Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Очып үт­кән кош­лар каң­гыл-каң­гыл 3 страница




Ә ни­гә ул Га­ли аб­зый­ның ку­ша­ма­ты Кә­җә икән? Тык­рык бу­ен­да яшә­гә­не­нә кү­рә ди­сәң, авыл очын­да нин­ди тык­рык ди ин­де ул? Әл­лә соң кә­җә ке­бек мур кыр­гы­ры­мы? Ке­ше бак­ча­сын­нан ашар­га яра­та­мы?

Юк шул! Бак­ча ба­шын­нан гы­на тү­гел, хәт­та нәкъ кап­ка тө­бен­нән үк ди­яр­лек күм­хуҗ ба­су­ла­ры, чө­ген­дер, бә­рәң­ге ки­шәр­лек­лә­ре баш­ла­нып ки­тә. Ә ул шу­лар­ның бе­ре­се­нә ке­реп, хет бер нәр­сә, бо­дай ба­ша­гы яки ки­шер алып чык­сын, һич югы тәм­ләп ка­ра­га­ны бар­мы? Бү­тән­нәр йө­ге бе­лән та­шы­ган­да да, кап­чык­лап сы­пырт­кан­да да аның исе дә кит­ми, чөн­ки хә­рам­ны үз ит­ми. Бул­са да бу­лыр икән!..

Бер­ва­кыт күм­хуҗ бри­га­ди­ры хез­мә­те­нә дөнья бу­тап йө­рер­гә дип алын­ган Ра­фи Хә­шәр, бик олы ба­шын ке­че итеп, Кә­җә Га­ли­ләр­гә бер кап­чык бә­рәң­ге керт­кән. Мак­та­на икән бу:

— Ме­нә, фа­тир­да то­ру­чы­лар­га, ашар­га! Сай­ла­тып җый­дыр­дым, үзем ка­рап то­рып! Кер­теп куй, Га­ли аб­зый!

— Кай­да кер­теп ку­яр­га?— ди аңа, ка­шы­нып Кә­җә Га­ли.

— Хет ба­зы­ңа сал­саң да ярый, мин та­гын ки­те­рер­мен!— дип, Ра­фи Хә­шәр күк­рәк су­га, фа­тир то­ру­чы­лар­ның бар­лы­гын һәм күм­хуҗ эше­нә ки­те­ре­лү­лә­рен, алар­ның ха­кын­да кай­гыр­тып то­ру­ның үз өс­те­нә йөк­лә­тел­гән бу­лу­ын өч ай­га бе­рен­че тап­кыр исе­нә тө­ше­реп, мо­ңа ка­дәр Га­ли аб­зый­ның җил­кә­сен ки­ме­реп яту­ла­рын исәп­кә дә ал­мый­ча, һа­ман да үзен һа­ва­лы то­тып. Әм­ма:

— Без­нең үзе­без­не­ке бар!— ди Га­ли аб­зый, Ра­фи ки­тер­гән кап­чык яны­на ки­леп тә ка­ра­мый­ча.

— Хет мал­ла­ры­ңа аша­тыр­сың!— ди Ра­фи Хә­шәр, бе­раз ап­ты­раш­та ка­лып.

— Юк, алар­ның да ашар­ла­ры­на бар, җәй­дән пе­чән­нә­рен әзер­ләп ку­ям,— ди Га­ли аб­зый,— җи­теш­ле! Ар­тык аш мал­ны бо­за!

Б­ри­га­дир ниш­ләр­гә дә бел­ми:

— Кая ку­яр­га мо­ны хә­зер?— дип, то­ра са­лып ачу­ла­на баш­лый, гү­я­ки бер кап­чык бә­рәң­ге­нең адәм ба­ла­сы­на бө­тен­ләй дә ки­рә­ге юк ке­бек бәр­гә­лә­нә бу.

— Ба­зы­ңа кай­та­рып сал, кы­шын ашар­сың, энем!— ди Га­ли аб­зый, бик ях­шы ки­ңәш әйт­кән­дәй авы­зын ерып, ба­шын кы­рын са­лып.

— И кә­җә!..— дия-дия, Ра­фаэль сү­ге­неп ки­теп ба­ра. Кап­чык­ның авы­зы чи­ше­леп, бер-ике бә­рәң­ге­се юл­га тә­гә­ри, ул ара­да, ри­зык кү­реп, якын­да гы­на утыр­ган каз­лар си­ке­ре­шеп то­ра­лар да алар­ны чу­кыр­га то­ты­на­лар.

— Ме­нә бит,— ди Га­ли аб­зый, шул кош­лар­га сө­е­неп ка­рап,— кә­җә ге­нә тү­гел, каз­лар да “дарм-шарм”­ны ашар­га яра­та­лар.

Ел­лар тиз уза. Ра­фи Хә­шәр уры­ны­на Әхәт Хә­шә­ре­нең ки­тап та укый бел­ми тор­ган улы Ре­на­тус­ны бри­га­дир итә­ләр. Бө­тен дөнь­я­ны үз ку­лы­на кер­гән дип әл­лә кем сый­фа­тын­да йө­ри баш­лый бу. Та­гын да күм­хуҗ­га Ка­зан за­вод­ла­ры­ның бер­сен­нән эш­че кыз­лар­ны кыр эш­лә­ре­нә яр­дәм­гә ки­те­рә­ләр. Янә­се, шу­шы рә­веш­ле бол­га­тып, авыл бе­лән шә­һәр ара­сын­да­гы аер­ма­лык­лар­ны бе­те­рә­ләр, имеш. Кем дә кар­шы кил­ми ин­де, ху­җа­лар­ны бер га­дәт­лән­дер­гәч, фәл­сә­фә бе­лән ко­рал­лан­дыр­гач, дөнь­я­ны әй­лән­де­рә би­рә­ләр.

А­выл­га ки­те­рел­гән за­вод кыз­ла­рын кая куй­сын­нар? Һа­ман да шул Га­ли аб­зый­га фа­тир тө­ше­рә­ләр. Ниш­лә­сен, кар­тай­ган кө­нен­дә ты­ныч кы­на яши­се, югый­сә. Ә ул элек­тән өй­рән­гә­нен­чә ишек­лә­рен киң ача. Әм­ма җәй ур­та­сын­да ук ки­те­рел­гән за­вод­ны­кы­лар­ны аша­та­сы-эчер­тә­се дә бар­лы­гын күм­хуҗ җи­тәк­че­ле­ге һәм шу­лай ук исен­нән чы­га­ра. Ба­зың­да бә­рәң­гең бу­ла то­рып, йор­тың­да­гы утыз-кы­рык ке­ше­не ач то­тар­га яра­мый бит ин­де. Га­ли аб­зый алар­га кыш­кы­лык­ка дип ту­ты­рыл­ган ба­зын ача, күп­ме те­лә­сә­гез, шул­ка­дәр аша­гыз, имеш.

— Әм­ма ит бе­лән ик­мәк ягын үзе­гез ка­ра­гыз. Биш та­вы­гы­ма бер әтә­чем, сөт өчен сы­е­рым, ба­ла­ла­ры­ма күч­тә­нәч­кә ит бу­лыр дип үс­тер­гән бо­зау­дан гай­ре ни то­як­лы­дан, ни тә­пи­ле­дән ма­лым да, кош-кор­тым да юк!

А­выл ба­ла­сын­нан шә­һәр­не­ке­ләр: “А­выз­ла­рын ач­са­лар, бә­рәң­ге­лә­ре кү­ре­нә!”— дип юк­ка кө­лә­ләр икән. Әнә үз­лә­рен күр­сен­нәр. Яңа бә­рәң­ге өл­ге­реп җит­кән­че за­вод­ны­кы­лар Га­ли аб­зый­ның ба­зы­на сук­мак­ны та­кы­рай­тып, тө­бе­нә тө­шәр­гә өл­ге­рә­ләр. Эш­лә­гән ке­ше­нең ка­ры­ны һа­ман да бу­шап то­ра шул ул. Бри­га­дир Ре­на­тус, Га­ли аб­зый­лар­га ке­реп-ке­реп, ке­реп-чы­гып йөр­сә дә, хәт­та җы­лы урын­на­рын­да кич­лә­рен кун­га­лап кал­са да, фа­тир­да­гы­лар­ның бү­ген-ир­тә­гә та­бын­на­ры сы­гы­лып то­рыр дип сүз­ләр бир­сә дә, бү­ген­ге ир­тә­гә­се та­гын да бер­се­көн­гә ка­ла-ка­ла, сен­тябрь ур­та­ла­ры җи­тә. Мес­кен Га­ли аб­зый ак­тан да, ка­ра­дан да сүз кат­мый. Фа­тир­чы­лар көн дә аш­ка бер-ике чи­ләк ке­нә ала-ала, бак­ча­сы­ның да яр­ты­сы­на җи­тә­ләр. Ал­ла­һы­ның рәх­мә­те ди­гән­дәй, ат­на ахыр­ла­ры­ның бе­рен­дә Ре­на­тус­ның ва­кы­ты та­бы­лып, бер кап­чык ки­шер бе­лән Га­ли аб­зый­лар­ның кап­ка төп­лә­ре­нә ки­леп тук­тый. Пыч­рак көз­дә ко­яш бу­лып бал­кып кап­ка­ла­рын­нан уза.

— Сә­лам әле! Ниш­ләп ята­сыз?

