле, ми­ңа: “Ип­тәш Әх­мә­тов, хәл­нең то­ры­шын, су­гыш­ның ба­ры­шын аң­ла­тып бир!”— ди. Әмер итүе ин­де бу!

Ю­га­лып кал­ма­дым: “Ип­тәш мар­шал,— мин әй­тәм,— өс­тән һө­җүм итеп, ас­тан бә­реп тө­ше­рә­чәк­без. Ип­тәш Ра­ду­ев та, Ян­дар­би­ев та бор­чыл­ма­сын­нар! Бан­дит­лар юк ите­лә­чәк­ләр!”— дим.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных