ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Очып үткән кошлар каңгыл-каңгыл 4 страница— Юк, килмим! Тавышым бу юлы катгый чыкты. Нәрсә, ул минем дуслык бәясен бер ярты шешә аракы белән исәпли һәм бәяли микәнни? — Әһә, шулаймы?— дип котырынды Арыслан әфәнде.— Мине дус итмисеңме? Сынаттың... Моннан түбән һичбер тапкыр шалтыратмыйм да, сөйләшмим дә!.. Ул телефон трубкасын ташлады. Хушлашырга да өлгерә алмый калдым. Үзем шалтыратырга җөрьәт итмәдем. Хәер, дуслыкның бәясе беленгән иде инде. Һәм дә ярты сәгатьләр узуга гына телефон тагын шалтырады. — Әл-лү,— диде аннан таныш тавыш,— бу мин әле, дустың Арыслан... Июль, 1999.
БУА ШИКӘРЕНЕҢ ТӘМЕ Хикәя
Зурдан кубып, ерактан алып килеп сөйләп торасы түгел, вакыйга болайрак булды дим дә башлап китим әле. Бәлки сүзем шулай үз җаен табып, үзәненә керер дә агып китәр. Буа шәһәрен белмәгән кеше мөгаен дөньяда бер дә юктыр. Шәһәрчек кенә дисәм, ялгыш булыр, кызлары бик чибәр аларның, үпкәләүләре бар!.. Яшь чагымда күп җирләрдә йөрелде. Юл ярагын һәм ерагын уйлап торучы түгел идем. Дөнья һаман да итекләремне иярләргә мине мәҗбүр итә торды. Юл тузаны йөзгә һәм киемнәргә генә түгел, хәтта җанымның ак сүрүенә дә сара башлаган чаклар була иде. Бервакыт шулай Мишәрстанны иңгә-буйга айкап, Ульянга килеп төштем. Кайда гына булсам да исем китми, телем барыбер Казанга алып кайтыр дип белә идем. Чөнки юлчыга юлны өйрәтеп җибәрүне һәркем изге гамәлдән саный, яхшылык белән йөргән кешене кайсы адәм адаштырсын инде? Хәтта җен дә олы утырышта Хафиз исемле үзалдына саташып алган бер танышым кебек ахмаклыкка акылын корбан итмидер лә? Хәер, нәрсә эшләмәк кирәк, Хафизны юкка гынамы Корбан дип йөртәләр. Фамилиясе дә шулай түгелме әле? Ә юк, бутыйм бугай!.. Һе, әллә чыннан да Корбановмы? Ярар, тагын да бер Корбанны белә идем. Аны муллалары салмыш хәлдә ялгышып Корбангали атаган, ягъни тууына ук ул бала “бөек корбан”га әверелгән, мәсәлән, Исмәгыйль пәйгамбәр мисалында. Ул Корбангалинең дә, бу кадәрлесен искәртеп тормасак та, эше һәрдаим үзен корбан итүдән гыйбарәт икәнлеген күпләр белә иде. Бер дә яшереп торасы түгел, минем үземнең дә бер дәү бабамның исеме Корбангали аталып, халык кына болай исемләп эндәшүне җайсызга санап, Корбангали урынына Корбый дип йөртә башлаган. Аны бик тә изге һәм акыллы зат булган дип сөйлиләр. Авылыбызда электән Корбый чишмәсе, Корбый карамасы, Корбый тыкрыгы, Корбый аланы атамаларын йөрткән урыннар күп иде. Ул дәү бабамның изгелекләре һәм игелекләре һаман да искә алынып, хәтта бер вакыйганы күңелемә дә бикләгән иделәр. Имеш, Корбый карамасы адәм теле белән сөйләшә белгән икән. Бервакыт сыерлары кышның иң салкын көнендә бозаулаган. Ә Корбый бабамның Герман сугышында йөргән вакыты бу. Хатыны өйдә йон җегерләп утыра икән. Тәрәзәсен шакыганнар: — Кем ул анда?— дип дәү әбиемнең килүе булган, Корбый бабамның карамасы шыгырдый икән. — И бигрәк суык, агачлар да өши торганнардыр инде!— Дәү әбием шушы сүзләре белән канәгатьләнеп, тагын да орчык тәгәрәтүен дәвам иттергән. Әмма: — Өшермен мин сиңа, көт!