Ре­на­тус­ның бар га­мә­ле ор­дым-бәр­дем­нән гый­ба­рәт бул­ган­лы­гын бик ях­шы бел­гән Га­ли аб­зый:

— Ме­нә бә­рәң­ге әр­чим әле!— дип, утыр­ган җи­рен­нән куз­га­лып та тор­мый­ча җа­вап би­рә, чи­лә­ге бе­лән пы­ча­гын чит­кә­рәк алып куя. Имеш, су­зы­луы-ни­түе бар, күз ал­дын­да, кул ас­тын­да тор­ма­сын әле.

— Таш­ла!— ди Хә­шәр, дөнья ку­бар­ган кы­я­фәт­тә би­ле­нә та­я­нып.— Әнә, керт әле, кап­чы­гы бе­лән ки­тер­дем ан­да!

Мо­ның бо­лай сөй­лә­нү­е­нә сө­ен­гән Га­ли аб­зый ия­реп кап­ка тө­бе­нә чы­га. Бри­га­дир­ның ма­ши­на­сын­да­гы ба­ры бер кап­чык ки­шер­не кү­реп:

— Нәр­сә иде?— дип со­рый.

— Ки­шер!— ди Ре­на­тус, зур­дан ку­бып: — Бер кап­чык!

— Аны кая ку­яр­мын?— дип, Га­ли аб­зый ап­ты­рап ка­ла.

— Аша­тыр­сың! За­вод­ны­кы­лар да сө­е­нер­ләр, өс­тәл­лә­ре сы­гы­лып тор­сын!

Га­ли аб­зый ки­ре­лә­нә:

— Күп бит бу!

— Сы­е­ры­ңа аша­тыр­сың, күп бул­са!— ди бри­га­дир Ре­на­тус, зур эш баш­кар­ган ке­ше төс­ле үзен әл­лә кем­гә ку­еп.— Ту­рап бир, кү­бе­нә күр­мә­сен!

— Аңа бар ла,— дип, һа­ман да ки­ре­лә­нә Га­ли аб­зый,— җәй буе әзер­лә­дем. Ар­ты­гын аша­тып мал­ны бо­зар­га яра­мый!

— Таш­ла, күп сөй­лә­неп тор­ма, кер­теп куй,— дип, кап­чык­ка төрт­кә­ләп куя ачуы чык­кан Ре­на­тус.— Мон­да си­ңа ки­те­реп бир­гән­нәр! Буш­ка! Ә син шун­нан баш тар­та­сың!

А­ның ачу­ла­ну­ы­на Га­ли аб­зый би­реш­ми, һа­ман да ты­ныч ха­ләт­тә:

— Без­гә бу кап­чык­ның ки­рә­ге юк шул!— ди дә, бе­раз­дан өс­тәп куя: — Кая ил­тер­гә, энем, үзең җа­ен тап ин­де!

— И кә­җә тә­ре­се!— дип, Ре­на­тус сү­ге­нә-сү­ге­нә ма­ши­на­сы­на уты­ра, ише­ген ачу­ы­ның ка­бар­га­ны сә­бәп­ле ша­пыл­да­тып яба да ки­теп ба­ра. Кап­чы­гын­нан тө­шеп кал­ган ике ки­шер­гә ба­я­дан бир­ле кы­зы­гып ка­рап тор­ган каз­лар таш­ла­на­лар. Тан­сык ри­зык­ка рәх­мәт әйт­кән­дәй каң­гыл-каң­гыл ки­леп, бе­раз­дан су бу­е­на тө­шеп ки­тә­ләр. Алар ар­тын­нан ка­рап кал­ган Га­ли аб­зый:

— Күк­тән су ко­еп то­ра, ә бо­лар ел­га­га йө­гер­де­ләр!— дип әй­теп куя да, ишек ал­ды­на ке­реп, ла­пас ас­ты­на уза һәм, бү­кән өс­те­нә уты­рып, бә­рәң­ге­сен әр­чү­ен дә­вам итә.

Ма­ши­на­сын үкер­теп ки­теп бар­ган Ре­на­тус, күр­ше урам­га кү­тә­ре­лү­гә, әти­се Әхәт абый­лар­ның кап­ка тө­бе­нә ки­леп тук­тый һәм кап­чы­гы бе­лән ки­ше­рен ишек ал­ла­ры­на кер­тә дә:

— Ме­нә, Га­ли­гә илт­кән идем, за­вод­ны­кы­лар ан­да фа­тир­да бит, кая ку­яр­мын мо­ны дип ал­ма­ды. Кә­җә дә кә­җә, Га­ли дә кә­җә. Юк­ка гы­на Кә­җә Га­ли ку­ша­ма­тын так­ма­ган­нар үзе­нә!— ди­я­рәк сөй­лә­неп тә ала. Шун­да әти­се:

— И-и, улым,— ди мо­ңа.— Ке­че яшең­нән ах­мак, на­дан бу­лып үс­тең. Ин­де хә­зер әл­лә акыл кер­гән­ме дип уй­ла­ган идем. Һа­ман да мо­кыт икән­сең! Җәй ур­та­сын­нан үзен­дә ка­ла­лар­ны фа­тир то­та, ба­зы-бак­ча­сы бе­лән бә­рәң­ге­сен аша­тып бе­тер­де. Ә син аны мыс­кыл итеп бер кап­чык ки­шер керт­кән­сең! Ке­ше бул­саң, бу аң­гы­ра ба­шың­да акыл бул­са, ма­ши­на­ның йө­ге бе­лән бә­рәң­ге­сен дә, ки­ше­рен дә, баш­ка­сын да илт­те­реп бир­де­рер идең!— дип те­теп са­ла, ачу­ла­нып таш­лый. Әм­ма на­дан — на­дан ин­де, ах­мак — ах­мак! Акыл би­реп ке­нә ан­дый­лар­ны мәгъ­нә­ле итеп бул­мый!..

Шу­лай бер авыл­да “Ке­тер­җән” ку­ша­мат­лы бер агай яшә­гән. Аның ни өчен шу­шын­дый исем йөрт­кә­не­нең сә­бә­бен ха­лык күп­тән оныт­кан, мул­ла­ла­ры ни­чек ата­ган­лы­гын ул үзе үк хә­те­рен­нән чы­гар­ган бу­лыр­га ки­рәк ин­де.

Кул­га бик ос­та ке­ше икән. Төр­ле-төр­ле һө­нәр­ләр­нең се­рен бе­лә бу. Шун­лык­тан өен­дә һәр­нәр­сә дә бар. Иләк бе­лән чи­ләк­не ге­нә әйт­кән дә юк, аны­сы. Кем­гә ни ки­рәк бул­са, ти­рә-күр­ше­лә­ре йо­мыш­ка аңа йө­ге­рә­ләр.

Көн­нәр­нең бе­рен­дә, кар­дәш ти­еш­ле­лә­ре­нең ма­лае үсеп җи­теп, өй­лә­неп, өй­лә­ре­нә ки­лен тө­шер­гән­нәр. Бик чи­бәр, тел­гә дә бик тат­лы ул гү­зәл­кәй­гә туй­да ук аһ ит­кән­нәр. Ә ки­лен хәт­та эш­кә дә, кул шө­гыль­лә­ре­нә дә бик мак­тау­лы икән. Нин­ди ри­зык­ны кай­сы иләк­тән илән­гән он­нан пе­шер­гән­дә тәм­ле бу­ла­ча­гын, нин­ди ка­лак бе­лән кай­сы кү­әс­тә ту­гы­ла­ган­да ка­мыр­ның ни­чек уңа­сын, нин­ди чи­ләк бе­лән көн­нең кай­сы ва­кы­тын­да су та­шы­ган­да чәй­нең ләз­зә­те ар­тыг­рак бу­лу­ын һәм баш­ка­ны, һәм баш­ка­лар­ны да бе­лә икән бу. Ире, дөнь­я­да үзе­нең иң бә­хет­ле ке­ше бу­лу­ын аң­лап, ку­а­ны­чы­на чак кы­на сы­е­шып йө­ри икән. Ха­ты­ны аны са­гы­нып кө­теп ала, җы­лы ко­ча­гын­да сө­еп ке­нә йок­ла­та. Та­гын нәр­сә ки­рәк ин­де?

Га­ет кө­не җит­кән. Ире ул көн­не эш­кә чык­ма­ган, ял ал­ган. Ә ха­ты­ны, фор­сат­тан фай­да­ла­нып, аны тан­сык ри­зык­лар бе­лән сый­лар­га уй­ла­ган. Тик, бә­ла, вак иләк­лә­ре юк икән. Эре иләк­тән илән­гән он яра­мый шул! Җит­мә­сә, чел­тә­ре җиз бул­сын!

Ха­ты­ны ире­нә ки­лә. Шун­дый-шун­дый иләк ки­рәк иде дип сүз куз­га­та. Ә ире:

— Күр­ше­дә бар, Кә­тер­җән агай, би­реп тор әле ди­сәң, ку­лы­ңа тот­ты­рып чы­га­рыр. Ан­да юк әй­бер ге­нә юк!— ди­гән.

Ниш­лә­сен, ки­лен күр­ше­гә йө­гер­гән. Ә агай ишек ал­ла­рын се­бе­реп йө­ри икән.

— Кә­тер­җән ба­бай, җиз чел­тәр­ле вак иләк би­реп тор­са­гыз­чә­ли?— дип үтен­гән ки­лен, аны мон­да, ишек ал­дын­да ук оч­ра­ту­ы­на сө­е­неп.

Тат­лы тел­ле чи­бәр ки­лен ал­дын­да кем ин­де юк ди­гән сүз­не әй­тә ал­сын?

— Чо­лан­га ке­реп ал, ан­да эле­неп то­ра­лар, ки­рә­ген сай­ла, кы­зым,— ди­гән агай.

Ки­лен, ялт кы­на ке­реп, алып та чык­кан. Тик Кә­тер­җән агай, аны тук­та­тып:

— Бү­тән­нәр ке­тер­дәт­сә ке­тер­дәт­сен­нәр! Син ке­тер­дәт­мә ин­де?— дип үтен­гән.

Уң­ган ки­лен сүз­нең нәр­сә ха­кын­да бар­ган­лы­гын шун­да ук аң­лап ал­ган һәм:

— Ни­чек әйт­сәм дө­рес бу­лыр соң?— дип со­ра­ган.

А­гай шун­да гы­на үзе­нең чын исе­мен исе­нә тө­ше­реп, те­ге за­ман­нар­да бо­яр ур­ма­нын­нан имән ки­сеп ал­га­ны өчен ка­тор­га җи­бә­ре­лүе, шун­нан бир­ле Кә­тер­җән ата­лу­ын хә­те­рен­нән уз­ды­рып:

— Ми­нем чын исе­мем Габ­дул­ла бу­лыр­га ки­рәк!— дип җа­вап бир­гән.

— Ярый, мон­нан соң шу­лай әй­тер­мен, рәх­мәт, Ту­кай ба­бай,— дип ки­лен чы­гып йө­гер­гән.

Шун­нан бир­ле Кә­тер­җән дә Ту­кай ба­бай бу­лып яшәп, ин­де гүр ия­се икән...

Ә­йе, ку­ша­мат­ның да исем ке­бек хик­мә­те зур аның, мәгъ­нә­се ти­рән, чөн­ки адәм ба­ла­сы­ның асыл за­ты­на ту­ры кил­гән­дә ге­нә нис­бе­нә ябы­ша һәм бө­тен нә­се­ле­нә кү­чә. Әл­лә нин­ди йол­дыз­лык­лар­дан юл­ла­ныл­ган бә­хет­лә­рең­нән дә мәгъ­нә юк, мә­гә­рем хол­кың — бә­рән бу­лып, бү­ре­ләр ара­сын­да яшә­сәң. Шу­лай­мы?

­ Сен­тябрь, 1999.

 

 

­БО­ЛАЙ БУЛ­ДЫ ВА­КЫЙ­ГА

­ Хи­кәя

 

Ә­йе, ва­кый­га нәкъ шу­лай бул­ды. Яз­гы таш­кын­нар һәм та­шу­лар бе­лән бер­гә кү­ңел­ләр дә куз­гал­ды. Тик мин ге­нә, мур­тай­ган агач ши­кел­ле хә­зер, үз кө­ем­дә ка­ла бир­дем. Яз да, як­ты ко­яш та кү­ңе­лем­нең сал­кын боз­ла­рын эре­тә ал­мас ке­бек. Әле ге­нә улым­ны укол­га алып ба­рып кил­дем. Ан­нан мәк­тәп­кә керт­тем. Шун­да ди­рек­тор­ла­рын да кү­реп чы­гар­га уй­ла­дым. Ка­би­не­ты икен­че кат­та икән. Мо­ңа ка­дәр та­ны­шып та бул­ма­ды, кем икән, кү­рим, ди­дем.

Ә юлым уң­ды. Ди­рек­тор­ла­ры Сәй­фи Ка­ми­ло­вич ка­би­не­тын­да икән. Сәр­кә­ти­бе дә вак­ла­нып тор­ма­ды, ачык ишек­лә­рен­нән тә­вәк­кәл адым­нар­да узу­ым­ны кү­реп, сә­ла­мем­не ка­бул ит­кән хә­лен­дә, бе­раз кау­ша­ган күз­лә­ре бе­лән оза­тып кал­ды.

— Исән­нәр­ме­сез!..

Сәй­фи Ка­ми­ло­вич, кә­газь­лә­ре өс­тен­нән кү­тә­ре­леп, ка­лә­мен өс­тә­ле­нә таш­лар­га, су­зыл­ган ку­лы­ма ябы­шыр­га өл­гер­де. Аның ку­шуч­лап кү­ре­шүе ми­ңа та­гын да тә­вәк­кәл­лек өс­тә­де. Кем­ле­гем­не со­ра­тып тор­мас­тан тел те­гер­мә­нем­нең ка­лын таш­ла­рын тә­гә­рә­теп ал­дым:

– Та­ны­шып та чы­гыйм әле, ди­дем. Әйе... Дә­рес ва­кы­ты... Улым­ны укол­га алып бар­ган идем. Хә­зер те­лә­сә нин­ди авы­ру­дан кур­кы­тып, укол­га йө­гер­тә­ләр. Әйе... Бе­рен­че дә­ре­се­нә соң­га кал­ды. Кы­зым да сез­дә укый, унын­чы сый­ныф­та.

