ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Очып үткән кошлар каңгыл-каңгыл 1 страницаСөйләштеләр бугай үзара, Көзләр генә килсә, һаман яңгыр, Яшь гомерем эреп югала...
Төнге күк чалт аяз иде. Ай үзенең урак очын каршыдагы калкулыкның бәгырь төбенә кадаган. Аның болай хәнҗәр кебек өшәндереп торуы күңелдә авыр тойгылар калдыра. Ничектер җанны калтырата. Җитмәсә Мөдәмир җырын дәвам итте:
Караплар кал, кошлар ничек узды, Канатлары гына талмасын, Гомер итми йөрәк бик тиз тузды, Бәхетләрең ялгыз булмасын...
Аның җыры артыгы белән тойгылы, артыгы белән авыр иде. Әмма туктатырга батырчылыгым җитмәде. Абый да аны йотылып тыңлый бирде. Хәзер ул аның җырына кушылып китәр сыман. Әмма Мөдәмир әллә ничекләр кайнаштырып, тавышын әле югалтып, әле адаштырып, әле шашындырып, әле тындырып җырлый бирде. Юк, ул җырлый гына түгел, үкереп-үкереп елый да иде бугай. Әмма бу елау асыл ирләрнеке, күз яшьсез, бәгырь киселүе...
Тагылый да тагылый сулар, һай, Ермак булып агып калдылар, Баткан җирләреннән чыкты ла ай, Аккошкайлар туйлап алдылар...
Кем белә, бәлки аның бу җыры тарихларга калыр? Мөдәмир йөрәген тотып тукталды. Ялкынлы бер аһ орды. Мин аннан: — Синең үз көеңме әллә?— дип сорамакчы идем, бу кызыксынуым ахмаклык кебек тоелды. Хикмәт кешенең җыр чыгара алуындамыни? Хикмәт һәркемнең үз җыры булуда шул! “Туган тел”, “Кара урман”, “Сарман”, “Рамай”, “Уел” — тагын әллә күпме меңләгән җырлар бар, әмма аларның арасыннан тик берсе генә яки, күп булса, өчесе-дүртесе генә синеке. Үзең чыгарганлык мәҗбүри түгел, шарт та ителми. Ә йөрәгеңә, җаныңа ул иң якыны. Авыр чакта — юата, туйларда — бәйрәм иттерә, сокландыра, елата, биетә. Шундый җырың юк икән, җаныңның кыйбласы, бәхетеңнең таҗы, сагышыңның даруы да юк дигән сүз! Мөдәмир, өч литрлы көмешкәсен кочаклап, кайтып китәргә итте, ахрысы. Хәер, җырын тәмамлауга, күңеле дә бушанып, бераз җебебрәк төшкән иде шул. Арыган ул, бик арыган... Кулга-беләккә генә түгел, ул аяк-гәүдәгә дә нык булып чыкты. — Кайтыйм мин, абыйлар!— диде дә кузгалды. Бераз озата барасы иттек. Басмага җитүгә, үзләренә кыстый башлады. Вакытның соң икәнлеген аңлаткач, безнең дә йоклыйсы, ял итеп аласы барлыгын искәреп, куллар бирешеп саубуллаштык. Соң дигән вакыт инде иртәнге як иде. Таң атып килә, аяк астындагы сукмакның күзгә чалына башлаган чагы. Тыкрыктан Мөдәмир үз урамнарына таба менеп китте. Челтерәп чишмә акканы ишетелде, инешкә кушылып, еракка-еракка ашыга иде ул. Күңелләрдә Мөдәмирнең кинәт ачылып китүеннән калган сагышлы моң иде. Йокының кыска булуы хәерле, диләр. Көннең дә эш белән узганлыгы сизелми калды. Икенче кичтә абый белән яшьлек урамнарын таптап, клуб якларын