— дигән карама агачы, адәм теле белән ачуланып.— Бар, абзарыңа чык, анда сыерың бозаулады, туңдырып үтерәсең үзен! Дәү әбиемнең коты очкан. Ничек абзарга йөгереп барганын сизми дә калган. Анда чыннан да яшь бозау салкыннан калтыранып, боз элпәсенә капланган хәлендә катып тора икән, әйе!.. Әллә ниләре бар бу дөньяның. Кемнеңдер моңа ышанасы да килмәс. Әмма мин үзем Корбый бабам тыкрыгыннан төшкәндә ботакларын сузып каршы ала, башымнан сыйпап озатып кала торган ул карама агачыннан шикләнә, хәтта бераз шөлли-курка да идем. Үсә барганымда гына ул миңа якын һәм үз булып тоела башлады. Ничек шулай ниятләнгәнмендер, белмим, нигәдер шул агачка зарымны сөйлисе иттем. Казаннан кайткач, аның янына дип барган идем, ә карама, Корбый бабамның шанлы тарихи агачы — юк! Бөтенләй дә төпләп ташлаганнар. Әнкәйдән, өйдә сүз ара сүз чыккач, сораган идем: — Мөнир абыең кискән, шуннан соң бәлаләнде,— дип кенә җавап бирде.— Аның иясе бар, шулай ишеткәләдем. Үпкәләтергә ярамаган. Бакчасын каплап торганга яратмагандыр инде, аударган... Ходай Мөнир абыеңа саулыгын бирсен! Корбый бабамның чишмәсе өстеннән дә зур юл узды. Асфальт. Дөрес, ул чишмәне торба белән яр читенә чыгардылар. Суы һаман да тулып ага. Шифалы, диләр. Аңа хәзер “Дүсем чишмәсе” исемен бирделәр. Юлчыларның сусавын баса. Әмма пычратучыларны казага юлыктыра, имеш. Шулай микән, әллә юкмы, анысын ук бәхәс итә алмыйм. Әмма аның агышында ниндидер йөрәк типкән тавышның барлыгын яхшы беләм. Бәндәләрнең серен аңлый бугай ул! Борынгыдан килгән хәбәрләрдә телгә алынучы Әүлияләр чишмәсе дигәннәре дә шул түгелме икән? Хәер, Әүлия чишмәләре күп җирләрдә, төбәкләрдә, авылларда бар. Борынгы тарихи китапларны эзли-эзли төрле якларга барып чыгарга туры килде үземә, дөньяда акыл белән аңлатып биреп бетереп булмый торган күп серләрне алардан өйрәндем. Хәерлегә булсын! Дөньялык үзен көяз хатын-кыз кебек тота, уңы белән дә ята, сул ягыңа да чыга, йөзеңә дә суга, хәтта калдырып китеп тә бара икән ул... Бу Хафиз Корбанны искә алу гына да фикерне әллә кайсы якларга алып кереп китте, хатирәләремне бөтенләй катнашы булмаган вакыйгалар агышына мәҗбүри корбан иттерде, хәерлегә булсын! Дөрес, юл йөргәндә әллә ниләр уйланыла, үткән-беткән хәлләр күңелдә яңарып, ялгышуларың өчен ачынасың, хаталанулар исә ачуны китерәләр, тәүбә өне тел очына килә башлый. Бу уйланулар да шуның бер галәмәте инде. Ульян шәһәрендә шактый таушалып, елга портына килеп җиткәндә Казанга китүче соңгы метеорны кул болгап озатып калучыларга очрадым. Мине көтеп тормаган икән шул. — Аһ!— диеп өлгермәдем, шунда ук халык җыелып: — Әллә поезд белән генә кайтасызмы?— дип сораулы киңәшләрен биреп карадылар. — Кичке тугызларда гына була шул,— дидем, вокзалдан килүемне әйтеп. — Олы юлга чыксагыз ничек булыр? Машиналар бездән Казанга йөреп кенә торалар!— диделәр тагын да киңәш итеп. — Белмим инде...— Икеләнүемнән алай мәшәкатьләнергә теләгем юклыгын шунда ук аңладылар булырга кирәк, беразга сүзсез калдылар. — Сез алай итегез,— диде арадан бер чибәр ханым.