Ми­нем бе­лән та­ныш­лы­гы бул­ма­са да, ха­ты­ным­ның укы­ту­чы икән­ле­ген, кы­зым­ның бар як­тан да өл­ге са­на­лу­ын, би­ю­ләр­не дә ях­шы баш­ка­ру­ын бе­лә икән. Бер дә ап­ты­рап тор­ма­ды:

— Ул без­нең өл­ге­ре­без, бар­лык олим­пи­а­да­лар­да кат­на­шып, ях­шы урын­нар­ны гы­на алып ба­ра,— дип сөй­лә­гәч, мин дә сө­е­неп, сүз­лә­ре­нә сүз­лә­рем­не ял­га­дым:

– Әйе... Әм­ма рес­пуб­ли­ка­да бе­рен­че урын­нар­га ук чык­ма­ды шул... Мәк­тәп бе­ле­ме­нә өс­тә­мә, ни, фи­кер­ләү бе­лән бәй­ле ми­сал­лар­ны-кү­не­гү­ләр­не баш­ка­рып-чи­шеп бе­те­рә ал­ма­ган­дыр ин­де. Мо­ның өчен мах­сус ре­пе­ти­тор­лар ял­лау ки­рәк. Мөм­кин ка­дәр­ле, хә­ле­без­дән кил­гән­чә ты­ры­ша­быз, әм­ма җа­е­быз ча­ма­лы­рак, ка­е­шы­быз кы­сан­рак...

Сүз­лә­ре­мә ул да ку­шы­лып кит­те:

– Ә без­нең мәк­тәп­тә фән док­то­ры да, фән кан­ди­да­ты да укы­та. Ман­тыйк­ка ко­рыл­ган, ло­гик фи­кер­ләү­лә­рен, уку­чы­лар­ның уй­лау сә­лә­тен үс­те­рү өчен ты­ры­ша­быз...

Әм­ма Сәй­фи Ка­ми­ло­вич ми­ңа юк­ны бар итеп сөй­ли­дер ке­бек то­ел­ды. Бәл­ки чын­нан да шу­лай­дыр, бу ка­дә­рен үк тө­гәл бел­мә­гәч, тел­сез ка­лып тың­лап уты­ра бир­дем.

— Ме­нә бер ми­сал,— дип, ми­не хәй­ран ит­кән хә­лен­дә сөй­ли бир­де ул,— хәт­та өл­кән­нәр дә чи­шә ал­мый­лар аны. Мин — фи­зик, ма­те­ма­тик, та­гын да эко­но­ми­ка бу­ен­ча бел­геч. Өч инс­ти­тут бе­тер­дем. Кан­ди­дат­лы­гым әзер. Як­лар­га ти­еш­мен. Кы­рык өч ми­нут бу­е­на бу мәсь­ә­лә­не чиш­тек. Шар­ты бо­лай: ста­кан­да мөл­де­рә­мә ту­лы су, ә өс­тен­дә боз ки­сә­ге йө­зеп йө­ри...

А­ның кар­шын­да, ки­тап­ла­ры янын­да кап­кач бе­лән кап­лан­ган ста­кан иде, шу­ның өс­те­нә күр­сәт­мә ма­те­ри­ал бу­ла­рак ун ти­ен­лек ак­ча таш­ла­ды. Имеш, ул боз ки­сә­ге бу­лып, ста­кан­га ту­лы су­да йө­зеп йө­ри икән.

— Ме­нә шу­ның ми­са­лын­да...— Бе­раз­дан ул мәсь­ә­лә­нең шар­тын уку­ын та­гын да дә­вам ит­те.– Шу­шы боз ки­сә­ге эре­сә, су тү­ге­лер­ме?

Сәй­фи Ка­ми­ло­вич­ның пе­ләш­лә­нә төш­кән ба­шы­на тар­тыл­ган мин кем­лек кы­я­фәт­ле йө­зе­нә төрт­ке-төрт­ке итеп ке­нә ку­ел­ган бор­чак ка­дәр­ле күз­лә­ре, ирен чи­тен­дә­ге ел­ма­ю­ла­ры ас­тын­да юга­лып, төс­сез­лә­неп кал­ды­лар. Мин уй­га би­рел­дем, ә ул:

— Мо­ны зур­лар да чи­шә ал­мый, дө­рес җа­ва­бын та­ба ал­мый­лар,— дип үчек­лә­вен­дә бул­ды.

