ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Очып үткән кошлар каңгыл-каңгыл 5 страницаПоезд тукталган саен вагоннарга халык тула торды. Иртәгә — дүшәмбе. Мөгаен Казанга, эш урыннарына һәммә кеше вакытында барып җитәргә ашыга торгандыр? Бер дә талмый кочакка сыенып килгән Гөлгенәдән кулларда һәм беләкләрдә кан оеган булса да сер бирмәдем. Күзләрем дә бу уянуымда ябылырга теләмәгән кебек иделәр. Ә бераздан туташым башын тезләремә күчерде, инде шул халәтендә тынычлап йоклап китте. Вагонның бишек кебек тибрәтүе, һавасының бозыклыгы һәм эсселеге, халыкның артыгы белән тыгызлыгы — һәммәсе дә безне кирәкмәгәнчә баласыта, бөтен җиһанда икебезнең генә ялгыз калуына ышандыра кебек иде. Тагын оедым. Йокы аралаш ни булганын белмим, әмма кырык күзнең берьюлы безгә карап торуыннан икебез дә уянып киттек. Бу мизгелдә бер-беребезне кысып кочаклаган самими гашыйклар халәтендә идек. Тәүфыйклы кешеләр төсле тәртипкә кайттык, ягъни кочакларыбыздан чыктык. Ә ярты сәгать тә үтмәгәндер, поездыбыз Казан вокзалына килеп тукталды. — Син мине озатма!— диде Гөлгенә. Җавапка нәрсә әйтергә дә белми торганымда ике багана-багана адәм керделәр. Минем белән кайткан ханымның һәм туташның чемоданнарын алдылар, саубуллашырга да бирмичә бергә чыгып киттеләр. Вагон тәрәзәсенә капландым. Алар платформага килеп тукталган “Волга” машинасына төялделәр дә китеп бардылар. Мин бөтен дөньяның гүли башлаганын, күкләрнең җирдән ераклашканнан ераклашуын, йолдызларның күптән сүнеп беткәнлеген, бәхетнең канат та сыпырмый узуын гына тойдым. Тагын бары тик белем артыннан гына йөгерүче мескен студент кисәгенә әверелеп калдым. Тулай торакка кайтып торасым түгел, туры университетыма барасы идем. Трамвай шәһәр урамнарына шудырып кына алып кереп китте. Мин үземнең бу сихри төндә кайдадыр җәннәткә адашып кереп, шуннан саташып чыккан булуымны аңлап алдым. Июль-август, 1999.
ЯЛГЫШМАГЫЗ, ҖӘМӘГАТЬ! Хикәя
Гатаулланы тора салып юри яманлыкта гаеплиләр. Белмим, кайлардан чыгып, нәрсә өчен шулай әйтәләрдер? Ялгышалар, саташалар булырга кирәк! Әнә, күршеләре, Фәтхетдиннәр килене, беркөнне нәрсә дип торган була? Имеш: — Гатаулла ялкау ул, шәһәрдән энесе булышырга кайтмаса, печәнгә дә төшми! “И ахмак, и юләр! Гатаулланың кимендә өч еллык печәне иләмсез зур лапасына тутырылып куелган килеш тора”,— диясе генә иде инде үзенә. Аңламас шул, ышанмас. — Аның ике сыеры, бер кышлау үгезе, сигез сарыгы, тагын әллә никадәр мал-туары бар. Аларны ашатырга гына да ничә олау печән кирәк,— дияр.— Әнә, безнең кәҗә кадәрле танабызга, ике бөртек сарыгыбызга салам да җиткереп булмый, кая ул печән генә?.. Әйтүен әйтер, әмма ире, үзе һәм баласы белән бергә кайнаталары җилкәсендә егерме биш ел буена ятуларын, ә кияүгә чыккан кызларын кайтып кермәскә мәҗбүр итүләрен, гаиләнең бүтән кешеләренә почмак та калдырмауларын теленә дә алмас. Ә Гатаулланың шыгырдап торган йорт-җире, каралты-курасы дөньяда бер. Әнисе белән икесе генә иркендә, ризыкларын һәм күңелләрен мулдан тотып, бәхет белән яшәп яталар. Менә шушыларын гына исәпкә алсалар да, кемнең ялкау, кемнең тырыш булуын ачыклавы авыр булмас. Әгәр Гатаулла ялкау икән, ул вакытта тырыш кеше дип әйтерлек кем бар соң? Әллә шул телгә беткән мескен киленнең ире, Фәхретдин абзыйның кырыкны узып та үз нигезен кора алмаган улы Батталмы? И ахмак, и надан, дияр идек дә ул киленгә, укытучы кешегә атап алай әйтү бер дә килешмәс, югары белемле шул. Бары тик актан караны гына аера белми икән, бичаракай. Мин әле менә Гатаулланы якларга булдым, сукырларга иярмәскә уйладым. Хәер, ул моңа мохтаҗ да түгел, әмма дә ләкин... Кайсыгыз белми икән, берәүләр тырышлык күрсәтеп, тормышын җайга салып, авырлыкларга һәм салкыннарга-эсселәргә дә түзеп, килер көне өчен көч түксә, ул кешене яки комсызлыкта гаеплиләр, яисә юләр дип сөйли башлыйлар. Халык уртача һаваны, уртача холыкны һәм, гомумән, уртачаны ярата кебек. Бераз гына юмарт та, бераз гына саран да, бераз гына бай да, бераз гына ярлы да булучыларны мактый һәм бераз гына тырышучы да, бераз гына ялкауланучы да икәнсең, синнән дә шәбрәк адәм дөньяда юк кебек телдән-телләргә йөртелеп сөйләнеләдер сыман. Әмма болар гына җитми икән әле, чөнки чүт чалымланырлык кына булса да сөйкемле сөягең кирәк! Ул юк икән, кеше арасына чыгарлыкмын, мактаулы телгә керермен димә! Ә менә Гатаулланың сөйкемле сөяген сындыручылар табылды. Малай чагында да, үсеп буй җиткәч тә, сугышып-кайнашып та, аракы эчертеп мактап та, машина-трактор белән изеп узып та түгел! Көнләшүдән!.. Ул рәнҗи белми иде. Кызларның чибәрләрен генә кочты, киемнең яхшысын гына киде. Әмма көнчелек белән аны харап иттеләр. Барыгыз да беләсез, Гатаулла яшьли, әйтер идем, бала вакытларыннан бирле тырыш булды. Әти-әнисенә, күрше-күләнгә һаман да ярдәме тия торды. Унике яшеннән комбайнчы ярдәмчесе хезмәтен башкарды. Елгыр һәм сизгер, әйтелгәнне ярты сүздән аңлаучы иде. Әмма хәйләли белмәве харап итте аны. — Юләр бит ул, ахмак, шуңа да көчен әрәм-шәрәм итә. Утырып кына йөрисе урынга да тик тора белми,— дип, аның өстеннән көлеп һәм хәкарәтләп көнчеләр сөйләгәч, нишләсен, үзен тыя төште. Аңа болай килешми иде. Тагын да дәртләнеп эшли башлаган гына иде: — Гатаулла аркасында безне ялкауга чыгаралар!— дип, дуслары үпкәләде, сөйләшмәс булдылар. Үзенең ялгызлыгын авыр кичереп, кыйналып һәм мыскылланып акылга утырды ул. Бүтәннәр кыл да кыймылдатмыйлар, ә акчаны, хезмәт хакы буларак, аның кебек үк, хәтта күбрәк тә алалар икән. Гатаулла бары шушы хаксызлыкны аңлаганнан соң гына ялкаулыкка чыкты. Дөресрәге, бүтәннәрнең дә үзен куып җиткәннәрен көтте. Моңа гына хакы бар иде. Әмма аның гына тырышуына, аның гына тир түгүенә өйрәнеп беткән иптәшләре Гатаулланың болай кинәт үзгәрүен яратмадылар. Үзләренә тагылган ялкау дигән ярлыкны аңа күчерделәр. Хакыйкатьтә Гатаулла барыбер алардан күбрәк эшли, авыррак йөкне тарта иде түгелме? Әмма ул хәзер хәйләгә өйрәнеп алган, тик җаен гына һаман да белеп бетерми. Тырышлыгы, эш сөюе комачаулый бугай шул. Кеше — үсүчән, гомеренең бер чорыннан икенчесенә күчүчән. Малай чагында аңлашылмаган хакыйкать егет вакытың җитүгә үк җиңел төшенелә башлый, акыл чуалтырлык нәрсә булып тоелмый. Егет акылы иргә ярамый, диләрме? Нәкъ шулай! Һәм Гатаулла, малайлыгында хәйлә белмәгән килеш, егетлек чорына керүгә үзгәрде дә куйды. Хәзер аны алдап булмый иде инде! Юк инде, җәмәгать! Ялган сүз сөйләп йөрмәгез! Гатаулла кебек тырыш кешене әүвәле эзләп табыгыз, аннан соң телегезгә алып әйтерсез. Андагы гайрәт, андагы көч бүтән берәүдә булса димәкче идегезме? Шулай шул! Көч булсын өчен яшьли эшләп үсәргә кирәк. Сез көне буе чокчынып ятканны Гатаулла бармак уйнатып кына башкарып ташлый! Ә-ә, беләсезмени? Әле сезне дә онытмасын, ярдәм дә итсенмени? Алай икән!.. Юк инде, анысын ук өмет итмәгез! Әнә, әүвәле миңа кушылган эшне бетерсен, аннары күз күрер! Ярар-ярар, әйтермен! Тыңлар-тыңлар! Тыңламаса — тыңлатырбыз! Кая барсын, ул бит минем энекәш! Хәзер колагын борам мин аның! Кырыкны узып бара дип тормам! Август, 1999. МУНЧА ПАРЫСЫ Хикәя
Бу — мәхәббәт җыры, сөю утының кайнарлыгыннан туган булыр:
Аккош оча күл күреп, Кыз сайлана гөл күреп, Аккош булып күлгә төштем, Ник килмисең үз күреп?
Мәхәббәт дигән бөек хакыйкать һәр кешенең күңел туфрагында үзенчә шыта, үсә, ныгый, чәчәк ата, алмалана һәм яфрак коя. Ә кешеләр алар төрле-төрле. Берләре — табигать баласы, икенчеләре — тәрәккыять, прогресс җимеше. Шунлыктан җәмгыять тә чуар. Табигать белән прогресс һәрдаим каршылыкта кала бирәләр. Адәм баласы чынлыкта табигать продукты булып, аның колы хәлендә калырга теләмичә, мәйданга тәрәккыятьне чыгарган. Шулай итеп, тәрәккыять үсеш юлына керүгә, үзе үк кешене үзгәртә башлап, тормыш-яшәешне үзенә буйсындырырга тотынган. Адәм баласына хезмәт итәргә тиешле тәрәккыять, шулай итеп, үзе үк башчылык күрсәтергә тотына. Ә табигатьне әүвәлге көчендә калмаган дип әйтсәк, ялгыш булыр иде. Кешеләрнең кайсылары, бигрәк тә авыл балалары — табигать тәрбиясендә формалашалар, ә шәһәрнекеләр исә — тәрәккыять, ясалма тормыш вәкилләре булудан ары китә алмыйлар.
Аккош оча күл күреп...
Мин үзем дә кайчандыр чыннан да аккош идем, ягъни аккош кебек. Әмма мине үз күреп килергә тиешле ярым озын һәм озак еллар буена кайдалыгымны белә дә алмаган икән шул. Табигать белән тәрәккыять, гүяки яшәешнең ике каршылыклы полюслары сыман, берсенең биләмәсенә икенчесен кертергә ашыкмаганнар. Әмма бүген табигатьтән башка тәрәккыятьне, тәрәккыятьтән аерып табигатьне күз алдына китереп булмый һәм күз алдына китерергә дә ярамый, алар һәрдаим каршылыкта кала бирәләр, имеш.
Кыз сайлана гөл күреп...
Туган авылыма инде ничә еллар кунак буларак кына кайтам. Монда минем олы яшьтәге әнкәй һәм бертуган абыем яшиләр. Ә агай-эненең хисабы юк. Һәрхәлдә шулай дип беләм. Әнкәй дә, абый да һаман эштә, минут та утырып тора алмыйлар. Тавык-чебеш, мал-туар, йорт-җир — болар барысы да күп мәшәкать сорыйлар. Әле генә үрдәкләре су буена төшеп китәләр, ул арада казлары менеп җитәләр. Тавык-чебеш ду кубышып йөри. Болынга арканланган бозау тавыш бирә, аңа су эчертергә кирәк, ул да түгел, көтү каршылар вакыт җитә. Әле монысы, әле тегесе дигәндәй, кич җитә башлауга, әһеле-хайванат дигәннәре уңнан-сулдан йөгерешеп-чаптырып кайтырга тотына. Болар өстенә без бар — кунаклар. Гаиләм белән кайтып, хатыныма-балаларыма туган ягымның сихәтләндерүче һавасын сулатырга ниятләнгән идем. Туганнарыма авырлык-борчу китерәсе килми дә, әмма хуҗалар үзләре хафага бирелми калмыйлар шул. Әле аш әзерләргә, бәлешен-башкасын пешереп, киңлек белән кунак итәргә тырышалар. Менә абый да эшеннән кайтып җитә. Атын тугара. Арыган. Ә аны эзләп дуслары мең керделәр инде. Кырыкны узсалар да һаман мәктәп елларын сагыналар икән үзләре. Сыйныфташлары белән тагын очрашу оештырырга булганнар. Бүген кичен икән. Мәктәпне бетергәннәренә егерме биш ел тулган. Дөрес, тормышта бәйрәмсез яшәү килешеп бетми ул! Моны һәркем белә. Эш кенә түгел, бәйрәмнәр һәм йолалар да кешене кеше итә. Ә авылда, табигать иркендә яшәүчеләргә бу күңел ачулар бигрәк тә кирәк. Шул уңайдан бүген күпләр мунча яктылар. Очрашу бәйрәменә чистарынып-сафланып бару нияте белән инде, әлбәттә. Шәһәрләрдә яшәүче сыйныфташлары да кайтканнар икән. Абыйның балачак дусты, хәзер дә күршедә генә яшәүче Сәеф кереп тә җиткән. Ак яка, кара пинжәк киеп алган. Күңеле, күренеп тора, шат. Бәйрәм куанычы мөлдерәп йөзенә чыккан. — Абыең кайттымы әле? Аның бу соравына баш кагып җавап биргәнемдә, әнкәй: — Мунчага китте, юанып алыр да үзе барыр,— диде. Сәеф бик ашыга икән. — Мин, хәзер күрше Чулманияне чакырам да, бара торам!— дип, саубуллашып чыгып та китте. Кичке һаваның көндезге колак пешерерлек эсседән соң рәхәт кенә булып калган чагы. Кояш иренеп кенә баеп маташа. Авыл төнге йокыга әзерләнә. Бераздан йолдызлар чыгар, ай калкыр. Су буйларын яшьләрнең җырлашулары, баян һәм гармун моңнары күмәр. Аларга абыйларның очрашу бәйрәменнән шат авазлар килеп кушылыр. Мин капка төбендә дөньяның рәхәтлегенә сөенеп утыра идем. Сыйныфташы Чулманияләрдән дә Сәеф ялгызы чыкты. — Ул да мунча кереп ята икән,— диде, минем яннан ашыгычлык белән узышлый.— Болар очрашуга тиз генә төшәселәр түгел икән! Аны-моны җавап бирмәдем. Сәеф, үз капка төпләрендә көткән хатынын уңына алып, сыйныфташлары белән очрашу бәйрәменә китеп барды. Аларны да көтеп алганнар. Очрашуга, кочаклашып, ура кубып исәнләшкәч, сорыйлар икән моннан: — Күршеләрең кая? Чулмания кая? Гамил кая? — Мунча кереп яталар!— дип җавап та бирергә өлгерә Сәеф. — Чынлап тамы?— дигәннәр, аптырауларын яшерә алмыйча. — Әйе инде менә!— дип тагын да җавап бирә Сәеф.— Килешли кереп чыктым яннарына. Икесе дә мунча кереп яталар. — Үзләре генәме?— диләр. — Әйе, үзләре генә иделәр,— дип аптырап һәм шикләнеп тә тормыйча җавап бирә Сәеф.— Чулмания дә үзе генә кайткан, иреннән башка. Галимне беләсез инде, әле һаман өйләнмәде. Әллә вакыты, әллә насыйп сәгате җитми! Әмма сыйныфташлары аның һәр әйткән сүзеннән соң көлгәннән көлә-көлә, кайсылары тәгәрәп-тәгәрәп китә башлый. Эчләре ката. Аларның көлешкәненнән яр буендагы тирәкләрдәге сайрар кошлар куркышып качып бетәләр, судагы балыклар өркеп төпкәрәк сеңәләр, абзарларына кайтарылып ябылган сыерлар, яткан җирләреннән торып, мөгердәшергә тотыналар. Телевизор карарга дип диванга сузылган агайлар аякланалар, ни булды икән дигәндәй, хатын-кыз кавеме урамга йөгерешеп чыга. Ярый әле тегеләр көлүләреннән туктыйлар, юкса Бакыр тавының очы бер якка кыйшаеп төшә башларга өлгергән, имеш. Хәер, дөньялар беразга тынычланып тора да, очрашу хөрмәтенә тамак төпләрен бераз чылаткач, баян һәм гармуннарда тартып, җай гына җырлап җибәрәләр. Сандугачлар да урыннарына кайталар, сыерлар да кабат тынычлап яталар, халык телевизорга чума. Ул арада Чулмания дә, мунчадан чыгып, киенеп-ясанып, бар чибәрлеге белән балкып су буена төшә. Аннан: — Гамил кая?— дип сорыйлар, хәйләкәр елмаешып. — Нигә?— ди Чумания, ашыгулык белән төшкәне сәбәпле бераз кызылланып, әмма оят-фәлән хакында уйлап тормастан, шулай да күлмәгендә яки битендә-йөзендә берәр гаеп тапканнармы әллә диярәк хафага калып, итәген, җилкә башларын карана-карана төзәтенеп. — Гамил белән мунча керәсең дигәннәр иде! Чулмания тагын да аптырабрак кала. — Нинди Гамил? — Күршең, сыйныфташыбыз Гамил инде, менәтерәк! Әллә... — Кем әйтте? — Күршең, сыйныфташың Сәеф! — Нәрсә диде? — Мунча керәләр, диде! — Керсә соң? Ни хикмәт, теге тәгәрәүләре онытылмаган хәлдә, барысы да кабат егылышып көлешергә тотыналар. Бу юлы сайрар кояшлар, сыер-сарыклар, абый-апалар гына түгел, хәтта тау башындагы зиратның агачларына кунып йокыга талган каргалары да саташып дәррәү күтәреләләр. Чулмания гына нәрсә әйтергә дә белми. Аптырап: — Керсәм ни булган?— дип кабатлана-кабатлана, аңлатып бирүләрен үтенә. Көлеп туйгач, сыйныфташлары аннан тагын да сорыйлар: — Гамил кайда соң? — Каян белим?— ди җавабында Чулмания, кабат көлешә башлауларына ни үпкәләргә, ни кушылырга белмичә. Әмма бу юлы сыйныфташлары үзләрен иплерәк тоталар, ни каргаларны, ни сыер-сарыкларны, ни апа-агайларны урыннарыннан кузгата алмыйлар. Бакыр тавы да селкенеп маташмый. Әмма җиденче тойгысы белән эшнең нәрсә икәнлеген төшенеп алганын да аңларга өлгермәгән Чулмания шунда гына Сәефкә бәйләнергә тотына: — Син ниләр сөйләдең монда килеп? Нәрсә диде? Әйтеп бирмәсәңме?.. Син ниләр сөйләдең?.. Кеше көлдереп... Сәеф, агарынып, акланырга тотына: — Мунча керәсез, дидем... Гамилләргә кергән идем, ул мунчада... Сезгә кергән идем, сез мунчада!.. Монда килгән идем, күршегездә генә яшәгәч, икегезне дә миннән таптыралар... Алар мунча кереп яталар, дидем. Дөрес түгелмени?.. Сыйныфташларының көлешә башлауларына бу юлы Чумания дә кушыла. Кемнең кемнән көлгәнен берсе дә аңламый, әлбәттә. Әмма барысына да кызык. Сәеф үзенең сүзләрен төшенми калган сыйныфташларыннан, ә сыйныфташлары төгәл итеп сөйләп бирелеп тә, мәгънәдә ике мунчаның бергә кушылуыннан, ә Чулмания барысының да тулыр-тулмас хәлгә калуларыннан җәелеп-җәелеп көлешәләр. Тик бу юлы агачлардагы яфраклар да селкенми, хәтта үлән дә кымшанмый. Нәкъ шул вакытта Гамил дә күренә. Килә-килешкә, боларның тәгәрәшеп ихахай-михахайлауларын күреп, кырык яшьләренә җиткәч кенә акылларына зәгыйфьлек килгәндәй гаҗәеп хәлләрдә булуларына исләре китеп, һаман да сыйныфташлары саналган мужик һәм хатыннардан сорый бу: — Нишләдегез?.. Шул гына җитмәгән инде! Киң болын тараеп, елга ярлары һәм калкулык-таулар эңгердә ишелеп-ишелеп киткәндәй тетрәнә башлыйлар, тагын да бүселебрәк, күзләреннән яшьләре сибелеп, аркаларын һәм сыртларын сикертә-сикертә көлешүгә күчәләр. Инде генә тынычландык дигәннәрендә аптыраштагы Гамил тагын сорап куя: — Ни булды, егетләр? Сез нәрсә? Әмма сыйныфташлары инде көлүдән тукталдык дигәннәрендә кабат пырхылдап җибәрәләр. Кырык яшьләрендәге хатыннар тагын юешләнер хәлгә җитәләр, чәчләре инде икенче кат агарыр чордан узган ирләр, тормышның тозын да, балын да татыган булуларына карамастан, инде түзәр хәлләре калмыйча соңгы тыннары белән хихылдаган чакларында шулай да Гамилдән үтенергә өлгерәләр: — Сүз дәшмә, берүк?!. Әмма яңабаштан каһкаһалауга, маһмаһалауга, ваһваһалауга күчәләр. Күк читендә тыныч кына баш калкытып маташкан ай кабат үз ятагына егылып төшә. Гамил, мескен, ни уйларга да белмичә, боларның көлү сәбәпләрен аңламаган хәлдә аларга кушылып та карый, әмма кызык түгел, арыган тәне бик алай җәелеп китәргә ашыкмый. Ничарадан бичара хәлендә һәркайсына аерым-аерым әле тамаша кылып карап тора, әле үтенеч белән ялвармакчы итә. Сүнә башлаган учакларына аптырагач утын салып карый, берәр көлдергеч нәмәрсә эчмәгәннәрме икән дип табын яннарыннан караштырып әйләнеп уза. Сыйлар да, шешәләр дә әлегә башланганнар да шул килеш калдырылганнар. Аның болай тикшеренеп йөрүен күреп, бүтәннәр дә бәйрәмне башланган җирендә ташламаска кирәклеген, дәвам итәргә вакыт җиткәнлеген аңлап, шушы кадәр көлүләре сәбәпле карыннары да бушап калганлыгын тоеп, акрынлык белән генә булса да тынычланалар. Бер-бер артлы, сак кына атлап табын артына җыелышалар. Барысы да утырышып беткәч кенә Гамил: — Нәрсә булды соң, нигә сөйләмисез?— дип сорап куя. Әмма яңадан да һәммәсенең бердәй көлешә башлауларыннан куркып уңына һәм сулына каранып ала. Ни бәхет, мәҗлескә үле тынлык урнаша. Бары тик Сәеф кенә, Гамилнең үтенеченә каршы: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|