да бер әйләнеп кайтырга булдык. Мөдәмирне озатып калган басма аша чыгып, чишмә янына таба күтәрелә бирдек. Нигәдер җыр сузасы килеп китте. Әмма алай бакырып йөрү гадәтебездә юклыктан, борын төбендә генә шыңшып алудан уза алмадык. Чишмәгә тукталып су эчтек. — Тәмле икән! — Әйе шул, безнең авылның суы да башны төзәтә! Бу сүзләрне әйткән кешенең тавышы таныш, ул — Мөдәмир иде. Култык астына кыстырган кичәге өч литрлы банкасының төбендә көмешкә чупыл-чупыл килә. — Әллә бер үзең эчеп бетергәнсең? Абыйның үртәп соравын Мөдәмир яратып бетермәде, тавышын усалландырды: — Ә минем сезнең белән эчәсем килгән иде,— диде.— Менә, энекәш белән абый авызлыкланганнар. Әнкәйгә яшерергә кушкан идем. Мал утлыгыннан табып алганнар, хәерсезләр. Йокланылган, туйганчы чөмергәннәр! — Сыер түккәндер?— дидем, юри шаяртып һәм ачуын басарга теләп. — Булыр...— дип, Мөдәмир сүзләремне канәгатьсезлек белән кире какты.— Моны сыер эчә димени? Адәм кебек юләр түгел лә ул! Безнең әйтер сүз юк иде. Ни дисәк тә Мөдәмиргә ярап булмаячак, аңлашылып тора. — Сез кая киттегез? — Клубка,— дидек, абый белән берьюлы.— Ә син кая? — Сезгә! — Нигә? — Белмим... Ул безне эчәргә дә кыстап карады. Әмма баш тарткач, үпкәләде, ахырда үз юлы белән китеп барды. Урам буйлап без клубка таба атладык. Юл уңаенда яңа йортлар да күзгә чалындылар. — Боларны кем төзи?— дип сорауга, абый: — Кем булсын, Мөдәмир! Кулы алтын аның,— дип аңлата барды. — Алай!— дидем, сөйләгәннәрен җөпләп. Зәки абыйга лаеклы алмаш үскән икән. Балта осталары булган авыл — бәхетле авыл ул... Һәркемнең язмышы үзенчә һәм үзенәчә инде. Вазифам сәбәпле бик күп җирләрдә, илләрдә йөрергә туры килде. Төзек, ныклы, таза ихаталы авылларда да, җимерек, төссез, караңгы салаларда да булдым. Кайларга гына барып чыксам да, аларның балта осталары хакында белештем. — Кулы белгән кешеләр юк инде хәзер, менә элегрәк бар иде алар,— дип зарланучыларның хәлләрен менә хәзер генә аңладым. Йорт-җирне осталардан башка яңартып та, тәртиптә тотып та булмый шул. Өеңне сипләгәндә дә җаен белүче, йөрәге җитеп тотынучы кирәк. Кулга оста кеше кадакны да әллә ничек итеп, җаена китереп, нәкъ урынын белеп кага ул. Авылыма кайтып, Мөдәмирнең кул көче кергән йортларны күрсәм, теге вакыттагы төн уртасында җырлаганы исемә төшә. Ул төзегән өр-яңа йортлар да шул ук көйгә җырлыйлар сыман. Ә Зәки абыйның көе нинди иде икән? Әнә ул төзегән йортлар, алар — бүтәнчәрәк, ямьнәре дә башкачарак. Димәк, аның җыры да үзгәчәрәк булган икән! Тукталып тыңлап алам. “Тәрәзәңдә үрмә гөлләр!..”— дигән җыр сүзләрен ишеткәндәй булам. Ниләр хакында икән ул? Мөгаен бәхетле тормыш турындадыр! “Кояшка көлеп карый...” Август, 1999.