Фи­кер­ләп ка­рар­га бул­дым: “Су­ның мәй­да­ны боз­ны­кын­нан ким­рәк бу­ла. Ягъ­ни мә­сә­лән, ше­шә эчен­дә­ге су боз бу­лып кат­са, ше­шә­не ва­та. Мон­дый хәл­ләр­не аз күр­гән­ме адәм ба­ла­сы? Кыш­кы су­ык­та бан­ка бе­лән тоз­лы кы­я­рың кал­са, ике­сен­нән бер­гә, ягъ­ни бан­ка­сын­нан һәм кы­я­рын­нан да ко­лак ка­га­сың”.

Бәс шу­лай бул­гач:

— Су тү­гел­мәс!— дип җа­вап бир­дем.

Күз­ләр оч­раш­ты­лар.

Җа­ва­бым дө­рес тү­гел иде­ме, Сәй­фи Ка­ми­ло­вич ап­ты­раб­рак кал­ды. Кыз­га­ныч бер су­рәт­тә күз­лә­ре­мә ка­рап, үт­кән дә­ре­сен­ме хә­те­ре аша уз­ды­рып, фи­ке­рен яше­рер­гә те­ләп­ме йөз ча­лым­на­рын адаш­тыр­ды. Мин та­гын җа­ва­бым­ны ка­бат­ла­дым:

— Ул боз эре­гән тәкъ­дир­дә дә су тү­гел­мәс­кә ти­еш, чөн­ки ты­гыз­лык­ла­ры бер үк...

Сәй­фи Ка­ми­ло­вич ни­гә­дер ел­ма­еп ал­ды һәм тә­мам бор­чы­лу­га би­рел­де. Шу­лай да:

— Мо­ңа өл­кән­нәр дә җа­вап би­рә ал­мый,— дип әйт­те һәм ми­не ка­бат уй­га сал­ды.

“­Ха­та­лан­дым ми­кән­ни?”— бу уем йө­рәк­не көй­дер­де.

Ко­яш нур­ла­ры Сәй­фи Ка­ми­ло­вич­ның бүл­мә­сен үтә­ли як­тырт­кан­дай ты­гыз бал­кыш бе­лән кө­лә иде­ләр. Бы­ел­гы яз ир­тә кил­де. Ап­рель ахы­рын­да ук җы­лы­лык егер­ме биш­тән дә юга­ры­рак кү­тә­рел­де. Әл­лә кай­чан кар биш­мә­тен са­лып таш­ла­ган дөнь­я­лык яң­гыр­га су­сар­га өл­гер­де.

Сәй­фи Ка­ми­ло­вич:

— Мон­да ни­чек языл­ган икән, ка­рыйк әле,— дип, фи­зи­ка бу­ен­ча шу­шы кәт­тә ми­сал һәм мәсь­ә­лә­ләр җы­ен­ты­гы­ның арт­та­гы җа­вап­лар бү­ле­ген ач­ты, кыч­кы­рып укый да баш­ла­ды, әм­ма ахы­ры­на та­ба та­вы­шы бө­тен­ләй сү­нә ба­рып, ише­тел­мәс бул­ды.

Ул бе­тер­гәч, мин:

— Ни­чек соң, җа­вап дө­рес бул­ды­мы?— дип кы­зык­сы­нып со­ра­дым.

– Әйе, дө­рес бул­ды,— ди­де ул, чәч­лә­рен­нән ко­ты­лу җа­ен тап­кан маң­гай сыр­тын ка­шып.

Ми­нем ва­кыт та­ра­еп ба­ра иде ин­де. Хуш­ла­шып, ки­тәр­гә дип кү­тә­рел­дем. Ул та­гын да сөй­ләп-сөй­лә­неп, ка­бат­тан бе­рәр кәт­тә мәсь­ә­лә би­реп ка­рар­га дип­тер ин­де ба­шын ка­тыр­ган ара­да йө­зе­нә игъ­ти­бар ит­тем. Сәй­фи Ка­ми­ло­вич шак­кат­ты­ру хәс­рә­те бе­лән яна иде. Бу ха­лә­те ми­нем кы­ты­гым­ны куз­гат­ты. Урын­да­гы ке­ше­нең бө­тен хик­мә­те, акы­лы һәм сок­лан­дыр­ган сый­фа­ты аның га­ди­ле­ген­дә, га­дә­ти­ле­ген­дә тү­гел­ме? Бе­лә­дер ул мо­ны, бе­лә­дер! Ә ни­гә кат­лау­лы мәсь­ә­лә эз­ләп га­зап­ла­на?

Кө­леп җи­бәр­дем. Ә ул га­җәп­сен­мә­де. Шу­лай ти­еш дип ка­бул ит­те. Мө­га­ен мон­дый гы­на оч­рак­лар аның бе­лән бул­га­лый тор­ган­дыр. Шу­лай да га­фу үтен­дем:

— Мин бо­лай гы­на, көл­ке­ле бер хи­кәя исе­мә төш­кән­гә ге­нә көл­дем,— ди­гән бул­дым. Ә үзем бу оч­ра­шу­ы­быз­ның чын­нан да әзер хи­кәя рә­ве­шен­дә мәй­дан­га чык­кан­лы­гы­на хәй­ран ит­тем.