— Хәзер Тәтешкә метеор китәчәк, аннан Буага барырсыз. Анда бик якын кала! Минем йөземә шатлык билгеләре чыгуын күреп сүзен тагын да дәвам иттерде: — Буадан Казанга поезд йөреп кенә тора... Шәһәр яны поезды... Башкалар да аны куәтләделәр. Һәммә киңәшләр өчен дә рәхмәтле идем. — Тизрәк барып билет алыгыз!— дип әйдәүләре мине кассалар янына йөгертте. Чибәр ханым хаклы булып чыкты. Ярты сәгатьтән мине метеор Идел өстеннән очыртып диярлек алып китте. Укылган китапларымнан Тәтеш хакында язылганнарны исемә алып, ул шәһәрчекне хыял киңлекләрендә күзалларга тырышып карадым. Нурихан Фәттахның бер хикәясендәгечә, Иделдән Тәтешкә йөздән артык басмалы баскыч күтәрелергә тиеш иде. Һәм мин дә тарих сәхифәләрен гүяки үз күзләрем белән күргәнемчә итеп хыялымда барларга теләп күзләремне йомдым, шул әдибебезчә озаклап югарыга, Тәтешкә таба менәчәгемә сөенеп шөкрана кылдым, билләһи! Бу уйлар күңелемне җылыттылар. Идел буйлап алга төбәлдем. Акчарлаклар кичке шәфәкъ нурыннан алсу төскә чумып-буянып оча, хәтта бу кыяфәтләрендә сокландыргычрак тоела иделәр. Киң һәм мәгърур елганың матурлыгы дәрьядай муллыгында гына түгел, бәлки ярларының көязлегендә дә икәнлеген моңа кадәр белми-күрми генә йөргәнмен бит. Ә Татарстан аша агып узганда Идел нәкъ шундый бер гүзәлкәйгә әверелә ки, сөекле егетенең затлылыгы алдында үзенең буй-сынына сокланган кызны хәтерләтә. Менә тиздән таза беләкле җанашы аның биленнән кочып алыр, шаяртып сүз катар, сиздерми генә бит очына иренен тидереп узар. Сылукайны ут алгандай булыр. Әмма... Әмма Иделне Самарада бикләгәннәр шул. Элеккеге ашкын сулы, уйнак һәм назлы Чулман елгасы урынына хәзер симез һәм җәенке гәүдәле иләмсез Чулман Иделнең өстенә ябылган ефәк җәймәсе астына: “Кая әле минем урын?”— дигән сыман йөзен сыткан хәлдә килеп ята. Иделбикә бу вакытларда нинди хисләр кичерә, нәрсәләр уйлый икән? Бер Ходай үзе генә беләдер инде! Тәтеш миңа чыннан да көтелгәндәге матурлыгы белән бергә хозур да кебек тоелды. Калын һәм биек яры да озын һәм йөз басмалы баскычын текә куеп каршы алды. Килеп тукталган чагыбызда гына автобус та күренде. Минем арттан төшеп килә торган яшь егеттән: — Бу баскычта чыннан да йөз басмамы?— дип сорадым. Ул миңа елмаеп җавап бирде: — Кем санаган инде аны? Бардыр-бардыр... Булыр-булыр... — Әллә санап менәбезме? — Кая ди ул!.. Әнә, безнең бәхеткә автобус килгән, китеп барганчы утыруыбыз хәерле! — Миңа Буага кадәрле иде шул. Вокзалга! Ул бармый торгандыр бит? — Шушы инде, моңа эләгеп калырга кирәк. Эшчеләрне алып китәргә килгән. Бүтәне булмаячак... Чыннан да ул автобуска елга буе эшчеләре төялешеп маташа иделәр. Юл өстендәге ташларга да игътибар итеп тормастан, тараканнар кебек без дә автобуска йөгерештек. Буага кадәр үк икән, рәхмәт төшкере! Мин Тәтешне юньләп күрми дә калдым. Кызыл автобус шәфәкъ алсулыгында тагын да кызарып, асфальт юлдан ялгызы монда гына барып килергә тиешле кебек ашыкмыйча Буага таба юл алды. Табигатьнең тук чоры, алма җыяр вакытлар. Автобустан авылсыз калган таш чиркәү манараларын, мәсҗидсез ялгызлыкта янтайган салаларны күзәтеп бардым да бардым. Мине ниндидер бер рәхәтлек һәм үземнән, дөньялыктан канәгатьлек хисе биләп алган, ә алда сөенеч һәм шатлыклар гына көтәдер сыман иде. Хактан да шулай ул, килер көнеңдә хәсрәт һәм мәшәкать очрыйсы булса, кәефең китә, һичбер сәбәпсез күңелең бозыла, ачуың кабара. Бәхеткә таба юллангансың икән, киресенчә, җаның һәр җирдә канәгатьлек таба. Аннан соң шунысы да бар шул әле аның: ризалык һәм сөенеч тойгылары үзләре үк кешене сәгадәт юлына алып керәләр. Шуның өчен дә элек-электән әдәп һәм канәгатьлек хисен адәм баласы үзендә тәрбияләргә омтылган, комсызлыкны, үзсенүне Аллаһы тәгалә дә үзенең Изге Китапларында кире каккан. Әмма ул вакытта мин болар хакында уйлап тормадым. Рәхәтлек дәрьясында йөзүче диңгезче сыман татлы тойгыларны күңелгә җыйный бардым. Һич тә яшермим, хәтта шагыйрьләрнең дә мондый халәткә күтәрелгән минутлары сирәк була, алар күбрәк үз кемлекләре хакында мәшгульлекләре аркасында анда ук ирешә алмый калалар. Кызганыч. Хәтта аяныч. Никадәр гүзәл шигырьләр халыкка белдерелми, тәкъдим ителми, йөрәк кылларының моңына җыр булып кушылмыйча-ирешмичә калдырыла. Фәрештәләр авазын ишетәсе иде! Буа дигәннәре, шәһәрчекләргә хас булганча, матур, тыныч һәм тәүфыйклы кыяфәтендә ашыкмый-кабаланмыйча, канәгатьлек белән яшәүче шәһәр. Ул мине шушы рәвешендә каршы алды. Автобустан төшеп, вокзалга таба җәяүләп атлаганымда озата, хәтта тыкрык һәм урамнары буйлап юл күрсәтә барды. Кичке эңгер иңеп кенә килә, төнге унбердә генә Казанга таба үтеп китәчәк поезд килергә әлегә иртә, ә шәһәр яны дизель вагоннары инде бүгенгә йөрүдән туктаган икән. Ашыгасы түгел. Буа шәһәре үзе дә кабаландырмады. Вокзалларын монда гына, җәяү генә барышлы дисәләр дә, урамнарының бер очларыннан икенче башларына кадәр килә-килә аяк табаннары юкара башладылар, йортларда һәм баганаларда утлар эленде, светофорларда яшел, кызыл, сары төсләр бергә кушылдылар, бөек караңгылык һәм зәгыйфь яктырткычлар гына калды. Күк йөзенә йолдызлар түгелде, читтән генә ярымай күзен кысты. Мин барып кергәндә вокзал эче бөтенләй дә буш иде. Поезд килергә ярты сәгать кала гына билетларны сата башлыйлар икән. Җай алып, эскәмиягә утырдым. Тойгыларымны артык сүз белән өзәсем килмәгәнлектән ялгызлыкны үз иттем. Әмма бераздан кузгалырга туры килде. Ярым караңгы вокзалның икенче башыннан торып миннән нидер сорап эндәштеләр. Ул арада бала шыңшыган тавыш та ишетелде. Ярдәмем кирәктер дигән уй белән яннарына барсам, вакытны сорыйлар икән. Аңашмаганмын. Сүзләре буш диварларга бәрелеп, каерылып ишетелә, ачык кына төшенеп тә булмый. — Тугыз тулып өч минут кына узды әлегә,— дидем,— сәгатем дөрес күрсәтсә... — Мондый егетләрнең дә сәгате дөрес күрсәтмәсә...— дип шаяртты ярым караңгылыкта да чибәрлеге күзгә төртелеп торган туташ. Мин аңа карап тын калдым. Озын, үрелгән чем-кара чәче, гүзәллектә гүяки тиңе юк буйга сылу татар кызы. Адәм баласы да шушы кадәр камил чибәрлек иясе була икән дип күңелемә дә керткәнем, уема да салып караганым әлегә юклыктан беразга каушап калдым. Юлдашы да матурлыкта бер кашык су белән йотарлык, бераз кечкенәрәк буйлы яшь ханым иде. Аның куенындагы сабые аваз салган икән. Уянган, биләвен иркенәйттереп, елмаеп ята. Үземнең сурәт-кыяфәтем әллә ни түгел кебек тоелып, тизрәк алар яныннан китү ягын карадым. Әмма ике адым да атлый алмадым, кире бордылар: — Бәлки безнең белән утырырсыз, ялгыз башыгызга каңгыраганчы?.. Мин тагын да кыенсыныбрак: — Әгәр рөхсәт итсәгез...— дидем, икеләнүемнән чыга алмыйча. — Казанга барасызмы? Бу сорауны биргән туташны кайда юллавым чыннан да кызыксындыра идемме, әллә башка бер сәбәбе бармы — боларын уйлап тормадым. Шунда ук җавап катыш үзем дә соравымны бирдем: — Сез дә шунда түгелме? — Әйе... Күндем, юл биштәремне алар янына күчереп куйдым. Аны-моны эндәшмәдем. Нигәдер сөйләшәсем килми иде. Тагын үземне тынлык хөкеменә бирдем. Шунда вокзал эченә бер төркем яшь-җилкенчәк килеп керде. Бераз төрткәләшеп-эткәләшеп, тәмәке тартып, көчләрен кая сарыф итәргә белмичә тордылар да безгә таба атладылар. Чибәр туташ минем янгарак килеп утырды һәм култыклап алды: — Ярыйдыр бит? — Рәхим итеп,— дидем, шунда гына үземнең аларга ни өчен кирәк булуымны аңлап. Шулайдыр шул, матур әйбергә күз төшүчән була. Бигрәк тә тәртип һәм әдәп ягы шикле адәмнәр андыйларга кызыгуларын яшерә алмыйлар, яисә урлап, үзләренеке итәргә тырышалар. Боларга андый бәйләнчекләр элгәрерәк тә очрагандыр, шунлыктан туташ миңа сыену ягын караганлыгын аңладым. Теге яшь-җилкенчәкләр безгә таба һаман да якыная бирделәр. Әгәр дә телләренә яки кулларына юл бирсәләр, ничек тә сынатмаска тиеш идем. Шунлыктан үземне иркен тоттым, йөрәктә курку әсәрен калдырмаска тырыштым. Әмма ул егетләрнең батырлыгы җитмәдеме, яныбыздан узып, икенче почмакка ирештеләр. Тезелешеп утырдылар, әшәке генә сөйләшеп алдылар. Бу вакытта мин инде торып баскан идем. Имеш, гәүдәмне күреп булса да бәлки тынычланырлар. Шушы өметемнән өркегән йөрәк сикеренде. Минем бәхеткә ул яшь-җилкенчәкләр сыйракларын сөйрәп, төкеренеп һәм тәмәкеләрен тарта-тарта чыгып киттеләр. Без аларны кызыксындырмыйбыз, янәсе. Ул арада, форсаттан файдаланып, туташ белән яхшылабрак танышып алдым. Исеме дә матур гына икән: — Гөлгенә! — Ә үзеңнеке ничек? — Альберт... — Бик үк татарча түгел икән! — Нигә? — Болай... Яңа исем, дигәнем... — Хәзер шактый егетләрдә шушы исем! — Шулай да саф татарча булса, матуррак инде ул... — Алай икән... Камил, Хәмит, Мөхәммәт... — Әйе! — Аның алары да гарәпнеке шул! Сатыбалды, Бармакборды, Соңбала, Ирдәүкә — болары чын татарныкы. Туташ та, ханым да рәхәтләнеп көлештеләр. Асылда мин шаярта идем шул. Үземә дә кызык булып тоелды. Чыннан да ятрак, мәгънәләре аңлашылмый торганрак исемнәр аралашу өчен җайлырак шул. Саф татарчаны хәзер кушамат урынына гына кулланалар. Без шулай тагын да якынрак булып танышып киттек, бераздан күптәнге якын дуслар кебек әле шаян сүз белән, әле җитдилеккә бирелеп сөйләшә башлаган идек инде. Урамга чыгып, йолдызларны санап кердек. Әгәр шунда иреннәр иреннәрне эзләп тапса да һич гаҗәп тоелмас иде. Гөлгенәнең тавышы ягымлы, хәтта ниндидер серлелек белән тулып ташыган кебек тоелганлыктан, һаман да аны тыңладым. Дөрес, егет кешенең аз сүзле булуы яхшы сыйфат, әмма авызына су салып кына йөрүе дә әйбәт түгел. Әмма тел бавым чишелергә ашыкмады. Дөресрәге, миңа тыңлап кына йөрүе рәхәт иде. Һәм менә сүзсезлек безне тыныч кына озата башлады. — Нигә бер дә сөйләшмисез?— дип сорады туташ. — Сөйләшәм,— дидем җавабымда,— бәлки сөйләми генә торганмындыр. Миңа ничектер җаннарыбыз үзара бер-берсен аңлашалар, ә телдән чыккан сүзләр коры һәм буш авазлар гына кебек тоелдылар. Һай, рәхәт иде, бик рәхәт иде миңа. — Кем белән сөйләшәсез? — Сезнең белән, йолдызлар белән, әнә, ай белән... — Сәер кеше икәнсез... — Шулай тоеламы? — Юк... Сүзләрегездән чыгып кына әйтәм. — Ә сезнең йолдызлар белән сөйләшкәнегез бармы? — Ничек дип әйтим... Бар... Аны мин түгел, күңел сөйләшә... — Менә минем дә шундыйрак халәттәге чагым. Бераздан туташ тагын сорау бирде: — Ә йолдызлар нәрсә диләр? — Йолдызлармы?..— Аптырабрак калам. Ни дисәм дә, дөресе — йолдызлар телен аңламыйм. Миңа аларның бары тик барлыгын күрү, үзем белән сөйләшәләр дип белү хисен тою рәхәт. Шул гына. Бәлки боларны яшермичә үзенә дә әйтергәдер? — Алармы?— Бу, уйланып, бер карарга килер өчен бирелгән соравым. — Әйе, алар, йолдызлар!.. — Алар: “И Альберт, Таң йолдызы Зөһрәдәй чибәр кыз янәшәсендә барасың, ә үзеңнең күзләрең — бездә, безнең белән сөйләшмәкче буласың!.. Аның белән сөйләш, аны ярат!”— диләр. Минем бу сүзләрем Гөлгенә туташның күңеленә хуш килде бугай, сулышы үзгәреп алды. Тагын да урам әйләндек. Балалы ханым аның тутам тиешле апасы икән. Әбиләрендә кунакта булганнар. Ә үзләре Казанда яшиләр, ди. Сөйләшеп йөри-йөри вакыт узып та китте. Бер-беребезгә карата хөрмәтебез белән бергә мәхәббәтебез дә йөрәк түрендә тамыр җәя башлады. Поезд килеп, бер вагонда урыннар алдык. Әмма халык күп булу сәбәпле хәтта утыргычларның почмаклары да буш түгел диярлек иде. Кеше өстендә кеше. Менә безнең бәхеткә бер эскәмияне бушаттылар. Өчебез бергә утырырга булса да җай табылды. Поезд җиңел тибрәнүдә юлын дәвам иттерде. Төн уртасы җитеп килү сәбәпле күңелләрне йокы сөреме биләде. Ханым, Гөлгенәнең апасы, баласын кочкан хәлендә ятарлык җай тапты. Ничек тә кысылып, аңа урынны иркенрәк иттердек. Шунда эреп барган Гөлгенә туташ башын минем җилкәмә салды. Ә бераздан иреннәр иренгә кушылдылар. Аларның таты йөрәкләрдә тамыр җибәргән мәхәббәт орлыкларына шифалы яңгыр кебек тәэсир итте. Минем бүселеп үк китәргә хакым юк иде. Безгә каршы якта утыручылар әледән-әле күзләрен ачып-йомып, гүяки икебезне дә күреп-танып калырга тырышкан сыман игътибарлы иделәр. Әмма Гөлгенә туташ аларга карап тормады, кочагыма тагын да ныграк елышты. Аның кайнарлыгы сөякләремне эретте. Иреннәрем кабат-кабат аның иреннәре татын җыйды. Без шулай кочаклашкан килеш утырган җиребездә йокыга талганбыз. Яшермим, төне буе үземне чәчәк бакчасында гизүче итеп тойдым, төшләремдә җиденче кат күкләрдә, җәннәт сарайларында йөрдем. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|