СҮЛӘШӘЕВКӘ СӘЛАМ! Хикәя
Бу вакыйганы бер дә озаклап сөйлисе түгел. Булган, беткән, онытылган. Шулай да искә төшермичә дә мөмкин түгел. Гыйбрәтле ул! Студент вакытта элекләрне җәен төзелеш отрядында эшләү гадәти күренеш иде. Минем ише авыл малае да анда көч түкмәсә, тагын кемнәр тырышлык күрсәтер икән? Шәһәрнекеләр алар — хәйләкәр, эшнең җиңелен, көрәкнең кечкенәсен сайларга тырыша. Хәер, хәйлә ягыннан авылныкылар да калыша торганнардан түгел, җае гына чыксын! Безнең отряд Күтәмәле дигән авылда терлек абзарларын төзү эшенә алынды. Арада балта-пычкы тотарга ихлас егетләр булмаганлыктан, ул коралларны миңа тапшырдылар. Кул астына керергә түбәнрәк курстан бер егетне дә бирделәр. Үз җаебызга гына йөри бирәбез. Бетон катламы җәясе урыннарга тартма-кысалар ясыйбыз. Әллә ниләр майтарган кебек кыланабыз. Башкалар да бик алай ашыкмыйлар. Машина китереп аударган бетонны җәеп һәм тигезләп кенә торалар. Эшләренә караганда кайвакыт яллары күбрәк була. Инде генә тырыш хезмәткә күнегеп беткән идем, отряд командиры үз бүлмәсенә чакыртып алды да, авызын ерып: — Сиңа шәхси-персональ эш бүген!— дип әмер бирде.— Менә, таныш бул, районның олы түрәләреннән иптәш Сүләшәев үзе була. Аның белән китәрсең. Ярдәмгә тагын берәрсен бирәм. Ни кушса, шуны эшләргә! — Ярар,— дидем. Минем өчен барыбер, кайда бил бөксәм дә офтанасым түгел, имеш. Иптәш Сүләшәев дигәннәре шәп абзый булып чыкты. Җиңел машинасына минем белән бергә берничә студентны утыртты да Салкын Алан дигән, моңа кадәр колак ишеткән, әмма күз күрмәгән авылга алып китте. Элеккеге бояр җирләрендә икән ул. Салкын Аланның киң һәм безнең техника заманына хас булмаганча яшел чирәмле урамы, иркен утырган ныклы ихаталары, йортларының олылыгы почмакка-почмак терәлеп кысан яшәгән авылдан килеп чыккан кешеләрне гаҗәпкә калдырырлык иде. Мин сокланып туймадым. Татарда да мондый авыллар булыр икән! Һавасы да бөтенләй башкача, җилкәләрне киңәйтә, сулышны иркенәйтә, күңелгә дивана уйлар китертә. Җанны тибрәтеп, кычкырып һәм сузып “Гөлмәрьям”не яки “Рамай”ны җырласы итәсең. Уңга карасаң да тигезлек, сулга карасаң да диңгез өсте кебек! Менә кайда ул дөньялыкның җәннәт урыны! Менә нинди далада татарның күңеле ачыла. Юкса безнең авыллар я чокырга, яисә тау куенына, яки яр читенә урнашканнар. Зинданда хәсрәт чиккән кебек моңаешып торалар, шуннан чыга алмый интегәләр сыман... Без капка төбенә килеп туктаган йорт үзенең иркен һәм якты икәнлеген урам якка күрсәтеп тора иде. Иптәш Сүләшәевнең милке икән. Район хуҗаларыннан шул, алар шушы рәвешле яшәргә өйрәнеп бетте инде. Сарманның үзәгендә яхшы пулатлары, таш йортлары була торып, туган авылларын да онытып бетермиләр, афәрин аларга моның өчен, мең афәрин!.. Ихата өстенә ихата тоту авырдыр да инде, анысы. Көчне күп түгәргә туры киләдер, шуңа да студент халкын эшкә җикмичә генә булмый торгандыр?.. Сүләшәевләрнең ишек аллары да зур булып чыкты. Өе бакча ягына таба сузылып киткән, таш һәм кирпеч келәтләре, имәннән төзелгән каралты-куралары, мунча һәм сарайлары хуҗаның кимендә мең елны ыһ та итми яшәргә җыенганлыгын яшермиләр. Менә гараж да җиткереп яталар. Мулдан купканнар. Ак кирпечтән генә өйгәннәр. Хәзер шуның түбәсен ябасыбыз икән. Эше дә әллә ни күп түгел. Бетон плитәләр өстенә керамзит җәясең, аннан бер кат бетон белән тигезләп һәм түл җәеп сумалалыйсың. Кирәк-ярактан һәммәсе җитәрлек: өем-өем, төргәк-төргәк. Әнә ике кеше, кавказлы кавеменнән, әрмәннәр булырга кирәк, ялчылык кылалар. Нидер эшләштереп маташалар. Ә-ә, тәрәзә кысалары-өлгеләре икән! — Әллә киртәдән ясыйлар инде?— Нигә болай сөйләнгәнемне белергә теләгән иптәш егетләрем миңа карап куйдылар да шунда ук сүзләремне эләктереп алдылар, көлештеләр. Алдан барган иптәш Сүләшәев сагаеп калды. Ә без туктый белмәдек, ул арабызга керде. Миңа: — Нәрсәне әйтәсең?— дип сорау ташлады. Аның киртәдән генә түгел, хәтта ул сүзне ишетүгә үк өркүен аңларга тиеш идем. — Нәрсә?!. Җавапка баягы сүзләремне кабатладым. Сүләшәев, череп пешкән түрә кеше буларак, каты һәм мәсьәләне уртага салып сөйләшергә күнеккән, таләпчән адәм икән. Каушаудан бераз чайкалып киттем. Акланган кыяфәт чыгарып, бая нәрсә дип сөйләнеп алганымны аңлатырга тотындым: — Ни шул, әйе... Тәрәзә кысаларын бездә, татарда, болай ук калын итеп ясамыйлар. Мәңгелек итеп эшләтәсез түгелме икән? Черемәячәкләр!.. Бу юлы сүзләремнән иптәш Сүләшәев канәгать калды. Әйткәннәремне кабул итте. Әмма мин, кирелегем сәбәпледер инде, тагын өстәп куйдым: — Әмма ни шул, әйе... Аның әле генә елмая башлаган күзләре кабат усалландылар. Борчылуы йөзенә үк бәреп чыкты. Безнең сүздә эләгешеп китәргә мөмкинлегебезне уйлапмы, иптәшләрем ишек алдының түренә үк тизрәк китеп котылу ягын карадылар. Сүләшәев әфәнде исә билләренә таянды. — Миңа боларны бик яхшы осталар дип тәкъдим иткән иделәр. Көне-төне эшлиләр. Әмма шул шул,— диде бераздан тезеп-тезеп. Аның тавышы зарлы иде: — Ясаган әйберләрен мин яратып бетермим. Әрмәннеке — әрмәнчә, адәмчә түгел... — Юанрак та, калынрак та!— Миңа кем кысылырга кушкан инде? — Менә-менә! Юан да, олы да! Боларын ул нәрсә уйлап әйткәндер, әмма минем шуклыгымны кузгатты. Әрмәннәр турында сөйләнелгән әллә нинди юк-барларны уйлап алып, көләргә тотындым. Иптәшләрем исә, Сүләшәевнең дә миңа кушылып хахылдавыннан тәм табып, әмма ни хакында әйтелгән нинди нәрсәдән кызык тапканыбызны ишетми калуларына көенеп, безгә кушылырга да, кушылмаска да белмичә аптырашып, бары тик күзләрен генә елтыраттылар. Ә мин үземне вакыйганың ахырында ни көтәсен белми идем әлегә. Көлкенең кызыгы сүрелгәч, Сүләшәев: — Кара әле, егет, кем, син бик белеп сөйләшәсең. Әллә шулай ук булган кеше дәме үзең?— дип сорап куймасынмы. Яшь кеше, мактанырга форсат булса, аннан файдаланмый калмый инде ул: — Әйе, әткәй балта остасы минем!— дидем. — Алаймыни?..— Сүләшәев кемлегем белән кызыксына башлады. Шалт кына сөйләп тә алдым. Әйтәм бит, мактанырга гына җай булсын, хәзер күзләргә төтен җибәрәбез, анысы. — Әмма, ни шул... Авырып китте. Инде ничәнче елы хәлсезлектән җәфалана, тыны кысыла! Кулына балта-пычкысын күптән тотканы юк... — Ә үзең?— Сүләшәев, түрә буларак, өстәге кеше шул, барысын белеп торадыр кебек тоелды. Аннан соң, ни бит әле, мактанырга тагын да юл табылды. Әмма мин үз чамамны беләмдер сыман идем, ягъни чамамны белеп кенә әйтеп куйдым: — Маташтырам шунда! — Ал-лай-й!— Сүләшәев сынап кына карап куйды. Агачыннан алмасы ерак тәгәрәми дип уйлагандыр инде.— Маташтырасың икән инде, әйдә, күрсәт! Балта тотканга чиләк килешми!— дип әмер бирде. Баш тарта алмадым. Түрә кешенең сүзенә карашып тору ярамас шул. Риза булдым инде, ахмак. Әмма хәйләләү теләгем дә зур иде: — Эш кораллары монда түгел шул! Бу сүземне Сүләшәев кабул итмәде. Чөнки әрмән осталарында ни кирәк шул бар иде. — Әнә, аларның кулында. Кайсы кирәк, ниндие, алырсың!— диде ул, тагын да әмер биреп. Миңа бүтән чара калмады. Сүләшәев, фәрманын җиткерүгә, салынып төшкән кулларыма ышанырга тиешлегемне уйлап та бирмичә, иптәшләрем артыннан китеп барды. Гараж түбәсен эшләү аларның үзләренә генә калды. Әрмән абзыйлары минем аларга комачаулауны ошатып бетермәскә тиеш иделәр. Әмма хуҗаның фәрманын аңламасалар да ишеткәннәр, кыяфәт үзгәрешләреннән, кул хәрәкәтләреннән сөйләшүнең асылын төшенеп алган иделәр булса кирәк. Нинди коралга тотынсам да тимә дип әйтүче булмады. Ярты сәгатьтән мин үз алдыма сызгыргалап рамлыкларны ышкылый-шомарта, үлчи һәм сызгалый-киссә башлаган идем инде. Кичкә мин ясаган тәрәзә кысасы да әзер булды. Ул үземә тередер кебек, көлеп торадыр сыман тоелды. Әмма дуслашырга өлгергән әрмән абзыйларым актан да, карадан да һичнәрсә әйтмәделәр. Ул арада иптәшләрем дә эшләрен бетерделәр. Сүз юк, Сүләшәев тә мин ясаган тәрәзә кысасын яратты. — Булдыргансың, энем!— диде.— Инде урынына куеп карыйк! Шунда гына исемә төште: ә мин аны нәрсә өчен, кайсы җиргә куярга дип ясадым соң? Үлчәме дә алынмаган, хәтта сорарга да уйламаганмын икән. — Китер әле монда!— Сүләшәев ихатасының аргы ягына чакырды. Тәрәзә өлгесен күтәреп китердем. Һо, монда кирпечтән яңа өй җиткергән икән ул. Кәчәкләре дә бар. Менә кайда куярга дип ясыйлар икән тәрәзә рамнарын ул әрмәннәр. — Йәле, китер-китер, күрик! Нинди оста икәнсең?.. ... Мин ясаган тәрәзә өлгесе үлчәмгә кечерәк булып чыкты. Акланырлык сүзем һәм теләгем юк иде. Иптәшләрем минем хәлдән егылып диярлек көлешергә тотындылар. Әрмән абзыйлары исә елмаеп кына карап тордылар. Тик Сүләшәев кенә: – Булдырасың икән!— дип куандырып мактап куйды. Өстәл янына утыргач та, сыйланулардан кәефләр күккә чөелгәч тә минем салынып төшкән авызым күтәрелмичәрәк калды. Шулай да сүз арасына катнаша-катнаша, әкренләп телем ачылып китте, үз уңышсызлыгым онытылып диярлек калды. Бәлки Сүләшәевнең: — Кулың алтын икән, егет!— дип, мине тагын да бер куандырып куюы кәефем өчен файдага булгандыр? Бераздан тагын мактанырга тотынганымны сизендем. Бу юлы миңа бүтәннәр дә кушылып киттеләр. Өстәл яныннан кузгалганда һәммәбез дә электән танылган зур осталар, хәтта йорт салып кергән кешеләр булып беттек. Чынлыкта исә һичкайсыбызның да әлегә читән казыгы да какканыбыз юк иде. Арттырыбрак җибәрдек шул. Киткәндә: — Сүләшәевкә сәлам!— дип хушлаштык. Ул да: — Сүләшәевләргә сәлам!— диде, озата калып. Август, 1999.
БИР, АПАЕМ, БИР! Хикәя
Әхмиләр Госманының яхшылыклары авылдашларына күп тиде инде, анысы! Яманлап кайсының да бер генә сүз әйтерлекләре юк. Ачуын китерсәләр, бик каты кебек күренә ул, анысы, әмма күңеленең йомшаклыгы, йомышларны тыңлаучанлыгы мактап туймаслык хәл. Хәзер бит заманасы шундый, кешегә сергә керерлек тә түгел, харап кына буласың. Ярар, монысын һәммә кеше дә белә. Ә менә, чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, Госманның хатынына кадәр бигрәкләр үзенә охшаган, йомшак күңелле зат инде, исең китәр! Адәмнәрнең күңел казаннары яшәеш шулпасын үзләренчә кайната. Кемнәргәдер югары тоелган олы кыйммәтләр бүтәннәр өчен сукыр бер тиен дә исәпләнмәскә мөмкин. Табигать баласының үз яшәеше, үз стихиясе, үз бәяләмәләре, ә тәрәккыять баласыныкы — үзенеке. Болар бер-берсен аңламаслар дип әйтмим. Акыллары камил, күңелләре җимерек түгел икән, икесе дә бертөрле сыманрак әле алар, бер ананың игезәк балалары кебек икесе дә бердәй булып күренерләр. Аларның юллары гына төрле сукмаклардан бара, килешләре әлеге дә баягы хакыйкатьнең, бәхетнең тантанасына илтә! Госманның хатыны асылда Гөлгенә булырга тиеш исә дә, ялгышыпмы мулла абзый аңа исемне Гөлйөзем кушкан. Шушы хакта ишеткәч, кыз чагында ук ул: — И-и, җыен мәнсезлек гел генә безгә төшә,— дип зарланган. Шулай да: — Гөлйөзем дә бик үк алай начар түгел, йөзем һаман да гөлләр кебек балкып торышлы!— диярәк бик озак мактанган. Ә Гөлйөзем исеменең асыл мәгънәсе гөлҗимеш икәнлеген башына да кертмәгән.— Юкса, гел генә дә гел генә дип торалар. Гел генәсе дә гел генә үземә төшә... Гөлйөземнең бик тә матур сыйфаты бар аның. Бигрәк ачык күңелле ул. Иртән уянып киткәндә күзләрен ничек балкытып ачса, көне буена шулай гөл кебек ачык йөз белән йөри. Аның белән сөйләшеп утырулары үзе бер дөнья рәхәте. Һәр әйткән сүзендә хуш ис бар, билләһи! Әмма дә хатын-кыз кешегә усаллык та бераз булса да кирәк икән шул! Ир-ат халкы татарда бигрәк әрсез инде, Ходай тәгалә аларны бар кылганда, мөгаен, туфракның чуары туры килгәндер. Чибәр хатын-кызны күрсәләр, бәйләнергә генә торалар. Ирләре әрсез булмаса, әле биленә, әле беләгенә кул сузмасалар, Гөлйөзем аларны йөзенең яме, күзләренең нуры, теленең шатлыгы белән назлар иде, билләһи. Ә ул юньсезләргә болар гына җитми, тәмам сабырсызланалар. Әллә нәрсәләр өмет итә башлыйлар. Бер аяклары кабер туфрагына каерган бабайларга кадәр күзләрен ялтыратып: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|