Я­зу­чы­лар­га тор­мыш үзе тук­тау­сыз ру­хи азык би­реп то­ра шул. Ме­нә бу юлы да мин мәк­тәп­кә ди­рек­тор­ла­рын кү­рер­гә, ба­ла­ла­рым ха­кын­да сөй­лә­гән­нә­рен ише­тер­гә, алар­ның сә­ләт­лә­ре кай өл­кә­дә икән­ле­ген бе­ле­шер­гә дип кер­дем, чын­нан да укы­ту­чы­ла­ры га­җә­еп икән... Бил­лә­һи­га­зыйм!..

­ Ап­рель, 1999.

 

 

­ДУС­ЛЫК БӘ­Я­СЕ

­ Хи­кәя

 

Дус­лар­ның да дус­ты бу­ла ди­гән­дәй, ә ми­не­ке­ләр бик алай ук кы­лан­ма­ды­лар. Баш­ла­ры­на уй кил­сә дә үзе­мә ге­нә шал­ты­ра­тып, дөнь­я­ның ба­ры­шы­на, тор­мыш­ның авыр­лы­гы­на зар елап, ки­ңәш-та­быш итеш­те­ләр. Таш­ла­ма­дым үз­лә­рен, әм­ма көн­нәр­нең бе­рен­дә ки­рә­гем бе­тәр дип тә ба­шы­ма уй керт­мә­дем.

Күп ел­лар бу­е­на дус­тым бу­лып йөр­гән Арыс­лан әфән­де от­пус­кы­га чы­гу­ым­ның өчен­че кө­нен­дә ки­чен шал­ты­рат­ты. Бе­раз сал­мыш һәм рә­хәт гиз­меш икән. Хәл­ләр­не бе­ле­шү­гә, дөнь­я­ның бү­ген­ге то­ры­шын бар­лап, ни­чек һәм кай­да ни­ләр май­та­рып йө­рү­лә­рем­не со­раш­ты­рып бе­тер­гәч:

— Дус­тым, ки­леп чык әле бер йөз ил­ле грамм кү­тә­реп,— ди­де, үтен­гән та­выш чы­га­рып,— Ме­нә ха­тын да: “Нин­ди ях­шы дус­ла­рың бар, бер әйт­тең, ки­леп җит­те!”— дип сө­е­нер. Улым да шак­ка­тыр!..

Бер дә ку­лай ва­кы­тым тү­гел иде. Шу­ңа кү­рә:

— Әл­лә бер-бер бәй­рәм­ме үзе­гез­дә? Ту­ган көн яи­сә ин­де баш­ка бе­рәр шат­лык­лы ва­кый­га­мы? Зур әй­бер-ма­зар са­тып ал­ма­ган­сыз­дыр бит?— дип, сүз­не икен­че­гә бо­рыр­га те­ләп, со­рау ар­тын­нан со­рау яу­дыр­дым.

— Юк,— ди­де ул, сә­бәп та­бар­га те­лә­ми­чә.— Бо­лай гы­на ки­леп чы­гар­га яра­мый­мы?

— Ни­гә?

— Сөй­лә­шеп уты­рыр­быз!

— Нәр­сә­не?

— Ни­чек нәр­сә­не?..

Дус­тым үзе үп­кә­лә­де, әм­ма ми­не дә үп­кә­ләт­тем дип уй­лап та ка­ра­ма­ды.

Ә­йе, ул шалт бу­лу­га мин шылт итеп ки­леп җи­тәр­гә ти­еш идем. Дус­ты икән­мен — бү­тән­чә яра­мый. Йөз ил­ле грамм бер дә кыз­га­ныч тү­гел. Лит­ры бе­лән бар. Әм­ма төн ур­та­сын­да ди­яр­лек шә­һәр­нең бер ба­шын­нан икен­че­се­нә таш­ла­ныр­га­мы?

— Таш­ла­ныр­га!— дип ки­ңәш бир­де кү­ңел.

— Ан­да ни кал­ган? Исе­рек­не тың­лап уты­ру­мы?— ди­де акыл һәм җи­ңеп чык­ты.

— Юк, кил­мим!— дип те­лем үз җа­е­на те­ле­фон мик­ро­фо­ны­на сөй­ли тор­ды.

– Дус­лык ха­кы­на да­мы?— ди­де, дус­тым Арыс­лан әфән­де үп­кә­ләп.— Ма­ши­наң бар. Га­ра­жың­нан гы­на чы­гар да, яр­тың­ны кыс­ты­рып ки­леп җит. Дус­лы­гың­ны рас­лар­сың шу­ның бе­лән...






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных